АК БАЛЫК


шул баганалы юлдан аның әтисе кайтырга тиеш Әтисез читен, бик читен1 Нигә һаман сугыш бетми? Кайтыр иде. кайтыр иде ул Карт имән дә. ачлык ялангачлыктан интеккән малайның өзгәләнүен сизгәндәй, җил-давылларга каршы тора, шул ныклыгы белән ниләрдәр аңлатырга тели Ә кешеләр аны аңламый, башында әнә шул сугыш чоры малае — яшь Җиһангир утырып торган имәнне кисеп аударырга телиләр Бүген, хәзер Югыйсә кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карамады «Бездән тормый » — дип иңбашларын гына сикертәләр Әйтерсең, бу җирләр колхозныкы да. районныкы да түгел, хуҗасыз Кырлар өчен кадерле урман почмагын нигә кисәргә? Имеш газ үткәрүче белгечләр торбаны каян сузарга икәнен беләләр Белсәләр соң' Аз гына читләтеп узарга ярамыймыни?'
Җиһангир соңгарды Ул килеп җиткәндә имән ава иде инде Колач җитмәс юан имән' Авылның таза-таза ир-егетләре, аяк асларында аунаган коры ботакларны таптый-сындыра. дәррәү читкә гаЙПЫАДЫЛар БаһадИ] гәүдәле Җиһангир исә кабалана-кабалана бер агач төбенә килеп басты Маңгаена бәреп чыккан тирен сөртергә онытып, күңеленнән «ах!» дип куйды һәм җанында яңарган истәлекләрдән тын калды Әкрен-әкрен генә авыша барган имән дөнья белән хушлаша Җиһангирның әтисенә багланышлы чор истәлекләрен үзе белән алып, ул киткән якка ава Имәннең як-якка җәелгән тармаклары салмак кына аккан болытларга тотынып калмакчы буча, киселеп бетмәгән үзәге шатыр-шотыр йолкына. Җиһангирның йөрәк тамырларын кубарып алгандай итә Менә ул гөрселдәп авар да, өстеннән тузанын коярга теләп аунаган аттай бер тетрәнеп алыр һәм мәңгегә тынып калыр Җиһангир имәннән күзен алмады онытылып карап торды Көтте Урман кисүчеләр арасыннан кемдер кинәт ачыргаланып кычкырды
— Җиһангир, кит тизрәк! Йөгер'
Нурислам ХӘСӘНОВ (194! > — прозаик. •Бохил.юрмг йөрок*. •Язмышың сыналганда^ Л. Л китаплар авторы. Казанда яши рман кисүчеләр янына ашыккан Җиһангирның йөрәге ярсып типте Ара ерак та калмаган, югыйсә Үр генә менеп җитәсе Әнә, агачлар өстеннән калкып торган юан имән — кул сузымында гына Корыган ботакларын тамыр сыман җәеп, яшәргә хокук даулагандай, әле һаман җир өстендә нык тора Ә менә аңа таба йөгергән Җиһангирның аяклары, ныклыгын җуеп, әле уңга, әле сулга авыша Әйтерсең, ул үлчәү тәлинкәсенең әле бер. әле икенче ягына китереп баса Ул йөгергән уңайга кырлар, урманнар белән бергә карт имән дә чайкала. Күңелендә — имән башына ук менгән бер малай шәүләсе Ертык күлмәктән, ялан тәпиле Куллары имәнгә чытырдап ябышкан, бите буйлап күз яшьләре тәгәри Карашын олы юлга төбәгән Иртәме-кичме әнә
Җиһангир әллә ишетте, әллә ишетмәде. Коточкыч хәл күз ачып йомганчы булды Авып барган имәнне яшен уты урталай ярып уздымыни! Баш очындагы агачта эленеп калган бер имән ботагы, ычкынып китеп, Җиһангирның башына китереп бәрде Ул, ни булганын аңларга да өлгермичә, имәннән алдарак җиргә ауды Иптәшләре аны, җигүле арбага салып, урманнан олы юлга алып чыктылар Узгынчы бер машинаны туктатып, Лаеш шифаханәсенә озаттылар
Казаннан килеп операция ясарга тиешле хирургны сабырсызланып көттеләр Ниһаять, түземлек бетте, район шифаханәсе хирургы Галия Габ- драхмановна үзе ясады операцияне Җиһангирның баш сөяге уң яктан чәрдәкләнгән, батып кергән иде. Ми күзәкәйләренә, нервыларына зыян тигән
Аңына килә алмый озак ятты. Хәл белешергә килгән кешеләрне танымады, үзен саклап кунган хатыны Хәлимәне дә белештермәде.
Бик озак интеккәннән соң аның аңына бер көнне яктылык нуры үтеп кергәндәй булды Әмма бу хәл озакка бармады, авыру янә саташа башлады Әйтерсең, аның хәтереннән бүгенге көннәр бөтенләйгә сызылып ташланган, аңында балачак хатирәләре генә торып калган иде.
Әнә алар, бер урам малайлары, язын Камадан су кереп калган уйсулыкка — Кече күлгә килеп туктадылар. Талчыбыктан үргән кәрҗиннәрен җиргә куйдылар да анадан тума чишенеп ташладылар Сугыштан соңгы ачлыкны татыган малайларның тәннәре язын шыткан үлән-кузгалаклар ашый- ашый күксел-яшел төскә керә башлаган, арада сакау Сафаның гына каратут тәнендә күкселлек әллә ни сизелми, башкаларының тәне тимгел-тимгел иде. Малайлар кәрҗин белән балык сөзмәкче булып килделәр. Алар кояш нурыннан җылынып өлгергән күл суына йөгерешеп килеп керделәр Артларыннан күл төбе дуены болганып, су куерып калды Күлне аркылыга-буйга сөзделәр. Тыныч кына йөзеп йөргән балыклар, көтелмәгән хәлдән куркып, яр буе чокырларына, тал төпләренә качып беткәннәрдер. Иң элек сакау Сафаның түземлеге төкәнде:
— Сиһангир. Сиһангир! Син тегендәрәк бар! Тегендәрәк! Ишетәсеңме, Сиһангир, миңа каршы кил син, миңа каршы кил!
Дәшми-тынмый гына сөзгечен су төбеннән йөрткән Җиһангир кәрҗинен судан күтәреп карады. Ник ичмаса ялгыш кына бер кәрәкә эләксен кәрҗингә.
Балык эләкмәүдән Сафаның ачуы кабарды, ул күңеленә килгән уен әйтте:
— Әйдәгез, малайлар, суны яхсылап болгатабыз, суннан соң балыкларың өскә калыкмый карасыннар!
— Әйдә, бер биеп алыйк әле!
— Әйдәгез, бас, кызым Әпипә, син басмасаң, мин басам... Һап-ләл-лә!
Күлдә, малайлар белән бергә, тамчылар, дулкыннар бии башлады. Кем ничек булдыра ала Сафаның чуендай карасу тәне, ике аксыл гәүдәдән аерылып, бөтерелә-бөтерелә елкылдый, ул чумып-чумып та алгалый.
Күлдәге бу тамаша озак дәвам итте Ниһаять, балыклар бу мәхшәргә чыдаша алмыйча, үз авырлыкларын югалткандай, берән-сәрән өскә калка башладылар Башын күрсәткән беренче балыкны сакау Сафа елгыр мәчедәй эләктереп алды да күтәреп селекте
— Сигангир! Күрдеңме? Миңа кысыл канат эләкте!
— Бәртәс ич ул.— диде Җиһангир.
— Ә сулай икән сул
Озак та үтмәде, читтәрәк йөрүен белгән йомыкый Йосыфның да авызы ерылды Ул корбан балыгы эләктергән иде. Җиһангир әле күлнең тынып калуын теләми, сикерә-сикерә чабуын белә иде. Каршысында ук, түгәрәк дулкын ясап, бер балык күтәрелде, ул аны эләктереп алды Балык малай өметләнгәннән шактый кечкенә булып чыкты. Шуңа да карамастан, Җиһангирның йөзенә гаҗәпләнү катыш соклану җәелде Ул, балыкның матурлыгына аһ итеп
— Ак балык! — дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды. Учында ты-пырчынган тере, асыл затның матурлыгын иптәшләренә күрсәтеп мактанды
— Иң тәмле балык сусыдыр инде,— диде сакау Сафа телгә килеп Җиһангир дәшмәде. Бу минутта аның күңелен бүтән уй биләп алган иде Күзләрен мөлдерәмә ачып, оялчан нәни кызчык сыман баккан балык аңа кызганыч булып тоелды Җиһангир, аны җәлләп, якыннан гына җәелеп аккан Кама ярына таба йөгерде Иптәшләренең: «Тукта, качма'» — дип кычкырып калуларына да җавап кайтармады Яр читенә килеп җитүгә Ак балыкны суга җибәрде. Балык, кинәт кенә саубуллашып йөзеп китәргә арусынмаган- дай, бер мәлгә тынып калды, аннары нәфис койрыгын әкрен-әкрен генә хәрәкәтләндереп, үз иркенә китеп барды
Җиһангир күлгә кире йөгереп менгәч. Сафа аңа
— Әйдә, күл суын ерып. Камага агызып төсерәбез. сунда балык та сөзеп алабыз,— диде
Көрәкләр алып килеп күл читен казыдылар, үзләре казыган ерганакка кәрҗиннәрен тезеп куйдылар Кәрҗингә балык кереп калуын түземсезлек белән көттеләр Аккан су ишәйгәннән-ишәя барды Малайларның йөзләре җитдиләнә төште Эшне абайлап алган Сафа оран салды
— Сиһангир1 Кәрҗинне ныграк тот! Су ярны исеп ага-а'
Отыры ишәя барган су күл бугазын ашап чыкты да. ташкынга әверелеп < малайларны кәрҗиннәре белән Камага агызып китте
Шифаханә койкасында саташып язкай Җиһангир шул ташкыннан йөзеп < чыгарга теләп, кул хәрәкәтләре ясый. «Коткарыгыз!» — дип ялвара Чырае сытылган. Авыр ыңгырашкан тавышына йөгереп килгән яшь шәфкать туга- = шы аяк очында туктап кала, сызлануларын йөрәгенә алып, аңа кызганып ка- £ рый Байтак аптырап торгач, даруларын тумбочка өстенә куеп китеп бара
Ул озак уяна алмый ятты Азапланып ыңгырашты Тынычлангандай бул- ; ды. Томаланган аңына янә якты нур үтеп керде Хәтеренең бер почмагы , ачылды. Күз алдында яңа күренешләр пәйда булды s
Ул. акбүз атка атланып. Имәнкискә болыннары буйлап чаба Болын * өстеннән яшел дулкыннар йөгерә Юк ул ат өстендә түгел, дулкыннар = өстендә тирбәлеп бара, ә атлар аның белән янәшә чабалар Шушында бит ин- * де. шушында ат көтүләре болыттай ябырылып чабалар узышалар эңгер тынлыгын ярып кешниләр Сабан туе ич бу. сабан туе Алтын табак чаклы бу- ” лып офык артына төшеп барган кояшка таба оча Җиһангир Тирә-як тын Бйк тын Үзәннәргә күгелҗем томан сарыла Ак кашка кушаяклап җир күкрәгенә барабан суга Аңа кушылып йөрәк дөп-дөп килә Чаптар ашкынып чаба Менә ул. томанланып торган әрәмәлек арасына барып керә дә туктап кала Шунда Җңһангир кинәт, күлгә килеп терәлгән чаптарның башы аркылы суга мәтәлеп төшә һәм уянып китә
Ни хикмәт бу? Кайда ята соң ул? Ул керфекләрен йома, күз алдыг/да аллы-гөлле тәңкәләр биешә Алар каяндыр килеп чыгалар да балык тәңкәләре төсле ялык-йолык килеп, каядыр китеп югалалар
Менә ул камышлы күл буена килеп чыга Чалбар балаклары сызганулы. бер ялгызы кәрҗин белән балык сөзеп йөри Чуртан балык, әйе. чуртан балык керсен иде аның кәрҗиненә1 Тал төпләрен урап узарга кирәк берәрсе шунда качып ятмыймы? Кинәт ул артка чигенә Камышлар арасыннан башын күтәреп елан карап тора Йөрәге жу-у итә' Еланның баш түбәсендә ясмак чаклы ике сары тап — тузбаш ич бу! Тузбаш еланы чакмый Нишли соң ул? Кара, кыл кебек нечкә телен ничек игеп сузган Тел очыннан көмеш очкыннар чәчри. Ник,тер ысылдый Бака аулый икән ич! Күр әле. күр' Бичара баканы әсир иткән Тегесе кыймылдый да алмый Күзен буган ул баканың Бака артка чигенмәк була, үзе аякларын тери-тери елан авызына якынлаша Үлемен сизеп, җан ачысы белән тартыша
...Җиһангир, кәрҗинен кулына тоткан көе камышлы күлне ера-ера сай суда йөзгән балыкларны күзәтеп бара Маймычлар аның аяк яныннан көтүләре белән агылалар Әллә каян гына килеп чыгалар да болыт шәүләләре сыман җемелдәп юкка чыгалар
Җиһангир ниндидер зур бер балыкның якыннан гына дулкын ярып узганын шәйләде Чуртан' Балык артыннан ташланды ул Аны суга куып кертте Кысрыклап килә-килә. кәрҗинен өстенә бастырам дигәндә генә балык кул астыннан шуып ычкынды
Җиһангир балык эләкмәгәнгә күңелсезләнеп кайта Арылган, талчык кан Аяклар атлар-атламас Әллә ничек аны. зур югалту кичергән кешедәй, авыр моң баскан Әтисе сугышта булмаса. болаи үк читенгә килмәс тә нд»
Шулчак, әллә каян гына, каршысына сакау Сафа килеп чыга Аны күргәч. Җиһангирның күңеле ачылып китә Икесенең дә гамаклары ач. алар әрәмәлеккә таба борылалар Анда какы акбаш күшә үсә Бара торгач Җиһангир әйтә
— Борчак өлгерсә, туйганчы ашар идек
— Туигансы асар идек.— ди Сафа — Каравылсы картны кисек тә алдар идек әле.
Урман аланнарын йөреп әйләнгәннән соң Сафа туктап кала
— Тамак асты, малай!
— Минем дә тамак ачты.— ди Җнпангир
Сакау Сафа. Җиһангирдан аерылып агачлар ара< ына кереп югала
— Сиһангир! Сиһангир' Кил әле кил' - дип дәшә ул
Җиһангир килгәндә. Сафа агач башындагы кош оясына үрмәли дустын сөендерергә теләп кычкыра
— Хәзер күкәй песереп асыйбыз
Җиһангир агач төбендә башын артка авыштырып сорый
— Бармы?
