СИРТМӘЛЕ КОЕ


оеиы... үчебезнең туган нигезебезне барып күрәсем килә...
Урын өстендә яткан карчыгының сүзләрен ишет кәч, үз уйларына чумып утырган Сәләхи сискәнеп куй ды. Әрчисе бәрәңгесе кулыннан шуып чыкты да, идәнгә төшеп, сәке астына ук тәгәрәде. Әмма карт моңа игъти бар итмәде.
Барырбыз, янасы... Барырбыз... Тик менә аягыңа гына бас. — дигән юату сүзләре әйтергә ашыкты. Менә тагын берне генә әрчим дә пешерергә куям. Ашап алгач, хәл дә кереп китәр...
Үзе шулай диде, ә үзе сулы савытка күз төшереп алды.
Сәләхи карт белә: авылдагы әлеге бердәнбер коены Бәдрикамалның әтисе, аңа бабш< булырга тиешле Харис карт казыган. Ләкин ул нигез, ул көе инде күптән, бик күптәннән аларныкы түгел...
Бәдрикамал карчык озаклап, буыла-буыла ютәлләргә кереште, тына төш кәч, гыж гыж килеп, теге сүзен кабатлады:
— Нигезебезне... үзебезнең туган нигезебезне барып күрәсем килә.
Почмак яктан карчыкның янә щул сүзләре ишетелгәч, Сәләхи карт, ярар җитеп торыр булмаса дип, бәрәңге әрчүеннән туктады, кулындагысын сулы савытка чупылдатып ташлады да корткасының уйларын читкә юнәл тергә теләпме:
— Хәзер, анасы, хәзер пешеп тә чыгар... Ашарбыз утырып . — диде. Аннан соң, бераз уйлап торгач өстәде: — Барырбыз анысы, хәлеңнән кич сә. — диде.
Бераздан алар, бер-берсенә тотынышып, җан әсәре сизелмәгән озын, тар урамга чыгып бастылар. Озын озак уйлап тормыйча, тәвәккәлләп, югары очка таба атлап киттеләр. Бәдрикамалны туган нигезе, әтисе төсе булган кое алга әйдәсә, Сәләхи картны, өйләреннән ераклашкан саен, бер уй талкыды. • Пичекләр генә гомер бакый атлап кермәгән капканы шакырлар да, үзләре нең нинди гозер белән йөрүләрен ничек тел әйләндереп әйтерләр?*
Атлый торгач, ниһаять, килеп җиттеләр коелы йортка Тимер баганалы биек, киң урыс капка янында тукталып, атлап керергә кыймый бераз басып тордылар.
Кемдер урам якка — капкага таба килә, ахрысы. Ялгышмаганнар икән. Келә зыңлап тартылуга, зәңгәргә буялган капканың кече ишеп* ачылып китте. Аннан иң элек ялан аяклы кечкенә малай атылып чыкты. Аның артын нан ук иңнәренә чиләк көянтә салган яшь хатын күренде. Ул үзләренең капка төпләрендә карачкы кебек басып торучы карт белән кнрчыкны күреп, бер мәлгә аптырап калды. Йөзендә гаҗәпсенү, курку, уңайсызлану катыш бил геләр уйнаклап алды
Буш чиләкләргә карап өнсез калган карт белән карчык, яхшыга булмлс бу дип. кире борылып китмәкче дә иделәр инде, әмма Сәләхи карт теленнән сүзе чыгып очуын сизми калды:
— Без сезгә идек бит. килен...
_ Соң алайса әйдәгез, узыгыз. — диде яшь хатын (чыннан да, ул бу
РАФИС Гыйаиотуллин ЧЯМ) - промик »Очучы буласым килә* «Урман киы* и. ем лт китаплар авторы Каланда яши
• Нигез, кое... — дип уйлады ул. кярчыгы ягына борылып карый карый - Соңгы көннәрдә еш кабатлый башлады әле аларны. Йокы аралаш саташкан кебек...*
йортка килен булып төшкән иде). — Әти өйдә, йомышыгыз андадыр, шәт!
Һәм ул. бер читкә тайпылып, көтелмәгән кунакларга юл бирде. Эшне болайга җибәрәсе килмәгән карт гозерен әйтергә ашыкты:
— Килен, әйдә, без өлкәннәрне борчып тормыйк инде. — диде. — Менә карчыгым сүзе белән йөрүебез. Шушы нигезне, коены күрәсе килде аның...
Килен кешенең гаҗәпләнүе бу юлы инде чиктән ашты. Ул карт белән карчыкка янә сәерсенеп бер караш ташлады. Моңа каршы Сәләхи карт: «Бәдри камал әбиеңнең балачагы шушында үткән, кызым», — дип, акланырлык сүзләр тезде.
Килен акыллы бала иде: авызын ачып сүз әйтмәде, төпченеп тормады. Борылды да кире ишегалдына кереп китте, теге юеш борын да әнисе артыннан чабулады. Карт белән карчык алар артыннан иярделәр.
Әйе, бу инде кайчандыр Бәдрикамал яшәгән ихата төсле түгел иде. Әмма барыбер монда алар көн иткән нигезенең ташлары ята.
