ГЫЙБРӘТ


I
r ин хәзер үземне туксан баскычлы биек үр өстендә торам кебег I рәк хис кылам. Алдыма карасам, анда баю ягына авыша баручы [ сары сагышка баткан моңсу кояш күрәм. Узган юлыма борылып карасам, анда һәрберсе озын-озын туксан елга сузылган иксез- чиксез дәрьядай җәелеп яткан биниһая киң җиһан күрәм. Безнең гасырның беренче елларында ук дөньяга килгән ифрат та үзенчәлекле бер буынның бормалы бормалы тормыш юлы бу, кашкалы (тамгалы, үзенчәлекле) буын юлы. Ни сәбәпле кашкалы дим, чөнки бер буынның да тормыш юлы без неке шикелле катлаулы, газаплы, четерекле була алмый торгандыр...
Менә шул тиңсез түземле, фидакарь буынның соңгы могиканнарыннан берсе буларак, туксан еллык ераклыкта калган шул зәңгәр офыклар аръ ягына мин яңадан борылып карыйм. Ни шатлык, шул юлның аргы башында бер бөгелеп, бер тураеп такыр басу ызанында ачы какы җыеп йөрүче яланаяклы чандыр малай күрәм. Каян беләсең: бәлки ул малайга бу кадәр еракларга сузылган гомер юлын узарга туган туфрагының әнә шул ачы какылары, балтырганнары, кыр суганнары, көч биргәндер, шифалы чишмә сулары, яшүсмер чагындагы сабан туе көрәшләре, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр сузыла торган җир сөрү, тырмалаулары, баш күтәр мичә урак урулары шулай чыныктыргандыр? Бәлки шулайдыр...
Монысы минем җисемем тормышы инде. Адәми зат үзенә бер мөс тәкыйль шәхес булып аякка бассын өчен, ул җисемнең эчке дөньясы үз чорына, яшәгән мохитенә хас замана сулышы белән, ниндидер якты омты лышлар, һавада асылынып торган изге теләкләр белән байый барырга тиеш бит әле... Күз җитмәслек шул ерактагы эңгер меңгергә тагын да текәлебрәк карасам, шул ук киндер ыштанлы яланаяклы малайның каты басуда тырма тырмалап йөрүен күрәм. Кояш шулкадәр аяусыз кыздыра, чыдар хәлләр юк.
M
Кен уртасы бит. Җиргә басканда аяк табаны пешә, тамак чатнап кибә, тел аңкауга ябыша. Атның бар җиреннән бөрчек-бөрчек тир бәреп чыга, аны кигәвеннәр талый, ул түзә алмыйча пошкырына, тибенә, коерыгын селки, хәтта ыңгырашып куя...
Нишләргә? Ничек түзәргә? Тырмалыйсы җир әнә бит әле нихәтле?
Шәкерт малай җиргә тезләнеп кулларын дога кылырга күтәрә, күз яше белән күккә гозерен әйтә:
— Илаһи раббым, кодрәтең чиксез, мәрхәмәтеңнән ташлама? Кызган безне, кызган үзең бар иткән хайванны, коткар бу афәттән, яудыр яңгы рыңны, күрсәт могҗиза! Илаһи раббым. күз яшем белән согынам!..
Малай, күңеле йомшап, битен каплады. Җиңе белән күзен сөрткәндә күтәрелеп караса... йа, кодрәт, йа хода' Бишна урманы өстендә мендәр тикле генә ак болыт калкып чыкмасынмы?!
Малай шатлыгыннан атының муенын кочаклады, күңеленнән ниндидер бик изге теләкләр теләде. Ул да түгел, кечкенә болыт күз алдында үсә, күперә торгач, болайга таба авышты, килеп кояшны каплады, болыт астыннан искән дымлы җил эре-эре яңгыр тамчылары коя башлады.
Салкынча яңгырга аркасын куеп ат, мескен, күзләрен йомды, рәхәткә чумды.
Малай кәләпүшен салып, борынгы кыргый бабалары сыман яңгыр астында көлә-көлә сикергәләргә тотынды. Китапларда укыган могҗиза иде бу, могҗиза, ул үтенеп, дога кылып яудырган могҗиза!
Кинәт аңа үзе олыгаеп, дөнья тагын да матурланыбрак киткәндәй тоела башлады. Хәзер инде аның иң бөек кодрәтле зат белән икәве генә белә торган, Хәкимҗан да, Миңҗан да, бүтән малайлар да ышанмаслык тирән сере бар. Аның күңеле шатланып җырлый, күңеле түрендәге мәгънәле сере йөзендә, күзләрендә елмаю булып балкый ид«
Хәзер инде аңа авыл кызларының сузып кына, моңсу гына Йосыф китабын көйләүләре дә ниндидер башкалар белмәгән тылсымлы дөньядан булып ишетелде. Кулларында зырылдаган орчык Йосыф белән Зөләйха мәхәббәтенә аларның үз мәхәббәтләрен дә үреп бара, әллә кайчангы ул гыйбрәтле кыйсса безнең белән бергә яши. хәзер дә дәвам итә кебек тоела башлады.
Рамазан ае кичләрендә ул малай, мәчет манарасына менеп, яшь егет ләр белән сузып-сузып «Әлвидаг» көйләде, мәдрәсәдә кичләрен, хәлфә абзый кайтып киткәч, «Сак Сок» бәетен әйтте:
Мәдрәсәләрдә китап киштәсе.
Сак белән Сокның бәетен нштәсе..
Әнкәй каргагач. Сак Сок булдык без.
By дөньялардан гыйбрәт алдык без...
Болар искә төшкәндә, карт йөрәкнең кай төшедер татлы гына кы сылып кысылып килә. Күрәсең, юкка гына хәтердә яңгырамыйдыр алар, яшүсмернең яңа яуган ак кар төсле керсез саф күңеленә болар һәммәсе дә иң кирәкле җан азыгы булып иңгәндер. Сак белән Сок арасында кал кын чыга торган тылсымлы текә тау да гомер юлының хәтәр борылыш ларында синең вөҗданың сагында торгандыр..
Күз алдына китерәм дә хәйран калам: кадерен белсәң, нинди бай, нинди акыллы һәм гыйбрәтле бу тормыш! Әнә ул. кинәт кенә калкып, яуган ак болытны «чакырып» китермәгән булсам, ул мине беренче илһам җиле булып канатландырмаса. ул дастаннар, бәетләр, җырлар яшь егет нең рухын баетып, күңелен җилкендермәс», ул яланаяклы малайдан кем чыгар иде икән? Белмим, әйтә алмыйм, һәрхәлдә, ул «мин» булмас идем инде...
Ниләр генә булып алмады бу гасыр башында, тын гына йокымсырап яткан авылны нинди генә шомлы хәбәрләр борчуга салмады” Бик ерак лардан, кояш чыгышы якларыннан солдатларга «Япон сугышы бәете» ияреп кайтты.
Японнар туп аталар.
Порт Артурны ваталар.
Кайсы аяксыз, кайсы кулсыз
Тилмерешеп яталар.
диелә иде анда. Ничәмә ничә мәдрәсәләрдә укылмады, күпме генә аулак өйләрдә әйтелмәде, тол хатыннарның күпме кайнар күз яшьләре түгелүгә сәбәп булмады бу бәетләр!
Ул да түгел, яңа хәбәр таралды. Имештер. Петербурда студентлар патшага каршы күтәрелгәннәр. Шулар патшаны тәхетеннән бәреп төшерә калса, үзенең Вятка ягындагы биләмәсенә качар өчен, Николай патша Ка заннан Себергә таба тимер юл салдыра, имеш... Бар, ышанмый кара! Шул елларда Казан елгасы буйлап чыннан да тимер юл суза башладылар. Кичке тынлыкта ул яктан паровоз тавышлары да ишетелә иде инде...
Еллар уза, җилләр исә торды, яңадан-яңа сәер хәбәрләр авыл тәрәзәсен чиертә торды. Ниндидер җил белән мәдрәсәләргә «Беренче сада» килеп керде.
Кояш чыкты, нур балыкты.
Тәрәзәдән өйгә аркылды.
Ятма йоклап, уян. шәкерт.
Кузгалырга вакыт җитте!
Бәет белән мөнәҗәтләргә, «Тәкый гаҗәп» белән «Бакырган»га күнеккән колакларыбызга бу шигырь сәеррәк ишетелде. Без ул «уянуның» чын мәгънәсен аңлап та җиткермидер идек әле. Әмма нишләптер ул безгә ошый башлады. Бу шигырьдән ниндидер яңа. кыю сулыш бәреп тора, ул нидер вәгъдә итә иде. Дәрестән соң, өйгә таралыр алдыннан, бигрәк тә тәгьтыйль (каникул) кичәләрендә без ул шигырьне, якын-тирәне шаулатып, бик рәхәтләнеп җырлый идек.
Шундый җилкенгән күңелләрнең кайнарлыгын бастырып, моңсу җилләр дә искали иде. Теләче, Әтнә, Арча базарчылары ашамы, Казаклар, Кышкар, Курса мәдрәсәсенең шәкертләренә иярепме, башка төрле моңнар безнең авылга да килеп иреште:
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да. җиһанга ят яраткан раббысы...
Бу шигырьдә моңа кадәр укыганнарга һич охшамаган, бик тирәндә яткан, әммә күңелләрдә беләсе килү омтылышы тудыра торган, йөрәкләр не чеметеп-чеметеп алучан эчке куәт, тирән моң бар иде. Яисә менә бу шигырь:
Күз яшең дә кипмичә, егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?..
Боларны безгә яттан өйрәнергә куштылар. Ял көне иде. Урамда челтерәп, шатланышып саргылт сулы гөрләвекләр ага, оялары каршысында бөтерелә-бөтерелә сыерчыклар сайрый. Күңел түрендә исә — моң, җиһанга ят кеше... Шагыйрьнең без яшәгән бу дөньяны ят күрүе бик үк ошап бетми, күңелгә ятмый иде. Икенче яктан... шундый якты, шатлыклы дөнь ядан да канәгать булмас өчен, бу җиһанны башкача күрә белергә кирәктер. Нинди күзлектән күрә белергә?!
Габдулла Тукай исеме ул вакытта безгә Мөхәммәт пәйгамбәр кебек үк бөек зат исеме булып ишетелә иде. Күпмедер вакыттан соң, унөченче елның язында бөтен дөньяга кайгылы хәбәр таралды. Габдулла Тукайның бездән 20-25 чакрымдагы Кушлавыч авылында туып үскән авыл егете икәнен белгәч, башта без моңа бик гаҗәпләндек. Ничек була инде бу? Ул да безнең шикелле авыл чирәмендә, яланаяк килеш каз-үрдәк көткәнме? Авыл мәдрәсәсендә «әлиф, би. ти, си«дән башлаган да. тора бара шундый биеккә күтәрелгәнме? Инде бала чагында аның да «Апуш» кына булуына тәмам ышанып җиткәч, ул исем бездә чиксез горурлык тудырды, шагыйрьгә карата якташлык, туганлык хисләре уятты. Без аның байтак шигырен яттан белә идек инде.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең каберең ташы, — Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!