Сафа ризасыз гына җавап кайтара
— Юк бер нәрсә Иске оя бу
Ачуы чыккан Сафа ояны бөтенләй туздырып ташларга теләп, йодрыгы белән суга, кош оясына оялаган зур бер бөҗәк Сафаның күлмәк изүенә керә Сафа өтәләнә-өтәләнә кычкыра аякларын агач ботакларына сыдырта-сы- дырта аска шуыша Җиргә төшеп җиткәч, тәгәри-тәгәри елый Берни дә аңламый карап торган Җиһангирга «Сөпсә. сөпсә!» — дип акыра Җиһангир аның күлмәген салдыра Сафаның тәне күбеп, күгәреп чыккан Бармак башы чаклы шөпшә аның ятып аунавыннан имгәнгән Җиһангир аны кепкасы белән басып үтерә Сафа үксеп елавыннан туктый алмый
— Кос оясына бүтән менмәс ием. менмәс ием
Бүген Җиһангир әтисен исенә төшереп озак саташты Аның сугыштан исән-сау кайтып килүен күргәч, әй сөенгән иде. әй сөенгән иде' Баксаң, бер кулы яраланып, бармаклары бөрешеп калган икән. Күкрәгендәге орден-ме- дальләрен тотып-тотып Карады Аларны күрше малайларына күрсәтеп, мактанып йөрде Әтисе җиккән нәселле айгырга утыртып та йөрде Авылдашлары аның сугыштан яраланып кайткан әтисенә: «Үзебезнең Ярулла!»,—дип. председательлек эшен тапшырганнар иде Ә менә бүген аны район үзәгенә — Лаешка чакыртып алдылар. Җәяү китте Җиһангир да әтисенә иярде Анда алар кибетләргә кереп яңа чалбар, яңа күлмәк алачаклар
Җиһангир үзалдына уйланып барган әтисенә әйтте
— Әти-әти, синең пләмәнни айгырыңны ничек үтергәннәр? — диде
Ярулла малаена теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды
— Тиргә батканчы куганнар да салкын су эчергәннәр
— Нигә?
— Үч итеп •
— Кемгә?
Ярулла дәшмәде Җиһангир аңа икенче соравын бирде:
— Кемнәр?
— Кемнәр икәнен белсәм икән..
— Хәзер сине аның өчен нишләтәләр?
— Рәхмәт әйтмәсләр инде.
Әтисе, яралы кулын өскәрәк күтәреп, сүзсез генә атлый Җиһангир аны кызганды бомба шартлаганда җир астына күмелеп калган бит ул! Ярый әле казып алганнар үзен Колакка шунда катыланган
Урман почмагындагы калкулыкка җиткәч, әтисе якында гына үсеп утырган агачларга карап торды.
— Әти. нәрсә бар анда? — диде Җиһангир
Әтисе яралы кулын урман ягына таба ишарәләде
— Әнә теге юл буендагы зур юан имәнне күрәсеңме?
— Күрәм, әти, күрәм Ботаклары корган имәнме?
— Әйе Безне сугышка озатып калган имән ул. Әниеңнең мичкә тәгәрәткән бәрәңгесен икәү шул имән төбенә утырып ашаган идек Шуннан кул болгап калган иде.
Сүзсез атладылар
— Син сугыштан хатка язып җибәргән җырны мин яттан белом
— Кайсы җыр икән ул, балам7
— Менә болай:
Машиналарда барабыз, Төшеп сулар алабыз Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, Ут эченә барабыз
Әтисенең күңеле нечкәреп китте. Ул алга таба кузгалып:
— Сугыш сугыш инде ул. балам,— диде Аннары тагын сүзсез атлады. Малаена судка барганын әйтеп тормады Эшнең ни белән бетәсен белми иде
Лаешка җиткәч, Җиһангир калай түбәле озынча бер агач йортның зәңгәр рәшәткәләре буенда әтисенең әйләнеп чыкканын көтте Ниндидер кешеләр аның ике якка ачылмалы ишегеннән керделәр дә чыктылар Араларында биек фуражка кигән милиционер абыйлары да очрап куя Төз гәүдәлеләр, пөхтә киенгәннәр Чистартып шомартылган төймәләре кояш нурында ялт-йолт килә Җиһангирны аларның шундый матур формадан йөрүләре сокландырды Үскәч, үзенең дә шундый кием киеп йөрисе, алар кебек буласы килде Беренче тапкыр ул милиционер абыйсын авылларында, кәнсәләр төбендә күргән иде. Кемнәрнедер авыл советына чакыртып, сорау
алган иде. Җиһангир яраксыз эш кылган кешенең тизрәк табылуын теләде ләкин чакыртылган кешеләрнең нидә гаепләнүләрен белми иде әле Икенче көнне бераз аптырашта калды районнан килгән абыйлар йөзенә сипкел чәчелгән, мыштым гына, сүзсез йөргән, какча яңаклы Сәләхи абыйны атка утыртып алып киттеләр Хатыны белән малае үкси-үкси елап калдылар Аларны беркем дә юатмады Капка төпләренә җыелган апалар үзара пыш- пыш килделәр. Имеш. Сәлахинең колхозга керәсе килмәгән, сыерын илтеп х бирүдән баш тарткан, балаларымны нәрсә белән туйдырырмын дип | бәхәсләшкән Районнан килүчеләр аңа «Ах. син кулак калдыгы!» — дип < өстәл сукканнар. Шул вакыйгалар, томанлы гына булса да. Җиһангирның ~ күңелендә саклана әле *
. Калай түбәле йорттан һаман чыкмыйлар Җиһангир, көтеп арыгач каршындагы кибетләрне карап килергә булды Башта чалбарлар кибетенә “ керде Киштәләргә тезеп тә. элеп тә куелган чалбарларның әле берсенә, әле х икенчесенә кызыгып карап торды Шулай ымсынып торганда янына зәңгәр • күлмәк кигән кызыл иренле сатучы апа килеп басты Ф
— Сиңа нәрсә, энекәш? — диде *
Җиһангир сүзсез калды Сатучы апаның елтыраган җете күзләреннән s яшел чаткылар чәчрәде Каушатты Җиһангир, башын аска иеп. читкә борыл- < ды. арырак эленеп торган фуражкалар ягына китте Анда каты козыреклы * коңгырт фуражкаларга карап тора башлады Әтисеннән тик фуражка гына s алдыртачак ул. бүтән берни дә кирәкми £
Бераздан ул инде -«Культтовары» дип язылган кибетнең велосипедлар х бүлегендә иде Ялтыравыклы бер велосипедның руленнән тотып-тотып карады Андый велосипед авылда мәктәп директоры малаенда гына бар Кешегә бирми, үзе генә йөри Җиһангир да кызыга велосипедка, тик анысына әтисенең акчасы җитмәс шул, фуражка да аласы булгач
Җиһангир кире урамга чыкканда, кояш төшлектән авышкан иде Әтисе нигәдер озаклады
Ул рәшәткәгә сөялгән җиреннән кинәт талпынып куйды Калай түбәле йорт ишегеннән кемнәрдер чыга башлаган иде Әтисен каршыларга дип бина эченә керде, шунда дәррәү аптырап калды Әтисенең ике ягыннан ике милиционер атлый Әтисенең йөзе, каны качкан кешенекедәй, агарып калган Нишләткәннәр аны?
Әтисе, улын күргәч, дерт итеп китте Тавышы калтыранып чыкты
— Улым, бар син кайт. кайт. яме. үскәнем
— Ә син? — Җиһангир әтисенә таба атлады
— Миңа монда керергә кирәк — Ярулла, чак кына туктала төшеп, каршы ишеккә башын изәде.
— Әти. әти! Мин дә синнән калмыйм —диде Җиһангир Тик аның юлына кызыл каймалы фуражка кигән милиционер каршы төште Икенчесе аны этеп үк җибәрде
— Кая тыгыласың?!
Аның усал тавышы малайны яшен утыдай куырып алды Бер тын ни әйтергә белми катып калган Җиһангир кинәт шушы минутта, бер яшькә үсеп киткәндәй булды Ул җан өшеткеч ачы тавыш белән кычкырып җибәрде
— Әти. китмә!
Коридордан узучылар, ихтыярсыз, тавышка борылып карадылар Тик берсе дә якын килергә базмады
Юлга чыккан Җиһангир күзләренә бөялгән яшьне сөртә- сөртә. Имәнкискәгә таба йөгерде Офыктагы карачкы болытлар салкын кургашын төсле Күз алдындагы томанлы үзәннәр күксел таулар рәшә дулкыннарында тибрәнә Тәгәрмәч эзләре уелган, еландай борма юллар аны алдап упкынга алып төшәр кебек Артка борылып карау куркыныч аннан аны берьюлы ике милиционер куа килә сыман Аларның усал чәнечкеле караш-ларын бүтән күрәсе килми, юк' Кызыл каймалы фуражкалар да ялтыравык лы итекләре дә кирәкми! Әтисе белән сөйләшергә дә ирек бирмәделәр Аны тик торганда төрмәгә ябып куйдылар Сугыш беткәч бит зарыгып көтеп алгач
Кем аңа этлек эшләгән, кем? Ат караучы Борһанмы? Әллә башкасымы?
Җиһангирның йөрәге каты-каты типте Ул кичке кояш тәгәрәгән урман читенә якынайды, берни белештермичә, туп-туры имәнгә таба йөгерде Нәрсә уйлап? . , , „
Урман буе агачлары тын Бу малайга ни булган, диләрме? Кошлар тавышы да ишетелми
Җиһангир килгән шәпкә, колачын җәеп карт имәнгә сарылды Үксеп- үксеп елады Бармаклары калтыранып, кытыршы имән кайрысына сыдыры- ла-сыдырыла аска таба шуды Башын чөеп, өскә карады Тамыр сымак корыган ботаклар, шифалы яңгыр көткәндәй, күккә сузылган
К «К У • № 10
— Имән’ Имәнем! Әтиемне алып киттеләр Ул сиңа бик озак карап торды Саубуллашуы булды микәнни?
Кәкре-бөкре имән ботаклары Җиһангирга әтисенең сугышта яраланып кайткан бармакларын хәтерләттеләр Ул. яклаучысын эзләгәндәй, имәнгә ныграк сыена, әйтерсең аның куллары әтисенең кайрыдай сырлы муенына чытырдап ябышкан
— Әти, әти Мин болай ничек әнием янына кайтыйм инде?
Аның тәненнән калтырау уза, вакыт-вакыт авыртудан чырае сытылып килә Тозакка эләккән киек җәнлектәй, ул як-якка бәргәләнә, ярдәм сорап кемгәдер дәшәргә тели Маңгаена тир бәреп чыга.
Иртә таңнан Кырач тау итәгенә каян килеп чыкты соң? Биредә җиләкнең ниндие генә юк күгән җиләк, кура җиләк, җир җиләге Карлыган, бөрлегән Җыеп кына өлгер.
Ул бер караганда — җиләкле аланлыкта, икенче караганда — гөлҗимеш куаклары арасында йөри Мәрҗәннәр кебек чуар гөлҗимешләр кай арада кызарып өлгергәннәр?! Аларны аңа күп итеп җыярга кирәк, күп. капчыкларны тутырганчы Өч кило гөлҗимешкә бер кило бәрәңге бирәләр Аларның бәрәңгеләре аз, үзләре күбәү Әниләре бәрәңгене әрчеп тә тормый, юып, шул килеш кенә пешерә, кабыкка чыгармый Аннары тагын бәрәңге сатып алырга дип түбән очның Таҗирәсе каршына барасы бар Үлчәгәндә берне дә артык салмый Үлчәүдә арткан бәрәңгене пычагы белән ярып ала Энеләрем, сеңелләрем күплеген белми... (
Җиһангир ашыга-ашыга гөлҗимеш җыя. вакытны бушка уздырырга ярамый Әтисе урынына калган егет! Камага баржа килгән Иртәгә малайлар белән йөк бушатырга барырга кирәк Тачка тәгәрәтеп йөрүләре авыр. Басма такталардан тәгәрмәч җиңел генә узмый, әле уңга, әле сулга каера Күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, утлы нокталар биешә Чү. чү! Ай-й! Әллә ничек кенә аягы таеп китте дә тачка аны үзе артыннан аска сөйрәде. Кычкыр- макчы була, кычкыра алмый Торып китәргә тели, тора алмый Аягы сынган ич аның
Ул көнне Җиһангирның җигүле үгезе киреләнеп юлдан читкә чыгып чапты Җиһангир дилбегәне аякларын терәп тартса да, хайван үз кирелеген эшләде тәртәләрне вата-сындыра, Панса елгасына кереп китте Җиһангир арбага төялгән утын өстеннән сикереп төшеп калды Әле төзәлеп, ныгып җитмәгән аягының яңгырап китүен тойды Үгез инеш уртасында тугарылып бетте, йөген калдырып, елганың аръягына чыкты Җиһангир чарасызлыгыннан җиргә ятып үкседе «Син булсаң, әти, болай интекмәс идем Утынлы да, ипиле дә булыр идек — Җиһангир җирне тырмап учЫна алган туфракны кысты,— син булсаң, шушы кыр уртасында кире беткән үгез белән чиләнер идеммени?' Айгыр үлгәнне сиңа сылтаганнар Күрәләтә Ашлыкны труд- дингә күбрәк бирергә кирәк, дип дәгъвалашкан икәнсең бит Ни гомер хәбәрең юк...»
Йөрәге ярсыды. Әтине үчлек иткән кешене белсә, шундук ботарлап ташлар иде Кем икән ул, эт җан?
Җиһангир калкулыкта утьуэа Кемдер юлдан җәяүләп килә Кем икән? Әтиседерме? Торды, килүчегә таба атлады. Туктады. Ул түгел Йөреше бүтән Әтисә алга сөрлегеп атлый ич аның Пинжәк төймәләрен ычкындырып җибәргән булыр, изүләре ачык Кепкасын маңгаена басып кигән Юк, бу ул түгел, түгел .
— Нәрсә, энекәш, үгезне җигеп булмадымы? — ди килүче. Ул бик дәү, куллары кувалда чаклы, күзләр кара, шомырт кара, тишеп карый торган Менә ул чишенде Кызыл каймалы фуражкасын салуга, чәче кырылган чүлмәк башы ялтырап китте Бу соң әтисен ябып куйган милиционер түгелме?
— Чишен, йөзә беләсеңдер ич! — ди ул Җиһангирга.
— Беләм.— ди Җиһангир күңеленнән, әмма никтер тавышы ишетелми.
Ул да түгел, милиционер өстен бөтенләй чишенеп бетерде дә Җиһангирны суга төртеп төшерде Икәүләп йөзәләр Милиционерның уң як ботында энә белән кадап ясаган кыз сүрәте «Моны тегендә ясатты микән? —дип уйлый Җиһангир — Аякларын күр’ Кирза итеге дә кырык дүртенче размер бугай Ә нигә соң ул, ялангач булса да, кирза итеген салмаган?»
