СЕБЕРДӘ БЕЛЕМ УЧАКЛАРЫ


үген илебездә барган үзгәртел кору СССР халыкларында үзләренең тарихын, тел һәм
мәдәният үсешен өйрәнүгә зур кызыксыну уятты, һәр милләт вәкилләрендә үзаң югары
дәрәҗәгә күтәрелде. Бу хәл Татарстаннан читтә — СССРның төрле төбәкләрендә яшәүче
татарларга да хас.
Мәкаләдә сүз революциягә кадәрге чорда Себердә ачылып эшләп килгән, себер татарлары
мәдәнияте тарихының мөһим бер өлешен тәшкил иткән мәдрәсәләр тарихы т урында барачак Минем
бу теманы сайлавым очраклы хәл түгел. Шәхес культы һәм торгынлык елларында СССР
халыкларының, шул исәптән татар халкының да тарихына, мәдәниятенә кагылган күп кенә
мәсьәләләр бары тик ак яки кара төсләргә буяп күрсәтелә кил де Мәсәлән, Россиянең төрле
төбәкләрендә булган мәдрәсәләр, шул исәптән себер мәдрәсәләре дә бары тик дин учаклары дип
кенә саналды. Мәдрәсәләрнең халыкка белем бирүе, аның мәдәниятен үстерү өлкәсендәге эшләре
инкяр ителеп килде. Шунлыктан мәдрәсәләр тарихын өйрәнү мәгънәсе булмаган, файдасыз бер эш
дил исәпләнде Хәлбуки, мәкаләдә каралган чорда Казан, Оренбург, Троицк, Уфа. Буби, Манчыл
(Төмән), Томск, Тара, Тубыл һ б. татар мәдрәсәләре, дин укыту белән беррәттән, татарлар өчен
белем учаклары булып, халыкны агартуда зур әһәмия.кә ия иделәр. Үз вакытында мәдрәсәләр
хәзерге югары уку йортлары вазифасын үтәгәннәр. Күп кенә атаклы шәхесләребез— өлкән буын
язучылар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, укытучылар мәдрәсә калыбыннан үсеп чыктылар.
Димәк, татар мәдрәсәләре тарихын өйрәнү, аларның революциягә кадәрге чорда халкыбызның рухи
халәтен үстерү, баету өлкәсендә эшләгән эшләрен фәнни нигездә тикшерү, аларга дөрес бәя бирү
хәзерге үзгәртеп кору чорында җәмгыятьне өйрәнү фәне эшлеклеләренең мөһим бурычларыннан
берсе
Себердә мәдрәсәләр тарихы анда ислам диненең таралу тарихына бәйле Себер татарлары
арасында ислам дине. Идел буе татарларына караганда, берничә гасырга соңрак тарала башлый.
Тубыл-Иртеш татарлары (хәзерге административ бүленеш буена Төмән һәм Омск өлкәләрендә
яшәүче татарларның ата-бабалары) арасында ислам якынча XIV гасыр азагында Бохара
ханлыгыннан килгән шәехләр тарафыннан таратыла. Ә Бараба татарлары исә исламны бары XVIII
гасырда гына кабул иткәннәр. Кайбер үзәк һәм җирле (Себер) архивларда сакланган материалларга
караганда, XVIII-XIX гасырларда мәчете булган һәрбер Себер татар авылында ир балалар өчен
башлангыч мәктәп тә булган. Мөгаллим вазифасын урындагы имам (мулла) үтәгән.
