СИКСӘНЕНЧЕ ЕЛЛАРНЫ ОЗАТКАНДА...


ыйбрәтле заманда яшибез. Вакыт бик тә кырыс: берәүләргә аяусызлык күрсәтә, икенчеләргә мәрхәмәтен белдерә. Сталинизм дәверенең тоткыны хәтта парламентка күтәрелә. (Шагыйрь Д. Көгелтдиновны күзаллап әйтүем.) Халыкара коммунистик хәрәкәтнең «күренекле» эшлеклесе, көтмә- гәндә-уйламаганда, диктатор буларак гомер юлын тәмамлый. (Югыйсә үзенә әле генә Ленин ордены биргән идек. Аңламассың бу дөньяны!...) Хәтта кайбер компартия ләр законнан тыш дип игълан ителүгә дучар була. Тамырланган һәйкәлләр урыннарын нан кузгала. Җете кызыл хакыйкать уңарга мәҗбүр ителә. Кырыс вакыт бөек тәгъ лиматларга төзәтмә кертүне таләп итә. Соцреализм турындагы күпме хезмәтләр (апологет галимнәрнең гомерлек тырышлыгы) үзләренең беренчел кыйммәтен югалтты.
Рәсми нотыкларда макталган кирпеч калынлыгы китаплар әкренләп ниндидер төссез комга әйләнеп бара. Тыелган әсәрләр халыкка кайта Скрнпкә искергән саен яхшырыр, диләр. Хак сүз. Ерактарак калган саен җыры матуррак булып ишсте лүче Дәрдемәнд искергән китаплары белән банкротлыкка чыкканнарга көлемсерәп карый шикелле. Шушындый чорда яшибез. Энциклопедияләр ялганчылыкта гаепләнә. Язу карасы кипкәнче, язганың искереп куя. Хәтта борынгы мәкальләрнең зирәклек дәрәҗәсе төшә Гимннар үзгәрә. Җырлар күзгә күренеп искерә. «Данлы юлдан җиңүләргә руслар алып бара безне...» Ләббәйкә кулына эләккән каләм, русларны уңайсыз хәлгә куюын аңламыйча, ничә еллар шулай җырлады. Дөреслеккә йөз тоткан вакыт классик ларны да аямый.. «...Син кулыңны биреп, оялмыйча, Солтангалиевтәй этләргә. Көрәшкән сең һәрбер адымыңда Таяк тыгып безнең эшләргә». Революция үзенең улларын ашаган чакта беренче корбан булган сөекле шагыйребез Һ Такташның «Син дошманым минем» шигырен инде хәзер бөтенләй башкача кабул итә башладык. «Иоттырртакчы» кайбер Солженицын Идән асты әдәбиятын... Коммунизм түренә тыкшынмакчы...» Совет концлагеренда уналты ел газап чигеп кайткан атаклы әдибебез X. Туфанның үз «богаулашы» турында әйткән әлеге сүзләренә дә вакыт төзәтмә кертүгә иреште.
Арба ватылгач, юл күрсәтүче күп булыр. Анысы бик дөрес. Классикларга тел- теш тидерергә теләмимен. (Көферлектән аллам сакласын!) Акыллы булып калуны да максат итеп куймадым. Изге Корьәниән ялгыш эзләүчедәй, зирәк ревизор буласым килми. Янәдән искәртеп үтәргә генә телим: менә нинди каршылыклы заманда яшибез.
Шигъриятнең 1989 елдагы торышын бәяләү, үтә кыен гына түгел, хәтта гайре табигый омтылыштыр. Аерым әдәби елның унике аен үткән белән киләчәктән аерып булмый Ноябрьдә пошиларның мөгезе төшә, марттан яңасы үсә башлый. Ә шигърият андый төгәл фасыллар кичерми шул. Мәңге яшел шигърият агачында төптөгәл еллык боҗралар барлыгын ышандырып әйтә алмыйм. Һәртөрле сәнгать күчеш юлы белән түгел, ә хәзинәсен ишәйтү хисабына алга барадыр, һәрберебез белергә тиеш хакыйкать. Шигърият үсешен бер елда басылып чыккан китаплар саны белән генә дә билгеләп булмый. (Халыкның шигъри күңеле тирәнлекләрен эхолотлар белән үлчәмиләр ләбаса.) Әмма сиксән алтынчы елны күздән кичергән хөрмәтлебез Мансур Вә лиев, басылып чыккан китапларга таянып, аждаһа елына «шигъри бушлык» тамгасы сугарга җөрьәт итте. Озын-озак бәхәскә кереп тормыйм. Әлеге мәкаләнең шау-шуы инде шактый булды. Андагы күп фикерләр белән өлешчә килешергә дә мөмкин Азау ярган тәнкыйтьчегә шуны гына искәреп үтәсе килә: шигърият рухы исән чакта (!) • шигъри бушлык» була алмый.
Яхшы атка камчы кирәк түгел. Тик тормышта, начар аттан бигрәк.
Ул болай да чаба егылганчы. Яхшы атка тошэ күбрәк камчы.
Г
Тормышның ачы хакыйкатен үзенчә образлы телдә әйтеп биргән Ф. Яруллин кинәлеге юллары шигъриятне гәүдәләндерүче күпне күргән канатлы тулпар язмышына да туры киләдер. Вакыт арбасының күчәр башы. әйе. һәрдаим шигърияткә тиеп үтә. Басудагы борчак ул җиткән кыз кебек — һәр үткән бер өзеп аладыр— Әлеге мәкальне ишеткән чакта да мин шигърият хакында уйлап куям. Һәр усаллык чшы шул Таздан, дигәндәй, ярый әле гаепләргә шигърият бар. Гомумәдәби хуҗалыкт. һәртөрле торгынлыкка, әйтерсең, беренче чиратта канатлы атыбыз гаепле. Шигъриятнең «верховный» булуын, әлбәттә, инкарь итә алмыйбыз. Әмма тормыш пәйгамбәрләр телендә сөйләшүче шагыйрьләр билгеләгән юлдан гына бармый. Күңел төзек булса, эш төзек £булыр Ә җитмеш төрле чиргә дучар ителгән җәмгыятьтә күңелебез жимешләре тулаем сәламәт була аламы соң?! Үз заманыбыз балалары без. Җәмгыятьтә хөкем сөргән идеологиягә сизгеррәк булучан шигъриятне һәртөрле гайре табигый күренешләр чагыштырмача алданрак җәрәхәтли. Шагыйрьләр яза торган кәгазьгә чорның сырхау ларын билгеләүче лакмус асылда күбрәк сеңдерелгән. Шуны тирәнтен аңласак иде Соңгы еллар көндәлек матбугат, дөресен генә әйткәндә, шигъриятне почмакка бастырып алды. Академик журналыбызда дәвам иткән бәхәс тә сабан туендагы капчык сугышын хәтерләтте Келәмнәрне, әйе, җилгәрдек. Әмма җыелган тузанын башыбыз өстендә кактык. Чукраклар театры уйнап алдык. Шушы уңайдан Әгъләметдин атлы авылдашым хәтергә килде. Зират чишмәсе юлында очрашкан чакта шундый сөйләшү булып ала иде.
— Әссәламегаләйкем, Әгъләметдин абзый!
— Ие шул, ат эчерергә төшүем...
— Исәнме, дим, Әгъләметдин абзый!
— Ие, ул да ияргән шул,— дип «Җавап» кайтара картлач, аты артыннан теркелдәүче кәҗә тәкәсенә ишарәләп.
— Сәлам генә биргән идем, Әгъләметдин абзый...
— Ие шул, анысы да бер чиләкләп су эчә...
Бәхәс узып китте. Әдәбиятыбыз мәсьәләләре турында зыялыларча сөйләшә алмавыбызны бөтен халык алдында тагын раслап күрсәттек. Шул булды эш. Инде ничәнче тапкыр. Иң аянычы шул: икенчел сәбәпләр тирәсендә күбрәк әйләнеп йөрдек. Хәтта өченчел сәбәпләр тирәли... Шулай бергә әүмәкләшеп тарткалашкан арада төп хакыйкать кулыбыздан шуып чыкты. Кайберәүләр шигъриятнең бүгенге торышын консилиум объекты дәрәҗәсенә күтәрделәр. (Чынлыкта «яснн укырлык» андый хәвеф сизелми.) Әмма беренчел сәбәпләр, әйткәнемчә, барыбер чнттәрәк калды Озаккарак сузылган сүз көрәштерү, Р. Харисның бер поэмасындагыча, зәһәрләнеп ат кыйнауны хәтерләтте. Авызлык кидерелгән теге ябык елларда, кысан аранга кертелеп, шигърият болан да җитәрлек кыйналды. Инде хәзер бер-беребезгә таяк белән сабак бирүдән арыныр накыт җитте. Риялы шатлануны күңелләрдән сөрик. Вәхосләрдә ( катнашучы • шигърият оппонентлары»ида оппозиция чалымнарын тоемларга язмасын. 1 Шигърияткә мәхәббәте булмаса, тәнкыйть яши алмаячак Шагыйрьләрнең бүген ге эшчәнлоге җәмәгатьчелекне канәгатьләндерми икән, әйдәгез, моны уртак гаебе без итеп танырга ойрәник. Әсәрне тәнкыйть итү җиңел, аңлап бәя бирү аныррак. Скептиклар да кирәктер. Әмма андый тәнкыйтьчеләр әдәбиятны җанландырыр дәрәҗәдә акыллы булсыннар иде.