Карчык ишегалдыннан таныш чалымнар табарга азапланып тирә юньне күзәтте, ә картның күзләре әлеге дә баягы сиртмәле коега төбәлде. Бәдри- камалы кайта-кайта сөйләгән, соңгы вакытта саташып яши торган кое ишег алдының түрендә — бакча ышыгында бура муенын кукрайтып утыра.
Килен бөтен ишегалдын карашы белән капшап чыгучы карчыкка, коега мөкиббән китеп торучы картка карап: «Аңламассың бу өлкәннәрне», — дип уйлады һәм, аларның үзләрен генә калдырып, өенә кереп китте.
— Ә без кое суын эчмибез, бабай аны малларга гына бирергә куша,— диде карт янында басып калган малай. Бәдрикамалы ишеттеме юкмы. Сәләхи карт болдырдан килүче тавыштан сагая калды. Моңа кадәр ничек чыкмый түзеп торгандыр, йорт хуҗасы Хәбиб килененнән сорау ала иде:
— Ни калган аларга монда?
Аңа каршы килененең йомшак тавышы ишетелде:
- Карчыгы авырый икән. Туган нигезе белән бәхилләшик, дип килгәннәр.
— Туган нигез... һе!.. Кара син аны' Теге ни... китәр вакыты җиткәч кенә... онытмаган, димәк!
Ул да булмады, болдыр ишеген төртеп ачып, җиңелчә киенгән Хәбиб карт үзе дә чыгып басты.
Көтелмәгән кунакларны карашы белән сөзеп егардай, таптап үтәрдәй ка раучы Хәбибкә беренче булып Сәләхи карт эндәште:
— Син кем (ул аңа кем дип тә эндәшергә белмәде) безгә рөхсәтеңне бир инде, яме? Ни бит. менә карчыгымның үз нигезләрен, коеларын күрәсе килде. Комачау ясамый гына урап чыксын, кое янында бераз утырып хәл алсын инде. Ни дисәң дә балачагы узган җир бит.
Хәбиб, бу сүзләрне ишетсә дә. җавап кайтармады. Аның кысыла төшкән усал күзләре бетәшкән, ябыгудан кечерәеп калган Бәдрикамал карчыкны бораулый иде. Ул аның сүз башлавын көтте. Менә-менә ничә еллар күңелендә йөрткән каргышын әйтеп бирәчәк кебек тоелды аңа җаны чыгарга җиткән карчык. «Нигез, кое сылтау гына моның өчен. Теге дөньяга китеп барганчы барысын да әйтеп калыйм дип торган бу үлем түшәгеннән»,—дип уйлады.
Әмма, ни гаҗәп, Бәдрикамал карчык ни дә булса әйтергә җыенмый иде. Ничә еллар узып та моңа кадәр бер генә тапкыр да аяк атлап кермәгән бу ишегалдына узгач, аның бөтен күңелен әйтеп тә, сөйләп тә, аңлатып та булмастай сагыш, моң басып алды. Ул томаланган күзләре белән ишегалды түрендә моңаеп утыручы коега карады, аякларын сөйрәп шунда таба атлады.
Тәбәнәк рәшәткә белән әйләндереп алынган кое янына килеп җиткәч, тук талды. Керты кармаланып ачкан кечкенә капкадан эчкә узды. Коеның өсте ябулы һәм ул йозакта иде.
— Ачасы иде,— дип эндәште ул хәлсез тавышы белән үзеннән бер адым да калмый атлап йөрүче картына. Тегесе исә үзләренең һәр хәрәкәтен күзәтеп торучы Хәбиб картка борылып, сүз катты:
— Капкачын ачарга иде!
Хәбиб карт урыныннан кузгалмады, бары тавышын күтәрә төшеп кычкырды гына:
— Әй, килен, сиңа әйтәм, китер әле ачкычын!
Авыру карчыкның: «Нигезебезне күрәсем килде»,— дип килүе табигый бер нәрсә анысы. Килен кеше бераздан моны шулай кабул да итте Итәгеннән тарткалап: «Әни, әни, безнең коега берәр нәрсә булганмы әллә?!.» дип сораштырган малай да тора-бара соравын кабатлаудан туктады, ишегалдын бер итеп уйнарга кереште. Әмма Хәбиб карт кына бу хәлгә тыныч карый ал-
мады. Моңа кадәр өендә җай гына картлыгын үткәреп ятучы Хәбибкә шактый тәэсир итте бу. Сәбәбе-сылтавы булмаса да, ул ишегалдында әрле-бирле йөренә башлады. Үзе әледән-әле чакырылмаган кунакларга күз төшереп ала. Ә чынлыкта исә искә төшерер, уйланыр нәрсәләре байтак иде аның. Күбесе еллар узу белән төссезләнеп калган булсалар да, әле исендә калганнары да байтак, алар барысы да, телисеңме-юкмы, барыбер шушы сиртмәле кое тирәсенә килеп укмашалар...
Утызынчы еллар башы иде. Авылда төрле имеш-мимешләр китте. Халык телендә моңа кадәр ишетелмәгән хикмәтле сүзләр йөри башлады. Янәсе, бөтен авыл халкын бергә туплаячаклар да бергә яшәтә башлаячаклар, күмәкләшеп эшләтәчәкләр, шулай яшәү колхоз буласы, ди. Һәркем өендәге бар нәрсәсен җыйнап, шул колхоз буласы урынга илтеп тапшырырга тиеш икән.
