Логотип Казан Утлары
Трагедия

АКТАМЫРЛАР ИЛЕ


ТРАГЕДИЯ-РЕКВИЕМ
гергә?1 Бу ташландык авылга килеп чыккан һәр кешедә әнә шундый сораулар тумый калмый Тик аз сүзле карт белән карчык теләсә кем каршында авыз сагызы чәйнәргә ашыкмыйлар иде, ахрысы Аларның ялгыз яшәве читләр өчен һаман да сер булып кала килде Күңел күзең күрмәсә. маңгай күзең —ботак тишеге, диләр ич!
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Беренче күренеш
Җәй башы. Кояшлы эссе иртә. Тынлык.
Авыл урамына керә торган юлның ике ягында җәйрәп яткан таулар встендә бүген иртән ике кабер казылган. Аларны. ачы таңнан торып. Моштәри карт казып куйган. Бу минутта ул үзе дә шул каберләрнең берсе янында уйланып утыра.
Мнштәрн картның твгәл яшен, кыяфәтенә карап, тәгаен генә әйтеп булмый; аңа йвзне дә бирергә була, артыгракны да. Ул авыр эштән бик алҗыган, сулышы киселә, куллары сизелеп калтырый. Әмма карт үз-үзеинән бик канәгать күренә. Чннкн бүгенге эше аның аз булмаганга охшый. Каберләр янында артларына язулы фанера-лар беркетелгән ике урындык тора. Берсенә: .Авылның матурлыгы моннан әйбәтрәк күренә», икенчесенә — «Түбәндә элек Аксак авылы иде. 1913—1987 еллар» дип эре хәрефләр белән язылган. Кабер читендәге балчык оемнәренә дә язулы фанералар беркетелгән агач казыклар кадап куелган. Сул таудагы кабер чокыры кырыендагы фанерага: «Бүрсханова Кифая Сәетхуҗа кызы. 12 гыйнвар 1897 ел — 7 июнь 1987 ел» дип, ә Моштәри картның үзе якындагысына: «Бүреханив Мнштәрн Котлыби улы. Якынча 1887 ел — 7 июнь 1987 ел»,—дип язылган.
Моштәри карт кабер чокырына текәлеп карап тора һәм. авыр гына кузгалып, урындыкка барып утыра. Астагы туган авылын. Кыдаш елгасы буйларын, аның ар тында җәйрәп яткан болын-кырларны. ботен тирә-юньне карап чыга. Менә аның күз карашын нидер җәлеп итә.
« *К.У« Nr 10
Моштәри (елмаеп куя һәм янында гына торган кешегә дәшкәндәй йомшак таныш белә/t) Ипләп аяк астында ни ба рын карап атла, корт чаккыры карчык » Тфү-тфү. авырлыгым егылган урынымда калсын, диген Ә ул. тибеп, таштан үч ала Их. карчык, карчык Синең аякла рың астында да түмгәкләр күбәя башлады соңгы вакытта (Шулай ук әкрен генә дәшеп, кул изи ) Монда мен әле анасы
Кифая (түбәннән ачы таныш белән кычкыра) Нишләп җилгә кабарган ябалак кебек турсаеп утырасың айда җен карты?' Кая олакты нкән бу ачы таңнан дисәм! Теш. чәең суына дим' Гел артыңнан иләп чыгарга кирәк*
Моштәри (кузгалмыйча. Мин an нан балта сорыйм — ул миңа чошле суза (Мен. дип кабат кул изи) Көттермә. икс әйтергә яратмаганымны беләсең Монда мен
Кифая (үзе һаман куренми) Нәрсә дидең?' Алланың үги улы түгелсендер ич утырма анда кояш ашап тош тизрәк. дим' Иоз1ә җитеп, акылга туймадың инде һаман1
фая карчык озак яшәп, күп кенә тату гаиләләрдә күзәтелгәнчә, үз картын бала сыткандай һәм шул ук вакытта бик үк артык үсенмичә, чәпченебрәк сойләшә. ә карты аның кыланышын ярым шаяруга юрагандай кабул итә һәм шулай иткәнлегенә торттеребрәк җавап бирә, ләкин бер канчан да карчыгына катгый бер чикне атлап үтәргә ирек бирми. Кифая карчык ларча вак-вак атлап, ире янына менеп җитә. Бала-чаганы шелтәләгәндәй.
Ниһаять. Кифая карчык ике тау арасына килеп чыга. Ул да тышкы кыяфәте белән картыннан артык аерылып тормый: бергә озын гомер кичергән ир белән хатын чын лап та бср-бсрсенә бик нык охшый баш лыйлар бит. Моштәри белән Кифая да. табигатьнең шул законына буйсынып.
► күрәсең, читтән караганда агалы-сеңелле бертуганнар кебек бу лып беткәннәр Ки
Җә бүген ни уйлап чыгардың инде га гын? Тозлы су сипкәннәр, ахры, монда* Торасың да шушында менеп кунаклый сын (Яңа чокылган кабергә күзе тошен сүзен әйтеп бетерер бетермәс авызын ачып катып кала Якынрак килеп карамак чы булып чокырга таба атлый һәм җиңелчә абынып куя.) Ват тибә раз' Нишләвең бу, дивана сыңары?'
Моштәри Инл.эп, анасы, башың белән мәтәлеп тешмә —емца дигәне әнә теге күршр тау башында
К н <|> а я (ирексездон күрше тауга таба борыла, ничек аңларга да белмичә. бер картына, бер янындагы кабер чокырыма карый Менә аның кузе казыктагы язуга тошә) Бәрәч! Кем үлгән?' Кемне күмәргә җыенасын монда?!
М о Ш т ә р н Кемне булсын үзебезне анасы үзебезне Бүтән беркемне дә түгел Язу таный беләсең
Кифая (фанерадагы язуны укый/ «Бүрсханов Моштәри Котлыби улы • Энекәем! Булыр-булмас кочең белән
үзеңә үзең кабер казып йөрисең! Вәт тиле карт Сәгатең җитсә, кабер казучылар булмас, дидеңмени ?!
Мөштәри Ә син укы. укы
Кифая /ары укый/ «Якынча бер мең дә сигез йоз сиксән җиденче ел. » Кем әйтте сиңа туган җылыңны җакынча шул җыл дип?! /Ире эндәшмәгәч, укуын дәвам итә) «Җиденче июнь, бер мең дә тугыз җөз сиксән җиде» /Кинәт картына күтәрелеп карый/ Тәүбә әстәгыфирулла Бүген була бит инде! Дөньяга сыймый башладыңмы әллә, карт җүләр?! /Кинәт гайрәтләнеп казыкка ташлана ) Шушы ка зыгың белән әйбәтләп сырт буеңны үлчәрмен!
Мөштәри /җитез генә карчыгын туктата) Чү, чү, анасы Кагылма /Казыкны кире урынына кадап куя /
Кифая Кеше әйтеп кеше ышанмас! Баш чүлмәгеңә таракан ояладымы әллә?. Нинди эш була инде бу?! Кәнә көндез саташа башлагансың! Башта аи буе тиле Бу- дик шикелле теләсә кая әллә нинди тузга җазмаган җазулар куеп җаныма тидең! /Урындыкка беркетелгән язуны күрсәтә ) Артыңнан җөреп җыеп бетерә алмыйча җык булам!
Мөштәри /тыныч) Бутама, анасы, мондый язуны беренче тапкыр күрәсең
Кифая Җыясы ризыгыңның капчы гына пичәт сукмаганнардыр ич?! Кеше көлдереп йөрисең!
Мөштәри Дөрес, анысы. Пичәт сукмаганнар әлегә
Кифая Личитсә иттерергә кирәк сине' Болай булмый бу. Артыкка китә башлады. Җүләрләнеп. тау башларына төрле җазулар куеп җорүең тагы бер хәл' Моны сы инде бер күпергә дә сыймый!
Мөштәри Әйтәсе сүзең беткән булса, хәзер мине тыныч кына тыңла, анасы
Кифая /картының гадәттән тыш йомшак сөйләшүе аны сагайта, ул инде бетен нәрсәне аңлаган, ләкин һаман да иренең эшен шаяруга алырга тели) Картайган саен балалыгыңа ныграк кайта барасың, ахры, атасы' Кеше әйтеп, кеше ышанмас нәрсә бит бу! Әйдә, утырма монда ала каргадан хәбәр көтеп (Пыр тузып, китәргә кузгала.)
Мөштәри. Ашыкмый тор, дидем, анасы
Кифая (туктамыйча гына башын борып) Туктамыйм да. тыңламыйм да
Мөштәри. Анасы, дим!
Кифая /ачуы чыгып) Ат кушасыңмы әллә?! Анасы да анасы!
Мөштәри /шаяртуга бора) Яңа исем кушып торудан ни файда Барыбер гүргә кергәч корт ашар
Кифая /кул селти). Кабыгыңа сыя алмый башлагансың бугай син' Үзең теләсә нишлә, тик мине борчыма! Минем чәем суына. Тамагың ачыккач, нибуч җөгереп төшеп җитәрсең!
Мөштәри /катгый рәвештә) Хатын!
Кифая /сискәнеп куя). Нигә шулкадәр кычкырасың? Җитмеш ел буе хатын булып җәшим инде мин синең белән /Шулай да туктый )
Мөштәри Якын кил
Кифая /уфтанып) Күрәселәр бар икән И алла! /Ире янына кире килә)Жр килдем
Мөштәри /җирдә аунап яткан кирәген алып, куллары белән таяна) Әйт әле миңа начар яшәдекме без синец белән?
Кифая. Менә сиңа иске аныздан җаңа сүз!
Мөштәри. Боргаланмыйча гына турысын әйт
Кифая Җакшы җәшәмәсәк тә хәзер инде ни кыласың?! Туйлар узган, туннар тузган!
Мөштәри. Нәрсә, берәр рәнҗешең бармы әллә миңа?
Кифая Җук инде, җук! Бер аягың гүргә керергә торганда башымны катыр мачы.зинһар!
Мөштәри /кабер чокырына күз кы рые белән карап ала) Гүрне читтә калдырып тор әлегә. Инде килеп тагын менә моны әйт ата туфрагын рәнҗетерлек берәр кылыгыбыз булдымы?
Кифая Сул аягың белән тордыңмы әллә син бүген? Нигә миннән сорау аласың?! Үз башың үз җилкәңдә бар ич! Хәтереңне дә. ходайга шөкер, сыер яламаган.
Мөштәри. Хәләл ирең сораган икән туры гына җавап бир
Кифая. Күз өстендә каш кебек яшәдек диген дә бетер инде! Гомергә шапырынырга җаратгың. Кукраерга дисәң, бөтен нәселең белән Айны да учлап тотар идегез дә, буегыз гына җитми!
Мөштәри /кырыс) Телең дилбегәсен кыскарта төш Алга киттек Кемгә дә булса бурычлы булып калдыкмы?
Кифая Кемгә бурычлы булып калыйк ди без? Тузга җазмаганны Бер нәрсәне авызына алса, өзми дә. куймый Аа!
Мөштәри /аны хәзер 'узе гпошкпп буразнасыннан беркем дә читкә чыгара алмый) Балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китерерлек берәр кырын эш эшләделәрме?
Кифая Әйдә. әйдә, тезеп кит! Оныкларыңны да исеңә тошер бер рәттән! Агын әйткәч, күген дә әйт Берсен дә онытып калдырма! Сүзең бетәме инде, җук- мы? Бозау имезәсең.
Мөштәри Ат түгел, куалама, анасы Инде килеп, соңгы соравым фани дөньябызда үзебез үкенерлек берәр нәрсәбез булдымы?
Кифая Җитәр инде, атасы Ни кылануың инде бу? Чәй суына дим ич мин сиңа! Ак койрыклысын кайнаттым бүген һинд чәен.
Мдштәри Калдырып тор чәеш<е. Я. җавабыңны көтәм.
Кифая /картының үҗәтлеге аны шиккә төшерә башлый). Бер сүсне талкыды инде! Эчең пошамы әллә синең? Баш
җарылып. күз чыкмаган ич! Газраил каршына бүген барырга әзерләнгәндәй кыланасың.. Үзе дә килә ул әҗәл Син ашык- тырмасаң да!
Мөштәри. Нәкъ өстенә бастың, анасы. Әле һаман да төшенеп бетмәдеңмени?
Кифая (ни әйтергә дә белми). Мине сантыйга санап кыланмачы! Биргән гомереңә бәрәкалла дип яшисе урында.. Авы- рып-нитеп җан бирә алмый интегеп җат- кан коне булса ни дияр идең! Җитте! Башка бер сүзеңне дә ишетәсем килми!
Мөштәри. Чәбәләнми генә тыңлап бетер, анасы. Эш шунда да шул. Җан бирәлми яткан көннең килүен көтәргә ярамый Бала акылы кергән икән моңа, дип уйлыйсыңдыр. Ялгышасың. анасы Яшәсен яшәдек, ашасын ашадык, дигәндәй Үке-нерлек калмады кебек Вакытында фани дөнья белән исәп-хисапны өзү әйбәтрәк Икебез дә берыолы түшәккә егылсак нишләрбез? Аерым-аерым егылсак та. Яныбызда балаларыбыз булса икенче хәл Хәбәр Итәргә дә кул астында кеше юк биз Бер кашык суга тилмереп, кычкырып ятарбызмы? Яшәүдән туйганга йөриммени мин Шикләнмә, ачык җир өстендә тил- мерен яткырмаячакмын мин сине Иң элек бөтенесен җиренә җиткереп, синең белән эшне бетереп куям. Ләхетеңне махсус иркен итеп ясадым Тыгыз булмасын, рәхәтләнеп иркенләп ятсын, дидем. Тәк ышту карга-коштан чукытмам тәнеңне Аннан соң инде үземә чират. . (Елмаеп куя). Минем өчен до борчылма делә фурмы өчен генә куелмаган әнә теге терәү тактасы Ишеләсе балчыкны тотып тора ул Тибен олгерәдг мин аны
Кнфая карчык, гаҗәпләнүеннән шаккатып, артка таба чигенә.
Кифая Кара, чынлап такылдый бит бу Әҗәл көтеп алалмый интексә нн әйтер идең Инсафетдиннең кыланмышын кабатларга булдыңмы әллә?! Ул да. башта бер кешене дә санга сукмыйча, борыны белән болыт сукалан, кәпрәеп җорде җорде дә. үлсәң гәүдәңне күмүче дә та былмас дия башлагач икебез өчен бер ка бер казыйм да атып үтерәм үзебезне, дип җуаткан. имеш, карчыгын Син дә шуның сыңары булмакчы. ахры.
Мөштәри (планын бик яхшылап уйлап, алдан аклап куйганлыгы сизелә) Бутама, анасы. Инсаф бер нәрсә, без икенче Ул исәп чагында аны күмәрлек кеше җитәрлек иде авылда Ә без үлсәк, кем җирләр? Сайла алайса кайсы әйбәтрәк соң кипкән балык кебек булып беткәнче берәрсен котем ятумы, әллә җиренә җит кереп әзерләнгән гүр куенында тынычланумы? Әгәренки инде пиең духың җитмәсә — икенче эш Яшереп торма, турысын әйт. Гаепләмәм. Гайре табигый нәрсә була бит. дисәң дә бец сүз дә әйтмәм һәркемнең үз бизмәне Шулай да Сиңа бер бик зур гозерем бар. анасы балалар кайтса-нитсә. колакларына киртләп куй сәгатең суккач сине дә күршегә куйсыннар Мин әзерләгән җиргә Ә миңа үпкә саклама Ялгызыңны ташлап китте дип. Сиңа мәшәкать калдырасым килми Соңгы сүзем шул Бар. Инде хәзер-чәеңне яңартсаң да була Мунчаңны әйбәтләп як Бераздан мин дә төшеп җитәрмен. Шикләнмә, анасы, сәламәт акылдан әйт-тем мин сиңа бу сүзләрне.
Кифая (елап җибәрә). Нигә днп бо- лай җәфалыйсың син мине?! Гомерең буе какканың-сукканың җитмәдемени?'
Мөштәри Ничек — какканым-сук- каным?! Юк. анасы, килешмим мин синең бу сүзең белән. Чөнки нахак сүз бу Тырнак белән дә чирткәнем булмады ич минем сиңа! Юкка балавыз сыкма'
Кифая (ярсып) Аланмыни әле? Балавыз сыгаммы?! Күрсәтим әле мин сиңа балавыз суын1 (Пыр тузып түбәнгә ташлана )
Мөштәри (карчыгы күздән югалганчы артыннан карап тора, җиңел чә корее- неп) Мылтыкны миннән яшерергә китүе инде моның үзенчә Аны гаепләп булмый шул Нишләмәк кирәк һәр нәрсәнең бер чиге була Исең бар чакта (Әкрен генә авыз эченнән нидер койли җыр дияр идең, сүзләре аңлашылмый, дога дияр идең —моңы ул түгел) Көне әйбәт туры килде анысы (Тирә-ягына карана, якын дагы урманга игътибар итә) Җиле дә бик талгын Агач башларын гына тәсбих әйттерә
К и ф а я (аның уйларын бүлдереп, астан чырулап кычкыра, Мылтыкны кая куйдың, җен карты?!.
