СУОМИ ИЛЕНЕҢ ТАТАР КИТАПЛАРЫ


атар басма сүзенең тарихын өйрәнү мине
мәктәп-мәдрәсә- ләребез дөньясына да алып
керде XVIII—XIX гасырда, бигрәк ТӘ XX йвз
башында, кайларда гына булмаган ул мәктәп-
мәдрәсәләр Себердә һәм Урал якларында. Идел
буенда һәм Донбасста. Казахстанда һәм Ерак
Көнчыгышта Шулай ук Мәскәү һәм Петербург
Чита һәм Иркутск. Харбин һәм Киев Одесса һәм
Харьков һәм башка шәһәрләрдә Берәр җирдә ун-
унбиш татар гаиләсе яши башласа, алар
балаларын укырга-язарга өйрәтү өчен үз
хисапларыннан мәктәп ачу эшенә керешкәннәр
Беренче рус революциясеннән соң йөзләп,
меңләп татап кешеләре яшәгән зур һәм кечкенә ш.
рләрдә нәшриятлар ачарга, гәзит-журнал
чыгаруга сукмак эзли башлыйлар Күп кенә төбәк
ләрдә татар китапханәләре, үзешчән сән гать
түгәрәклә) е эшли 1920—1930 елларда хәтта
Кронштадт. Находка кебек җирләрдә да үзешчән
татар драма түгәрәкләренең татарча
спектакльләр куюы билгеле!
Безнең халыкта укый-яза белүнең электән
киң таралуы, ерак гасырлардан башланган
мәдәни, әдәби традицияләр татар басма сүзенең
чагыштырмача иртә барлыкка килүенә төп
сәбәпче булган
Билгеле ки, тарих җилләре безгә аерата
рәхимсез булган Ул безнең халыкны илебезнең
төрле почмакларына илтеп ташлаган Алай гына
түгел, дөньяның төрле ил ләренә чәчкән Соңгы
елларда матбугат битләрендә татарларның
Польша һәм Румыния. Япония һәм Төркия. Кытай
һәм Австралия, Бразилия һәм АКШта шактый күп
яшәүләре турында хәбәрләр күренгәлә- де
Шунысы игътибарга лаек ерак чит илләр, ят
халыклар арасында яшәүгә кара магтан, алар
анда да югалып калмаганнар, ассимиляцияләнеп
бетмәгәннәр Алар үз телләрен, үз моңнарын
онытмаганнар, гореф-гадәтләрен югалтмаганнар
Хәзер чит нлләрга таралган милләттәш
Дйребеэнең анда ничек яшәве. теле һәм
культурасы белән кызыксыну арта башлады
Чөнки аларның язмышы — ул бит халкыбыз
тарихының аерылгысыз бер өлеше
Без биредә бары бер илдә. Финляндиядә
яшәүче милләттәшләребез турында гына сүз
алып барырга уйлыйбыз Киләчәктә башка
илләрдә яшәүче татарлар турында да хезмәтләр
дөнья күрер дип ышанабыз
Билгеле булганча, революциягә хәтле
Финляндия Россия империясе составына керә
Шуңа күрә моннан гасыр ярым элек Россиянен
Финляндиядәге армиясендә хезмәт иткән татар
солдатларының бер өлеше шушы якта кала
башлаган Биредә төпләнеп калгач, алар үзләре
янына туганнарын якыннарын чакыруга
керешәләр Биредә җир күп. фин җире урман-
суларга. киек- балыкларга. болыннарга бай.
табигате йомшак. тормыш итү әллә ни авыр түгел
Бу якка вак сәүдә беләи көн күрүче башка
татарлар да килә башлый Күчеп килүчеләр
арасында Петербург һәм Мәскәү - дән. Нижний
Новгород һәм Сергач якларыннан чыккан татар-
мишәрләр топ өлешне тәшкил иткән Фин халкы
татарларны ачык күңел, якты йөз белән каршы
илган Аларның диненә тимәгән, телен, гореф-га-
дәтләрен кыерсытмаган, кысмаган
Финляндиягә килеп утырган татарлар хәзер,
нигездә, шәһәрдә яши Аларның төп өлеше —
Хельсинки. Тампере Котка, Яр- винпээ дигән
шәһәрләрдә Финляндиядә барлыгы бер мең
чамасы татар яши. дип санала Алар үзара тыгыз
элемтәдә торалар Халыкның күпчелеге сәүдә
белән ш-н гыльләнә Соңгы берничә дистә елда
татарлардан интеллигенция вәкилләре дә арта
башлады Хәзер Финляндиядә юрист врач,
инженер, экономист, укытучы булып эшләүче
татарлар да бар Татарлардан галимнәр дә күренә
башлады
Финляндия татарлары үзләренең телен
гореф-гадәтен. җыр-моңын. диннәрен саклап
калу өчен күп төрле эшләр башкаралар Аларның
төрле-төрле җәмгыятьләре бар 1925 елны
оештырылган «Исламия
Т
җәмгыяте» халыкның дин эшләре белән идарә
итә. Хельсинкида <Финляндия тер- киләре
бердәмлеге» дигән икенче җәмгыять эшләп кила.