Бу хәбәрләр берәүләрне пошаманга салды, кайгыга калдырды. Соң шулай булмыйча, бар карап торганыңны — атыңны үзең җитәкләп колхозга илтеп бир әле син!
Кемнәрнедер кара кайгыга батырган ул хәбәрләр Хәбибнең әтисенә — Вәли картка кагылмады. Ни дисәң дә, аларның абзарында тыпырдап торган ат юк, җирне тартып алырлар дип тә хафаланырга кирәкми. Әллә инде уңдырышлыгы беткән шунда, әллә белеп эшкәртмиләр, менә ничә ел кинәнер лек уңыш ала алмыйлар. «Булуга караганда булмавы хәерле ул дисәтинәнең »,— ди әтисе.
«Колхоз», «күмәк хуҗалык» дигән сүзләр телдә ешрак кабатланган саен. Хәбибнең әтисе сөенә генә. Эчендәге шатлыгын тышка да чыгара, улының ялтыр башыннан, тишек күлмәгеннән күренеп торучы иңбашына кагып: « Колхоз дигәннәре генә булсын, барысы да рәтләнер...» — ди.
Кечкенә Хәбибнең күңеленә колхоз иң элек — өстен башын бөтенәйтәчәк, ач тамагын туендырачак бер нәрсә булып кергән иде. Кайдандыр читтән килеп колхоз ясап йөрүче агайларга ияргән әтисе белән әле тегеңә, әле моңа ке- реп-чыгып йөри торгач, малай башкасын да аңлады. Колхоз төзүчеләр кереп чыккан өйләрдән чыр-чу, елаш каргыш ишетелгәч төшенде моңа Хәбиб. Кол хоз дигәннәре әле сине киендергәнче, тамагыңны тук иткәнче, башта кемнәр недер чишендерергә тиеш икән...
Колхоз оештыру авылның астын өскә әйләндереп ташлады Әллә кайдан килгән, билләренә каеш таккан абыйлар беркемнең дә ай наена карамыйча капкадан бәреп керәләр дә абзардагы сыерыңны җитәкләп алып чыгып китәләр, атыңа тышау салалар.
Берчак ул шулай, әтисенә ияреп, түбән оч Мисбахларга барды. Ә кичен генә әтисе Мисбахның атын бирмәскә җан талашуын кайтып сөйләгән иде.
— Алабыз барыбер... — диде кырын ятып тәмәке төтәтүче әтисе,— Күреп торырсыз...
Өч-дүрт хәрбигә ияргән әтисе һәм тагын кемнәрдер бергәләшеп төшкәч, җитәкләп чыктылар шул кашка бияне. Аның артыннан гаиләнең бар кешесе урамга сибелде. Ана кеше елаудан шешенеп беткән, ул бар дөньяны каргый, куркышып итәгенә сарылган эреле ваклы балаларын күкрәгенә кыса, талаучыларга шуларның күз яшьләре белән ләгънәт укый, йорт хуҗасы Мисбах агай, чарасыз калып, урынында басып тора. Куллпры хәлсезләнеп « алынып төшкән. Атын бирмәскә теләп бу юлы да карышкан, атының муенына барып асылынган иде дә... Ишегалдына хуҗа булып алган өч-дүрт кеше алдында көч сез иде ул. Арадан берсе билендәге алтатарын суырып чыгарды да маңгаена терәп кычкырды:
— Син нәрсә, контр, совет влачена каршымы, башыңның зинданда черүен телисеңме?!
Хәбиб карт шуларны уйланып ишегалдында йөренә, җанында - знл-зило. Ничә еллардан соң хәзер’әнә шул эшләрнең бик үк дөрес булмавын сөйләнә башладылар. Дөрес булмаган, имеш Башта нәрсә уйлаганнар' Күпме еллар әтисе белән горурланып яшәде бит ул. Мәрхүм әтисе Вәли картның сурәте кол хоз идарәсе каршында эленеп торды. Колхоз төзү че кеше. дип. җыелыш саен мактап телгә алдылар үзен. Ә хәзер... беркөнне күрде Хәбиб әтисенең рәсемен кемдер йолкып алган.
Килене каенатаеның кинәт кенә үзгәреп китүенә игътибар итми калмады Тик моны нәрсәгә юрарга гына белмәде Бабасының сәерләнеп китүенә оныгы да битараф түгел икән.
— Бабай, нәрсә эзлисең син? Ишегалды буйлап нишләп йөрисең? диде.
— Аяк астында чуалмале...— дигән төксе сүзен ишеткәч, читкә китеп, үз уенына бирелде.
Хәбиб картның ачылып киткән хәтере әле дә булса узган еллар офыгында бөтерелә иде.
Әтисе теге чакны дөрес әйткән булган. Колхоз дигәннәре алар йортына акрынлап җылылык китерә, кот кертә башлады. Моңа кадәр хәерчелектә көн күргән, «Ялкау Вәли» дигән кушаматы чыккан әтисе белән элеккеге кебек сөйләшмиләр иде инде. Күзгә карап авылның абруйлы кешесенә әверелде ул. Аның белән санлашалар, сүзенә колак салалар, тыңлыйлар.