— Камытны Менә болай кысалар аны. энекәш,— ди милиционер һәм Җиһангирның башына тезен терәп, камыт бавын тарта башлый Ә үзе сорый
— Әтиеңнән хат киләме?
— Килгәне юк.
Милиционер кашларын җыера, аннары
— Да-а — ди.
Инде ничәнче көн Җиһангир һәлакәт дулкынында йөзә. Баш түбәсенең бер ягы янган учак кебек көйдереп тора Аның авыруы көчәеп киткән Әллә врачларның соңгы тапкыр биргән дарулары килешмәдеме? Күзләре тонык, ярга чыгарып ташлаган балыкныкы сыман мәгънәсез
Йокыдан язган Хәлимә бу хәлгә бик борчыла Җиһангиры рәтләп танымагач, йөрәге кысылып килде Шулай да ул сабырлыгын җыеп, хәсрәтен эченә йотты Улы янында озаклап утырды Турыга ярып тараган кара чәчен яулыгы астына җыйнаштыргалап алды. Авыруны багучылар алдында ул ыс- пай-җыйнак булып күренергә тели иде. Бүген врачлар аның белән озак сөйләшеп тормадылар Әллә вакытлары тар иде, әллә өметләрен өзделәр Кем белә бит алда ни буласын?
Хәлимә район больницасыннан башын аска иеп чыкты. Машина кабинасында юл буе сөйләшми кайтты Ферма турында төшеп каласы итте Гадәттә, сыерлар белән тулы утар буген буш. сыерлар җәйләүгә киткәч, монда эчпо- шыргыч җансызлык иде Чатны борылгач, каршына кардәш апасы Сәкинә килеп чыкты Әбәткә кайтып барадыр инде. Үзенә күрә ыспай-пөхтә киенергә тырышкан. Иннеген дә җете итеп сөртергә онытмаган Юка иреннәре холыксызлыгын, һәр нәрсәне өзеп ташларга әзер икәнлеген сиздереп тора
— Исәнме, Хәлимә? — диде ул беренче дәшеп — Бульнистән кайтып киләсеңме?
— Бульнистән кайтып киләм
— Нихәл соң? Аруланамы?
Хәлимә теләр-теләмәс кенә җавап бирде
— Юк шул, аруланмый әле
Сәкинәнең ябык чыраена уйчанлык чыкты
— И сеңелем, сиңа ни дип кенә әйтим инде
— Нигә алай дисең?
Кинәт тын булып калды. Бераздан Сәкинә, сеңлесенең хәленә кереп, кызганулы тавыш белән
— Кеше булмый бит инде ул.— диде
Хәлимә үзендә аңа җавап бирерлек көч тапмады Сәкинә авыр кагылам дип уйлап та тормады, йөрәк ярасына тозны учлап сипте
— Тинтәккә әйләнер Аннары гомерең буе газап чигәрсеңме? Аллам сакласын* Аутчы...
Хәлимә бер мәлгә өнсез калды, теле тотлыкты, тавышы калтыранып китте.
— Балаларыма әти булып торыр тимә син аңа. тимә
һәм ул рәнҗүле караш белән тиз генә китеп барды Борылып та карамады. Сәкинәнең сүзе йөрәген авырттырып торды «Үз туганың шулай дисен инде. Берәр җылы сүз әйтәсе урынга Ничек теле әйләнә? Алдагысын кем белә әле аның. Врачлар үзләре дә ачык кына әйтә алмыйлар Тазалыгы бар. бәлки, бирешмәс...»
Капка төбендә Тарзан кушаматлы кара йөнтәс этләре койрык болгап каршы алды Эт Хәлимәнең күзләренә төбәлде, гүя ул да хуҗасын зарыгып көтә, кайчан кайта ул дип ялварып сорый. Әмма ни хәлитмәк кирәк? Хәлимә дәшмң генә үтте Такталары каклана төшкән капканы төртеп кенә ачты да ишек алдына керде Тарзан аның артыннан иярде Капка ябылган тавышны ишетеп, ак яулыгын ияк астына төшереп бәйләгән Гөлчирә әби, Хәлимәнең әнисе, тәрәзәгә килде Ул өйгә, балаларга күз-колак булып калган иде Кечкенә кызлары Айголгә алты гына яшь. Фәрите өченче класста укый Хәлимә әнисенең тәрәзәдән карап торуын күрмәде Ул. ишеге салына төшкән абзар почмагы янында тукталып, иптәшләре теге көнне үзләре белән алып кайткан. Җиһангир башына төшкән кәкре имән ботагына төбәлде Шул ботак аңа. инде ничәнче көн. тынгылык бирми Яндырып, көлен Җиһангир каны тамган җиргә күмеп кайтырга җөрьәт итә алмый йөри Ә шулай эшләргә кирәклеген күршеләр әйтеп тора Юраган юш килә Бәлки, чыннан да. Җиһангиры шуңа да озак терелә алмыйдыр? Юк. бу эшне бүгеннән дә калдырмый эшләргә кирәк
Хәлимә әнисенең эчке яктан тәрәзә шакуына сискәнеп борылды Гөлчирә карчык, ябык кулын өскәрәк күтәреп, аңа «Кер*- дип ишарә ясый икенче кулына тоткан хатны селкеп күрсәтә иде Хәлимә. Фәездәндер инде дип, Казандагы улын уйлады
Яңа гына училище тәмамлаган улының, яхшы гына эшләп йөрим, дигән хатын укып, чәй эчеп алгач. Хәлимә ишегалдына чыкты Кулына пычкы алды
Әнә. сынган ботакның «ачык» авызлы башы аңа карап тора Хәлимә түтинең чырае качты, шул минутта аның җанында ботакка карата үчлек хисе
калкып чыкты һәм ул күз көеге булып яткан ботакның сыртына зәһәрләнеп пычкысын сызды. Пычкы тиз генә батып керергә теләмәде, тырылдап си- керә-сикерә янга тайпылды Кара син зәхмәтне! Ачуы ташыган Хәлимә ботакка үҗәтләнебрәк ябышты, пычкысын турылап ышкыды һәм ботакны бер сулыштан диярлек кисеп чыгарды. Маңгаена чәчелеп төшкән чәчләрен төзәтте Яман эштә тотылгандай, як-ягына каранды Алгы тәпиләренә башын салган Тарзан оясыннан моңсу гына карап тора иде. Эт. Хәлимәнең йөрәк ярасын аңлагандай, сузып кына шыңшып куйды. Хәлимә, вакытны сузмаска теләп, янә үҗәтләнеп ботакка ябышты Җаны тулышкан иде Күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыкты. Яшь элпәсе каплаган күз алдына сабан туе батырыдай, кыска җиңле аксыл күлмәген кигән Җиһангиры килеп басты. Ул мәйдан уртасында берүзе калган Кулларында икешәр потлы гер. аларны бер күтәрә, бер төшерә Гер күтәрү буенча авылда да, районда да беренчелекне бирми Аңа авылдашлары «Тагын берне! Тагын берне!» —дип көч-куәт биреп торалар Җиһангир тирләп, кызарып чыккан, беләк мускуллары елгыр атныкыдай уйный Менә ул барысын да уздырды, менә аның муенына чигүле озын сөлге урыйлар Ул шат, аның өчен янып-көеп. шаулатып кул чабалар
Хәлимә күңел хатирәләреннән дулкынланып, туктап калды Аннары, бик тәҗел бер эше эшләнми калудан куркып, тагын пычкысына ябышты Киселгән пүләннәрне кочагына күтәреп өенә керде Имән ботаклары шапылдап идәнгә төшүгә, Гөлчирә карчык
— Хәзер үк ягасыңмы? — дип сорады.
— Хәзер үк,— диде Хәлимә. ,
Гөлчирә карчык бүтән дәшмәде, түр якка кереп китте ’ Хәлимә мич казнасы кырыендагы чырагачтан кабызлык чыра телде, мич төбендәге көлне канат белән себереп чыгарды, калакларны ачты Имән ботакларын мич эченә аркылы-торкылы тезгәч, кабызлыгына ут элдереп, ботаклар астына тыкты.
Бераздан ул сәке йөзлегенә чүмәшеп, мичтә дөрләп кабынган сары утка карап, уйга калды. Куллары бүтән эшкә бармастай хәлсезләнеп, алдына салынып төшкән иде Ялкын телләре имән ботакларын айкап, еландай үрли, утлы күмерләр өстендә бии, Хәлимә күңелендәге шик-шөбһәләрне арттыра «Терелмәс микәнни? — ди ул үз-үзенә — Нинди таза ир иде Бәлкем, терелер әле Менә шушы ботакның көлен күмеп кайткач, аруланмасмы? Ни куаныч булыр иде! .»
Утка карап утыра торгач, ничә төннәр йокы күрмәгән күзләре йомыла башлады Мич алдын тутырып уйнаган ялкын шәүләләре зиһенендә янә Җиһангир сурәтен калкытты. Җ1һангир ялкын эчендә Үзен бу афәтгән йолып алыгыз дип ялвара Хәлимә, мич каршында кызган битен учлары белән каплап, сызлаган чигәләрен уып утырды
Аның болай янган учаклар каршында авыр кичерешләргә уралганы юк иде Күңелендә сөенеч-шатлык ташыган чаклар булды Еллар авыр булса да. уен-көлке, шаянлык-шуклык авылда бетеп тормый иде.
Ул кыз чагында, авыл яшьләре көймәләргә төялеп. Камада йөриләр, утрауларга чыгып уйныйлар иде Их шул чакта яккан учаклар тирәсендә гармунга кушылып җырлап утырулар! Җиһангирның дусты юаш Йосыф шаулатып гармун уйный төнге утрау егет-кызларның күңелле тавышларыннан гөр килеп тора иде Андый кичләрдә яшерен серләре булганнар парлаша, күл буйларына, әрәмәлек араларына китеп югала Җиһангир да аны янган учак яныннан күл читенә алып китә Ул карыша алмый, үзенең шундый күндәмлегенә сәерсенә иде
Утрауны «Мәхәббәт утравы» дип атадылар. Анда төн урталары якынлашып, кайтыр вакыт җиткәч, көймәләр янына җыелалар Гөрләшә-гөрләшә зур көймәләргә төяләләр дә, гармунчыны уртага алып, җыр сузалар Ишкәкләр уйнап тора Утрауда янып калган ике учак аларны Имәнкискәгә кадәр озатып куя.
Җаһангир белән Хәлимә урыны янәшә. Учаклар яктысы алтын сөңге булып Кама төпләренә сузыла Хәер, вак дулкыннар ул яктылыкны алтын толымнарга әйләндереп биетә Җиһангир Хәлимә колагына пышылдый
— Әнә чәч толымнарыңның шәүләсен күрәсеңме?
Хәлимә көлә:
— И хыялый...—ди.
Берсендә алар, ярга чыгып җигәрәк, көймәләре белән суга капландылар Кемдер, көймә төбеннән су керә дип. кырыйга басты да көймәне чайкалдырып җибәрде Ярый әле, Җиһангиры янында иде. Йөзә дә белмәгәч, беттем, суга батам дип. коты алынган иде.
Аннары ул Җиһангирны солдатка озатты, зарыгып көтте Сөйгәненең хезмәтен тутырып кайткан көне һич кенә дә исеннән чыкмый Сөтле чиләген күтәреп, иртә таңнан сепаратка барышы иде. Җиһангир төн уртасында кайт
кан. Рәтләп йоклый алмагач, таңнан капка төпләренә чыгып баскан Башта аны урамның икенче ягыннан узып барган Хәлимә үзе күреп алды Битенә ут капты, йөрәге тасырдап тибә башлады Җиһангир елмаеп аңа таба ашыкты Сөтле чиләк җиргә төшеп утырды Хәлимә солдатка кыюсыз гына кул сузды
— Исәнме. Җиһангир абый' Исән-сау гына кайттыңмы?
Җиһангир аның йомшак җылы кулларын учыннан җибәрми торды Хисләре ташыды, дулкынлануын тыя алмыйча. Хәлимәне кочаклап ук алды х Кызның колак читләрен кытыклап пышылдады «Кайттым бәгърем, кайт- з тым ..»
Егет кочагыннан чыга алмый торган Хәлимәнең әллә ничек башы * әйләнеп китте, һәм ул Җиһангирның җәтмәсенә эләккән тере балыктай ты- - пырчынып куйды. о
— Җибәр!.. Иртә таңнан кеше күрсә . — диде •
Җиһангир аның артыннан: 5
— Кичкә күрешербез, яме! — дип, болын ягына баш изәде, җирдә торып ® калган сөтле чиләккә күзе төште
— Хәлимә-ә-әү!
Кызый борылып карады. а
— Чиләгең кала ич... <
Хәлимә кып-кызыл булып, оялып, чиләген килеп алды да. аяк астыңдагы * җирне тоймыйча, йөгереп диярлек китеп барды
Күңелендә яңарган хатирәләре аны аз гына булса да тынычландыргандай 1 итте Мичтәге ялкын котырынып бии. шашына, төнлеккә тартылган төтенне 2 куа. Утлы күмерләр, сүнәргә теләмәгәндәй, бер кабына, бер тоныклана
Хәлимә соңгы очкыннар сүнгәнче өметләнеп көтәчәк
Мичтәге ботаклар, ниһаять, янып бетте Көле суына төшкәч, Хәлимә аны кечкенә бер капчыкка җыеп салды, яхшылап төрде Аннан, инде нишләргә дигәндәй, әле сәгатькә, әле тәрәзәгә карады Янтык урманына кадәр җәяүләп кенә чыкса, соң булыр күк тоелды Бер ниятләгән эшен өстендә йөк итеп тотасы килмәде, бүген үк очлап куярга теләде Шулчак тәрәзәдән күрше Сәйфулланың җигүле аты капка төпләренә кайтып туктаганын күреп алды Аның янына ашыкты атын биреп тормасмы?
Куе җирән чәчле, авыр гәүдәле, салмак хәрәкәтле Сәйфулла, күршесенең йомышы нәрсәдә икәнлеген аңлагач, калын иреннәрен ашыкмый гына кыймылдатып:
— Хәлимә килен! Урманга ялгызың гына бару кыен булмасмы? — диде
— Кыен дип... Урынын беләм Бер мәртәбә барып күргән идем
Сәйфулла аның ихтыярына каршы килмәде
— Ярар, алайса, кем, Хәлимә килен Хәерле сәгатьтә Хозер юлдашың булсын дигәндәй
Хәлимә утырган җигүле ат авылны чыгып Янтык урманына таба менеп бара Ул якты күздә тизрәк әйләнәп кайтырга дип каударлана «На-а. на-а. малкай!» Дилбегә кагуга гына алаша бик ашыгып төшми, тырык-тырык кына юырткан була.
