КҮГӘРЧЕН СӨТЕ


IX
өштән соң Таһирга шалтыратып әйттеләр: билетлар алынган, алар иртәгә юлга чыгарга тиеш Бу хәбәргә Таһир шатланды гына. Димәк, ул инде иртәгә шәһәрдә булмаячак. Хәбирне ул үз өендә каршы алмаячак Ә бүген. Бүген ул. һичшиксез, соңлап кайтыр Хәбир килсә дә. аның өйдә түгеллеген белгәч, кире борылып китәр. Ә иртәгә. Иртәгә — юлга! Өйдән, өйдәге өнсез бушлыктан, икеләнүләрдән, әрнүле халәттән аерылып тору Таһирга күптәннән кирәк иде инде. Ул хәтта үзен өлкә комитеты комиссиясенә кертүчеләргә эчтән генә рәхмәт укыды.
Ул төнге унберләрдә генә кайтты Өйдә беркемнең дә юклыгын белгәч, күршеләргә ишек шакыды Минзилә. үзе соңлап кайтасы булса. Рөстәмне еш кына шуларга кертеп калдыра иде
— Бала йоклый, ярар, бездә генә кунып чыксын инде, уятып тормыйк,— дип пышылдады ишек ачкан күрше хатын Аннан соң Таһирга карап торды Икегез тиң төнозын кайтмый йөрисез бит. әй. исәрбашлар исәрбашлар! »— ди иде аның бу карашы Өйдә тавыш- гауга ишетелмәгәч, бу хатын аларның хәлен белергә тиеш түгел иде түгелен. Ләкин уллары Рөстәм бар бит Ул еш кына монда кала Ә бала булган җирдә сер торамыни?!
Минзилә кайтканда Таһир яткан иде инде. Ишек янында әкрен генә чишенде Ни сәбәптәндер, кухня ягына кереп чыкты Аннан соң ишек яңагына килеп сөялде
— Йоклыйсыңмы? — диде ул бераздан. Таһир моны үзенчә аңлады:
— Кергән идем күршегә. Әйтте йокласын инде, йоклап чыксын, диде Алмадым малайны, анда калдырдым.
Минзилә һаман урыныннан кузгалмады. Таһир сәерсенде хатыны күптән инде аның бүлмәсенә якын килми, юньләп сөйләшми, үзе башлап сүз катмый иде.
Ахыры Башы журналның 8 нче санында
— Син нишләп минем кайда йөрүем турында сорамыйсың’ — диде Минзилә Таһир, гаҗәпләнеп, башын күтәрде
— Ә миңа барыбер. Минзилә. Кызыксынудан ни мәгънә’ — диде ул. йөзенә искитмәгән кыяфәт салып — Син беләсең бит Мин әле синең өйдә булмавыңа шатландым гына бүген
— Нишләп’
— Шулай Бүген мин — Таһир Хәбирне күрүе турында әйтеп ычкындыра язуын, сүзне бүтәнгә борды —Бүген мин үзем дә соң кайттым
Минзилә якынрак килде. Таһирның янәшәсенә утырды
— Берәр сөяркә таптыңмы әллә’ — дип. исәрләнеп көлде, иренең чәченнән сыйпады Таһир аның кулын читкә этәрде
— Синнән аракы исе килә, бар ят. йокла аргансыңдыр
«Үртәшә белә башлаган бу • — дип уйлады Минзилә. иренең тавышында мәсхәрә төсмере тоеп Аннан соң кинәт тагын шуны сизде үзеңнеке дип исәпләгән, синеке булган, сиңа бәйле булган синең өчен яши торган кешене югалту, ни генә әйтсәң дә, кыен икән Менә көннәрдән бер көнне алар инде бергә тормый башларлар Таһир инде Минзилә өчен чит бер кешегә әйләнер Кем булыр ул шул чакта Минзилә өчен’ Ә Минзилә аның өчен кем булыр’