Ә шигъриятнең абруе какшауда, минемчә, ике җитди сәбәп бар. Беренчесе һәркемгә мәгълүмдер. Кояш йөзендә таплар сизелеп арта икән, алар җирдәге гайре табигый хәлләрдән килә. Иҗатта да шулайрак. Совет культурасының упкын авызына якынла шуы әдәбиятка күләгә төшермичә кала алмады. Бездә ничә дистә еллар мәдәният түгел, кеше иҗатын кыскан идеология хөкем сөрде! һәрбер заманның да үз идеологы булды. Заманасына карап дуңгызны җизни диючеләр «ләббәйкәче куштаннар әдә бияты»н барлыкка китерделәр. Ай симерсә, йолдызлар арык Халык сынхмышы дө раска чыкты. Күпләребезнең күңел түренә цензор кереп утырды. Кайбер каләм ияләре. Дәрес, эзоп теленә күчте. Әмма киная белән ерак китеп булмый. Тукай турылыгы кирәк. Язучылар берлеге эзоплардан гына торса, ничек күңелсез булыр иде әдәбият.. Иорәк кушуы буенча язуны «өстән кушу» басып китте. Соцреализм методы көчләп тагылды. Гыйбрәтле бер парчадагыча:
...Бервакыт бер кәтип язу яза. артыннан аны бер кеше карап, моталәга кылып (укып — 3. М.) тора. Бу язучыга уңайсыз булды ди «Әгәр артымда бу ахмак, ми ном ялганымны карап, моталәга кылып тормага, күңелемдә булган нәрсәне язар идем»,— дип язды.
Тнмер кыршау белән әйләндереп алынган «казарма социализмы» сәясәте гасырлар буена халык канына сеңгән шигъриятне куып чыгарды. Шигърият яшәештән читләш то Крестьяннар культурасы тантана иткәндә халык, ичмасам, лирикага тартылган Туктаусыз моңланган. Хезмәте шигъриятле булган. Һәрбер кешенең күңелендә изге
хәзинә яткан. Күзләрен иман нуры балкыткан. Халкыбыз менә нинди югалху кичерде! Телебезнең сакчысы булудан тайчанган аналар хәтта бишек җырларын оныта башлады лар Халыкның милли үзаңы тирән йокыга талды. Милли нигилизм чәчәк атты Зыялылык куркыныч дәрәҗәдә саекты. Күңелләрнең тебе күренә башлады. Узган ел һәрбер оченче япон, статистика раслаганча, сынар гына китап та укымаган. Японнар булып японнар! Ә безнең «укымышлылыкжы ачыклаучылар бармы соң?! Президент лыктан төшкән Рейган һәрбер чыгышы очен илле меңләп доллар ала. ә безнең «нәни гигант» Әгьләмовка нибары унсигез сум акча түлиләр. Сүзнең кадере бетте. Даи милеген нигездә саклап килүче шигърият үзе түгел, ә аңа булган мөнәсәбәт хәвефләнер дәрәҗәдә үзгәрешкә юлыкты. Шундый жаһнллек җәмгыятендә яшибез. Экономик, поли тик һәм әхлакый яктан кризис кичерүче сырхау җәмгыятьтә бәрәкәтле оазис булып яши алган шигърияткә рәхмәт әйтәсе урында... Без нишлибез соң? Шигъриятне яшәеш җирлегеннән аерып, ялгышкан стрелочник сыйфатында, гаепләнүче урындыгына утыр тырга маташабыз. Үзен генә аерып. Әдәбиятның башка жанрында эшләүчеләр, әйтерсең, өр-яңа ренессанс ясап яталар. Шигъриятнең абруе төшүдә аерым шәхесләрне гаеплибез. Көндәлек матбугатта булган кайнар бәхәсләрне хәтерлисезме? Бу уңайдан чыккан мәкаләләрнең шактые шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклауга корылган иде. «Үзең ахмак» дип тә әйтешү булды. Рәхәтләнеп зч бушатыштык. Үзара шелтә сүзе байтак җыелган икән. (Хөррияткә рәхмәт төшкере! Суслов идеологиясе хакимлек иткәндә болай бәргәләшә алмый идек.) Мең тармаклы мәдәният хуҗалыгының экологик зәгыйфьләнү сәбәпләре исә... Алары хакында азрак сөйләштек. Күбебез тамыр төбенә төшеп тормады. Сәбәпләр катламы тиешенчә ачылмады. Хакыйкатьне күбрәк өстән эзләдек, бәхәс үзәген ялгышрак билгеләдек. Без шигъриятнең җәмәгатьчелектәге дәрәҗәсенә суккан бе ренчел сәбәпне, кабатлап әйтәм, »нык үскән социализмының «какшамас» нигезеннән эзләргә тиеш идек.
Тагын бер сәбәп... Инде анысы, минемчә, »кадрлар»га бәйле.
«Безнең белән ул-бу була калса. .» Яңа буын шагыйрьләр турындагы мәкаләсендә мәрхүм С. Хәким шулай язган иде. Безнең белән ул-бу була калса... Шактый шомлы сүзләр. Шигърияттә көчләр кимнячәген, әйтерсең, аксакал алдан сиземләгән. Сәргаскәр сыман борчылган. Шигъриятнең бу елларда сыната башлавы иҗат көчләренең азаюын нан да килмиме? Төпкә җигелеп тартучы шагыйрьләрне барлап карыйк. Әүвәл югал тулардан башлыйсым килә. Соңгы дистә елда гына күпме каләмдәшебез, шигърият сафларын сирәгәйтеп, берәм-берәм арабыздан мәңгегә китеп барды: С. Сөлөйманова. Ш. Маннур, X. Туфан. С. Хәким, Н. Дәүли... Күпме сугышчылар китте. Үлем белән күзгә күз очрашкан буын вәкилләре белән бергә, безгә үтә кирәкле «олы җанлылык» та саега төште. Тукай чире белән киткән 3. Насыйбуллин буынында да ботенләй көтелмәстән гүр иясе булганнар инде шактый. Аларын санап тормыйм Авыр туфракла ры җиңел булсын Кайтара алмаслык югалтулар. Соңгы вакытта буыннар чылбыры, күрәсез, хәвефле төстә өзелгәләп алды.
