Логотип Казан Утлары
Публицистика

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан


ХАЛКЫБЫЗ
БӘЙРӘМЕ
30 августта
Татарстан Республикасы
шәһәрләрендә, район
үзәкләрендә Республика
көне уңаеннан бәйрәм
тантаналары үткәрелде Тантаналарның үзәге —
Казанның Ирек мәйданы булды. Биредә иртәдән үк
жырлар аңгыраң торды, күмәк уеннар, биюләр
оештырылды Дөресрәге, тантаналар алдагы кичтә,
яп,ни ТССР Югары Советы сессиясе тәмамлангач ук
башланган иде Аларда СССР, РСФСР. ТССР халык
депутатлары катнашты Республикабызның күп кенә
шәһәрләрейнән милли-азатлык хәрәкәте вәкилләре
килгән иде
Халык алдында ТССР халык депутаты Фәүзия
Бәйрәмова, Бөтенсоюз Татар ижтима- гый үзәге
президенты М Молеков. Идел-Урал берлеге рәисе Г
Фәйзрахманов. Иорданиянең Амман
университетында укучы Камил хәзрәт. Татар дәүләт
жыр һәм бию ансамбле артистлары чыгыш ясады
Бу көнне ТССР Президенты М Шаймиев тә
халык белән очрашты Ул суверенлык юлыннан бер
адым да читкә тайпылмаячагын белдерде.
Шушы ук конне Сөембикә манарасы янында
жомга намазы укылды, азатлыгыбыз өчен һәлак
булучылар рухына багышлап дога кылынды
ҖӘЛИЛ ҺӘМ АНЫҢ
КӨРӘШТӘШЛӘРЕНЕҢ
БЕЗГӘ БИЛГЕЛЕ БУЛМАГАН
ДӘФТӘРЛӘРЕ
Совет разведкасының 70 еллыгына багышлап,
СССР Дәүләт иминлеге комитетының Бе ренче баш
идарәсе түбәндәге х.тбәрнс бастырып чыгарды
«Кайчакта разведка беренче карашка аның катнашы
кирәк булмаган өлкәләрдә дә файда китерә иде
Сугыш ахырында разведчик Н. М. Горшков. Италиядә
яшәгәндә, үзенең бәйләнешләре аша татар совет
шагыйре Муса Җәлилнең фашист төрмәсендә язган
көндәлекләрен кулга төшерде*
Бу уңайдан ГССР Дәүләт иминлеге коми
тетынык жәмәгатьчелек белән бәйләнешләр үзәге
башлыгы Равил Кашапов түбәндәгеләрне хәбәр итә:
— Мин Москәүдә отставкадагы полковник, совет
разведкасының 40—50 елларда Италия дәге
резиденты Горшков фатирында булдым Николай
Михайлович һәм аның хатыны без нең якташлар
икәнен. Казан авиация инстнту тын тәмамлауларын
белеп, бик гажөпләндем.
Разведчикның әйтүенчә. 1944 елда, союз пиклар
Аппенинга килеп төшкәч, ул Римга кайта Шул
елларда совет илчелегенә билгесез бер кеше Муса
Җәлилнең көндәлекләрен китереп бирә. Шулай итеп,
алар Горшков кулына килеп керә. Аңа, Казанда
яшәгән кеше буларак, Җәлил исеме таныш була һәм
ул көндәлекләр белән кызыксына башлый әмма,
алар гарәп хәрефләре белән татарча язылганга күрә,
бер генә сүзне дә укый алмый Ул алар- ны Үзәккә
жибәрә
Без, ПГУга яңадан запрос ясап. М. Җәлил
көндәлекләренең 1944 елда Италия резиденту -
расыннан кайтарылу фактын архив документлары
нигезендә раслауларын үтендек Аннан килгән жавап
мине һәм минем хезмәттәшләремне шаккатырды!
Аның кыскача эчтәлеге болай «1946 елда Римдагы
резидентура белән язышкан архивлардан күренгәнчә
(Горшков әйтүенчә, 1944 елда түгел». 1946 елның 4
ян варенда. башка күп материаллар белән бергә.