Шагыйрь анасы Мәмдүдә остабикә каберенә тамган күз яшенең «иң ачы һәм татлысы» ул айларда бик күпләрнең йөрәкләренә тамды.
II
Бармы икән тарихта безнең кебек үк газап чиккән башка бер буын?! Үз гомерендә башыннан элек беркайчан да тарихта булмаган, миллионнарның җанын тетрәткән, береннән-бере хәтәррәк, дәһшәтлерәк вакыйгалар кичергән бүтән шундый бер буын?! Юк тарихта андый, юк! Мең шәкертләр булсын, җир шарының башка кыйтгаларында яшәүчеләр Россия халыклары башыннан узган коточкыч дәһшәтләрне беркайчан да, берничек тә кичермәде. Ул заманнар кәрван-кәрван булып күз алдымнан уза. Тәннәр чымырдап китә, көйдергеч ялкыннарыннан тыннар буыла. Менә алар:
Россия хуҗалыгының җелеген суырып, халыкны тәмам аяктан еккан өчъеллык Герман сугышы;
Җир шарының алтыдан бер өлешендә бөтен тормышның астын өстенә китергән Октябрь революциясе;
— Күпме кан коелган гражданнар сугышы;
— Идел буендагы коточкыч ачлык;
— Миллионнарның башына җиткән Сталин репрессияләре;
— Бөек Ватан сугышы...
Чү! Сабыр, тукта, каләм, як ягыңа каран! Хәзер бит әнә нинди хәтәр чаклар, һәйкәлләр җимерелеп, кыйблалар үзгәргән заман! Ил өстендә яңадан дәһшәтле давыллар уйный. Мин хәтта революция елларында да, тормышның болай ук буталуын, халыкларның бу кадәр үк тынычсызлануын хәтерләмим.
Чыкты җилләр
купты дулкын —
Ил корабын җил сөрә!..
Әйе, заманалар тагын үзгәрде. Тормыш мәйданында төрле милли оешмалар, социалистлар, демократлар, радикаллар һ. б. пәйда булды. Аларны табигый бер хәлдәй хуп күреп каршы алдык. Сталинның ике йөзле рәхимсез диктатурасы елларында кызыл кикрикле, әмма туң йөрәк ле кызыл әтәчләр мәчет манараларын кисеп бетергән булсалар да, шул ук авылларда, җомга кич саен, хәзрәтләрнең телевизорда акыллы вәгазен тыңлау хәзер күңелләр .үренә күптән көтелгән тансык, шифалы бәлзәм булып иңә башлады. Ю-ыйсә бит, беркемгә дә сер түгел, безнең җәм гыять каты бәгырьле, кырыс холыклы җансыз бәндәләр тәрбияләүгә йөз тоткан иде. Күз алдында бит, соңгы кырык илле ел дәвамында иртәсен кичен-көнозын кабатланып торган берүк командалар, берүк боерыклар, бөтен система — кеше рухындагы шәфкать, мәрхәмәт, туганлык кебек та бигый хисләрне корыта барды, кеше рухы ифрат саекты, ярлыланды. Ти рәнрәк уйлап карасаң, халыкның түземлегенә хәйран каласың. Әйтерсең, кеше дигән бу бөек зат зур бер механизмның кечкенә бер шөребе генә, әйтерсең, ул үзе теләгәнчә, үз иркендә яшәү өчен түгел, бәлки өстән кушылган эш планы үтәү өчен генә, авыл халкы исә ит, сөт. йомырка, йон... җитештерү өчен генә дөньяга килгән!.. Нинди мәгънәсезлек, нинди башбаштаклык!
Шөкер, ул заманнар, бик авырлык белән булса да, акрынлан үтеп бара кебек инде. Дөньяга «хөррият» дигән күптәнге өметле вәгъдә яңадан калкып чыкты. Ләкин менә шул чын хөрлеккә өндәүче дәртле авазлар арасында, шулар күләгәсенә посып, тарих караңгысыннан шомлы кара кү ләгәләр, элекке кара груһларның өрәкләре дә калкып чыкты бит әле. Алар, күзләрен дә йоммыйча, митингларга Николай патша рәсемен күтәреп чы галар. Аларның иярченнәре, кан кардәшләре демократлар, радикаллар, тагын әллә кемнәр байрагын бөркәнеп, шушы буталчыктан файдаланырга, элекке империяне ныгытып калырга, татар халкын элеккечә басып ятарга омтылалар.
Ай-Һай, изге патша тәхетенә кул салу ялгыш булмадымы икән? - диләр алар. Хәзер ничек кенә яманласалар да. заманында патша Рос сиясе зур дәүләтләрдән санала иде бит! Изге патша тәхете нинди зур. таркау илне өркетеп торды, шәүкәтле. даны бөтен дөньяга таралды
«Изге» идеме соң ул халыклар сөяге өстенә корылган тәхет?! Сагы кырлык ягы бармы соң ул «халыклар төрмәсе» дип. «балчык аяклы гн
гант» дип аталган ул көпшәк империянең? Мин — яшьлек елларымда шул империя коллыгы астында яшәп калган кеше. Кара груһларның монархияне сагынып сүз кузгатулары башыма сыймый. Ул нинди кыргыйлык? • Патша режимы» диюгә, минем колагым төбендә каторжаннар аягындагы богаулар тавышы чыңлый башлый. Мин урядник каршысында бүреген салмаган өчен авыл агаеның аркасына чыжылдап камчы төшкәнне үз күзем белән күргән, «Татарин гололобый» — дип акырганны үз колагым белән ишеткән кеше. Октябрь революциясе көннәрендә без шул хурлыктан азат булып, хөр халыклар булып яшәү өчен көрәшмәдекмени?! Моны онытырга һич тә хакыбыз юк!
Безнең буынның бөтен гомере «халык бәхете өчен көрәштә» узды. Әйе, без чын күңелдән халыкка хезмәт итәбез дип, актык көчебезне салып тырыштык. Ләкин соңыннан гына аңладык: матур сүзләргә, гамәлгә аш мастай буш вәгъдәләргә ышанып хурлыклы рәвештә ялгышканбыз икән. Хәзер йөрәкне авырттырып күңелләр рәнҗи, халыкка хыянәт иткән эре- ле-ваклы тираннарга ләгънәтләр ява.
Ничек без шушы көнгә калдык? Нигә, ни сәбәп? Бөтен дөнья халкы диярлек адәм рәтле тормыш корып үзен бәхетле хис иткәндә, нигә без — Россия — Советлар Союзы халыклары гына шундый кыенлыкка дучар булдык? Без кемнән ким?! Әле безнең буын гынамы?! Безнең бит ата баба ларыбыз да ничә гасырлар буена хәерчелек чигендә, коллык хәлендә яшә гән. Моңа коммунистлар гына җаваплымы соң? Әллә бу Россиянең борынгыдан ук килгән төзәлмәс чиреме?! Башыма төрле уйлар килә. Нигә?
Мин, төбем тамырым белән — шушы ил кешесе, яшәешнең ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган халык вәкиле. Тормышның туксанынчы баскычына аяк басканда минем элек булып узган хөкемдарлардан да җавап сорарга хакым бар! Чөнки теге яки бу халык өстеннән хакимлек итү — аны басып яткыру гына түгел! Юк! Хөкемдар булу — ул халык язмышына җаваплылыкны үз өстеңә алу. аның хәзерге тормышын да, киләчәген дә кайгырту дигән сүз! Моңа бөтен кешелек тарихы дәлил!
Тарихчылар, экономистлар безнең илнең артталыгына бик җитди сәбәпләр табалар, төрле дәлилләр китерәләр. Шулай да нигә, ни сәбәпле? дигән сорауга җавап эзләгәндә иң беренче булып әлеге шул Россия хөкемдарларының деспотлыгы, замана таләбен аңлаучылар биеклегендә тормаулары төп сәбәп булып алга килеп баса. Моңа мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Мәсәлән, Европа илләре белән чагыштырып карыйк.* Алар үзләренең табигый байлыкларына, халыкның борынгыдан ук килгән тормыш көнкүреш шартларына таянып, илнең экономик һәм сәяси-иҗтимагый моделен моннан берничә йөз ел элек үк ачыклыйлар (фермер хуҗалыгы, хутор системасы һ. б. юнәлешләр). Россия дәүләте исә бу вакытта үзеннән көч сезрәк күршеләрен басып алып империяне тагын да киңәйтү, гигант дәү ләтнең хуҗасы булу комсызлыгы белән шөгыльләнгән. Моңа Россия им периясенең чигендәге «Влади...» сүз кушымчасы белән башланып киткән шәһәр исемнәре дә шаһит: Владивосток. Владикавказ... Европа илләре, прогрессның тагын да югарырак баскычына күтәрелеп, университетлар, музейлар, шифаханәләр ачканнар, бөтен дөньяга танылган сәнгать шедевр лары иҗат иткәннәр, халыкның тормышын яхшыртканнар. Ә Россия хөкемдарлары нишләгән? Бәлки тора бара, күрше дәүләтләрдән күрмәкче, халыкның мондый бөлгенлектә яшәргә тиеш түгеллегенә Россия хөкемдарлары да игътибар итә башлагандыр? Юк шул, Европа фән яктысына омтылганда, Россия императорлары адәм рәтле тормыш өчен, азатлык өчен көрәшүчеләрне рәхимсез асу-кисү белән мәшгуль булган. Россия интеллигенциясенең иң алдынгы вәкилләре — декабристлар каны, гади халык җитәкчеләре Болотников, С. Разин, Е. Пугачев, Салават Юлаев, Бәхтияр Канкаев һәм меңнәрчә бүтән фидакарьләр фаҗигасе Россия монархлары тарихында мәңге онытылмый торган кара тап булып калды.