Шигърият әле бүтәнчәрәк югалтулар да кичерде Байтак кына шагыйрьләрнең башка жанрда җигелеп эшләүләре шигърият көчләрен киметүгә китергән сәбәпләрнең берсе түгелме? Ничә еллар шигырьгә тугрылыклы булган X. Камал хәзер бөтенләе белән диярлек роман язуга күчте. Шигърият белән гомерлеккә ярәшкән И. Юзесв үзенең көчен соңгы вакытта драматургиягә күбрәк сарыф итә шикелле. Яшьрәк буын вәкиле Р. Мингалим дә шундыйрак юлдан китте бугай. Югыйсә үзе — кабатланмый торган шагыйрь, намусны җаннан өстен санаучы шәхес. Иҗат биографиясен шагыйрь буларак башлаган Ф. Яруллин да үзенең көчен төрле жанрларга бүлгәләргә мәҗбүр. Кызыклы прозаик буларак та танылган Ә. Баянов, шөкер, шигърият өлкәсендә дә нәтиҗәле эшләргә омтыла. Әдәбиятка саф шигъри вәгъдә белән килеп кергән Г. Рәхим нең юбилей китабын проза әсәрләреннән чыгарырга җыенуы да уйландыра. Төп иҗат көчен башка жанрларга биреп, беренче хатынын оныта алмагандай, шигърияткә күңелләре нечкәргәндә кайткалап йөрүчеләр күпме!.. «Кичер мине, шигъриятле дөнья, вакытында булалмады китеп • Үзенең хәлен М. Галиев шулай аңлата. Шип.риятко Р Валиев та сирәгрәк кайткалый? һәм Р Низамиев та... Андыйларга өметләнә яламы нәүмиз шигърият алиһәсе? Әйбәт кенә башлаган Хәйдәр дә шигырь белән арасын өзде. Тугрылыкта шик уятмаган Н. Измайлова да чит бакчаның җимешен татып караш тыргалый. Алла биргән талантларын, Э. Мостафиидай, тулысынча ачмаучылар күпме?! Өлкән әдипләрдән С. Баттал. Ә. Исхак, 3. Нури каләмнәренең аңлаешлы сәбәпләр аркасында талчыгуы да иҗатыбызга чираттагы торгынлык мөһерен суккан соңгы дистә елга туры килә. Алтмышынчы елларда әдәбиятка яңарыш алып килгән атаклы буын да инде акрынлап таудан төшү халәтенә күчеп бара шикелле. Элекке дәрман сүрелә төште. Ат аягына тай басар, дисәң, артта андый яшьләр юк. Ә бит аларны иҗат мәйданына хөррият дулкыны алып чыккан иде. Хрущев исеменә бәйле хөррият. Үзләреннән соңрак килгән буыннарга караганда, «алтмышынчылар» ирекне күбрәк
татып калдылар. Аларга шигырьдә Туфаннарның үчен кайтарырга мөмкинлек бирел де. Каләмнәре реверанс ясаудан яки эзопча язудан башламады. Монысы бик мөһим. Тәҗрибәләре һәрьяклап җитәрлек. Үзләре ир уртасы! Хөррият фатихасы белән килгән әлеге көчле буыннан, димәк, бүгенге яңарыш заманында күбрәкне көтәргә тулысымча хаклыбыз. Аларның башка әдәбиятлардагы кордашлары, киресенчә, шагыйрьлек гайрәтләрен арттыра баралар. Безнең рухи атасыз калган шигърияттә исә арьергард ка күчкән каләм ияләре шактый. Алда аларның кайберләре аталып кителгән иде. Әйдәп баручы шагыйрьләрдән саналган Р. Харисның югары партия эшлеклесе булып китүе дә кечләрен соңгы аакытта сизелерлек югалткан шигърияткә күпмедер зыян китерми калмас. Бөтен гамәлебез нигезен билгеләүче мәдәниятнең аяныч хәлдә калуы һаман дәвам иткән чакта, әлбәтгә, кеше рухы белгеченең җитәкчелек эшенә алынуы татар халкы өчен отыш кына булыр. Иншалла.
Менә шундый хәлләр. Шигъриятнең халык канәгатьсезлегенә юлыгуы, күргәнегез чә, кадрлар мәсьәләсенә дә бәйләнгән. Шагыйрьләрнең башка җанрларга күчеп эшләве. дөрес, гомум әдәбиятка файда гына китерәдер. Баетасы хәзинәбез уртак. Нинди әсәр язарга кирәклеген дә һәрбер иҗатчы үзе белә. Күрсәтмә бирү файдасыз. Табигый сайланышка тыкшынырга ярамый. Әмма . Башка жанрларга тартылган шагыйрьләр дән әдәбият күпмедер отса да. кадрлар алмашынуын ешрак кичерүче шигърият барыбер югалта.
Тагын бер мәсьәләгә кагылып үтик әле. Көтеп алынган XX съезддан соң шигърият халык игътибарын кыска вакыт эчендә үзенә җәлеп итте, ә күңел дәрьясы буаларын ерып җибәргән үзгәртеп кору исә шагыйрьләргә андый ук йогынты ясый алмады. Нилектән? Эйфориядә яшибезме? Әлеге сораулар күбебезне борчый. Бу җитди мәсьәлә дә кадрларга бәйле бугай. Илленче елларның икенче яртысында көчләребез тупланы шын күзаллап карагыз. Сугыштан исән кайтып, мәйдан тоткан фронтовиклар, сөрген сиратын кичкәннәр, моңарчы тыелган иҗатлары халыкка кайтарылган шәхесләр, яуда һәлак булганнарның «урыннары»н алган яшьләр... Исемнәрен санап тормыйм Шигъриятнең күтәрелеп китүе тәгаен шуннан киләдер. Хәзер исә... Хөрлек капусы ачылып китү вакыты, үзегез күреп торасыз, көчләр кимегән мәлгә туры килде. Шактый озак дәвам иткән торгынлык үзенең кешелексез калыбында өр яңа буыннар тәрбияләп калырга өлгерде. Иманны имгәтте. Хәтта кайбер классикларның кыйбласына кабәхәт төзәтмәсен кертүгә иреште. Безнең бөтен фаҗигабыз тамырлары шуннан киләдер.
XX гасырдагы сигезенче дистәнең соңгы елына, ягъни 1989 елга, менә шундый халәттә аяк атлаган идек. Шигъриятнең хәлен инде күзаллыйсыз. Җәмгыятьне демократияләштерү буенча, үзебезнең күзлектән караганда, канәгатьләнерлек уңышлар га ирешелде. Узган ел дәвамында милли нигилистлар катлауландырган «Г. Исхакый проблемасы» да уңай хәл ителде. Милли үзаңны үстерү юлында ни дәрәҗәдә алга бара алуыбызны шушындый мисал үзе генә дә ачык күрсәтә булса кирәк. Елан елы шундый иде. Кояш аеруча актив булды. Кискен бәхәс үзәгенә алынган шигърият әдәбиятыбыз тарихына нинди елъязма өстәде? Мондый сорауга скептиклар, илкүләм хәл ие күзаллап, шулайрак җавап бирәләр вакыйга булырдай әсәрләр күренмәде Үзгәр тел кору чорына караган әдәбиятны, янәсе, тоткынлыктан чыккан әсәрләр генә бпетты Веэдо булдымы шундый әсәрләр? Прозабызда күренгәләде. Шигърияттә исә юк дәрә җәсендә. Бу уңайдан беренче булып, әлбәттә. «Идегәй» дастаны хәтергә килә. Узган елда ул яңадан туды. Әмма күңелдә шундый рәнҗү тойгысы утырып калды тоткын дастанны аклау турында рәсми карар чыкмады. Ичмасам үзебезнең республика хөкүмәте күләмендә генә дә кабул итәргә мөмкин булгандыр андый карарны. Мондый оч ракта Балтик буе халыклары, төбенә тоз коеп, архнмөһнм эшне ахырына җиткерерләр иде. Нахак тагылган кара сакалны без өзеп ыргыта алмадык шул. Монголлар Сталин сыныннан бушап калган мәрмәр нигезгә, әнә. «Яшерен хикәят» исемле дастаннарына һәйкәл куярга җыеналар...
Юк. сайлатма, мине жалласаң. Мин җавапның айталам бары
Җалладларның нилар кылганын Трибуналга илта торганын'.
Палач балтасы астыннан неон кайткан шагыйребез X Туфанның тыелган шигырь ләрен яңача фикерләү чорының дүртенче елында дөньяга чыгара алдык. Кояш чы раен күрмәгән әлеге әсәрләр озак ачылмаган күңелләр читлегендә ян ы «Казан ут лары», «Идел» журналларының төрле саннарында шулай ук Ф Кәримнең төрмәдә язылган аерым шигырьләре басылып чыкты. Торгынлык тоткыны булган әсәрләргә килгәндә, Ә. Давыдов архивына яктылык иңдерүгә ирештек. Партиядән чыгарылу дврәҗәсен. җиткерелгән С. Батталның «тозланган» шигырьләре укучылар хөкемен® тапшырылды Русча иҗат итүче шагыйребез Р. Кутуйның моңарчы тыелып килгән әсире - үтә милли җирлекле «Казан ятиме турында баллада»сы ирек алды. Дөньяга чыктымы тагын «иске яңа» әсәрләр? Башка күренми кебек. Азмы болар, алло күпме’’ Мондый очракта, гадәтенчә, акланырга яратабыз. (Мактануга охшатыбрак > Әллә
нинди кара елларда да. янәсе, без һөҗүмчән әсәрләр бастыра алдык. Инкарь итмим: фидаи әдипләр булды. Әмма алар азрак иде. «Трибуналга илтә торган, әсәрләргә бөтенләй донья чырае күрсәтелмәде. Без торгынлык шәһитләре бит. Совет цензурасының патшаныкыннан да мәрхәмәтсезрәк булганлыгын беләбез. (Колымадан кире әйләнеп кайта алган соңгы могиканнарыбызның берсе И. Салахов гаепләү карары булган әсәрен кызык эчен генә җиргә күммәгәндер.) Әле арабызда әсәрләрнең ялгышын эзләп кенә укучы каләмдәшләр никадәр иде. Үзегез беләсез: безнең халык мондый эшкә аеруча хирыс. Боек рус теленнән «сәяси сыену» алуга ирешеп, беренче тапкыр читтә басылган поэмалар да булды. (Әлеге дә баягы «аппаратның сөйкемсез сөяге» булган С. Батталның ерактагы «Байкал» журналында чыккан мәгълүм әсәрен күздә тотам.) Кыскасы— Җәмгыять белән чын алышка чыккан әсәрләр, әлбәттә, каләм зынҗырлы чакта да байтак басылды. Себер китәрлек шигырьләргә килсәк... Бездә андыйлары чамалырак булды. Бу җәһәттән киләчәктә, әйдәгез, артыгын шапырынмыйк әле. Ирләрчә танып, чама белик.