Мөштәри (үз-үзенә сойләнгәндәй) Эзлә. эзлә, карчык Мылтык күптән монда шул инде ул Син тапмаслык җирдә (Туфрак астыннан чүпрәккә терелгән мылтыкны ала һәм тузанын кага )
Кифая (кителмәгән җитезлек белән күрше тауга менә һәм кабер чокыры яны на баса). Мин әзер, атасы
Мөштәри (бераз аңышмый тора/ Нәрсәгә — әзер?
Кифая Аңламаган сарык кебек кыланмасана! Кулыңда бит мылтыгың! Кы дашка илтеп томырыр дип куркып яшереп куйган булгансың ич’ Җитмеш җыл бергә гомер сөреп, белмиммени мин сине?! Ни уйлаганыңны да белеп тора идем мин' Син генә ул сукыр булып яшәдең!
М ө ш т ә р и Туктале. анасы
Кнфая Туктыйсы-нитәсе җук! Кочаклашып. авыз үлчәшеп бәхилләшмикме тагын?! Җарамаган тагын безгә! Барыбер оҗмахка керәсебез түгел' Беребез гомер иткән хатынын үтер.» икенчебез — үзе теләп башын гүргә тыга' Каберләребезне монда казып бик дөрес иткәнсең син! Безнең кебекләрне борын-борыннан зиратка кертмәгәннәр Мир җаткан җиргә
Мөштәри (аны карчыгының бер сузе шаккатырган) Туктале. сукыр булып нишләдем мин?! Нәрсә әйтмәкче буласың син миңа моның белән?'
Кифая /бүлдерә/ Кеше көлдермә. ичмасам1 Тәнем генә яшәде ич минем синең белән. Гәүдәм генә Ә җаным гел /Нидер күреп, үзен-үзе бүлдереп тынып калаJ
Чынлап та. шулвакыт ике калкулык аермасындагы юлның офыкка китеп югалган җиреннән машина кычкырткан тавыш ишетелә. Карт белән карчык сискәнеп, шул якка таба борылып карыйлар, әмма урыннарыннан кузгалмыйлар. Тынлык урнаша. Менә юл башында яшь егет белән кыз күренә: болар соңгы модача киенгән Гәрәй белән Фәридә. Ашыкмый гына түбән төшәләр.
Фәридә /сизелер-сизелмәс татарча акцент белән сөйләшә, Кифаяга ымлый/ Гарри, глянь—на горке божий одуванчик стоит
Гәрәй. Ша Фрида А вдруг она — моя пробабушка . Во всяком случае, она — из здешних аборигенов! Ба! У них кажись, самосуд идет Видишь напротив стоит старик с ружьем! Похоже, старик ре-шил казнить свою старуху!
Фәридә. А за что? (Елмая /
Гәрәй А за что же мужья казнят своих жен? Только за измену! /Колэ.)
Фәридә Скажешь тоже! /Кеткелдәп куя /
Картлар янына җиткәч. Кифаядан нидер сорарга теләгәндәй, әкренәяләр. Картлар, кемнәр булыр икән болар дигән сыман. эндәшмн генә карап торалар.
Гәрәй /Мөштәригә/ Привет, дедуля! Не нас ли встречаете?
Мөштәри дәшми.
Фәридә /пышылдап/. Ты спроси у него: где живет твой прадед?
Гәрәй Не суетись, старуха.. Дед, а дед' Ты не сможешь нам сказать, где живет как его? Историк Муштари1 Во как его зовут!
Мөштәри /аларга музейдагы экспонатларны күргәндәй карап торганнан соң/. Ә син үзең кем буласың, тәти егет?
Гәрәй /аптырап, юлдаш кызына карый/ А чего он спрашивает?
Фәридә. А ты сам кто такой, говорит
Гәрәй (көлеп җибәрә). Во дает старик! С норовом! Пойдем, сами с усами, обойдемся без провожатых Зайдем вон в тот теремок, там узнаем
Фәридә /бераз уңайсызланып). Может я дальше к себе потопаю. Гарри? До моей деревни уже недалеко осталось Мама заждалась, наверно, я ей писала, что сегодня к вечеру буду И неудобно как- то.
Гәрәй Неудобно, знаешь, что бывает? Брюки через голову надевать! Идем, старуха, не боись..
Яшьләр аска үтәләр. Кифая белән Мөштәри юлга төшәләр.
Кифая Безгә кереп киттеләр бугай ич болар! Кемнәр соң алар?
Мөштәри Мин каян белим? < Әйтмәделәр бит Ишетеп тордың.
Кифая (чәпчеп китә) Сорарга телең юк идемени?! Телең калмас иде әле!
Мөштәри җавап биреп өлгерми, Гәрәй белән Фәридә кабат күренә.
Гәрәй /кычкыра) В хибарке ни души Трудно сказать что ли, старик? Муштари где обитает?
Кифая Сез үзегез кем буласыз соң, балалар?
Гәрәй Опять они по-своему тары- бары...
Фәридә Может, сказать, им. кто мы такие. Гарри? Про нас же спрашивают...
Гәрәй /бүлдерә) Не мельтеши, старуха Тут у них как в темном лесу. Лучше переводи им /Картларга кычкыра) Ну вы даете, почтенные1 Зачем вам нужно знать, кто мы такие? Боитесь — не жулики ли?
Кифая Чава раскричался?! Мук- лашка кирәкме? Иди свой даруга! /Йодрыкларын тойнәп, егет өстенә бара / Жу- лик-мулик күрсәтермен мин сезгә!
Гәрәй белән Фәридә. җилкәләрен җыерып, урам буйлап түбәнгә таба китеп баралар. Мөштәри рәхәтләнеп көлә.
/Иренә чәпчеп ташлана / Ә син нигә авызыңны җырасың?! Җыен чурт-чураманнан өркеп торыйкмы әллә?
Мөштәри /җитди). Лларның сиңа нинди яманлыгы тиде?
Кифая Бетмәсләр монда!
Мөштәри Пакранимер. берсе безнең оныкның баласына охшаган. «Гарри» дигәне Фаягөлнең Гәрәе. Шуның пешмәгән җимеше булырга тиеш.
Кифая (өнсез кала) Каян беләсең? Әйтмәде ич!
Мөштәри (фәлсәфи тон белән/ Ике чишмәне бергә кушсаң, берсе корый, дигәннәр бабайлар Ана телләрен онытканнар болар Тумыштан белми түгел иде. югыйсә. Фаягөлнең баласы өч яшенә хәтле бездә үсте.
Юл башында Фаягөл белән Борһан күренә: яшьләрнең кулларында берни дә юк иде, боларның берсе дипломат, икенчесе кечкенә сумка тоткан. Карар күзгә 40—45 яшьлек шәһәр кешеләре.
(Мөштәри аларны курә ) Әнә — Фаягөлең үзе дә Бүресен ияртеп кайтып килә! Гомерле булыр! Каршы ал — мин киттем! (Китәргә кузгала /
Кифая Кая?! Кунакларыңны каршы алмыйчамы?! Кара син аны! Иң якын кунаклары кайтып ята. ә ул сыртын күрсәтеп каядыр ычкынмакчы! Нинди гадәтсезлек бу?!
Мөштәри Бер-ике сәгатькә генә кайтулары түгелдер — гуртлары белән кузгалганнар Күрецзү качмас алар өчен йөрим Кара сарыкны чалырга кирәк (Мылтыгына таянып китеп бара )
Кифая (кунаклары якынлашып килгәнлектән. артык кызып китәргә уңайсызлана) Кунаклар китсен генә —бис- миллаңны укытам әле мин сине бу кыла нышларың өчен! (Берни булмагандай, ку-накларны ачык йөз белән каршы ала ) Менә ичмасам маладислар! Машинагызны кайда калдырдыгыз? Тавышы колакка ча лынган кебек булган иде бит? (Кунаклары белән ике куллап курешә )
Фаягөл (шактый нык сизелгән урысча акцент белән). Зәйнәп чокырында су арткан икән, я застрять итәрбез, дидек Нихәлләр генә яшәп ятасыз, бабуля? А де дуля кая помчался? Внукларын күрәсе килми, значит? (Кычкырып көлә ) Теге юлы кайткач, Боря кияве белән бик каты спо-рить иткәннәр иде—все еще аңа дуется?
Кифая Нишләп дуется итсен ул! Мин үзем боргычХап җибәрдем Бар мин әйтәм, оныкларың кайтып килә —чал тиз генә кара сарыкны! Азау тешеңне аша гансың. мин әйтәм. кунак күргәч аптырап калдың Тугайлыкка йөгерде. Кайтыр, бер кая да качмас! Күрешергә дә җитешерсез башкасына да Нишләп үзегез генә? Ата ларыгыз кая? Нигә малаегызны калдырдыгыз?
Б о р һ а н (көлә) Почему үзебез генә? Сразы бишәү килеп төштек! Кая утырырга урын табалмый аптырашырсыз әле! (Кем недер эзләгәндәй, тирә-ягына карана)
Кифая Бәрәч! Ә кая соң башкала рыгыз?
Фаягөл. Как? Гарри белән Фрида килеп җитмәде разве? Алар же. машина дан төшүгә, алга киттеләр Скажи. Боря? А папа машина янында с вещами возиться итә
Кифая Әниең. Сәгъдәнә килен нишләп калды?
Б о р һ а н Әбине кооперативта зав итеп калдырдык Командовать итеп кара сын әле! Банкротка чыкмаса без урап кан тканчы (Көлә)
Кифая Бер үземе?
Борһан Малай-шалайлар җитәрлек анда Толковыйлары i-ына юк
Кифая Арпа эчендә бер бодай булып калган икән! Нишли генә ала соң ул анда бернинди белемсез?
Борһан Акча үзе образауиый. ди торган иде минем әти мәрхүм!
Кифая Акчага дисәң. Сәгъдәнә ки леп ким-хур булмас! Акчага чукынган анысы Ә Фрида дигәнегез ком була та гын?
Фаягөл (көлә) Гарриның чираттагы увлечениесы
Борһан (шелтәләп, булдерә) Ну зачем ты так. Фаечка? Просто (Ул һаман кемнедер эзли)
Фаягөл Ну ладно, не заводись при бабушке сами знают наверное Сезнең күрше селодан ул. бабуля Городта укый Институтта, кажется Фрида дип между собой йөртәләр алар Фәридә аның чын исеме! Сезгә тагын бер килен әзерлибез Правда. Боря?
Борһан- Я бы ие спешил
Фаягөл (көлә) Молчал бы уж! Твой вкус я уже как своих пять пальцев знаю! Ә кайда икән алар, в самом деле?!
Кифая. Адашмаслар Фаягөл кызым ана карыныннан бүген төшмәгәннәр. Бозык юлда йөрмәсәләр. кайтырлар Әйдәгез, өйгә керәбез
Борһан Может Гарри кызны авылына озата киткәндер?
Фаягөл. С него станет' Ты предупредил его. Боря, чтоб без глупости? Мало ли что Этой дурехи нам еще ие хватало!
Борһан (шаярып) Син берәр нәрсә аңладыңмы, карт әби?
Кифая (сагаеп кала) Аңлавын аңладым. төшенәсе генә калды. Киленегез булачак дисең ич үзең?
Фаягөл (көлә) Русчаны не хуже нас беләсең икән син. бабушка!
Кифая Татарга тылмач кирәкми, кызым! (Кулы белән тездән курсәтә) Менә мондый чагыңнан ук урысча такылдый идең син минем белән Так ышту. карт әбиегезне алдарга маташмагыз да (Фаягөлне юри ачуланган булып) Чичачже скажи свай бабуле правду! Ошамагач нигә ияртеп йөртәсез соң ул баланы?
Фаягөл. Успокойся, бабулечка! (Кифаяны кочаклап убә.) Разве сине алдап була! Боря киявегезнең сүзен генә әйтүем Мин наоборот
Борһан Вот это новость! Ты что. Фая?
К и ф а я (тирән мәгънәле итеп) Алай икән Тавык күкәй сала, әтәчнең арты ертыла икән! (Бармак яный) Матри аны1 (Шатланып) Әнә атагыз да кайтып килә1 И и! Оят түгелме сезгә балалар! Үзегез, риднкүл-фәлән генә тотын, ыспай кияү белән я ип. кәләш кебек, терт-терт алдан тәпиләгәнсез, э алтынчы капчыкның авы зын бәйләгән атагызга тау хотле әйберләр күтәрткәнсез!
Ф а я г о л (әбисен кочаклый) Кайгырма бабуля' Безнең әтинең самый сок чагы әле Безгә доверять итмәде Аңарда что-то бик секретный бер әйбер бар ахры* Калкулыклар аермасындагы юлга Мәрәс килеп керә. Кифая әйтмешли, ул зур-зур сеткалар белән бик күп әйберләр күтәргән. Карбыэ-кавын кебек тәмле ри зыклар да күренә.
Кифая (килеп җитәр-җитмәс улын ачуланып ташлый/ Ай эттә генәсс! Нинди эш инде бу. ә?! Балаларын ыспай егет белән кыз кебек, кул очларына ридикүл тотып йөри ә сиңа ишәк кебек төягәннәр! Алай итеп баланы бозып бетергәнче би шектә үк ачы биреп тончыктыруың яхшы рак! Булмаса да булыр икән! Бир әле монда бер сеткаңны' (Узының кулыннан акыр сеткасын тартып алмакчы була)
М а р а с (әйберләрен җиргә куеп, маңгай тирен сөртә) Исәнлекме-тазалык- мы, әни? Күптән күрешкән юк (Кифаянең аркасыннан сөя )
Кифая Әйбәт, улым! Бу кадәр дә әйбәт булганы юк иде әле! Дөбердәтеп яшибез!
М ә р ә с. Шулаймы. әни? Менә рәхмәт, менә маладис. ичмасам, безнең әни!
Кифая И-и! Син дә картаеп киләсең. Мәрәс улым.
М ә р ә с. Без картаймый, кем картайсын инде, әнкәй! һаман дөнья куабыз ич!
Кифая Хатыннары картайтмаса. ирләр картаймый ул. улым
Фаягөл. Мамага тел тидермә, бабуля! (Шаярып бармак яный.) Любимая мамочка ул минем!
Кифая Ә син. кыстыбый, кысылмый гына тыңлап тор! Атаң любимая түгел ыш- тули?
Фаягөл (көлә) Папа да «любимая», бабулечкау!
Мәрәс. Кем мендереп куйды анда ул урындыкларны, әни? (Калкулыкларга ымлый.)
Барысы да ул күрсәткән якка карыйлар.
Фаягөл. И в самом деле! Точно, как два царских трона! Вот күз икән синдә, папа! Целый сәгать басып торып күрмәдек
Кифая Атагыз куймый, кем куйсын инде...
Фаягөл. Смотри. Боря: там что-то написано! Ничего не пойму. .
Мәрәс (Кифаягә борылып) Хатыңда язып җибәргән нәрсәләр чынга охшый башлады бит әле, әни Күптәнме инде ул... шулай? (Кулы белән чигәсенә төртеп курсәтмәкче була, ләкин уңайсызланып тыелып кала)
Кифая (караңгы чырай белән) Үзегез күрерсез әле Тирә-якта шундый язулар тормаган урын да калмады бугай инде! Кызылтау башында да бар. Дүртбогада да... Ә бүген бөтенләй! (Кул селти)
Мәрәс (шикләнеп) Кая соң әле үзе? Авырып ятмыйдыр бит?
Кифая Ни булсын ди аңа! Гүәрднн кебек таза әле Гайрәтен кая куярга белми җөри Җәгез, балалар өйгә кердек.
Фаягөл (әбисенә сумочкасын суза) Сез керә торыгыз, бабулечка. Ә без Боря белән тау башындагы надписьләрне каран төшәбез Пошли. Боря!
Кифая (кинәт ачуланып). Кәмит эзләп кайттыңмы әллә?! Дөлдел күкәе салып куймаганнар анда сезгә!
Икенче күренеш
Кыдаш елгасы буенда туганлык. Анда-санда карама агачлары, шомырт, тал-тнрак. Тугайлык тау итәгенә кушылган җирдә иске зират. Заманында авыл халкы ата-баба- лары каберләрен бик кадерләп карап торган, күрәсең: зират кара урман кебек булган. Хәзер инде чардуган-фәлән дә сакланмаган. Кабер нстендәге ташлар да җиргә сеңеп беткән, кайберләре генә чирәм астыннан борын төртеп тора. Аларын да бик нык игътибар белән караганда гына танып була. Шуңа күрә тугайлык буйлап йөргән Гәрәй белән Фәридәнең зират агачларын чын урман дип уйлавы сәер түгел. Алар.