Фәндә бик тә катлаулы итеп, бутап, башкача аңлатсалар да, без хәзер тарихи шәхеснең халыклар тормышына, хәтта аларның киләчәгенә ифрат көчле тәэсир итүенә ышанмыйча булдыра алмыйбыз. Аның үрнәге тиз генә онытыла торганнардан түгел. Беренче бөтендөнья сугышыннан соңгы чорда башка милләтләр һәм дәүләтләр, сәламәт акыл кушканча га мәл кылып, фән кушканча алга атлаганда, Сталин «Джугашвилиның дөньяда тиңе булмаган канлы хакимияте безне, чабуыбыздан тартып, арт ка сөйрәде. Без хәзер бу фаҗиганең сәбәпләрен ачарга тырышып үзебезгә
үзебез газаплы сөаль бирәбез: «Әгәр Ленин бу дөньядан вакытсыз китмәгән булса. Әгәр ил белән идарә итү тәхетенә Сталин менеп утырмаган булса.» — дибез һәм авыр сулап куябыз. Тик бер нәрсә бик ачык: ничек кенә булганда да бу — безнең Россия чире! Алдынгы Европа илләрендә аерым шәхес бөтен халыкка карата мондый коточкыч, тетрәндергеч җинаятьләр эшли алмас, аңа мөмкинлек бирмәсләр иде. Россиядә исә андый хәлләр булып торган, тираннарның кансызлыгы электән үк дәвам итеп килгән. Тик масштабы, заманы гына башка булган.
Явыз Иван (Грозный) кем? Бөтен илне канга батырган, үз улына үзе кул салган ярым мәҗнүн кансыз тиран. «Әби патша» дигәннәре дә — бөтен җиһанга иренең канлы мәете аша тәхеткә күтәрелгән комсыз, бозык хатын булып танылган кеше.
Император булып Россияне төрле вакытта төрлечә басып яткан Алек-сандрларның берсе дә яхшы истәлек калдырмаган. Александрларның беренчесе, халык җилкәсенә Аракчеевны атландырып, аның кулы белән буып яткан. Ирләрне җиләк кебек чагында туган җиреннән, тормышыннан аерып 25 ел буена казарма режимында яшәргә мәҗбүр иткән. Безнең ба байлар аның турында рәнҗүле җыр чыгарганнар:
Егермебиш ел хезмәт иттем
Әләксан р патшага...
Икенче Александрның кансызлыгы, халык язмышы белән уйнавы шул дәрәҗәгә җиткән ки, ул заманның революционерлары, үзләрен корбан итү бәрабәренә булса да, халыкны аннан азат итәргә хәл кылганнар
Кыскасы, элек-электән шулай халыкның бәхете булмаган. Рәсәй хал кы хөкемдарлардан уңмаган...
Бик гаҗәп хәл: язмыш монда мәкерле уен уйнаган. Россия императоры итеп ул тәхеткә йә чамадан тыш кансыз, кешелексез явызларны, йә дәүләт белән идарә итәргә сәләтсез, йомшак, гомумән, шәхес дәрәҗә сенә күтәрелеп җитмәгән йә «уртача» гына бәндәләрне утырткан.
Россиянең иң соңгы патшасы Николай язмышы да шул фикерне рас лый. Яңа борынлаган «монархистлар» аны бик кызганып, мактап язалар. Янәсе, ул бик тә йомшак күңелле, гадел шәхес булган, аны нахакка җәзалаганнар, диләр. Ә аңа үзе исән чагында ук тагылган «канэчкеч Ни колай» дигән хурлык кушаматын кая куясың?! (Мәскәүнең элекке шәһәр чите булган Ходынкада 1896 елны Николай тәхеткә утыру уңае белән бүләк иләшкәндә бер меңнән артык кеше тапталып үлгән. 1800 кеше га рипләнеп калган. «Канлы якшәмбе», 1905 елның январенда патша гас кәре Петербург эшчеләренең тыныч демонстрациясенә ату нәтиҗәсендә меңнән артык кеше һәлак булган, аннан да күбрәк яраланган.)
Менә танышып карыйк. Портретларында ул юаш кына кыяфәттә, гөнаһсыз бер бәндә булып кына утыра. Саргылт сакаллы тыйнак кына бу кеше бәлки, чыннан да, йомшак күңелле булгандыр? Ходынкада һәлак булган йөз кырык мең кешенең һәлакәтен авыр кичергәндер, борчыл гаидыр? Ни әйтсәң дә аның түрәләренең гаебе аркасында тапталган бит ул бичаралар... Николай патша бу хакта тыныч кына • ..Йөз утыз мең кеше нең тапталып үлүе миңа җан биздергеч дәрәҗәдә начар тәэсир итте (?)...» дип язып куя да, Франция илчесе оештырган җиде мең кешелек шау шулы мәҗлескә яшь кәләше белән биергә китә... Бары шул гына' Бу уңайдан кайгы белдереп тантананы туктату да, борчылу да. кайгы мэра симе дә юк. Әйтерсең, берни дә булмаган, әйтерсең, коточкыч бу фаҗи гада аның тузан кадәр дә гаебе юк!
Бәлки император буларак аның җитәкчелек сәләте халыкны кайгыр туы илгә, халыкка зур сынау кичерергә туры килгән кризис көннәрендә ачыграк күренгәндер? Бәлки шундый чакта, акылга килеп, халык өчен берәр яхшылык эшләгәндер? Ни әйтсәң дә. ул да кеше ләбаса'..
Менә 1017 елның февраль көннәре, халык ачыга башлаган, армия тар кала, корал ташлый. Россия дәүләтенең хәле кыл өстендә Министрлар советы рәисе, фронт командующийлары патшага илнең һәлакәт алдында торуын аңлаталар, нинди дә булса чара күрергә, халыкның хәлен җиңе лойтергә киңәш бирәләр. Николай аларның һәркайсын: «Юк! Берни дә үзгәрмәсен?» дип кисеп кенә салган
Хәер, Николай үзе генә түгел, аның тирә-юне дә, халыклар аңында зур үзгәрешләр барлыкка килүен белмәмешкә салынган, халык теләге белән исәпләшүне кирәк санамаган. Алар дәүләт белән нәкъ борынгыдан килгәнчә урядник йодрыгы, казак камчысы була дигән фикердә торганнар.
1917 елның февралендә Николайның хатыны Мария Федоровна Ставкадагы иренә язган хатында аңа, мәсәлән, шундый киңәш биргән: «Ка- дерлем. нык тор! Күрсәт русларга йодрыгыңның көчен! Миңа ничә кеше әйтте инде, аларга камчы кирәк, алар моны үзләре сорап торалар. Бу бик сәер; ләкин славянның табигате шундый... Алар хәзергә әле синнән куркалар, ләкин тагын да ныграк куркырга тиешләр! Кайда гына булсаң да. алар синең алдыңда калтырап торсыннар!..»
Иа хода! Кем әйтә диген бу мыскыллау, хурлау сүзләрен? Рус халкының күпчелеге табынып яшәгән рус патшасының хатыны әйтә! «Үз» халкына карата әйтә! Билгеле, руслардан башка халыклар хакында әйтеп тә торасы юк, патша нәселе аларны кешегә дә санамаган! Кем булуларын да белмәгән!..
Гасырлар буена шулай килгән, патша нәселе үзен ходай тарафыннан халыкларның башында утыру өчен яратылган затлы нәсел дип исәпләгән. Менә шушы кәпәренү, патша — теләсә ни эшләргә хаклы, вакыйгаларны үзе теләгән якка борып җибәрергә сәләтле зат, дип ышану Мария Федо- ровнаның иренә язган икенче бер хатында тагын да катгыйрак итеп, кистереп әйтелгән: «...Кайчан син шуларга, ниһаять, бер өстәл сугып кычкырасың инде?! Син бит — Россиянең хуҗасы, һәммәсенә баш кеше, шуны онытма? Шул бозык бәндәләр һәм республикачылар төркеменә каршы арыслан бул! Үзеңне олы тот! Бөек Петр бул. Явыз Иван, Павел Беренче бул. күрсәт йодрыгыңның көчен, бөгеп сал, ботарлап ыргыт шу- ларны!..»
Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Икенче Николай да нәкъ бабалары юлын дәвам иттергән, хәтта патшалык итүенең соңгы көннәрендә дә ул ил язмышы, халык язмышы хакында уйланып борчылмаган, үзен теләсә нишләргә хакы булган «бөек» кеше итеп тоткан!
Бу уңайдан «Бөтен Россия императоры»ның минем кулга 1923-24 ел ларда ук кергән һәм ваемсызлыгы белән хәйран калдырган көндәлеге искә төште. Вакыт күп узу сәбәпле мин аны сүзгә-сүз китерә алмыйм, әмма эчтәлеген хәтерлим.
«...Бүген түтиләрдә аш мәҗлесендә булдык. Сый хөрмәт әгълаләрдән иде. Князь (фамилиясе истә калмаган) ифрат үткен һәм кызык анекдотлар сөйләде. Гомумән, мәҗлестән бик канәгать калдык...»
Гаҗәп бит, хәтта башка сыймаслык! 1917 елның февраль айларында язылган бит бу! Россия империясе җимерелергә торганда, фронтның таркала башлаган чагында! Тәхете аварга торган шундый хәтәр һәм фаҗи гале көннәрдә император кешенең, баш командующийның анекдотлар тың лап кәефләнүдән башка бер генә җитди борчуы да булмадымы икәнни?! Шулкадәр фикер сайлыгы, шундый рухи ярлылык! Хәйран каласың!
Хәер, Рәсәй патшасы бит ул! Ниләр генә булмас дисең бу серле, буталчык Рәсәйдә!..
Күрәсең, Романовлар династиясе Европа һәм Америкадагы иҗтимагый сәяси үзгәрешләр, фән-техника яңалыклары тәхеткә куркыныч яный дип шикләнгәннәрдер, алар демократиягә омтылышны, фәнгә, техникага яңалык кертүне рәхимсез рәвештә бастыра килгәннәр. Искелеккә ябышып яту, яңалыкка тискәре караш тора-бара җәмгыятьнең тәмам канына сеңгән. Бу тискәрелек, искегә табыну нәтиҗәсендә яңа, прогрессив фикерләр гамәлгә ашмый калган, проектлар күбесе төрмәдә черегән. Шуны гына искә алу да җитә: патшаның Министрлар советы рәисе Столыпинны хәтта җирдән файдалануга реформа кертергә омтылуы өчен дә атып үтергәннәр!
Шунысы бик гаҗәп, Романовлар династиясенең яңача фикерләүне кысу, демократияне рәхимсез рәвештә сүндерә бару сәясәтен үз заманында Сталин да кулланды. Күренекле совет галимнәре Вавилов. Чаянов һ. б. бик күпләр нәкъ әнә шул тормышка яңалык кертеп халыкның яшәеш шартларын адәм рәтле итәргә тырышулары өчен җәзаландылар. Кибернетика белән компьютер техникасы мәйданга чыкканда, Сталин юк иде инде. Ләкин Россия галимнәре барыбер искелек богавыннан азат була алмадылар. Бу уңайдан «череп таркалучы капитализм сихерчелеккә күчте» дию-
ләре белән дөнья күләмендә көлкегә калдылар. Бу да монархиянең калган тискәрелек мирасын дәвам иттерү түгелмени?!