Ни гаҗәп, үзе күптән инде бүтән бер кешене тапкан булса да. Таһирны көнли иде ул Аның үзен түгел, ә бәлки иренен читтә булачагын. башка хатын-кызларның аңа буйдак ир дип караячагын, күз- каш уйнатачагын уйлап-күзаллап көнли иде -Ни хакың бар синең? — дип тынычландырырыга тырыша иде Минзилә үзен әнә шул сәер һәм астыртын көнчелеге кузгалган чакта.— Син бит инде аңа үзеңнең аерыл ышачагыңны Саттар янына күчеп китәчәгеңне әйттең Син бит инде үзең үк башка кеше янына — Саттар янына ашкынасың. Хәзер инде син Таһир өчен түгел. Таһир синең өчен түгел Минзилә үз көнләшүен аңларга тырышканда бер нәрсәне тоя язды ул шуннан — нәкъ менә Таһирның үзе өчен булмавыннан көнләшә икән бит Дөресрәге. Таһирның да бүтән бер кеше белән очрашу ихтималы булуы, шуны төгәл генә белмәве, билгесезлек пәрдәсе көнләш-терә. вәсвәсәгә сала иде бугай аны «Шулай да. беләсе иде.— дип үртәлә иде Минзилә еш кына — Башка бер хатын-кыз белән булды микән ул берәр тапкыр’ Юктыр! Юктыр. Таһир андыйга бара алмас -
— Таһир.. —диде Минзилә. иренең юрганын тартып — Без инде аерылышабыз, үзең беләсең Тйк син миңа әйт әле хыянәт иттеңме син миңа берәр тапкыр, юкмы’
— Синнән аракы исе килә. Минзилә.— диде Тйһир коры гына Сүзләрең дә — исерек сүзләре Борчыма, үртәмә мине Бар. ят Без хәзер чит кешеләр синең белән
— Ә без әле законлы рәвештә аерылышмаган
— Табигатьнең үз законы бар
— Димәк, әйтмисең инде’ Ә әйтсәң ни була’ Шуны гына әйт син үбештеңме миннән башка берәр хатын-кыз белән, юкмы’
— Үбештем Булды андый хәл.
— Кем белән’— Минзиләнең тавышы ук үзгәреп куйды — Кем белән икәнен генә әйт1
— Син аны белмисең Яшь кыз иде. унҗидесен тутырган Яр буенда үбештек. Казан елгасы буенда
— Унҗиде яшьлек кыз беләнме” — Минзилә шаркылдап көлеп җибәрде, тыела алмыйча көлде—Алдыйсың1 Булмаган, булмаган' Юк сүз сөйлисең, ышанмыйм'
Шулай көлде Минзилә. ә үзенең йөрәге чәнчеп куйды ТЬҺир аның соравына җавап бирде, ә билгесезлек — аны көнләшергә мәҗбүр иткән билгесезлек калды
Хатыны чыгып киткәч тә Таһир уйланып ятты Ни өчен сүз баш
лады ул бүген? Ни өчен әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр сораштыра’ Унҗиде яшьлек кыз белән... Таһир әлеге кызны аермачык күзал- дына китерде Әйе, булды андый хәл, үбеште Таһир аның белән.
Минзиләне югалта баруын авыр кичерде Таһир. Аның үзеннән суынганын, каядыр читкә ашкынганын тоеп әрнеде Бигрәк тә авыр, бигрәк тә ямансу булган чакларда ресторанга кереп утыра, ялгызы гына шәраб белән юана торган булып китте. Август ае, җылы август ае кергән иде. Беркөнне ул, Минзиләнең беренче тапкыр төн уртасында кайтып керүеннән соң. эшен эшли алмый, фикерен туплый алмый йөрде Минзиләнең карашы белән очрашу, аның кызганулы һәм гаепле бер караш белән үтеп-сүтеп киткән күзләрен күрү авыр булачагын алдан тоеп интекте
Юк, өйгә кайтасы килми иде аның ул көнне. Минзилә белән бер өйдә булу, аны күреп тору коточкыч бер нәрсә булып тоелды.
— Әйдә. Таһир.— диде ул үз-үзенә.— Синең хәзер «юар» нәрсәләрең күп. Хатыныңны югалтуны да. улыңны югалтуны да бергә юарсың,— диде. Ресторанга берүзе, иптәшсез-дуссыз, ялгызы гына кереп китте
Залда буш өстәлләр күп. Таһир аулаграк урынны сайлады.