Мөштәри картның өен эзлисе урында, шунда килеп чыгалар.
Фәридә Карале, Гарри, нинди искиткеч матур урман! Ой. кайчаннан бирле урманда булганым юк минем* Көлмәсәң. бер серемне әйтәм мин сиңа. Гарри: кечкенә чагымда урманда адашырга ярата идем мин Чын! Урман буйлап юри барасың- барасың да бервакыт адашканыңны сизә башлыйсың Тәннәрең чемердәп китә! Барыбер эзләп табачакларын беләсең, әлбәтгә. Безнең авылның урманы — аркы- лыга-буйга өч адым гына ич! (Көлә) Сабый чакта гына ул шулай зур тоелган Шунысы кызык, хәзер шулай икәнен әйбәт беләм. ә барыбер шулар исемә төшкәч йөрәк жу итеп куя, ә адашу үзенә бер^ төрле рәхәт иде. Ышанмыйсыңмы?
Гәрәй. Кызык кеше син...
Фәридә Ой. беләсеңме, беренче мәртәбә шәһәргә баргач, нәкъ бәләкәй чагым кебек хис иттем үземне! Имеш тә мин урман буйлап атлыйм, тик ул бөтенләй таныш түгел—аркам чемердәп куйды хәтта. . Ой. йөзеңнән күренеп тора, минем белән күңелсез сиңа! Дөрес бит! Яшермә!
Гәрәй (көлә) Шәп кыз син. Фрида! Телисеңме, менә шушында тотам да бер суырып үбәм үзеңне! Бит очыңнан гына!
Фәридә (егетнең сүзләре аның йөрәгенә сары май булып ята. шул ук вакытта ул аны шаярту дип кабул итә) Фи! Бит очын гынамы?! Шундый юк-бар өчен генә
Гәрәй Матур сөйләшүне бүлдереп торасы да юкмы?
Фәридә (көлә) Нәкъ өстенә бастың!
Бераз тынып торалар.
Гәрәй Үзең турында берәр нәрсә сөйләле. Фрида!
Фәридә. Ә мин сиңа сөйләсен сөйләп бетердем инде
Гәрәй. Койрыгыңны боргалама! Өч сүз дә әйткәнең юк әле синең миңа
Фәридә (җитди) Ә мин үзем турында сөйли белмим Юләр кыз әле мин. Гарри Белеп тор! Нигә елмаясың? Чын әйтәм Менә миңа инде унтугыз.. тулачак тиздән Гомер булса! (Көлә )
Гәрәй (кушылып колә) Карап карап торам да, күрәм. яшисен яшәгәнсең инде син бу дөньяда, карчык! Оят белергә кирәк' Дөньяда болай да әби-чәбиләр буа буарлык, адым саен барып төртеләсең! Әйдә үзем теге дөньяга китәргә ярдәм итәм сиңа! У-у! (Шаярып, бармакларын тырпайта һәм Фәридәне буарга тырыш кан кебек кылана)
Фәридә (ул да Гәрәйнең, шаяртуын күтәреп ала һәм, курыккан булып, читкә йогерә) Тоттырды ди! Мин әле синнән соң да яшим Юри сиңа үч итеп йөзгә җитәчәкмен!
Гәрәй (куудан туктый) Ә ни өчен —миңа үч итеп?
Фәридә Көт. әйтте ди сиңа! (Тел күрсәтә)
Гәрәй (ярым шаярып) Әйт әле. Фри да Кара аны —мин сиңа бала-чага түгел' Синең берәр кемең бармы?
Фәридә. Бар. әлбәттә! Гәрәй Һәм күптәнме? Фәридә. Күптән. Гәрәй Ну и ничек соң? Фәридә Нәрсә — ничек? Гәрәй Гомумән Ул ярыйсымы? Фәридә (аңа егетне шаярту ошый) Ничек кенә . әле! Беренчедән, ул үтә чибәр
Гәрәй Икенчедән?
Фәридә Икенчедән, үтә кыю! Кан берәүләр кебек түгел инде!
Гәрәй. Бу нәрсә — кайберәүләр! ә кинаяме?
Фәридә Өченчедән
Гәрәй. Боже мой! Өченчедән дә бармыни тагын!
Фәридә. Беләсең килсә, көнче рыцарь. мин аның турында көне буе бер туктамый сөйли алам! Чөнки ул
Гәрәй (лсояркәң» димәкче) Синең
Фәридә. бертуган абыем! (Эчкер сез рәхәтләнеп колә)
Гәрәй (мондый борылышны котмәгән). Шул гынамы?!
Фәридә Нишләп алай булсын? Минем әле тагын кайбер кешеләрем бар
Гәрәй Менә-менә Безне нәкъ әнә шул ■ кайбер кешеләр* кызыксындыра да унтугыз яшьлек кадерле карчык!
Фәридә (бармакларын богә) Берту ган абыем —бер булдымы Ул күптән түгел генә Өфгансганнан кайтты Ике ордены бар —белдеңме!
Гәрәй (ирония белән) Ну. орденлы да булгач!
Фәридә (абыйсы очен бераз үпкәләп) Ә син бар. үзең алып кайтып ка pal Ихтиозавр син. Гарри! Хәтта үз ба баңнарны да танымадың! Чөнки иркәләп бозып бетергәннәр сине Өгиең белән әниең —үз яныңда Бабаң белән әбиең — тирә-ягьщда бөтерелеп кенә тора лар Шулай булгач, кандадыр кеше аягы басмаган ташландык акылда яткан карт бабаңнар нигә кирәк сиңа!
Гәрәй (елмая) Килешәм Iач әйттең' Мин — ихтиозавр! һәм мин сине хәзер кабып йотам' (Фәридәне куып йери.) Кие- мең-ниең белән бергә!
Фәридә (тоттырмый) Мине кабып йотарга ярамый шул!
Гәрәй. Ни өчен ярамасын? Бик тәмле дә күренәсең!
Фәридә Чөнки минем тәндә ата-ба- баларымның хәтере саклана!
Гәрәй. Нинди хәтер ди тагын1
Фәридә Сезнекеләр әнә — берьюлы дүрт буын исән Ә минем беркемем дә юк диярлек Карт әнием дә абыем Мин компьютер кебек булырга тиеш Тагын бер җитди сәбәп бар'
Куышудан туктыйлар.
Гәрәй Менә ничек? Әйтеп кара! Сер булмаса
Фәридә Мин нәселебезне дәвам итәргә тиешмен!
Гәрәй (кычкырып колә) Үзең әйтеп торасың ич сезнең запаста Әфганстан герое бар! Аннан соң. Нәсел фамилиясен хатын-кыз сакламый!
Фәридә (бик җитди) Абыема өйләнергә ярамын Бик каты яраланып кайтты ул. Врачлар теге дөньядан кайтардык сине, дип әйттеләр ди Әфганстанга ничек эләккәнен сөйлимме?
Гәрәй (исе китмичә) Проблема тап кансың Маңгай чәчен кырганнар да —ку лына автомат тоттырганнар
Фәридә Алай түгел шул! Ул башта Мәскәү янында иде Бер генералның дача сына каравыл итеп куйганнар
Гәрәй. Туктап тор! Дәвамын үзем сөйләп бирәм Ары. значит болай булуы мөмкин дачага каравыл итен куйгач абыең бик нык гарьләнә дә тмеиГле җиргә рапорт яза шулай да шулай, мин армиягә генерал дачасын сакларга килмәдем ә чын совет егете кебек туган илгә хезмәт итәргә килдем! Ярый, алайса, дип җавап бирәләр моңа, патриотик хисләреңне ега сыбыз килми һәм абыеңны туп туры Әфганстан ялкынына томыралар* Шулай булганмы?
Фәридә (бераз гаҗәпләнеп) Кызык түгел синең белән. Гаррн син бөтенесен алдан белеп торасың! Нәк-ъ шулай була!
Гәрәй. Абзаңнан өйрән. мамзель! Тик мин пәйгамбәр түгел, мин тормышны яхшы беләм Мин әле уйлап торам, теге Генерал абыең артыннан спсцдепеша да җибәргәндер* Беләм мин аларны!
Фәридә Кайдан килеп чыгалардыр шундыйлар Кеше бит ул!. Килеп төшкән беренче көнне үк атакага кулылар, ди (Егет алдында күңеле йомшаруын күрсәтмәскә тырышып) Шулай булгач, сиңа мине исән калдырырга туры килә!
Гәрәй (беренче мәртәбә җит диләнеп) Син үзең тарихи казылма экземпляр икәнсең, карчык*
Фәридә Булсын! Я нәрсә, киттек ме?
Гәрәй Кая китәбез? Загска булса—мин шушы секундта ук әзер!
Тугайлыкка Мөштәри карт килеп чыга. Ул җилкәсенә сарык тиресенә төреп ит күтәргән.
(Картны күргәч. Фәридәне җитәкләп, тиз генә агачлар артына яшеренә ) Теге карт!
Фәридә [пышылдап) Чынлап та. ул синең карт бабаңдыр, бәлки?
Гәрәй. Ну да! Яшь бабайларның сойләвенә караганда, аңа йөздән артык булырга тиеш инде. Ә бу әнә ничек элдертә' Аннан соң... җан тартмаса да кан тартыр иде!
Шулвакыт Мөштәри кинәт алар ягына карап куя. Яшьләр карт күздән югалганчы тынып торалар.
Гәрәй (кулын ипләп кенә Фәридәнең иңнәренә куя) Яшь-ләр кебек йөгереп йөри әле бу!
Фәридә (Гәрәйнең кулына игътибар итми) Шулай да кызганыч ул миңа
Гәрәй. Ни өчен?!
Фәридә. Ну. үзең уйлап кара, авылларда хәзер аның кебек карт-корылар гына калды бит Ярдәм итүче юк Әнә безнең авылда да күпме алар! Берүзләре интегәләр. мескеннәр! Берәр йомшак күңелле күршесе
Гәрәй /шаярткан булып, бүлдерә). үзенең тешсез әбисен берәр төнгә биреп торса гына инде, шулаймы! (Кочаклый.) Эх син' Унтугыз яшьлек Айболит! (Көлә) Пардон, иң яңа модалы варенка кигән Айболит!
Фәридә (ярым ачуланып. Гәрәйнең кочагыннан чыга) Әй, синең белән Син юри минем бөтен сүзне шаяруга борасың!
Гәрәй /кабат ипләп кенә кочаклый) Ачуланма, карчык!.. Болай гына ич мин . Чөнки Яратам мин сине. Фрида! Күптән инде Дискотекада беренче күрүдән үк Хәтереңдәме, имтихан вакытында? Сине күрүем булды, шундук үземнеке була дидем /Кинәт Фәридәне күтәрә һәм битләрен, күзләрен, муенын үбәргә тотына.)
Фәридә /куркып кала, аннан соң һушына килеп. Гәрәйдән ычкынырга тыры ша) Син нәрсә. Гарри Җибәр Кирәкми, үтенәм синнән! Кеше карап торыр Я инде. нишлисең син. Гарри Якты чак бит Акылыңа кил!
Гәрәй /ниһаять, кызны җиргә бастыра) Син үзеңнең нинди икәнлегеңне белмисең әле. Фридочка /Ашкынып иреннәрен үбә)
Фәридә башта аңардан читкә тайпылып карый, ләкин Гәрәй аны, бик каты кочаклап, җибәрми. Гәрәй аның кулларын үзенең иңнәренә сала. Әкренләп Фәридә егетнең ихтыярына буйсына һәм аны чын күңелдән кысып кочаклый. Яшьләр, янна-рындагы кабер өстендә үскән каенга сөялеп, бик озак онытылып үбешеп тора-
Фәридә /тыны бетеп, бар коченә читкә тартыла һәм Гәрәйнең кочагыннан чыга) Ой!.. /Якты көннән оялгандай, куллары белән йөзен каплый) Икебез дә шашкан без синең белән (Чайкалып китә.)
Гәрәй (ул сизелерлек авыр сулый, шулай да кызны егылудан тотып кала) ПИ булды сиңа?
Фәридә. Башым әйләнеп китте... Мин бит Гомеремдә беренче тапкыр шулай Аякларым да тотмый... Син көлмә, зинһар. Гарри...
Гәрәй (кызның ихласлыгы аңа да тәэсир итә). Ну. син нәрсә!.. Уйлап та карама Үлеп яратам ич мин сине... Әйдә, утырып торабыз Менә бу түмгәккә... Бөтенесе дә үтәр..
Фәридә /җиңелчә карышып) Кирәкми. Гарри Озак йөрдек инде._ Хәлем дә яхшырды..
Гәрәй (кызны борынгы кабер өстенә утырта, шаярган була) Минем белән бәхәсләшәсе булма, карчык! Кем гаилә башлыгы булырга тиеш, йәле. әйт әле! Ә. телеңне тешләдеңме! Чөнки итне кем мәчесе ашаганын беләсең.. /Шулай шаяра- шаяра, Фәридә янына утыра һәм аны иңнәреннән кочаклый.)
Бераз вакыт тын гына утыралар.
Фәридә (уз халәтен егеттән яшерергә теләгәндәй) Башыңны күтәреп кара әле. Гарри! Боген күк җете-кызыл төскә кергән!
Гәрәй /Фәридәгә текәлеп утыра) Кичке шәфәкъ нуры ул Димәк, иртәгә дә аяз булачак.
Фәридә. Алай карама миңа. Гарри. Оялам мин синнән /Пышылдап.) Әни белән абыем алдында да... Алар беләсеңме минем өчен ничек ут йотып торалар!
Гәрәй Ояласың?!. Юктан шик- ләнүчән кеше син. Фрида’ Йәле. баш миеңнең сырлары буйлап сәяхәт итеп кара: яратасыңмы син мине?
Фәридә. Белмим.
Гәрәй Мин беләм аның каравы Яратасың!
Фәридә каршы дәшми.
Гәрәй. Ә мин сине?
Фәридә. Монысын белмим дә белмим инде...
Гәрәй Ну и тип син. карчык! /Келә.) Димәк, болай карар иттек без бер-беребезне кайнар яратабыз. Присяжныйлар суды шуны ачыклады!
Фәридә /бүлдерә) Бәлки, яратабыздыр да «кайнар» түгел.
I ә р ә й Гаилә башлыгы бүлдермәвегезне үтенә!
Фәридә /елмая). Ну. бүлдермим, бүлдермим' Тик мин һаман да кая таба каезлавыңны аңлап бетермим
I ә р ә й Хәзер аңларсың. Мәңгегә колагыңа киертеп куй. мамзель кадерлем.
яратышкан кешеләр арасында бер генә оят нәрсә дә юк Син мине аңладыңмы? Бер ге-иә дә!
Фәридә Бик акыллы булып күренә башладың әле
Гәрәй. Тукта, аңладыңмы минем ни әйтергә теләгәнемне?
Фәридә /елмая/ Аңладым итне кем мәчесе ашарга теләгәнне!
Гәрәй Ә мин сине бернинди мәчегә бирмим! Бигрәк тә. ата мәчегә! Мин үзем рәхәтләнеп ашыйм сине! /Аны-моны әйтеп өлгергәнче, дәртләнеп кызның иреннәрен үбәргә тотына )
Фәридә бу юлы карышмый: үзе дә. утырган килеш. Гәрәйне кочаклый. Яшьләр чирәмгә сузылып яталар. Шушы минутта Гәрәйнең үз-үзеи тотышы кинәт үзгәрә: ул күз ачып йомганчы кызның изү төймәләрен ычкындырып ташлый, җитез куллары белән аны үзенә таба тарта...
Фәридә /Гәрәйнең солек кебек ябышкан иреннәреннән аерыла һәм коча сыннан котылырга азаплана/ Гарри! Җибәр иишләмәкче буласың син?' Ой. оннем Гарри, җаныем, кирәкми Зинһар, дим Кычкырам’ Исеңә кил юләркәем минем Ишетәсеңме?! Кагылма! Неуже ли ялгыштым мин синең турыда? Син шундый түбән җанлы кешемени? Теш лим Җибәр дим ич мин сиңа! Сволочь икәнсең син Син мине махсус шушы урманга алдалап алып килгәнсең Бетте!. Моннан соң мин беркайчан да синең белән очратмаячакмын! Ой! Чынлап кылана ич бу Гарри! Кирәкми Кирәкми. ГарриП Ой!.. Он! Туктале! Туктале. дим ич мин сиңа! Күзеңне ачып кара күрәсеңме, без кайда ятабыз икән?! Гарри! Кабер ташы бит бу1 Менә язуы да бар! Гарәпче язылган Бераз укый белом мин Урман түгел икән бу. Гарри' Зират бу! Без кемне|(дср кабере өстендә ятабыз' Коточкыч бит! Бәлки, ул синең карт ба баңнарның берсенекедер'!! Авырттырасың ич!!! О-ой! Әнием!!! /Кинәт тынып кала)
Яшьләр күпмедер вакыт хәрәкәтсез ята лар. Бераздан Гәрәй, мышный-мышный. кызның тынсыз гәүдәсеннән аерыла һәм. торып, өс киемнәрен рәткә китерә. Вакыт вакыт җирдә яткан Фәридәгә карап ала — ул селкенми.