Себердә беренче мәдрәсә буларак. XVII гасырның 60 елларында Тубыл шәһәрендә ачылган
мәдрәсәне санарга мөмкин Голландияле галим Витзенның' мәгълүматына караганда. шул чорда
Тубыл шәһәрендә «гарәп мәктәбе» булып, анда укучыларга «Коръән гарәп телендә» укытылган, ә
укытучылык вазифасын Бохара хаҗиларыннан берәү алып барган. Рус совет тарихчысы С. В
Бахрушин бу мәдрәсәнең Тубыл шәһәре татарлары өчен мәгърифәт учагы булуы турында яза/
XIX гасыр урталарында, бигрәк тә аның азагында һәм XX гасыр башында. Себердә капитализм
үсүе чорында, анда мәдрәсәләр саны шактый үсә. Бу мәдрәсәләрне. Казан. Уфа, Оренбургтагы
кебек, халык — Себөрдәге татар һәм XV—XVII гасырларда Урта Азиядән шушында күчеп урнашкан
бохаралы байлар тоткан. Мәсәлән. Төмән шәһәреннән ерак булмаган Манчыл авылында 1841 елда
ачылган мәдрәсә 1871 елга кадәр Габдел- ниязов дигән сәүдәгәр хисабына, ә инде 1871 елдан алып
1917 елга чаклы абыйлы-энелв сәүдәгәрләр Нигъмәтулла. Рәхмәтулла һәм Хәбибулла
Сәйдукоаларның матди ярдәмендә яши Мәдрәсәне матди яктан тәэмин итүдә, шәкертләрне укыту,
тәрбияләү өлкәсендә Нигъмәтулла Сәйдуков (1829-1901) аеруча зур роль уйнаган Ул халыкка аң-
белем бирү мәсьәләсенә алдынгы карашы белән башка себер татар байларыннан аерылып торган
Башлангыч белемне Н. Сәйдуков Манчыл мәктәбендә ала. Даими рәвештә сәүдә белән
Б
шөгыльләнүе сәбәпле, аңа урта һәм югары уку йортларында укырга туры килми, ләкин үсеп буйга
җиткәч, ул гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә, рус телен өйрәнүгә зур игътибар бирә, даими рәвештә
русча һәм татарча газета-журналлар укып бара Кырымда Исмәгыйль Гаспринский тарафыннан
чыгарылган «Тәрҗеман» газетасының даими укучысы була. Үзлегеннән белемен күтәреп, заманы
өчен югары культуралы кеше дәрәҗәсенә күтәрелә.
Сәйдукоелар мәдрәсәсенә элекке Тубыл губернасының татарлар яшәгән өязләреннән
башлангыч мәктәпне яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаган ир балалар кабул ителгән. Мәдрәсәдә 80
еллар азагында шәкертләр саны 260 кешегә җиткәнIX, ә инде 1910 еллар башында, Р. Фәхретдинев
язуынча, монда 300 гә якын шәкерт даими укыган. («Шура» 1913.— 17 сан, 516 6.). Шәкертләр
мәдрәсәдә рәсми җиде ел укырга тиеш булалар, ләкин кайбер шәкертләр, уку программасыннан
тыш. өстәмә рәвештә үз теләкләре белән фарсы һәм рус телләрен тирәнрәк өйрәнү өчен мәдрәсәдә
ун елга кадәр укыган Мәдрәсә һәрберсе киң генә өчәр бүлмәдән торган өч бинада урнашкан, читтән
килгән шәкертләр өчен алар торак вазифасын да үтәгән
Манчыл мәдрәсәсендә укытучылыкка дәгъва итүчеләргә зур таләпчәнлек күрсәтел гән
Кагыйдә буларак, монда югары белемле, демократик рухлы укытучылар эшләгән Алар арасында
Казан. Оренбург. Уфа, Бохара мәдрәсәләрендә, шулай ук Истанбул, Мәккә. Мәдинә мәдрәсәләрен
тәмамлаганнары да очрый4 XIX йөзнең сиксәненче елларында монда себер татарлары вәкиле,
шагыйрь Мәлкәй (Мәүлекәй) Юмачиков та укыткан
Сәйдукоелар мәдрәсәсендә шәкертләр һәм укытучыларны җитәрлек дәрәҗәдә дәреслекләр,
гомумән уку процессында зарур булган әдәбият һәм уку әсбаплары белән тәэмин итүгә зур игътибар
иткәннәр. 1884-88 елларда Манчыл авылында ике катлы таш мәчет салдыралар, ә аның эчендә
китапханә өчен махсус бүлмә булдырылган Китапханәдә, 1913 елгы мәгълүматка караганда, 2200
томлык кулъязма һәм басма китаплар сакланган. Кулъязма китаплар арасында бик борынгы
уникаль тарихи истәлекләр дә булган, алар Нигъмәтулла Сәйдуиов тарафыннан Бохара һәм
Теркестаннан алдырып, кайберләрен исә 1880 елны хаҗга барганда үзе белән алып кайткан булган
Мехид Богһаниның өч томлык кулъязма әсәрен Н. Сәидуков 700 сумга Бохарадан алдырган икән
(«Шура» — 1913.— 18 сан-— 545-546 66.). Мәдрәсә химаячеләре шәкертләрнең өлгерешләрен күтәрү
буенча терле ысуллар кулланганнар. Мәсәлән, яхшы укучы шәкертләр кием-салым (форма) белән
беренче чиратта тәэмин ителгәннәр, соңгы җиденче ел укучыларга Сәйдукоелар фондыннан унар
сум ярдәм биреп торганнар, ә мәдрәсәне аеруча яхшы нәтиҗә белән тәмамлаган шәкертләрне,
укуларын дәвам иттерү өчен. Казан. Уфа. Оренбург мәдрәсәләренә хәтта чит илләргә — Истанбул.
