ӨЛКӘН ӘДИП БЕЛӘН ОЧРАШУЛАРЫМ


Сәйфи ага Кудашны беренче тапкыр күрүем алтмышынчы еллар башында булды. Мин ул
вакытта 1917—32 еллардагы татар әдәби тәнкыйтенең үсүен, формалашуын ейрәнә идем.
Аспирант чак. Казанда, Мәскәүдә, Уфада һәм Свердловскида чыккан бетен татар газета-
журналларын өйрәнеп бетергән идем. Әмма мин өйрәнгән ул елпар белән минем ул
«бүгенгем» арасында бик катлаулы, авыр фаҗигаләр булып узган, шупарның берсе — Бөек Ватан
сугышы. Әдәбият белемендә буыннар, заманалар бәйләнеше өзелгән иде Мәктәптә укыган
елларны безгә, әдәбият дөньясында дүрт галим бар. дип өйрәткәннәр иде. Болар — Мөхәммәт
Гайнуллин, Гали Халит. Хәй Хисмәтулпин һәм Хәсән Хәйри. Ә мин актарган газета-журналпарда
безнең буын ишетмәгән йөзләрчә исем Кая барырга, кемнән ачыкларга? Шунда миңа әйттеләр
дөньяда иң хәтерле көше Афзал Шамов. Мин аның белән таныш идем, тиз генә янына йөгердем.
Дөрес сөйләгәннәр: Афзал ага аерым шәхесләрне генә түгеп, ул шәхесләрнең кайсы газетада,
журналда, кайчан нинди мәкаләсе чыкканны бернигә карамыйча сөйли дә бирә. Фәнни
информациягә ачыккан аспирант башы тула, тула. . Очрашуларның берсендә Афзал ага әйтә
куйды:
— Сиңа,— диде,— Сәйфи Кудашны күрергә кирәк, иртәгә ул Казанга килә, менә өлкәннәр
шуны каршы алырга йөрибез әле..
Икенче көнне Афзал аганың телефоннан хәбәре булу белән «Казан» гостиницасына киттем.
Әлбәттә инде куркып, оялып кына. Ул елларда Уфадан язучылар еш килә иде. алар килгәндә
вокзаллар, аэропортлар, гостиницалар, заллар шау итә. дер селкенә иде. Гостиница номерының
ишеген шакыганда мин шулай күз алдына китердем өстәл өстендә энә төртер урын юк, агай-эне
кызган, бәхәс, шау-шу, тәмәке төтене, шигырь уку. мәзәк сөйләү Шулай булгалый иде. уфалылар
бик тере, хәрәкәтчән бит! Әмма ялгышканмын люкс номерының зур өстәле янында Сәйфи агай
утыра, өстәлендә тышлыгы гарәп хәрефпәре бепән басылган бер журнал, блокнот, берничә
каләм Ялгыз, тынлык Күрештек, чишенеп килеп утырдым, ул инде минем гозеремне белә иде Мин
блокнотымны чыгардым
Ике сәгатькә якын барган бу мөсахәбәдә үземнең булачак диссертациям өчен бик күл
материал апдым дип кенә әйтсәм, мин бу очрашуның бәясен бик нык төшергән булыр идем. Юк,
апай гына түгеп. Бу сөйләшүдә мин интеллигент булу өчен (элек «зыялы» дигән сүз бар иде) миңа
һәм минем тирәдәге галим-голәмәгә нәрсә җитми икәнен аңлап чыктым. Ихтимал, блокнотыма
информация язудан бигрәк, мин шул турыда күбрәк уйлап утырганмындыр Минем күз алдыма
Луначарский, Чичерин, Горький, Фадеев. Мулланур Вахитов, Фатих Әмирхан кебек шәхесләр
килде. Анарның берсен дә минем күргәнем юк, әмма китаплардан укып бепәм — алар чын
мәгънәсендә интеллигент булганнар.
