Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫСКАЧА ИСЛАМ МӘДӘНИЯТЕ ТАРИХЫ

В. В. Бартольд

ӨЗЕК
...Мөселманнарның мәдәнияттә алдалыклары, кирәк сугышларны алып баруда
вә кирәк солых вакытында булсын, дәүләт хәятендә дә күренә иде. 9 нчы гасырның
башында Византиядә (Византиядә) гарәп инструкторы булганлык зикер ителәдер:
ул румлардан вәгъдә ителгән мөкяфәтне ала алмагач, ул вакытта әле мәҗүси булган
болгарларга китте вә аларның беренче мәртәбә юнаннарны җиңүенә сәбәб булды.
(851) дә шул ук 9 нчы гасырда гарби Яурупадан барган христиан хаҗилары
үзләренең хәят вә милекләре ислам йортында үз ватаннарындагыга караганда
әминрәк булганлыкны игътираф итәләр. Шулай була торып гыйлем вә аңның
күтәрелүе табигатьнең йомшаруына, иҗтимагый әхвәлнең һәм дәүләт идарәсенең
үзгәрүенә аз тәэсир итте. Философлар Әфләтун һәм Аристуның сәяси нәзәрияләре
белән таныш иделәр: аларның бәгъзеләре, шул җөмләдән Фараби сәясәткә даир
әсәрләр дә яздылар. Ләкин бу әсәрләр идеалдагы «Төзек шәһәрне» тасвирдан гыйба
рәт булып, хакыйкый тормыштан ерак тора иде. Фарабиның хөкүмәт ида pace
хакында шул фикерен күрсәтү җитәдер ки, ул әгәр хаким өчен кирәкле сыйфатлар
бер кешедә табылса, хакимият шуңа тапшырылырга тиеш, әмма әгәр мондый бер
кеше табылмаса, берничә кешелек бер комиссия ясарга кирәк ки, кирәкле
сыйфатлар берәм берәмендә табылмаса, барысын бергә җый гач табылыр, дигән бер
фикерне алга сөрәдер.