Нихәл итмәк кирәк, Рәсәй бит бу’ «Балчык аяклы гигант»ның һаман да шул үзен үзе замана кушканча идарә итәргә сәләтсезлегенең бәласе. Яшермичә генә әйткәндә, без әле хәзер дә менә шул булдыксызлык, деспотлык аркасында җәфа чигәбез’
Артта калган туксан еллык озын юлга борылып караганда үкенүдән йөрәк сызлана. Күпме фаҗига, күпме үлем, күпме вөҗдан газабы! Әмма шулар арасында иң авыры, бәгырьләргә тия торганы, кимсетүләргә, гадел- сезлекләргә түзү мәҗбүрияте иде. Шуларның берсе — Явыз Иван Казан ханлыгын басып алуын тарихта прогрессив күренеш дип аңлатып килүләре. Моннан байтак еллар элек дәүләт музеенда татар әдәбияты бүлеген ачканда өстә утырган татар түрәсе, милләтчелектә гаепләнүдән куркып, бу хакта иң күренекле урынга классиклар фикерен дә язып элдерткән иде
Мондый фикер белән килешү — хакыйкатькә ачыктан ачык хыянәт итү ләбаса? Каян килеп, басып алу — прогрессив күренеш булсын икән?! Безнең борынгы бабаларыбыз — болгарлар. Көнчыгыш Европада беренчеләрдән булып үз дәүләтләрен оештырганнар, моннан 1100 ел элек үк,'мәҗүсилектән баш тартып, ислам дине кабул иткәннәр Аларның бай язма әдәбияты, һәртөрле карьханәләре (остаханә), мәчет мәдрәсәләре яшәп килгән. Болгар дәүләте Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләренең сәүдәгәрләрен очраштыручы эре сәүдә үзәге булып хезмәт иткән. Болгар дәүләте һәлак булганнан соң Казанга күчкән халык мөстәкыйль дәүләт булып яшәвен янә дәвам иттергән. Алты йөз илле ел чамасы мөстәкыйль дәүләт булып яшәгән халыкны басып алып, аның матди, мәдәни, әдәби байлыгын җимереп, тузгытып ташлау, үзен кол итү ничек уңай вакыйга булсын икән?!
Явыз Иванның Казанны алгандагы кансызлыгы бәхәссез, авыр фаҗига, бу ышанычлы мәгълүматлар белән раслана Татар халкы бу һәлакәтне бик тирәннән кичергән, ул хакта күп санлы бәетләр чыгарган. Мин бала чакта мәдрәсәдә әйтелә торган бәетнең берсе болай башлана иде
Балалар, балалар, таш каланы алалар.
Таш каланы алалар да безне утка салалар. .
Патша режимының татарларга булган рәхимсез мөнәсәбәтенең асылын аңлау өчен безнең халыкны көчләп чукындыру кебек кыргыйлыкны искә төшерү дә җитә. Бу көчләүләр вакытында күпме халык төтенле базларга ябып җәзаланды, күпмесе кыйнаудан һәлак булды, күпме кешенең рухы гарипләнеп калды, күпме халык байлыгы таланды. Русларның дин башлык лары «андагы җәннәткә охшашлы җирләрне, хәтта татарлар безгә дус булган сурәттә дә, басып алырга кирәк», дип, бу юлбасарлыкны хуплап торганнар. Хәзер булса, бу вәхшилек — геноцид, дип аталыр һәм халыкара кануннар буенча хөкем ителер иде.
Шушы көчләп чукындыруны, татар халкын көчләп үз мәдәниятеннән, үз теленнән мәхрүм итүне дә прогрессив күренеш дип бәяләп булмый торган дыр бит!? Тарихи фактлар нәкъ шуның киресен сөйли түгелме соң? Мәсәлән. Казан ханлыгын алганда илдә дүрт йөз сиксән чамасы мәчет һәм шулкадәр үк мәдрәсә юкка чыгарылган Әмма халык китап сүзеннән башка яши ал маган, яндырылганнары урынына, кыенлык белән булса да. яңа мәчет мәд рәсоләр салган. Миссионерлар һәм патша солдатлары исә 1744 1755 еллар арасында янә дүрт йөз унсигез мәчет һәм мәдрәсә юк иткәннәр.
Бу кимсетүләргә тагын патша хөкүмәтенең татарларга үз телләрендә газета чыгарырга, театр ачарга рөхсәт итмәвен, татар яшьләрен югары уку йортларына укырга кертмәвен, татар халкына карата гомумән дошманлык сәясәте куллануын дн өстәргә кирәк. Патша жандармериясе кемнәрне генә эзәрлекләмәгән, татар зыялыларыннан (Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһи мов кебекләрне дә кертеп) кемнәр генә патша төрмәләрендә утырмаган?!
Озын сүзнең кыскасы шул хөкемдарлардан уңмадык Безнең дәүләт башында утыручылар дөнья цивилизациясеннән йөз елларга артта сөйрәл деләр. Күп алдында бит. Америка белән Канада булсын. Голландия белән Бельгия, яки Финляндия белән Швеция булсын, һәркайсының дөнья базарын да үзенә лаек мактаулы урыны бар Россия хөкемдарлары исә гомер гомергә
чама белмәде, цивилизация агымына иярергә сәләтләре җитмәде. «Дөньяда юкны пешер хатын!»— дигәндәй, тарихта булмастай гамәлләр кылып, нинди дә булса «мөгез чыгару» Россия хөкемдарларының канына сеңгән, күрәсең. Чөнки корыч диктатор Сталин да патшалар деспотлыгын кабатлады, ул да, нәкъ алар кебек замана белән, халыкның гореф-гадәте таләпләре белән исәпләшмичә. яңа «мөгез чыгарып» маташты: тундрада болан асраучылар белән кара диңгез буенда йөзем һәм шәфталу үстерүчеләрне, балыкчылар белән бодай игүчеләрне көчләп бер арбага җикте. Нәтиҗәсе күз алдында...
Ил башында. Югары Советта утыручылар әле хәзер дә илле ел буена халыкны интектергән, ниһаять, «үзе бара алмый, үзе таралмый», дип, яманаты чыккан әнә шул авыр мирастан ничек котылырга белмичә баш ваталар. Шунысы бик гыйбрәтле, алар алдында башка илләр моннан йөз ел элек үк хәл иткән төп мәсьәләне «киләчәктә ничек яшәргә?» дигән мәсьәләне хәл итү бурычы тора. Димәк, нәрсә килеп чыга? Без бер гасыр буена гел бер урында таптанганбыз!..
Күрергә теләгәннең күз алдында: канлы күз яше бәрабәренә булса да, тормыш акыл бирде бит инде — колачың җитмәгәнне кочакларга көчәнмә! Ун меңнәрчә километрга җәелгән гигант илне бер ноктадан торып идарә итү — чиксез кыен шөгыль. Иөз егерме төрле шартларда, йөз егерме төрле гореф-гадәт белән яшәп, йөз егерме телдә сөйләшүче, мәдәниятнең төрле баскычларында торучы йөзләрчә халык белән Бабил манарасы салу, ай- һай, мөмкинме икән?!
Халыкларның үз язмышларын үзләренә тапшырырга кирәк. Татар халкының үз дәүләтен үзе идарә итәргә хакы да. тәҗрибәсе дә бар. Җәннәткә көчләп кертмиләр. Уңсаң да үзең, туңсаң да үзең. Үз язмышыңны үзең яз, үз тормышыңны үзең көйлә, ни булса да үзең бел, үзең ела, үзең көл, әмма күршелекне һәрдаим изге дип бел! Иленең язмышын кайгыртуны үз өстенә алган халык, ваемсызланып; башкалардан ярдәм көтеп ятмаячак. Мөстәкыйльлек алу халыкның үз эченнән эшлекле, уңган җитәкчеләр, акыллы лидерлар, төрле талант ияләре калкып чыгуга көчле стимул булачак.
Нигә моңа Финляндия үрнәк булмасын икән? Патша кул астында чагын да ул нибары колония генә иде. Мөстәкыйльлек алганнан соң иң алдынгы мәмләкәтләр сафына менде.
Мөстәкыйль дәүләт статусы Татарстанда яшәүче башка халыкларга да кирәк. Без бит борынгы заманнардан бирле үк күп милләтле республика булып яшибез. Татар мәдәниятенең башка халыклар казанышы белән кулга- кул тотынып бергә чәчәк атуы нур өстенә нур булачак. Халыклар дуслыгы — кешелек дөньясының мең еллардан бирле сыналып килгән иң гүзәл казанышы.
III
— Ахырзаман!..
Кая гына барма, карт карчыклар авызында хәзер һаман шул бер сүз, бер шомлы фал:
— Ахырзаман җитә, ахырзаман! Шуның галәмәтләре! Ахырзаман якын лашмаса. халык бу тикле чыгырыннан чыкмас иде! Юк!
— Мөгаен шулайдыр! Ишеттегезме? Казанның «Куба» дигән бер почмагында беләсезме ниләр булды? Төнлә ике машина белән киләләр дә, өеннән чакырып чыгарып, бер бандитны атып үтерәләр. Беләсезме шуны ничек күмделәр? Халык белән бөтен урам тулды, унлап автобус гына килде. Бәләкәй машинаның чуты да юк! Нинди зур түрә үлгәндә дә, бу хәтле халык җыелганы юк! Искитмәле!..
— Әле ул гынамы? Шул бандитның егылып үлгән урынына көн саен чәчәк куеп тордылар! Ишетәсезме — көн саен! Өч атна буена!
— Әйе. Гаҗәп хәйран! Кемнәр куя соң ул чәчәкне, кемнәр?
— Ә милиция нәрсә карый? Ник күрми? Ул нишли?
— Нишләсен? Шыпырт кына читтән карап тора!..
— Менә сиңа, мә! Ышан хәзерге милициягә! Китте Казанның яманаты!
— Ахырзаман! Бөтенесе азды, юлдан язды. Хатын-кыз аракы эчә. кызлар сүгенә! Гарип балалар күп туа, коточкыч! Алла сакласын!
— Балалар да азды. Кичен урамга чыксаң, исән кайтырмын димә! Малайлар очраган бер кешене тимер чыбык белән кыйныйлар! Нишләп кый ныйлар? Аларга ни җитми? Алла белсен!..
— Бер дә бүтән түгел, шул инде — ахырзаман, әэҗүҗ-мәэжүж чыгар заманнар җитте? Халыкта иман калмады, намус качты. Вәгъдәдә тору бетте. Коръән күтәреле𧧠вакыт җитте! Әстәгъфирулла-тәүбә’ Ходаем, имансыз китүең бар!