Интеллигентлык — эчке культурага ия булуда. Кеше белән сөйләшә белүдә Үткәндәге
вакыйгаларга тарихилык ягыннан килеп бәя бирә белүдә. Мин бу сыйфатларны якынча белә
идем Әмма Сәйфи ага бепән сөйләшкәндә үзем өчен бер яңалык ачтым: интеллигент булу өчен
каршыңда утырган кешене тыңлый белү дә бик кирәк икән. Сәйфи ага шул сөйләшүдә миңа
Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Хәлим Искәндәрев, Хөсни Ишбулатов, Галә Ходаяроа
кебек әдәбиятчы-тәнкыйтьчеләр турында дөнья кадәр материал бирде. Кайда нәрсә бар. каян
нәрсәне табасы бар, кемгә нинди адрес буенча язарга, нәрсәне ачыкларга — ул миңа гомерем буе
эзләнерлек юнәлеш бирде Шул уңайдан мактаныйм әле: Сәйфи ага күрсәткән юлдан кереп китеп,
унбиш- егерме ел эчендә мин әдәбият тарихы буенча шундый материаллар тупладым, шулкадәр
баедым ки, хәзер инде апарны эзләп хәтта Башкортстанның үзеннән дә киләләр. Казандагы
газета-журналпарда эшләүче яшьләр берөзлексез телефоннан чылтыратып торалар — әдәбият
тарихына кагылышлы хәлләрне ачыклыйлар. Сәйфи ага мине әнә шулай мәңгелек эзләнү
бәхетенә — мәшәкатьле, борчуны бәхет дөньясына юнәлтте...
Икенче, өченче очрашканда без инде — остаз һәм шәкерт — кемгә нәрсә кирәген, кемнең
нәрсә бирә алганын яхшы белә идек. Сәйфи ага Казанга ике-еч елга бер тапкыр килә — рәсми
шау-шусыз килә иде Баштарак мин аның нәрсә өчен килгәнен аңламый идем, ахырдан ачыла
төште Ул бернинди максатсыз, кешеләрне сагынганы аркасында гына килә икән Нинди олы.
күркәм сыйфат! Ул көннәрдә әдәбият аксакаллары ду-чат килә авырулары терелә, кайсыныңдыр
«Кудаш килгән» дип больницадан чыкканы да булды. Ул көннәрдә китә мөсахәбәпәр Кичке чәй
мәҗлесләре. Иң элек Хәсән Туфан-
С
га визит Аннан Некий Исәнбәткә, Гомер Бәшировка Мии белгәннәре шулар. Г Баширов, X. Тусран.
С. Хеким яшәгән «Ак кош күле» дачасының җәйге бер кеие аеруча жетердо калган язучы
хатыннары йегерешә— кемдер гебәдия пешерә, кемдер токмач кисә, язучылар дача капкасы
тирәсендә йереиәләр ни бар, нәрсә булган?
Сәйфи ага киле, Сәйфи*
— Кит аннан! Сәйфи Кудаш үземе?
Үзе инде үзе! Кичә аэропортта каршы алдык, менә бүген аны Союз машинасы белән монда
китерәчекләр
Менә дача капкасыннан мепаем чырай белән мәһабәт гәүдәле Сәйфи ага килеп керә Затлы
киемнән Мин шунда уйлап алдым, язучы — затлы киенергә тиеш Г Иб- раһимов, Г. Колахметов. Ф
Әмирхан, Г Газиз шулай шәп йергәннәр Менә Г Бәширов торган йортның киң верандасы, әстәпдә
җиләк-җимеш Сәйфи аганы кая утырту турында ярты секундлык кына бәхәс, менә Хәсән Туфанның
балаларча саф шатлануы, Гомер аганың эчке яшерен горурлыгы (знай наших: Сәйфи ага башта
минем йортыма килде!), менә Сибгат Хәкимнең яратыл, сокланып Сәйфи аганың алдына минераль
су куюы
Минем яшь чак, таза чак. миңа нәрсә, мин кулга борау белән «открывалка» (татарча әлегә аның
исеме юк) апам да. «батырпык»ка әзерләнәм: ничә шешәне фермага кереп сарык буган бүре
тизлегендә ачып бирим? Ничә секунд кирек?
Сүз үзенең ниргәсенә керде. Истәлекләр китте. Сәйфи аганы яраткан темасына тиз тартып
керттеләр Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич. Сәгыйть Рәмиев. Сәхипҗамал Гыйэзәтуппина-Волжская.