Узган елгы шигъри әсәрләр ташкынында шушындый үзәнчәлек күзгә бәрелеп тора: сәясәтләшү... Заманга хас күренеш. Демократиянең бер сыйфатламасы. Моңарчы йокымсыраган аңыбыз күзәнәкләренә сәясәт ташкыны бәреп керде. Күбебез «политик» ка әйләнде. Илнең авызын тыгарга илле ыштаным юк, дип, нәкъ менә шушы очракта әйтә торганнардыр. Милли үзаңны уятуга юнәлдерелгән шигырьләрдә сәясәтләшү кыры аеруча көчле сизелә. Халыкның хәлаль хакын даулау байтак әсәрләрдә үзәккә алына. Гасырлар буе халыклар төрмәсендә интеккән милләтнең, озак утырган тоткын кебек, руханә хөрлеккә атлыгып тормавы да искәртелә. Өлкән шагыйребез Г. Афзал язганча: «Кәгазьдә бар, гамәлдә юк хаклык Күз өстеңдә торган көектер. Шул вәхшәткә түзеп торган халык Түземлеге белән бөектер...» Аксакал, әйе, хаклыдыр. Инде дөнья безгә дә алдын күрсәтергә тиеш.
Халык хак әйтә: туры сүзне баладан ишет. Әмма безнең җәмгыятьтә күпләр, үскән саен, ләббәйкәлек чиренә бирелә барды. Үзенең турылыгын балачактан бирле саклый алган шагыйрь Ә. Баяновның кызганыч язмышлы югарыгы түрәләрне элеп алуы гаҗәп түгелдер. Каләмгә ирек килгәнче дә әдибебез шундый булды. Теге елларда милли үзаңга кагылышлы темаларга гына түгел, кеше рухы мәсьәләләренең дә байтагына тыю салынган иде. Тыелганы — тыелган. Рөхсәт ителгәне— мәҗбүри куелды. Безнең арада шушы мәҗбүрине арттырып үтәүчеләр булмады дисезме? Бүрекләрен мәркәздәге мәрмәр мөнбәрдә торган кендекчеләргә карап киючеләрнең бүгенге көндә нинди кызганыч хәлдә калуын үзегез аңлыйсыздыр. Художник буларак киләчәккә карап иҗат итүче Ә. Баянов, кайберәүләр шикелле, бәһасен югалткан акчадай искергән әсәрләрен кочаклап калмады. Үзләренең кайсыдыр чорга караган иҗатын. белгәнебезчә. күңеленнән сызып ташлаган әдипләр байтак. Андый шагыйрьләр рәтенә Ә. Баяновны кертеп булмый, һәрнәрсәгә хакыйкый бәясен бирер заманга ул йөзен кызартмаслык китаплары белән якынлашты.
Әллә кул чабасы, әллә тагын Ярты гасыр көтеп торасы? Әллә чаң сугасы:
— Булачакмы берчак
Вөҗдан, намус диктатурасы?!
Шагыйрь көтеп яшәмәде, һәрчак чаң сукты. Шигъриятнең хакыйкате белән бүгенге заманны якынайтышты. Футлярда яшәтергә тырышучы җәмгыять белән рухи алыш хәлендә яшәүдән читләшмәде. Каләме һәрдаим эзләнде. Шушы сыйфатлары өчен ул күпме кыен ашады. Әдипнең эзләнү омтылышын аерата күрә алмадык. Безнең халык шундый инде: «Һәрбер нәрсәгә каршы тору ата бабадан калган бер гадәттер.. Без бертөрлелекне яратабыз шул. Кешене башкалардан аерып торучы үзенчәлекләрне бәяләү культурасы Рәсәй җирендә яшәүче халыкларга бөтенләй диярлек оирелмәгән... Исеме тирәсендә шау-шу байтак булды, эзләнү асылын ачарга омтылучылар исә. Тәнкыйтьче Ф. Миңнуллинга рәхмәт шагыйрьнең проза өлкәсендәге эшчәнлеген үзәккә алып, повесть кебек укылырдай иҗат портреты эшләде. Әдип шигърияте тирәнлеген кайсы тәнкыйтьче ачар? Исемләп әйтергә икеләнәм... Кыскасы.
162
Кылгандырбыз без. аларга багып. Гыйбадәтләр бәлки, гыйбадәтләр.
Каныбызга сеңгән ул гадәтләр — Олыладык: «Яшә. яшә/» — дидек. Хәзер әнә таптап узды иптәш.
Беркем гаеп итмәс — килде хөрлек..
Сары яфракларга ияреп оча Ак кәгазьләр — кеше сурәтләре. Адәмнәрнең калган үрнәкләре. Гайбәтләре оча. орәкләре.
Кайчан гына, бизәп диварларны. Торган иде алар — мәгърур рәтләр.
моңарчы үгисетеп киленгән «җайсыз» шагыйрь Ә. Баяновны үзенә күрә «реабили тацияләү» вакыты килеп җитте. Әдипнең иҗат бакчасына атылган һәртерле татларны, бергә җыйнап, анын Парнасы итәгенә җылы сүзләр язу дәвере җитте. Шагыйрь гадел бәясен инде алырга тиеш.
Үзенең озын гомерендә әллә ничә «патша» күргән аксакалыбыз Н. Арслановка, әнә. яңарыш заманы ниндидер сөенеч катыш офтану хисе алып килгән: «Былбыл идем, гомер үтте инде «Ирек» дигән алтын читлектә...» Иҗат юлында гаять мөһим •үзгәртеп кору «лар ясый алган шагыйрь бихисап мөмкинлекләрне кулдан ычкындырырга мәҗбүр иткән диктатлык җәмгыятен каһәрли. Ә мөмкинлекләрне кулдан ычкындыру — гафу ителмәслек гөнаһ. Хәйям яшенә якынлашучы әдипне бүген менә нәрсә борчый һәм ул шушы үкенүе белән яшьләргә сабак та бирә төсле. Югыйсә әле безнең арада каләм иреге кадерен белеп җиткермәгән, әлегәчә йокыдан айный алмаган, яисә бүген кирәкле сүзне әйтергә ашыкмаган яшьләр дә җитәрлек. Шушы яктан өлкән шагыйрь аларга үрнәк булып тора. Атаклы «Атлантида» кебек әсәрләре белән халык улы булуын раслаган шагыйрь Н. Арсланов телләребез чишелгән заманда шагыйранә хакыйкатендәге милләтпәрварлык төшенчәсенә тирәнрәк мәгънә өстәргә омтыла. «Олы шагыйрь иләс-миләс була. Әйткән сүзе аңлашылмый кала •—дип икърар итә икенче бер аксакалыбыз Г Афзал. Өлкәнәю белән бергә килә торган мондый халәт, әлбәттә. И. Арсланов кебек алып шагыйрьне дә читләтеп үтмидер. Әм ма чичәннәр картаюны белми. Халык уллары, югары түрәләр төсле, отставкага чыкмый
Узган елгы шигърияттә, әйе, сәясәтләшү көчәеп китте Шигырьне сәясәттән аерма ган шагыйрьләр иҗатында әлеге сыйфатның бермә-бер көчәеп китүе сизелә «Чәчәк, күбәләкләр турында дөресен җырлау гына — батырлык түгел»,— дип, Р Харис укучысы алдында үзенең иҗат кәгъбәсен тагын бер мәртәбә ачыклап куя Егерме биш еллык иҗатын йомгаклап куючы «Хәбәр» исемле китабында шагыйрьнең әлеге ннануы, эчке кайтаваздай, үтәли яңгырап тора төсле. Яшәешкә сәясәттән аерыл гысы.1 лирика аша карау, әйтик, Р. Фәйзуллинга да моңарчы чит ят күренеш бул мады. Бу урында сәясәтләшү дию гадиләштерү булыр күк. Кырыс дөреслекне күзгә тертеп әйтү, газиз милләтнең чире белән ааыру. язганың белән халык хакын даулау— Шагыйрь сәясәте шуннан гыйбарәт. Хөр фикер тантана иткән чакта, билгеле инде, теге вакытта тыелганнары күбрәк чыга. Менә шагыйрьнең «Шайтан каласы»н нан КамАЗларга карап» исемле шигыре
Шигырьне күңел чәчәге итеп күрүчеләр өчен, әлбәттә, мондый әсәрләр артык •эшлекле» булып тоеладыр. Нишләмәк кирәк - чоры шундый. Яшәешнең тымызык Лыгы бозылды. Тын шигърият арткарак күчте. (Вакытлыча дип уйлыйк.) Кулдан каләмне сугып төшерүләр акрынлап кына үтеп бара. Эчтә җыелып килгәнне әй теп калырга кирәк. Гасырлар буена хәлаль өлешеннән мәхрүм калып килгән халык гакылын җыйсын өчен ачы хакыйкать җимеше күбрәк сораладыр. Бу җәһәттән егерме еллап элек «Космополит түгел» кебек һөҗүмчән монологлар бастыра алган Р. Фәйзуллиннан, милләтебез ышанычлыеы буларак илкүләм танылгин шагыйрьдән, киләчәктә халык рухы офыкларын киңәйтергә ярдәм итәрдәй әсәрләрне күбрәк ко торге тулы хакыбыз бар.