Тирә-як тын Кырлар киңлегендә фәкать ат аягы тавышлары, арба тәгәрмәчләренең тыркылдап баруы гына ишетелә Юл буйларында өлгереп килгән арышлар, тынлыкка изерәп, башларын игәннәр Арба артыннан күтәрелеп калган тузан юл читләрендә үсжзн зәңгәр чәчәкләргә бөркелә Шул тузан Хәлимәнең дә күңеленә хәсрәт томаны булып утыра
Бара-бара да арба төбенә салынган көл капчыгын капшап карый аның әле качып бетәргә өлгермәгән җылысын тоя Арба төбендә дыңгырдап барган тимер көрәген рәтләп куя Офыкка тәгәрәгән кояшка карагач дилбегәсен җиллерәк тарткалый башлый Сул ягыннан отыры озыная барып калышмый шуышкан шәүләсенә борылып карый Буш арба өстендә утырган ялгыз күләгә күңелендә әллә нинди рәнҗү хисе уяга Бу юллардан Җиһанчи- ры белән бергәләп узып йөргәндә, күләгә дә пар иде «И-и. ходаем илгы- зым калсам нишләрмен, ничекләр итеп түзәрмен? Әллә мин бәхетсез җан булып тудым микән?» — дип уйлый ул
Дөньяның ачысын-төчесеи аз татымады Әтиләре сугышта һәлак булгач бер анага дүрт кыз утырып калганнар иде Әнисенең карап торган бердәнбер ярдәмчесе булды Кичләрен җиделе лампа яктысында ярты литр керочинта да интегә-интегә. шәл бәйләде тегү текте Бәгырьләре суырылып килде Инде тынычланып, тернәкләнеп яши. балалар үстерә башлат ач кына өметләрең өзелмәсен иде «Юк. бәхетем Җиһангир белән минем И дөнья* Күпсенмә син аны миннән, савыктыр, балаларым хакына ■
Берсендә, бу үрләрне менгәндә ниндидер сүзгә ялгап Җиһангир аңа
• Ир —ир кеше инде ул»,—дигән иде Дөрес әйткән шул Эшнең җаен белеп эшләде Урманга ботак-сатакка барганда, урман каравылчысы килеп чык .. билгеле, хатын-кыз белән сөйләшеп тормый, аның белән эш итә. какмый иде
Ирсез хатын булсаң, белмим, санлап торыр иде микән? «Ир — терәк».—дип тә тикмәгә әйтмәгәннәр Эшкә җәптәшлеге булды. Кулыннан килде Карусыз. кушканга атлыгып торды Әй. бу күрәчәкне Колхозга беренче ав- тоүлчәгечләрне корып йөргән чаклар күңелле булган икән Йөрәкле иде Җиһангиры Автоүлчәгечне үзем корам дип. тәки тәвәккәлләп тотынды Узган-барганнар үлчәү урнашачак чокыр кырыена килеп туктарлар иде дә гаҗәпләнеп калырлар иде Кайсыберләре мыек астыннан елмаеп
— Бу эшне башкарып чыгар өчен инженер белеме кирәк бит,— дип төрттереп тә куярлар иде Ә аның Җиһангирына хәрби хезмәттә чакта төрле- төрле эшләр башкарырга, сызымнар белән дә танышырга туры килгән Кайсы әйбер ничек булырга, ничек үз урынына ятарга тиешлеген чамалый иде ул Үзенә ярдәмгә Хәлимәне һәм тагын бер хатынны гына сорап алды Стеналарын өйде, терәк тумбаларын салды. Үлчәү үз урынына төшеп утыргач, председатель Хасият пеләш башын ялтырата-ялтырата үзе килеп җитте Эшне йөкләгәндә Җиһангирга бик үк ышанып җитәсе килмәгән иде Ә үлчәү кирәк Башкарылган эш һәр яктан тикшерелде Үлчәүне сынап, эшләтеп карыйсы гына калды Хасият үлчәүне кат-кат әйләнеп чыкты, үз күзенә үзе ышанмагандай, карап-карап торды, канәгатьлеген яшерә алмыйча, бер үк сүзләрен кабатлады
— Үлчи бит бу, малай! Үлчи!..
Әйе. шул автоүлчәгечне корганнары өчен алар икесенә утыз алты сум акча алганнар иде. Ул чакта бу акча да күп тоелды. Шуннан соң Җиһангирга ышаныч тагын да артты. Силос базлары салу, фермалар кору — берсе дә калмады ...
Табигатьне аңлау кыен. Көн тыныч кына сүнеп бара иде Урманга якынлашып килгәндә, кинәт көчле җил чыкты Орчыктай бөтерелеп купкан «пәри туйлары» тузанны өере белән әле тегендә, әле монда күчерә башлады Хәлимәнең күңеле шөбһәләнде. Үз көенә чабып барган ат та. үшәнләнеп, адымлауга күчте Колакларын тырпайткалады. нәрсәдер сизенгәндәй, алда тоташ кара-кучкылланып шаулаган урманга барасы килми бугай. Хәлимә, кире борылдым юк дигәндәй, үз карарында торып, дилбегәсен ныклабрак тартты Ат барыбер юыртып китәргә ашыкмады, дилбегә тотучыны хатын-кыз буларак санлыйсы килмәдеме? Үз көенә генә атлады Инде ерак та булмаган урманның ярсынып шаулавы аермачык ишетелә башлады Егерме алтынчы делянка башланган почмакка килеп җиткәндә, урман бар көченә шаулый иде
Йөрәге чәнчешеп китүен сизенсә дә. атын куалавын белде Урманга караңгылык иңгәнче тизрәк барып җитәргә кирәк «Әйдә, малкай, әйдә!»
Ат кинәт туктады Хәлимә сискәнеп кипе. Караса, ауган имәннәр янына килеп тә җителгән икән Ат теге көнне килгән җирен белеп туктады Аркылы-торкылы егылган кабыксыз имәннәр, гәрәбәдәй саргылт кәүсәләрен ялтыратып. яшел үлән арасында яталар Баш очларында иелә-бәгелә шаулашкан ыругдашларын тын калып тыңлыйлар сыман.
Хәлимә үзен тыныч тотарга тырышты Арбадан төшүгә, як-ягына каранып алды, курку-шикләнүләрен эченә йотып, кабалана-кабалана көрәген, кечкенә капчыгын алды һәм теге чакта Җиһангиры басып торган агач төбенә юнәлде Бераз баргач, башын артка чөеп, өстәге агач ботакларына карады «Юкмы тагын берәр эленеп торган ботак?»
Юкә агачы төбенә килеп туктагач, көрәген җиргә кадады Шул мәл колагында ниндидер чыңлау булып алды Әйтерсең, тимер корәк очы. Җиһангирның нервысына эләккән кебек, нечкә бер кылга тиеп узды
Хәлимә тын калды һәм иелеп төенчеген җиргә куйды, аны саклык белән генә чиште. Көл әле суынып та җитмәгән иде
Тимер көрәк җиргӘ- батып керде Хәлимә иреннәре дерелдәвек сизми иде Җаны тырмала, елыйсы килә иде Кабаландыра, күңелендә уйнаган җил- давылга каршы торып, эшен тизрәк башкарып чыгарга итә Ни булса да, бирешмәскә. бирешмәскә!..
Сулышы кысылганнан-кысыла барды Шулчак якында гына бер корыган агач шартлап сынгандай булды Ул дерт итен сискәнеп китте Кемдер бар' Агач аның аяк басуыннан сынды булса кирәк Бу уй аны як-ягына каранырга мәҗбүр итте Куркудан йөрәге чамасыз тибенде Ни булырын көтте Юк. тавыш кабатланмады Кемдер тынып, күзәтеп торамы әллә? Аңа болай көтү газаплы иде Казыган чокырын тизрәк күмәргә дә кузгалырга! Ул янә көрәгенә тотынды Бер-ике тапкыр балчык салуга, кулы кабат тыңламас булды Әллә каян гына Җиһангир тавышы яңгырап киткәндәй тоелды
— Хәлимә!
Күз алды караңгыланды Каршындагы агачлар сыек томан эчендә калдылар Алар арасында Җиһангир гәүдәсе шәйләмә сыман Чигәсе тартылган нечкә кылдай чыңдап-чыңлап ала «Чү. чү' Болай ярамый, йә башым бөтенләй әйләнеп китәр » Ул. үзен тынычландырырга теләп, көрәк сабына
ныклабрак тотынды. Чокырга соңгы балчыкларны салды Билен язып, алга караса, каршысына олы кабан дуңгызы килә. «Ә-не-кә-ем!» — дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды Шулчак урман эчен яңгыратып Тарзан өреп җибәрде. Хәлимә артыннан бәен өзеп чапкан эт, атылып кабан дуңгызы каршына килеп басты да. өрә-өрә дошманын кире борды Бер мәлгә һушсыз- өнсез калган Хәлимә иреннәрен дерелдәтеп этенә дәште
— Тарзан' Тарзан
Эчке тоемы алдамаган, арттан мышный-мышный чапкан эт шунда ук з кырт борылып, хуҗабикәсе каршына килеп чыкты Ни боерасың дигәндәй 5 аның күзләренә карап койрыгын болгады
Озак та үтмәде, җигүле арба, урман аша чыгып, офыкка тәгәрәгән кояш- 2 ка таба дырк-дырк бара иде инде Арба артыннан ияргән эт, койрыгын текә о тотып, юлның әле бер ягына, әле икенче ягына сугылды =
Ниһаять, Җиһангир күзен ачты. Кайдалыгын төшенмичә, гаҗәпләнеп - торды бүлмәгә сеңгән дару исен тойды. Күз алдында эленеп торган томанлы -■ пәрдә әкрен-әкрен юкка чыкты, тирә-юненә ачыклык иңде Шунысы гаҗәп * бүлмә эче тып-тын, якты Җиһангир, аптырап һәм саклана төшеп, башын чак = кына сулга борды. Иң элек күзе стена буендагы карават аркасына пушка =■ көпшәседәй күтәртеп куелган гипслы бер аякка төште Авыруның гипс t эченнән күренеп торган баш бармагын алсуландырып, тәрәз почмагыннан кыйгачлап сузылган нур көлтәсе яктырта «Ул да һәлакәткә юлыкты микән? Бәла аяк астында шул» Карашын авыруның йөзенә күчерде Караватта кара чәчле, калын гына иренле оер егет йоклап ята иде
Җиһангир уң ягында кем барын беләсе килеп, шул якка борылды Икенче авыруның гәүдәсе караватына иңеп, чак кына калкып тора Җиһангирның кызыксынуы артты бу кадәр бетеренер икән Сулыш алуы да беленер-беленмәс Сырхау карт булса кирәк Одеал астыннан чыгып торган кулы — шыр сөяк, зәңгәрсу төскә кергән тамырлары калку Бер бармагы кәкре Шул бармакны күрүгә, Җиһангирның тәне чымырдап китте Чаңгы башы кебек кәкрәйгән бармакны аның күргәне бар иде бит. «Бу шул кеше түгелме?» — дигән уй башыннан яшьнәп узды Карашын аның йөзенә күчерде һәм кинәт, барган җиреннән кире чигенергә теләгән кешедәй, күзләрен читкә алды, аптырап калды. Ул. үзе! . Сырхауның куркыныч йөзе күз алдында тора Битендәге сипкелләре, ак мендәргә чәчрәгән эре тамчылар сымак, ачылып калган Яңаклары чокыраеп баткан, сөякләре тырпая төшкән Кайчандыр утлы күмергә охшап янган күзләрендә салкын, сүлпән тоныклык Җыерылган кашлары түшәмгә сәнәктәй тырпайган Батынкы күз куышлыгыннан өметсезлек рухы бөркелә
Җиһангирның тәннәре кызышты, әйтерсең, аны мең төрле энәләр чәнчештерә Бер караш нәтиҗәсендә туган тискәре йогынты аны секундлар эчендә әллә нишләтеп җибәрде һәм дәррәү уянган уйлары хәтер төпкелләрен актарырга кереште. Әтисе җигеп йөргән айгыр — Ак кашка, олы таш өсләренә чәчрәп менгән шарламадай, җилләрдә ялларын җилпи-җилпи ихтыярсыздан күз алдына килде Килде дә арт аякларына басты, тирә-якны яңгыратып кешнәп җибәрде. Аннан борылып, өермә куптарып чапты һәм бераз баруга туктап калды, җиргә гөрселдәп ауды Тибенә-тибенә аунарга кереште Ярсыган йөрәгенә чыдаша алмады Берничә тапкыр сикереп торырга омтылып карады, ләкин Ниндидер көч аны эчтән куырып алган, гүя билгесез упкынга өстери иде Ак кашка тартыша, мөлдерәмә күзләрен зәңгәр күккә төбәгән Кемнәндер ярдәм сорый, шәфкать көтә Янында беркем дә күренми Юк. ялгыша Моннан бераз гына элек аның янында бер кеше бар иде. Ул, ярым караңгылык эчендә саргылтым йөнтәс кулын ялтыратып, ат алдыннан салкын сулы чиләген җәһәт кенә алып, янә караңгылык эченә кереп чумды. Менә хәзер ул йөнтәс, бер бармагы имгәнеп кәкрәйгән, кайчандыр яман эш кылган кул янәшәдәге караватта юрган астыннан чыгып тора Әтисенең Себер төрмәләрендә мәңгегә ятып калуына сәбәпче булган кул. Сәләхи кулы1
Төрмәдән кайткач, Сәләхи Җиһангирның әтисе белән исәп-хисапны өзгән Яши-яши барысы ачыклангач, әтисен утырткан кешенең тәмам ул икәненә ышангач, Җиһангир Сәләхигә дәшмәс булды Хәзер дә геле әйләнерлек түгел иде Һәм ул монда тиз генә савыгып китә алмасын да тойды
Көндезге йокы сәгате җитсә дә. Сәлахинең күзләре ачык Аны бирегә алып килгәннәрен? өченче көн Ул Җиһангирның уянуын да. аның үзенә төбәлгән карашын да сизде Тынып торды, көтте Көтеп бетерә алмагач, үзе дәште.
— Уяндыңмы. Җиһангир? — Аның хәлсез тавышы калтыранып чыкты.
Җиһангир беркавым буталчык уйларыннанарына алмый торды. Сәләхи хыянәтеннән соң, аны күңеленнән төгәл ачыклаганнан бирле, ул аны күрергә дә теләмәде, юлда очрашса, йә күрмәмешкә салыша, йә читкә борыльГП китә иде Берсендә башына шундый усал уй да килгән иде аулакта очратып кирәген бирергә Алай эшли алмады ул. Шулай да Сәләхине күрәлмау йөрәк ярасына тирән сеңеп калды, онытылмады. Сәлахинең каш астыннан караган төксе, шикле күзләрен сизеп, тоеп яшәде. Тик ачыктан-ачык сөйләшә алмады
— Сәләхи абый, синме соң бу? — Җиһангир шулай йомшак кына дәшәргә булды.