Г эрой /гафу үтенгән сыман йомша/ рак итеп әйтергә тырышып/ Ярар Фрид. тор әйдә Юктан трагедия ясамыйк
Шулвакыт алар янына Мөштәри карт килеп чыга: Гәрәй әлегә аны күрми. Мөштәри мондагы хәлне ничек аң зарга да белмичә, башта катып тора.
Ну, җитәр инде, дим тор! Өс-башыңны рәтлә бераз Ыру башлыклары харшысы- на барып басарга вакыт безгә Янда син булганда миңа беркем дә кирәкми дә Нишлисең бит—алар да кешеләр! /Борчыла башлап. Фәридә янына чүгәли һәм аның изү тоймәләрен каптыра, өс киемен рәтли/ Нишләп соң алдан кисәтмәдең. Ни икәнеңне Беркем белән дә булмага-ныңны Ну. зыян юк Доньяда булмаган хәл түгел Өстәвенә бәлки өйләнешербез да... Әлбәттә син үзең теләсәң. (Кызның һушсыз ятуын аңлап) Чынлап та аңын югалткан инде әллә бу?!. Шул гына җитмәгән иде! /Нишләргә бел мичә, Фәридәне бик каты селкетә/ Җитте! һушсыз яткан булып кыланма, лим!
Мөштәри (ниһаять, монда әле генә булган хәлне аңлап/ Нишләдең син. иман сыз чучка?! /Кулындагы юан таягы белән Гәрәйнең сыртына сала / Нишләттең ул кызны, кабахәт?!
Гәрәй (ачы итеп кычкыра. сикереп тора/ Ой! /Моштәринең таягын кинәт тартып ала: карт инерция белән җиргә тәгәри / Опять ТЫ проклятый старикашка?! Убирайся отсюда, пока жив! /Сугарга теләгәндәй кизәнә /
М о ш т ә р и /яткан җиреннән күтәрелә төшеп/ Сук' Сук! Йөз яшьлек карт дин торма!
Гәрәй Говори по-человечески! Я не понимаю твою тарабарщину! Кто ты такой?! Не лезь не в свое дело!
Моштари Моштэри бабаңны таны массың шул! Башың үзеңнеке булмагач'
Гәрәй кизәнгән җиреннән кинәт туктап кала: ниһаять, ул Моштәринең үз бабасы икәнлеген аңлый.
/Мөштәри Фәридә янына килә ) Сандугач баласыдай кызны харап иткән бит мөртәт! Адәм хәшәрәте' Кадалыплар китәсе кәмәргә1 /Фәридәне һушына китерергә тырыша, ипләп кенә яңакларына суккалый, кесәсеннән ниндидер дару алып иснәтә, үзе һаман ачынып сөйләнүен д./нам итә I һушыңа килгәч бу мәсхәрәләргә ничек кенәләр-йөрәгең түзәр икән синең, балакай Ничек кенәләр ки черерсең икән безне Кемнеңдер күз ал масыдай ка|>ап торган бер баласыдыр инде син Ата-анаң. туган-тумачаларың бардыр бахыр Алар каршына кайтып ничек кенәләр басарсың икән Дөньяда Гәрәй кебек хәшәрәтләр барлыгын белми илеңмени соң син? Нишләп иирергИ булдык син аңа башсыз бала сынамаган- ннтмәгән көенә!
Ниһаять. Фәридә хәрәкәткә килә башлый. Гәрәй кулындагы таягын читкә ыргыта һәм зират урманы эченә ташлана.
/Гәрәйнең артыннан кычкырып кала/ Грак кача алмассың, сукин сын' Анаңның имезгән сөте хәрам сиңа бәдбәхет!
Өченче күренеш
Мөштәри картның йорты. Гадәтн авыл ае. Хуҗалар мал артыннан кумаган, күрәсең, өйдә күзгә чалынырлык әллә нн күренми. Түрдә зур сәке, аның өстенә ак киез җәелгән. Өстәл, урындыклар, эскәмия— барысы да Моштәринең үз кулы белән эшләнгән, буяусыз-лаксыз. Бер чейдә Моштәринең мылтыгы эленеп тора.
Өйдә. Мөштәри картның юклыгыннан файдаланып, гаилә киңәшмәсе оештырылган. Төп мәсьәлә — картлар белән нишләргә!
Мәрас /өйдәге ирләр арасында иң өлкән булуыннан файдаланып, дәрәҗәсен белеп сөйләшә) Ярар әни, күп сүз — юк сүз Вак-төяк калып торсын Синең фикерне тыңлап карыйк Дөрес, артык баш ватасы юк монда, минемчә әти белән икегез дә бик олыгайдыгыз инде хәзер, су китерү, утын тураклау да проблема хәзер сезнең очен Мал-туар асрау турында әйткән дә юк Элегрәк кузгатканда безнең янга күчәргә аяк терәп каршы булдыгыз Көчегез бар чак иде анысы Абынсагыз, то- ралмый егылып ятыр чагыгыз җитте, диюем түгел, шулай да.
Б о р һ а н (ул өстәл артында катык ашап утыра) Алай ук кистереп әйтмә әле син, яшь бабай Может, хәзер фикерләре үзгәргәндер.. Бигрәк тәмле катыгың карт әби Эмм1 Фая, рецептын язып ал Кафебызда клиентларга предложить итеп ка-рарбыз Барачак бу!
М ә р ә с /киявенең суз очын читкә җибәрүен өнәп бетерми) Катыгыңны калдырып торчы, кияү*
Фаягөл /көзге каршында крем белән битен зшкәртә) Боря, оставь для меня! Из простокваши бит өчен менә дигән маска получается. .
М ә р ә с. Я. әни. ни әйтерсең?
Кифая /өстәл янына килә) Ни әйтергә дә аптыраган инде. Мәрәс улым Авыз күгәрмәсен өчен генә димәсәгез. киңәшик соң Талканы коры шул атагызның. ■ Йөрәкне курку басты. Тауга менгереп куйган урындыкларын үзегез күрдегез Ачулана башласаң, төпченмә әле. ди дә авызны томалый Бөтен сүзе — бавырга кермә!
Фаягөл. Старость —не радость, бабуля ...
Б о р Һ а н /дилбегәне үз кулына ала) Тәк Кемдә тагын нинди тәкъдим калды?
Фаягөл. Ә син. Боря, вперед батьки не лезь—
Борһан Ша! Хэзер мине тыңлыйсыз.
Фаягөл Наконец, киявегез дә нро- снулся! /Көлә.) Что. простокваша в голову ударила?
Б орһан. Ша. дидем!
Тынып калалар.
Башта карт әбигә минем ике соравым бар Как я понял, авылда хәзер карт бабай белән икегездән башка — ни души? То есть, бер җан әсәре дә юк?
Фаягөл. Үзең видел же!
Б о р һ а н Кифая әбидән сорыйм мин.
Кифая Каян килеп булсын? Күзгә кырып салырлык та кеше калмады Җиде җыл була торгандыр инде, кая барырга белмәгән сарык кебек карт бабаң белән икәү мәшәләнәбез.
Б о р һ а н Аңлашылды монысы Хәзер икенче сорау Авыл тирәсендә читтән ки леп-нитеп йөрүчеләр күзегезгә чалынмадымы?
Мәрәс /дилбегәне уз кулыннан тартып алуны ошатып бетерми) Таптың син дә, кияү, сорап торыр нәрсә! Кемгә кирәге бар дисәң бу ташландык авылның? Бөтен Рәсәй тоташ ташландык авыл хәзер...
Кифая. Кем килсен инде безгә. Борһан кияү Адашып килеп чыксалар гына! Калхузның айхаенда да юк Чучка фермасы тирәсендә күренгәлиләр Җылына бер-ике мәртәбә. Персидәтелне әйтәм.
Борһан. Ә еракмы моннан?
Фаягөл /елмая). А это уже третий вопрос. Боря!
Борһан /бүлдерә) Салып торып әйләндерермен! /Шаяруга бора.) Кеше сүзенә не к месту тыгылган кешегә әти шулай дип әйтә торган иде Еракмы соң ул ферма?
Кифая. Дәлү-ү-кә дә тагын бер балта сап буе. кияү. Җарты чакырым!
Мәрәс. Сүзеңнең очын күрмим әле мнн. кияү?
Борһан. Ашыкмагыз, хәзер күрерсез.
Фаягөл (туганнары алдында иренең узе белән дорфа сөйләшүенә уч белән) Понесло берәүне! Бүтән чакта кирәкле сүзне авызыннан клещами не вырвишь!
Кифая (ул да оныгы өчен рәнҗеп куйган, ахры) Бер дә гаҗәпләнмә син аца. Фаягөл кызым марсык җана белмәс, җан- са сүнә белмәс, ди! /Көлә) Әйдә, кияү әйтеп бетер инде әйтәсе сүзеңне Хатын- кыз сүзе бетмәс ул.
Борһан. Синең сүзгә үпкә юк. Кифая әби! Минем тәкъдимне белмисез ич әлегә. Белсәгез, телегезне тешләячәксез Бигрәк тә Фая! Потому что. сүз аның малае турында бара
Фаягөл Сиңа да малай түгел что ли ул?
Борһан Оставь пока! (Кифаяга.) Монда бер генә выход күрәм мин. Кифая әби: Гарри сезнең янда остается.
Бу тәкъдимне чынлап та беркем дә көтмәгән — аптырашып торалар.
(Борһан. тамагыгызга тыгылдымы, дигәндәй һавалы гына аларга карап чыга.)
Бүлдерми генә тыңласагыз. аңларсыз Во- первых. малайга кимендә биш-алты аи чамасы городта күренергә ярамый Монысы. Фая. для твоего утешения Күкәй сала ал магаи тавык шикелле аңгы-миңге ходила син в последнее время
Кифая Кеше күзенә күренергә яра маслык нәрсә эшләде соң ул?1
М ә р ә с. Бер кызның бакчасына кәҗә булып кергән, борын җилеге кипмәгән нәмәрсә! Шау-шуы узганчы шәһәрдән югалып торуы әйбәтрәк булыр дибез Борһан кияүнең тәкъдиме чынлап та бик кулай күренә
Кифая. Ә баягы кыз кем? Ул — икенче кешемени?
Фаягөл Ул кыз турында, бабуля Борядан сора инде син Ул аны лучше нас знает!
Борһан /бераз уңайсызланып, шулай да артык сер бирмичә) А это уже фанта зия Фаечка /Тирәнгә җибәрмичә, сузне дәиам итә.) Икенчедән сезгә менә дигән помощник булыр Эшләсен әле рәхәтләнеп! Кызганып тормагыз Нибуч. дурацки выходкалары онытылыр! А. в третьих Эш болай тора. Кифая әби Без монда бер бик шәп план корып кайттык Кооператив оештырдык без. әби Кафе- столовый ачтык. Хәзер рөхсәт бит Налогын гына исправно гүлә! Ну вот. столовый өчен тегесе-монысы, мас-шикәре. ипие-то- зы. бигрәк тә ите кирәк дигәндәй Ә дәүләт әйтә менә сезгә шиш. ди Продукт ны үзегез табыгыз, ди Кем ничек булды ра—шуннан таба Ә почему мин ойтәм сезнең авылда бер ташландык өйне файда ланмаска? Әйтик, к примеру чучка бала лары үрчетер очен? Бөтенләй хуҗасыз калган йортлар бармы? Ну, читтә дә беркеме дә-калмаган?
Кифая. Нишләп булмасын? Бөтене се хуҗасыз хәзер. Бер дә белмим шул. ба лалар Килешер микән? Законга сыя торган нәрсәме соң ул?
Борһан Ансы очен борчылма. Ки фая әби! Закон үзебезнеке хәзер Авыз белән кош тота башласаң да беркем бер сүз әйтми!
Кифая (уйланып? Туганнан туган энем Снтдыйк Сабаннарныкын ачсагыз гы на инде
Борһан Бигрәк әйбәт, әби! Значит случайно килеп бәйләнүче дә булмаячак Бабайныкы— илнеке дип әйтте ди берәү!
Мәрәс Ә үрчемгә ул кәпәч борын нарны каян табарбыз?
Борһан Май кап яшь бабай! Есть у меня тут один хороший источник Бөтене се в ажуре булыр! Шулай килештекме? Значит, карт бабайга
Кифая /тышка колак салып) Чү! Бабагыз кайтып килә бугай /Ишеккә ба pa I
Мөштәри карт белән Фәридә кайтып керә. Кыз бик сәер хәлдә күренә. Өйдәгезәр. гаҗәпләнеп, тынып казалар. Фәридә то манлы күзләре белән барысына да карап чыга һәм кире ишеккә ташлана. Мөштәри аны җибәрми.
Фәридә Не хочу к ним1 Җибәрегез мине! Мин әни янына кайтам1 Мөштәри (Кифаяга) Ни карап кат тың?' Тиз бул — урын түшә теге якка' Күрмисеңмени — бала үз акылында түгел' /Фәридәгә) Хәзер, балакаем, хәзер Тынычлан Үтә ул Бераз йоклап ал Мин сиңа бер дару бирәм — шундук ярдәме ти яр /Кифаяга) Ну! Буласыңмы инде'1
Кифая, хафаланып, икенче бүлмәгә ташлана.
/Кызны, юата юата, шул якка алып кереп китә ) Әйдә, балакай. әйдә
Борһан /беренче булып телгә килә) Что это значит?
Фаягөл Припадок наверно Или —истерика А ты еще своего един ственного сына познакомил с ней'
ТЫнып калалар: эчке яктан ишекне нык- лап ябып, картлар чыга.
М ә р ә с Берни дә аңламый калдык без. әти ни булган аңа?
Борһан Гарри каИда калды?
Мөштәри /ойдәгеләрне беренче мәртәбә кургән кебек, күзләп чыга) Каи СЫГЫЗ тәрбияләде аны? /Фаягол белән Борһанга) Үзегез генәме?
Тегеләр ни әйтергә дә белмиләр.
Әллә сезнең өлеш тә бармы? /Мираскә таба борыла)
М ә р ә с. Загадкаларсыз гына сөйлә че, әти ни дип аңларга моны?!
Мөштәри. Гарриегызның ка бахәтлеге! Зиратка алып керен мәсхәрә иткән мескен баланы! Мин урап кайткан чы. җавабыгыз әзер булсын штубы! /Кифа яга) Ә син. анасы матри күз колак бул бала, уянып, үзе белән ул-бу бер хәл эшләп ташламасын! /Чәйдә зленеп торган мылтыкны алып, чыгып китә)
Өйдәгеләр. котлары очып, өнсез кала.
Кифая Күрәселәр бетмәгән икән әле! Багалма кебек кыз баланы!
Б о р һ а н (уйланып? Что-то тут не то! Мин үзем потолкую аның белән*
Моштәри картның аягүрә теш күрүе
Шул ук көнне кич белән. Ике калкулык тау аермасындагы юлда мылтыгына тая иып Мөштәри карт басып тора. Ул бик нык алҗыган Менә ул әкрен генә башын күтәрә һәм сискәнеп китә- чөнки тау өстендәге артлы урындыкларда мәһабәт кыяфәтле ике карт утыра! Мөштәри карт үз күзләренә ышанмагандай, кулы безәи битен сыпыра, ләкин сурәт югалмый Юта
рыда утыручылар дәшми-тынмый Мөштәри картны күзәтәләр.
Тәңре (ак сакаллысы). Күрәм. рухың сынган синең. Аксак авылның соңгы карты Мөштәри! Ә i/әтерең ни хәлдә?
Мөштәри (ул куркып калган, әмма сиздермәскә тырыша) Син кем, җан иясе?
Тәңре. Дийәк. оныткансың мине!
Хода (кук сакаллы). Яки — беркайчан да белмәгән!
Тәңре Яхшылыбрак кара, хәтерсез карт!
Мөштәри. Йа. хода!..
Хода. Дөрес әйттең. Аксак авылның соңгы карты' Ходаң каршында басып торасың. Ә Тәңрене танымадың!
Тәңре Бер дә гаҗәп түгел, коллега. Заманында мәҗүсилекне кыргыйлыкка санап. үз язмышларын синең кулыңа тапшырмаган булсалар, мондый мескен көнгә калмаслар иде алар. Тугыз йөз егерме икенче ел харап итте аларны!
Хода. Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Ни әйтмәкче буласың бу сүзләрең белән мәҗүсиләр алласы?' Бәлки, аларга турыдан-туры аның каршына барып тезләнергә кирәк булгандыр? (Арыдагы Чатырбаш тавында тосмерләнгән Шәуләгә ымлый чынлап та анда кемдер басып тора)
Тәңре Халкыңның рухы сынган, коллега Бары шул гына
Еракта җан өшеткеч сәер көлү яңгырый. Мөштәри карт сискәнеп китә.