Безнең тәнкыйтьтә Зөлфәт белән М Әгьләмоа турында, гадәттә, исемнәрен янәшә куеп фикер алышырга яраталар. Мондый • игезәклек»кә аларның әдәбиятка бергә кн лүләре һәм икесенең дә көчле шагыйрь булуы сәбәптер. Югыйсә бит әлеге кпләм ияләрен аерып торучы сыйфатлар да байтак. Халкыбыз хәлиткеч сынау кичергән чак та кемнең нинди булуы ачыграк сизел». Күркәм мәгънәдәге фетнәлек Мөдәррнгтә күбрәк бугай. Җәрәхәтле бәгыре үзгәрешләргә сизгеррәк. Нерв җепселләре ачык.
•Халкын corn зар иде. Киң деньялар rap иде. Янып колларга әйләнгән
Нури бабай бар иде*.— Диярлар. дими калмаслар. Үз булгач, оныта алмаслар!
Чал Чулманның яшел ярына җаелеп ятты зур Кара Сыер Корчаңгылы килмешак Сыер! Тояклары тимер - җирне иза. магезлзре кукка тералгзн!
Тургайлар куркынып сибелде Агыйдел. Нократ ягына
..Оставена. Хайван бикач икан! Җыелды янына исле Ү/еллар
Болганды донья Җыелды халык Артты зиналык Басты тотен Чишмзлзрнең якты кузена сиде Вахшат.
чапырдатып
Кыл-җеп өстеннән атларга ярата. Чәчрәп чыгу да ят түгел үзенә. Тукайча турылыгы белән дә ул кордашыннан аерылып торадыр. Мөнбәрләргә ешрак күтәрелә. Язган бер шигырен .сулап» кына ятмый, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып, матбугатта һәр төрле мәкаләләр белән дә чыга. Зөлфәт исә соңгы вакытта, иҗтимагый темперамент җәһәтеннән, күпмедер дәрәҗәдә сүрелә төште. Балладалары, дөрес, Зөлфәтчә! Әмма барыбер ул тынычрак яши. Элекке гыйсъянчылыгы сизелми. Халыкны «гәҗит кыштырдавы» белән уятыр заманда үзенең саллы сүзен әйтергә ашкынып тормый. Сынау вакытында, авызына су капкандай, либераллык күрсәтә. Әдәби хуҗалыкның кайбер мәсьәләләре уңаеннан да принцнпсызлыкка тартым чыгышлар ясаштырып куя. Фикерләрем катгыйррак әйтелгән булса, шагыйрь дустым миңа үпкәләмәс. Ике шәхесне үлчәүгә салып чагыштырырга омтылуым да табигать кануннарына туры килеп бетми күк. (Гомумән, әдипләрнең популярлык индексын ачыклауны максат итеп куймадым.) пәриемнең шагыйрьлеге үзенчә. Әмма трибун кыяфәтле Зөлфәтне мин көрәшнең үзәгендә күрергә телим. Шагыйрьнең иҗат мөмкинлекләре зур. димәк, аннан күбрәкне көтәргә хаклыбыз. Һәм тәнкыйть сүзеннән өстен булмасын ул. Югыйсә, көне-төне әдәбият белән яшәүче сәях дустына караганда, яшьли сөекле булып танылган Зөлфәт ничектер почеттарак йөри. Монысы, әлбәттә, сәеррәк. Әйдәүче ша- гыйрьләребезнең берсе булган М. Әгьләмовны да милләтебез каһарманы итеп танырга өндәмим. Аны әле торгынлык тоткыны исемлегенә кертеп калдырырга теләүчеләр дә бар. .Хак нахак» дип исемләнгән мәкаләсендә тәнкыйтьче Ф. Зөлкарнәев. әйтик, шагыйрьгә карата «реабилитация» сүзен дә куллана. Арттырмыйк әле. егетләр! Аннан Б. Пастернак ясамыйк. Ничек кенә туры сүзле егет булмасын. М. Әгьләмов һәрчак табигать иркәсе өммәтендә калды. Һәм тормышта әллә нинди гамәлләр кылып ташласа да... Тукайча әйткәндә; «Кем кыеп әйтсен аңар сүз. ул — табигать иркәсе!..» Язганнары ташка басылды, һәртөрле җыелышларда сүзне бугазлап алды, теләгәнен батырып әйтергә мөмкинлек бирелде. «Акылыбызга китерүче Черек күл»го дә Батулладан күбрәк йөрмәгәндер... Ясарсың Мөдәрристән торгынлык тоткыны! Үз дәүләте белән яши бирә ул! Аны. мөгаен, утыз җидедә дә алып китмәгән булырлар иде. Чөнки... паспорты юктыр. (Монысы, әлбәттә, шаяру.) «Даһига да парадокслар ят түгел...» Пушкин шулай әйтеп калдырган. Минем өчен М. Әгьләмов та аңлашылып бетмәгән шәхес. Каршылыклы зур шагыйрь. Шундый ук сыйфатларның кайберләре Роберт Әхмәтҗановта да бардыр, һәрхәлдә, аларны чын шагыйрьлек берләштерә. Конъюнктура җименә капмыйлар. Сәясилекне йөрәкләре аша үткәрергә омтылалар. Шул ук вакытта «табигать иркәсе, булу әлеге каләм ияләренең соңгысына да хас. Мондый шигъри юлларда бу аеруча ачык чагыла:
Патша да һзм иркем бетә.
президент та була алмыйм. мин — табигать улы.
хзер. булалсам да аерылмыйм табигатем карыныннан!.,
булмас идем —
Хәрбиләр телендә мондый тәгъбир барлыгын беләсездер: сугышып разведка ясау... Шундый ук көрәш алымы шигъри сүздә дә күзәтелә. Шигъриятнең сугыш- чанлыгы артканда, сәясәтләшү башлангычы көчәйгәндә... Хәзерге инкыйлаб заманында шигърият, әйе. сугышчан разведкасыз яши алмый. Шундый бурычлы әсәрләрне без бәяли белергә тиешбез. Әмма бу җәһәттән дә көрсенергә генә кала. Әлеге дә баягы: әдәбияттагы табигый төрлелекне бәяләү культурабыз җитенкерәми. Көрмәк-ләнгән телебезне чишеп җибәргән үзгәртеп коруның беренче елында М. Шабаев тара фыинан язылган • Ачыктан-ачык» исемле поэманың язмышын хәтерләгез. Әй ябырылдылар шуңа! Югыйсә сугышчан разведка алымында иҗат ителгән әлеге әсәр, әйтик. «Йосыф кыйссасы» кебек җәүһәр булырга дәгъва кылмый иде. Мәңгелеккә төбәлгән максаттан гайре аңа фанирак бурыч йөкләтелгән. Һәм әлеге әсәр үзенең иҗтимагый бурычын үтәде дә. Русның боек шагыйре В. Маяковский үз заманында марш лар һәм лозунглар язуны алга соргән. Шулай кирәк булуын җаны белән тойган. Безнең исә җаһиллек көчле, өстәвенә, әле күңелебез дә таррак. Төрлелекне кабул итә алмыйбыз. Кирәкмәскә сүз көрәштерәбез. Югыйсә, беткәнме мөһимрәк мәсьәләләр?! Укучының барлы-юклы зәвыгы бозыла, шагыйрь шагыйрьгә каршы куела. Соңгысына аеруча маһирбез. Тау-кыялар турындагы шигырь уңаеннан файдасыз бәхәс кузгалуын хәтерлисездер. Мәгълүм тәнкыйтьчебез әлеге әсәрне хупламавын әйтеп, аны үзәнгә багышланган шигырьгә каршы куйды: «...Кыялар алар - үле таш. тораташ!... Шигырьне ничек наив аңлату! Безнең фикерләү дәрәҗәсе менә шундый инде. Явыз патша татар халкын зур елгалар тирәсеннән сөргән, димәк, безгә дәрьялар турында язу да гайре табигый була?! Тау-кыя. янәсе, үле таш... Бу сүзләрне таудай горур Р. Гамзатов ишетсә, мәкалә авторының шундук җанын алыр иде. Ярый әле татар тәнкыйтьчеләренең язганнарын даими укып бармый. Инде ише-
тэ калса, тауны тәкә сөзеп җимерә алмый, дияр иде кебек.