Аңа уйларга кирәк иде Дөресрәге, уйларга кирәклеген ул инде күптән аңлап, тоеп, сизенеп йөри, әмма шул хакта ныклап уйланырга әлегә кадәр куркып тора иде Ни өчен шулай килеп чыкты’ Ни өчен Минзилә кинәт кенә үзгәреп куйды? Әллә кинәттән генә түгелме? Алай дисәң Аралар электән үк суына, электән үк катлаулана башлаган иде түгелме? Нәрсә булды Минзиләгә, нәрсә булды?
Аның сеңлесен, Сәрияне күз алдына китерде Таһир Сәрия әле июль аенда гына аларда торган, институтка керергә, имтиханнар бирергә, имтиханнарга әзерләнергә килгән иде. Ул имтиханга әзерләнгәндә Минзилә шактый ашады Таһирның колак итен.
— Үзең, галим мин, дип йөрисең, үзең шул кызга ярдәм дә итә алмыйсың! Кем соң, син’!—дип бәйләнде.— Күрәсең бит, тәмам ябыкты бала укый-укый Шулай укып та керәлмаса, ояты ни тора!
— Укыса, керер,— диде Таһир.— Сәрия башлы кыз ул.
— Ә син аны шулай интектереп кенә кертергә уйлыйсыңмы? Синең бит анда, университетта, танышларың муеннан ашкан! Сөйләшсең ни була’! Телең корырмы’
Таһир бераздан балдызы әзерләнеп яткан бүлмәгә керде. Әйтте
— Балдыз,— диде,— дөресен генә әйт әле, минем ярдәмем кирәкме сиңа, юкмы’ Әллә үзем дә укып керә алам, дип ышанасыңмы’
— Җизни.— диде балдызы — Әгәр син анда, университетта, минем өчен сөйләшеп куйсаң, бер генә имтиханны да биреп тормыйм, шундук кайтып китәм!..
Таһир инде шактый эчте, әмма исерәлмый интекте.
— Әйе. балдыз акыллырак шул,— дип куйды ул, тагын рюмкасын тутырып Ресторанда бу ирнең берьялгызы сөйләнеп утыруына беркем дә игътибар итмәде шикелле
Сәрия ялгызы гына килмәгән иде укырга керергә. Авылдашы, классташы Тәлгать исемле бер яшүсмер егет белән бергә килгән иде Тарих факультетына көрмәкчеләр иде икесе дә Менә шул ТЪлгать, тулай торакка урнашкан булса да, гел килеп йөрде Таһирларга. Сизде инде Таһир араларында нидер бар иде егет белән кызның. ТЪк Минзилә генә өнәп бетермәде егетне Ул китүгә үк «Бозау бит бу. әтисе Борһан абый да шундый иде!» — диде.
Апасы белән сеңлесе арасында шактый бәхәсләр барды ТЪлгать өчен. Шул бәхәс, шул тарткалашларның берсен Таһирга ныклап ишетергә туры килде. Тегеләр нык кызган, күрше бүлмәдә Таһир барлыгын тәмам онытканнар иде.
— Аның бит әтисен мачы Борһан дип йөртәләр авылда. Бура
бураганда да бүрәнәне «Мрау, икяу, өчяу - дип саный икән бит ул, мачы! — дип үчекләде Минзилә сеңлесен— Ә син шуның малае белән авызга-авыз килгәнсең. Йә, тиңмени инде ул сиңа?
— Апа! — диде Серия сулышы кысылып. Таһир сизде балдызының бу сүзе әллә каян, йөрәк түреннән үк чыкты.— Ник яратмый- * сың син ТЪлгатьне, дөресен генә әйт әле’!
— Минме9 Ни өченме9 — дип кабатлап сорады Минзилә.— Мин. ■ сеңелкәем, беләсең килсә, синең бәхетсез булуыңны теләмим Син ин- = де минем ялгышымны кабатлама'
— Нинди ялгышны9
— Минем яшьлек юләрлегемне Кешене сайлаганда, сеңелкәчкә- ем, дөньяның мең төрле ягын карап, уйлап сайларга кирәк. ♦
— Ни җитми сиңа, апа9 Җизни шундый әйбәт кеше, ул сине ярата, үлеп тора синең өчен Тагын ни кирәк9' s
— Ярата, имеш! Ярату белән генә барса икән бу дөнья'
— Син, апа, кешене генә түгел, үзеңне дә яратмый башлагансың .. икән. Син инде, шулай булгач, иң элек үзең өчен кайгыр, минем өчен = кайгырма!