Каһирә, Мәккә һәм Мәдинә мәдрәсәләренә үз хисапларына укырга җибәргәннәр '
XIX йөзнең туксанынчы еллар азагында Манчыл мәдрәсәсендә терле предметлар буенча
дәресләр, Казан, Оренбург. Уфа мәдрәсәләрендәге төсле, бер тәртиптә укытыл-
1905-07 еллар революциясеннән соң элекке Тубыл губернасының байтак зур татар
авылларында мәдрәсәләр ачыла. Шулар эчендә белем бирүне оештыру, укуны файдалы хезмәт
белән берлектә алып баруда Торбы һәм Саускан авыллары мәдрәсәләре алдынгылардан саналган
Берничә ел Тара шәһәре мәдрәсәсендә мөдәррис булып, соңыннан үзенең иҗтима- гый-
политнк эшчөнлеге белән танылган, публицистик характердагы байтак әсәрләр авторы редактор
һәм нәшир Рәшит Ибраһимов эшләгән
Революциягә кадәр Себер мәдрәсәләренең үсеше Россиядә яшәүче татарлар арасында уку-
укыту өлкәсендә ике ысул — кадимчелек һәм җәдидчелек арасында күзәтелгән көрәш процессында
барган Иске ысул буенча эшләгән мәдрәсәләрдә шәкертләрне укыту Коръәннең аер ым өлешләрен,
шулай ук башка дини китапларны татар балалары өчен ят гарәп һәм фарсы телләрендә аңламыйча
ятлаудан гыйбарәт иде Бу типтагы мәдрәсәләр дә укучыларны язарга өйрәтүгә һәм дөньяви
белемнәр белән сугаруга бик аз игътибар бирелгән. Ләкин XIX гасыр азагында Россиядә мөселман
динен тоткан халыклар, шул исәптән татарлар арасында да дини уку йортларында үзтәртеп-коруны
таләп иткән яңа агым яңа хәрәкәт барлыкка килә Бу хәрәкәтнең себер татарлары арасында да
таралуы Себердә капитализмның һәм бу җәмгыять тудырган буржуазиянең үсүенә бәйле Билгеле
булганча, буржуазия мәктәп эшен үзенең сыйнфый таләпләренә буйсындыруны үтә мөһим бурыч -
ларыннан санаган. Буржуазия «мәктәп эшенең нигез ташы итеп, үзенең буржуаз сәясәтен куйды һәм
мәктәп эшен буржуазия өчен күндәм һәм елгер ялчылар әвәләп чыгаруга кайтарып калдырырга
тырышты, гүбәннән югарыга кадәр хәтта гомуми укытуны да буржуазия өчен күндәм һәм өлгер
хезмәтчеләр, капитал ихтыярын үтәүчеләр һәм капитал кол-
IX Патканоа С И Maiapnanu для кхучәина >аои<м»«с»О'а быта государе>рә<»«» - «ародцаа Западной
Сибири Вып. I — СПб ТввВ 32« б
Т*м»и алласа аауиат араиаы, 152 Ф 1 ’»<• 41 ни > б
Лен— В И Эсерлар Дүртенче басмадай саржама T 28. *18 6.