Хәрбиләр тәгъбиреннән башлаган сүземне нигә шулай озаккарак суздым? Сәбәбе моннан гыйбарәт: бүгенге шигърияттә сәясәтләшү сыйфаты сизелерлек көчәеп китте, һәм табигый ки. сугышчан разведка максаты белән язылган әсәрләр күбәйде. Мондый төр шигырьләр киләчәктә дә булыр. Аларга кашыбызны җыерып карамыйк. Яшәргә хокуклы әдәби күренешләргә зыялыларча бәя бирергә өйрәник.
Сәясәтләшү... Лирик табигатьле шагыйрьләрнең әсәрләрен дә мин шушы күзлектән карап укыдым. Бүгенге көннен бер билгесе аларда ни дәрәҗәдә чагыла? Кешеләрнең иҗтимагый фикерләү рәвеше метаморфозалар кичергән чакта, әлбәттә, эчке монолог буларак күзалланган лирика үзгәрешсез калмастыр. Һәр әсәрнең нигезендә, хрестоматия өйрәткәнчә, ялгансыз хакыйкать ята. Ничәмә дистә еллар буена без ярым йорты хакыйкать белән яшәдек. Хәбәрдарлык шлюзлары ачылган заманда исә. ачы булса да. дөреслекнең күзенә карарга өйрәнеп барабыз. Кан-яшьле риясыз хакыйкать күзендә, әлеге дә баягы, халкыбыз язмышын күрергә омтылабыз.
Лирик җанлы шагыйрь Р. Гатауллин әсәрләрендә дә иҗтимагый яңгыраш күпмедер көчәя төште. Күңелдә казыныр чакмыни! Хакыйкатьне «дөресләр» вакыт якынлашты. Кайнар романтиклыгы белән аерылып торучы әлеге шагыйрьнең элек керәк иҗатын мин ничектер борынгы Бабилның (Вавилон) асылмалы бакчаларына ох шатып куйгалый идем. (Билгеле инде, фараз ярдәмендә.) Бу бакчада һәммәсе бар: агачлар чәчәк ата, оҗмах кошлары сайрый, күбәләкләр очып йөри, чишмәләр агып ята... Әмма бакча асылмалы, җирдән өстәрәк тора. Кояшка якын булу әйбәттер. Тик менә тамырга җир кирәк шул. Җирсегән тамырларны туктатып булмыйдыр. Бакча акрынлап җиргә якыная... Җырга да җир кирәк. Моны Р Гатауллин яхшы белә. Әмма шагыйрь романтиклыгын барыбер югалтмасын иде. Аһәңнәр төрле бул сын. Безнең гомум шигърияткә дә кирәктер андый бизәк Иҗатчыларга стереотип аша инде җитәрлек карадылар. Бу сыйфат килешә аңа. Аның шигырьләре буй лап сибелгән төрле исемнәрне дә күпчелек очракта табигый рәвештә кабул итә сең. Тик кайсы вакытта сүзләр күбәеп китә. Язу карасына су кушылган күк. Аз сүзлеиең гаебе аз. Моны шагыйрь онытмасын иде.
Бу уңайдан шуны да әйтеп үтәсем кило: без үзебезнең шигырьләрне дөньяга чыгарган чакта гафу ителмәслек дәрәҗәдә талымсызлык күрсәтәбез икән Шушы хакта тирәнтен уйлап караганыгыз бармы? Югыйсә һәрбер шагыйрь үзенең уңыш сызрак әсәрен шактый яхшы сиземли. Әмма чираттагы яңа китабына бөтенесен дә дыңгычлап тутыра. Күбебез шулай эшлидер. Әгәр иң-иң яхшы әсәрләрне генә туплап чыгарсак, шигъриятнең абруе да бермә-бер югарырак булыр иде Башка милләт шагыйрьләренең дөньядан киткәчтен дә архивында калган әсәрләре чыкка.тап тора. (Мондый чакта уртакул әсәрнең дә бәһасе күпкә артып китә.) Безнең кырыгыбызны билгеләргә дә басылмаган шигыребез калмый. Тукаебыз «чүпләр»дән арынуны соңгы көннәренә калдырган, безләргә иртәрәк башларга кирәк мондый чистартуны
Лирик җырлар гына языйм, дисәм.
Килеп чыга тагын сәяси
• Мөлдерәмә күңелле» Л. Шакирҗанова шулай көрсенә. Үзенең халәтен аңлата Бүгенге заманда шагыйрәләрдән дә шундыйрак сүзләр ишетәсең. Элегрәк «ирләр сүзе»нә кысылмаган чагыштырмача басынкы саналучы кавемнән... Гыйффәт Туташлар кайтавазы көчәяме? Җәрәхәтле күңелләрендә калган тоткын сүзләрне алар бүгенге варисларына әйтеп яздыралармы? Төче «поәтессалык»тан паз кичкән ха тын кыз шагыйрьләр, шигъриятне «ирләр эше» итеп санаучылар заты... Хәзерге көндә андыйлар күбәеп китте шикелле. Аларның шигъри дөньялары да һәрьяклап яңарыш кичерә. Бездә генә түгел, бөтен илдә шулай. Дәрт ирләрдә бер өлеш булса, хатыннарда җиде өлеш була. Халкыбызның әлеге катгый әйтемендә дәртнең нин дие күздә тотылгандыр?! Әмма хәзер хатын кыз иҗатчыларның шагыйрьлек дәрт лоре арткан вакыт. Бу уңайдан X. Шаммасова (1875 1949) сүзләре хәтергә килә; •Ирләрнең язганнары да аяте коръән түгел. Шәпләре күп булса да. бар бит арада чаклысы ..« Ышанып әйтергә мөмкин бездә хәзер шулай әйтердәй «нәзакәтле» ка ләм ияләре шактый, һәм Л. Шакирҗанова - шундыйларның берсе. Соңгы берничә елда ул күзгә күренеп үсте. Газиз халык төркемен үзенең артыннан ияртеп барыр лык, кирәк чакта гаскәр туплый алырлык, милләт язмышыннан аерып булмаслык шагыйрь икәнен раслады.
Укыйлар түгелме?
Уйлан...
Ни булыр нәтиҗәсе?
Әй. гасыр хакыйкате!
...Югыйсә гасыр ахыры. Бихисап тәҗрибәсе.
Синең дә. халкым, рухыңның Якынча тәрҗемәсен
Көнкүреш кысаларында гына калмаучы Б. Рәхимовада да иҗтимагый фикерләү ягыннан тирәнәю күзәтелә. Итәккә сарышучан тормыш ваклыкларыннан ул өстенрәк булып калырга тырыша. Көчле затларча фикер йөртергә омтылыш, барыннан да элек, халыкка хезмәт итү юнәлешендә бара Әсәрләренә сәясәт аһәңен иңдерү, әлбәттә, хатын-кыз шагыйрьләргә авыррак биреләдер. Күңелдәге серләре күбрәк булганга күреме. алар тәмам ачылып бетүне өнәмиләр. Ә шигъри памфлетлар телендә сөйләшкәндә серлелеккә хыянәт итмәү кыенрак шул. Кемнең шәрә каласы килсен. Әмма шунысы да безгә мәгълүм халыкның үзаңын уятуга юнәлдерелгән әсәрләр ничектер хатын кыз җылылыгына мохтаҗлык кичерәләр. Хәзер халыкны уята торган бишек җырлары күбрәк сорала. Үтемлерәкләре! Хатын кыз затының кулына алынган каләм йөрәк җылысын кәгазьгә мулрак күчерүчән. Хәтта • Реквием»• нар да башкачарак чыга. (Ахматованы күзаллап әйтүем.)
Мескенг» кайчан көн булсын/ Кыюлык көт» Дөнья Бу кайнап торган тормышның Магънасе бары шунда.
