Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәният тормышы көндәлеге


ТАТАРСТАН КУНАКЛАРЫ
29 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр Татар ста н
республикасында ИҮБның (Ислам Үсеш Банкы) һәм
«Әль-Игаса» Комитеты (Согуд Гарәбстаны һәм Төркия)
берләштерелгән миссиясенең делегациясе — СССР ның
Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәте
мефтие Тәлгать Таҗетдин кунаклары булдылар.
ИҮБның Төркиядәге советы әгъзасы, Теркня
республикасы Президенты И. Озал- ның абыйсы, доктор,
профессор Коркут Озал җитәкчелегендәге бу делегация
республи кабыз башкаласы һәм Зеленодольск шәһәре
мәчетләрендә булды. «Мәрҗанн» мәчетендә намаз укуда
катнашты. Кремльне. Соембикә манарасын карады.
Казанның бүтән истәлекле урыннарында булды.
30 декабрьдә Согуд Гарәбстаны. Иорда ння.
Төркиядән килгән эшлеклеләр һәм дин әһелләре
делегациясен Татарстан ССР Ми нистрлар Советы Рәисе
М. Г. Сабиров кабул итте. Җылы шартларда үткән әңгәмә
вакы тында ул Татарстанның суверенлыгы турындагы
Декларация кабул ителгәннән соң республиканың
экономик һәм социаль тор мышында башланган
үзгәрешләр хакында, Татарстан җирендә дини хәрәкәтне ң
активлашуы. республикадагы башкаручы власть
органнары тарафыннан бу хәрәкәткә күрсәтелә торган
булышлык турында сөйләде. М. Г. Сабиров
Татарстанның мөселман илләре белән багланышларының
җанлана баш лавы белән хөкүмәтнең һәм халыкның канә
гать булуын әйтте. Күптә н түгел генә, диде ул. Татарстан
Төркия белән һәр ике як өчен файдалы багланышларга
керде, һәм республика, аның халкы Согуд Гарәбстаны
белән дә шундый ук мөнәсәбәтләргә керергә әзер.
Мондый фикер делегация әгъзаларында яклау
тапты. Ислам Үсеш Банкы, диделәр алар, хәзерге вакытта
45 мөселман иленә хезмәт күрсәтә.
М. Г. Сабиров делегация әгъзаларының күп санлы
сорауларына җавап бирде.
Австралиядә яшәүче мнлләттәшләребезнең Татарстан
җөмһүрияте югары мәҗлесенә мөрәҗәгате
Сөекле милләттәшләребез, бөтен Татарстан
җөмһүриятендә яшәүче ватандашларыбыз!
Сезләрне Австралиядә яшәүче милләттәшләрегез
булган бәндәләр барчабызга да уртак шатлык булган
Татарстан җөмһүрияте нең мөстәкыйльлек алуы белән
чын йөрәктән тәбрик итәбез.
Шулай ук үзебезнең дә никадәр шат-
ланганлыгыбызны белдерергә телибез. 1990 ел 30
августта Татарстан җөмһүрияте мөс тәкыйльлек
алганлыгы турында гаять зур шатлыклы хәбәрләр
ишеттек. Безләр аны ишетеп шатлыгымыз эчемезгә
сыймый калды. Сезгә шөкерлекләр булсын, мондый
яхшы хәбәрне дә ишеттек! Иншалла, инде безнең
ватаныбызның, милләтебезнең киләчәге өчен бик
файдалы бер вәзгыятьләр бу лыр дип өмет итәбез.
Татар милләтебез — бөек бер милләт. Мәдәният,
әхлак һәм дә гыйлем, фәннең нигезе булган, зур тарихка
ия бер милләт. Ни-ни зур галимнәр, шагыйрьләр, белемле
рәһбәрләрне җитештергән мәгарифкә ия ул. Дөньяның
күп җирләренә гыйлем фәнне та раткан. матбугатка ия
булган милләтебезнең киләчәктә тагын да зур уңышларга
ирешүе шиксез.
Безләр язмышның җилләре очырып чит илләрдә
яшәсәк тә, Татарстан безнең ватаныбыз, һәрвакыт
күңелебез сезләр белән гел бергә!