Минзилә, сеңлесен җитәкләп, көзге каршына тартып китерде
— Әнә, карале, кем ул анда, йә әйт, кем9
— Мин,— диде көзгегә карап аптырашка калган Сәрия — Мин — Сәрия
— Юк, сеңелкәм, син түгел бу көзгедә Анда — синең апаңның яшь чагы, юләрдән дә юләр чагы Кайчандыр, мин дә нәкъ менә шундый идем Мин әнә шундый чакларымны юкка әрәм иттем Бернинди рәхәт тә күрмәдем мин үз яшьлегемдә Синең өчен генә түгел, әнә шул әрәм үткән яшьлегем өчен дә кайгырам
Таһир, бу сөйләшүдән соң, балдызын тулай торакка озатып куйды.
— Монда калмыйм,— дип тузынып чыгып китте ул чакта Сәрия,— анда иптәш кызлар бар, шулар белән торам, әзерләнергә дә җайлырак
Сәрия конкурстан үтә алмады ТЪлгать тә Икесе бергә авылга кайтып киттеләр Сәрия әйтте «Икенче елга киләбез, барыбер керәбез».— диде.
Таһир, рюмкасына шәраб агызды, башын артка ташлап эчте һәм кинәт, сискәнеп, аптырап калды Каршысында балдызы Сәрия утыра иде Күзгә күренә мәллә9 Таһир башын чайкап куйды күз алдындагы томан пәрдәсе юкаргандай булды Юк. Сәрия түгел, ләкин аңа бик охшаган, сап-сары чәчле, зур зәңгәр күзле бер яшь кенә кыз иде аның каршында
— Син гел шулай караңгы чырайлымы, абый кеше? — диде кыз Аның бу тупас сөйләшүендә, искитмәгән кыяфәт белән утыруында әллә нинди бер кыргый матурлык бар иде — Ресторанга кара көеп утырыр өчен керәләрмени9 Күңел ачар өчен керәләр ресторанга Кыстасагыз, эчәм бераз
— Гафу ит Гафу итегез —бу көтелмәгән яңалыктан чак кына каушап калган, үз уйларыннан әле аерылып кына килгән ТЪҺир, ашыгып, кыз алдындагы рюмкага да шәраб салды — Мин бит, уйга батып, сезне бөтенләй шәйләмәгәнмен, гафу
— Ә юкка уйланып утырасыз. Уйлану хәзер модада түгел
Кыз, Таһир эчемлек салган рюмканы иреннәренә тигереп, вак-вак йотымнар белән тәмләп кенә эчте Таһирга күңеллерәк булып китте Ялгызы гына, күпме эчеп тә исерә алмыйча, күңелсез уйларга тарып утырганнан соң. янәшәңдә бер сөйләшер җан иясе булу рәхәт иде
— Син миңа ачуланма, абый кеше, бу минем өлешемә керде, дип Кәеф юграк чак иде Т>ган көнем минем бүген
— Ничә яшь тулды инде сиңа? — диде Таһир, үзе дә шунда ук «син»гә күчеп.
— Унҗиде Өйдә минем туган көнне бәйрәм итеп калдылар. Ә мин чыгып качтым менә... Тәм-томнары күп иде, кызганыч...
Таһир ит белән бәрәңге салынган тәлинкәне кызның алдынарак этте:
— Син аша. кабып куй. Бәлки тагын китертербез?
— Кесәң рөхсәт итсә.
— Рөхсәт итә.— дип елмайды Таһир.— Ә син нигә алай, уйламаска кирәк, дисең?
— Ә син кем булып эшлисең9 Начальникмы? Әллә...
— Мин—галим.— диде Таһир, аның бу кыз белән ни өчендер ачылып сөйләшәсе килә иде— Син фән кешеләренә ничегрәк карыйсың?
— Бармак арасыннан. Ә нинди фән белән шөгыльләнәсең?
— Философия, иҗтимагый фәннәр тарихы, социаль психология һәм дә башка нәрсәләр инде шунда.