Коллонтай күк «кысан күл.мәк»тән чәчрәп чыгарга омтылу моңарчы тынычрак булып күренгән К. Булатовада да тоемлана Күңелләрне каплабрак торган ниндидер груһ пәрәнҗәсе йолкып алынган заманда Э. Шарифуллина. Ф. Гыйззәтуллина. Н. Измайлова. Р. Хәлиуллнна. Ф. Зыятдинова. 111. Җиһангирова. С. Гәрәена кебек шагыйрәләрнең соңгырак әрәрләрендә дә «торгынлыкның үчен кайтару» сизелә. Аларның язганын укыганда шундый инануга киләсең: шигърият җенесләргә бүленмидер. Санап кителгән каләм ияләре иҗатында искитмәле кызык образлар очрап куя. Ерак Көнчыгышта яшәп алган чакта серле урынны күрүем хәтергә кило. Янар тау итәге Җылылык бөркеп- торган җыйнак кына шарлавык. Ниләр генә үсми шунда! Биредәге яшеллек дөньясының үзгәрәк булуы, валлаһи, миндә аңлата алмаслык тәэсирләр уятты. Әлегәчә гадәти булып тоелмаган бүгенге шартларда да шагыйрьләрдән гаять үзенчәлекле гыйбарәләр ишетеп куясың. Иске авыздан өр яңа сүздәй... Болары инде — хөрлек хикмәте. Фикерләү хөрлеге. Шундый үзгә шартларга, минемчә, шагыйрәләр сизгеррәк сыман. Аларның бүгенге иҗатында мин шуның чагылышын күрдем. Айны итәк белән каплап булмый. Анысы хактыр. Әмма соңгы вакытта аеруча куәтләнгән шагыйрәләребез янында кайбер ир атларның тоныкланып калуы табигый күренергә мөмкин.
Шагыйрь шәхесенең зурлык перспективасын аеруча ачык күрсәтүче поэма жанры, икеләнмичә расларга мөмкиндер. соңгы елларда иҗтимагый яңгыраш мөмкинлекләрен эзлекле рәвештә киңәйтә төште. Гомумән, сөенечле күренеш: поэма эзләнү юлыннан барып, төрле яктан яңарыш кичерә, һәм политик идеологиягә мөнәсәбәт җәһәтеннән дә. Монда җитди сәбәпләрнең берсе шуннан гыйбарәт булса кирәк: шагыйрь эчендә утыручы «общественный деятель» соңгы унъеллыкларда күпмедер калкынып куйды. Узган хисап елында поэмалар, дөрес, чагыштырмача азрак дөнья күрде. Кинәтрәк чыккан хөррият кояшының башыбызга сугуыннан айный алмый-бызмы?! Зуррак әсәргә алынмыйча, нәрсәдер көтеп ятабызмы?! Кистереп әйтү кыенрак. Ярый инде, шөкер итик; «хикмәт санда түгел. Газета һәм журналларның былтыргы саннарында исә X. Әюповның «Авыл җаны». .Көй эзләү». Р Бохарайның • Мәскәү мулласы». Р Шәрнповның «йорт иясе». Рәшит Әхмәтҗановның «Карачкы» исемле поэмалары укучыларга барып иреште. Моңарчы безгә таныш булмаган поэмалар К. Сибгатуллин. Р Юныс, Ә. Рәшнтов, С. Муллагалиевнең аерым китапларында да дөнья күрде. Бу әсәрләрне берәм берәм «сүтеп җыярга» максатым юк. Әмма кыскача гына булса да шуны әйтеп үтәргә телим төрле каләм белән язылган әлеге поэмаларда, тарихиларын исәпкә алмаганда, рухыбызның көнүзәк мәсьәләләре уртак җептәй сузыла. Әле генә телгә алып үтелгән поэмалар арасында, минем ка рашымча. «Карачкы» шигъри гомумиләштерү тирәнлеге белән аерылып тора. Кешеләр күңелендәге изге хәзинәне югалтуга дучар ителү әсәрдә фаҗигале аерым язмышлар аша күрсәтеп бирелә. Җаныбыздагы иманны без Карачкыдай сөргәнбез. Тормышта азая баручы фәрештәдәй Әменнәрне катыйльлек битарафлыгы белән җә-залап үтергәнбез. Вөҗдан хөкеме күзалламасын сызып ташлаганбыз да. акылыбызны кыйммәтле Халәттән мәхрүм Иткәнбез. Буш кешеләрнең күбәюе шуннан киләдер дә. Әсәрнең иҗтимагый яңгырашы колакны ертырлык түгел Җетерәк җепләр эчкәрәк яшерелгән. Монысы әдипнең чын халыкча фикерләү куәсенә ия булуыннан киләдер. Кыскасы, шагыйрь бүгенге яшьләргә аерата кирәкле «Иман шарты»н үзенчә, шигъри күзаллый белүче йөрәге таләп иткәнчә язуга ирешкән. Форсат чыккан чакта тагын шуны әйтеп үтәргә кирәктер Рәшит Әхмәтҗанов соңгы вакытта поэма өлкәсендә шактый нәтиҗәле эшләп алды. Шушы жанрда язган әсәрләрен төр- 166
леча кабул итүчеләр булды. Кашларын җыеручылар да күренгәләп китте. Әлбәттә инд?> үзебезнең арада. Монысы да кабатланмас шигъри дөньясы булган шагыйрьне зыялыларча танып җиткерә алмау галәмәтедер дип уйлыйм.
Милли үзаң үскән заманда, табигый рәвештә, тарихка игътибар нык артты. Поэмалар да язгалыйбыз. Һәм кечкенә парчалар да Монысы, әлбәттә, яхшы. Әмма әлеге катлаулы темага талант ияләречә алыну җитми. Тарихны сай сөрәбез. Болгар тәрәккыен, ялкау археолог төсле, өстенрәк эзлибез. Кайчакта башын комга тыккан тәвә кошыннан узмыйбыз. Күп кенә әсәрләребездән дилетантлык аңкып тора. Геннар авазын тыңлый алу сәләте, күрәсең, бездә әле җитәрлек дәрәҗәдә түгелдер. Күпмедер тарихка кагылышлы булган шигырьләрдә Иван Грозный. Канашевич, Ильминский. Ишмн Ишан кебек таушалган исемнәр « сәйяр лык« итәләр. Зуррак күләмле тезмә әсәрләргә дә тарихның үзендә яшәү җитми. Шулай да омтылыш юк түгел. Бу җәһәттән соңгырак елларда донья күргән. «Ант суы» (Р Харис). «Аяз көнне яшен» (Г. Рәхим), «Алтын кашбау» (Ә. Баянов), «Казан ятиме турында баллада» (Р- Кутуй). «Сөенбикә» (Ә. Рәшитов), «Ерактагы кәккүк авазы» (И. Юзеев) кебек әсәрләрдә шундый теләкне күрергә момкин. Каныбыз авазын ишетергә омтылыш... «Алтын кашбау» шигъри трагедиясенең керешендә укучыларга искәр теп үтелгәнчә: «Ишетә белсәң, сойли белә таш та. Телсез хәтер күпме чорлар узган! Тыңлап карыйк, инде аңлап карыйк. Исән калган булса җан һәм вөҗдан».
Сәяси мәсьәләләр моңарчы күрелмәгәнчә өскә калыккан заманда башлыча лирик жанрлардан саналучы баллада активлаша төште. Берәр хикмәте бармы’ Хәер... Без | нең татар шигърияте тарихында баллада традициясе электән килә. Рух чишмәләрен сафландырып торучы үзгә табигатьле кушылдык ул. Заман идеологиясе үз тамгасын, әлбәттә, аларга да сеңдереп үткән.
Кыйбла якка авышкан ул..дибез,— Кыек тора, балки, заманасы/’
• Сөенбикә манарасы» исемле шигырендә куелган әлеге сорауга Р Низамиен
• Миләш турында баллада»сында җавап бирәдер шикелле. «Кыек тора, бәлки, заманасы?..» Әлеге сүзләр башка балладаларның да эпиграфы булып яңгырый ала. Аерым гыйбрәтле язмышлар аша шушы сорауга җавап эзләнә. Һәрхәлдә, балла далар белән чыгыш ясаган Зөлфәт. X. Әюпов. Р. Зәйдуллин. Г. Моратов. II Әхмәдиев ның мин рухсызлык фаҗигасына китергән космополитик диктат хакимлеген ләгънәтләүче шигъри (.үзләрен ишеттем. Баллада кебек үтемле жанр, әйтер идем, бу очракта оста файдаланылган.
„.Яшьләр иҗаты турында уйланып утырганда, искәрмәстән, шундый хатирә искә төшеп куйды. Икенче класста укыган чагым. Кышкы челлә иде бугай Мәктәбебезнең ишек алды уртасына усак агачы кайтарып аудардылар Ботаклары да ботал
I наган Кар юрганы өстендә ята. Яңа киселгән шушы усакның борынны ярып кергән исе! Сүз белән тасвирлап бирә алмаслык үзгә ис Күңел төбендә ул гомер леккә калды. Шигърияттә кайбер яшьләрнең пайда булуы да күңелдә менә шундый рак халәт тудыра. Әмма соңгы вакытта андыйлар булмады төсле. Инде русларда үзгәртеп кору дулкыны белән мәйданга чыккан каләм ияләре бар. Бездә исә хә-тергә томырылып керердәй яшьләр әлеге күренми. Милли тамырлары киселгән мәк тәп фаҗигасы күңелсез нәтиҗәләрен әле озак сиздерер. Бар булган яшьләргә шөкер итәргә кала. Аларның эзләнүле иҗаты, куанып әйтәм. җанда ышаныч уята Мәсләкләре дөрес сайланган. Халыкларның үз яшәешлелеге өчен кискен көрәш барган чакта сәяси битарафлыкның җинаять булуын алар тирәнтен аңлыйлар Бүгенге көндә кулга каләм алу. Р Зәйдуллин искәрткәнчә, үтә вөҗданлы булуны таләп итә:
Сиңа орыну — боек җаваплылык!
