Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШВЕЦИЯ ТАТАРЛАРЫ


Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан башлап. Швециядә татар колониясе
яшәп килә Колониядәге халыкның күбесе Түбән Новгород татар-
мишәрләре. Борынгырак заманнарда бу иммигрантлар качаклар рәвешендә,
башлыча көнчыгыштан күченгәннәр Кайберләре эшче көчләрнең
Финляндиядән күчүе нәтиҗәсендә урнашып калган.
Кемнәр соң алар — татарлар?
II гасырда төрки халыкларның күченү дулкыны бүгенге Монголия һәм Алтай
якларыннан көньяк-көнбатышка таба тартыла Бер үк вакытта ул көньяк-көнбатыш
юнәлештә дә бара Безгә II гасыр башында Идел буена кыпчак кабиләләренең
күченүе билгеле Әмма болгарлар бу тирәгә алардан күпкә алдан күчеп киләләр
Кайбер галимнәрнең исәпләвенчә, алар Идел буена туннарның һөҗүме нәтиҗәсендә
«этеп чыгарыла- Болгарлар VII гасырда Иделнең өске ягында — Кама белән
кушылган урында утрак тормыш корып, үз дәүләтләрен төзиләр Яңа төрки
кабиләләр бу дәүләткә XIII гасырда, монгол басып керүеннән соң кушылалар
Төрле этник группалар мөселман Идел болгарлары, кайбер фин-угыр
кабиләләре, төрки күчмә халык (аларны инде ул вакытта ук татарлар дип йөртәләр),
бергә кушылып, татар исемен йөртүче яңа этник төркем оештыралар Шуны истә
тотарга кирәк, беренче вакытларда татар дип чыгышы белән монгол булган
кешеләргә әйткәннәр.
Алтын Урда дәүләтенең соңгы елларында аның халкы чиста монгол гына
булмый. Бату ханның гаскәре 1237 елда ук инде башлыча төрки кабилә
кешеләреннән тора Тарихчыларның берсе бу хакта болай дип яза «Бу ханлыкта
төрки сугышчылар монголлардан күпкә артык иде» Төрки кабиләләрнең Идел
тирәләренә күчүе XIV гасыр ахырында төгәлләнгән, дип фараз кылу бар.
Бату хан идарә иткән вакытта Алтын Урдага Казан һәм Әстерхан шәһәрләре
керә Киев. Мәскәү. Новгород кебек вассал шәһәрләр дә Урданың өлешләре булып
санала Әмма Мәскәү Русенең үз эчендәге каршылыклары һәм экспанциясе (яулап
алу) аркасында. Алтын Урда 1502 елда тарала Нәтиҗәдә берничә яңа — Казан.
Әстерхан. Кырым. Себер. Нугай һәм Касыйм ханлыклары барлыкка килә
Татарлар Идел буенда таралып урнашкан Түбән Новгород. Пенза, Ульяновск
(элеккеге Сембер) шәһәрләрендә һәм аларга якын урыннарда алар бүгенгәчә гомер
кичерәләр Аларның күбесе Касыйм шәһәре һәм Ока буеннан чыккан мишәрләр
Финляндия һәм Швециягә татарлар ничек килеп эләгә соң’ Түбән Новгородтан
көньяк-көнчыгышка таба 100 километр ераклыкта урнашкан Сергач каласы бар. Ул
XIX гасыр ахырында тимер юлның иң соңгы станциясе дип саналган Сергачтан
көньяктарак исә, элеккеге патша Россиясенең Түбән Новгород губернасындагы 35
татар-мишәр авылыннан барлык Эстония. Швеция һәм Финляндия татарлары
чыккан
Күчүнең икенче стадиясе, мөгаен. Россия империясе эчендә эшче көчләрнең
Финляндия тарафына алышуы нәтиҗәсендә башлангандыр. Ачтан үлмәс өчен.
Сергач татарлары яңа җирләр эзләгәннәр Узган гасыр урталарында мишәрләрдән
вак сәүдәгәрләр чикне узып Эстония һәм Финляндиягә барып чыгалар. Соңрак алар
шушы илләрдә урнашып та калалар, үзләре янына хатыннарын һәм балаларын
алдыралар
Икенче бер зур халык арасына килеп кушылсалар да. алар анда тар калып
югалмыйлар Диннәрен, телләрен, гадәт-йолаларын саклый алалар Бу — фин
татарларының көчле этник инфраструктурам аркасында гына мөмкин була. Билгеле,
милли үзенчәлекне саклап калырга ярдәм иткән
И
башка с.<бәпләр да бар. болар — балаларга кече яшьтән татар телен ойрә- тү. катнаш
никахлардан баш тарту Фин татарларының хәтта алтынчы буыны да ассимиляциягә
бирешми
Икенче бөтендөнья сугышы һәм эшче кулларның миграциясе татарларны
көнчыгыштан Балтыйк диңгезен кичеп. Швециягә җитәргә мәҗбүр итә Бу — алар
күчешендә өченче стадия
Швеция татарлары 1949 елда Стокгольмда «Швециядә дин һәм мәдәният эшләре
буенча төрек-ислам ассоциациясен» төзүгә ирешәләр Беренче вакыт оешмада
(соңыннан ул «Швециянең ислам җәмгыяте» дип үзгәртелә), күпчелекне тәшкил
иткән татарлар, төрле илләрдән мөселманнарның иммиграциясе арткач, аның
өстеннән контрольлекне югалталар Тиздән башка мөселманнар аларны сан ягыннан
күпкә узып китә
Швеция татарлары үзләрендә, Эстония һәм Финляндиядәге ватандаш
милләтләре кебек үк. ныклы инфраструктура төзи алмыйлар Шулай ук колониядә
татар этник ассоциациясен үзгәртеп оештыру да барып чыкмый Беренче-икенче
буыннар этник группаны тәшкил итә. ягъни татарлардан тора иде, ә аннан соңгылар
ассимиляция проблемасы белән бәрелешә Бу фактлар швед татарлары өчен фаҗигале
тәмамланырга, ягъни алар милләт буларак, югалырга мөмкин Группаның аз булуы —
80 ләп кеше аркасында катнаш никахлар арта Социаль-этник оешма һәм үз милли
укыту системасы булмау яшь буынны телне, гореф-гадәтләрне онытуга китерә
Швециядә бу группаның этник бердәм булып дүртенче буын азагына кадәр яшәве дә
инде бик икеле
Тюркар СУЫККАII.
юридик фәннәр кандидаты
(Швециядә яшәүче