— Миңа ошый,— диде кыз.— Современно! Җәмгыять законнары, аралашу проблемалары, гаилә, мәхәббәт. Гомумән, кызыклы нәрсәләр Тормышның нәкъ үзе.
— Ләкин тормыш без уйлаганга караганда шактый катлаулырак шул. сеңел.
— Беләм Өйрәнгән саен, яңа кануннар ачкан саен, тормышны аңлау катлаулана гына бара. Шуңа күрә, өйрәнмәскә кирәк аны Бөтенләй кагылмаска. Ничек булса, шулай бара бирсен.
— Ярамый Алай итсәң, хаос килеп чыгачак
— Чыксын Хаос кайбер кануннарга караганда күп тапкырлар кызыйлырак.
— Син, сеңел, шундый итеп сөйлисең, әйтерсең, үзеңнең әзер теорияң бар?
— Ә ул теория, чыннан да. бар! Мин аны үзем уйлап чыгардым Кайберәүләргә каршы куяр өчен
— Кызык. Кемнәргә каршы куясың инде син аны9
— Әтигә. Тагын бик күпләргә Әйдә, эчик лутчы!
Бу юлы алар рюмкаларын чәкештерделәр.
— Яраткан кешең бармы, абый?
— Мин өйләнгән кеше.
— Өйләнгәнме, юкмы дип сорамыйм мин синнән. Яраткан кешең бармы дим9 Аерманы тоймыйсыңмыни?
— Ә синең9 Бармы соң яраткан кешең?
— Мин яратуга ышанмыйм Ярату кешенең аяк-кулын бәйли Ә хәзерге заманда кеше ирекле булырга тиеш. Хистән арынган саен, кеше көчлерәк була бара, үзенең бар игътибарын үзенә генә юнәлтә, максатына таба бара Ә ярату — әле тагын кемгәдер табынып яшәү, кемгәдер бәйле булу — ирегеңне җую дигән сүз.
— Үз-үзеңә генә төбәлеп яшәү кешене ярлы итә Бу бит — кеше бөтенләй ялгыз, япа-ялгыз дигән сүз!
— Киресенчә, үзенә генә төбәлеп яшәгән кеше үз-үзен күбрәк аңлый Димәк, үзе аша. дөньяны да тирәннәнрәк танып яши. Телисеңме. мин сиңа биеп күрсәтәм9! — Кыз җәһәт кенә урыныннан кузгалды— Карап тор, абый! —дип. залда биеп йөрүчеләр арасына барып кушылды. Аның сары чәч толымнары кинәт кенә алга таба сирпелде Алланып күренгән йөзе, шул чәч толымнары астында кү-мелеп. ниндидер серле матурлыкка төренде Сыгылмалы буй-сыны, дәртле көй агышына кушылып, тибрәнә башлады.
Таһир аны гаҗәпләнеп, исе итеп күзәтте. Кызның хәрәкәтләрендә аңа һич тә таныш булмаган, ул аңлап, тоеп бетерә алмаган ниндидер бер гүзәллек, серле һәм тылсымлы мәгънә бар сыман иде
Аның бию хәрәкәтләре янәшәдә биеп йөргәннәрнең хәрәкәтеннән аерылып тора. Таһир кызның биюендә үзенчәлеккә, кабатланмауга омтылыш, тарсынмау, ирекле булырга теләүне тоеп алды «Син күбрәк эчкәнсең, Таһир!» — диде ул үз-үзенә, шушы кызның буй-сынына, кыяфәтенә чын күңелдән сокланып утыруын аңлап. Ләкин әлеге • уйны шунда ук башкасы алыштырды «Ә бит ниндидер сихри, серле - дөнья бар шушы биюдә! Үз фәлсәфәсенә үзе ышанып, үз ышанганын ; дөрес дип яшәве чагыла түгелме аның бу биюендә” Ул — бәйсез' Ул = монда беркемгә дә, хәтта үзенә сокланып утыручыларга дә бәйле тү- ? гел! Бу карашлардан ул оялмый да, чирканмый да. Ул — көчле 2
Таһир тагын шуңа игътибар итте залда биючеләрнең төрле яшь- 5 тәгесе төрлечә бии иде Ә кыз Кыз исә үзе белән янәшәдә кара-кар- ♦ шы биегән егетне бөтенләй күрмәде, хәтта игътибар да итмәде Ул * үзенә төбәлгән, бары тик үзенә генә төбәлгән иде я
— Йә, ничек? — дип елмайды кыз, кире әйләнеп килгәч
— Әйе. —дип сузды Таһир.— Синең белән бәхәсләшүе авыр. _ сеңел
— Борчылма! Әти дә миңа гел шулай ди. «Синең белән бәхәс- 2 ләшкәнче, багана белән сөйләшеп торуың артык».— ди
— Әтиең кем булып эшли синең?