Хода. Ходаларын оныткан мәхлукларга карап фикер йөртәсең. Тәңре! Ата- бабаларының рухи байлыгын оныкларына тапшыра Белмәгән бичаралар синең заманда да җитәрлек иде Хакыйкать анда түгел. Андыйлар күзгә күренеп күбәй — менә нәрсәдә хикмәт!
Мөштәри. Мин җирдә намуслы яшәдем!
Тәңре. Шулаймы икән?
Хода. Ялгышасың, карт!
Тәңре Ә авылыңны кемгә калдырасың? Тарихын беләсеңме соң син?
Мөштәри (ашыкмагыз дигәндәй, кулын кутәреп куя) Хәтерсез түгел мин. изге җаннар! Бик озын гомерле булмады шул безнең авыл. Ә таралуы революция алдыннан менә шушы юлдан башланды Башта иң чая кешеләребез шушы юлдан китеп, революция утында яндылар. Аннан соң аклар килеп, ирек даулаучыларны юк итте Кызыллар кайткач, аклар ягын Кы- даш елгасы ярзйнда кырып ’салдылар. Тегеләре дә. болары да авылыбызның иң гайрәтле, иң күркәм кешеләре иде! Колхоз төзү башлангач, тагын дөньяның асты өскә килде! Булдыклы егетләребезнең башы тагын вакытсыз өзелгән алма кебек, кара җиргә коелды Аннан — афәтле сугыш
Сугыштан соң ил өчен яңа завод-фабрика- лар. тимер юллар салырга көчле куллар кирәк диделәр, үсеп җиткән яшьләребез китә торды Киттеләр дә югалдылар, киттеләр дә югалдылар Дөрес, кайдадыр исән-имин яши алар Тик берсе дә җан би-реп якын туганнарының авызына бер кашык су салырга кайта алмады Хәзер инде туган авылыбызны карчыгым белән икәү саклыйбыз.
Тәңре. Ә син үзең ирек даулаучыларга катнаштыңмы соң. авылның соңгы адәме Мөштәри?
Мөштәри. Юк. катнашмадым, изге Тәңре.
Хода Кайнар башларга ияреп, акларга да кушылмадыңмы?
Мөштәри. Аларга да кушылмадым, изге Хода Чөнки.. кеше үтерергә теләмәдем мин
Тәңре Афәтле сугышка бардыңмы?
Мөштәри Бармадым Чөнки яшем узган иде инде
Хода Димәк, син уз гомереңдә кешегә каршы бер генә мәртәбә дә корал күтәрмәдең?
Мөштәри Әйе. күтәргәнем булмады. изге Хода
Тәңре. Шулай булгач, нишләп соң син бүген кулыңа мылтык алдың. Мөштәри?!
Хода. Иртәгесен калдырып Торыйк Үзеңнең нәселеңне дәвам итүче бердәнбер оныгыңа каршы утлы корал күтәрдең син? Аның тәнендә синең каның ага бит! Ул үлсә — нәселең бетәчәк!
Тәңре белән Гайсә утырган калкулыклар бер-берсенә якыная, Мөштәри басып торган юлны ике яктан кыса башлый.
Мөштәри. Сез хаклы, изге аллалар...
Хода. Ишеттеңме. Тәңре Ул —ялгышты бүген!
Мөштәри. Ялгышмадым, изге аллалар Бер тарих сөйлим мин сезгә Рөхсәт итсәгез.
Тәңре белән Гайсә утырган калкулыклар элекке урыннарына чигенәләр.
Бик борынгы заманнарда бу урында көчле һәм азат халык яшәгән Актамырлар ыруы дип аталган ул.
Тәңре Хак сүз. тарихчы Мөштәри! Яшәде андый халык' Дәвам ит сүзеңне.
Мөштәри. Гаҗәеп матур халык булган ул' Чөнки алдашу белән хәйләне, куркаклык белән хыянәтне белмәгәннәр алар Тик алар хәзерге кешеләргә охшамаган булганнар бер-берсенә гашыйк булганчы гына адәм сурәтендә йөргәннәр. Егет белән кыз беренче тапкыр үбешүгә, чәчәккә күмелгән агачка әйләнеп, җиргә тамыр җибәрә торган булганнар, имеш.
Тәңре Бусы да хак. тарихчы Мөштәри! Тирә яктагы урманнар —шул актамыр ыруының дәвамы' Ләкин бит бу урманнарда хәзер агачлар бер генә төрле түгел, моны ничек аңлатырсың?
Мөштәри Моның сәбәбе бар. диләр Бервакыт бу якларга икенче төрле
ыру килеп чыга Күктамырлар ыруы дип аталган анысы. Ике арада тарих күрмәгән орыш-талаш китә башта Тора бара солых төзеп ике ыру бергә аралашып яши баш лый Тик актамырлар ыруы өчен бик хәтәр солых була ул; күктамырларга актамырлар арасыннан кем кушылса да. күктамыр ага чына өйләнәләр икән Бары рухлары бик көчле булган актамырлар гына үз төсләрен саклап кала алганнар, ди Менә ни өчен безнең як урманнарында күбрәк күк төстәге агачлар очрый, имеш
Хода. Бу урман — төрле-төрле мәхәббәт җимеше. Мөштәри1 Ә мәхәббәт нең яхшысы-яманы булмый!
Мөштәри. Табигать биргән үз төсеңне югалту яманлык түгелмени, изге Хода? Мин бүген яманлыкка каршы күтәрдем мылтыгымны
Аллалар дәшмиләр.
Ник дәшмисез?
Тәңре. Җавабыңны ишеттек Без уйлыйбыз, бүлдермә, тарихчы Мөштәри!
Мөштәри (кинәт җайланып) Уйла рыгыэдан аз гына вакытка аерылып торса гызчы. изге аллалар! Әнә күктамыр егете белән актамыр кызы килә!
Чынлап та, ике калкулык аермасындагы юлда бер сәер пар пәйда була, һәм шул ук мизгелдә гавамга гаҗәеп матур әкияти моң тарала, әйтерсең лә күктән җылы ләйсән яңгыр ява башлый. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән искиткеч гүзәл яшь егет белән кыз, кулга кул тотынышып, тәэсирле моң астында Мештәри карт янына килеп җитәләр һәм... җисемсез рухлар шикелле. аны аркылы үтеп китәләр. Мештәри карт моңа аз гына да гаҗәпләнми, яшьләргә сокланып карап тора. Аларның киемнәре дә бик сәер, тәннәренә сыланып тора. Кызның ес кие ме ап-ак. ә егет күк төстән киенгән. Чал бар балакларыннан, агач тамырларын хәтерләтеп, ефәк чуклар асылынып-асы- лынып тора. Яшьләр шундый җиңел хәрәкәт итәләр — әллә атлыйлар алар, әллә бииләр, белмәссең...
Күктамыр егете /сизелерлек шелтә белән) Таңсылу' Менә ничәнче яз инде без синең белән икәү шушы мәхаббәт таулары арасыннан үтәбез ә син һаман: «Мин риза. Ядомир!» дип әйтүне сузасың! Йөрәгең белән киңәшеп карага ның булдымы?
Актамыр кызы /назлы тавыш белән) Булды. Ядомир дустым Күп тап кырлар киңәштем! Синнән аерылган саен читлегеннән очып чыгарга омтылган кош чык шикелле талпынган йөрәгемнән сорау алам!
Күктамыр егете /ялкынлы ка раш белән) Ул ни дип җавап бирә Таңсы лу?
Актамыр кызы Ул һаман да дәшми
Күктамыр егете /катгый итеп/ Бүген — соңгы тапкыр очрашуыбыз акта мырлар кызы. чибәрләрдән чибәр, гүзәлләрдән гүзәл Таңсылу!
Актамыр кызы (башын күтәрә пРУР) Яхшы, күктамырлар егете, кыюлардан кыю Ядомир дустым' Билгеләп куй әнә көмеш ай-бөркет канатларын җәеп. Кызылтау башындагы иң биек агачның очына кунарга бара! Ул. шунда кунып, тынып калуга минем сонгы сүземне ишетерсең!
Күктамыр егете /ул да горур рәвештә башын югары чея) Яхшы, мин риза. Таңсылу «Әйе!» дигән сүзен яңгырауга. иреннәребез иреннәргә кушылыр*
Актамыр кызы Шулай булыр. Ядомир дустым!
Яшьләр, күктәге урак айга карап, тынып калалар. Серле музыка да каядыр еракка китеп барган шикелле, тоныклана, бик әкрен ишетелә башлый. Аның каравы, без ике яшь йерәкнең дип-доп тибүен апачык ишетәбез. Ләкин алар бер ритмда типмиләр. Егет моны ачык сизә һәм. тирән борчылып, янындагы сылу кыздан күзен алмый...
Күктамыр егете (талпынып/ Таңсылу! Көмеш аи-бөркет Кызылтау өстендәге агач башына кунды' Син вәгъдә иткән серле мизгел килде!
Актамыр кызы (вакытны сузарга теләгәндәй) Юк әле Ядомир дустым! Көмеш ай-боркст канатларын җыеп, ты нып калсын* Тагын аз гына көт* (Ниһаять бер карарга килеп, егеткә таба борыла )
Мөштәри /сихерләнеп басып тор ган җиреннән яшьләргә таба ташлана/ Соңгы сүзеңне әйтергә ашыкма, актамыр сылуы Таңсылу! Табигать биргән үз төсеңне сакла!
Яшьләр, әлбәттә. Мештәринең ачыргала- нып кычкырганын ишетмиләр
Актамыр кызы (ул шулай да. кинәт сискәнгәндәй, тирә-мгына карап ала) Хәзер (Кыз егет белән үбешергә үрелгән җиреннән туктап кала чөнки ул узе кебек ап актан киенгән бер егетнең килүен күреп ала I Тәңре беләи Хода аяк өсте торып басалар Актамыр егете (кулларын кызга таба суза) Таңсылу!
Актамыр кызы /егете кочагын нан сөлек кебек суырылып чыгып ак егеткә таба тартыл и/ Актай* Синме бу?* (Кулларын аңа таба суза җи«>><г аша Күктамыр егетенә таба борылып карый i Үпкә саклама миңа. Ядомир дустым* Шушы мизгелгә кадәр мин сиңа тугры булдым! (һәм ул шундук Күктамыр егете турында онытып, йөзен Актамыр егетенең киң күкрәгенә яшерә)
Серле моң кабат терелә, көчәя, бөтен җиһанны били. Сылуы артыннан кулларын сузып калган Күктамыр егете бигслеи
төшә һәм җиргә убылгандай юкка чыга. Яшьләр сихри музыка астында талгын гына бөтерелеп бииләр. Актамыр егете, кочып биегән уңайга иелеп, берничә мәртәбә кызның иреннәрен үбәргә омтылып карый. ләкин кыз бәхетле мизгелне сузарга теләгәндәй, үбәргә ирек бирми, һәрвакыт читкә борылып өлгерә, әмма үзе кайнар йөрәгеннән ташкан мәхәббәтен яшермичә, кычкырып-кычкырып көлә. Менә егет, җаен туры китереп, тагы бер мәртәбә аның иреннәренә сарылырга омтылыш ясый, тик кыз арага кулын куеп
өлгерә.
Актамыр кызы. Ашыкма. Актай бәгърем! Бу бәхетле мизгелне мин гомеремнең таңыннан башлап өзелеп көтеп алдым! Хәзер инде аны бездән беркем дә тартып ала алмый . Әнә. күрәсеңме, изге Тәңребез безгә карап елмая
Актамыр егете. Күрәм. җанал- мам Таңсылу' Ләкин күрше тауда мин тагын бер шәүлә күрәм!. Ә аның йөзен кара болыт каплаган!
Актамыр кызы. Борчылма. Актай бөркетем Тәңребез саклый безне!. Тәңребез!
Мөштәри, нрексездән. Тәңре утырган якка борылып карый; ләкин тау өстендә беркем дә юк. Карт, аптырап, икенче тауга таба борыла, анда да урындык буш. Ул яшьләр басып торган якка борыла — алар да юкка чыккан. Сихри моң кинәт өзелә.
Кифая /Мөштәри карт янына килә) Атасы! Нишләп, төн карачкысы кебек, берүзең басып торасың монда?! Сине эзли- ээли җаным чыкты! Көне буе ач йөрисең үзең, җитмәсә... (Картының кулыннан мылтыгын ала). Шушы тутыккан авыр нәмәрсәңне кая куярга белмәдең инде
Мөштәри (ул һаман да әле генә куз алдыннан кичергән вакыйгалар тәэсирендә) Хәтереңдәме, анасы, без синең белән менә шушы урында беренче тапкыр үбешкән идек?
Кифая (картының маңгаен тотып карый) Ярар, атасы, ярар Булгандыр Яшь чагында ниләр булмас.. Әйдә, өйгә керәбез.
Мөштәри. Их карчык, карчык! Гомергә хискә сүрән кеше булдың син (Катгый) Бир монда! (Мылтыгын кире тартып ала) Кайдале алар — сабакы малайның аталары?!
Караңгылыкка кереп югалалар.
Дүртенче күренеш
Мөштәри карт өендә «хәрби» киңәшмә. Мөштәри карт белән карчыгы кайтып кермәгәннәр әлегә. Гәрәйнең корбаны Фәридә икенче якта булырга тиеш, чөнки Фаягөл вакыт-вакыт эчке ишек янына әкрен генә барып колагын куеп тыңлый. Өйдә бу вакытта, шулай итеп, өлкәннәрдән Мәрәс белән Борһан һәм Фаягөл генә.
Фаягөл (иреннәренә бармагын куеп) Тс!. Дрыхнет бугай
Борһан Карт бабай аңа ниндидер дару бирәм дигән иде бит Йоклата торганны каптыргандыр Кереп карап чыгыйм әле үзен...
Фаягөл (өстәл янына килеп утыра). Еще чего?! Ну дорогие, мои. нишлибез?
Мәрәс. Өйләндерәбез сукин сынны! Икенче тапкыр бит инде! Ахмак!
Фаягөл Ая плевать на нее хотела!. С высокой каланчи! Аның кебек прости- туткалардан куркып утырырга гына калды! Себерке асты саен кияү хәзер яшьләр өчен Минем кайчандыр укыганым бар если женщина үзе теләми, ирләр ничего не могут!..
Борһан Туктале син.
Фаягөл А ты молчи в тряпочку! Сиңа же не жалко его! Не твой сын1 (Елап җибәрә)
Мәрәс (кыза төшеп) Молчать! Син дә сүз ясыйм дип утырган буласың! Атагыз әйткәнне тыңлагыз хәзер! Төрле хәлләр килеп чыгуы мөмкин Дөнья бу Шуңа күрә, алдан ук барысына да әзер булырга кирәк! Кәҗә тәкәсе шикелле чапкан малаен сүгәсе урынга! һе! Менә инде. фикеремне өзде! Болай итәбез! Күпме акчй бар яныгызда?
Фаягөл (сагаеп кына) Зачем? Шул проституткага бирергәме?!
Мәрәс (ачуы чыгып) Цыц! Кияү дә. син дә акча кортлары! Күпме бар яныгызда— барысын да өстәлгә чыгарып салыгыз. Уен уйнар чак түгел монда!
Борһан Алыр дисеңме, бабай? Акчасын алып, безне карама көленә утыртып калдырмасмы! Андыйлар да күп хәзер дөньяда!
Мәрәс. Алырмы, юкмы — кулда акча җитәрлек булсын
Борһан Гарри өчен генә инде! Мин гомерем буе хәләл көчем белән яшәдем! Бер сынык ипи табалмый интеккәндә дә хәлең ничек, дип килеп со-раучы булмады Башта —авылда чабатага туймадык. Соңыннан, хәтта диплом алып, түшкә инженер значогы таккач та. йөз тәңкәгә молиться иттек Хәзер үзебез теләгәнчә яши башлагач кына Хәерчегә җил каршы, дигәндәй! Башта ачыкларга кирәк әле. кыз булганмы ул әллә анасына гына кызмы
Мәрәс Син дә сүз ясап утырма инде, Борһан кияү Инженер булып ни Кыр-
дың да. кооперативта ни майтарасың? Бер күлне сасытып, икенче күлгә килгән үрдәк кебек Сәгъдәнә әбиең белән мин булма- сам! Безгә рәхмәт әйтегез, укытучы башыбыз белән, абруебыз түгелә, дип тормадык. Йә. бушатыгыз кесәләрегезне'
Фа я гол (кәҗә тоягы күрсәтә) Вот —шиш ей! Миндә сансыз акчалар юк'
М ә р ә с. Малаегызны кәҗүнни ипи ашарга җибәрәсегез килмәсә, бишкуллап бирергә риза булырсыз
Борһан сүзсез ген» кесәләрен актарып, өстәлгә акча ташлый. Мәрәс, җитди кыяфәт белән, акчаларны саный.