Бер сүтелә башласа, хәтер йомгагын тиз генә йөгәнләрмен димә. Хәбиб карт та, уйларыннан арынырга, үзен тынычлыкта калдырырга теләсә дә, булдыра алмады. Җитмәсә, кара инде — килене баядан бирле Сәләхи карт белән Бәдрикамал карчык янында басып тора.
Каенатаеның тамак кыруын ишетеп, килен сискәнеп куйды. Шушы йорт ка күрше авылдан төшкәннән бирле белә ул: тамак кырдымы, аның тирәсеннән ераграк кит инде син, юкса... Ул шулай эшләде дә — картларның үзләрен генә калдырып, иңенә чиләк-көянтәсен асып, суга чыгып китте.
Бәдрикамал гына боларның берсенә дә игътибар итмәде. Аның үз уе, үз дөньясы иде. Ул, кое янына җайлап кына урнашты да, мәңге дә кире кайтарып булмаячак бала чагына юл тотты, шушы нигез, шушы кое тирәсенә барып ук машкан хәтер очын сүтә башлады.
...Әнә ул, унбер-унике яшьлек кыз бала, иңенә чиләк-көянтә асып судан кайтып килә. Көянтәсе иңнәрен ярып ук кергән. Авыртуын басар өчен әле теге ләй, әле болай күчереп тә карый, юкса. Атлаган саен, чиләге чайпалып, суы ялан аякларын пешерүче кайнар туфракка түгелә. Их, чишмә ерак шул.
Читән буенда кычыткан урып йөрүче әтисе дә күреп алган икән кызын. Бөгелә-сыгыла кайтып килүче Бәдрикамал каршына килә әнә. Суы яртылаш кына калган чиләкләрен үз кулына ала.
— Әти, әти,— дип сөйләнә-сөйләнә, кыз аның артыннан иярде.— Әйдә, кое казыйбыз, суны шуннан гына алыр идек.
Дөньяларда юктыр мондый яхшы әти. Күр инде син аны, кызының сүзен күтәреп алды:
— Ә нигә казымаска, казыйбыз!— ди бит.
Иртәгесен уянып, ишегалдына чыкса, ни күрсен, әтисе кое казырга кереш кән. әнисе дә аның янында. Бәдрикамал үзе дә аларга булышмакчы иде дә, әнисе эш тапты.
— Энең Халикъны кара, аңа күз-колак бул,— диде.
Күптән түгел генә тәпи йөри башлаган энесен бәләкәй арбага утыртып тар тып йөргәндә дә телендә кое булды кызның.
— Беләсеңме, энем, тиздән суга дип еракка бармаячакбыз. Күрәсеңме, әти кое казый әнә. кое! Суны шуннан гына алачакбыз. Күр әнә, кара, әти ничек тирән казыган инде,— дип сөйләнде.
Тирәнрәк төшкән саен, кое казуның авырлаша баруын да күрде кыз. Әтисе астан бауга бәйләнгән чиләккә тутырып үзле балчык биреп тора, әнисе читкә алып китеп бушата да кире аска төшерә.
Ничә көнгә сузылгандыр инде кое казулары, әмма очы да, кырые да күренми әле. Ә бер көнне түбәннән әтисенең шатлыклы тавышы ишетелде.
— Су! Су чыкты! Су!..
Бәдрикамал, аңа ияреп энесе Халикъ, бөтен дөнья ишетерлек итеп шатла нып кычкырып җибәрделәр. Бер урында сикергәләп, шул ук сүзләрне кабатладылар:
— Су чыкты! Су! Безнең коебыз бар!
Әтиләренең тирләп-пешеп, кызыл балчыкка буялып коедан чыгып кил үлә рен күргәч кенә чыр-чу килүдән тукталып калдылар. Кызга уңайсыз да булып китте. Аның сүзен тыңлап интекте ич инде әтиләре. Әмма әтисенең үз эшен нән бик тә канәгать булуын күргәч, ул бу халәтеннән арынды. Әтиләренең йөзендәге елмаю әнисенә, аның тирәсендә бөтерелүче балаларга да күчеп өлгерде.
— Коебызның суы беркайчан да кипмәсен,— диде әтиләре.
Коены кое итү өчен аннан соң да шактый тырышырга туры килде. Бәләкәй арба тартып тау итәгенә күп тапкырлар барырга, аннан ташлар җыйнап, сөйрәп кайтырга кирәк булды. Кое эчен шул ташлар белән әйләндереп алгач, буралап куйганнан соң, сиртмә куйды әтиләре. Шуннан соң гына чын коега әйләнде ул. Ишегалдына үзгә бер ямь биреп, йортка хезмәт итә башлады. Бәд-
рикамал да, әнисе дә көянтә асып ерак чишмәгә йөрми хәзер. Өйдән генә чы гасын да, коены ачып, сиртмәгә бәйләнгән озын баулы чиләкне аска төшереп җибәрәсең. Күпме кирәк ал көмеш суын, туйганчы эч, кош-кортлар алдына куй, кояшта җылытып, бакчадагы яшелчәләргә сип. Тора-бара күрше-күлән нәргә дә хезмәт итә башлады кое. Кергән бере, мең рәхмәтләр укын укый, көян тә-көянтә су алып чыгып китә.
