ШИГЫРЬЛӘР

Алар өчен юк мин...
Январь. 1953
Өйрәт, илем
Күкрәгеңә башым куяр идем, Гуган Илем — газиз әнкәем. Беләсе иде синен күңелеңдә Нинди яшерен уйлар икәнен... Гаҗиз булып, син дә рәнҗисендер Явызлыкка, Тәкәбберлеккә... Өйрәт. Илем: ничек итеп сине Алып чыгыйк икән хөрлеккә?!
Февраль. 1953
МИРАС
I откын өстендә Уйныйдыр кам ы. Мине - тонмын дип Уйлыйдыр сакчы.
Ә мин монда юк. Белми ул сакчы: Мине кыйныйм дип. Кыйный бушлатны.
Бушлат эчендә — Гире дә сөяк. Еракта минем Шигъри йөрәк:
Өйдә ул, әйе — Гаиләм белән, Иректә йөргән Гадиләр белән.
Хаклык эзләүче Боркетләр белән, Исән калачак Өметләр белән...
Мин түгеллекне Күрми «янычар». Аңа шул җитә: «Номер» бармы? — бар.
Сезнең кулда гаскәр, титул, чиннар.
Ялагайлар, ялган зур даннар.
Кремль сезгә — кунакханә.
Ә сон
Нигә минем урыным — зинданда?
Минем • эиине яңадан карауларын сорап яз- ган үтенечемне нченче тапкыр кире кактылар...
Алып булып күренмәкчеме сез
Җилкәсенә басып халыкнын?
Үзегез җинаятьче булган өчен
Кичермисез бит сез хаклыкны!
Апрель. 1953
*
Әй пассажир, тыңла колак салып.
Узган чакта тайга урманын:
Ишетелер, бәлки.
Юл салганда
Түгелеп калган йөрәк җырларым...
Сентябрь. 1953
Ш. Магизов тәрҗемәләре.
Сөйләмәгез! Сүз. дип, сүз куерту Каян килеп безнең мәсләк булсын?! Әйтсәң сүзне — әйт син: шул сүз өчен Баш китсә дә үкенмәслек булсын!
Янпарь. 1953
ft
Өмет исән әле...
Үтелмәгән юллар... Шактый әле Ачылмаган серләр шулай ук. Бар да исән, өметләр дә исән.
Ләкин, дускай...
Чыкты кояш,
Чыкты кояш, качты болыт.
Җир тоелды җәннәт булып. Кояш! Синең көчне тоям — Син дип яши бөтен дөньям!
Тик әйт миңа, әйт син. кояш.
Нигә җирне каплый күз-яшь? — Төрмәләрдә сына сулыш.
ирек кенә юк. Апрель, 1953
качты болыт...
Илләр буйлап дулый сугыш. Бүре булып кайгы улый. Ятимнәр һәм толлар елый... Җырым! Син дә кояш булчы. Бәхет көткән халыкларга Кояш кебек юлдаш булчы!
Чыксын кояш, качсын болыт. Җир тоелсын җәннәт булып...
Март 1953
Укытучыма
М. Г. П. га
Чәчәк бүләк итсәм, ул чәчәкләр Шикәр бер көн, уңар төсләре. Җырым булсын бүләк! Аларда бит Йөрәгемнең сулмас хисләре.
Чын ярату белән уяттыгыз. Уйнаттыгыз күңлем кылларын. Искә алсам Сезне — гел җыр эзлим.
Чәчәк эзли һәрчак кулларым...
Сентябрь. 1953
Бакча
Кем өчендер бу бакча — кошлар җыры. Кем өчендер бу бакча — акча чыңы. Ә син, дускай, җаныңа хәл җый монда, Тын гына искә төшер бакчачыны.
Сентябрь. 1953
Уйлама да, сөйләмә дә калганын.
Иң яман эш — остазыңның ялганы!
Лвгует. 1954
*
Юлбашчыларның һәммәсе Күз өстендә каш түгел.
Тын гына дәшми торганнын
Барсы да юаш түгел...
Май. 1953
Нияз АК МАЛ тәрҗемәләре

Реклама