Бу җәмгыять халык арасында әдәбият-сәнгать
мәсьәләләре буенча эш алып бара милли җыр.
музыка кичәләре. спектакльләр һәм концертлар
оештыра, татар җырларыннан торган пластинка-
лар чыгара, китап бастыру белән шегыль- ләнә.
1967 елның апрелендә Хельсинкида ■
Габдулла Тукай җәмгыяте» эшли башлый. Хәзер
бу җәмгыятьнең җитәкчесе Гомәр Таһир —
Хельсинки университетының тор- ки телләр
укытучысы, филология фәннәре докторы Бу
җәмгыятьнең топ максаты — СССРда яшәүче
татарлар белән культура элемтәләрен ныгыту,
фәнни элемтәләр урнаштыру. СССР-Финляндия
дуслыгына олеш кертү Бу җәмгыятьнең чакыруы
буенча татар галимнәре, сәнгать осталары
берничә мәртәбә Финляндиядә булдылар,
андагы татарларга концертлар бирделәр,
лекцияләр укыдылар Үз чиратында Финляндия
татарлары берничә мәртәбә Казанда булып китте
Алар татар театрларында булдылар, шәһәрнең
фән, культура үзәкләре белән таныштылар.
Сабан туйларында катнаштылар
Финляндиядә татар халык мәгарифе,
мәдәнияты белән шөгыльләнүче башка
җәмгыятьләр дә бар.
Безнең максатыбыз — Финляндия татар..ары
арасында матбагачылык эшенең тарихы белән
тулырак танышу. Финляндия татарларының
тулаем тормышы, алар- ның әдәби һәм культура
элемтәләре белән тирәнрәк танышырга
теләүчеләр исә Илбарис Надировның бу
темаларга багышланган мәкаләләренә
морәҗәгать итсеннәр
Югарыда без татарларның белемгә, яңалыкка.
укый-язуга басма сүзгә хиреслеген күрсәтеп үткән
идек Шундый ук хәлне Финляндиягә килеп
чыккан татарлар арасында да яхшы күрәбез Инде
без аларның әдәби-музыкаль кичәләр, спектакль
һәм концертлар куеп килүен искәртеп үттек.
Финляндия татарларының 3—6 яшьлек балаларга
кече яшьтән үк ана телен өйрәтү ечен мәктәп-
бакчасы да бар 1970 елларга хәтле Хельсинкида
махсус татар мәктәбе эшләп килде Финляндия
татарлары туган телгә мәхәббәт үстерү, яшь
буынга тел ойрәтү буенча хәзер дә зур эш алып
бара-
М»*нә шушы максатлардан чыгып, биредә
яшәүче татарлар туган телдәге басма сүзгә зур
игътибар итәләр
Финляндия татарларының матбагачылык
тарихын тулырак күзаллау очен без биредә
басылган китаплар һәм башка тор хезмәтләрне
библиографик характерда бирүне кирәк таптык
Бу мәкаләнең киләчәктә Финляндия татарлары
мәдәниятын. әдәбиятын ойрәнү ечен чыганак
булачагын истә тотып, һәр басма турында
библиографик белешмәне тулырак китерү файда-
лы булыр дип саныйбыз.
Китапларның бер өлешен авторлар үзләре
чыгарган. Андый басмаларны без аерым
авторлар исеме астында туплыйбыз Ул авторның
аерым китаплары башка кеше яки аерым
җәмгыять хисабына басылса да, барысы да шул
автор исеме астында китерелә, Авторның үз
әсәрләре артыннан аның хисабына яки аның
редакциясендә чыккан басмалар китерелә
Хәсән Низаметдин улы Хәмидулла.
Финляндия татарлары арасында иң актив автор,
шул ук вакытта нәшир һәм редактор да Ton кәсебе
— сәүдә эше Ул 1895 елда Россиядә Яңапар дигән
авылда туган 1915 елны Финляндиягә килеп
урнашкан Ишетүебез буенча, хәзер вафат инде.
Басылган әсәрләре түбәндәгеләр:
1 Хәерниса. Пьеса. 4 пәрдәле Кеми, 1943 90
б
2 Милчәче белән пәри карчыгы. Ши-
гырьләр мәҗмугасы. Кеми. 1945. Илһам
җимешләре. 1—2 кыйсем. 32 б.
3 Ватансызлык. Көнлек халык сүзләре:
1946 елда язылган тәнкыйть шигырьләре Кеми
1946 Илһам җимешләренең өченче кыйсме 10 б.
4 Күңел шәүләсе. Җитди, милли вә әдәби
шигырьләр Кеми. 1946 Илһам җимешләренең
дүртенче кыйсме. 10 б.
5 Йөрәк ялкыннары. Җитди, милли вә
әдәби шигырьләр Кеми. 1948 Илһам җи-
мешләренең бишенче кыйсме. 16 б,
6. Пикау. Шигъри хикәя. Кеми. 1948. Илһам
җимешләренең алтынчы кыйсме 15 б.
