Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Көз
•Үксез бозау асрасаң.— Авызың-борының май итәр...»
Толлык турында
Кем кайчан тол калачагын белә?
Белерсең, бар! дөнья хәлләрен: Туган көннән башлап күкрәгеңә Терәп торгач язмыш хәнҗәрен...
Нәрсә килер димсез минем кулдан.
Тол калдырса әгәр күрәчәк? Лирикам бар. һич ташламый торган! Егәр бирсә тик ул бирәчәк.
Ә лирикаң китсә, ул чагында Кем үз итәр җырсыз толыңны? Җырсыз шагыйрь — утсыз учак кына... Үзең коткар, тәңрем, колыңны!
Сүрелә икән учак — җылытмый ул, Күмерләре балкып торса да.
Шуңа, шагыйрь, булсаң ялкынлы бул. Шунда сиңа алтын бусага!
Ташлап китмәс шунда лирикаң да. Ялгыз итмәс тугры сөйгәнең,— Юкса тол итсәң дә, тол калсаң да Аямый ул дөнья дигәнең...
1990.
Карлыгачлар
Карлыгачлар! Бик ярата идем Зифа сынлы дала кошларын. Аз булмады бала чакта минем Алар белән бергә очканым.
Иксез-чиксез бит ул казакъ иле! Очар өчен дала тар сыман — Карлыгачлар атылып чыга иде Җилеп барган атлар астыннан. Тәгәрмәчләр арасыннан үтеп, Җитезлеген уйнап күрсәтеп Оча иде алар, кызык итеп, Берсен-берсе гүя үртәшеп.
Арбаларда инде дала кичмим Карлыгачлар белән бергәләп: Алар күренмиләр, мин дә очмыйм. Талпынса да күңел-күбәләк.
1989.
Яфраклар ява. яфраклар, Сап-сары.
Җитте көзгә ачар чаклар Капканы.
Пар атларың белән. Көзем,
Кер дә кит.
Үз сыйларың белән үзен Кунак ит.
Тук бул, Илем, имин-cay бул Бу көз дә:
Халш сү>е.
Әкиятле «Үксез бозау» бул, Көз, безгә.
Авыз-борынны әйдә әле Май ит син.
Хезмәт сөйгән һәр бәндәне
Бай ит син.
Көз килгән, пар атлар җигеп,
Сап-сары.
Яле, ачып җибәр киереп Капканы!
1988.
Алматы1 кызына
Айналаен. Гөл-Хәдичә, сүзләрен бал,— Авыз итәр өчен балдан җаным комар: Тыңлыйм сине,— бетә бөтен кайгыларым. Әйтерсең лә күкрәгемә тактын томар-
Гауларында боздан бәллүр балкып төра. Итәгендә ак чәчәкләр атып тора. Ике битен Алматынын алмасыдай, Пәризаттай тылсымын гел тартып тора.
Ни кадәрле уен-көлке, калҗыңың' бар! Калҗыныңны тыңлый-тынлый алҗуым бар; Алҗымаслык акын бармы сине күреп, һәр чичәнгә илһам бирер җан җылын бар!
Ала-Гаудан, Идел дигән торактан син: Татар, казакъ кабызган ал чырактан син. Үскәнсең кин далада иркен сулап, Гугансың толпар белән порактан син!
Нектарыннан акылым җуеп, Гөл-Хәдичә, Очар идем бал кортыдай көндез-кичә . Син чәчәкләр алиһәсе ил багында! Я раббым! Килә икән бәхет килсә!
/М9.
Гамадрил
Гимер читлек. Егермеләп маймыл. Иңе-буе ун ат камар җир.
Кайгыртасы түгел — ризыклар мул...
Хуҗа монда ата гамадрил.1 2 3 4
Хатыннары, барча бала-чага Бер-берсенең арка тирәсен Кашый торгач, күпме рәхәт таба! Тату алар, — тик күз тимәсен.
Үзләренә күпме шатлык ингән! Кайгылы тик ялгыз карт ана.
Күпме маймыл аның сөтен имгән: Ә хәзер күз салсын кем ана?!. Хәрәкәтсез утыра бер почмакта Шул таш булып каткан мумия... Кайчандыр барчасын сөйгән-баккан. Хәзер ана чит-ят бу оя...
1 Алма-Ата җырди. гади сойләшкәндә Алматы дип әйтелә
2 Томар боти, талисман.
3 Калҗык тапкыр, шаян сүт.
■* Гамадрил памнан маймылларының бер тере.
И кызгандым мескен бу маймылны. Уртаклашыр идем хәсрәтен.
Мөмкин түгел тик коткару моны Каргап кына картлык зәхмәтен.
Җан тетрәткеч яман маймыл хәле.— Безгә дә хас булса бу әгәр!.. Кызганычка каршы бар шул әле Гамадрилга охшаш бәндәләр. .
1989.