Исхааоа X 3 (1890-1971). Башиортстанда тугай. 1913-1935 елларда Кеибатыш Себерде укытучы
Ь»“ халык мәгарифе органнары хеэмотиаре 1935 елдай башлап, лоиси.гэ чыкканга кадер. Ташкент шаһер
мегариф бүлегендә инспектор булып эшлеген Авторның X Ис такое белен булган еңгемолоре 1962 елның -
юнанда Ташкент
лары хәзерләүгә кайтарып калдырырга тырышты»
Бу чорда үсеп чыккан себер буржуазиясенә, шул исәптән себер татар буржуазиясе вә-
килләренә дә, белемле, мәдәниятле инженерлар, бухгалтерлар, приказчиклар, гомумән үз зшендә
төпле фикерле булган төрле кадрлар кирәк була. Ә яңа тарихи, социаль-экономик шартларда иске
ысул нигезендә эшләп барган уку йортлары бу таләпләргә җавап бирә алмыйлар иде Менә шул
сәбәптән Себер татарлары яшәгән төбәкләрдә, аеруча Себер- нең административ һәм экономик
үзәкләрендә, шулай ук зур авылларда яңа ысул мәдрәсәләр барлыкка килә Бу мәдрәсәләрдә
шәкертләрне укыту Европа илләрендә кулланылган тавыш методы буенча, нигездә, татар телендә
алып барылган Боларда тарих, география, математика, биология, физика, химия һ. б. гомуми белем
бирә торган фәннәр даими өйрәтелә, ә 1905—07 еллар революциясеннән соң бу мәдрәсәләрдә
парталар, кара такта, акбур, географик карталар кулланыла башлый
Манчыл һәм Тара мәдрәсәләрендә, аларны үз карамакларында тотучы байлар (Сәй- дуковлар
һәм Әйтикиннәр) теләге буенча, шәкертләр хисап эшләре буенча да мәгълүмат алганнар.
Яңа ысул мәдрәсәләрендә шәкертләрне рус телен өйрәтүгә аеруча зур әһәмият бирелгән Бу
аңлашыла да. чөнки алдынгы карашта булган укытучылар һәм шәкертләр рус телен, әдәбиятын
яхшы өйрәнүнең рус мәдәниятенә һәм гомумән бөтен дөнья халыкларының кыйммәтле рухи
хәзинәләренә киң юл ачачагын аңлаганнар.
Югарыда искә алынган мәдрәсәләр үз вакытында яңа ысул мәдрәсәләре булып саналганнар
Аларда дин сабаклары һәм дөньяви фәннәр белән беррәттән. хезмәт дәресләре дә укытылган
Мәсәлән. Сәйдуковлар һәм Торбы авылы мәдрәсәләрендә шәкертләр күн эшләү, агач эшкәртү, киез
каталар әвәләү кебек һөнәрләргә өйрәнгәннәр. Р Фәхрет- диневнең язуына караганда, Сәйдуковлар
мәдрәсәсе яңа ысулга күчкән вакытта Россиянең башка урыннарында яшәгән мөселманнарның бу
ысул турында төшенчәләре дә булмаган. (Шура.— 1913.— 17сан,— 517 6 ) Димәк. Манчыл мәдрәсәсе
яңа ысул буенча укытуга бөтен Россиядәге мәдрәсәләр арасында беренче буларак күчкән икән.