7 Моңлы таңнар. Җитди, милли вә әдәби
шигырьләр Хельсинки. .1949, Илһам җи-
мешләренең җиденче кыйсме. 35 б,
8 Сүнүгә таба. Җитди, милли вә әдәби
шигырьләр Хельсинки. 1951. Илһам җи-
мешләренең сигезенче кыйсме. 20 б,
9 Кулыйк дәртләре. Җитди, милли вә әдәби
шигырьләр. Хельсинки. 1956. Илһам
җимешләренең тугызынчы кыйсме. 16 б.
10 Илһам җимешләре. 1 —10 кыйсем: 1925—
1945 елларда язылган шигырьләр җыентыгы
Хельсинки. 1969—1970. 308 б.
11 Йолдызларга сәяхәт. Хикәят 1 кыйсем
Кеми. 1947. 77 б.
12. Шул ук 2 нче басма Хельсинки, 1974 77 б.
13 Тәкъдир каршында. Беренче дөнья
сугышы вакыйгаларыннан. Хельсинки,
1950 69 б.
14 Шул ук 2 нче басма Хельсинки. 1973. 57 б.
15 Борынгы картлар сүзе. Хельсинки,
1951 31 б
18. Шул ук. 2 нче басма Хельсинки 1977 37 б
17 Мөһаҗир бәете. Роман Хельсинки 1953 64
б
18 Яналар тарихы. (Авторның туган авылы
тарихы) Хельсинки. 1954. 71. IV 6 илл. белән
19 Өтелгән өмет. 5 пәрдәле драма Хельсинки
I960. 90 б.
20. Шул ук 2 нче басма Хельсинки
1973 74 б
21 Ник алай? Язучының үз тәрҗемәи
хәленнән Финляндия татарларының тарих
материаллары Хельсинки 1962—1974 7 кисәк 250 б
илл белән
22 Хаҗ хатирәләре. 2 кыйсем Хельсинки 1978-
1971
1 кыйсем. 1968 100 б
2 кыйсем. 1971 97 б
23 Тормыш моңнары. Шигырь Илһам
җимешләре шигырьләре җыентыгының дәвамы.
Хельсинки. 1971 32 б
24 Карак. Пьеса 3 пәрдәле. Хельсинки
1974 14 4- 12 б
25 Вәҗмгият эчендә. Шигырьләр Илһам
җимешләре шигырьләр җыентыгының дәвамы
Хельсинки 1973 40 б
26. Татар халык җырлары һәм моңнары. 1
Хельсинки. 1975 67-j- 17 б
27 Алдым-бирдем. Авыл туе 3 пәрдәле
Хельсинки, 1076. 24 б
Болардан тыш авторның басылмый калган
ике әсәре бар
28 Бәхетсезләр. Драма. 5 пәрдәле Хель-
синки. 1973
29. Мохтар бабай. 3 пәрдәле колке Хельсинки,
1973
1974—1975 елларда авторның Хельсинкида
«Хәсән Хәмидулла әсәрләре» дигән алты томнан
торган җыентыгы басыла
Югарыда күрсәтелгән әдәби, фольклор
тарихи әсәрләрдән тыш Хәсән Хәмидулла үзе
төзеп түбәндәге китапларны бастырып чыгара 1
татарча-финчә «Исем көннәре календаре» (Кеми.
1948 52 6 ). 2. «Финляндия моселманнарының
телефон каталогы» (Хельсинки 1971 — 1977 4
мәртәбә). 3 «Хәбәрче» (Стокгольм, 1952) —татар
кибетләре турында белешмә китабы
1909 елда Казанда Солтан Рахманколый
тәрҗемәсендә атаклы рус мәгърифәтчесе һәм
китап белгече Н Рубакинның фәнни- популяр
хезмәте «Телләр тарихы басылган була Шушы
әсәрне Хәсән Хәмидулла үз хисабына I960 елда
Хельсинкида яңадан бастырып чыгара
Күрсәтелгән әсәрләр һәм китаплардан тыш
Хәсән Хәмидулла 1925 елда «Мәгърифәт» исемле
газета, ә 1945—1977 елларда «Шимпл очкыннары»
дигән еллык календарь җыентыклар бастыра Бу
газета һәм җыентыкларның ул — редакторы да
тезүчесе да, авторы да
Доньяви әсәрләр белән берроттан Хәсән
Хәмидулла—дини, дини-дидактик әсәрләр авторы.
Коръән һәм аерым догалыкларның нәшире Бу
тармакта Хәсән Хәмидулла чыгарган түбәндәге
басмалар билгеле икешәр тапкыр «Коръән» «Яна
иман шарты һәм белешмәләр». -Исме Әгъзам- Вак
сүрәләр һәм догалар», биш тапкыр • Вәгазьләр һәм
хөтбәләр» басыла Шулай ук 'Тәбарәк», Намаз». -
Җомга хөтбәләре «Ясин шәриф». •’ТЪүбә догасы».
«Латинча дөрес укыр өчен намаз сүрәләре» -
Рамазан ае хөрмәтенә» дигән басмалар да бар
Дини характердагы әсәрләрне басу һәм
редакцияләүдә Хәсән Хәмидулланың хатыны
Гөлсем ханым да ярдәм итә.