Зират коймасы буенда яулыгын күзләренә үк төшереп бәйләгән бер әби. акрын гына атынгалап, борынгы китаплар укый, мөнәҗәтләр әйтә:
— Ахырзаман җитсә, ниләр булгай,
Галимнәр чагыр эчеп зина кылгай...
Әгәр бу әби моннан җиде-сигез ел элек шулай укынса, аны күптән «карга күтәреп киткән» булыр иде инде. Аның өчен ул көннәр чыннан да ахырзаман булыр иде Аннары аны. башына капчык кидереп, тимер ишекләрнең берсеннән соңгы юлына алып китәрләр иде. Бәхете бар икән: яңарыш елларына кадәр бәлагә тарымаган. Мин аның янында туктап сораштыра башладым:
— Әбекәй, бигайбә! Син бит бик хәтәр сүзләр сөйлисең! Ахырзаман булгач, ул бит инде дөньяның асты-өскә килә, бөтенләй бетәбез дигән сүз була! Бик хәвефле сүз бит бу! Син аңа үзең дә ышанасыңмы? Бәлки синең китабыңда динне ныгыту, халыкны шундыйлар белән өркетеп азып тузудан саклар өчен генә шулай язылгандыр?
Әби як-ягына төкеренде:
_ — Әстәгъфирулла-тәүбә! Мөэмин мөселманмы син? Әллә киртә сикергән
бәндәме? Мөэмин булсаң, әстәгъфируллаңны әйтеп, иманыңны яңарт! «Ля иляһа илла аллаһ, Мөхәммәд рәсулуллаһ!» диген...
Аннары ул, кулын күзләренә куеп, мине башымнан аягыма кадәр тикшереп чыкты. Күрәсең, мин аңа кяфер булып ук күренмәгәнмен, шуннан соң гына мине үзе белән сөйләшергә лаек бәндә дип тапты шикелле.
— Син үзең дә китап тоткан кешегә охшыйсың! Уйлап кара, ничек мин Коръән шәриф сүзләрен бозып әйтергә җөрьәт кылыйм? Гөнаһын кая куяр мын? Юк, кордаш, һәммәсе китап сүзе, акка кара белән язылган! Ахырзаман җиткәч, күктә тимер кошлар оча башлар дигәнме? Дигән! Күктә тимер чыбыклардан пәрәвез хасил булыр дип язган. Урамга чыккач күтәрелеп кара! Хакмы? Хак! Ходаның язганы шулай...
Әбигә якын гына утырган агач аяклы саргылт сакаллы гарип солдат та аның сүзен куәтләде.
— Радио тыңлыйсыңдыр, шәт, агайне, тилнвизор да карыйсыңдыр, әйеме? Күрәсең-ишетәсеңдер, монда гына түгел бу афәт! Җир шарының вобше тынычлыгы бетте. Кругом зилзилә, су ташкыны, котыра, таулар җимерелә, кешеләрне бөтен авылы -ние белән җир йота, дәрьялар шәһәрләргә ташлана! Зерәгә генә димә! Әби дөресен әйтә, көллеге ахырзаман галәмәте? һәммәсе борынгы китапларда язганга туры килә. Бу фетнәләр һәммәсе ходаның шуңа ишарәсе!
Аңлашыла, монысы сугышта нәзер әйтеп кайткан.
Әби укына калды, мин китеп бардым. Әйе, дөресен укый иде карчык. • Тәкый гаҗәп» китабында, тагын уннарча башкаларында моннан йөз илле, ике йөз илле, мең еллар элек нәкъ шулай язылган. Шәрыкның борынгы зирәк галимнәре тормышның барышын, нинди гамәлнең кая алып чыгасын алдан ук күрә белгәннәр. Халык азар, дөньяны имансызлар басар, ата — улын, ана кызын белми башлар, дип тә язганнар
Күптән түгел чыбык очы кардәшемнең күз яше белән елавы исемә төште.
— Улым төн уртасында бер марҗа кызы ияртеп кайтты да мин йоклый торган бүлмәгә килеп керде. «Монда без йокларбыз инде, бу кызый минем ха тыным булыр», — диде. Ничек түзәргә бу хурлыкка?!
Кичә генә телевизорда бер ханым сөйләде
— Казан шәһәрендә узган ел гына да йөзгә якын яшь ана үз баласыннан баш тартты. Хәзер шәһәребездә ата анасы ташлаган шундый ятим сабыйлар берничә йөз. Коточкыч хәл бу, бозыклыкның актык чиге! Кыргый хайван да үз баласын үзе тәрбияли.
— Ахырзаман җитсә, ниләр булгай. иркәкләр хатыннарга охшап калгай...
Газаплы авыр уйларымнан чыркылдап көлгән яшь тавыш уятты. Янә шадән ике яшь нәрсә узып бара икән. Икесенең дә кигәннәре берүк төрле.
§§ Корълн атт-pwn борынгы КИТ.ПЛ«РА. «хырз.м.н жнтн.ч. Корьниига еу»л«р. яүш» ом.р, буш ми» >• "“ ««лмр диел»
бер тесле: зәңгәр киндердән тегелгән чалбар.җиз төймәле берүк төсле кофта... Бер-берсенең кабыргаларына төртеп чыркылдашалар, әледән-әле пумаладай тузгак башларын селкеп куялар, иреннәренә җыелган көнбагыш кабыгын тротуарга төкерәләр. Иа хода! Кайсы кыз бала боларның. кайсы егет? Ә?
Шулардыр инде. Шушындыйлар балаларын да көнбагыш кабыгын төкергән кебек кенә ташлап китәләрдер. Ничек куллары күтәрелә? Ничек җир •күтәреп тора боларны? Ничек яшен сукмый? Кая бара бу баштанаяк ясалма лык белән агуланган кыланчык токым!
Кинокартина алдыннан рок-группа концертын биреп алалар икән. Сәхнәдә күз иярмәслек тизлек белән яшел, кызыл, зәңгәр, сары утлар уйный, бара бан дөпелди, ачы итеп сыбызгы чәрелди. Шул какофония эченнән йөзен куе сакал баскан озын чәчле бер зат маймылдай, аякларын ике якка җәеп, сикереп чыкты да, күзләрен акайтып, кинәт кыргый тавыш белән шырыйлап кычкы рып җибәрде. Ул кеше миңа борынгы заманнарның ярым кыргый, ярым сихерче шаманнарын хәтерләтте. Нәселдәшләренең котын алу өчен ул да шу лай кыргый җанвар тавышы белән кычкырып җибәргәндер...
Ул да түгел, котырынган утлар өермәсе эченнән ярым шәрә бер хатын ки леп чыкты да ялангач ботларының ниндилеген төрлечә айкап, арт саннарын оятсыз биетеп күрсәткәннән соң, әлеге йонлач кешене кочагына алды. Ниндидер кыргый тавышлар ритмына кушылып, әлеге йонлач бәндә шәрә хатынны бер күкрәгенә кысып, бер идәнгә ташлап тегеләй дә болай әвәләргә тотынды.
Залны тутырып утырган яшь кызлар, яңа мыек чыга башлаган малайлар котырынып кул чаба, аяклары белән дөберди, чиный, сызгыра иде.
Мин тыннарым буылып, күз алларым әлҗе-мөлҗе килеп саф һавага ыргылдым. Бераз аңыма килә алмыйча тордым. Әллә... Әллә чыннан да ахыр- заман җиттеме? Югыйсә бит...
Әйе, югыйсә бит аңлавы кыен! Әйе, кыен! Башка сыймый. Мин 1917— 1920 еллардагы үзгәрешне башымнан кичергән кеше. Ул вакытта да ике-өч мәртәбә власть алмашынды, хөррият дип, НЭП дип байтак кешенең башы чуалды. Ләкин шундый ачлы-туклы яшәгән кыен елларда да, шәһәрдә булсын, авылда булсын, халыкның борынгыдан килгән изге гореф-гадәтләрен, әдәп әхлак кагыйдәләрен хәзерге кебек аяк астына салып таптамаганнар иде. Шул авыр чорда да спектакльләр, концертлар халыкның рухын игелекле, җанга якын нечкә хисләр белән баету урыны булып санала, без сәхнәләрдв гүзәллек алиһәсе, нәфис сүз остасы Фатыйма Ильскаяның соклангыч уенын күреп, Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова, Гөлсем Сөләйманова, Салих Сәйдәш кебек онытылмас талантларны тыңлап, күңелебез матурлык, нәфислек, изгелек тойгылары белән илһамланып кайта идек. Ә хәзер? Озын чәчленең акайган күз карашы, шәрә кешеләрнең оятсызлыгы күңелемне рәнҗетте. Тукта, бу бит чыннан да нәкъ борынгы китапларда язылганча:
— Ахырзаман җитсә, ниләр булгай? Хатын-кызда әдәп оят качкай, бәндәләрдә намус пычранган Һәм, ниһаять, адәми зат үз пычрагында үзе гарык булгай...
Шикләнебрәк кенә күтәрелеп карадым. Шөкер, әле актык чиккә барып җитмәгәнбез булса кирәк. Тормыш дәвам итә, шәһәр урамы шаулый, гөрли. Әнә аллеяларда яшел агачлар, әнә генә күптәнге таныш Шамил йорты, андагы Габдулла Тукай музеена кереп баручы пөхтә киенгән әдәпле заман дашларыбыз.
Әйе, шөкер, бу күргәннәрем ахырзаманның үзе ук түгел икән әле.
Чыннан да. әгәр әби әйткәннәр дөрескә чыкса, ул бик үкенечле дә, гаделсез дә булыр иде. Чөнки тарихка күз салсак, хәйран каласың! Карасана, моңарчы инсаниятнең бөтен гомере ызгыш-талашта, ачлык фәкыйрьлектә, бәхетсезлектә узган икән ләбаса! Тоташ сугыш та кырылыш, күз яше, аяныч язмыш! Кеше дигәнең — табигатьнең кадерле баласы, күз өстендә кашы, бөтен яшәеш дөньясының таҗы! Аның дөньяны җәннәт итәргә, гадел тормыш белән яшәргә хакы бар! Мөмкинлеге дә чиксез!
Шулай да тынычланырга хакыбыз юк! Һич! Бер генә сәгатькә дә, бер генә минутка да!
IV
Шулай, кабатлап әйтәм, тынычланырга һич хакыбыз юк. чөнки безгә ахырзаманны әллә кайлардан көтәсе түгел. Әлегә халыкларга җир шарын
зир-зөбәр китереп җимереп ташларга сәләтле булган атом бомбасы да, дин китапларында тасвир ителгән җирне ашап килүче әэжүж-мәэҗүж дә янамый. Юк, безгә бүтән төрле һәлакәт яный. Татар халкының ахырзаманы, аның аерылмас кара күләгәсе үзе белән бергә йөри. Әйе, җәмгыятебез һаман да менә хәзергесе кебек яшәсә, ягъни, Сталин чорында туып, башкалар чорында ныгып калган шушы ярым коллык шартларында яшәвен дәвам иттерсә, аны бүтән төрле ахырзаман котә. Ул — мәшһүр әдип Гаяз Исхакый моннан сик сән алты ел элек үк искәртеп, сискәндереп куйган инкыйраз (юкка чыгу, бетү).