— Мин шул...— Сәләхинең тавышы тонык иде
— Син дә авырып киттеңмени?
Карт җавабын көттереп бирде:
— Вакыттыр инде
Аның кәкре бармаклы кулы дерелдәп куйды. Ул тагын нәрсәдер әйтергә теләде бугай, башын күтәрмәкче булды, тик күтәрә алмады, тынып калды. Нәрсәдер күкрәген кызыштырды Тамагына килеп тыгылган төер сулышын кысты Җаны бимазаланудан көлсу, кипшенгән иреннәрен кыймылдатты, тешсез авызыннан тавышы ышылдап чыкты
— Хәл юк.
— Ә-ә...
Җиһангирның, шулай килешүчәнлек күрсәтеп. Сәләхи сүзен җөпләп куюдан башка чарасы калмады Ул ихтыярсыздан «Хәлле чакларың бар иде синең » — дип кенә уйлады
Ике арада аңлашылмас авыр тынлык урнашты. Юк тынлык кына түгел, күзгә күренмәс кыр-дала пәйда булды Җиһангир өчен упкынга тиң ара. Әгәр бу хәл озак дәвам итсә, аның савыгып җитмәгән нервылары кабат какшамасмы? Соңгы өмете дә сүнмәсме?
Сәләхи картның эчкә баткан күзләре түшәмгә текәлгән Аны гомер буе борчыган сораулар, соңгы чиктә аннан җавап көтеп, карашын түшәмгә төбәткән, дөнья белән саубуллашыр алдыннан сүзсез калдырган шикелле...
Менә ул, одеялыннан җылы эзләгәндәй, бөрешеп калды Күзләрен түшәмнән алмыйча, сүзен каян, ничек башларга аптырап торды. Җәй көне булуга карамастан, бөтен санын калтыратып бизгәк тота башлар кебек иде. Аңа җылы җитми. Аяк бармаклары очыннан тәненә салкын үрмәли. Ул ялан аякларга Кама ярларыннан силпе дулкыннар кага. Кире чигенгән дулкыннар ярдагы шома ташларны, агач тамырларын калкытып чыгара, Сәләхи хәтерендәге тормыш сәхифәләрен актара, уйларын үз артыннан ияртеп, аны тайга урманнарына алып чыга...
Урмандагы чыршылар зыкы салкыннардан тын калып үрә каткан. Сәләхи тишек итегеннән чыгып торган туңган бармакларын кызгана Аларны учларына алып җылытырдай була Аларга кулы җитми, биле каткан, хәле юк Ачлыктан шыр сөяккә калган гәүдәсе, чыкмаган җаны гына бар Чыңлаган колагыннан туң ботак чапкан хәлсез балта тавышы китми Ихтыярсыздан башына килгән уйларына җаны тетрәп-тетрәп куя «Иленнән, туганнарыннан еракта, шушы Югары Тура елгасы буйларында мәңгегә ятып калыр микәнни ул? Бүген, бүген булмаса иртәгә йә агач китереп басар. Басты ич, басты ич Мәскәү егетен Авып барган озын чыршы, кыеклап китеп, төбе черек булган каен өстенә килеп төшә, каен сынып аңа китереп бәрә. Янган учак янында җылынып торган җиреннән. Сигез чакрым араны, кар ерып, әле авырган ки-леш килгән иде Иртән врачка барып, эштән азат итүләрен сорап караган, температурасы бик югары булмагач, азат итмәгәннәр»
Нишләр, нишләр иде Сәләхи тагын бераз шул тайга урманнарында агач кисү эшендә калса? Ярый әле, бәхетенә, тоткыннар лагерена врачлар комиссиясе килде. Комиссиядә аңа да чират җитте
— Доходяга!..
Сары чәчле хатын-кыз врачның аңа карата әйтелгән беренче сүзе шул булды Врач тыштан җитди, хәтта усалрак күренсә дә, аның мизгел эчендә ялтырап киткән күзләре шәфкать нуры чәчте Сәләхинең хәлен бер яктан айкап, үтәли күреп алды сыман.
— Сиңа монда урман кисәргә түгел, Кырымда җиләк-җимеш җыярга гына калган.— дип шаяртты ул аннары
Билгеле, аңа Кара диңгез буйларында җиләк-җимеш җыярга туры килмәде Шунысына шокерана кылды аны вакытлыча гына булса да урман кисү эшеннән алып, тоткыннарның ертык-портык киемнәрен — тишек бүрек, бияләй, телогрейкаларын ямап торырга күчерделәр. Моңа ул бик тә сөенде, югыйсә бит әле бәдрәф чистартып торырга кушмакчылар иде
Беркөнне ул, эштән бушаган арада, урманда очкыннар тишкәләгән бүреген бик пөхтәләп, матур итеп ямады Кичен, баракка кайтышлый ук, әллә каян гына килеп чыккан бер тоткын аның башЫидагы бүреген эләктереп алды да, үз искесен ташлап сарайлар артындагы эңгер-меңгер эченә кереп югалды Йөзен чак кына шәйләп калды. Кара кеше иде, таза бәдәнле. Күзләрен чалгы янатып, як-ягына айкап алды да шылды
Өч көн узганнан соң тайгага качкан тоткыннар ачыкланды. Аларның ° этләр талап бетергән үле гәүдәләре янында туктагач, Сәләхи куркып калды, з тәне чымырдап китте Араларында теге егет тә бар Башында — аның бүреге 5 Телогрейкасы да яңа, үзенеке түгел. Тырмалып беткән йөзе көчкә танырлык. - Тайгага рәтлерәк кием киеп качарга булганнар икән <
Сәләхинең палата түшәменә мөгездәй тырпаеп торган кашлары бер о җыерылып, бер язылып килде. Тонык таплар хасил булган күзләрендә оч- = кыннар чагылып узды Күз алдында үлемнән чак котылган көне гәүдәләнде ® Ул йокыга китә алмый ята иде Кинәт төнге казарма тәрәзәсеннән а төшкән тонык яктылыкны кисеп кемнеңдер бирге якка үтеп керүе сизелде о Шул якка таба Сәләхинең башы күтәрелә төште Кем икән? Йөрәге еш-еш * тибә башлады Күзәтте Теге тоткын, песи кебек кенә басып, бу почмакка та- s ба килә Тын да алмый көткән Сәләхи кинәт эченнән «Ул! — дип куй- < ды.— Кылый күз Чуркин*» Һаман да аңа бәйләнеп йөрүче. Әхмәтшин дигән * бер яшь кенә егетне кыерсытканда яклаган өчен. Шуннан бирле ике арада Z бер-берсен күралмаучылык туды Чуркин яный, төрлечә куркыта Сәләхинең ь тынычлыгы бетте Моны ул авыр кичерде, җаны талкынды Тагын нәрсә * кирәктер ул Чуркинга? Сәләхи йоклаганга салынып ятты Җаны эчтән акта-рылды «Нинди хәйлә, нинди мәкер белән килә ул?» Шушы сорауларга җавап эзләгән Сәләхи яңак мускулларының тартышып килүен тойды Шулай да тынычлыгын соңгы чиккәчә саклап калырга тырышты
Чуркин аның янына килеп җитте Бераз-тын торды, як-ягына каранып алды. Ниһаять, бер карарга килеп, Сәләхинең касыгына төртте
— Әй, син, тор әле!
Сәләхи дерт итеп китте һәм. куркуын сиздермәскә тырышып, торып басты.
— Син нәрсә?
Чуркинның тавышы ата казныкыдай ысылдап чыкты
— Сөйләшәсе бар, тегендә узыйк әле.— Ул башын киемнәр эленгән караңгы почмакка изәде
Сәләхи килешмәде
— Монда гына сөйлә.
Чуркинга бу ошамады Тешен шыкырдатты
— Бурычыңны бир. кабәхәт
— Нинди бурыч?
— Башыңны тилегә салма! — Чуркинның арткарак яшергән кулы селкенеп куйды — Дежур конне. урын җир алыштырганда, мендәр астыннан алган илле сумны оныттыңмы?
Сәләхинең яңак тамырлары янә тартылып килде Сагая төште.
— Мин анда бер нәрсә дә күрмәдем Син нәрсә?
Чуркинның кыек күзләре зәһәр ял1 ырады .
— Мии барысын да беләм Хәйләләмә! Бир диләр сиңа! — Чуркин яшергән пычагын Сәләхинең күкрәгенә китереп терәде — Акчаң юк икән, бүтәнчә түлә
Сәләхи коточкыч ишарәдән телсез-өнсез калды Тешләре пыяла ваклагандай шыгырдап килде Чуркин, пауза ясауның уңышка китермәгәнен белеп, һөҗүмгә күчте
— Йә?
Сәләхи мондый чакта озак уйланып торырга ярамаганлыкны аңлады Сеңерләре болай да соңгы чиккә җитеп тартылган иде Ул. пычактан сакланып, бер адым артка чигенде дә, бар көченә кычкырып җибәрде
— Кү-се!
Кесә карагына ишарә ясаган бу тавыш һәммәсен урыннарыннан сикертеп торгызды Чуркинның пычагы, ялтырап. Сәләхи кулына күтәргән урындыкка килеп кадалды Урыннарыннан дәррәү күтәрелгән тоткыннар баракның теге почмагыннан да, бу почмагыннан да йөгерешеп килделәр Китте акырыш-бакырыш, китге сугыш Өскә эскәмия, нар такталары очты Котырынган тоткыннарның йөзләре канга батты, тешләре сынды Идәннең бер почмагына барып төшкән Сәлахине, инде аңын югалтуга карамастан, типкәләп уздылар... А
Шул бәрелештән соң озак, бик озак авырды ул Аягына басып йөри башлагач та аны теге яклылар күздән ычкындырмадылар һәр адымын күзәтеп йөрделәр Белмим, ничек исән калыр иде ул. әгәр аны «Кислый» кушаматлы
таза Чистай егете үз канаты астына алмаса. Моның өчен ул аңа мең рәхмәтле Сытыграк чырайлы, аз сүзле «Кислый» аны үз янына, такта яру эшенә алдыртты Сәләхинең бармагы шул эштә гарипләнеп кәкрәйгән иде Берсендә тар тимер юлдан такталарны ары башка тәгәрәтеп бара иде, ул шунда кемнеңдер кулын саллы гына итеп җилкәсенә куюын сизеп туктап калды Борылып караса, «Кислый» икән. Сулышына ут капкан диярсең!
— Сәләхи! Яңа хәбәр ишеттеңме әле? — диде ул гомерендә булмаган ачык йөз белән.
— Юк Нинди хәбәр?
«Кислый» калын иреннәрен җәеп, теге сугышкан көнне сынган тешен күрсәтеп елмайды
— Ам-нис-тия!
Әлеге хәбәр Сәләхи җанын коштай талпындырды Шатлыгыннан йөккә тотынган кулын ычкындырып җибәрүе булды, ишелеп төшкән такталар арасына бармагы кереп тә китте Сеңере тартылып өзелгәнен дә сизмәде.
Бүрек колакчыны бер якка салынып төшкәң «Кислый» аңа карап елмайды да.
— Көт. якташ! Тиздән иреккә чыгабыз,— дип үз юлына китеп барды
«И-их, мине дә җибәрсәләр, ә?» — дип уйланды Сәләхи Ун елның дүртесен генә утырды шул әле Верховныйга язган хатларына җавап та килмәде Югыйсә, ни гаебе бар? Колхозга сыерын биреп кермәгәне өчен «халык дошманы» саналсын инде! Кайтарсыннар кайтарсыннар иде аны Галимәсен, улын ничек сагынуларын бер үзе генә белә
Бу чак уйга бирелгән Сәләхинең карашы ниндидер билгесезлеккә төбәлгән иде. Алдындагы энҗе кар бөртекләре яз кояшыннан җемелди, моңсулык сарган күзләрен чагылдыра. Күз һаман шунда — нурлар кисешкән бер ноктага карап тора. Нурлар чагылышында гүя Галимәсенең аксыл көләч йөзе балкый Уймакланып баткан бит чокырларында пәйда булган икенче кояш җанына җылы биреп, күңелен иркәли, үзенә тартып, ымсындырып тора. Елмаюлары эчкерсез, саф. Карашлары мөлаем Кинәт барысы да үзгәрде (әллә Сәләхи сөйгәненә күз тидердеме?!) Галимәнең көләч йөзен болытлар каплап китте, кайгы сарды Судтагыча янә Сәләхине якларга тотынды, җыелган халыкка гозерләнеп дәште «Авылдашлар! Җибәрегез иремне! Яклагыз Шушы балам хакына булса да Сәләхи авылның чишмәләрен карап тора, суын барыбыз да эчәбез Кызганыгыз аны!..»
.Чү! Нишләп ул эрбет чикләвеге җыям дип, куе урманга кереп адашты соң? Быел уңган дисәләр дә ник бер агачы табылсын Кая карама — чыршы! Шәм кебек төз чыршы1 Зәңгәр күккә уктай кадалганнар. Ә монысы — миләш, туган як истәлеге! Сиңа мин түбәнчелек белән баш иям. Кып- кызыл тәлгәшләрең күңелем түрендәге яшәү чаткылары сыман яна. Яфраклар арасына биек агачлар өстеннән кояш нуры үтеп кергән Буй калкыта алмый түбәндәрәк калуыңа кимсенәсең булыр, миләш Әллә шул язмышың белән килешмәгәнгә моңаеп утырасыңмы? Әйт әле. миләш?! Мин соң бу җирләрдән исән-сау кайта алырмынмы? Дәшмисең. Оялчан кызлар кебек, янәсе, үзең аңла . Аңлар идем дә. кем кабере өстендә шытып чыкканыңны белмим . Сыйлан? Рәхмәт башыңны иеп. җимешләреңне тәкъдим итүеңә Тәмле икән Бер дә әче түгел Менә күз явын алырлык кызыл тәлгәшеңне куеныма тыгам, баракка кайткач, дустым «Кислый» белән бергәләп ашарбыз Хуш, яме?
. Каяндыр сөрем, төтен исләре килә. Әле күптән түгел генә урманнар янган иде Шуның галәмәте микән? Бер яна башлаган урманны тиз генә сүндерермен димә. Төтен сине каян да эзләп таба. Надзиратель кебек. Күз кызарып йөри Ике ай сүнмәгән утны ярый әле тоташтан яуган яңгырлар сүндерде.
Мин сазлык ягына карап барам икән ич Мүк җиләкләре күп булып үскән төшкә. Аяк асты ничек бата! Моннан да ары китәргә ярамый, җир суыра башласа — беттең. Бу ни? Сазлык ягыннан кеше тавышлары килә
— Кот-ка-ры-гыз! Ба-та-быз!..
Әллә тоткыннарны юри шул алдавычка куып керткәннәрме?