Мулланур Вахитов Карале, нинди бай безнең халкыбыз! Никадәр терле-терле кешеләр, никадәр
язмыш
Бераздан Аккош урманына чыгыл киттек Минем ул вакыттагы таза беләкләргә эш булмый калды,
каһәр Эчмиләр! Эчмиләр! Шайтаннар Гел месахәбә
Мәҗлес тәмамланганда игътибар иттем: Сәйфи аганың алдында ат күзе кадәр рюм кага салынган
«Рислинг» яртылаш кимегән иде. Хәсән Туфан әстәпдә үзе яраткан «Герцеговина флор» тартмасын
онытып калдырган икән
.. Хәсән Туфанның 80 еллык бәйрәменә Сәйфи Кудаш белән Наҗар Нәҗми килә икән, дигән хәбәр
Казан халкының йерәгенә май булып ятты Театр бинасында халык шыгрым иде Менә кемнеңдер
сизүе белән зал кул чаба башлады, дәүләт, партия хезмәткәрләре һәм елкәннәр сафында атлап
сәхнәгә Сәйфи Кудаш чыкты Егерменче еллар интеллигенты кара тройка, ак күлмәк, башта кара
бәрхет түбәтәй Юпитерлар кабынды, телеоператорлар эшкә тотынды. Юпитерларның кеше миене,
кузене рәхимсез рәвештә тишеп керәсен алдан белгән Сәйфи Кудаш бу юлы кара күзлек кигән иде
Кабартылган печән шикелле үҗәт, келсу-кемеш чәчпесе—Наҗар Нәҗми. Залның шатлыгына чик-чама
ю*,иде Наҗар Нәҗми — Казан халкының шулай ук яраткан кунагы, аның «Гомер агышлары» бездә —
тәсбих урынында Очрашуларда, мәҗлесләрдә бездә әлегә Наҗар тесле чын күңелдән келә белгән
бер генә кеше дә юк! Делегация шәл, башкортлар кемгә кемне җибәрәсен беләләр, шайтаннар! Шәп,
билләһи! Сәйфи Кудаш үзе килгән! Үзе! ХәсЪн Туфан кене шул бу, чиста күңелле зур әдипнең туган
кенә шул бу
Кичә барышында Сәйфи Кудашка котлау эчен сүз бирделәр Сүзенең ахырында ул бер шигырь
укыды — зал тынсыз калды! Сиксәнне узган шагыйрь кичә-бүген генә шундый да итеп шигырь язган!
Ул шигырь кайдадыр басылды да шикелле, әмма андагы иң матур бер мәгънә истә калган Өфедәи
Казанга очабыз, ди шагыйрь. Туфан юбилеена очабыз Аэропортта кул сумкаларын, багажларны
үлчиләр, авырлыкларын ведомостька, билетка язалар Барысын да үлчиләр Ләкин аэропорт
хезмәткәрләре үлчи алмый торган бер нерсә бар иде бездә Ул безнең Туфанны яратуыбыз Менә без.
ди шагыйрь, бизмән белән үлчәнми торган шул хисебезне сиңа алып килдек
Чүмәлә чәчле Наҗар, трибуна янына килеп. Сәйфи аганың артында гел басып торды Наҗар
Нәҗми — сугыш утын кичкән. Ватанны саклаган кеше — белә сиксәнне узган карт шагыйрьне сакларга
кирәк Трибунада дулкынланып сейпәгандә кемгә нерсә булмас' Бари Рәхмәт. Хәким Сәлимҗанов
кебек татар халкының асып уллары дәнья белән сәхнәдә, студиядә аерылышмадылармыни!
Сәйфи Кудаш шунда борынгы ыруг аксакалы кебек акыллы сүзе, мәһабәт гәүдәсе, затлы киеме
һәм Казан халкын чиксез яратуы бәрелеп торган зыялы йезе белән залны алды Өфедәи килеп Казан
залын алды Ә зап Хәсән Туфан дигән олы затны яратучылар белән шыплап тутырыпган иде
Икенче кенне мин хезмәтем буенча командировкага киттем Бармый калырга ярамый иде,
юлда йерәк бик сыкрады мин уп кенне кичкә Хәсән Туфанның еенә чәй мәҗлесенә чакыруны идем
Менә кич җитте, мин барыл тешкән шәһәрнең гостиницасында, элек танышкан һәм әле генә танышкан
иптәшләр арасында утырам, «открывал ка» инде минем кулда түгел, бүлмә шау итә, түшәмнәр бер
тәшеп бер менеп хәрәкәтләнә сыман Без — шәп, без — деньяның кендеге, без булмасак бу җәмгыять
нишләр иде Әңгәмә шупайрак кызды, әмма мин вакыт-вакыт сызланып кундым Хәсән Туфан бүлмәсе,
әстәлде чек-чәк, хуш исле чәй һәм халкыбызның үткәне культурасы. сәнгате, затлы кешеләре
турында гүзәл месахәбә әңгәмәне кара бәрхет

Реклама