Бөек әдип үзенең публицистик алым белән иҗат ителгән ярым фантастик әсәре «Ике йоз елдан соң инкыйраз»да татар халкының киләчәге өчен ифрат борчылып язган. Аныңча, халыкны • акыртын гына шәм кебек тик торганда эреп бетәргә» дучар иткән сәбәпләр байтак кына. Мәсәлән, байларның халык ка яшәеш шартларын, мәдәниятләрен алга әйдәргә ярдәм кулы сузмыйча, яхшы уку йортлары салмыйча, байлыкларын «курчак туе» кебек юк-барга исраф кылулары, мәдрәсәләрдә укуларның заман таләбенчә югары дәрәҗәдә куелмавы, шәкертләрнең һич файдасыз сафсата белән башларын әйләндерү, галимголәманың наданлыгы, юк бар белән мавыгып халык мәнфәгатен кай гыртмавы, халык арасында төрле йогышлы авырулар таралу
Автор гөман кылганча, бу гәбәпләр халыкның кырылуын тизләтәчәк, ул ике йөз елдан соң тәмам кырылып бетәчәк.
• Егерменче гасырның ахыры җитә башлады. Бу гасыр белән бик күп нәрсәләремез бетте, гәзитләремез бетте, мөхәррирләремез бетте... Халык һаман тарала бара иде. Сала халыклары заводлар, фабрикаларга күчә баралар, шәһәр халкы да вак төяк толчок кәсебе белән кара эшкә генә кала баралар иде»...
Бөек әдипнең пәйгамбәрлек сәләте хәйран калырлык. Мондый әсәр язу өчен җәмгыять тормышын, анда өстенлек иткән төрле фикер юнәлешләрен бик тирән белергә, шуның өстенә, философ һәм. барыннан да бигрәк, киң карашлы талант иясе булырга кирәк Әдипнең үз милләтен, бигрәк тә аның зыялыларын, киләчәктә көтелгән һәлакәттән искәртеп куюы зур игътибарга һәм ихтирамга лаеклы.
Инде шунысын да әйтергә кирәк, Г Исхакыйга ихтирамыбыз никадәр зур булмасын, бу әсәрне укыганда, күңелдә берникадәр канәгатьсезлек тә туа. Эш шунда ки, автор татар халкының шундый аяныч язмышка дучар булачагын нигәдер эчке сәбәпләр белән генә аңлата. Ягъни, үзенең юкка чыгуына татар халкы фәкать үзе генә гаепле. Ул үзен начар тоткан, халык буларак, үзен үзе кайгыртмаган, талантлы, эшлекле, уңган халыкларның берсе булуына кара мастан, үзенең элекке дәрәҗәсен сакламаган булып чыга. Г. Исхакый болай бер яклы карашта торса, ул гайре табигый бер хәл саналыр иде. Чөнки татар халкының гасырлар буена колониаль изү астында газапланып яшәве, мис сионерларның халыкны көчләп чукындырулары, татарга балаларын үз телен дә укытырга мөмкинлек бирмичә мәктәп мәдрәсәләрен яндырулары һ. б. шундый кимсетү-җәберләүләр хакында әсәрдә бер сүз дә әйтелми. Бу хәл бик гаҗәпләндерә. Чөнки милли изүне ничек авыр кичерүен без аның күп санлы башка әсәрләрендә бик ачык күрәбез («Зөләйха» пьесасы һ. б.) Шулай булгач, сәбәп нәрсәдә? Рус хөкүмәтенең бу сәясәте нигә бөтенләй телгә дә алынмалы икән? Г. Исхакый әсәрләрен дөньяга чыгаруга ифрат күп көч салган профес сорыбыз И. Нуруллин аңлатуынча, моның сере әсәрдәге күп нокталар эченә яшеренгән. Ягъни татар халкын җәберләү хакында Г. Исхакый бу әсәрендә, һичшиксез, язган булырга тиешле. Әмма цензор аларның һәммәсен дә сызып ташлаган. Минемчә, бу фикер белән килешмичә мөмкин түгел.
«Инкыйраз» гыйбрәтле әсәр. Халкыбызның моннан йөз ел элек булып узган тормышына нигезләнеп язылу сәбәпле, билгеле, аның байтак мисаллары безнең заман өчен искергән. Әмма әсәрнең гомуми фикер сөрелеше хәзер дә кыйммәтен җуймаган. Ангор татар халкының наданлыгына, башка халык лардан артка калуына чын күңелдән рәнҗеп яза. үзенең «төп чыганагы» булган дин әһелләре мохитының кимчелекләрен гаделлек белән усал тән кыйтьли, татар халкын аңлы, мәдәни тормышка, кешелек җәмгыятенең алдынгы өлеше ирешкән прогресска өнди. Г Исхакый. мәсәлән, яшьләрне бөтен милләт мәнфагатен алга сөрердәй зур эшләргә керешмичә, «кәкре бөкре че рек фикерләрне үзләренең юл күрсәткече итеп санап», вак төяк эгоистик гамәлләр белән мавыгуда гаепли, аны хөр күңелле булырга, милләтне кай
1«. «К.у ■ MI М5
гыртырга, бердәм булырга чакыра, мещанлык, ваклык, эгоистлык инкыйразга илтә, ди ул.
Әйе, дорес әйтә әдип. Аның күзе үткен, зиһене җитез, гакылы камил булган. Халыкның тормышын бик тирәнтен белеп, аның киләчәген алдан әйтеп бирергә сәләте җиткән. Моны халкыбызның соңгы бер гасырда башыннан узган вакыйгалар да раслый.
• Язмыштан узмыш юк» дигән тәгъбир дә яшәп килә бит әле. Күрәсең, безнең халык борынгыдан ук шундый авыр сынаулар узарга тиеш булгандыр. Инкыйраз куркынычы безгә күптән үк яный башлаган. Ул безне Батухан белән ушкуйниклар Бөек Болгар дәүләтен харап иткәннән бирле өзлексез сагалап килгән. Халкын һәм җанын, иманын саткан Шаһгали аны тагын да көчәйтеп җибәргән. Бөек әдип бу әсәрен язганнан соң узган бу чуалчык йөз ел эчендә инкыйраз галәмәтләре исә тагын да тармакланып, көчәеп китте. Инкыйраз вирусы, хаким даирәләр тырышлыгы белән, безнең генә түгел, барлык кечерәк милләтләрнең яшәү мохитына, сулый торган һавасына кереп тулды. Бу афәт хәзер, йогышлы авыру кебек, тормышыбызга һава белән дә, су белән дә тәэсир итә, татлы сүз булып күңелләргә керә, мәхәббәт булып куеннарга сыена.
Күпләргә мәгълүм инде, безнең халыкның булмаган җире сирәктер. Туган үскән җирендә аңа тамагын туйдырырлык шартлар юклыктан, ул бәхет эзләп канларга гына китеп бармаган? Туган илен, гаиләсен, сөйгән ярын сагынып нинди генә үзәк өзгеч моңлы җырлар чыгармаган... Нихәл итмәк кирәк, язмыш! Ул тешен кысып булса да түзә. Татар кешесе дөнья океанында балык тота, тайгада урман кисә, тундрада болан үрчетә, Төмән якларында нефть чыгара, Урта Азиядә мамык үстерә. Ул — Төрекмәнстан чүлләрендә дә, Сахалин белән Карелиядә дә үз кеше. Америка белән Европаны әйткән дә юк, татар кешесен хәтта иң ерак Австралиядә дә очратырга мөмкин. Әмма кая гына барып чыкмасын, татар халкының вәкилләре читенсенеп, ятсынып маташмый, теләсә кайсы халык белән тиз үк уртак тел таба, барып урнашкан якларын үз итә, яратып, якын итеп, хәтта чит өлкәләргә, шәһәрләргә багышлап җырлар да чыгара. Андый чакта татар кешесе — үзе шагыйрь, үзе композитор, үзе үк җырчы да. «Уфа Чиләбе» дип җырлап җибәрә ул. «Байкал күл» белән »Шахта»ны да, »Эрбет»не дә искә ала. Ул да түгел, аның Оренбург, Мәскәү. Бохарага багышланган жырын, Ашхабадны искә алган моң-зарын ишетәсең. Татар кешесен, рухының асыл сыйфаты җәһәтеннән, чын мәгънәсендә интернационалист дип атарга мөмкин.
Әмма татарның күзгә бәрелеп торган, үзенең милләт булып тәмам ныгып җитүенә зур зыян китерә торган бер кимчелеге дә бар. Ул шулай чамадан тыш интернационалист булып китә дә үзе хакында онытып җибәрә, үз халкының мәнфәгатен бик үк тырышып кайгыртмый. Кыскасы, аңа башка халыкларда ярыйсы ук көчле булган милли горурлык хисе җитми, үз кадерен, үз дәрәҗә сен үзе белеп, үзен мәгърур тоту җитми! Бик аяныч хәл, әмма дөресе шул!
Башка халыкларга мөнәсәбәтендә исә ул беркатлы самими, эчкерсез, кинә сакламый, кулыннан килгәнне кызганмый, кирәк икән, машина йөртә, кием тегә, кирәк икән, балалар укыта, нефть чыгара...
Менә шулай башкаларга ярдәм итеп оясыз коштай читтә каңгырап йөри торгач, ватандашыбыз сабантуена кайтып төшсә, ни күзе белән күрсен, аның туган ягына миллионнан арттырып башка тел халыкларын китереп тутыр ганнар. аның ата-бабасыннан калган кара туфраклы бодай җирләрен, бер ша гыйрь әйтмешли, чикылдап, үкереп торган шау-шулы тимерчелек баскан. Чит тән кайтучының туганнары:
— Мәскәү түрәләренә шулай кирәк булган,— диделәр.
Читтән кайтучы моңа бик гаҗәпләнеп башын чайкады.
— Карасана, туган җиребездә дә эшче кул бик кирәк икән ләбаса! Ә без эш эзләп читтә каңгырап йөрибез! Нигә безне чакырып кайтармадылар икән?
Хәзер инде аның туганнары гаҗәпләнде:
— Бигрәк тә беркатлы инде син, шуны да шәйләмисеңмени? Мәскәү түрәләренең планы бит бөтенләй башкача!
Аның соравы җавапсыз калды. Чөнки Идел белән Чулман буенда яшәүче татарның киләчәге ничек булып бетәргә тиешлеген Мәскәү түрәләре үзләре генә беләләр...