Мәрәс. Шушы гынамы?' Син нәрсә?! Бүген генә дөньяга килдеңме әллә? Кайбер нәрсәләрне кузгатканны котмә. Борһан кияү Күпме бар яныгызда — ботенесен дә чыгарыгыз!
Борһан Ладно. Фая. не скупись! Без акчаны тапмыйбыз, акча безне таба!
Фея гол (әтисе алдына акча ташлый) Ну ладно. Боря, я тебе напомню это!
Мәрәс (тыныч кына) Икенче вакыт. (Акчаларны саный) Җәмгысе дүрт мең дә җиде йоз сиксән дүрт сум Биш мең итәргә кирәк булыр Ярар Үзебезнеке бераз бар
Фаягол. Башта мин үзем с ней поговорю!
Мәрәс. Карарбыз Ул да. сезгә охшап. акча ярата торган нәмәрсә булып чыкса... Ә болай. Кыз менә дигән, минемчә. Сезнең ата ялкау малаегызга ул кыз да әрәм әле! Авылда туын үскән
Мөштәри карт белән Кифая карчык кайтып керә. Өйдәгеләр тынып калалар. Мөштәри, балаларына карамыйча гына, мылтыгын чөйгә эл».
Кифая Фаягол кызым, казан астын терелтеп җибәрче?
Фаягол Хәзер, бабуля
Шулвакыт эчке яктан Фәридә чыга. Өйдәгеләр барысы да аңа карыйлар. Фарид» шактый тыныч күренә. Хәзер алар каршында шашкан кыяфәтле мескен кыз түгел.
М о ш т ә р и (кызның хәле җиңеләюен күреп). Хәлең аруландымы, кызым?
Фәридә (салкын) Баллларыгызның җавабы әзерме, бабай? Чыгып киткәндә сез аларга шулай дип әйткән идегез
Өйдәгеләр бераз югалып калалар.
Фаягол (ачы тавыш белән) Ага! Я вам что говорила?! Видите?!
Фәридә (ул үзен тыныч тота) Аларныц нинди икәнлеген ү нчез дә белеп бетермисездер әле. бабай Рәхмәт сезю. даруыгыз бик шәп булды! Тәрәзәне ачып Чыгып качмакчы идем, мине алдарга план кора башладылар
Фаягол. Подслушивала, стерва' Пошла ты. знаешь, куда'
Фәридә Мин кумасагыз да китам (Моштәригә свили.) Ә планнары мондый, бабай; миңа биш мең тәңкә акча биреп котылу.
Мөштәри балалары өчен оялудан башын (Кыз аның куз яшьләрен күреп ала ) Еламагыз. Моштәри бабай! Мин үзем гаепле монда Шул кирәк миңа* Мәхәббәтнең күзе сукыр була, дигәнгә ышанмый идем (Башкаларга) Котыгыз алынмасын судка бирмим Гарриегызны Үзегезгә булсын' Ләкин җиңел генә котылдык дип уйламагыз кая үзара талаша-талаша мине сатып алыр очен җыйган акчаларыгыз? Китерегез монда!
Аңа гаҗәпләнеп карыйлар, хәтта Мөштәри дә үз колагына үзе ышанмый тора.
Мәрәс (җиңел сулап) Менә шулай рак булып бетәр бу мәрәкә. дин көткән идем аны! (Кесәсеннән акчалар чыгара) Әҗер булсын, рәхим ит' И матри. башка ны омег итмә, аң бул! Әүвәле-ахры шушы булсын!
Фаягол. Не давай ей ничего!
Мәрәс. Ник бирмәскә? Бирәбез! Без аңардан гына калмаган ич! М» кызым рәхәтен күр! (Фәридәнең кулына акча сона ) Форсат барында нигә файдаланып калмаска, шулай бит Борһан кияү? (Фәридәне җилкәсеннән какмакчы була ләкин кыз читкә тайпыла) Хәзерге заманда акчасыз берни дә эшләп булмый! Менә, ничек бит ул. әти ә син безгә шикләнеп карыйсың Хәзер шундый ул донья
Фярид» Мираснең сүзләрен» игътибар итмичә, учак янына үт» һ»м акча төргәген янып торган мнчк» ташлый.
Фәридә (уз-узенә әйткәндәй) Менә шушы акчалар кебек колгә әйләнде минем яшьлегем..
Өйдәгеләр югалып кала: алар мондый борылышны көтмәгәннәр.
(Акчаларга дорләп ут кабынганын котсп тора да ишеккә таба юнәлә) Алла сезгә түземлек бирсен болар белән. Моштәри бабай!
фляг о л (Фәридә китеп олгергәнче учак янына ташлана) Ах так! Не бывать по-твоему! He для твоей комедии копила я свои кровные деньги! (Ялкын эченнән акчаларны тиз генә урелеп алмакчы булл)
Фәридә Аһ. шулаймыни әле?' (Чойди зленеп торган мылтыкны ала.) Ки тегез мич яныннан!
Фаягөл, аның янавына игътибар итмичә, кисәү агачы безән учакка үречә.
аска иеп тора.
(Фаягөлне куркытырга теләп, ту шәмгә атып җибәрә) Я не шучу, тетя Фая! Миңа хәзер терять нечего! Отойдите! Раз... (Мыл тыгын Фаягөлгә төзи.)
Мөштәри Ишетмәдеңмени?!
Фаягөл әз генә арткарак чигә, ләкин һаман да бирешергә теләми.
(Фәридәгә! Бир монда, кызым, мылтыкны Харап итмә үзеңне! (Мылтыкка үрелә) ’
Фәридә (Мөштәри яныннан читкәрәк тайпыла). Юк инде. Мөштәри бабай! Болай булгач, шул пычрак акчалар янып бетмичә китмим мин!
Шулвакыт Гәрәй атылып килеп керә.
Г ә р ә й. Фрида! Брось ружье! Я женюсь на тебе!
Фәридә (аңа таба борылып, мылтыгы белән Борһанга күрсәтә) Вот как!!. А он что скажет?! (Борһанның калтырап төшүен күреп, мылтыгын атып бәрә һәм урамга ташлана ) Сами разбирайтесь!
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Бишенче күренеш
Ике бүлек арасында бер елга якын вакыт узды.
Аксак авылында үткән көзге вакыйгалардан соң шактый зур үзгәрешләр булды. Гәрәй, чынлап та, әтисенең планы буенча Кифая карчык күрсәткән ташландык йортта чучка баласы үстерә башлады. Ачык кына әйткәндә. Гәрәйнең вазифасы әллә ни катлаулы түгел: симертергә дигән кәпәч борыннарны Бәкер исемле бер ир кайдандыр табып китереп тора, ә Гәрәй аларны вакытында ашата-эчертә, ә кондициягә җиткәннәрен Гәрәйнең әтисе Борһан машинасы белән шәһәргә ташый. Кыскасы, гади генә ит конвейры. Мөштәри карт белән карчык Кифая аларга комачауламадылар. Бигрәк тә Мөштәри карт. Фәридә белән булган хәлләрдән соң, оныгы белән сөйләшергә теләми иде. Хәер. Гәрәйнең моңа бик эче пошмады: аның максаты бер генә — акылсызлыгы аркасында гаилә кооперативына ясаган «ущерб»ны тизрәк эшләп кайтару да. кая да булса читкә таю. Соңгы вакытта аның эше тагын да җайлаша төште: Борһан белән Бәкер кайдандыр бер бик зур ана дуңгыз алып кайттылар. Чөнки кәпәч борыннарның бик зәгыйфьләрен күпмедер вакыт кулдан имезергә туры килә иде. Бу моментта Гәрәй иске йортның алгы ягында чучка балалары өчен иртәнге азык әзерләп маташа: мундирлы килеш пешерелгән бәрәңгене улакка салып, агач тукмак белән төя.
Тышкы ишектә Бәкер күренә. Ул. киндер капчыкка салып, чучка балалары тоткан. Таза гына, 40—45 яшьләрдәге ир. Ул телсез, шуңа күрә Гәрәй белән бары тик ымлап кына аңлаша. Гәрәй аңа. яшереп тә тормыйча, җирәнеп карый.
Гәрәй (сискәнеп) Чего еще притащился?!
Бәкер елмаеп капчыгына күрсәтә һәм эчке якка кертеп капчыкны бушатам, дип ымлый.
(Гәрәй аның капчыгын кулыннан тартып ала I Давай сюда! Нечего тут В грязных сапогах (Эчке якка у теп, капчыктагы дуңгыз балаларын бушатып чыга Ишек ачылганда аннан дуңгыз мыркылдапы, чучка балалары чинавы ишетелеп куя Бушаган капчыкны Бәкергә бирә ) Топай
Бәкер. нидер сорарга теләгәндәй, ишек төбендә таптанып тора.
Чего еще?!
Бәкер. бармаклары белән ишарәләп, акча кирәк, дип аңлата.
Иди. иди, топай, сказал Бог подал! Да нет у меня денег! У папы спроси. Он через неделю будет (Бәкергә аркасы белән борылып, эшен дәвам итә )
Бәкер мескен кыяфәт белән күпмедер көтеп тора һәм. өмет чыкмаячагын аңлап, кул селтәп чыгып китә. Өйдә кабат тынлык урнаша. Бары тик Гәрәйнең тукмак белән шак-шок бәрәңге төюе генә ишетелә. Ул эченнән генә нидер сызгырына. Бераздан ул. эшен бетереп, улак белән бәрәңге боткасын эчке якка алып кереп китә. Тышкы ишек кабат саклык белән генә ачыла һәм... одеалга төреп яшь бала тоткан Фәридә күренә. Ул кергәч тә шулай ук саклык белән ишекне яба. тупса яныннан гына өйне күзләп чыга. Өйдәге искә чыдамыйча борынын җыерып куя — чучка фермасы бит!
Гәрәй (өстендәге пычрак халатына кулларын сөртә-сөртә эчке яктан чыга) Син?!
Озак кына карашып торалар. Гәрәй гаҗәп- ләнүдән авызын ачкан.
Фәридә Иягең түшеңә «дыңк'» итә бит Гарри! Нәрсә, танырлык түгелме
әллә? Фридаң инде. Фридаң' Күреп торасың—берүзем генә түгел мин Кабул итмим, дисәң, туп-туры карт бабаңнарга барам*
Гәрәй. Мин нәрсә . Мин каршы түгел! . Тик... Мичек инде алай Үз балаңмы соң ул?
Фәридә (колеп). Прокатка алын тордым! Чит кеше баласы нигә кирәк миңа? Мин үзем дә хатын-кыз. Йә? Ни әйтерсең?
Гәрәй (ык-мык килеп) Ни бит Бик сәер. Син... һәм бала!
Фәридә (мыскыллы) Мине зиратта көчләгәндә нәтиҗәсе болаи булып бетәр дип көтмәгән идеңме?
Гәрәй. Нигә инде син алай Яратып бит мин
Фәридә /кырт бүлдерә). Ә! Шулай яратып кына мыскыл иттеңмени әле син мине! Ә мин. юләр, шикләнеп йөргән булам тагын! Яратмагандыр ул, мин әйтәм. яратса, бабаларының кабере остенә салып таламас иде мине* Менә рәхмәт сиңа ачыгын әйтеп бирүең өчен! Хәзер күңелем тынычланып калды, ичмасам! Бер шигем дә калмады!
Гәрәй Ярар! Син теләсәң ничек уйла... Тик бернәрсә аңламаган сабый ба лага санама мине! Мин дә кайбер нәрсәләрне аңлый башладым хәзер Ә гомумән—миңа барыбер! Нишләп ишек төбендә катың торасың —үт (Бераз шами канланып һәм каушавын яшерер/ә тыры шып, тиз генә баланы куяр очен сәкегә урын әзерли халат җиңе белән тузанны сыпыра, шактый каралып таушалган иске мендәр китереп куя / Рәхим итегез, мамзель!.. Онытканчы гафу үтенеп куям алдан телеграмма сукмагач, чәчәк белән каршылый алмадым!
Фәридә (баласын мендәргә яткыра). Мэрси! (Артында таптанып торган Гәрәйгә игътибар итмичә одеалны чишә кечкенә шешә белән сот алып куя)
Гәрәй (ул чыннан да бик каушаган, шуңа курә югалып калган) Шәп булды әле бу!. Берүземә бик күңелсез иде! Лкылдан шашуың мөмкин! Кәпәч борын чучкалар да мин генә ич монда Ә! Ана дуңгызны әйтми калдырганмын икән! Исеме бармы? Юк, малаймы кызмы дип сорамакчы идем?
Фәридә (ул егетнең югалып калуы на шат кебек./ ^семен әйтсәм, малаймы, кызмы икәнлеген асра алырсыңмы срң?
Гәрәй (иронияне сизми кала) Әйтеп кара? (Шунда гына аның аңына Фәридәнең шаяртуы барып җитә) Чынлап сорыйм мин синнән!
Ф ә р н д ә (көлен җибәрә) Ярый әле бу өйдә козге-фәлән юк икән!
Гәрәй Аңламадым, көзгенең ни катнашы бар монда?
Фәридә Кыяфәтеңне күрсәң үзең куркып качар идең1
Гәрәй. Ә миңа шулай ошый' Күрүче юк. Чучка караучы мин хәзер Крсстиян'
Фәридә (җитди) Шаһитлар юк дисәң дә Ә мин килеп керер аддыннан гына кең чыгып бара иде моннан?
Гәрәй. А! (Кул селтәп.) Аны шаһитка санамаска да була.
Фәридә. Кем соң ул? Нишләп синең янга килеп йөри? Шешәдәшеңме әллә?
Гәрәй Алкоголикка саныйсыңмы әллә мине?! Әтинең танышы Дөресрәге, компаньон Ул кәпәч борыннар табып бирә, мин аларны симертәм. шәһәргә җибәрә торам Бер мәхлук шунда Телсез ул. Күрсә дә. серең ачылыр, дип курыкма' (Ул инде уз-узен кулга алган)
Фәридә (уйланып) Кайдадыр күргәнем бар шикелле тоела ул миңа
Гәрәй Берәрсе белән бутыйсың син Беркая да китеп йөрми ул Фермада гына яши. Элегрәк урман каравылчысы булып эшләгән, диләр. Бик каты төшерә торган булган. Авыл халкы очен урман ка-равылчысы да патша бит! һәркем тегене сыйлый икән Әкренләп үзе. йорт саен кереп. талап диярлек эчә башлаган. Килеп керүенә өстәлдә шешә белән аракы торсын. янәсе Артыгын кылана торгач, бер мужик, тегенең гадәтен белеп, бер шешәгә кислота салып куйган Теге, стаканга салып. авызына кабуы булган, ярты теле—капут! Ярын әле. ки|>е төкереп өлгергән ди Шуннан калган ул телсез булып
Фәридә (күзләрен киереп ачып. Гәрәйгә карап тора) Искә төште! Ә беләсеңме. ул бит (Телен аркыльЬ тешләгәндәй тынып кала һәм шундук сүзне икенчегә бора) Исемебезне беләсең килә инде, ә? (Баласы белән булыша) Бик беләсең килсә, әйтәбез аны. әйеме? Яшереп тормабыз, диген
Гәрәй, аның нидер әйтеп бетермәвен сизе- неп, шикләнеп карый.
Исемем минем, бик беләсегез килә икән Алсу була Матурмы минем исемем? Әллә ошамыймы — җавапны ишетмәдек?
Г ә р ә н (ваемсыз тес ала) Ә миңа барыбер (Шулай да түзми) Бәкер абыйны каян беләсең син?
Фәридә (исе китмәгән булып) Калдыр әле шул телсез абыйны диген, кызым Фу! Кәпәч борын исе килә монда, ә минем борын тишекләре андый сасы искә күнекмәгән Икәүләп янымда бөтереләсез. ә тәрәзәне булса да ачарга башыгызга килми’ Тыш җылы Әбекәйләр чуагы вакыты Курык.чагыз. мин бу исле йортта озак тормаячакмын әнием белән бик еракка китом мин Бөтенесен дә уйлап куйдык инде, диген
Гәрәй Миңа дисәгез Хст ел буе торыгыз (Бер тәрәзәне ача.)
Фәридә (җитди) Мен» нәрсә Гарри Мин сиңа тагылырга дип килмәдем монда Шикләнмә Әлегә торыр урын булмаганга гына
Гәрәй. Әниең куып чыгардымыни?
Фәридә (кискен) Анысы синең эш түгел’ Тыгылма! Алсуның буыннары аз гына ныгысын Күп булса күп булса бер ай чамасы торырга урын кирәк безгә Аннан соң —мин сине белмим, син мине бел-мисең! Килештекме!
Гәрәй. Ә бала кемнеке?
Фәридә Ничә ай үтте икән, санап карале?
Гәрәй Ә... куып чыгарсам?