1905-07 еллар революциясе чорында һәм аннан соңгы елларда Себер татарлары арасында
мәгариф эшләрен оештыруны яхшырту өчен көрәштә демократик рухта тәрбияләнгән Казан,
Оренбург, Уфа мәдрәсәләрен тәмамлап килгән яшь мөгаллимнәр зур өлеш керткән Моны исбатлау
өчен бер генә мисалга тукталыйк. 1913 елны Тара шәһәренә укытырга Уфадагы «Галия»
мәдрәсәсеннән Хәккый Исхаков килә.6 Ул халыкны агартуны камилләштерү өлкәсендә булган
алдынгы фикерләрен тизрәк гамәлгә ашырырга тырыша. Аның җитәкчелегендә Тара мәдрәсәсе
тулысынча яңа ысул мәдрәсәсенә әйләнә. Яшь укытучы тырышлыгы аркасында моңа кадәр биредә
укытылмаган байтак яңа фәннәр буенча дәресләр татар әдәби телендә алып барыла Ул үзенең
шәкертләрен Г. Тукай. Г. Ибраһи- мов. Г Коләхмәтов һ б татар язучылары һәм шагыйрьләренең
әсәрләре белән таныштыра Тара татарлары һәм аңа якын урнашкан татар авылларыннан килгән
тамашачылар өчен мәдрәсә бинасында шәкертләр көче белән еш кына концертлар үткәрелә Бу
концертларда татар, казакъ, башкорт җырлары яңгыраган, татар, рус шагыйрьләренең шигырьләре
укылган Мондый концертларны тамашачылар бик яратып каршы ала торган булганнар
Билгеле булганча, кешелек җәмгыятенең һәрбер дәверендә алдынгы фикер дөньяга иске
карашта торган реакцион көчләрнең каршылыгына очрый. Яңа ысул татар мәдрәсәләре дә
үзләренең үсешендә бу закончалык тәэсиреннән читтә калмадылар Мәдрәсәләрдә уку-укытуны иске
ысул буенча алып бару ягында торган руханилар яңа ысул мәдрәсәләренә һәм аларда эшләгән
алдынгы карашлы укытучыларга каршы кискен көрәш ачтылар Алар яңа ысулчыларның гарәп
әлифбасына узгәртеп-кору ясауның кирәклеге турындагы тәкъдимнәрен Коръәннең бөтенлегенә
һөҗүм итү дип саныйлар, ә кара тактаны ■•урыс тәресе- дип атыйлар Яңа ысул мәдрәсәләре
укытучыларын хөкүмәткә каршы хәрәкәттә гаепләп, өсләреннән патша администрациясе исеменә
донослар язалар Бу хакта кулымда байтак фактик материаллар булса да, мәкаләнең күләме чикле
булуы сәбәпле, аларга тукталмадым Бу чордагы Россиянең Европа өлешендәге мәдрәсәләргә
характеристика биреп Р И Нәфиков болай яза. «Бигрәк тә яңа ысул татар мәктәбе, демократик
настроениелы укытучылар һәм укучы яшьләр җәберләнде-7 Моңа дәлил итеп түбәндәге фактны
китерергә мөмкин. 1907 елны Петропавловск (хәзерге Төньяк Казахстан өлкәсе үзәге.— Ф В.)
шәһәрендәге мәдрәсәдә алдынгы шәкертләр «Җәмгыяте хәйрия» исемле җәмгыять төзиләр Аның
рәисе итеп мәдрәсәнең алдынгы фикерле шәкерте Хәмзә Шәе- хов сайлана Мәдрәсә әле иске ысул
белән эшләп бара, аның җитәкчеләре шәкертләрне
■яңалык җилләрелннән саклап калырга тырышалар Бу җәмгыять әгъзалары башта Хәмзә Шәех ое
җитәкчелегемдә татар һәм рус телләрендә чыга торган демократик юнәлештә булган газета-
журналлар укыйлар, соңрак мәдрәсә администрациясеннән укытуны яңа ысул буенча алып баруны
таләп игәләр Ләкин иске ысулчы мәдрәсә җитәкчеләре оешма әгъзаларын мәдрәсә кануннарын
бозуда гаепләп төрлечә җәзалау, ә X. Шәеховны судка тарту һәм мәдрәсәдән чыгару фикерен алга
сөрәләр Тик мәдрәсә шәкертләренең күпчелеге һәм кайбер укытучыларның Хәмзәне яклап
чыгулары аркасында гына ул судтан котылып кала, ләкин аны мәдрәсәдән барыбер чыгаралар Ул
үзенең туган авылына кайтып яңа ысулдагы башлангыч мәктәп оештыра һәм анда укытучылык итә.8
Россиядә яшәүче татарлар арасында халык мәгарифе өлкәсендә ике агым көрәшен патша
хөкүмәте зур дикъкать белән күзәтә Миңа Төмән өлкә дәүләт архивында бу мәсьәләгә кагылган бер