Беркөнне ихатага Вәли килеп керде. Аны күргәч, Бәдрикамал курка кал ды. Яратмый шул бәндәне кыз. Аның кешеләр белән тупас дорфа сөйләшүен күргәне булгангамы, әллә көпә-көндез, талап дигәндәй, җирән кашкаларын алып чыгып киткәннәре өченме?
Вәли, үзенә өнәмичә карап торган кызга астан гына ачулы караш ташлады да, лаштыр-лоштыр атлап, ишегалдын урап чыкты. Кое янына килеп җиткәч, тукталып калды. Капкачын ачып, беркавым аска карап торды һәм энесен үзенә сыендырып басып торучы кызга дәште:
— Әти-әниең кайда?!
— Басуга киттеләр, кичә үзегез ашлык җыярга барырга куштыгыз бит. — дияргә ашыкты кыз. Ачкүз Вәлинең тизрәк чыгып китүен тели иде ул
Вәли әллә ишетте аның сүзен, әллә юк, күтәрелеп тә карамады. Ул әле дә булса, коеның тирәнлеген чамаларга теләгәндәй, түбәнгә текәлгән. Байтак тор ды ул шулай һәм, кинәт, черт иттереп коега төкерде дә, чыгу ягына таба атлады.
Кыз аның бу кыланышыннан хурланып кычкырып ук җибәрмәкче иде дә, иренен тешләп, тукталып калды. Вәли капкадан чыгып күздән югалуга, коелары янына йөгереп килде, ачык калган капкачын шапылдатып ябып куйды.
Кичен, әти-әнисе кырдан кайткач, кыз барысын да сөйләп бирмәкче бул ган иде дә, аларның арыган-талчыккан йөзләрен күреп, тынып калды. Әмма әтисе дә, әнисе дә беләләр иде бугай көндезге хәлләрне. Әтисе бигрәк тә. Килә дә баса кое янына, килә дә баса. Нидер уйлана, ахрысы, йодрыгы төйнәлгән төшә:
— Юк, күммибез!
Аңышмыйча аларга карап торган кыз йөгереп килеп араларына керде.
— Юк. күммисез. Тимәгез коега!..- дип кычкырып җибәрде Ишегалдындагы шау-шудан куркыпмы, кечкенә Халикъ еларга кереште
Бәдрикамал карчык, уйларыннан арынып, эчкә баткан күзләрен әрле бир ле йөрүче Хәбибкә төбәде. Теге чакта, шушы Хәбибнең әтисе Вәли «Сез аерым хуҗалык булып яшәргә омтыласыз!» дип җаннарын ашап яшәгән көннәрдә коены күмеп куйган булсалар, әти әнисенең язмышы да. Бәдрикамал бел-н Ха ликның да гомерләре болай булмас, әби бабалары гомер иткән нигез д • i у п ы мае, аңа җиде ят кешеләр хуҗа булмас иде. балки Бу хактагы уйларын X • бибкә әйтәсе дә килгән иде аның. Ниндидер көч аны тотын калды. Моңардан ни файда хәзер?!
Бәдрикамалның саңгыраулана башлаган колагында теге көннәрдә яңгы раган танышлар аермачык булып янә кабатланды
Күммәделәр коены. Ул. көмеш суы белән кинәндереп, яш.жен бе
Ьо„ нотада оти анисе колко» эшен» чыгып кит.. Пйдаге Ь.т.ш .............. |..д|ш
камалгп кала. Ул. коелап су алып, ишелчолорго еибо. кош кортларны ашата.
"Йокы пилаш. атиее болан анисе сейлошкоииарие д» ишетеп ята кайчак.
- Томам каныга бит Волн торосе. дн атисе,- кое дан тонкого тиа.
үзенең.
Беркөнне кыз, әти әнисенең сүзләрен ишетеп куркып калды. Гомергә бул маган хәл: әтисе чыгырдан чыгардай булып ярсыган, йөзе ачулы Үзе сөйлән • «Кара син аны... Үзең колхозда исәпләнсәң дә күңелең анда түгел синең, дип бәйләнә Вәли. Илдә күмәкләшү өчен көрәш барганда мин аерым хуҗалык бу лып яшәргә омтылам, кое казыганмын, имеш...»
Әнисе аны тынычландырырга тырыша .
— Соң аларча, советча булсын. Күмик коены! — Ул да түгел, ачуын ба сарга теләпме, көрәген ала да койма буендагы кызыл балчыкка батыра Әмма умырып алган балчыгын коега ыргытырга өлгерми, әтисе аның юлына аркылы
Әти оиисе сон гына кайта. Кайталар да кыалары пешереп куйган ашам лыкны җылытып каккалыйлар һәм урып «ген» авалар. Кон.ыын ншег.лды бело» йорт арасында йереп арыган Бодрпкамал да. башы мендарге тик.
— Күмик, сиңа әйтем. коены.
Бер төнне ишек кактылар. Баштарак йодрык белән төйделәр, аннан аяк белән үк тибәргә керештеләр.
Һич нәрсә аңышмаган өйдәгеләр, куркышып, урыннарыннан сикерешеп тордылар. Кечкенә Халикъ кычкырып елап җибәрде.
Әтиләре күлмәк-ыштаннан гына болдырга чыгып китте. Озакламый үз артыннан нәрсәләргәдер абына-сөртенә атлаучы өч кешене ияртеп борылып та керде.