Хәсән Хәмидулланың библиографиясе белән
танышкач, без аның төрле-төрле өлкәләрдә актив
эшләп килгән әдип булуын күрәбез Аның исеме
Финляндия язучылар исемлегенә кертелүе
әдипнең Суоми илендә танылган калом остасы
булуын күрсәтә Шуның өстенә ул — фольклорчы
һәм тарихи хезмәтләр авторы да.
Садри Хәмит - - Хәсән Хәмидулланың
авылдашы 1905 елда туган, һонәре буенча ул да
сәүдәгәр Шигырьләр, поэмалар, хикәяләр авторы
Телгә һәм тарихи темаларга караган хезмәтләр дә
язган Күләме белән чирек яки ярты табактан торган
әсәрләрен. нигездә, уз хисабына бастырып,
бушлай тпраткан Басылган әсәрләре
1 Дәфтәр. Шигырьләр Оулу. 1946 5
дәфтәрчектән тора. Барлыгы 35 бит 1975
елга хәтле әсәрләре Оулу дигән
шәһәрчектә, ә 1976 елдан башлап
Хельсинки шәһәрендә басыла
2 Татар теле. Поэма 1946 8 б
3 Закир. Шигъри хикәя 1946 11 б
4 Без. Поэма 1947 8 б
5 Хәким. Шигъри хикәя 1947 123 б илл белән
6 Үткән елдагы хәбәрләр. Юмористик
шигырьләр. 1947 7 б.
7 Яз хәбәрләре. Шигырьләр 1948 12 б
8 Мәче һәм тычканнар. Шигъри хикәя 1948 28
б илл белән
9 Ярлылык. Поэма 1950. 8 б
10 Фәкыйрьлек. Хикәя 1950 8 б
11. Үткән елның хәбәрләре. Юмористик
шигырьләр. 1950 32 б
12 Дәҗҗаллар. Шигырьләр 1951 8 б
13. 1950 нче ел хәбәрләре. 1951 20 б 14
Ялгызлык. 1951 5 б
15. Ял башы хәбәрләре. 1951 5 б
16 Исерек ир белән тычкан. 1951 7 б
17 Олимпия (уеннары). 1952 7 б
18 AxiupiuMiui галәмәтләре. 1953 5 б
19 Кыш хәбәрләре. 1953 5 б
20 Ситучы язучы. 1954 6 б
21. Язучы 50 яшендә. 1954 8 б
22 Кайсы як уйный. 1954 7 б
Утыз ел Фииляиднядә 1954 12 6
24 Калдык. 1954 7 б
25 Актык. 1956 6 б
26 Кыска шигырьләр. 1956 7 б.
27 Шигырьләр дәфтәре. 1957 5 б.
28 Авыл тормышы. 1966 6 б
29 Дуслык кичәсе. 1974. 3 б.
30 Хельсинки шәһәре. 1976 6 б
31. Мәхәлләнең өч еллык җыелышы. 1976 4
б.
32. Тирле хәбәрләр. 1976. 6 б
33. Җомга намазын укучылар. 1976. 3 б
34 1920 еллардагы кыш көннәре авылларда.
1976. 3 б.
35 Ир белән хатын. 1977 4 б.
36 Хайваннар дөньясы. 1977—1979. 1— 6
кисәкләр.
Сүзлекләр:
37 Кушымлы сүзләр. Идиомалар Оулу 1968
5 б.
38 Туган илдәге сүзләр. Якынча 1700 сүз.
Оулу. 1973 7 б
Садри Хәмит 1967 елда «Тавыш» исеме
белән Оулу шәһәрендә 6 саннан торган газета
чыгара, ә 1967—1977 елларда Оулу һәм
Хельсинки шәһәрләрендә «Ак к»л» исемле газета
чыгара Шушы еллар эчендә бу газета 63 сан
булып чыкты
Гобәйдулла (Гибадулла) Мортазин. 1895
елда Төркстанда туган. 1968 елда Хельсинкида
вафат Укытучы Хельсинкидагы үзешчән театр
җитәкчесе.
Басылган китабы Тел сабаклары — 1 кисәк
Хельсинки. 1950. 29 б. Төрки халык мәктәбе
һимая куруму басмасы
Хөсәен Садыйк — 1906 елда Россиядә туа,
1973 елда Хельсинкида вафат Кәсебе буенча
сәүдәгәр.
Басылган китабы. Милли әдәбият пар-
чалары. Ярвенпээ, 1953 5 б.
Хөсәен Садыйк редакциясендә Госман Али
хисабына 1969 елда Хельсинкида «Габдулла
Тукай шигырьләре» басыла. (102 б )
Заһир Таһир. 1900 елда Ташкентта туа. 1961
елда Хельсинкида вафат Кәсебе буенча
сәүдәгәр.
Басылган китабы Финляндия төркиләре.
Хельсинки. 1955 16 б . 10 б. илл белән 1956 елда
шушы әсәрнең тулыландырылган икенче
басмасы чыга. Күләме 29 бит 24 илл. белән.
Шушы ук әсәре 1959 һәм 1960 елларда ике
тапкыр инглиз телендә дә басыла.
Гайса Хәкимҗан. 1896 елда Актукта туа. 1972
елда Тампереда вафат Кәсебе буенча сәүдәгәр.