Үзәккә 9 куен дәфтәре —Муса Җәлил. Абдул ла
Алиш. Фоат Булатов. Гариф Шабаев. Фоа>
Сәйфелмолеков, Абдулла Баттал, Әхмәт Сима
евларның көндәлекләре жибәрелде* Шунда ук
«Илчелеккә бу дәфтәрләрне 1921 елда Гөлжа
Синьцзян шәһәрендә туган Казыйм Миршан дигән
кеше китереп бирде, дәфтәр ия ләренен немецларда
әсирлектә булып, 1944 елның 7 ноябрьдә Дрезденда
атып үтерүләрен әйтте Кулга алыныр алдыннан алар
Миршан нан бу язмаларны илләренә тапшыруын
үтенгәннәр Без аларны укый белмәгәнгә, автор-
ларның кемлеген ачыклый алмадык*.—диелә
1946 елның 28 январенда бу документлар ТССР
Дәүләт иминлеге комитетының беренче идарәсеннән
Оборона халык комиссариатының • СМЕРШ*
контрразведкасы баш идарәсе на чальнигы
урынбасары генерал-лейтенант Ба бичка тапшырыла
Болар — Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре
турында яңа мәгълүматлар Хәзерге көндә бу
көндәлекләрне эзләү бара
СУВЕРЕНИТЕТ ЯКЛАУГА МОХТАҖ
Тулы бәйсезлекләрен игълан иткән элекке ге
союздаш жөмһүриятләр үз кораллы көчләрен төзи
башладылар Әйтик, күршебез РСФСРда. эчке һәм
саклану гаскәрләре өстенә. 40 мен кешелек милли
гвардия булдырырга карар кылынды
Бөтенсоюз Татар ижтимагый үзәге илдәге
фетнә көннәрендә республиканың төрле
шәһәрләрендә мөстәкыйльлекне яклау макса тыннан
үзеннән-үзе оеша башлаган халык ополчениесе
төркемнәрен бер үзәккә туплау һәм алар белән
идарә итү жаваплылыгын үз өстенә алды
Олега Татарстанның кораллы көчләре юк Эчке
эшләр министрлыгы. Дәүләт куркыныч сызлыгы
комитеты 1’СФСРгв буйсына Шунлыктан халык
ополчениесен оештыру һәм
аның нигезендә милли гвардия тезү кирәклеге көн
үзәгендәге бурыч булып килеп басты.
Ополчениенең баш командующие итеп от-
ставкадагы полковник Р Сафин билгеләнде
Төркемнәрне якын арада тулы әзерлеккә жит- керү
күздә тотыла Хәзергә ополчение 9 мең кешене
берләштерә
ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫНЫҢ
ВАКЫТЛЫ СӘЯСИ КОМИТЕТЫ
Мәскәүдә булып үткән хәрби фетнә
нәтижәсендә жөмһүриятебезнең мөстәкыйльлеге
куркыныч астына куелды.
Менә шушы кискен шартларда 19 сентябрьдә
Татар ижтимагый үзәгендә республикабыз
зыялыларының, ижтимагый хәрәкәт һәм оешма
активистларының жыелышы булды. Анда сүз
мөстәкыйльлегебезне саклап калу өчен хәлиткеч
чаралар күрергә кирәклеге турында барды. Бу эшне
житәкләү өчен төрле хәрәкәтләр, оешмалар
вәкилләреннән, күренекле шәхесләрдән торган
комитет төзергә килешенде Аның максатлары да
билгеләнде Халык арасында аңлату эше алып бару,
мөстәкыйльлекне саклауга омтылучы көчләрне бергә
туплау, бу хәрәкәттә тәртипсезлекләргә юл куймау
максатыннан халык ополчениесенең эшен
активлаштыру, хөкүмәтебез һәм парламентыбыз
белән эшлекле сөйләшүләр алып бару —болар
комитетның төп бурычлары булып тора
Язучылардан әлеге комитетка М Хәбибул- лин.
Р. Батулла. 3 Зәйнуллин. шагыйрь Рәшит
Әхмәтжанов әгъза итеп сайландылар.
МӘҮЛИД КИЧӘСЕ
20 сентябрьдә В. И. Ленин Үзәк музееның Казан
филиалында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне —
Мәүлид кичәсе уздырылды Аны Казан
мөселманнары дини нәзарәте һәм «Иман»
исемендәге ислам мәдәнияте яшьләр үзәге
оештырды
Мәүлид кичәсендә, бабайлар һәм әбиләр белән
бергә, яшьләр дә бик күп иде Алар Татарстан
Республикасының баш мөхтасибе. СССРның Европа
өлеше һәм Себер мөселман нары Диния нәзарәте
казые Габделхак хәзрәт Саматов. Мәскәүдәге ислам
мәдәни үзәге рәисе Габделвахит Ниязов. Г
Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих
институты галиме Әнвәр Хәйри. Камил хәзрәт
Бикчәнтәев чыгышларын бик кызыксынып
тыңладылар.