Төнге тынлыкны бозып йөрүчеләрнең берсе әлеге дә баягы шул Вәли мөртәт иде.
Кара шәүлә кебек керүчеләрдән берәү, каккан казык төсле, ишек төбендә басып калды. Икенчесе, күн итекләрен шыгыр-шыгыр китереп, идәнне таптап түргә узды, кулындагы яктырткычы белән почмакларны ялмап алды, сәке асларын капшап чыкты. Аннары йомшак тавыш белән:
— Гражданин Харрасов. җәһәт кенә булыгыз, киенегез! Сез безнең белән барасыз, сүзебез бар,— диде.
Моңа кадәр ни-нәрсә әйтергә белми басып торган әнисе йөгереп барып әти се кочагына сарылды: аннан, җилтерәтеп Бәдрикамал белән Халикъны кулына алды да, ишеккә аркылы килеп басты.
— Тимәгез иремә! Кагылмагыз безгә!— дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде.
Хәрбиләр мондый гына хәлләрне күп күргән, моңа күнегеп үк беткәннәр иде, ахрысы, өйдәгеләрнең кыланышына исләре китмәде. Иорт хуҗасын акрын киенүдә гаепләп, ашыктыруларын белделәр.
Вәли генә, аклангандай, сөйләнә бирде:
— Әйттем мин сезгә, әйттем. Бөтен илдә күмәк хуҗалык өчен көрәш бар ганда, сез аерым хуҗалык булып яшәргә омтыласыз, дидем. Күр инде син бо- ларны. Башкаларга чишмә суы ярый, ә алар ишегалдына кое казыганнар. Ях шы хәл түгел бу. Элекке байларга охшарга тырышу дими ни дисең моны...
Тышта дөм караңгы иде. Барысы да шул караңгылыкка кереп батты. Шул караңгылыкны ертып, әтиләре авыз салды:
— Еламагыз, тиздән кайтырмын...
Таңга кадәр йокламый көттеләр аны. Күренмәде әтиләре, кайтармадылар. Күпме төннәр күз яшенә чыланып узды; таңнар туса, күзләре юлда иде.
— Сусадым бит озак йөреп, бирегез әле кое суы, эчим бер туйганчы! — дип кайтып керер кебек иде әтиләре. Ул төнге караңгылыкка кереп киткән җиреннән кире чыкмады, суга төшкәндәй юк булды.
Әниләре, балаларын ияртеп, ничәмә ничә тапкырлар Вәлиләргә барды.
— Кая куйдыгыз иремне? Кайтарыгыз!— дип тәкърарлады.
Вәлинең генә җавабы бер иде:
— Өстәгеләр үзләре белә. Бик күп йөрсәң, үзеңне дә аның янына алып ки-тәрләр,— дип өркетте.— Бер сүзем җитәр...
Юк. озатуын озатмады Вәли әниләрен әтисе артыннан. Шулай да, бер көнне аның кереп килүен күргәч, куркышып калган иделәр.
— Иртәгә урман кисәргә барырга җыен,— диде Вәли төксе генә һәм, кое ягына карап алды да, нидер мыгырдана мыгырдана чыгып китте.
Әнисе, хәлсезләнеп, өй баскычына килеп утырды.
— Әти кайта, әти коедан чыга...— дип сөйләнде кечкенә Халикъ. Әйтерсең лә. шулай дип әнисен тынычландырырга тырыша иде ул.
Соңгы көннәрдә, башына мондый уй каян килгәндер, әтисен гел коеда дип сөйләнә малай. Әллә инде Вәлинең коега каныгуын үзенчә аңлаган. Берничә тапкыр ачып та күрсәттеләр аңа коены. Әтисенең анда түгеллеген, каядыр һич белмәгән җиргә алып китүләрен әйттеләр. Юк, барыбер үзенекен итә. Әтисен коедан чыгар дип өмет итә малай...
Әниләре телгә килде.
— Кызым, син инде зур хәзер.— диде ул авыр сулап.— Минем таянычым. Үзең дә ишеттең. Иртәгә урман эшенә, диделәр. Энеңә күз-колак бул, кош-кортларны кара...
Иртәгәсен әниләре, таң беленер-беленмәс, эшкә чыгып китте. Бәдрикамал белән Халикъ ишегалдына аяк басканда кояш инде шактый күтәрелгән иде.
Кыз, әнисенең сүзләрен искә төшереп, ул әйткән эшләрне карарга керештек Халикъның кулына әтисе ясап биргән уенчыкларны тоттырды. Энесе болдырда уйнап калды. Ул исә йөгерә-атлый тавыкларга җим салды, яшелчәләргә су сипте. Алары беткәч, өйгә кереп, идән-сәке юарга кереште. Инде ял итим дип ишегалдына — энесе янына чыкты.
— Халикъ, син кайда? Әйдә бергә уйныйк әле...
Әмма, ни гаҗәп, энесе урында юк иде. Уенчыклары бар. ә үзе күренми. Шаянланып качкан инде әллә?!