Басылган китабы Милли шигырь һәм
җырлар. Финляндия төрек-татар халкы
арасында кулланыла торган. 3 кисәктән.
Тампере. 1956—1966
1 кисәк 32 б 2 кисәк 38 б 3 кисәк 34 бит
Г Хәкимҗан шушы елны Тампереда үз
хисабына Шакир Мостафаның революциягә
хәтле Казанда чыккан «Ислам дине хак диндер»
дигән китабын бастырып чыгара (20 бит).
Хәбибрахман Шакир. 1903 елда Казанда туа
1975 елда Тампереда вафат Тампереда имам
булып эшли.
«Финляндия ислам мәхәлләсе» исеме
астында 1949 елда Тампереда алты саннан
торган информацион бюллетень бастыра.
Редакторы Фатыйх Арат 1950—1951 елларда
шушы бюллетеньне «Ислам мәхәлләсе» исеме
астында Тампереда бастыра Редакторы В Сали
Бу бюллетень 1950 елда 7. 1951 елда 4 сан
басылып чыга.
X Шакир редакциясендә түбәндәге китаплар
басылуы билгеле:
1 Мостафа Шиһаби әл-Асни. Зөбәдәт әл-
әхлак Балаларга укытмак өчен гаять файдалы
гыйльми әхлакдан бер рисаләдер. Тампере. 1957
26 б.
Революциягә хәтле Казанда басылган
китапның басмасы.
2 Якуб Хәлили. Гыйлем хәл Тампере. 1958
42 б
Бу китап та Казанда (1910) басылган була.
Тампереда ул Имад Җамалетдин хисабына
чыгарылган.
3 Дин дәресләре һәм ислам тарихчысы.
Тампере, 1912 2529 бит Китапны редакцияләүдә
Сәмигулла Вафин да катнаша.
4 Габдулла Тукай. Татар шагыйре Габ-
дулла 'Гукай Шигырьләр. Тампере. 1961. 1 кисәк
24 б Китапны редакцияләүдә Гай- сә Хәкимҗан да
катнаша
Сания Гыйффәт (Кадыйри) — 1899 елда
Чистайда туа. 1957 елда Әнкарада вафат.
Шагыйрә, үзешчән театр эшлеклесе. Закир
Кадыйри хатыны.
Басылган китабы Тормыш көзгесе. Драма 4
пәрдәле Хельсинки. 1927 64 б. Финляндия
төрекләре берлеге җәмгыяте нәшер иткән.
Закир Кадыйри 1877 елда Самарада туа. 1955
елда Әнкарада вафат Хельсинкида татар
башлангыч мәктәбе укытучысы.
Басылган китаплары:
1 Төрек (төрки) тарихи сабаклары.
1 Элек мәктәпләренең дүртенче сыйныфы
һәм курсларының дүртенче бүлеме өчен
дәреслектер, Хельсинки Финляндия терки
нәшрият ширкәтенең басмасы. 1938. 34 б.
2. Дин сабаклары. 1. Инану (Иман).
2 Арулык (Тәһарәт) Элек мәктәпләренең
өченче сыйныфлары өчен Хельсинки Фин-
ляндия төрки нәшрият ширкәте басмасы, 1938. 34
б.
3. Дин сабаклары. Намаз. Дүртенче сый-
ныфлар өчен дәреслек. Хельсинки Фин-
ляндия төрки нәшрият җәмгыяте басмасы 1938 54
б
Фәридә Бикчури. 1944 елда Харбинда туа.
Укытучы
Басылган китабы
Кемнәргә Казан төркиләре дип әйтелә.
Хельсинки 1969 7 б.
Ф Бикчури редакциясе һәм тәрҗемәсендә
«Финляндия җәмгыяте исламия» хисабына
түбәндәге мәктәп китаплары басыла
1 Уку китабы. 1 Төрекчәдән тәрҗемә
Беренче вә икенче сыйныфлар өчен Хельсинки.
1969 40 б
2 Уку китабы. 2 Төрекчәдән тәрҗемә, икенче
вә өченче сыйныфлар өчен Хельсинки 1969 71 б
3 Уку китабы. 3 Төрекчәдән тәрҗемә
Хельсинки. 1970 45 б
Гәүһәр Туганай. 1911 елда Самарада туа
Сәүдә эше белән шөгыльләнә Шагыйрә Берничә
шигыре 1969 елда Казанда «Азат хатын*
журналында басылды
Басылган китаплары
Гәүһәр Туганайның шигырь мәҗмугасы.