Кичәдә Иордания короле Хөсәеннең киңәшчесе,
ил парламенты фгьзасы шәех Абдул Бакый Жамо
Шишани да чыгыш ясады Ул ислам диненең дөньяда
елдан-ел көчәя баруын белдерде Советлар
Союзында мөселманнарның үз диннәрен тотуга
иркенлек алуларын хуплавын әйтте.
Соңыннан кичәнең «Иман» исемендәге ислам
мәдәнияте яшьләр үзәге оештырган концерт өлеше
булды Үзешчән артистлар халкыбызда элекке чорда
киң таралган мөнәжәтләр. борынгы
шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдылар
ӨР-ЯҢА ЖУРНАЛ
Зеленодольск шәһәрендә «Ажаган» исемле
әдәби-нәфис журналның беренче саны басылып
чыкты Журнал халкыбызның әдәби һәм мәдәни
тормышын яктыртуны, укучыларга билгесез яки аз
таныш булган әсәрләрне, рухи кыйммәтләрне даими
биреп баруны үз өстенә ала Әлеге редакциянең
йорты да. малы да юк Аның каравы. Татарстан ССР
халык депутаты Әхмәт Хөсәен улы Яппаров житәкли
торган «Раифа» жәнлек совхозы кебек игелекле
спонсоры. ярдәмләшергә әзер торган ижат көчләре
бар
•Ажаган» Тдтарстан ССР Нәшриятлар, матбугат
һәм китап сәүдәсе буенча дәүләт комитетында
яшьләр һәм өлкән класс укучылары өчен әдәби-
нәфис журнал буларак теркәлде.
Журналның баш мөхәррире — язучы Азат
Вергазов
Редакциянең адресы
422520. Татарстан ССР.
Зеленодольск шәһәре.
Юбилей урамы, йорт номеры 5. кв. 10.
ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ИСТӘЛЕГЕНӘ
Татарстан ССР Министрлар кабинеты күренекле
татар композиторы Фәрит Заһидулла улы
Яруллинның истәлеген мәңгеләштерү буенча байтак
кына чаралар билгеләде Мәгълүм булганча. Фәрит
Яруллинның кыска гомере Мамадыш районы Кече
Сон авылы белән нык бәйле
Аның әтисе —халык музыканты, «Тукай
маршы»ның авторы Заһидулла Яруллин шушы
авылда туып үскән, ижат иткән Заһидулла аганың
кече улы композитор Мирсәет Яруллинның да ижат
юлы шушыннан башланган Шуңа күрә Кече Сон
авылында Яруллиннар музеен оештырырга карар
бирелде Мәдәният министрлыгына авылдагы
мәдрәсә һәм мәчетне дәүләт карамагындагы
архитектура истәлекләре исемлегенә кертергә
кушылды
МӘКТӘПТӘ - ЯЗУЧЫ ИСЕМЕ
Быел Татар Танае авылы язучы Афзал Шамов
истәлегенә бәйле вакыйгаларга бай булды. Биредә
авыл халкы март башында ук әдипнең 90 еллык
юбилеен мәктәптә, китапханәдә. мәдәният йортында
зурдан билгеләп үткән иде. Менә яңа уку елы
башланган көнне танайлылар язучы исеменә бәйле
тагын бер вакыйгада катнаштылар. Биредәге урта
мәктәпкә язучы Афзал Шамов исеме бирелү
уңаеннан тантаналы митинг булды. Анда ТССР Ми-
нистрлар кабинетының карары укылды Әлеге
карарда Зеленодольск районының Татар Танае урта
мәктәбенең шушы көннән башлап Афзал Шамов
исемен йөртә башлавы турында бәян
Мәктәпнең икенче катында язучының тормыш
һәм ижат эшчәнлегенә багышланган зур күргәзмә
оештырылган иде Фотоларны, документларны.