— Юк, кирәкми, әйтмим Зур кеше ул. Һәрхәлдә, ул үзе шулай дип саный һәм тагын — аның янәшәсендәге кайберәүләр шулай уйлый. Мин бит әтине бөтенләй диярлек күрми үстем Өйдә булган чагын хәтерләмим дә кебек Шул ял көннәрендә генә күрешкәли идек. Бервакыт, алтынчыда укыганда микән, дәрестән качып киттем дә әти янына чаптым Ул анда — политик мәгариф йортында — ниндидер зур җыелышта доклад сөйләргә тиеш иде Арткы рәткә кереп утырдым Тыңлыйм Ул сөйләде, ялкынланып, дәртләнеп сөйләде Зур-зур абзыйларга, җитди абзыйларга акыл өйрәтте Барысын да ачуланды, эшләмисез, эшли белмисез, диде Ниндидер бер философның сүзләрен мисал итеп китерде Яшь буынны заманга лаек итеп тәрбиялик дисәк, иң элек без һәркайсыбыз үз улыннан, үз кызыннан башларга тиеш, диде Минем шулчак урынымнан торып «Әти' Мин сине бик сагындым, мин сине кайчан күрермен икән”» — дип кычкырасым килде. Ул — бит өзмәс-куймас җыелышларда йөри Мин әнә шулай үстем Ә беркөнне, үсә төшкәч, аның белән бер талаштым Вак кына нәрсә өчен инде шунда Ул миңа бык нык җикеренде «Әһә' әтиеңә каршы әйтәсеңме”» — ди Инде син үсеп җиттеңмени Мин дә әйттем: «Әйе, үсеп җиттем Синнән башка үстем, хәзер дә синнән башка яшәрмен!» — дидем Хәзер, шуннан соң. ул минем белән саграк сөйләшә. Минем өчен әнине генә ачулана
— Алай Димәк, синең бүгенге сүзләрең — әтиеңә ачу килүдән7
— Юк,— кыз иреннәрен тешләде.— Бу ачу килү янында хәзер әти чүп кенә Мин хәзер күп нәрсәне күралмыйм Әти әйтә «Мин бит синең өчен тырышам, бар эшләгәнем, бар тапканым — синең өчен», ди Ә мин аның шул тырышлыгын кире кагам туган көн мәҗлесеннән дә юри качып киттем Анда алар үзләре, үз ишләре җыелган Яратмыйм Күңелсез алар белән
— Әйе шул, сеңел.— дип баш селкеде ТЪһир Үзенең исерә башлаганын сизеп, җитдиләнергә тырышты — Сезнең буын шулайрак күп нәрсәне кире кага, ләкин шуның урынына бернәрсә дә тәкъдим итми.
— Нәрсәнедер тәкъдим итәчәк буын алдыннан һәммәсен дә кире кага торган буын килүе кирәк бит әле башта! Барысын да. барысын да кире кагарга кирәк' Барысын берьюлы'
— Кире кагу җиңел Ә менә нәрсәдер тәкъдим итү. юл күрсәтү авыр
— Ә авыр икән, нигә юл күрсәтәсез7 Менә син. философ, үзең дә
белмәгән килеш, нигә кешеләргә юл күрсәтергә алындың’ Кем кушты. кем сорады синнән9 Минем әти дә әйтә Без әле моңарчы үтелмәгән, тапталмаган сукмактан атлыйбыз, шуңа күрә ялгышлар да булгалый. Әмма без халыкны дөрес юлга алып чыгарга тырышабыз, безнең эш бик авыр»,— ди. Үзе зарлана, үзе борчыла, көн-төн чаба. Ә кем кушкан аңа халыкның башына менеп утырырга Кем әле аннан юл күрсәтүне. тапталмаган сукмактан йөрүне сораган9 Үзләре белмиләр, үзләре кеше өйрәтергә алынганнар.