2 кисәк Тампере 1976 1 кисәк. 92 б 2 кисәк. 104 б
Наил» Ьинарк. 1940 елда Кореяда туа
Укытучы
Басылган китаплары
1 Ана теле һәм уку китабы. 3 кисәк Хельсинки
1972 1974 1 кисәк 1972 74 б 2 кисәк 1973 89 б 3
кисәк. 1974 42 б
2. Бераз уйла, бераз көл. Уеннар, юмористик
хикәяләр Хелминки. 1973 35-|-5 б
3 Аталар сүзе. 1500 мәкаль һәм әйтем
Хельсинки. 1976. 112 б Сәүдәгәр Осман Али
хисабына басылган
Фәйзи Әхсән Бүре. 1917 елда Финляндиядә
туа 1974 елда Истамбулда вафат һөнәре буенча
сәүдәгәр
Басылган китабы
Төркичә-финч». финчә-төркичә чей (кесә)
сүзлеге. Истамбул. 1972. 97—1 14 - 6 б
Зиннәтулла Имаметдин Әхсән Бүре. 1886 елда
Акәтук дигән авылда туа 1945 елда Тампереда
вафат Кәсебе буенча сәүдәгәр Ислам һәм
Финляндия татарлары турында берничә хезмәт
авторы Әсәрләре инглиз телендә Лондонда
басылган
Басылган китабы
Төрки теле өчен профессор Садри Мак- суди
вә төркиләр берлекләре хакында уртак фикерләр
Тампере 1945 19 б
3 И Әхсән Бүре хисабына басылган китап
Гали бай - - тәрҗемәи хәле. мәктүпләре вә
аның хакында хатирәләр Гарәп хәрефләреннән
латин хәрефләренә күчерүче 3 И Әхсән Бүре
Тампере. 1945 90 б Революциягә хәтле Оренбургта
чыккан басма буенча әзерләнгән
Финляндия җамгыяте Исламия дә төрле
басмалар чыгару белән шөгыльләнә Бу оешма
каршында китап басу эшләре белән
шөгыльләнүче аерым нәшрият — • Финляндиядә
төрки нәшрият җәмгыяте* дә эшләп килә Исламия
җәмгыятенең бер өлеш хезмәтләре шушы
нәшрият (ФТИҖ) исеме астында дөнья күрә
Исламия җәмгыяте бастырган китаплар
1 Әлифба. Финляндия җәмгыяте Исламия
янында дәреслекләр хәзерләү һәйәте Хельсинки.
1935 51 б
Икенче басма Хельсинки 1970 51 б
2 Уку китабы. Финляндия җәмгыяте
Исламиясе янында дәреслекләр хәзерләү һәйәте
Хельсинки, 1935. 52 б
3. Уку китабы. (Сания Гыйффәт ред)
Хельсинки. 1938 60 б
4 Мәхәллә хәбәрләре (Заһир Таһир Хөсәен
Сөҗәйк ред ) Хельсинки 1949 I
5 Остазшәһәр Муса Ярулла хәзрәтләре
хакында мөләхазәләр. Хельсинки 1950 33 б М Я
Биги рәсеме белән
6 Мәхәлләнең өч еллык тупланышы.
Хельсинки 1975 1 дәфтәр
7 Финляндия җәмгыяте Исламия баш-
кармасының 1932 елгы бәянаты Хельсинки. 1933
6 б
8 Финляндия җәмгыяте Исламия мөтә-
вәллиләр һәйәтенең 1933 елгы бәянаты.
Хельсинки. 1934 8 б
9 Финляндия җәмгыяте Исламия мө-
тәвәллиләр һәйәтенең 1934 елгы изаһате.
Хельсинки, 1935 6 б
10 Финляндия җәмгыяте Исламия мө-
тәвәллиләр һәйәтенең 1938 елгы рапорты.
Хельсинки. 1939 12 б
11 Финляндия җәмгыяте Исламия мө-
тәвәллиләр һәйәтенең 1940 нчы ел рапорты
Хельсинки. 1941 10 б
Төрки халык мәктәбе һнмая җәмпәяте
(куруми) Бу җәмгыять 1948 елдан алып 1969 елга
хәтле Хельсинкида эшли Төрки башлангыч мәктәп
эшләре белән җитәкче лек итә,
Бу җәмгыять чыгарган басмалар
1 Фин-торки халык мәктәбен һимаи
җәмгыяте даһили низамкамәсе Тампере 1933. 8
8 б Татар һәм фин телендә
2 Фин-тмрки мәктәп һимая җәмгыятенең
1943 сәнәсенең хисабыдыр '1 ампере 1944 22 б
3 Тарихи әнбия. (Мөхәммәдрәхим Хәнәфи
ред ) Хельсинки. 1951 22 б Җумиби- кә Җамалетдин
хисабына басыла
4 Шәһәр Шәрәф. Гпшири сәгадәт Пәй-
гамбәремезнең әүвәле вә исламның эохуры
хакында Хельсинки. 1951 64 б Революциягә хәтле
Казанда басылган
5 Әхмәдһяди Максуди. Руза, закат пә хакк
Ибтидаи Исламия мәҗмугасының би
шенче күзе Хельсинки. 1952 45 б. Революциягә
хәтле Казанда басылган
6 Габдулла Тукаев. Мәктәптә милли
әдәбият дәресләре. Хельсинки, 1953 187 б илл
белән Исмагил Арифулла хисабына басыла
Революциягә хәтле Казанда басылган.
7 Төрки халык мәктәбе һимая курумн- нын
1957 нче елгы фәгалисте. (Хөсәен Садыйк ред)
Хельсинки. 1958 11 б Гимад Җамалетдин
хисабына басыла
Финляндия төркиләре берлеге җәмгыяте
1935 елда оештырыла. Финляндия татарлары
арасында әдәбият-сәнгать кичәләре,
спектакльләр кую. нәшрият эшләре белән
шөгыльләнә һәр елны диярлек Хельсинкида.