Шул рәвешчә, татар халкын инкыйраз упкынына сөйрәүче сәбәпләр, берсе өстенә икенчесе өстәлеп, гел арта гына бара. Менә аның тагын бер төре:
• Мәктәптә, бигрәк тә рус мәктәбендә укучы татар балаларының күбесе
башлангыч классларда «СССР тарихы» буенча Казан ханлыгының Мәскәү дәүләтенә «кушылу» чорын үткән көннәрдә өйләренә кайгырып, үзгәреп кайталар. Кайталар да «Я не хочу быть татарином (татаркой)...» дип үкси- үкси елыйлар. Сәбәбе — «СССР тарихы* дәресләрендә татарларны кеше үтерүче, талаучы, басып алучы вәхши, явыз халык итеп күрсәтү. Үзен татар дип санаган балага моннан да зур хурлык була аламы икән?» (Ә. Кәримуллин. Хак вә нахак. «Шәһри Казан» газетасы. 17 август, 1990 ел.).
Әле ул гынамы? Русларны шулай әшәке итеп, ата-аналарын кушып сүгенергә кем өйрәткән дип уйлыйсыз? Шул «басурман» татар барында, тагын кем булсын инде? Татар өйрәткән!.. Иң әшәке җенси авыруны сез әле Европа якларыннан килеп кергән дип уйлыйсыздыр? Юк шул! Аны да русларга каяндыр табып татарлар йоктырган имеш... (Ә. Кәримуллинның шул ук мәкаләсеннән.). Сез әле китапларда, крепостное правоны да рус патшалары керткән, дип укыгансыз. Хәзер менә, плюрализм заманында, аны да татарларга сылтый башладылар. Ул хурлыклы законны кертүгә дә бүтән беркем дә түгел, шул ук сөйкемсез татарлар гаепле икән ләбаса! Ышанмыйсызмы? Буш хәбәр дисезме? Әнә, «Огонек»ның 1989 елгы 3 нче санында Э. Рязанов мәкаләсен укыгыз!..
Инде шушы хакта бераз фикер йөртеп карыйк. Һәркемгә мәгълүм, тарихи вакыйгаларның берсе икенчесенә үрелеп баруы, борын заманда халыкларның бер урыннан икенчесенә күченүе нәтиҗәсендә, безнең болгар бабаларыбыз тора бара руслар белән чиктәш булып чыкканнар. Аларның озак еллар тату яшәгән чаклары да аз булмаган. Хәтта, «судагы таш өскә калыкканчы, колмак суга батканчы» дуслыкта яшәргә вәгъдәләр куешып, килешүләр дә төзеш кәннәр. Шулай да төрле чак булган, ара тирә сугышкалап та алганнар. Әле берсе җиңгән, әле икенчесе. Әмма ахыр чиктә руслар Казан ханлыгын тәмам тар мар итеп үзенә буйсындырган. Шул еллардан бирле татар халкы, кара язмышына буйсынып, элекке дәгъваларны яңадан кузгатмаска, күршеләре белән тату яшәргә, матбугатта булсын, телдән булсын, башка халыкларга тел теш тидермәскә тырышты. Чөнки безнең халыкның әхлак кагыйдәләрендә, күрше хакы — тәңре хакы, диелә. Шуның өстенә, татар халкы гаделлекне ихтирам итә. Менә бу ике кагыйдә күрше халыклар белән мөнәсәбәттә гомер буена төп шарт булып килде. 438 ел буена Россия империясе итеге астында изелеп яшәү никадәр генә кыен булмасын, без түздек, бу гаделсезлектә рус халкын гаепләмәдек, хәтта зарланмадык та. Чөнки бик яхшы беләбез: рус патшалары, аларның миссионерлары һәм күп санлы түрәләре кылган явызлык өчен бөтен рус халкы гаепле түгел. Шул сәбәпле татарлар, кайда гына яшәмә сеннәр, һәр җирдә рус халкын ихтирам итеп килделәр. Әле хәзер дә шулай. Шундый ук ихтирамны без башкалардан да көтәргә хаклыбыз!
Әмма белеп торабыз, башка халыклардагы кебек, русларның да төрлесе бар. Рус руханиларының кайберләре, язучылары, журналистлары, бүтәннәре әледән әле татар халкын хурлап телгә алалар икән, татарны халык буларак мыскыллыйлар икән, халык моңа чын күңелдән рәнҗи, ул моны яхшы мөнәсәбәткә яманлык белән кайтару дип карый. Хәзерге мәдәни халыклар ара сында андый сүгенү, мыскыллауны гафу итү мөмкин түгел. Чөнки бу ха лыкларга шул ук империя тәхетеннән торып җикеренү, башка халыкларга карата шул ук элекке азу ярган кара груһлар сәясәтен дәвам иттерү дигән сүз! Империя рухы аларның, күрәсең, каннарына сеңгән
Без хәзер тарихи вакыйгалар алдында торабаз: татар халкының киләчәк язмышы хәл ителергә тиешле. Инде мөстәкыйльлек турында Декларация кабул ителгәннән соң да Россия империясенең колониясе булып, телсез авызсыз кол булып калабызмы, әллә һәртөрле аумакайларны, милли йөзен югалткан нигилистларны, шовинист монархистларны җиңәргә көчебез җитеп, халыкның чын суверенлыгына юл салабызмы? Икенең берсе. Сайлану ал дыннан халыкка алтын таулар вәгъдә иткән депутатлар, халыкның киләчәге өчен кискен көрәш барганда, кайсы якка басар? Әгәр дә алар халык мәнфәга тенә хыянәт итеп. Татарстанның мөстәкыйльлегенә каршылар икән, бу — таралырга торган империяне һаман да яшәтергә тырышу булып чыгачак.
Г. Исхакый. талантлы әдип, тирән акыллы фикер иясе буларак, халык ның киләчәген алдан ук күрә белгән, шундый язмышның нхтимнл булуын аңыбызга сеңдерергә теләп, моннан тугыз дистә еллар элек үк искәртеп куйган. Без исә, бу дәһшәтле фалны искә алмаска никадәр тырышсак та, һич тв булдыра алмыйбыз Чөнки инкыйраз империя шартларында буы лып яшәүче аз санлы халыкларның даими афәте. Ул шомлы гыйбарә. Сак
Сок бәетендәге кара каргыш сыман котылгысыз язмыш булып, әледән-әле каршыбызга килеп баса. Ул әле төрле түрәләр кыяфәтенә кереп татар мәктәпләрен ябып йөри. Ул үз ана теленнән күптән үк ваз кичеп: «Балама чит телләр өйрәтсәм, ул туп-туры бөтендөнья цивилизациясенә менеп басачак!» — дип, алданып яши.
Инкыйраз һәрдаим арабызда бутала. Ул ярым-йорты белеме белән үзен белдеклегә санап, үз ана телен санга сукмыйча, татар авылларында ватып- җимереп русча докладлар сөйли, пивнушкаларда халкының гайбәтен сата. Ул башына кереп утырган туң фикердән бүтән берни дә аңларга теләмичә, үзен замана культурасын үзләштергән прогрессив кешесе санап, татар гимна зиясе ачуга каршы чыга, бала атасы булып: «Нәрсәгә ярый ул татар теле?!» — дип, төкрек чәчә.
Инкыйраз — безнең иң зур бәлабез, яшәү-яшәмәү мәсьәләсе. Без аңа битараф карашта була алмыйбыз.
Без хәзер ифрат та чуалчык заманада яшибез. Иҗтимагый тормыш системасы да, хужалык итү ысуллары да, фикерләр дә — һәммәсе дә тәмам чуалган чак. Халыкларның үзара мөнәсәбәте дә бик үк әдәплеләрдән түгел. Әле теге тарафта, әле бу тарафта аңлашылмаучылыклар, хәтта җанҗаллар да кабынып киткәли. Менә ничә ел инде шушы буталчыкны тудыруда гаеп леләрне эзләү, табарга тырышу, үкендерү, үкенү, яңа кыйбла эзләү белән шөгыльләнәбез. Алдыбызда һаман да шул бер үк сөаль: кайчан, ничек, ни сәбәпле, ялгыштык соң без?! Бу сөальгә берәүнең дә күңелне тынычландырырлык җавап биргәне юк әле. Шунлыктан ул сөальне бәлки икенче ягы белән әйләндереп кую мәгъкульдер: кайчан да булса ялгышмаган вакытыбыз, озак еллар буенча туп-туры бер изге максатка омтылган чагыбыз булдымы икән соң безнең?..
Бу сөальгә дөрес һәм аңлаешлы җавап табу өчен иң әүвәл кайсы, ниндирәк илдә яшәвеңне искә төшерергә кирәк. Россия исә бик борынгы заманнардан ук ифрат та үзенчәлекле бер тараф, һич тә истә-оста булмаган, тарихта кү ренмәгән, искитмәле, гадәттән тыш, шаккаттыргыч вакыйгалар иле булып дан алган. Безнең татар бу -хадисәне (күренешне) бер сүз белән генә аңлатып бирә: «Дөньяда юкны пешер хатын!»
Менә шул «дөньяда юкны» булдырырга тырышулар нәкъ безнең буын ның яшь чагына туры килде. Ниләр генә кичермәде безнең газиз башлар?! Кыска гына вакыт эчендә без җилкәбездә ничә төрле иҗтимагый формация ләр күтәрмәдек! Безнең бала чагыбызда Россиядә яңа гына капитализм борынлап килә иде. Бөек революция аны берничә атна эчендә зир зөбәр китереп аударып ташлады. Истә-оста югында без хәрби коммунизмга килеп кер дек. Алай булмый икән дидек тә НЭПка күчтек. Ләкин Сталин-Джугашвили аны ошатмады, ул капитализм ише «искелек калдыгы»на сәлам дә бирмичә, туп туры социализмның үзенә үк алып китте. Без — Россиянең урыс агае да, дала кешесе калмык та, татарлар, үзбәкләр, әрмәннәр, бүтәннәр дә — һәммә- без бергә укмаштык та шул якка ыргылдык. Без башка юлларны күрә алмадык. Чөнки барасы юлыбызга тезелеп киткән прожекторлар яктылыгыннан күзләребез камаша иде...
Хәзер инде өлкән буынның башыннан узган шушы тарихи гамәлләрне кирегә сүтеп маташалар, «алай кирәк түгел иде, болай кирәк иде» димәкче булалар. Арада бөек революция казанышларын бөтенләй юкка чыгарып, Татарстанны Казан өлкәсе итәргә омтылучылар да бар. Имештер, революциянең кирәге шуның тикле генә иде, гражданнар сугышы тикмәгә кан кою гына булган...