Сезләргә зур уңышлар вә барча яхшылыкларны
теләп: Фатыйма Вәлиена. Мөшәррәф Вәлиена. Нәҗәт
Вәлиен. Садыйк Вәлиев гаиләсе. Әхмәт Вәлиев гаиләсе,
Риза Вәлиев гаиләсе. Сөенгел Чанышева. Азат Чанышев,
Кафия Чанышева. Әхмәт Игәмбирде. Зәкия Игәмбирде
гаиләсе. Әнәс Юлдабаев. Суфия Юлдабаева гаиләсе. Зыя
Маски, Гайшә Маски гаиләсе. Рамил Садрн. Фирдәвес
Сад- ри гаиләсе.
Аделаиде шәһәре.
Австралия.
7 ЯНВАРЬ — ЭШ КОНЕ САНАЛДЫ
РСФСР Югары Советы 1990 ел. 27 декабрь
карарында 7 январь кө нен (Христос туган көн) ял көне
дип игълан иткән иде. Әлбәттә, христиан халкы өчен бу
— зур вакыйга. Ләкин төп халкын мөселманнар тәшкил
иткә н Татарстанның үзенчә яшәргә хакы бар һәм бу
җәһәттән ТССР Югары Со веты бик тә урынлы карар
чыгарды Татар стан ССР дәүләт суверенитеты турындагы
Декларация нигезендә һәм Татарстан ССРда бәйрәм
көннәре турында закон кабул иткә нчегә кадәр 7 январь эш
көне дип саналды.
ПАР ТИЯ ҖИТӘКЧЕСЕ — ЯЗУЧЫЛАР
ЯВЫНДА
21 ноябрьдә ТССР Язучылар берлегенең Г. Тукай
исемендәге клубында КПСС рескомы беренче секретаре
Р Р Идиатуллин белән очрашу үткәрелде. .Үл. язучылар
алдын да чыгыш ясап. Коммунистлар партиясенең
бүгенге хәле, аның томышта тоткан роле.
илевездй оеша башлаган башка партияләргә мөнәсәбәте.
республикабызның мөстәкыйль леге өчен барган
көрәштәге каршылыклар алардан чыгу юллары һәм
башка мәсьәлә ләргә тукталды.
Эшлекле, җитд и сөйләшү барышында Р Р
Идиатуллин язучыларның күп ке нә со ра улары на
җаваплар б ирде.
ҮЗГӘРЕШЛӘР СОРЫЙ ЗАМАНА
Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумында
хәрәкәтнең яңа платформага күчүе игълан ителде.
Платформа тезисла рында иҗтимагый үзәкнең Казан
педагогия институты базасында татар университеты,
мәдәният институты һәм Казанның башка мәдәният
сәнгать уку йортлары бергәлегендә Татарстан Сәнгать
академиясе, авыл хуҗалыгы уку йортлары нигезендә
аныл хуҗалыгы академиясе булдыру өчен көрәшә чаге,
колхоз һәм совхозларны кечерәйтү процессын
хуплаячагы, татар б изнесын як лаячагы, д ини уку
йортлары булдыру ки рәклеген алга сөрәчәге бәян ителде,
Пленумда Татарстан егетләренең хәрби хезмәтне
Татарстанда үтәргә тиешлеге. Та тврстан төбәген
Көнчыгышның бер өлеше дип карап, киләчәктә
гомумторки телгә бо рылыш ясау кирәклеге кебек әлегә
бәхәсле булган мәсьәләләр дә кузгатылды.
Пленумда Татар иҗтимагый үзәгенең уставына да
кайбер үзгәрешләр кертелде.
ТЕЛӘКТӘШЛЕК
10 декабрьдә цирк б инасы тамашачы белән шыгрым
тулы иде. Концерт ял кичәсе аларның өметен аклады:
тамашачылар ал дында шагыйрьләр Әхмәт Рәшитоа,
Рәшит Әхмәтҗанов, артистлардан Айрат Арсланов,
Вафирә Гыйззәтуллина. Равил Шәрәфиен. Римма
Ибраһнмова, Руслан Дәминов, Венера Гание на һәм башка
күренекле сән гать осталарыбыз, Татарстанның җыр һәм
бию ансамбле чыгыш ясады.