Җиләккә дип. Тизрәк котылыр өчен Яхшы җәтмә1 Алдауга корылган дөньяның газаплары чиксез! Их. туганнар! Кичерегез мине, сезгә ярдәм кулы суза алмыйм Алдавыч сазлыкның корбаны буласым килми- Болай да аякларым көчкә атлый.
Нигә, нигә дип килеп кердем мин монда? Кем адаштырды мине, кем? Барысы өчен дә син гаепле моңа, Ярулла, син' Авылдашыңны күрәлмәдең Ник? Колхозга сыер бирмәүне сәбәп итеп кенә калмадың, сиңа минем «Зингер» машинасында тегү теккән дә ярамады Янәсе, мин чит ил кешеләрен — немецларны өстен күрәм. аларга йөз тотам Советка каршы фикер йөртәм булып чыга Шул уйдырмаларыңны алга сөрмәсәң. аз гына булса да якларга
теләсәң, мин монда, тайга урманнарында газап чигәсе кеше идеммени?! Их. бер кайтып күрсәм иде үзеңне, күрсәм иде Белер идем
Мин тәмам адаштым бугай Миңа бу яккарак борылырга кирәктер, мөгаен. Чыннан да. монда т$ба аяк асты катылана барган күк Ничек тә сазлык ягыннан читкәрәк китәргә иде Шушылай турыга барыйк, ни булса шул' Менә аяк асты әкренләп җир белән тигезләнә Тагын, тагын бераз барам да. чак кЫна ял итәм. Әнә теге ак каенга сөялеп. Инде җитәр’ Кош сайрый' Нин- * ди кош икән бу? Бер дә безнең як кошларына охшамаган. Тавышы тирәннән, з үзәкләрне өзеп чыга Урман эчләренә сарылган сагышлы моң аның җан ру- < хыннан сарыккан, мондагы сыкраулы җаннарның өн гамьнәреннән иңгән сы- “ ман Сайра, сайра, кошкаем* Син мондагы күп кенә яшерен эшләрнең < шаһиты да_. сагыну-сыкрауларны, шәфкать көткән күзләрдән аккан хис- < моңнарны йөрәгеңә кабул итүче һәм аларны иң югары дәрәҗәдә башкаручы = затларның берсе дә. моңсарым! Бу моңнарың үлемнәрдән котылган Сәләхигә S шатлыклы хәбәр булсын* Тындың? Әллә минем юравымны кабул итә алма- дыңмы. кошкаем? Әллә монда сиңа да лагерь башлыгы «Телеңне ~ кисәм!»—дип бармак яныймы? Шул гына җитмәгән* Безнең телләрне күп « кистеләр инде Шуңа да карамастан, мин сиңа бүген үзебезчә — татарча s сөйлим татарча көйлим Көи-моңнар бар телләрдә дә аңлашыла, хокуклар * чикләнсә дә Ә син сайра, сайра, кошкаем, моңнарыңа дөнья киң
Тукта! Бу нинди киңлек? Сәхрә түгелме? Тизрәк, тизрәк* Үзебезнең х Имәнкискә кыры кебек Аяк атлавы сизелми дә Әнә болыннар, басулар “• ачылганнан ачыла бара, кояш нурларына кочакларын киңрәк җәяләр. Гаҗәп! £ Чәчәкле басуларда кошлар сайрый, ә астарак. Панса елгасына охшаш инеш буенда, язгы карлар эреп бетмәгән җир ала-кола Җил Соры, алама кием кигән тоткыннар төркем-төркем булып шул елгага таба баралар. Берсе дә артына борылып карамый Исәпләре — елганың аръягына чыгу Елгадан ургылып ташу ага. бозлар ага. Әнә кайберәүләр боздан-бозга сикереп, аргы якка чыгалар. Кайберләре бозларның иңләп килгәнен көтеп ала Берсе дә суга төшми, җиңел генә узып киюләр Ә мин ни көтәм? Миңа да алардан калышмаска кирәк! Мин килеп җиткәч, бозлар сирәгәйде, елга буйлап агымга каршы чабам Нишләргә? Бозлар берән-сәрән генә агып килә Әллә бөялеп калганнармы? Ахры, шулай Әнә теге борылыштан этешә-төртешә. ватыла- җимерелә агып киләләр Өсләренә керергә куркыныч, тибеш аккан су боз астына бөтереп алыр кебек Менә бу тар борылышка җитсеннәр әле бөялеп калмаслармы? Үз күземә үзем ышанмыйм өметләнгәнем рас килде һәм мин, ни гаҗәп, бозлар өстеннән песи кебек кенә чыгып китәм
Караватына сеңеп яткан Сәләхинең күңеленнән әлеге вакыйгалар төш сыман агылды Тоткынлыкта узган көннәренә бәйле кичерешләреннән тиз генә арына алмады
Беркөнне аны. төнге эштән кайткач, кара мыеклы надзиратель төртеп уятты:
— Касыймов, тор! Соңыннан йокларсың
Әле яңа гына йокыга киткән Сәләхи. чыраен сытып, үпкәсен белдерде
— Мин ял итәргә тиеш, әле кайттым гына бит
Надзирательнең мыегы бер якка авышып кабарды һәм ул танышын күтәрә төште
— Ерак этапка китәсең
Бу сүзләрне ишеткәч, аның коты очты «Тагын нишләтмик булалар икән?» Йөзе агарып чыкты Надзиратель, бернигә игътибар итмәстән, үзенекен тукыды
— Киемнәреңне дә ал*
Җыенып беткән Сәләхи кара мыеклы надзиратель артыннан иярде Берни дә аңламаган иптәшләре аны аптырашып озатып калдылар Урамга чыгып йөз метрлар чамасы киткәч, надзиратель кинәт туктады, аңа таба кырт борылды. кара мыегы янә кыйшайды
— Өеңә кайтасың
Сәләхинең күзеннән яшь бәреп чыкты Верховныйга язган икенче хаты тиешле кешеләр кулына барып җиткән икән
Ни аяныч! Больница түшәменә багып хатирәләргә бирелгән Сәләхинең аякларына җылы керәсе итмәде Күңеле нидер көтә иде Ул менә шулай, яткан килеш, көймәдәй салмак кына агып барыр-барыр да үзе дә сизмәстән юкка чыгар шикелле Торып-торып гасабиланды. яшәү өметен югалтасы килми иде Күкрәгенә авыр таш бастырып куйган төсле Сулышы кысыла торып китәргә ирек бирми Юкса, тыштан караганда, күкрәгендә кәкре бармаклы кулыннан битәр берни дә юк ич Бар икән, тегендә чакта кытай карасына манылган энә белән төрткәләп ясалган Сталин* Аңа ышанычын югалтканнан
бирле җаны тетри, рәсеме дә тиресен ярып, тегеп куйган таш кебек тоела. Ул ачып куйган изүен төймәләп йөри башлады, кешеләр алдында чишенүдән тарсынды, хәтта хатыны белән мунча керүдән дә читләште
Әмма Сәләхинең күкрәк читлеген бүген бүтән нәрсә кыса Җанын Җиһангир каршындагы гаебе, теге чакта кылган яман хыянәте кимерә Аны шулай ук лагерь юлларын таптаган, коточкыч сынауларга дучар булган һәм шунда билгесез кабердә ятып калган Ярулла рухы газаплый. Кайта-кайта истәлекләргә бирелергә, шактый охшаш үткәннәрен, хәтер чоңгылын кузгатырга мәҗбүр итә Дөньялыкта кылган гөнаһларын үзе белән алып китәсе килми аның. Җиһангир кичерә алса, ул аңардан гафу үтенер иде. Җан тынычлыгы өчен, алла хакына! Тик ул сүзен каян, ничек башлап җибәрергә белми.
Менә Сәләхинең түшәмгә төбәлгән тонык күзләре ялтырап китте Күкрәк өстенә куйган кулы дерелдәде. Аны икенче кулы белән тотып туктатырга ниятләнде. Учындагы өч тиенлек бакыр зурлыгындагы миңен күргәч, керфекләрен каккалап алды. Хәтер төбендә янә бер очкын кабынды Лагерь барагында сугышканнан соң аның шушы кулы һәм бармак эзләрен махсус кәгазьгә бастырып «баян уйнатканнар» иде. Ул шул чакта аерым билгеләре янына шушы миңен үзе әйтеп яздырткан иде. Сәләхи күңеленнән: «Яманлык та, миң кебек, артыңнан калмый икән»,— дигән нәтиҗә ясады Онытылмый Чалгы йөзе кебек үткер, кырыс карашлы, күн туҗурка кигән район агенты да онытылмый, сорауларын яралы күңелгә учлап сибә
— Сыерың бармы?
— Бар.
— Сарыгың ничәү?
— Дүрт
— Тавыгың?
— Биш.
— Тагын нәрсәләрең бар?
— Мәчебез бар...
Агент сикереп тора. Сәләхи янына авызын чалшайтып килә
— Күрсәтермен мин сиңа мәчеңне!..
Китә кызып, китә Авыл Советы рәисе Ярулла бер почмакта дәшми утыра Аңа, бәлки, дәшмәскә кушылгандыр. Кем белә, бәлки Сәләхи алдан каралган «план» корбаны булгандыр ..
Сәләхи күз карашын Җиһангирга төбәде, әйтерсең, аның каршында Ярулла үзе ята.
— Җиһангир — Картның тавышы тонык, ялварулы.
— Нәрсә, Сәләхи абый?
Сулышы кысылып, күгелҗем-зәңгәрсу иреннәре калтыранды.
— Син мине гафу итә күр инде ...
— Нәрсә өчен?
— Теге чакта .. Әтиеңнең айгырын мин үтергән идем... Ялгышлык эшләдем. . Кичерә алсаң, кичер, зинһар ...
Ни дип тә әйтергә белмәгән Җиһангирның авызы ачылып калды. Җавап көткән палата эче тып-тын иде ...
— Хет монысы өчен рәхмәт...
Иртәгесен Җиһангир уянып киткәндә. Сәләхи картның койкасы буш иде инде.
Врачлар Җиһангирның арка миеннән сары су алдылар..
Бер тәүлектән соң авыруның хәле бераз җиңеләйгән сыман булды. Ул баш авыртуының кимүен сизде. Күз алдында эленеп торган томанлы пәрдә чак кына ачыла төште. Шулай да зарарланган нервыларның элекке хәленә кайтуы, ай-һай, шикле...
Бер айдан соң гына таякка таянып больница коридорына чыга алды.
Бүген әкренләп йөри башлавының икенче көне. Шактый интеккәч, тынгысыз җанына урын таба алмыйча, коридорның бер уентыгына урнашкан аквариум янына килеп утырды. Борчулы уйларыннан арынып, онытылып торасы килде аның. «Пыяла йорт» эчендә вак балыклар йөзеп йөри, алар савыт төбенә салынган ком, чуерташ, әкәм-төкәм кабыклары өстеннән, нәзек сабаклы яшел үләннәр арасыннан ялт та йолт узып торалар Берсен-берсе куышып шаяралар, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына куанып бетә алмагандай, иркәләнеп йөзәләр. Зуррак кызыл канатлысы аллы-гөлле нурлар чәчә Аңардан ваграклары, уктай атылып, көмештәй ялтырап, «пыяла йорт»та рәхәт чигәләр Гүзәл җан ияләре. Ни генә әйтмә, күлләр һәм елга сулары тере ба-лыклары белән матур. Әнә дәүрәк балыкның нәфис канатлары кызыл әләмчек булып җилферди. Яшел үләннәр арасына кергән дә, ял итәргә теләгәндәй, туктап калган Саңаклары бер ачылып, бер ябылып тибрәнә,
ниндидер көй көйлимени! Күзләрен тутырып Җиһангирга карап тора Авыз кырыендагы мыекларын тырпайткан Яныннан гына койрык җемелдәтеп узып киткән балыкка да игътибар итмәде Бер урында озак тору ялыктырды булса кирәк, кызыл әләм канатларын җилфердәтеп, хәрәкәткә килде, үз авырлыгын күтәрә алмаган сыман, батып төпкә төште чуар ташлар арасыннан эзләнеп чемченгәндәй итте, калкып торган үлән тамырларына мыегы
' белән кагылып китүгә, туптай атылып кире чигенде Әйтерсең ярамас ж нәрсәгә юлыкты, сагаеп калды һәм, янга борыла төшеп, ары узды з
Балыкларның мәш килүен күзәтү күңелле Ихтыярсыздан. уй йомгагы 5 Кама суларына барып ялганды Куәтле ГЭСлар кору чорында су астында кал- “ ган иксез-чиксез болыннар, әрәмәлекләр, җиләкле аланнар шунда калган го- « мер, онытылмаслык яшьлек эзләре хәтерендә яңарды Алай гынамы соң. язын су тулган күлләр кулына килеп кергән искиткеч матур Ак балык хәте- ; ренә килде Исән булса, зур үскәндер инде S
Болыннар, болыннар! Заманында аларның сусыл печәненә патша ® хәзрәтләренең чаптарлары өчен Питердән әллә ничә йөз олау килә торган £ булган Әй. нинди хозур иде ул болыннар! Курортларың бер якта торсын! ж Аларның ямен, хуш исен сөйләп кенә бетерерлекме? Шул болыннарга печән г өстендә җигүле атларга төялеп төшүе җан рәхәте иде бит! Ул елларда, тамак - әллә ни тук булмаса да, барына шатлана белә идек Ул болын өсләре сабан * туе мәйданыдай гөр килер иде. Кайсыдыр чалгысын яный, кемдер тек тә тек х , чүки Яшь җилкенчәкләр, күбәләктәй очынып, печән тарата Казан асларын- ~ да учаклар дөрли Бил тиңентен чишенеп аткан егетләр күкрәктән булып - үскән печәнне, бер-берсе белән ярышып, пакусларга салып баралар Ул тау буендагы җиләклек! Өзеп авызга каптыңмы — хуш исеннән сулышлар иркенәеп, җаннар рәхәтләнеп китә Печән чабучы егетләр артларыннан бастырып килүчеләргә карап-карап алалар Бирештем юк' Маңгай тирләрен сыпырырга онытып, пакусларын суза бирәләр Артларыннан читләп-читләп кенә булса да, инсафлы, эчкерсез кызларның мөлаем гына елмаеп күзәтүләрен дә тоеп атлыйлар Кызлар кайчак, җил чыгып, каз-мамыклары күтәрелеп очкандай, көлешеп, шау-гөр килеп алалар Аларның көләчлеге күңелләргә дәрт беләкләргә көч өсти. Ул да булмый, аш-су өлгергәнлеген хәбәр итеп, учак янындагы казыкка бәйләнгән чуенга сугалар Чалгыларын иңнәренә аскан егетләр ашыкмый гына, төрлесе төрле яктан болын табынына җыела Түгәрәк табын болын сәхнәсенә әйләнеп кала Көр күңелле яшьләрнең телләрендә уен-көлке Аннары, бераз көн сүрелгәнче, арба асларына, шалаш күләгәләренә ягып, черем итеп алу, ат эчерү, су керү башлана Әбәт вакыты чыгуга, янә дәррәү эшкә тотыналар Кибеп өлгергән печәннәр ике җәпле агач сәнәкләр белән тетәкләнә бара Болындагы бәйрәм ярыш төсен ала Ярыш бригадалар арасында гына калмый, печәнгә төшкән күрше авыл яшьләрен,, дә барып җитә Калкып чыккан печән кибәннәре ярыша Имәнкискәнекеләр, сер бирмәс өчен, хәйлә кора печән богылларын бөтенләй очлап бетермиләр Кайтыр вакыт җитәрәк кенә очлап куялар да. күршеләрнең күзе ут була. Кибән очларына печәнне озын, җәпле агач сәнәге белән Җиһангир тондыра Ул өйгән кибәннәргә яңгыр суы үтте юк' Кичке эңгер төшкәндә, башкарган эшләренә сөенешеп, атларын чуклап-матурлап җигәләр Берсеннәи-берсе сылу кызлар ап-ак алъяпкычларын селкеп кага, нәзек билләрен буып бәйлиләр дә арбаларга тезелеп утыралар Гармунчы Йосыфны урталарына алып, дәррәү җырлап җибәрәләр Башларын дугаларына күтәртеп бәйләгән атлар тезелешеп кайта Зыңлаган кыңгыраулар яшьләрнең җырын озата бара Чая егетләрнең кулын тойган атлар алга ыргыла Арбадагылар артка сөрлегеп куя Янәшәсендә утырган шомырт кара чәчле Хәлимә Җиһангирның беләгенә ябышып кала
Үткән көннәрен күңеленнән кичергән Җиһангирның йөзе моңсу иде Аның яныннан узып барган врач Галия Габдрахмановна моны сизде, авыру янына тукталып
— Сабиров! Хәлегез ничек? —диде. Җиһангирның беләзегеннән кулы белән тотып, пульсын санап карады
— Ярыйсы кебек.— диде Җиһангир уңайсызланып — Тик менә баш сызлый. аннары менә аяк-кулны җибәрми
Галия Габдрахмановна. аңлыйм дигән шикелле, башын кагып куйды
— Түзми булмый инде, түзик,— диде — Яңа дарулардан соң вакыт үзе булышмасмы?