Килдең безгз кара чорлардан Соңлап күрдек: син бит Усмановның Күзе карасына чыланеан.
Шундый ук иҗтимагый кайнарлык Г. Миратоа шигырьләрендә дә сизелә. Тирә нәя бара шагыйрь. Кайчак «китапчалык» та сизелеп киткәли. Булсын. Мондый хәл не инкарь итмик. Хәтта кайбер классикларда Да ензелголн андый чалым Чамасын гына югалтмыйк. Эзләник. Әмма иманга һәрвакыт тугры калырга тиешбез. Эзлек лелек мәсьәләсенә килгәндә... АЭСлар төзүгә каршы чыгып язылган «Атом кнрмән» исемле әсәрен укыганда, очраклы рәвештә. Г Моратовның «Казан утлары» җурна лында алданрак басылып чыккан мәкаләсенә юлыктым Анда мондый юллар бар
• Кама аръягында КамАЗ һәм Түбән Кама нефтехимия янынди тагын бер баһа дир күтәрелеп килә. Хезмәт эстафетасы, дәверләр эстафетасы дәвам итә. Ат һәм
Атом... Кызык, бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга охшый...» Мондый каршылыкка керүләр, әлбәттә, шагыйрьгә килешеп бетми. Җил тегермәннәре белән көрәшкән Дон Кихот. әгәр бүген исән булса, АЭСларга каршы сугыш ачар иде.
Яшь шагыйрьләребез, билгеләп үткәнемчә, иҗтиһат итә. Шунысы да куанычлы: яшьләребез элитар шигърияткә дә элешләрен кертергә омтылалар. Вез кемнән ким? Акыл культурасы гына рух культурасына китерә. Икмәккә чагыштырмача туграк булган буын әлеге хикмәт асылын башкачарак аңлыйдыр. Минем үземә шулай тоела. Аларның акыллы булырга тырышуын, кайберәүләр кебек сукранмыйча, та бкгый күренеш итеп таныйм. Метафорик фикерләүләре ягыннан, әйдә, башкалардан аерылыбрак торсыннар. Әмма шунысын да онытмаска кирәк: шигъриятнең иң югарыгы түбәсендә, кайсыдыр классик искәрткәнчә, метафоралар бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Купшы фикерләү шагыйрьне икенче чиккә ташларга, йөрәктән ерак нәрсәләргә китереп чыгарырга мөмкин. Метафорик фикерләүнең дә, кыскасы, үз хәтәрлеге җитәрлек. Бу җәһәттән Л. Зөлкарнайне кайчак аңлап та бетерә алмыйм, әмма шуны ачык тоям: талантлы шагыйрь ул. «Йомарлам» исеме астында бирелгән цикл авторы Л. Лерон да югары зәвыклы укучыларга исәп тотадыр, һәм Г. Сәлимов та. («Дәрвиш коңгыз» бәйләмен күздә тотып әйтәм.) «Учтагы песнәк» исемендә гаять кызыклы җыентыгын чыгарган Р. Юныста да уйчан-моңсу шигърият вәкиле булып калырга омтылу сизелә. Кызганыч: безнең тәнкыйтьчеләр шигърият ташкыныннан үзенчә лекле китапларны танып ала белмиләр. Уйчан укучыны яратарак төшкән талантлы буын вәкиле Акъегет турында да беренче төпле бәяләү сүзен хөрмәтле прозаигыбыз М. Юныс әйтеп чыкты. Шигъриятне бөтен нечкәлегендә аңлавы белән ул безнең күбебездә соклану хисләре уяткандыр. Колакка ничек кенә сәер ишетелмәсен, татар тәнкыйте графоманнарга игътибарлырак кебек. Теге вакытта Р Байтимеровны хәтта үзәк матбугатка өстерәп чыгучылар булды. Шундый вакыт яралыгын беләм: аның исеме Дәрдемәндтән дә күбрәк телгә алынды. Үзәктәге әдәби басмаларга чыгып, нигә яшьләребезгә бәя бирмәскә?' Алар бит моңа бик тә лаек. Без соңгы вакытта милли байлыкларны Кабанның төбеннән күбрәк эзлибез шул...
Дөреслек, моң. хикмәт... Шигърияткә шундый шартларның кирәклеге турында без форсат чыккан саен тәкрарларга яратабыз. Мондый зарур сыйфатлар, әлбәттә, шартлы рәвештә аталган. Сезне тагын бәхәскә чакырырга теләмичә, шуны гына исегезгә төшереп үтәм: соңгы вакытта иҗат ителгән шигъри әсәрләрне мин әлеге өчлекнең беренче өлешен үзәккәрәк алып күзәттем. Башкарак күзлектән дә карап булгандыр. Оппонентлар танГланырга әзерләнмәсен. Мәсьәләнең болай куелышын мин бүгенге көндә кулайрак санадым. Чөнки.. Шигърият дөреслек күзенә, алдарак әйткәнемчә, турырак карый башлады. Иҗтимагый яңгырашның көчәюе дә шушы җирлектән киләдер. Хәзер һәрбер мәсьәлә сәяси төс ала. Сәясәтләшү замана бил гесенә әверелде. Бүгенге шигъриятнең иҗтимагый яктан тирәнәюе, нигездә, халкыбыз хакыйкатен ачыклау юнәлешендә барадыр. Чөнки милләтара мөнәсәбәтләр дә сәясәт өлкәсенә керә. «Уянгач беренче эшем...» Халык язмышы хакында борчылу — хәзер әдипләрнең кичектергесез эшедер. Кайсыдыр яклары белән бүгенге көннәрне хәтер ләтүче чорларда иҗат иткән Тукай. Дәрдемәнд. Рәмиев кебек фидаи җаннарның арабызда булуын моңарчы күрелмәгәнчә ачыграк сиземли башладык. Аларның язган нары шул дәрәҗәдә яңа, хәзер генә иҗат ителеп, әле карасы да кипмәгәндер ши келле. Әсәрләренә халык игътибарын юнәлтә генә белмибез. Шунысын да онытмыйк: безнең татар халкында профессиональ политиклар узган гасырда бөтенләй диярлек булмаган. Мондый мөһим ихтыяҗны әдипләребез тутыра килгән Хәзер дә хәл шулайрак.
Чакырулы очкын сүзләр, әйе. хәзер ешрак яңгырый. Мөхтәрәм тәнкыйтьче әфән деләр, кашыгызны җимермичә, күңелегезне киңрәк тотыгыз. Бер-беребезне гаепләргә ашыкмыйк. Чоры шундый бит. Элек кулдан ычкынган кнрмәннәрне алыр вакыт! Татар шигърияте үзенең «солдатлыгы»н көрәштә янәдән раслап алсын. Милләтебез фанилыгын бераз чигендергәч. Туфанилык хакында ныклап кайгыртырбыз. Якын киләчәктә кодрәтле рухыбызның мәңгелек казанышлары тумыйча калмас. Сыйфат үзгәрешенә дә өметләнәсе килә. Активлаша да төшәрбез. Хәзер күбрәк укып, азрак язучылар байтак. Сәяси хәбәрләр ташкыны тиздән туйдыра башлар. Өстән тагылган • соцзаказлар» кимер, «каләм ләббәйкәлеге» яклаучысыз калыр. Теләсә нәрсә уңаеннан төкрек чәчүне саллы тарихи караш кысрыклап чыгарыр. Халык рухы, әлбәттә, исән булса Әдәби тылыбыз ныклыгын кайгырта алган, лаек варислар тәрбияләүгә ирешкән чакта. Милләтнең мөбарак тәсбих ы өзелеп китмәгән очракта!.. Егерменче гасырның соңгы унъеллыгын мин шундыйрак ышаныч белән каршылыйм. Һәм уз ган чорларда тормышка ашып җитмәгән кешелек өметен алгарак күчерергә мәҗбүриен: «Киләчәктә дөнья белән шагыйрьләр идарә итәр...» Мондый символик мак сатка якынаю өчен барыгызны да Тукаебыз чакыруына кушылырга гына өндисем
Инде эшлик саф. ачык күзләр белән, чын аң белән..

Реклама