башкаланың зур театрлары бинасында
спектакльләр куя. милли кичәләр үткәрә, аларның
программаларын бастыра. Бу җәмгыять
тарафыннан М Фәйзинең «Асылъяр». Г Камалның
«Хуҗа һәм Приказчик • «Кызыма кияү эзлим»,
«Беренче театр» Г Исхакиның «Җан буявыч»
Мольерның «Саран» һәм башка әсәрләр куела Бу
җәмгыять Финляндиянең татарлар яши торган
башка шәһәрләрендә дә әдәби- музыкаль кичәләр
оештыра Күп кенә кичәләрнең. спектакльләрнең
программаларын бастырып чыгарып килә
Бу җәмгыять татар моңнарын пропагандалау
йөзеннән җыр. нота китаплары да бастырып тора
Бу оешма чыгарган җыр җыентыклары
1 Халык көйләре. Пианино вә кеман өчен
Юко Толонең аранжировкасы Хельсинки. 1952 16
б
2 Җырлар. Хельсинки, елы билгеле түгел.
21 б, 67 җыр тексты.
3 Җырлар. Хельсинки. 1967 17 б 57 җыр
4 Җыр дәфтәре. Хельсинки. 1974. 50 б. 77
җыр.
5 Шул ук. 2 басма Хельсинки. 1976 50 б. 77
җыр
6 Җыр кичәсе. (Фәридә Низаметдин ред )
Ярвенпзэ. 1977. 16 б. 16 җыр.
7 ФГБ кичәсе программы. 3. V 75 Яр- венпээ.
1975. 15 б. Җыр текстлары белән
Болардан тыш. татар теленә кергән гарәп һәм
фарсы телләре «сүзлеге»н дә чыгара (Хельсинки.
1969 28 б )
Финляндия төркиләре берлеге җәмгыятенең
Тампере төркиләре берлеге бүлеге 1935 елда оеша
Спектакльләр, җыр-музы- ка кичәләре оештыру
белән бергә, бу бүлек тә җыр текстлары бастыру
белән шөгыльләнә Аның безгә өч басмасы
билгеле
1 Җырлар. Тампере, елы билгесез 11 б. 45
җыр.
2 Җырлар. Тампере. 1959 11 б 51 җыр
3. Җырлар. Тампере. 1969. 5 б 12 җыр 182
Башка баслшлар.
1 Чабата. Юмористик шигырьләр. Нә-
ширләре — Ахир Бәшар. Окан Даһер, Зәкия Хәмид.
§§ 1978 елга хатле чыккан татар басмалары турындагы мәгълүматлар фин китап белгече һом библиогра-
фы Гарри Гален мәкаләсеннән алынды Бу басмаларны барлау һәм туплауда беага Әнкарадо яшәүче Мә хмүт
әфәнде Таһир да ярдәм итте Аларга үзебеанең рәхмәтләребезне белдерәбез (Легор).
Фазилә Насретдин. Шамил Насретдин Ярвенпээ-
Хельсинки. 1977 8 б
2 Гүзәл килен Фәүзиянең туй җырлары.
(Фәридә Низаметдин ред ) Хельсинки 1978 20 б
Бу библиографик күзәтүгә Финляндиядә 1978
елга хәтле чыккан басмалар кертелде Безгә
билгеле булганча, анда татар телендә китап басу
әле дә дәвам итә. Моннан берничә ел элек
Хельсинкида зур күләмле «Безнең җырлар» дигән
җыентык басылып чыкты 1987 елда Хельсинки
университеты профессоры Гомәр Таһирның
юбилеена багышланган «Татарика» дигән
фолиант дөнья күрде Бу җыентыкка Г Иб-
раһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих
институтыннан дистәгә якын галимнең хез-
мәтләре кергән, зларның күпчелеге татар телендә
басылган (бу китап турында журналда И.
Надировның махсус мәкаләсе дә булды )
1978 елдан соң Финляндиядә чыккан татар
басмалары әле махсус ачыкланмаган, шуңа күрә
бу күзәтүдә аларга тукталмыйбы秧
Күзәтүгә Финляндия татарларының фин.
инглиз һәм башка телләрдә дөнья күргән
хезмәтләре кермәде Аларның 1978 елга хәтле
татар телендә чыккан барлык басмалары
тулысымча ачыкланып бетте дип әйтүе кыен.
Финляндиядә чыккан бу китапларның,
брошюраларның бер өлеше машинкада кү-
бәйтелгән. бер өлеше мимеографта басылган
Басмаларның калган өлеше типографик ысул
белән чыгарылган Татарча китап басу башта гарәп
хәрефләре нигезендә алып барыла 70 еллар
башында Финляндиядә татар китапларын латин
графикасында басу эше җайга салына.
Финляндиядә татарлар китап басу эшенә
беренче булып егерменче еллар уртасында
керешәләр Аңа хәтле алар биредә, инде йөз елга
якын яшәсәләр дә. китап басу белән
шөгыльләнмәгәннәр Моның сәбәбе аңлашыла
Финляндия Россия составында вакытта татарлар
үзләренә кирәк булган татар басмаларын Казан.