— Озакка барыр микән?
— Төгәл генә әйтүе кыен Иң мөһиме — борчылмагыз
Врач китеп баруга, Җиһангирны уколга дәштеләр
Ул көндезге ял сәгатендә йокыга китә алмый ятты Палатада тагын ике авыру бар иде Берсе утыз яшьләр тирәсендә Юлда бәрелеп, машинасында каплангач, чәче тәүлек эчендә агарып калган кабыргаларына зыян килгән
Икенчесе, аягын пушка көпшәседәй караватына терәп ятканы, инде гипссыз гына гырлап йоклый Сулышыннан стенадагы обой ертыгы дерелдәп куя Бирегә кергәндә йөзе танырлык .түгел иде Кайдадыр үз тиңнәре белән тәпәләшкәннәр, моңа да типкәләгәннәр, Яңак сөякләре дә кыйшайган иде Башта рәтләп сөйләшә дә алмады. Җиһангир үз алдына «Бу яшьләргә нәрсә җитми? — дип борчылып уйлады — Кешене шул хәлгә төшерсеннәр инде, ә?! Имансызлар. Алар өчен кеше имгәтү берни тормый Нужа чиккәннәре юк — Ул, ихтыярсыздан. малае Фәезне искә төшерде.— Калада безнеке нишләп йөри икән? Болай акылсыз түгел иде түгелен. Кем белә бит . »
Малаена бәйле уйлары куерып китте. Училищены тәмамлап, яңа гына төзелештә эшли башлаган улы аңа
— Әти, беренче алган акчамны сезгә бирергә булдым,— дип сөендергән иде аны Күп итеп акча биргән иде.
Гаҗәпләнгән Җиһангир ул чакта хәтта улына ышанмыйчарак торды.
— Улым! Барысы да үз акчаларыңмы соң?
Фәез бу сораудан көлемсерәгән иде.
— Ни дигән сүзең, әти? Каян килсен миңа бүтән акча?
— Болай гына соравым, бик күп ич,—диде Җиһангир, учындагы акчаларын нишләтергә белмәгән төсле.
Фәезнең бераз үз дәрәҗәсен күтәрәсе дә килде:
— Мине бит монтажниклар бригадасына алдылар.
Әтисе моңа ихлас куанды
— Яраган, улым, бик яраган! Монтажчы һөнәре гади һөнәр түгел.. Исән була күр. балам
Шул сөйләшүдән соң ике атналап вакыт узгач, Җиһангир, Казанга ки- лешли, малае эшләгән трестка кереп чыгасы итте. Тәртибен-мазарын да белеп чыгармын, дип уйлады Беренче айны ук шул кадәр акча бирүләренә һаман да ышанып җитми иде.
Трест бухгалтериясендә Җиһангирны шәм төсенә буялган чәчләрен күпертеп куйган, өстәвенә хушбуйны мулдан сипкән кырык яшьләр тирәсендәге бер ханым каршылады Алдындагы журналын ачып, исемлек буйлап ялтыравык күзләрен йөгертә-йөгертә сорап куйды:
— Кемегез соң ул Сабиров?
— Улым.
Алтын балдаклы бармагы исемлек уртасына җиткәч, ханым туктады
— Бар андый егет,— диде башын күтәрми генә — Монтажниклар брига-дасында эшли Шуннан? Аңа ни булган?
— Узган айда күпме акча алганын беләсем килгән иде.
Бухгалтер хатын, сагая төшеп, Җиһангирга карады
— Нәрсә? Әллә тиешен түләмәгәннәрме?
Җиһангир аның ул соравына уңайсызлана калды.
— Юк,— диде ул сүзен чак кына әвәләп,— артык түләмәделәрме, дим Бухгалтер гаҗәпләнүеннән көлеп җибәрде
— Абый! Монда кереп «Аз түләгәнсез!» —дип кенә башны катыралар, ә сез .—Ханым янә исемлегенә карады.— Малаеңа өч йөз илле сум акча түләнгән..
Җиһангир, дөрес икән дип уйлап, рәхмәтен әйтеп чыгып китте.
Ә бер айдан Фәезне, әле унсигез яше тулып җитмәгән дип, монтажчылардан балта осталары бригадасына күчерделәр. Шуннан соң Җиһангир «Нигә кирәк иде миңа тыкшынып йөрергә?» —дип борчылып уйлады Әтисенең башы имгәнгәч, Фәезе •больницага да килеп киткән, соңыннан әйттеләр, ә ул чагында Җиһангир берни белештермәгән иде.
Җиһангирның сул ягын, әйтерсең, катырып куйганнар. «Башның уң яктагы нервылары ничек итеп сул аяк-кулга бәрелә икән?» — дип гаҗәпләнде ул. Аны зиһененең элеккечә ачылып китмәве борчый. Керфекләрен йомды исә, күз алдына әллә ниткән сурәтләр килә, машинадан ычкынган тәгәрмәчләр сыман әйләнеп, берсе артыннан икенчесе чыгып кына тора. Минең кайсыдыр бер почмагы ялкынсынып көйри. Йокы керми Эштән арып кайткач, башы мендәргә тиюгә изрәп йокыга китә иде бит ул
Бүген Хәлимәсе никтер килеп чыга алмады. Үзе авырып китә күрмәсен инде. Аңардан башка Җиһангир — ике кулсыз
Озак интекте Җиһангир. Кырык алтынчы тәүлегендә генә таякка таянып больницадан чыкты
Август иртәсе. Көн җылы, кояшлы. Аны алырга авылдашы Йосыф малае килгән Җиһангир машинага кадәр араны курка-курка, сагаеп атлады Шофер
егет аны яныннан саклабрак барды, бер кулына сумкасын тотты, икенчесе белән җит&кләде
— Ашыкма. Җиһангир абый, ашыкма Җитешербез
Кызулап киткәч, егет тагын юатты
— Рәтләнерсең. Җиһангңр абый Әҗәл чире түгел бит
Җиһангир авыр көрсенде
— Белмим инде Саулык бер ычкынмасын икән—Җиһангирның таян- ж ган таягы калтырап китте — Инвалидлык бирергә тиешләр Икенче группа з булырмы, өченчеме ... 5
Машина янында Мансур аңа кабинага керергә булышты Әкрен генә куз- * галып киттеләр. <
Авылга кергәч, машинаны капка төпләренә кадәр иттереп тормады о Бәрәңге бакчасы янында туктаттырды Шуннан бакча тыкрыгы аша гына • күтәреләсе итте
Машина гөрләп кузгалып киткәч, ул бер тын бакча киртәләренә сөялеп s торды Әйләнә-тирә тын Бар нәрсә, җылы кояш нурларында изрәп, йокыга х талдан Һәммәсе таныш, җанга якын Бәрәңге бакчаларының кыйшайган киртәләренә кадәр якын Таныш өйләр, таныш каралтылар Искеләрен г яңалары алыштыра, үзгәрә тора Әнә. күпләр быел тезмәгә сыймаган < печәннәрне чүмәлә-чүмәлә итеп тә өйгәннәр Печән кирәк, печән кадерле с Фәезе Казаннан кайтып булышып китсә, ярар иде Үзе чалгы тоталмас инде X
Җиһангир Камага ике күздәй карап торган зәңгәр тәрәзәләренә караш - ташлады Аларда агымсу өстендә уйнаган нурлар чагыла Тәрәзәдән £ Хәлимәсе күреп алырмы? Әллә өйдә юкмы? Ул янә елга өстенә карады Дулкыннар ярны ашап килә. Тора-бара гомер иткән нигезгә дә куркыныч янаячак. Ул. шуны хәзер генә аңлагандай, йөзен чытып куйды «Бу ярның берәр чарасын күрми калмаслар,— дип уйланды Моннан, чутеки. асфальт юл уза Җир асты торбалары Ком өйдертеп булса да ныгытырлар ярны ■>
Ул. бакча киртәсенә тотынып, кузгалырга талпынды Күптән кагылган казык авышып, сынып чыкты Яңартып тормасаң. искерәләр шул Әнә. киртә буйларын билчән, кычыткан баскан. Сукыр кычытканнарга юлыккач, аларның шәмәхә-зәңгәр чәчәкләрен үзенә төнәтмә ясап эчәргә кирәклеген исенә төшерде. Врач шулай киңәш итте бит Бераз гына атлауга, үлән арасындагы калган-поскан ташларга сөртенмим тагын дип читкәрәк тайпылды Таяк тоткан кул, хәлсезлек тоеп, дерелдәп-дерелдәп алды Кемнәндер ярдәм көткәндәй, башын күтәреп, алга карады Күңеле сизгән. Хәлимәсе каршына килә иде
— Нишләп монда төшеп калдың? — диде хатыны, үпкәләгән сыман һәм килеп җитүгә иренең кулыннан сумкасын алды
— Үз көемә җәяүләп кенә кайтасым килгән иде.— дип акланды Җиһангир
Хатыны аны култыклап алды, алар сукмактан янәшә атладылар
Җиһангирның күңеле вакыт-вакыт ачылып, дәртләнеп киткәләде Шушы хәлдә таякка таянып йөрүенә, әле ярый исән калуына шөкерана кылды Йорт-җир арасында тегеңә-моңа күз-колак булсаң да, вак-төягенә көчең җиткәнчә булыша алсаң да ярый әле. дип үз-үзен юатты Элеккечә җигелеп эшлисе иде дә, көче җитми шул
Ул коннән-көн савыга бару өмете белән янды, саташулары кимеде гора- бара йокы тыйгысызлыгы да узар әле дип уйлады Әмма хәле, һава шартлары алышынуын төгәл сизгән барометрдай, гел үзгәреп торды Кичке якларда кәефенең начарланып китүен, талчыгуын сизде
Җиһангир өчен ут йотып йөргән Хәлимә иренең һаман да мантып китә алмавына аптырый, төрле үләннәрдән төнәтмәләр ясап бирә Иренең какшаган нервылары гиз генә тынычланырга юл куймый Моңарчы ничек түзгәндер (кешене өмет яшәтә') Җиһангирның һаман тернәкләнеп китмәвен., бик борчыла, йөрәк әрнүләренә чыдаша алмыйча, хафага төшеп, йөзен учларына каплап, үксеп-үксеп елый Кайларга барып бәрелергә белми тамагыннан аш үтми Фермасына барса да күңеле тыныч түгел өйләренә кайтса да Сер уртаклашыр кешесен тапмый, аптырагач күзләрен мөлдерәтеп карап торган бозаулары белән сөйләшә, аларның шома йомшак йонлы муеннарыннан сыйпый-сыйпый. уйларына урала йөрәге парә-парә килә Шул тетрәнүләреннән сары лимон кебек бөрешеп, чагаеп калды йөзен сагыш сарды. Болар берсе дә эзсез калмады Җиһангиры аз гына начарланып китте исә, йөрәге урыныннан куба «Тагын авырса, нишләрмен?» — дип уйлый
Хәлимә эшкә киткән иде Җиһангир, юк, болай, уйланып ятып булмас, хәрәкәтләнә алганда бераз кыймылдарга кирәк дип. ишегалдына чыкты. Бәйдәге Тарзан хуҗасын койрык болгап каршы алды Сөенеченнән аңа башларын чайкый-суза, иркәләнәсе, назланасы килә бугай Җиһангир «Һайт сине, һайт сине!» — дип кара йөнтәс этенә якын килде, башыннан сыйпады
— Шатланасыңмы? Маладис син. авырсам да адәмнәр кебек йөз чөерүне белмисең Ихлас бәндә син. Тарзан!
