ЮГАЛМАСКА ҺӘМ ЮГАЛТМАСКА!


Татарстан укытучылар белемен камилләштерү институты курсларын да
катнашкан татар теле һәм әдәбияты, татар башлангыч класс укытучы ларының
СССР һәм дөньядагы барлык татар мөгаллимнәренә һәм тәрбия челәренә
мөрәҗәгате.
Мөхтәрәм хезмәттәшләр, кардәшләр! Без, рухи мәркәзебез Казанга илебезнең төрле
төбәкләреннән белемебезне камилләштерү өчен килгән татар теле һәм әдәбияты, баш лангыч класс
укытучылары, сезгә — СССРдагы һәм дөньядагы татар укытучыларына һәм тәрбиячеләренә
мөрәҗәгать итәргә булдык.
Кадерле хезмәттәшләр! Узган гасырларда үзенең дәүләте булган, милли мәктәбен саклап
килгән халкыбыз бүгенге көндә зур афәт — үзенең телен, гореф-гадәтләрен онытып башка халыклар
арасында йотылып юкка чыгу куркынычы астында калды. Без — укытучылар бу афәттән бары тик
илдә татар милли мәктәбен яңадан торгызу һәм аны тулысы белән татар халкына, аның дәүләте
карамагына тапшыру белән генә котылып була дип уйлыйбыз.
СССРдагы өч меңнән артык татар балалары укыган мәктәпнең меңнән артыгы гына Татарстан
территориясенә туры килә, калган күпчелек татар мәктәпләре РСФСР ның автономияле республика
халык мәгарифе министрлыкларына, край, өлкә идарә ләренә карый. Татарстандагы югары уку
йортларының берсе дә республиканың халык мәгарифенә буйсынмый Татар баласына үз
республикасында да, аннан читтә дә бала лар бакчасыннан алып югары уку йортын тәмамлаганчы
үз телендә өзлексез белем алу мөмкинлеге юк диярлек. Мәгариф системасында әлегә кадәр яшәп
килгән бу аяныч хәл татар халкының милли үсешен тоткарлый, рухи һәм интеллектуаль
мөмкинлекле рен кимсетә. Соңгы ун елда Казан югары уку йортларының байтагында, башка халык
лар белән чагыштырганда, татар студентларының саны кимү — моның ачык мисалы. Хәзер
Татарстанда барлык татар укучыларының утыз проценты, ә бөтен илдәге татар балаларының җиде
проценты гына ана телендә белем ала. Халкыбыз арасында рухи гариплек чире, милли нигилизм
котырып чәчәк атты. Бер миллионнан артык милләт тәшебез татар телен ана теле итеп санамый.
Без халкыбызның бу рухи бөлгенлектән чыгуын илебездәге һәм башка илләрдәге барлык татар
балалар бакчалары, мәктәпләре, урта махсус белем бирү һәм югары уку йортларының билгеле бер
системасын булдыруда һәм аның белән идарә итүне, милли мәдәни автономия шартларында, татар
халкының үз дәүләте — Татарстан вәкаләтенә кертелүдә күрәбез. Ләкин бу системаны тудыру һәм
хәрәкәткә китерер өчен Татарстан ның экономик һәм рухи потенциалы ягыннан көчле, үз дәүләт теле
булган, мөстәкыйль республика булуы беренче шарт. Шуның өчен без — татар укытучылары —
Татарстанга союздашлык, ә татар теленә дәүләт теле статусы бирү идеясен кайнар хуплыйбыз, һәм
сезне дә шуңа чакырабыз. Боларга без милләтнең исән калуына соңгы ышаныч, өмет итеп
карыйбыз.
Без татар төбәкләрендәге милли мәктәпләрдә ана теленең фән буларак кына укы тылуына
каршы. Милләтнең яшәве өчен укыту һәм тәрбия эше ана телендә алып ба рылырга, ә башка телләр
фән буларак кертелергә тиешле.
Безне Татарстан мәгариф органнары белән республикадан читтә урнашкан милли мәктәпләр,
ясле-бакчалар арасындагы бәйләнешләрнең начар булуы һәм аның консти туцион нигезгә
куелмавы бик борчый. Шунлыктан без ашыгыч рәвештә татар милли мәктәбенең бөтен ил
күләмендә яшәеш механизмнарын булдыру кирәк дип саныйбыз. Шушы механизмның башлангычы
буларак, татар иҗтимагый үзәге һәм милли зыялы ларыбыз күтәреп чыккан Татар укытучылары һәм
тәрбиячеләренең Бөтенсоюз ассоциациясен төзү идеясен яклыйбыз. Аның үзәге милләтебезнең
мәркәзе Казанда булуын телибез. Сезне аны төзүдә катнашырга чакырабыз.
Мөхтәрәм хезмәттәшләр, без дөньяның кайсы җирендә генә яшәсәк тә омтылышларыбыз бер:
үз илен, үз милләтен, туган телен, мәдәниятен табигый хәлдә дәвам ит төрүче, үстерүче алмаш
әзерләү, буыннар арасындагы рухи чылбырның өзелүенә юл куймау Хәзергә хәлебез бик аянычлы.
Милләт язмышы куркыныч астында. «Татар халкы киләсе гасырларга бара алырмы, әллә башка
халыклар арасында эреп юкка чыгармы9• — дигән катгый сорау күз алдыбызга килеп баскан
хәлиткеч вакытта сезгә эндәшәбез, туганнар.
Халкыбызны бу афәттән саклап калыйк. Милли мәктәбебезне аякка бастырыйк, мөмкин булган
һәр җирдә татар мәктәпләре, татар балалар бакчалары, югары уку йортларында милли бүлекләр ачу
өчен тырышыйк. Укыту эшендә халкыбызның тәрбияви традицияләрен киңрәк кулланыйк. Шуны
онытмыйк: милләтебезне саклап калуда иң җаваплы кеше без — татар укытучылары, татар
тәрбиячеләре. Милләтебез исән калсын, башка халыклар белән тигезлектә яшәсен дисәк, эшкә
тотыныйк, хез мәттәшлар! Мпражаг.ть 2 һом 4 июльлордо Татарстан укытучыларының белемен камиллаштерү ки
етитуты курсларында катнашкай РСФСР. Үзбакстан. Казахстан татар теле һем адабияты.
татар башлангыч класслары укытучыларыныц йомгаклау җыелышларында бертавыштап
кабул ителде.

Реклама