китапларны Афзал Шамовныц кызлары һәм уллары
авыл халкына бүләк иткән Күп кенә автографлы
китапларны язу-
чы. үзе исән вакытта ук. китапханәгә тапшырган
булган Шулар нигезендә мәктәпнең бер бүлмәсендә
язучы музеен оештырырга ният лиләр
САДРИ ҖӘЛӘЛ УРАМЫ
Апае —әдәбият Һәм сәнгатькә мәшһүр кешеләр
биргән ик Арада репрессия чорында һәлак булган
шәхесләр дә бар Танылган әдип Садри Җәләл —
шуларнын берсе
Якташлары бу әдипне олы хөрмәт белән искә
алалар Садри Җәләлнең 100 еллыгын билгеләп
үткән көннәрдә Апае авыл советы башкарма
комитетының утырышы булды Комитет әгъзалары —
халык депутатлары Апаеның көнчыгыш ягында яңа
төзелә башлаган урамга Садри Җәләл исемен бирү
турында карар кабул иттеләр
НУР БАЯН ИСТӘЛЕГЕНӘ
Чаллыда 1930 елда чыга башлаган «Трак тор»
газетасының беренче мохәррире Нур Баян була Ул.
Чаллыда икс ел эшләп, район газетасын аякка
бастыруда һәм кадрлар туплауда зур көч куя
Чаллылар күренекле фронтовик шагыйрь Нур
Баян эшчәнлеген онытмыйлар Аның якты истәлеген
мәңгеләштерү уңаеннан, күзәнәкле бетон заводы
поселогындагы бер урамга Нур Баян исемен бирү
турында карар кабул ителде
ДӨНЬЯ ЧЕМПИОННАРЫ
Татарстан Республикасының спорт йолдыз-
лыгында тагын бер йолдыз балкыды Аны Чаллы
кызы Дилия Нуретдинова кабызды Япония
башкаласы Токиода — жиңел атлетика буенча дөнья
чемпионатында — ул 800 метрга йөгерүдә алтын
медаль яулап алды. Сонет жиңел атлетикасы
тарихында әлеге тор буенча беренче шундый зур
бүләк булуы белән истәлекле бу медаль
Бразилиядәге Маринга каласында донья ның
үсеп килүче яшь шахматчылары (26 яшькә кадәрге)
арасында барган команда очра шулары төгәлләнде
Безнең илдән гроссмейстер В Епишин. спорт
мастерлары В Крам ник, А. Харлоп һәм якташыбыз —
Казан егете Илдар Ибраһимон катнашында чыгыш
ясаган команда анда, АКШ вәкилләрен икенче урын
га калдырып, алгып медаль яулады
КЫСКАЧА
Үзбәкстанның көньягында урнашкан Термез
шәһәр Советы президиумы 155 урам һәм тыкрыкның
исемнәрен үзгәртү турында карар чыгарды Шәһәр
үзәгендәге бер тыкрык бөек татар шагыйре Габдулла
Тукай исемен йөртәчәк
Бөтен дөньяга танылган бию остасы Рудольф
Нуриевның балет сәнгатен якын арада симфоник
оркестр дирижеры таякчыгына алыштырачагын
берәү дә уйламагандыр Әмма бу шулай булды
Италиянең Варезе театрында Нуриев
житәкчелегендә чын-чынлап уникаль концерт узды
Анда Бетховен. Прокофьев әсәрләре яңгырады
Быел урыс телендә «Суверенитет» газетасы
чыга башлаган иде
Анда басылган язмаларның берсендә урыс
телендә язучы Диас Вәлиев адресына «ман- корт»
дигән сүз кулланылган Моның өчен Д Вәлиев мәкалә
авторы 3 Нигьмәтуллинаны һәм «Суверенитет»
газетасы редакциясен судка тартты Вахитов районы
судына биргән гаризасына караганда, ул
редакциядән 100000 сум (?' ) акча таләп итә
Литва хөкүмәте республикада яшәүче
мөселманнарга мәчет төзү өчен 5 гектарга якын жир
бүлеп бирде Мәчет Вильнюс телебашнясы
күршесендә төзеләчәк Берничә ай элегрәк кенә
Каунастагы төзәтелгән мәчеттә намаз укылган иде
Литва башкаласында ачыл гаи «Ислам һәм Литва
татарлары» дигән күргәзмәгә дә халык күпләп йөргән
иде
Танылган шагыйрь һәм публицист Айдар Хәлим
исеменә Казагстан Республикасы Президенты
Нурсолтан Назарбаевтан телеграмма килде
Әлеге телеграммада ул Айдар Хәлим бүләк итеп
жибәргән «Кайгы китабы яки жирле кеше язмалары»
дигән фәлсәфи-публицистик әсәре өчен авторга
кайнар рәхмәтен белдергән һәм якташыбызның бу
китабын урыс һәм ка зак телләрендә бастыру өчен
нәшриятка бирелүен хәбәр иткән