Менә монысы элекке империяне, як-яктан терәтеп булса да, һаман да яшәтергә омтылучы чеп-чи кара груһ монархистлар коткысы! Безнең буын нәкъ әнә шуларга каршы сугышты да инде. Мин ул тарихи көрәшләргә кат нашуым белән чын күңелдән горурланам. Чөнки «алай итмичә, болай булмый ул»! Әгәр дә татар халкы шул елларда үзенә хөррият яулап алмаган булса, ул чагында Сөембикә манарасын әле хәзер дә патшаның ике башлы кара кошы басып яткырыр, хәзерге Муса Җәлил һәйкәле урынында, элеккечә албасты сыман бөтен шәһәрне басып, үзенең симез чуен аты өстендә Александр Икенче патша утырган булыр иде. Башка якларын күз алдына
китерү дә куркыны < Ул чагында хәзерге кебек Татарстанга мөстәкыйльлек алу өчен көрәшүче халык уллары — депутатлар кайсы казематта, кайсы каторгада газап чиккән булып, «Бакыр бабай» бакчасының капкасы өстенә «татарларга керергә рөхсәт ителми!» дип язылган булыр иде.
Юк инде, әлекк'- империя, нинди генә ягымлы кыяфәткә кермәсен, аңа кире кайту юлы киселде. Егерменче гасыр фажигаларын кичерү чамадан тыш кыйммәткә төшсә дә, без рухыбызны сүндермәдек, милләт буларак сакланып калдык, хат- тагын да ныгый төштек. Хәзерге халык, империя кар- шысында бил бәге! >үрек салырга әзерләнеп тормый.
Шулай да ул вакыйгалар узылган чор инде, мине исә бүгенге көн борчый, татар гимназиясенә баласын укырга бирүгә каршы торучы уйландыра. Чөнки Ул — минемчә, заманыбызның иң хәвефле, инкыйразга алып баручы иң сагайта торган күрелеше.
Хәер, элек тә булгалады бит андый хәлләр, дөрес, бүтән рәвештәрәк, әмма аслы шул ук иде.
Мин яшьрәк вакытта бер елны Мәскәү газеталарында бик тә сәер игъланнар басыла башлады. «Мин, Хәйретдин Минһаҗев, исем фамилиямне Харитон Михайловка алмаштырам...» Яисә «Мин, Исхак Нигьмәтуллин. моннан соң үземә Исак Незнамов исем, фамилиясе алам...»—дип язылган була иде аларда.
Бу минем башыма һич сыймый иде: ничек була инде бу? Ярый, кәләпүшне — картузга, бишмәтне зипунга алыштырган сыман, иманны ансат кына башкага алыштырдың, ди. Монда бит дин турында гына сүз бармый! Кәгазьгә язып куйганга карап кына Хәйретдин Харитонга әверелә алмый! Юк, «чын Харитон» булу өчен гасырлар кирәк! Ә җаныңны, бала чактан ук күңелең түренә кереп утырган газиз телеңне, гореф-гадәтне, халык моңнарын кая куясың?
Ни Газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каумең газиз!
Ул мокаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр?
Сөт калыр, ватан китәр. Сот калыр, ватан китәр.
(ДардемЛнд)
Шуның өстенә, -м генә булып кала ул күчкән кеше бүтән мохитта? Арбаның бишенче өрмәче яисә агымга кушылып китә алмыйча, чоңгыл өстендә әйләнүче йомычка булып...
Шулай да игъл н бирү юлы белән күчүчеләр алай хәвеф тудырырлык күп түгел иде. Ста."янчыларга мондый «сүлпән темп» ошамый башлады. Алар монда да Рэсэ'га хас «гигант колач» белән эш итеп татар балаларын • оптом иләйһи» — барысын берьюлы рус теленә күчерергә керештеләр. Моны гамәлгә ашыру һич > кыен булмады. Ильминскийлар да кирәк булып чык мады. Чөнки бу вакытта инде халык, төрле матди һәм рухи газаплар, тетрәнүләр кичерү нәтнж ■ ендә, тәмам аңгырайтылган, кара язмышына буйсынып, бөтенесенә кул селтәгән иде.
Рус мәктәбен тәмамлап чыгучыларны: »АҺ, бичаракайлар! Үз телләрен нән, моңнарыннан. ' • чыкның гореф гадәтеннән мәхрүм булып ничек яшәмәк кирәк?!» дип, кызгануның кирәге калмады. Чөнки аларның күбесе туган тел, милли хис, гореф гадәт кебек »нак төяк» милли чирдән тәмам «арынып», менә дигән «интернационалистлар» булып чыкканнар иде. Аларны үз чоры ның тәрбиячеләре, нәкъ үз чорына хас рухи азык белән коралландырды. Югарырак баскычта торган культура җимеше булуын бик яхшы аңлап, аларның күбеС' инде \ ченнән түбәнрәкләргә өстән генә карый, синең телендә дә, милләтеңдә дә яның әллә ни эше юк, баласына да «икенче сорт» тел өйрә тү ягында түгел. X р ата анасы кушкан исеме аңа бик примитив булып тоела, .культурный)'чи» кешеләрнең аңа фәлән-фәләнич дип дәшүләре дә рәҗәсенә лаеграк булып ишетелә. Мондый тәрбия алучылар хәзер йөз генә, мең генә түгел, ала) күбәү. Байтагысының урыны — түрдә. Ул министр да. депутат та, башка шундый җаваплы урында да эшләргә мөмкин. Бу татар зыялыларының бүт ччә тәрбия алган яңа катлавы. Тукай заманындагы зыялылар, кәсеб.- 1 ЧНДИ булуга карамастан — табибмы ул. землемермы, әдип яки журналнс мы нигездә һәммәсе дә диярлек халык мәнфәгате
идеяләре белән рухланып яшәгән. Сталинның милли сәясәтенә нигезләнгән тәрбия ысулы исә милли интеллигенцияне туган теленнән, милли җирлектән аеруга көйләнгән иде. Шунлыктан бу катлауның милли мәсьәләне бөтенләй башкача аңлавы һич тә гаҗәп түгел. Татарстанга мөстәкыйльлек алу өчен барган көрәшләрдә ул үзен шактый сиздерде.
Зыялыларның бу катлавының байтагысы ана телен белү-белмәүгә битараф. Татарстан Югары Советының соңгы сессиясендә бер депутат: «Татарча белмәвемә мин гаепле түгел!»—диде. Билгеле, ул иптәш, үзенчә хаклы. Шулай да «Теләге булса, чарасы табылыр иде» яисә «теләк булса, беләк карышмый» дигән мәкальләр дә бар бит әле.
Әйе, бу мәсьәләдә ниндидер дәрәҗәдә азмы-күпме без һәммәбез дә гаепле. Менә берничә мисал. Алтмышынчы еллар уртасында Оренбург өлкәсендәге татар мәктәпләрен һәм Чаллыдагы М. Вахитов исемендәге мәктәпне, алдынгы күрсәткечләренең әгъла булуына карамастан, русчага күчерү һәммәбезне дә борчуга салды. Язучыларның, университет галимнәренең бу протестлары, хат рәвешенә кереп, депутат Мирсәй Әмир аша РСФСР Югары Советының пре зидиумына барып иреште. Без, беркатлы бәндәләр, гаделлекнең һичшиксез өстен чыгачагына инанып, куанычлы хәбәр көттек. Кая ул?! РСФСР Министрлар Советы рәисенең урынбасары В. Кочемасовның катгый җавабы безне тынсыз калдырды. Бу мәктәпләрнең русчага ата аналар үтенүе буенча күчерелүен белдергән иде ул. Хәлбуки, ата-аналар нәкъ шуның киресен раслаганнар иде...
Җитмешенче елларда булса кирәк, мәгълүм драматург һәм режиссер Батулла Казанның Актерлар йортында гаҗәп күңелле, җанлы уза торган очрашу кичәләре оештыра башлады. Ул кичәләрдә укучы яшьләр әдәбият- сәнгать әһелләре белән очрашалар, шигырьләр укыла, җыр-бию, юмор-сатира гөрләп тора, кыскасы, ул кичәләрне без көтеп ала торган идек. Берзаман бу кичәләр кинәт сүнде. Актерлар йорты бик озакка тынып калды. Ни сәбәп, ни булган, тагын нинди зур «гөнаһ» тапканнар? Моны аңлатучы булмады, эчтән генә тындылар. Имеш-мимештән генә чамаладык: иң югарыда утырган «идеолог»ка бу кичәләрдә гел татарча гына сөйләшеп, татарча гына көлүләр ошамаган. Без бит — интернационалистлар!..
Бу гаделсезлеккә дә без чын күңелдән рәнҗедек, әлеге идеологның башына эчтән генә нәфрәтләр яудырдык, каргадык һәм... мескен бүрегебезне басып, тынып калдык. Чөнки ул елларда әле өстебездән «кара шәл» күтәрелмәгән, «озын теллелек» авыруы белән чирләгәннәрне кайбер шифаханәләрдә ничек «дәвалауларын» онытмаган идек әле.
Нихәл итмәк кирәк, кара сакалың кайда да үзеңнән калмый, диләр бит. Ни әйтсәң дә, без — иң реакцион деспотлык хөкем сөргән империянең иң каһәрләнгән колониясендә гасырлар буена кимсетелеп яшәгән халык ләбаса. Иманнан яздыру, телебезне, мәдәниятыбызны оныттыру өчен ниләр генә кылмадылар?! Безнең бөек милләткә буйсынырга тиешле «ким кеше» икәнлегебезне өзлексез колагыбызга тукып, әле урядник камчысы белән, әле нечкәләбрәк гасырлар буена каныбызга сеңдерергә тырыштылар. Сталин-Брежнев заманында шул ук сәясәт башка рәвешләргә керде. Шөкер, халыкның сәламәт акыл белән эш итүче көчле шәхесләре «милли мескенлек» чиренә беркайчан да бирелмәде, күңел хөрлегенә зыян китермәде. Шулай да бу «тырыш лыкның» тәэсире нәтиҗәсез калмады.
Гыйбрәтле хәлләрне җитәрлек кичердек. Хәзер менә шулардан сабак алыр вакыт җитте. Моңарчы аңыбызга утырган коллык юшкыныннан, җаныбызга тигән җәберләнү хисеннән тәмам азат булып, күңелләрне бәйсезлек, хөрлек хисе белән сафландыру вакыты җитте. Мин ышанам: халыкны халык иткән изге гадәтләрне, кимү юлына баскан асыл сыйфатларны онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләре белән дус яшәүче киң күңелле халык, дигән яхшы исемен тагын да югарырак баскычка күтәрер!
Безнең буын гомеренең туксанынчы баскычыннан миңа әнә шундый гыйбрәтләр күренде.
Сентябрь. 1990 ел.

Реклама