Татар иҗтимагый үзәге лидерлары М Мөлеков, Г.
Фәйзрахманов, Р. Газизовның бүгенге сәяси хәлебез,
башкарылган эшләр турында сөйләве дә халыкта зур
теләктәш лек тапты.
Концерт очрашудан кергән акча Татар иҗтимагый
үзәге файдасына күчерелде.
ӘЛМЭТГӘ — «МОСГӘКЫИЛЬЛЕК»
КЛУБЫ
Әлмәттә «Мөстәкыйльлек» клубы оешты. Аның топ
максаты — халык арасында аң дату эше алып барудан
тыш. республика Югары Советы сессиясе игълан иткә н
мос тәкыйльлек Декларациясе идеяләрен тор мышка
ашыруда җөмһүриятебезгә ярдәм итү.
Татарстанның мөстәкыйльлегенә каршы төрле
яктан, аерата Үзәктән көчле һөҗүм барган бер заманда, бу
клубның оешуы бик вакытлы һәм урынлы. Аны
оештыручылар — КПССның Әлмәт шәһәр комитеты
идеология комиссиясе һәм Татар ижтимагый үзәгенең
Әлмәт бүлеге.
ТАТАР СТУДЕНТЛАРЫНА — ГАЗЕТА
Быел республикабызда татар телендә яңа газета
нәшер ителәчәк. Ул — Татарстан Республикасы
студентлары газетасы.
Аны оештыручылар арасында ВЛКСМ ның
Татарстан республика комитеты һәм Татар яшьләре
берлеге. Казан дәүләт университеты. консерватория.
Чаллы педагогия институты, Казанның медицина,
педагогия, ветеринария, төзүче инженерлар, мәдәният,
финанс экономика һәм авыл хуҗалыгы институтлары бар.
МУЗЕЙЛАР САТЫЛМЫЙ
Татарстан ССР Мәдәният министрлыгы
системасында мәдәният һәм сәнгать учреж деииеләрене ң
арендага бирелгән биналары, музей әсбаплары, рәсем
сәнгате әсәрләре, китапханә фондлары, тарих, мәдәният
һәм архитектура һәйкәлләре сатылмый. Татар стан
Министрлар Советы 1990 елның 29 де кабрендә әнә
шундый карар кабул итте.
ХӘСӘН ТУФАН ЮБИЛЕЕ
17 декабрьдә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт
драма һәм комедия театры би насында классик
шагыйребез Хәсән Туфан ның тууына 90 ел тулуга
багышланган кичә булды.
Аны кереш сүз белән Татарстан Язучы лар берлеге
идарәсе рәисе Ринат Мохәмм» диев ачты. Әдипнең иҗат
гомере турында шагыйрь Роберт Миңнуллин сөйләде
Анна ры Хәсән Туфан турында истәлекләр яңар тылды.
Чыгыш ясаучылар арасында Ваш- кортстаннан килгә н
кунак — РСФСР Дәү лот премиясе лауреаты шагыйрь
Наҗар Нәҗми дә бар иде.
Кичәнең икенче өлешендә әдәби музы каль тамаша
булды.
Хәсән Туфанның туган авылы Иске Кар мәттә аның
музее ачылды. Хәзергә ул кы санрак кына бүлмәдә
урнашкан, якын ки ләчәктә исә яңа музей йорт сафка
басарга тиеш.
ГАЛИМНЕ ОЛЫЛАУ
Узган ел ахырында Төркмянең өч уин верситетында
татар галиме — телче, тарих чы Зәки Вәлид инең тууына
100 ел тулуга багышланган конференцияләр булып узды.
Аларны бөтен дөньяга билгеле галимнәр 3. Вәлидине ң
ш әкертләре уздырды
Зәки Вәлидигә багышлап Голландиядә үткәрелгән
конференциядә Татарстан халык депутаты язучы Фәүзия
Байрамова да кат нашты.