ИХЛАСЛЫК


Торгынлык дип йөртелгән елларда шактый гына әдипләребез бик яшь көенчә бу дөнья белән саубуллаштылар Фаил Шәфигул- лин. Тәүфикъ Камалиев, Ринат Рәхимов Аларның басылмаган әсәрләре дә калды
Менә безгә шагыйрь Ринат Рәхимов калдырып киткән шигырьләр Аларда Ринатның эчкерсез күңеле, кешеләргә һәрчак яхшылык кына эшләп торган йөрәге Һәр сүзендә, һәр эндәшендә йөрәгенең типкәне сизелеп, үзенең яшәвен әле дә белдертеп тора
Шигырьләрдә без шагыйрьнең куанычлары, борчылулары белән тагын бер мәртәбә очрашабыз һәм тере шагыйрьнең үзен күреп, сөйләшеп торган кебек булабыз Ихлас суз. керсез йөрәк — кеше үзе китсә дә—исәннәр белән бергә кала, бергә яши икән
Хисам КАМАЛОВ
Ринат Рәхимов
Чишмә бурасы
Имәннән булсын өске ниргәсе, Каеннан булсын аскы ниргәсе. Үсмер кызлар бар. яшь киленнәр бар Шушы чишмәгә суга киләсе.
Имәннән булсын өске ниргәсе. Каеннан булсын аскы ниргәсе. Каен тузыдай ак өмет белән Су юлларыннан иркәм киләсе.
Каен суыдай татлы су булсын;
Суга тәм бирсен, елмайсын сиңа. Соклансын сиңа судагы рәсем.
Имәннән булсын өске ниргәсе, Каеннан булсын аскы ниргәсе, Чиләгең, сеңлем, төпкә тимәсен, Үзеңнән саклан, күзең тимәсен.
&
Язлар җиткәч, чыгып китәрмен, Болан сыман, чемченергә үлән тамырларын... Сабый чагымда болын-кырлардан Витамин җыеп мин исән калдым.
Җир генә кипсен, чыгып китәрмен. Авыз итәрмен үлән тамырларын. Юа, кузгалак, акбал, какылар. Кәҗә сакалын... таныйм мин барын.
Яшәрсен генә җир, чыгып җитәрмен, Өшәнгән ат сыман, исеннән табармын Шифалы үләнне — кешелек тамырын.
Юып алгандай булыр авыруым. Табигать улы мин, үләннәр— даруым.
Туктый алмый
Тслелентадагы кебек, акрын гына әйләндереп. Үткәннәрне уйлыйм. Тукта, мизгел! Син бит изге. Ул чагында әйтә алмый калдым иң кирәкле сүзне.
Гамьсез әңгәмәче сыман, хәтер тупас өзде.
Шул мизгелдә кыйммәт иде синең әйтер сүзең,
Мизгел туктый алмый, вакыт битараф ул, син гаепле — үзең.
Бер уч утлы күмер син, Кулдан кулга күчерәм. Янсам янам, көйсәм коям. Әмма җиргә төшермәм. һәм бозланган тимер син, Учтан учка күчерәм... Өши-туңа, яна-көя, Шулай сине төшенәм.
Җырлар язмыйм, бары орлык чәчәм: Күңелемдә серле җыр шытса, Сокланудан тәүге кыякларга, Сүз табалмый телем тотлыкса;
Җырлар язмыйм, бары иген игәм: Күңелемдә өмет-җыр шытса, Сокланудан тулган башакларга. Тел очында гына сүз торса, Җырлар язмыйм, бары иген җыям: Күңелемдә әгәр җыр туса, Сокланудан алтын көшелләргә, Шул игеннән җирем сыгылса, Уңыш бәйрәмнәре мул булса,— Мин җырымны ишетәм кешеләрдә!
— Әй, син, егет, үз өстеңә күп аласың!— Кисәттеләр канатланган җир баласын, Күп аласың, күп аласың, тиз арасың... Болай булса алай ерак баралмассың.— Тау кичсәң дә бу үрләрне алалмассың.
— Әй, син, егет, үз өстеңә күп аласың!— Кисәттеләр җир яшәрткән җир баласын. Уттай янып күп эш тоҗыра алмассың. Болай булса артык ерак баралмассың.— Тау кичсәң дә бу үрләрне алалмассың...
— Әй, син, егет, үз өстеңә күп аласың.— Кисәттеләр җир бизәген — җир баласын. Каян килгән шөбһәләнү, аңламассың. Үткәнгәме, бүгенгеме зар-аваз соң?
Кеше өчен яна егет: кичкән инде тау арасын!
Ут алмага килгән сыман Ашыгам мин бу дөньяда, Туар көннәр аяз сыман, Тик бик азы истә кала. Ашыгам мин бу дөньяда Ут алмага, ут бирмәгә Игелек итү — ярты гомер, Мәңгелеккә киленмәгән. Йөрәгем — чакма ташыдай, Кешеләр утка килгәндә. Яшим әле бу дөньяда — Ут алмага, ут бирмәгә.

Реклама