Фәридә (сынап карап тора) Куып чыгармыйсың. Гарри (Ачу белән) Куып чыгарасың икән —бөтен дөньягызның ас- тын-өскә китерәчәкмен! Коры куркыту гына түгел бу! Син әле мине яхшы белмисең...
Гәрәй. Бераз белә башладым бугай
Фәридә (кырт кисә), Белә башласаң бик әйбәт! Телеңне аркылы тешлә дә тик тор Барыбыз өчен дә яхшырак булыр!
Гәрәй. Куркып калды бу димә! Миңа жәл түгел, теләсәң күпме яшә дидем бит инде
Фәридә. Димәк, килештек Кабат кузгатма (Шыңшый башлаган баласын карый ) Нишләп һаман мине ашатмыйсыз? Ничә чакрым юл түзеп килдем бит инде Икесе сөйләшәләр дә сөйләшәләр Ә ми-нем турыда уйлап та караучы юк
Гәрәй (урында таптанып) Мин чыгып торыйммы?
Фәридә. Кирәкми, диген, кызым Мин әниемнең күкрәген иммим бит Әниемнең нервлары бик какшаган, ахры диген Шуңа күрә күкрәк сөте качкан, дип әйт Башка төрле тәмле сөтебез бар безнең. әйбит кызым Үс-үс-үс-үс! Менә шулай (Баласына имезлек белән шешәдәге сөтне каптыра) Онытканчы. Гарри, Мөштәри бабаңнарның сыеры бармы. Алсуга көн дә шактый күп сөт кирәк булачак.
Гәрәй Юк бугай.. Кәҗәләре бар. Анысы точно.
Фәридә /башын чайкый). Шуны да белмисеңме? Нинди пошмас җан син. Гарри?
Гәрәй. Нәрсәгә кирәк миңа аны белү? Сыерлары бар ни миңа, юк ни! Миңа үз проблемам да менә моннан ашкан! (Баш түбәсен күрсәтә.)
Фәридә Чынлап та. ихтиозавр син. Гарри.
Гәрәй (бераз үпкәләп) Каян беләсең син мине?!
Фәридә (сер белән) Ялгышасың. Гарри Синең турыңда белгән нәрсәләрне сөйли башласам! Белмәвең яхшы
Гәрәй (чыгырыннан чыга башлый). Ярар, җитте! Ниндидер кинаяләр белән...
Фәридә (килешергә теләгәндәй) Җитте тек. җитте! (Елмая ) Карале, кызым, ирләрчә дә сөйләшә белә икән ул!
Гәрәй. Тагын бер сүз әйтсәң!... Йә бәреп үтерәм
Фәридә Йә?
Гәрәй. Нишләргә икәнен үзем белермен’ (Кырт борылып чыгып китә )
Фәридә (артыннан кычкырып кала) Сөт алып кайтырга онытма Кара аны. безнең монда икәнне бабаңнарга әйтеп салма тагын! (Әкрен генә көлеп куя) Чынлап та гашыйк булганга охшый башлады бит әле бу. кызым.. Дурак булса да жәл ул безгә, әйе бит?
Алтынчы күренеш
Икенче көнне таң алдыннан. Әлегә шактый караңгы чак. Тышта көчле яшенле яңгыр булырга тиеш, чөнки өй эче яктырып-яктырып китә. Йортның алгы яктагы сәкесендә Гәрәй белән Фәридә йоклап яталар. Урыннары аерым. Ә баланы, чучка балалары өчен боламык төя торган агач улакка урын түшәп, ике арага куйганнар. Хәтта кара төн дә яшьләрне кавыштырмаган. Иртәнге авыр йокы чагы. Ара-тирә эчке яктан ана дуңгызның мыркылдавы һәм кәпәч борыннарның нечкә итеп чинап куюлары гына ишетелеп китә.
Кинәт көчле итеп күк күкри һәм бөтен өй эчен гөлт итеп яктыртып яшен яшьни.
Фәридә (куркып уяна һәм үзенең кайда икәнлеген чамаларга тырышкандай тирә-ягына карана, ике арада яткан баласын. коры матраста бөрешкән Гәрәйне күрә) Гарри! Гарри, син йоклыйсыңмы?
Гәрәй (ул алданрак уянган, күрәсең) Йоклыйм, әлбәттә!
Фәридә (аның йокламавына сөенеп) Ә ничек ишетәсең соң мине, алай булгач?
Гәрәй Породам шундый минем Кәпәч борыннарга охшаганмын Алар да шулай Бер күзләре ачык, икенчесе йомык килеш мышныйлар Йоклыйлар, ахры, болар, дип карыйсың, алар — ана дуңгызның имчәкләрен имеп ята Шуңа тиз үсәләр дә алар
Фәридә. Ә минем Алсу көне-төне бәй итә.. Үз вакытында искә төшереп ашатмасаң, ачтан үләр иде!.. Ә инде бер ачыксамы' (Әкрен генә көлеп куя) Бөтен дөньяга разбой сала! Түзеп кенә тор!.. Ярый әле Мөштәри бабаңнарның савым сыеры бар икән
Гәрәй. Барын бар да Кичтән кайтмаган әнә Бүре-мазарга азык булмасын тагын, ди Кифая әби
Фәридә. Алла сакласын! Алсу белән нишләрбез аннан соң..
Шартлап күк күкри һәм өй эче яктырып китә.
Ой!.. Күк гөмбәзе шартлап ярылды, ахры! Әни шулай ди торган иде Яшеннән куркам мин. Гарри Ә син?
Гәрәй. Курыксаң минем янга күчеп ят!
Фәридә. Акылың алтын икән..
Тынып торалар.
Син минем турыда урам себеркесе икән бу. дип уйлыйсыңдыр инде
Гәрәй, һәркем үз тәненә үзе хуҗа
Фәридә. Телисеңме, бер нәрсә сөйлим мин сиңа?
Гәрәй дәшми.
Әллә йокың киләме?
Гәрәй Тыңлыйм ич.
Фәридә. Дәшмисең бит Бик зур бер кимчелегем бар минем Барыбер сиңа кайчан да булса «дуслар.ым сөйләрләр Үзем алдан әйтеп кую әйбәтрәк булыр Кинәт куркытсалар. яисә көтмәгәндә берәр төрле авыр хәбәр ишетсәм, үлеп йокым килә башлый минем Чын! Хәтта бер врачның әйткәне бар әгәр дә. ди. кинәт бик каты котың алынса, мәрткә китүең бар. ди.. /Әкрен гена көлеп куя.) Гомереңне йоклап үткәрәсең килмәсә. куркуга каршы чыныгырга тырыш, ди Язган булса!
Гәрәй. Аңламадым соңгы сүзеңне?
Фәридә. Татар әйтеме ул ана телеңне белмәгәч, аңламыйсың шул. Менә шулай, тәти егет! Беләсең килсә, теге вакытта зиратта нәкъ әнә шундый хәл булды минем белән! Ә син — һуштан язды, бу дип уйладыңмы?
Гәрәй. Димәк, безнең ике арада мышнап ?ткан бала мәрт кошы була? /Көлеп куя.)
Фәридә /ачусыз) Ахмак син
Гәрәй. Шаяртырга да ярамый синең белән
Фәридә. Уеннан уймак чыкты ич инде бер мәртәбә! Ашыкма, монсы баласы гына әле. мичтә булыр анасы, дип әйтте ди. берәү Әтиең белән мөгезгә мөгез килмәгәегез бер матур көнне Кулына сугып тормасаң!
Гәрәй /торып ук утыра) Ничек?!
Яшен яшьнәп, күк күкри.
Фәридә Ят. ят Күпне белсәң, тиз картаерсың
Тынып торалар.
Синең турыда да шактый күп нәрсәләр белом мин. Гарри Кайберләре искә төшсә, тәннәрем чымырдап китә! Дөньяда яшисе бала булмагансың икән син.. Бәхетең булган Калганын әйтеп тормыйм инде. йокла
Гәрәй /бераз дәшми торгач). Мин үзем до белам аны. Фрида
Фәридә. Нәрсә беләсең икән? Әйтеп карале?
Гәрәй. Беләм дигәч, беләм инде!.. Күрше хатыны сөйләде Әнинең ничек итеп кияүгә чыкканчы берәүдән алданганлыгын да. .
Фәридә. Җитте артыгын сөйләмә Гарри..
Гәрәй. Нигә сөйләмәскә Әкият кебек кенә тоела ул хәзер миңа Үзем белән булган кебек түгел Иң беренче мәртәбә ишеткәндә генә. Әнинең мине тапкан төнне чүпрәккә төреп чүплеккә ыргытуы Бр-р! Борһан исемле бер егет шунда килеп чыкмаган булса!..
Фәридә /ул караңгыда Гәрәй янына килеп җиткән) Кирәкми Гәрәй җаным' Телгәләмә үз җаныңны Ничек йөрәгең түзеп шулай җиңел сөйли аласың?' Хәтта мин тыныч кына тыңлый алмыйм' (Башта ул. сөйләмә, дип Гәрәйнең авызын кулы белән каплый, аннан соң аны убәргә тотына) Икебезнең арада теге хәл киртә булып тормаса беркемгә дә бирмәс идем мин сине' Төшләремә керәсең син минем' Гарри, дип дәшәсем килми минем сиңа. Гәрәй ич синең чын исемең' Баламның теле ачылганда сине дә татарча сөйләшергә өйрәтер идем мин Алсу турында әйтмим мин
Гәрәй. Юк! Теләмим татарча өйрәнергә!! Чөнки ул әнинең туган теле Ә мин аны теге хәлләрне белгәннән бирле күрәлмим!
Фәридә /убә) Юләр Барыбер әни ич ул сиңа .Сиңа донья бүләк иткән кеше..
Гәрәй. Дөнья чүйлек дип аталса, енн хаклы!
Фәридә Дәшмә
Аларның сөйләшүе ишетелми башлый. Яшенле яңгыр да тына. Караңгылык бермәлгә куерып киткәндәй була һәм бераздан сызылып таң ата. Тиздән пй эчендә бөтен нәрсә ачык төсмерләнә башлый. Сәкедәге бер урын буш: Гәрәй белән Фәридә бергә кочаклашып йоклыйлар Бер читтә агач улакта сабый бала йоклый Менә, беренче булып. Гәрәй уяна һәм. янында Фәридәнең йоклап ятуын күреп, елмаеп куя. Ипләп кенә Фәридәнең куеныннан шуышып чыга, киенә, малларына иртәнге азык әзерли башлый. Моның өчен аңа улак кирәк була: ул йоклап яткан базаны сак кына «бишеге.ннән күтәреп ала һәм сәкегә куеп, мендәренә яткыра. Бала уянып елый башлый. Гәрәй аны тиз генә кулына күтәреп тирбәтергә тотына.
Фәридә /бала тавышына уяна) Хәерле иртә. Гәрәй! Кичә бик арылган Китер үземә
Гәрәй Юк. үзем генә Бик иртә әле Менә —тынды да (Баланы мендәргә яткыра.) Мин Мөштәри картларга сөткә барып киләм Сыерлары кайткандыр инде Бер уңайдан балаңа бишек тә ала кайтыр -
мын... Моннан өч-дүрт йорт аша гына бер ишегалдында аунап ятканны күргән идем. Син йокла, йокла. Фрид
Фәридә- Фәридә, диген!. Ә син бик тырыш хуҗа булырга чамалыйсың. Гәрәй. Кемгә охшап икән?
Гәрәй. Ярар, сүзне икенчегә бордык!
Фәридә Баш өсте, иптәш фермер! Сүзне икенчегә бордык дигәннән. Кифая әбиеңә кем өчен кйрәк дип аңлаттың соң?
Гәрәй. Ә кәпәч борыннар? /Эчке якка ымлый.)
Фәридә Бер көтмәгәндә бабаңнар үзләре өскә килеп керсәләр, кая кереп качарга тишек тапмаячакбыз без синең белән, Гәрәй!
Г ә р ә й. Бог не выдаст, свинья не съест, диләр руслар! Мин киттем, йоклагыз (Чыгып китәргә әзерләнгән җиреннән туктый һәм. Фәридә аны-моны уйлап олгергәнче тиз генә янына менеп үбеп ала.) Синнән дә татлырак кыз юк дөньяда, Фрида! (Ашыгып чыгып китә.)
Фәридә (Гәрәй чыгып киткәч, җитдиләнеп уйланып ята) Ни белән генә бетәр инде бу.. Хәерлегә булсын! (Уйланып ята торгач, кабат йокыга китә)
Бераздан өйгә Бәкер килеп керә. Йөзе бик борчулы. Кулында кичәге капчык, тик ул бүген буш. Сәкедә йоклап яткан Фәридә белән балага гаҗәпләнеп карап тора, үзенчә тел шартлата. Юләрләр дигәндәй, бармагын чигәсе янында бөтерә. Башын кашып тора һәм ишегалдына чыгып, кире әйләнеп керә. Кесәсеннән кәгазь-каләм алып нидер яза. Кәгазен Гәрәй күрерлек җиргә куярга теләп, тирә-ягына карана һәм улакка сала. Эчке якка үтеп, капчы-гына дуңгыз балалары тутырып алып чыгып китә. Озакламый Гәрәй кайтып керә. Аның да йөзе чытык, чөнки сөт алып кайтырга әзерләгән савыты буш. Димәк, карт бабаларыннан сөт таба алмаган. Шуңа борчылуыннан. ахры, ул бала бишеге турында да оныткан. Ул кайтып керүгә бала уянып, елый башлый.
Гәрәй (тиз генә баланы кулына ала һәм юатырга тырышып. кулында тирбәтә, әмма бала өзгәләнеп шыңшудан туктамый). Астың юешме әллә синең? (Капшап карый.) Юк. юешкә охшамаган.. Ашарга сорый торгандыр инде бу... (Буш шешәдән имезлеген алып, баланың авызына каптыра.)
Бала бераз гына тынып тора да яңадан елый башлый. Гәрәй, уянмаса ярар иде дигәндәй, Фәридә яткан якка карый-ка- рый баланы тынычландырырга тырыша. Бер дә тынычландыра алмагач, ишегалды-на алып чыгып китә. Анда да чара таба алмыйча. кире өйгә алып керә.
Гәрәй. Нишләргә инде моның белән? Кәпәч борын түгел ич син. шулар янына илтеп кенә куяр идем дә... Стоп! Ә нигә эксперимент ясап карамаска? Әниеңә әйтеп тормыйбыз Бер суырганнан доньяң җимерелмәс! Сыртыңа да кыл үсмәс, әйеме? Тазарак кына булырсың!. (Баланы эчке якка алып кереп китә Бераздан бала елаган тавыш тына, бары тик ана дуңгызның мыркылдавы ишетелгәли.)
Гәрәй (эчке яктан чыга, аның кулында бала юк, ә йөзендә тирән гаҗәпләнү) Кая булганнар бу кәпәч борыннар?! (Сәке астына иелеп карый, идәндә яткан агач улакка абына һәм андагы язуны курә Укып чыт һәм Фәридәгә ташлана) фрида!. Тор әле!. (Изрәп йоклаган Фәридәне уята) Мин югында кем керде монда? Теге телсез Бәкерме?!
Фәридә /йокысыннан айный алмый тора) НИ булды, Гәрәй?.. Белсәң иде шундый начар төш күреп ята идем! Ярый әлс син уяттың!.. Йөрәгем әле дә калтырап, леп-леп итеп тора Сөт алып кайттыңмы?
Гәрәй. Сөт кайгысы түгел әле монда! Күрмәдеңме, мин монда югында кем кереп чыкты?!
Фәридә. Ничек күрим?.. Изелеп йокладым, дим ич! Нәрсә булды?
Гәрәй (ачулы) Чучка балаларын кемдер төяп алып чыгып киткән! Менә язуы! Автограф калдырмаган!
Фәридә (киерелә-киерелә язуны карап чыга) Берни аңламыйм. Нинди тикшерү?. Кемне тикшерәләр?
Гәрәй (язуны тартып ала). Безне тикшерәчәкләр! Чучка балалары колхоз фермасыннан урланган булган икән! Шул ачылган! Белгән булсам!. Шул адәм актыгы Бәкернең эше инде бу! Сволочь! Күренсен генә!
Фәридә (Гәрәйнең куркуы аңа ди тәэсир итә) Өгиецнәр беләме икән соң? Чучка балаларының урланган икәнлеген, дим?
Гәрәй Каян белим мин аны?! Бәкер белән әти килешкән иде. Күрәләтә ул да җинаятькә бармас иде инде!.. Хәер, акча исе чыкса, анысы да
Фәридә Нишләргә уйлыйсың инде хәзер?
Гәрәй. Нишлим? Ана дуңгызны артына тибеп куып чыгарам да. ишекне аркылы такта белән кадаклыйм. Өстәвенә, ансы да урланган мал булып чыкса!. Алып кайтканда икесенең дә авызы колак артына эленгән иде!