Оренбург. Әстерхан, Петербургтан алып
торганнар. Октябрь революциясеннән соң.
Финляндия мөстәкыйль дәүләт булып аерылып
чыккач, татар китапларын алу кыенлаша. Менә
шуның аркасында Финляндия татарлары үзләре
матбагачылык эшенә керешергә мәҗбүр булалар
Финляндиядә татар, китабын басуның теп
ихтыяҗы — мәктәпләрне уку китаплары белән
тәэмин итү Биредә чыккан беренче басмаларның
әлифба һ б мәктәп китаплары булуы шул турыда
сөйли.
Электән үк татар китабының бай тради-
цияләрендә тәрбияләнгән һәм революциядән соң
фин җирендә калган татарлар арасында басма
сүзгә мохтаҗлык зур булган Тора-бара Финляндия
татарлары арасыннан әдәби, фәнни әсәрләр язу
буенча каләм тибрәтеп караучылар да үсеп
чыккан Шигырьләр. поэмалар, хикәя һәм
драмалар, повестьлар язылган, тел һәм тарих
буенча хезмәтләр иҗат ителгән, фольклор
әсәрләрен җыеп бастырып чыгару башланган
Финляндия татарлары, үзләре язган әсәрләр
белән беррәттән революциягә хәтле Казан.
Оренбург. Уфа татар нәширлары чыгарган
басмаларны кабат басып чыгаруга да игътибар
бирәләр Хельсинки. Тампере. Оулуда дистәләп
татар халык җырлары мәкаль-әйтемнәр
җыентыклары басылуын без югарыда күреп
үттек.
Финляндия татарлары матбугат, мәктәп. сәхнә
аша үзләренең милли культураларын. телен,
гореф-гадәтләрен саклау эчен корәшәләр. Шул ук
вакытта милли культурабызны үстерүгә өлеш тә
кертәләр Финляндиядә яшәүче
милләттәшләребез- нең әдәбият һәм сәнгать,
мәктәп һәм матбагачылык. тел һәм тарих
өлкәсендәге эшчән- леге. уңышлары турында без
аларның китап репертуарыннан чыгып кузаллый
алабыз Киләчәктә аларның рухи мирасы тарихы.
эшчәнлеге махсус өйрәнелер, дип ышанасы килә
Фин татарларының иҗатын өйрәнү дөньяга
сибелгән халкыбыз тарихын ачыклау өчен дә
кирәк Инде татар халкының тарихын, мәдәниятын
Татарстанда яшәгән татарлар тормышы белән
генә чикләү заманнары узып бара Халкыбызның
аерым группалары кайсы якларда, кайсы илләрдә
яшәүләренә карамастан, алар тудырган рухи.
мәдәни байлык казанышлары — бөтен татар
халкының уртак мирасы
Моңа хәтле укучылар Финляндиядә татарлар
яшәвен матбугат аша ишетеп белә иделәр Алар
чыгарган басмалар белән танышкач без аларның
рухи тормышларын тулырак күз алдына китерә
алабыз Чыннан да. китап — халык тормышының
көзгесе икәненә ышанасын
Илебезнең төньяк-көнбатышында чиктәш
булган, урман күлләр иле буларак билгеле Суоми
илендә нибары меңгә якын татар кешесе, инде
гасыр ярым үз халкыннан аерылып яшәүгә
карамастан, телен гореф-гадәтләрен. милли аңын
саклап калган Әнә шундый ерак җирдә әдәби
әсәрләр тудыра тарихи хезмәтләр яза. туган
телендә җырлый, сөйләшә, үз моңнарын дәвам
итә. әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә
Без туган илебездә телебез юкка чыга,
әдәбиятыбыз бетә милләтебез ассимиляцияләнә
дип күп сөйлибез Менә шундый хәвефле хәлләр
заманында Финляндиядәге татарларның
тарихтан төшеп калмыйча, ассимиляциягә
бирешмичә милли аңын, культурасын саклап
яшәве — безнең өчен үрнәк булып тора Шәхес
культы террор еллары, торгынлык чорында
милли культурабыз югалтуларын бөтен
тирәнлеге белән аңлаган бу коннәрдә безгә милли
культура экологиясе өчен ныклап торып көрә-
шергә юллар ачыла башлады Пессимизмга
бирелүдән котылу өчен Финляндия татарлары
эшчәнлегеннән үрнәк алу зыян итмәс
Мең елдан артык гомерле әдәбияты рухи
мирасы, тарихы булган халкыбызның
потенциаль көче зур әле Телен тарихын, рухи
мирасын кадерли белгән, онытмаган халыкның
киләчәге өметле Нинди генә ачы җилләр иссә дә
манкортлык милли нигилизм алга сөрелсә дә. без
әле телебез, рухи мирасыбызның кадерен
югалтып, онытып бетермәдек Шәт югалтмабыз
онытмабыз, диясе килә
Финляндия татарларының матбагачылык
тарихы белән танышкач, күңелдә әнә шундый
фикерләр туа

Реклама