— Кызык кыз син...
— Кызык! Миңа әти дә шулай ди Үзенә охшамаганым өчен үртәлә Ә мин аны өйрәтәм: Гегельнең фәлсәфәсен аңлатам Ул миңа аптырый: мине юләргә саный.
Таһир елмайды. Аның бәхәсләшәсе килми, кызны тыңлап утырасы килә иде Кызып сөйләшкәндә кызның күзләре зур булып ачылып китә, кашлары уйнап-уйнап ала. иреннәре — чия кебек алсу иреннәре — мең төрле әверелеш ясый.
Кыз дәвам итте:
— Ни өчен хәзерге яшьләрнең күбесе үз ата-аналарын гаепли9 Чөнки алар сизә: ата белән ана кайчандыр, яшь чакларында, үзләренең эгоистик хисләре — җенси хисләре нәтиҗәсендә гаилә корган. Гаилә туган, ата белән ананың шул ук эгоистик хисе — нәсел калдыру теләге — дөньяга бала тудырган. Бары тик шул гына Ә инде зуррак итеп аңласак, буыннар арасунда да шундый ук эгоистик хисләр ята: бер буын икенчесенә нәсел калдыра. Нәсел — бары тик нәсел, ә тормыш калдырмый. Әгәр дә бер буын икенчесенә тормыш калдыра торган булса, ничәмә-ничә еллар буена тереклек иткән кешелек мондый мәгънәсез тормышта яшәмәс иде. дөнья күптән инде матурланыр, яшәү дә күп тапкырлар күңеллерәк булыр иде
Таһир бу кыздан мондый сүзне көтмәгән иде.
«Ә бит ул минем студентым булырлык бер кеше.— дип уйлады Таһир.— Мине өйрәтә бит.» Үзенең шушы көчсезлеген тою, үз фәлсәфәсенә нык инанган шушы кызга кайтарып әйтерлек сүз таба алмавы ошап бетмәде аңа
— Ярар, сеңел.— диде ул.— Фәлсәфәгә тирән кермик әле Дөресен генә әйткәндә, минем болай да кәефсез йөргән чаклар бу арада. Чынлап әйтәм.
— Нәрсә, эчеп айныткычка эләктеңме әллә9 Эшеңә язу килгәнме9— дип үртәште кыз Хәбирнең баш чайкавыннан соң. янә тезеп китте: — Туганнарың авырыймы? Юкмы? Алайса, абзый, синең кайгың бер генә инде: хатының белән бозылышкансың син!
Таһир сискәнеп киткәндәй булды. Кыз, аның күзләренә туры карап. зәһәр елмая иде.
— Менә син. абый,— диде кыз, каушап калган Таһир белән рюмка чәкештереп,— мине гел кире кага торган, берни дә тәкъдим итә белмәгән буын вәкиле дип әйттең инде. Юк. ялгыштың ТЪкъдим итә беләм мин Тик башта бер нәрсәне ачыклыйсы бар син куркакмы9
— Белмим Мөгаен, юктыр. .— диде Таһир, бу көтелмәгән сорауга гаҗәпләнеп Чыннан да. куркакмы, юкмы икәнне ачыклыйсы бар түгелме? — Юк, сеңел, мин куркак түгел!
— Алайса, киттек минем белән!
— Кая?!
— Куркак булмаган кеше шундый сорау бирәме? — кыз, Таһирны җитәкләп, үзе белән алып чыгып китте Таһир тулысы белән аның иркенә буйсынды.