Фәридә (үзенчә нәтиҗә ясап). Димәк, миңа да моннан үкчәне күтәрергә туры киләчәк Ә бала кайда?! (Ул шунда гына баласының өйдә юклыгын күрә.)
Гәрәй (кул селти) Балаң Эчен кайгырма. монда гына ул Рәхәтләнеп сөт
Шулвакыт эчке яктан үзәк өзгеч ачы итеп бала кычкырган тавыш ишетелә.
Мине чакыра! Хәзер (Эчке бүлмәгә ташлана.)
Фәридә (башын чайкап) Ирләр акылы—ирләр акылы инде! Берүзен калдырып чыккан (Торып өстен рәтли ул эч-
ке күлмәктән генә Күлмәген кия башлый һәм Гәрәйнең озаклавына бераз гаҗәпләнеп, ишеккә килә )
Гәрәй (шашкан кыяфәт белән эчке яктан атылып килеп чыга һәм. Фәридәнең якынаюын күреп, артыннан ишекне яба Аның кулында бала юк) Сиңа керергә ярамый анда. Фрида! Кертмим! (Ишеккә ар кылы баса, узенең бетен тәне бизгәк тоткан кебек калтырый)
Фәридә (ул әлегә берни дә аңламый) Ничек инде ярамый? Кызык Алсу шунда ич! Ташлале, шаярма Кара нишләп алып чыкмадың аны?
Гәрәй. Алсу юк анда. Фрида Ул анда түгел. Бүтән җирдә ул. . Хәзер алып киләм мин аны Син ишегалдында юына тор Анда комган белән су бар
Фәридә (сагаеп). Ничек инде?!. Әле генә чырыйлап бала кычкырды ич?!
Гәрәй. Алсу түгел ул! Чучка баласы чинаган... Берсен онытып калдырганнар
Фәридә (ниһаять, ниндидер коточкыч хәл булганлыгын сизенә башлый/ Я шаярма, дим, Гарри! (Гәрәйне читкә зтеп җибәреп, ишеккә ташлана )
Гәрәй (җан ачысы белән) Бәреп үтер мине. Фрид! Мин генә гаепле монда1 Бик каты елады да Түзмәдем. Мин аны бер генә каптырып карарга теләгән идем1 Шундый рәхәтләнеп имә башлады! Аерырга кызгандым! Сыерныкы да. аныкы да бер үк торле сот бит! Балта белән турак лыйм мин аны хәзер! (Сәке астыннан бал та тартып чыгара)
Фәридә (пышылдап) Нәрсә дидең?!
Гәрәй (коелып тошә. балтасы ша пылдап идәнгә бәрелүен дә сизми) Алсу юк анда. Фрида Аны аны дуңгыз таптап үтергән!
Фәридә (үрмәкүч пәрәвезе сарылгандай. кулы белән битен берничә мәртәбә сыпыра, узе тыела алмыйча то таштан авызын ачып исни башлый) Тере баланымы? 1Ори кыланасыңмы әллә? (Гәрәйнең сүзләре, ниһаять, аның аңына барып җитә Ул тиз генә эчке ишекне бәреп ача һәм бертын карап торганнан соң, ишек яңагына соялеп. йокыга тала.)
Гәрәй (Фәридәнең идәнгә ава баш лавын ку pen тотып кала, нишләргә белмичә. аны селкетә, яңакларына суккалый) Фрида! Йоклама' Минем ни әйткәнне аңладыңмы?! Мәрткә китәсең бит! Ишетәсеңме мине?' Мәрткә киткән кеше тиз генә уяна алмый, диләр' Йоклама, зинһар' (Фәридәнең яңакларына катырак итеп суга J
Фәридә (бик авыр итеп күзләрен ача. ләкин йокылы-уяулы сәер хәленнән чыга алмый) Ә. Гарри Син икәнсең... Ә бит баланы берүзен юри калдыргансың син. Кансыз кеше син. Гарри (Кабат күзләрен йома һәм гәүдәсе белән Гәрәйнең кулына салынып тешә)
Гәрәй (тетрәнеп) Нәрсә дидең?! Ка^атлале’ (Фәридәне җилтерәтә) Уян. дим' (Сәке читендә торган чәйнектән су кабып. Фәридәнең йозенә бөрки )
Фәридә (күзләрен ачар-ачмас) Җәфалама мине зинһар. Гаррн Мин сиңа бер нәрсә әйтермен, дигән идем Яратуым турында түгел Татар кызлары кычкырып әитмнләр аны Әнием шулай ди Ә! Исемә тоште Геге телсез кеше турында Ьәкер исемле дидеңме әле?. Әйе Бәкср бугай Ул синең әтиең икән Гаррн Борһан абый сойләгән иде /Члар кайчандыр әниең белән Кунакка кайткан саен урманда очраша торган булганнар Искиткеч матур бит бу якның урманнары (Йокыга чума /
Гәрәй аны терлечә кыландырып уятып карый. ләкин Фәридә аны-моны сизәрлек хәлдә түгел. Алар шулай идән уртасында чайкалып басып торалар. Гәрәй бите буй лап тәгәрәп тишкән күз яшьләрен дә сизми. ахрысы...
ЭПИЛОГ
Бер ел чамасы вакыт узган.
Кара-каршы яткан ике калкулык буш: урындыклар да. Мнштәри карт үткәй е» кадап куйган язулар да юк. Бары тик ул казыган кабер чокырлары гына калган Кал кулыклар аермасында Моштәрн карт таякка таянып басып тора. Аны танырлык түгел. Карт »чен җиңел булмаган, күрәсең, бу ел. Ул күзгә күренеп нык бирешкән, тагын да бекрәя тешкәй. Мештәри карт калкулыкларның берсенә менмәкче булып урыныннан кузгала, ләкин, хәле бетеп, туктап кала. Кире юлга тошеп, бераз офыкка таба атлый һәм озак кына туктап кала. Кире юлга тошен, ял итеп тора Менә аның игътибарын калкулыкларның берсенә үрмәләп меиеп барган ниндидер бик кечкенә җаниясе җәлеп итә,—ул. гаҗәпсенеп, аның (берәр тирле биҗәк мазардыр инде!) хәрәкәтен кү зәтеп тора.
Me штари һе! Шушы тырнак чак лы җлн иясенең дв үзенә күрә ниндидер бер максаты бардыр инде! Әйдә әйдә, тырыш. боҗәк мин менә алмадым үргә —син мен! Хәрәкәтлән шулай—хәрәкәттә бәрәкәт!
Тәңре (боҗәк менеп барган калкулык әстендә пәйда була). Аягын астында кыймылдаган кечкенә боҗәктән дә көнләшәсеңме хәзер, тарихчы Мөштәри?! Кызыкма син аның күз иярмәс җитез аяк ларына ул мәхлукның гомере шушы кал
кулыкка менеп җиткәнче генә калды Монда менеп җитүгә бер чыпчык кабып йотачак аны!
Мөштәри (Тәңренең пәйда булуын ул табигый хәл итеп кабул итә) Баеп барган кояш айга кырын карый имеш, изге Тәңре' (Таягы белән бөҗәкнең юлын булеп. кире якка таба борып җибәрергә тели ) Вәт кире беткән үҗәт бөҗәк Менмә анда! Әҗәлең көтеп тора анда сине.
Хода (ул курше калкулыкта пәйда була) Язмыштан узмыш юк. авылның соңгы бәндәсе Мөштәри! Калдыр ул бөҗәкне! Үз язмышыңны уйла! Аның гомере киселгәндә синең сәгатең дә сугачак! Фани дөньяда бәхилләтәсе кешең калды, дип уйласаң — ашык' Язмышыңа үпкәли алмыйсың Күпме теләдең, шулай яшәдең. Бөтен авылдашларыңнан озаграк Үзең дә беләсең: кан-кардәшләреңне. нәсел- нәсәбеңне бәхилләтергә вакытың җитми, дин куркасы юк бөтен нәселең читлектә, теләсәң дә күрешә алмассың.
Мөштәри (тетрәнеп) Өлкән улым Мәрәс иректә ич' Ул минем мирасчым булып калырга тиеш!
Т ә ң р е Үз-үзеңне алдап юанма. тарихчы Мөштәри: син аңа күптән кул селтәдең. Акламады ул синең көткәнеңне! Чөнки казна ашаган казалы булыр, дип вакытында әйтмәдең син аңа Үзе aipvap. дидең. Ә бит кешене юлга чыгарып җибәргәндә юнәлешне күрсәтәләр
Мөштәри (авырлык белән пышылдый). Тын алырга ирек бир. изге Тәңре Мин гомерем буе бала үз ата-анасына охшап үсә дип ышандым
Шулвакыт офык янындагы калкулык-тау ягыннан мыскыллы көлү тавышы яңгырын: меня ул көчәя, бөтен гавамны тутыра. Өчесе дә шул якка борылып карыйлар: анда ниндидер шәүлә генә төсмерләнә...
Тәңре Яхшы, тарихчы Мөштәри. Син үзеңне «Аксак авылының соңгы карты» дип йөри идең. Бер соравым бар сиңа
Хода Бөҗәк калкулыкның уртасына менеп җитте, кыскарак тот. коллега.
Мөштәри (ирексездән калкулыкның урта җиренә карап ала) Гомеремнең соңгы секундлары якынлаша, изге Тәңре! Пи сорарга теләвеңне аңладым кебек мин Туган авылымның бетүенә кем гаепле, шуны сорамакчы идең Мин үзем гаепле!
Т ә ң р е. Ачыграк аңлат, тарихчы Мөштәри?
Мөштәри Кифая карчыгым белән икәү ике малай, өч кыз үстердек без. Беренче малаема, варисым булыр дип. Мәрәс дигән исем бирдем Дөрес әйттең — өметем акланмады Икенче улыбыз яшьли сугышта башын салды. Өч кызыбыз, өчесе дә балигъ булырга өлгерүгә, урыс балаларына кияүгә чыгып, читкә китеп бардылар Бүгенге көндә Мәрәс яше зур булу аркасында гына акчасыз фатирда кәҗүнни ипи кимерми Ныклап уйлап ка- 150 расаң, нәселемне дәвам итүче бердәнбер оныгым Гәрәй хәзер Ул да читлектә. Ләкин бер әйләнеп кайтачак бит ул!
Хода. Игә килүенә өметләнәсеңме? Ул бит синең телеңне дә белми Ничек аңлашырсыз икән?
Мөштәри. Өметсез бер шайтан, диләр, изге Хода! Аңлар ул мине! Бер генә мәртәбә булса да күрештерегез безне!
Тәңре Йөрәгеңне учыңа каты итеп кыс. тарихчы Мөштәри! Бу хәтта безнең кулдан да килми торган эш!
Мөштәри (тетрәнгән зәгыйфь тавыш белән) Аңларга тиеш ул мине, изге Тәңре! Болай китәргә ярамый миңа! Урыс башлы булып туган бала түгел иде бит ул! Анасы да атасы да. ләгънәт төшсен алары на. татар балалары!
Хода. Муенына таккан тәресен күрдеңме соң оныгыңның?
Мөштәри карт кинәт чайкалып куя.
Егылмый тор. йозьяшәр Мөштәри! Гомереңнең соңгы мизгеле түгел әле бу Бөҗәк калкулыкка менеп җитмәде әле Тагын нидә гаеплисең үзеңне?
Мөштәри Тагын нидә гаеплимме? (Уйлап тора)
Тәңре (боеру тоны белән) Ашык. Мөштәри' Бөҗәк калкулыкка менеп җитеп килә! Әҗәле ашкындыра аны!
Мөштәри (башын күтәрә) Хәзер, бер генә секунд, изге Тәңре Тыным кысыла (Үзләренең йортлары ягына таба борыла) Күзләрем томалана! (Коты алынып ) Кем ул анда?!
Т ә ң р е (Моштәри карт әйткән якка карап) Бер җан иясе дә күренми. Мөштәри!
Мөштәри (кулы белән төртеп күрсәтә) Әнә бит! Кемдер атасының баш сөягеннән тустаган ясап аракы эчә!.
Аллалар Мөштәригә таба борылалар: карт юлга егылып җан биргән инде.
Калкулыктагы аллалар, пәйда булган кебек үк. томанланып югалалар. Бары тик офыктагы шәүләнең шаркылдап көлүе яңгырый.
Кифая (аның тавышы башта өйләре ягыннан ишетелә, әкренләп ул үзе дә. кулына зур курчак тоткан Фәридә дә күренә башлый) Ә мин синең килереңне белдем, кызым
Фәридә (бераз оялып, ләкин уз кадерен үзе белгәндәй) Баламны юындырасы иде. Кифая әбекәй Җылы су әзерләп буламы?
Кифая (Фәридәгә сынау белән карап тора) Ник булмасын? Самавыр кайнаган Әнә теге чиләктә— салкын су Кәритәсе, өйалдына кергәндә күргәнсеңдер, чөйдә эленеп тора .
Фәридә сүзсез генә Кифая карчык әйткәннәрне эшли: алгы якка чыгып, таз алып керә һәм. ике урындык куеп, аны
шулар өстеиә урнаштыра, самавырдагы кайнар суга салкын су астәп, тазга сала. Ул арада Кифая Фәридәнең курчагын төргән одеалны сүтә.
(Иркә тавыш белән ) Олан икән!.. Тфү-тфү. күз тимәсен, минем кулым түгел. Гайшә Батман кулы Әйдә, үс-үс. (Куллары белән пластмасса курчакның аякларын- кулларын сыйпый) Менә шулай- Менә шулай төзәлә ул юлда ватылган гәүдә... Күнегә башла Ә син ат ите ашаганга кы эыккан урыс кызы кебек катып торма!
Фәридә (суын әзерләп бетереп, Кифая карчыкның курчакны иркәләвен карап тора бу яшь хатын белән йозьяшәр карчык әйтерсең лә беркайчан да аерылыш- маганнар. бер-берсен бер-ике сүздән аңлыйлар) Су әзер. Кифая әбекәй.
Кифая карчык, үзең юындыр дигәндәй, читкәрәк китә һәм Фәридәнең хәрәкәтләрен күзәтә: бала карый беләме, янәсе! Фәридә ышанычлы салмак хәрәкәтләр белән курчакны юындыра башлый.
Кифая (бераз сузсез генә каран торганнан соң) Нишләп балаң белән бер дә сөйләшмисең?! Телеңне жәллисеңме әллә?
Фәридә (гаҗәпләнеп) Нәрсә аңлый әле ул, Кифая әби!
Кифая Аңламас!.. Үзегез аңсыз үскәч тә! Карыныңда чакта ук сине тыңлап үскән ул! Әйдә, кабатла минем арттан (Бераз көйлән такмаклый башлый.)
Атаң кискән утын түгел.
Анаң яккан мунча түгел
Нишләп анызыңа су каптың? Минем арт тан кабатла, дим ич!
Фәридә (аңа Кифаяның такмагы бераз колке булып тоела, ләкин шулай да олкән кешене үпкйләтәсе килми). «Атаң кискән утын түгел.. » Дәвамын оныттым да шгде. Кифая әби! (Йомшак кына колеп кук)
Кифая (ачуланып) Китер әле үземә! (Фәридәне читкәрәк этәреп, курчакны үзе юындыра башлый) Ә син отып калырга тырыш! Инде хәзер аларны үзең дә белә башларга вакыт —ана булгансың (Такмаклый-такмаклый курчак юындыра ) Атаң кискән утын түгел. Анаң яккан мунча түгел. Аю баласын чабам Бүре баласын чабам.
(Сиздерми генә Фәридәгә карап куя. авыз эченнән генә такмакны кабатларга тырышуым күргәч, дәвам итә )
Имәндәй нык бул. Чыршыдай биек бул Каендай ак бул. Чишмәдәй саф бул! Аталы-аналы бул. Алтын канатлы бул..
Фәридә, кинәт Күз яшьләренә буылып, үкси башлый.
(Аның елавын бүлдереп) Туктама, кабатла! Намазны да бүлдермиләр, ә бу —намаз гына түгел! (Дәвам итә )
Бай дәүләтле бул. Кортлы-коңгызлы бул! Бабайны күрсәң,— Бабай дип әйт Әбине күрсәң,— Әби. дип әйт Өлкәнне күрсәң,— Абый. апа. дип әйт. Кечене күрсә!(.— Сеңлем, энем дип әйт Кечене кече ит. Олыны олы ит!
Тәмле-татлы телле бул. Ата-инәң» итагатьле бул!
Тора-бара, Фәридә. Кифая карчык артын нан чын күңелдән ияреп, аның такмагын кабатлый.
Озын гомерле бул! Бер кулың майла. Бер кулың балда булсын! Башыңа ширбәт сиптем — Шифалы булсын!
Тәнеңә сулар сиптем — Сихәтле булсын! Аю баласы!
Бүре баласы!
Бүрәнәдән — май. Ябалактан — йон'
1989—1990