Логотип Казан Утлары
Шигърият

«Матур» исем эзләүчеләргә


Йорты Болгар улса улсын.
Йортны бо лгар у.лмасын!
МИФТАХЕТДИН АКМУЛЛА
Татарлыктан татар һич гарь игәрме Кеше үз исме не инкяр итәрме Татарлыкта татар угълы тагармын. Татар түгел димә — башың ватармын.
дәрдманд
Бәхет
Тормыш бит ул алтын тәхет түгел Гомер белән бергә куелган. Тик тәхетен эзләп, мәхәббәтем Керәм диеп тора куенга.
Тәхетем бар, ләкин бәхетем кайда. Биеклектә микән торагы?
Гади кеше хуҗа булган аңа: Бөеклектән тора югары.
Тәхетләрне бизәкләргә күмеп. Кешедән дә биек итмәгез: Тәхетемне алып китсәгез дә. Бәхетемне алып китмәгез!
Тарих
Җирем минем - кулларымда. Тиз кузгалам мин старттан. Җитез сәяхәтче кебек Тарих атлый минем арттан. Ашыга-ашыга атлый тарих, Атлый Тарих минем юлдан. Тартып алырга уйлыймы Җиркәемне минем кулдан? Җирне кулларыма тотып.
Очам гына Кояшыма.
Килеп җигәм. сәлам бирәм Егетләрчә, оста гына.
— Өлгерсең! — ди миңа Кояш.
Җиргә килер мәңгелек яз„.
Кояш нуры — кулларымда.
Әмир МӘХМҮД < W7) шагыйрь. әдәбият галиме «Матурлык тантанасы» «М^.ггк «<«(• шемле шигырь китаплары. -Муса Җәлил иҗатыиӘи лстетик идеал. .Гулмага такта ншьы (Торжество прекрасного) исемле монография ыр авторы. КмиЛ яши
Болгар йорты — минем туган йортым. Матур исемем минем — татар ул. йортны болгый бүген куркак җаннар. Татар исемен, телен сатар ул. Шовинист шат аңа: «Молодец»,— ди. Каш астыннан гына колер ул. Милләтеңнең исемнәрен сату Илне сату белән бердер ул.
Кара җаннар имеш кырын карый...— Француз яки инглиз булыгыз.
Башкорт яки немец булыгыз. Манкорт яки иблис булыгыз. Яраклашып, данлы булыгыз Исем сатып, шанлы булыгыз! Әмма минем матур исемемә Кагылмасын шакшы кулыгыз! Татар исеме — иң-ин матур исем. Әни кебек бердәнбер бит ул... Исем бетә икән, җисем бетә,— Башны кисү белән бер бит ул!
Үзгәрешләр
Бөтен дөнья актан иде. Икебез дә ап-актан. Барысы да актан иде: Ап-ак чәчәкле июнь күк Күлмәгең дә ап-актан. Тешләрең дә ап-аклар.
Күкрәкләрең актан иде... Аккош канатлары кебек Кулларың да ап-аклар. Чәчләрең дә актан иде... Хисләрең дә ап-актан. Барысы да актан иде... Бөтен дөнья ап-актан. Әйтерсең, синең тәнеңнән Дөнья аклыгын тапкан.
Мин үзем дә актан идем... Күңелем дә ап-актан. Киемнәрем дә ак иде, Сөюем дә ап-актан.
Гүя миңа ай сылуы Айның аклыгын япкан.
Аккан елларым ап-аклар, Без һаман да ап-актан... Бары ап-ак араларга Нух заманнарыннан калган Кара каралык яткан.
Татар зиратында
Татар зиратында — томан, Төшкәнме кайгы сыман?.. Бала туган. Ана үлгән. Кабере җайлы сыман.
Гөлләрдә — чык тамчылары. Күңел яшьләре сыман.
Тарих җилләре шәфкатьсез... Кабер ташлары сынган.
Бәхет киткән, кайгы килгән... Кемдер шатлана сыман.
Кабер ташларын сыйпыйдыр Томан, карт ана сыман.
Җир җылысын тоя Кеше, Җиргә сыенып тынган. Әйтерсең, ул яратылган Аккошлар канатыннан.
Яңа Тукайларын көтә Зират, сагынган сыман... Ак томан булып Сәйдәшнең Моңы агыла сыман...
Хыянәт
Йөрәккәең синең — таш, дисең.— Ишекләрен иркен ач, дисең... Йөрәгемдә — авыр таш ишек. Бу ишекне ачыйм соң ничек? Хыянәтне йөрәк кабул итми, Мәхәббәткә дәва юк та соң... Тиз ачылмый йөрәк ишекләре, Бер мәртәбә сынгач тоткасы...