документ белән танышырга туры килде. Ул, патша хөкүмәте эчке эшләр министрлыгының полиция
буенча 1900 елның 31 декабрендә төзелеп, Тубыл губернаторына адресланган 13433 номерлы
яшерен циркуляры. Циркулярда шулай диелгән: «Ике агым тарафдарлары арасында барган
политика бик тиз арада кискенләште һәм шул ук вакытта милли, иҗтимагый һәм культура характеры
алды, мөселманлык искеләре («стародумы магометанства»), күбесенчә муллаларны, иске
традицияләрне бик көчле яклап чыктылар, моны тик яңа хәрәкәт аларның элекке көчен һәм тәэсирен
тартып алуыннан курку һәм дулкынлану тәшвише белән генә аңлатырга мөмкин, яңа ысулчылыкны
алар татарларның ислам диненнән төшеп калу һәм динсезлеккә алып бару куркынычы
тудыручылык, яңадинчелек (нововерие) дип карыйлар, шуның белән бергә, алар үзләренең
«Яңататарлар» (новотатары) белен барган гаугаларында хәтта администрацияне дә (патша
администрациясен — Ф В) «уз якларына аудару турында уйлыйлар» 9 Циркулярда урындагы патша
администрациясенә Россия мөселманнары арасында барлыкка килгән һәрбер хәрәкәткә саклык һәм
сизгерлек белән карау, ул хәрәкәтләр белән алдан һәм мөмкин кадәр тулырак танышып бару мөһим
бурыч итеп куела Чынбарлыкта патша хөкүмәте татарлар өчен мәктәп һәм мәдрәсәләр ачуга яхшы
карамаган, чөнки «рус булмаган халыкларны агарту царизм исәбенә иң аз кергән мәсьәлә иде».10
Димәк яңа ысул татар мәдрәсәләренең үзләренә юл салу өчен керешләре, тик татар кадимчеләренә
генә каршы көрәш булмыйча, бәлки патша самодержавиесенә дә каршы көрәш иде Революция
алдындагы соңгы унъеллыкта бары Тубыл губернасында гына яңа ысул мәктәп һәм мәдрәсәләр
саны шактый арткан Мәсәлән, 1909 елда Тубыл өязендәге зур татар авылларында 12 мәдрәсә
эшләгән, боларда 615 ир һәм 185 кыз бала укыган. Гомумән, Себернең төрле төбәкләрендә ачылган
татар мәктәп һәм мәдрәсәләре себер татарларын укырга-язарга өйрәтү, аларның культура
дәрәҗәләрен күтәрүдә зур роль уйнадылар XIX гасыр азагында Тубыл губернасында яшәгән
татарларның укый-яза белүчеләре проценты монда яшәүче остяклар, казахлар, вогуллар һәм
зыряннәргә караганда байтак югары булуы моның ачык дәлиле булып тора.
Себер татарлары арасында татарча укый-яза белүчеләр проценты Себердә яшәүче рус
булмаган аз санлы халыкларга, хәтта региондагы русларга караганда да югарырак булуы Себер
мәдрәсәләренең шиксез тәкъдиргә лаеклы эшләреннән саналырга хаклы Ул чорда Себер
мәдрәсәләре татарлар өчен генә түгел, Себердә яшәгән казах һәм башкорт халыклары өчен дә чын-
чынлап белем учаклары булган Шунлыктан шәхес культы чорында һәм торгынлык елларында
мәдрәсәләргә бары тик дин тарату үзәкләре генә дип каралган ялгыш фикер бөтенләйгә кире
кагылырга тиеш
Себердә революциягә кадәр яңа ысул мәдрәсәләрен тәмамлап чыккан татар яшьләре
арасыннан совет чорында халыкка зур хезмәт күрсәткән укытучылар, алар арасында Тара өязеннән
Хәмзә һәм Мансур Шәеховлар, Мөнзир Исхаков. Һади Бәширов, Тубыл өязеннән Ваһап Әхмәтов һ.
б, совет һәм партия хезмәткәрләре Садыйк Баязитов, Хафиз Рәхмәтул- лин, Әхмәт Ильясов, Галим
Рябков, А Надирбагин, галимнәр Мидхәт Булатов, Хәмит Яр- мехәммәтов һ. б үсеп чыкты.
Себер мәдрәсәләре тарихы, себер татарларының бай рухи культурасы тарихының мөһим бер
өлеше буларак, бүгенгә кадәр әле өйрәнелмәгән мәсьәлә булып тора Бу мәсьәләне һәрьяклап
тирәнтен өйрәнү — татар халкы тарихын, мәдәниятен өйрәнүче галимнәр каршында торган мөһим
бурычларның берсе

Реклама