Бәдрикамал карчык ишегалдындагы тавышка сискәнеп китте. Гаҗәпсе неп, башын күтәрде. Бәй, ул эле дә булса чит-ят ишегалдында утыра икән ич. Аны өненә кайтаручы, уйларыннан аеручы кеше Хәбибнең оныгы — җирән чәчле малай икән. Әнә ул шукланып, кош кортларны куып йөри. Кулында — чыбык. Бабасы туктарга кушып кычкырып та карый, тик кая ул. Бәйдән ыч кынган малайның исендә дә юк. Ошамады бу Хәбиб картка, җаен туры китереп, эләктереп алды үзен. Эләктереп тә алды, чур-тупае куллары белән колагына да үрелде. Тагын да зәһәррәк чыелдап җибәрде малай, үрле-кырлы сикереп, бабасы кулыннан ычкынырга тырышты. Тарткалаша торгач, ычкынды да читкә йөгереп китте. Кара син аны, Бәдрикамал әбисе белән Сәләхи карт янына — кое ягына йөгерә бит. Моны күргәч, карчык агарынып китте, торып басмакчы булды, тик хәлсез аякларны аны тыңламады, ул кире урынына чүмәште Ма лай исә якынлашып ук килә. Карчык кулларын җәеп җибәрде:
— Кое янына килергә ярамый' .
Моңа кадәр үзалдына уйланып утырган карчыкның әлеге кыланышын ишегалдындагыларның һэркайсы үзенчә аңлады. Бабасы тарафыннан рәнҗе телгән малай, кое янына менә килеп җитәм, менә җитәм дигән җиреннән тук талып, урам капкадан чыгып йөгерде. Оныгына кул селтәгән Хәбиб карт абзар эченә кереп китте. Янәшәсендәге карты исә Бәдрикамалының иңенә кагылды: «Әйдә, кайтыйк инде, өзлегерсең!» — дияргә ашыкты.
— Хәзер, хәзер...— диде карчык.
Теле шулай дисә дә, уе башкада иде аның. Ә күзләре .. күзләре әле генә малай йөгереп чыгып киткән ачык капкада иде.
Теге чакта, эндәшеп-эндәшеп тә энесе Халикъ җавап бирмәгәч, ишегал дында да, бакчада да күренмәгәч, йөгереп урамга чыккан иде Бәдрикамал. Халикъ анда да юк. Коелып тошкән кыз йөгереп кире кереп китмлкче булган иде инде. Шулчак тыкрыктан җигүле ат чыгып килүен күреп, тукталып калды Әтисе кайтмыймы икән?! Арбада кәпрәеп утырган Вәлине күреп, капыл гына тукталып калды. Иөзе агарган, чәчләре тузгыган кыз яныннан гына шыгыр шыгыр килеп, арба узып китте. Вәли янәшәсендә аның улы Хәбиб утыра. Днт бегә аның кулында. Алар, кызга бер генә караш ташладылар да. гамьсез йөз ләрен читкә бордылар.
Шул мәлдә кызның җанында нәрсәдер актарылып алды
— Кое! — дип уйлады ул, үз-үзен белештермичә, атыла бәрелә ишегалды на таба йөгерде.
Коега карагач, кыз акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән иде. Аста тирән дә — уч төбе кадәр генә күренгән кое төбендә аяк-кулларын җәеп җибәргән энесе ята. Ул йөзе белән өскә апасына таба караган, күзләре ачык, аиызи
ачык.
Малай, әйтерсең лә, апасының куркудан ан ак булган йөзен күреп, гаҗәп лонеп ята... «Әти, чыннан да. монда түгел икән»,— дип әйтер кебек үзе.
Кыз әлего җансыз караштан өшәнеп китте һәм кычкыра елый кире урам га ташланды. Анда бу юлы да җан әсәре күренмәде. Бары Вәлиләр утырган ар ба гына дыңгыр-дыңгыр килеп тәгәри бирә. Кыз, үз үзен белештермичә, җ.ш фәрман алар артыннан йөгерде. Кулларын оутый бутын кычкырды:
- Анда... коеда... Халикъ энем! Туктагыз'?
