Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Халкым арбасы
•Дружби ЛружГлш J . т.җЛа i.yA&iu»
Хезмәт кешене бар иткән. Хезмәт — кешегә тормыш. Хезмәт — җирдәге гүзәллек. Кешегә һава, сулыш.
«Хезмәткә дан!» дибез һәрчак. Кайчан ул булган дансыз?
Хезмәт — канда! Ә тере җан Кайчан соң булган кансыз? Мактану юк — гомер буе Мин хезмәт юлы үттем. Җиремә һәм милләтемә. Халкыма хезмәт иттем.
Әйе. тормышта дус кирәк. Дуслыкка дусча шатмын.
Тик мин башта үз халкымның Арбасын тарткан атмын.
Үз кояшы белән
Үтен барам басу юлы буйлап.
Сөзәк кенә яшел үр аша.
Миңа таныш күз күреме җирләр Офыкларга барып тоташа Күз күреме җирләр... Күз күреме дөнья Туган-үскән Я1ым киңлеге Шул кырлар! а. урман, таулыкларга Береккән лә минем кендегем Күз күреме җирләр... Күктә кояш Шушы кырлар, таулар өстендә. Кояш берәү. Җир шарына берәү. Ә ул берәү бу як өчен дә.
Көн дә чыга ул үз урынына. Үз урынына барып бата ул. Бу як. I үя. аның туган жы Кичен китсә, иртән кайта ул Үз КОЯШЛЫ, ДИМӘК, һәрбер сукмак, һәрбер үзән, һәр юл. һәр төбәк Үз кояшлы, димәк, шушы җирдә Туып-үскән һәркем — һәр йөрәк. Шушы җирдән минем йөрәгем дә. Шушы җирләр белән җан ашлы. Кеше җаны, туган җире кебек. Үз кояшы белән кояшлы.
Шулдыр инде, шулдыр инде үзе Үкенечле гомер азагы. Авыр икән (ничектер ул үлем?) Әкренләп сүнү газабы.
Алга бардык... Якты киләчәкләр Юк ул, юк ул — артка чигүдә. Алга барам, димәк, яктылык бар. Киләчәк бар минем сүнүдә. Мин дә әле акыл сатам кебек. Фәлсәфәле төсле язганнар.
Бер уйласаң, азмы дан казанды Шигырьләрдә акыл сатканнар. Чыкма, җырым, йөрәк юлыннан син. Ни булса да булыр азагы.
Йөрәк яна. диләр (акыл янмый!), Мең яшә син, яну газабы. Урамда ул күреп, туктатты да: «Җырың белән елатасың...» — диде. (Исемен дә аның белмимен мин) Минем исә түбәм күккә тиде.
Елату да, көлдерү дә безгә Җинел түгел — шуны белсә иде. Бу җыр елатса, ах, икенчесе Күз яшьләрен аның сөртсә иде. Тукта син, гүзәллек!
(> күз ачып комган ара. Син гүззлссң — туктасана!
Кин күңелгә фани дөнья иркен — һәр кешегә җирдә урын бар. Әдәбият! Сәнгать! Ә тик синең Урының һәм күңелең булды тар.
Гомер бакый шулай... Хәзер инде Бу тарлылык иске — безгә ят. Күңеле киң — адым саен талант. Даһилыкка күпме кандидат. Күтәрелдек биек түбәләргә, Ирешмәгәннәргә ирештек. Гүзәллекнең алтын түбәсендә Балкый бара ялган дөреслек.
Тукта син, гүзәллек! Ялганлыклар Кунмаганмыни соң. чамасыз!
Тукталып бер кагынып алсаң иде.. Юк! Туктарга син бит чарасыз. Чүп үләнен чәчеп үстермиләр... Чүпле кырын хуҗа утаган. Җинаятьләр утап бетергесез — Чәчеп үстергәнгә охшаган.
Ни чәчәбез җиргә, йөрәкләргә?
Без кылганнар хакмы, хатамы. Ни чәчсәң бит шуны урырсың, дип Халык әйткән... Безнең хактамы?
Көнгә чыксам...
«Юлга чыксаң, төнгә калма Юл яхшысы — якты күздә...» Көнгә чыксаң, шушы сүзне Әйтә иде әни безгә.
Юлга чыгу, төнгә калу Гадәти хәл миңа һаман. О дөньяның үзгәрүе!
Көнгә чыксам, төнгә калам.
•Өмет бел»н шилу куңглле. •
Өмет Һәрчак әйдәп торды мине, Шайтан гына, диләр, өметсез. Тик гомерем хаталардан торган Хаталануларым өзлсксез.
Кем гомере бер хатасыз икән? Шундый уй да гөнаһ шикелле. Бу дөньяда, димен, бер гөнаһсыз Яшәве дә гөнаһ түгелме*
Көймәдә
Дәрьяның да, гомернең дә Ярлары бар — ике яры. Чыгып киләбез бер ярдан Без икенче ярга бары.
Без көймәдә... Утырганбыз Ал белән дә, арт белән дә. һәркемнең үз урыны бар Шулай кирәк тә гамәлдә.
Беребез бүген койрыкчы. Ә койрыкчы бага алга.
Су ярып килгән көймәне Алып бара ерак ярга.
Мин ишкәкче барыр ярга Утырганмын арка куеп.
Үзем и шәм. вакыт-накыт Карап куям башны борып.
«Боргалама башыңны! дип. Койрыкчысы г әйтә яман — Ишүеңне генә бел. — ди. — Көймәне мин алып барам».