Аннары ул өй каршындагы кечкенә бакчага чыкты Рәшәткә ишеген япкач. бер тын Фәезе утырткан миләш агачына карап торды Агач төбендә әбисе каберенә дип улы койган таш шомартылып бетмәгән килеш ята. Җиһангир. аның бер ягын булса да шомартып куйсаң ярар иде. дигән уй белән йорт бүрәнәләренә таяна-таяна эчкәрәк узды Саплы чүмеч эленгән сулы мичкә янындагы тәбәнәк урындыкка килеп утырды Ташны яртылаш сынык кайрак белән шомартырга кереште Ташның ташка ышкылуы, теш арасыңа кергән ком сымак, нервысына тиде, шуның галәмәте буларак, чырае сытылып чыкты Борыны таштан күтәрелгән тузанны сизүгә, мичкәгә эленгән чүмечкә үрелде Иске чүмечнең бер як төбе ачык ялтырап, мич казанына кыршыла- кыршыла тишелеп чыгар дәрәҗәгә җиткән иде. Таш өстенә су җәелгәч, шы- кыртау бераз кими төшкән күк булды
Җиһангирның төрле хәрәкәтләр ясап, таш ышкыган кулы вакыт-вакыт туктап кала, бил-аякларының эчтән тартышып килүен сизгәч, артык көч кую ярамас дип, сагая. Бераз тынып торуга, тагын эшкә керешә
Таш өстенә миләш яфраклары күләгәсеннән ятьмә үрелгән Күз-күз күләгәләр Җиһангир кул аркасында биешә, качышлы уйный Җиһангирның уе Фәез тирәсендә чуала башлады
Малайга унике яшьләр Әтисе алып кайткан ботинкалы тимераякларны тоткан да нишләргә белми! Авылда аныкы төсле тимераяк беркемдә юк Шуңа да ул әтисен кочаклап үпте Аннары оекбаш өстеннән чүпрәкләр чорнап, чак кына зуррак ботинкасын тыгызлап, бауларын тарттырып бәйләде дә, үзләреннән ерак та түгел генә Әнәч суына — боз өстенә чыгып чапты Җиһангир аның артыннан кычкырып калды
— Улым! Боз бар җирдә дә тигез катмаган әле, карап йөр, бата күрмә!
Фәез аның сүзләрен әллә ишетте, әллә юк Ул инде бу минутта хыялында бозлар өстеннән коштай оча иде.
Берәр сәгать чамасы узды микән, ул билдән суга батып, өйгә канатларын салындырып шакы-шокы кайтып керде Еламый. Авызын ерган да:
— Баттым1 — дип идән уртасында басып тора
Күңеленнән узган шушы хатирәләрдән соң Җиһангир:
— Хәзергесе көндә исән-сау гына йөрсеннәр инде,— диде Кайтмый әле. бераз тегесен-монысын карашыр иде
Кинәт Җиһангирның ташка сузылган куллары машина кычкырткан тавышка туктап калды. Ул торды, миләш агачлары арасыннан үрелеп, урамга карады Каршы якта — кояшның алсу нурларына коенып, сап-сары чыршы бүрәнәләрдән салынган күрше Җамалетдиннар йорты янына ак «Жигули» килеп туктаган икән. Малае Сәлимҗан кайткан, җәмәгате белән Аларны күзәткән Җиһангирның, ни хикмәт, йөзе ачылганнан-ачыла барды Күкрәгенә шифалы дулкын бәрелеп киттемени, бик якын кешесен каршылаган төсле, канәгатьлек хисләре кичерде, үз-үзенә сөйләнеп тә алды «Җамалетдин абыйның малайлары да үзенә охшаган, шәфкатьле, кешелекле Каберен дә, йорт-җирен дә карап торалар Туган нигезләрен ташламыйлар, кайтып-килеп йөриләр...»
Сәлимҗанның чук кебек киенгән хатыны, алсу йөзен балкытып, олы капканы ачты «Жигули» машинасы ишегалдындагы яшел чирәм өстенә ак коштай кереп кунаклады Капка ябылуга, сары бүрәнәле Җамалетдин йорты, кунаклар кайтканга сөенгәндәй, балкып китте «Их. үзе исән булса — диде Җиһангир Йортның яңасын салган гына иде. яшәү насыйп булмады Хатынын җирләү кайгысын күтәрә алмагандыр инде...»
Җиһангир, үзалдына нидер уйлап, талпынып куйды «Булмаса керим әле, әйтәсе сүземне генә әйтеп чыгыйм»,—диде дә, таягына таянып, урамга чыкты. Сәлимҗаннар капкасына таба атлады Аның Сәлимҗанга башын иеп фәкать бер сүз «Рәхмәт!»—диясе бар. Төп нигезләрен онытмаганнары өчен
Көндез бераз черем итеп алса. Җиһангирга ару булып китә иде Бүген йоклый алмады, аптырагач, шөбһәле халәтәннән котылырга теләпме, урамнарны әйләнеп кайтырга булды
Башта олы юлга чыкты Яныннан гына бер малай мотоциклда узып китте «Чәчләре тузгыган, гәүдәсен уклау йоткандай катырган, ә исәнләшү кирәген 96
белми. Әллә теләмиме? Элек бит авылда олысы-кечесе исәнләшми калмый иде Кем малае икән? Хәзергеләрне танырлык та түгел Үзләре күрмәмешкә салышып узалар Ай. тиз үзгәрә кешең Санлау юк Авыру хәлен сау белми шул. Мәгънәсез малай-шалайдан ни көтәсең?»
Җиһангир, юл кырыйлап, авыл башына таба атлады. Машиналарга ягулык салу урынына җиткәч, тукталып калды Ягулык агып сеңүдән шактый гына җирнең пеләшләнеп калуын күреп, кашлары җыерылды Аннары ул сукалап узган ызан буйлап түбән таба — Кама ягына атлады Ызан буенда аш- з ламадан бушаган бер полиэтилен капчык яртылаш җиргә күмелеп туфракта 5 кысылып калган да җилфердәп утыра «Тәртипсезлек инде,— дип уйлады л Җиһангир — Болай барса, бөтен дөньясын чүп басар, адәм чирдән арына ал- < мае Кая барабыз, белгән юк. Үләт базын да оныттык, тиресе бүреккә дип < атылган эт үләксәсе дә инеш буенда ауный » х
Кама ярына җиткәч. Җиһангир үзен бераз икенчерәк сизде. Кәефе = күтәрелгәндәй булды Алтын комлы яр буенда йөзтүбән каплап куйган аллю- ч мин көймәләр, дулкын кагып чыгарган эре балыклардай, ялтырап ята Өстәрәк. яр ныгытыр өчен дип утыртылган тирәк кисентеләре, яшел тармак- ® лар җибәреп, тернәкләнеп киткәннәр Бакча артларына чыгарып өйгән тирес ж күчләре дөя сыртыдай калку Шунда, киртә буенда, бер ала бозау күшәп то- < ра Каралты-курадан читкәрәк чыгарып салынган мунчаларның морҗа баш- * ларына иске чиләкләр каплап куелган Саргая башлаган агачлар көзге моңсу- J лыкта тынып калганнар Җиһангирлар өенең Камага караган зәңгәр * тәрәзәләре тагын да ачылып, тагын да зәңгәрләнебрәк киткән күк Ул. ба- * лыкка йөри торган көймәсенә утырып, карашын шул зәңгәр тәрәзәләренә төби дә Камышлы күл тирәләренә таба ишкәк ишә иде Хәзер дә. көймә борынындагы транзисторын тыңлый-тыңлый. кармак саласы килеп китте Дөнья мәшәкатьләрен, авырту-сызлануларын онытып, күлгә керәсе килде Юк, әлегә күлгә керергә ярамый, башы әйләнеп китмәгәе
Авыл читеннән үк башланган басу-кырлар ерактагы урманга барып тоташа. Кояш нурына коенган басуларга сокланып, рәхәтләнеп яшәргә иде дә.
Тирә-якны эчке бер дулкынлану белән, моңаеп күзәткән Җиһангир муенын суза төшеп. Камага текәлде Кинәт башы әйләнеп китте Вак дулкыннар уйнаган су өсте чайкалды Ул. һавага тотынып калырга теләгәндәй, алга сөрлекте Шул минутта күз алдына Фәезе килде Ул төзелеш мәйданында, чиләкләрен күтәреп, йөгерә-йөгерә кайнар сумала ташый. Ашыга кабалана, эшне тизрәк бетерергә кирәк. Аның авылга кайтасы бар — бүген җомга көн Автобустан каласы килми Менә ул ач яңаклы, сары чәчле егет янында туктап кала Бригадирлары булса кирәк Аңа нидер аңлата Тегесенең калайланган күзләре ялтырый. Фәезгә бармак яный
— Кайтарырмын мин сине! Синең өчен түбә җөйләрен кем ябыштырыр? Пушкинмы?
Фәез ачуы килеп китеп бара, тагын сумала ташырга керешә Түзми, зарлана «Эшлим дигәндә үзләрен кузгата алмыйсың Әбәттә аракы чөмереп икешәр сәгать кәрт сугалар да. смена ахырында кабаланырга тотыналар »
Фәез эшне үз белдете белән ташлап китәргә кыймый кайнар сумаланы зур гына тимер мичкәдән каерып-каерып ала Теләге — тиз генә ташырга да китеп барырга Бәлки, соңгы автобуска өлгерер
Менә югарыдан аңа кемдер кычкыра
— Фәез, җитәр!
Юк. аның тукталып каласы килми, ул мәгез. күңелегез булсын, дип. соңгы чиләген каерып алырга тимер мичкә эченә иелә Кулы белән таянган капкачы шуып китә дә мичкә эченә әйләнеп тә төшә
Кайнар сумала эченнән чыккан Фәез нишләргә белми сикергәләнә Җиһангир улы янына барып җитә алмый аяклары авырайганнан-авырая
.. Җаны күбәләктәй бәргәләнгән Җиһангир шәфкать туташларын орыша.
— Ник мине малаем янына кертмисез? Мин бит аның әтисе
— Ул әле белештерми
— Белештермәсен! Күреп кенә чыгыйм Әй. улым улым Ни хәлгә төшкәнсең Ач әле күзеңне, ач?! Әтиең бу. әтиең Менә шулай Сөйләшә дә алмыйсыңмыни?
Врачлар Җиһангирны ашыктыралар
— Ярамый, ярамый
Ул Фәезеннән күзен алмыйча, артка чигенә
— Алайса мин китим инде, улым
Әйләнеп килгәндә, аның улы палатада юк. аны күчергәннәр иде
Җиһангир урамнан агылган кешеләргә юл биреп бетерә алмый Бер тукталышта трамвайга утырырга ниятләп караган иде, кысып чыгардылар таягы чак кулыннан төшеп китмәде Икенче трамвайны көтте, анысы да ты
гыз иде Шулай да утырып китә алды. Ике тукталышны авырткан аягына басып барды, яшьләрдән аңа берәү дә игътибар итмәде Алар йә тәрәзәгә карап баралар, йә дөньяларын онытып, сөйләшеп утыралар иде Тик олы яшьтәге бер ир-ат кына, аның таякка таянып торуын күргәч, урын бирде. Шәһәр урамнарын, биек йортларны күздән кичереп барды ул. Халык арасыннан Фәезе килеп чыгар төсле күренде, улына охшаган егетләр күңелен ымсындыра иде. Коңгырт чәчләрен тузгытып, яланбаш йөри торган, аркасына спорт сумкасы аскан Фәез күренми
Бара торгач, ул аптырый: күзалдында бер чалынган йортлар, урамнар гел кабатлана. Карале, трамвайда икенче мәртәбә әйләнә икән ич ул! Кешеләр инде төшеп беткән Каршысында яшь кенә бер кыз басып тора.
— Кызым! Миңа Кремльгә барырга кирәк ие Кайда төшәргә соң миңа?
— Әйдәгез, абый, менә шушында төшик тә беренче троллейбуска утырырбыз.— диде кыз. йомшак тавыш белән
— Рәхмәт, кызым, минем өчен вакыт әрәм итеп йөрмәсәгез дә ярар ие
— Минем бүген ял көне.— диде кыз.— Шәһәрне бер әйләнәп кайтыйм дип чыккан идем. Юксынуларымны таратып йөрүем
— Ә-ә Кемне юксынасың?
— Якын кешемне югалттым
— Ә-ә...
Алар, троллейбуска утырып өч тукталыш узгач, урамга чыктылар
— Абый! Менә шушыннан менеп, Кремль манарасы астыннан эчкә узарсыз.
— Рәхмәт, кызым Аңладым Ни генә бирим икән соң үзеңә?
— Юк, абый, миңа берни дә кирәкми, борчылмагыз
— Алайса, игелек күр, кызым. Бәхетле бул. яме
Җиһангир Кремль тавыннан югарыга атлады Аякларының җегаре бетте, сулышы капты. Хәл алырга тукталды Китеп барган кызның исемен сорамавына үкенеп куйды. Аның зиһененә соңыннан гына барып ирешкән «юксынып йөрим» дигән сүзләрен хәтерләде. Нигә икән? Бәлки, ул минем малайның сөйгән кызыдыр? Кем белә бит аны
Җиһангир, шома чер ташларга таягын төртә-төртә, азаплык белән генә күтәрелде Аяклары «богауланган» Җәлил яныннан узып, Кремль ишегалдына барып керде. Ике катлы бик озын бинаның беренче ишеге янында туктап, язуын укып торды. Эчкә үтте Ике юан хатын, өстәлдән башларын күтәреп, аңа төбәлделәр
Бүлмәдә утыручы бердәнбер ир заты, юкарган чәчен артка сыпырып куйган да, керүчегә игътибар да итмәстән, кәгазь актаруын белә.
Җиһангир, кыюсызлыгын җиңеп
— Әй. туганнар, мин дөрес кердемме соң? — диде.
— Сезгә кем кирәк, абзый?
— Техника куркынычсызлыгы оешмасы шушыдыр бит инде?
— Әйе. ни йомыш?
— Төзелештә малаем сумалага пеште Шуны белешмәкче идем.
— Кайчан булды ул хәл?
— Узган атнада
— Ничек? Бездә андый хәлнең булганы юк
Җиһангир, саташулы уйларыннан айнып, ачыргаланып, таягын бол- гый-болгый кычкырды
— Их сез, имансызлар! Минем улымны белмисез Кайтарып бирегез Фәеземне, кайтарып бирегез'
Ул, чигенә-чигенә. Кама ярыннан түбән тәгәрәде.
Диңгездәй җәелгән Каманың урта бер җирендә дулкыннар җемелдәшә, «чияк-чияк» килеп акчарлаклар очып йөри
Чү1 Бу ни? Ак түшләрен ялтыратып, үле балыклар ага! Ак балыклар! Теге чакта Җиһангирның күлдә биешкәндә тоткан ак балыгы сыман Әллә учка тотып ярга җибәрелгән шул балыктан үрчеделәр микән? Алар да. Җиһангир гәүдәсе артыннан калышмаска тырышкандай, дөнья белән хушлаша Бу хәлне күрмәскә теләп, кояш та болытлар арасына кереп югалган иде
Яңа кабер ерактан күренә. Кабер янында тукталган Фәезнең башы аска иелгән Аның бар гамен зират тынлыгы биләгән Менә ул кулларын дүрт почмаклап корылган рәшәткә башларына тигезеп-тигезеп алды
— И-и әти. әти! . Шушындый фаҗигале язмышка дучар булмасаң соң? диде, башын чайкап.— Мин әби каберенә дип койган ташны үзеңә ашыктыргансың икән бит...
Фәезнең күзләреннән кайнар яшь сытылып чыкты да яңаклары буйлап тәгәрәде * ’
— Тыныч йокла, әти, авыр туфрагың җиңел булсын!

Реклама