Арбадагылар үзләре артыннан куа килүче сәер кызга карай карап ал из лар. Юк, тыңларга теләмәделәр. Вәли, янәшәсендә утырып баручы Хәбиб ку лындагы дилбегәне болган алды да. ат сыртына тамызды. Йокымсырап бар ган ат сискәнеп китте һәм куш аяклап чабарга кереште
Сулуы капкан, хәлдән тайган кыз урам туфрагына канланды. Л< НЫЙ тырный күпме үксегви булыр иде ИКӘН. ИҢ* >1.1 • • eMl.r'U’ P ».Ы тоеп башын күтәрде Бәдрикамал Һәм ул үтен уратып ал га и авы i к« карчык 1арын. бала чагаларны күрде Кыз. сулык « у >ык ки о у м и омтылучыларга көч хәл белән энесенең коега егылып төшүен ах Моны ишеткәч, авылдашлары дәррәү килеп ишегалдына йөгерделәр. Кемдер озын аркан табып китерде Кайсысыдыр шуңа тотынып аска төшеп китте
Уйларының очы да. кырые да күренми иде Бәдрикамал карчыкның. Ты нычлыгын югалта башлаган картының
Әйдә инде, кайтыйк. дигән сүзеннән торырга талпынды Барты да ярдәм иткәч, аягына басты. Атлап китәр алдыннан да ул ишегалдында Йоре
1ЫИ
нүче Хәбибкә дә, өй тәрәзәсеннән карап торучы киленгә дә игътибар итмәде. Ачык калган капкадан чыкты да, картының беләгенә тотынып, авыр адымнар белән килгән сукмагыннан өйләренә таба атлады. Юлда очраган авылдаш ларының кайсы гаҗәпләнеп, кайсы авыр көрсенеп калды. Инде аларның күбесе Бәдрикамал карчыкның нинди гозер белән йөрүен белеп тә өлгергән иде. Авырып урын өстендә яткан, үлемен көтеп яшәүче карчыкның кире торып үз туган нигезе белән хушлашырга баруын табигый бер нәрсә дип карыйлар. Бәдрика малга, аның әти-әннсенә, энесенә язмышның бик авыры, ачысы, катлаулысы эләкте. Энесе Халикъ коега төшеп үлгән көнне үк икенче бер авыр кайгы көтеп торган иде Бәдрикамалны. Шул кичне әнисен кабык арбага салып алып кайттылар. Улының фаҗигасен дә белми ишетми җан бирде ул. Соңыннан сөйләделәр Бәдрнкамалга. Теге чакны, малае Хәбибне утыртып урамнан узган көн не, Вәли урман кисүчеләр янына барган. Юк-бар сәбәп табып бәйләнгән ул әнисенә. Аннан;
— Иреңне халык дошманы дип тапканнар әнә. Син үзең дә шуның сыңа ры...— дип җикеренгән.
Шул сүзләрдән күзләре караңгыланып, зиһене таралып киткәнме, ыж гырып ауган юан нарат агачы астына барып кергән, мескенкәй...
Әтисез дә. әнисез дә, энесез дә калгач, кызны читтәге туганнары үзләренә алганнар иде. Озак та үтмәде, аларның нигезенә авылны кулында тотып яшәүче Вәли күченеп килде. Дистә еллар узып, Бәдрикамал ирен ияртеп авыл га кайткач, югалган тынычлыклары әрәмгә булган иде: авылга кайтуга, җнр алып, яңа нигез торгызган иде алар. Бөтен авыл булышкан иде үзләренә.
Дөрес, авылдашларының коелы йортта яшәүчеләргә нәфрәт белән каравын гел-гел сизә килде Вәлинекеләр. Кич булып урын өстенә яткач та шулар хакын да уйланып ятты Хәбиб.
Хәер, бер үк йолдызлы күк астында ятучыларның һәркайсы үз уенда иде. Калган бәрәңгене җылытып ашаганнан соң мендәргә баш төрткән Бәдрика мал карчык белән Сәләхи карт, тынычлана төшеп, көндезге хәлләрне уйла рыннан үткәрделәр. Бабасы борып кызарткан колагын угалап чоланда ятучы теге шук шаян малай Нәсих та үзенчә баш вата иде бу минутларда.
Әтисе дә. әнисе дә кое янына бармаска кушалар аңа. Бабасы бигрәк тә. Остен гел бикләп тотарга куша. Онытылып ябылмый калган чакларда өйдә кара тавыш чыгара. Аякларын көч хәл белән сөйрәп килгән чит әби дә кое яныннан куды. Ә үзе аның янында күпме утырды. Нинди сере бар икән соң ишегалдындагы коеларының?
Шуларны уйлагач, тәмам йокысы качты малайның. Ул шым гына өй эченә колак салды, йокладылар микән әле? Тавыш тын ишетелмәде. Бары бабасы ның гына ара тирә көрсенгәне ишетелеп куйгалый.
Нәсих урыныннан торды, тавыш-тын чыгармаска тырышып, аяк очларына басып кына ишек янына килде. Ишегалдына чыгу, коеның серен белү теләге бөтен җанын биләп алды. Келәне сак кына күтәрүгә, ишек ачылып та китте Җәй ге төн тыныч, якты иде. Күк йөзе бихисап йолдызлар белән бизәлгән, алар уртасында. сиртмәле коега менеп кунаклаган сыман, ялгыз ай нурлана. Малай кое янына килеп басты, коеның капкачына үрелде. Көндезге шау-шу белән бикләргә онытканнармы, ул йозакта түгел иде. Малай.сөенә сөенә, аның капка чыи күтәрде. Ни гаҗәп, әле генә күктә җемелдәшкән йолдызлар да, ай да коеда утыра. Моңа исе киткән малай, кое авызына тыккан башын югары күтәрмәкче иде дә, шулчак көтелмәгән хәл булды. Аягы таеп китте, башы очлы ташка бә релде, күзеннән бөркелеп очкыннар чәчрәде. Ул нигә дә булса тотынып кал макчы булып кулларын бутады һәм, җан ачысы белән кычкыра кычкыра, очы да кырые да юк сыман тоелган бушлыкка таба очты. Аның тавышына су чу пылдаган авазлар килеп кушылды. Тик төнге тынлыкны ярып ишетелүче бу тавышның каян килүен тәгаен генә чамалап булмый: күктәнме ул, әллә җир астыннанмы? Озак та үтмәде, барысы да тынып калды. Күккә сибелгән эреле- ваклы йолдызлар да, ай да, кара болытлар арасына кереп качкандай, эреп юкка чыкты...

Реклама