— Менә, безнең оҗмах та. тәмуг та бүген шушында булачак! — диде кыз. ’Такси» машинасы аларны Казан елгасы ярында калдырып киткәч — Шулай абый, куркак булмасаң. монда калыйк
— Калыйк! — диде Таһир, үзенең дә өйгә кайтмаска җай чыгуы
на шатланып. Ул инде «куркаклык» сүзенә ярсып өлгергән, башындагы хәмер аны кузгаткан, үзенең куркак булмавын исбатлар дәрәҗәгә җиткергән иде
— Учак ягыйк!—диде кыз. Бергәләп чыбык-чабык җыйдылар, үзләре дә белмичә, тиктомалдан көлештеләр Таһир шырпы кабызды ♦ тырышты, бер сүндереп, бер яндырып, ниһаять, учак тергезде. Учак t янына утыргач, кыз Таһирга елышты
— Сиңа рәхмәт, абый—дип аның куенына керде — Миңа бик = рәхәт бүген.
Вот и встретились два одиночества. £
Развели у дороги костер *
А костру разгораться не хочется —
Вот и в«*сь. вот и весь разговор <
X
Кызның тавышы матур иде «Ә ни өчен соң сөйләшкәндә аның < тавышы бу кадәр үк матур яңгырамый? — дип уйлады үзалдына Та- _ һир — Шулай, җырда ачыла шул кеше күңеле . »
— Ә мин кызык иттем! —дип талпынды кыз. кычкырып көлеп. = яр буен яңгыратты.— Син сиздеңме, мин күрше өстәлдәге бер шешәне сумкама тыктым бит!
Чиратлашып, шешә авызыннан эчтеләр Таһирга рәхәт җылы иде. Ул үз куенында шушы яшь кызның кайнар тәнен тойды, ниндидер иркенлектән, аерымлыктан, төн белән һәм шушы сәер кыз белән ялгыз калудан исерде
— Ә шулай да синең башта бүген нинди кайгы9—диде кыз. аның тезләренә башын салып
— Сөйләп кенә аңлатырлык түгел...— дип көрсенде Таһир
Кыз. күтәрелә төшеп, аның иреннәреннән үк үбеп алды
— Кайгы иясе син бүген, абый
Кыз, озак кына, күккә карап ятты Аннан соң ак кофтасының өске төймәләрен әкрен генә ычкындырды
— Әйбәт кеше син. абый' . Мин бүген синеке!
Таһир шул мәлдә кызның кочагында калды Аның дәртле, кайнар сулышыннан Таһирның башы әйләнде, тыны кысылды Үзенә чакырган, үзенә тарткан назлы куллар, ашыгып пышылдаган иркә сүзләр, күкрәккә һәм тәнгә кереп сыенган сыгылмалы тыгыз гәүдә, сирпелеп төшкән, авызга-иренгә кергән чәчләр, хушбуй һәм яшь тән исе — болар барысы да бергә җыелып. Таһирны каядыр ләззәтле бушлыкка, томанга батыра иде һәм Таһир, әлеге бушлыкта таяныр урын таба алмыйча, кинәт сискәнеп, кызның йөзенә карады Алар- ның күз карашы бер генә мизгелгә, әмма бик якыннан очрашты Алар — бер-берсе белән очраклы гына күрешкән, көтелмәгәндә генә танышып якынайган ике зат — бу мизгелдә бер-беренә ике яктан ике караңгылыктан карап торалар кебек иде Шуны, шушы халәтне тоеп өлгергән Таһирның башына кинәт кан саугандай булды «Менә ул. менә ул синең бәхетең һәм бәхетсезлегең' — Әлеге уйлар, кан агышы белән бергә, аның баш миенә кереп тулды — Менә ул — синең ише галимнәрне уйландырып калын-калын китаплар яздырган буынның бер вәкиле Аны бүген бернәрсә дә куркытмый Ул бүген синеке булырга тели Ләкин иртәгә инде ул синеке булмаячак Ул үз юлы белән китәчәк Ул үзен азат һәм ирекле итеп тоя. Ул үзенең ялгышын да үз азатлыгына кайтарып калдыра, аклый Аһ. аның бу нәфис, йомшак куллары нинди көчле' Ах. аның бу серле карашы ничек тирән! Ә син9 Син — көчсез Син үз фәлсәфәңне инанганыңны бары тик телдә, кәгазьдә генә яклау мөмкинлеге белән яшисең Син аны эштә күрсәтә алмыйсың! Бүген син — көчсез адәм — менә шушы ирекле һәм көчле зат алдында җиңелеп калачаксың Син. сүздә бер төрле сөйләп, эштә аның фәлсәфәсенә буйсыначаксың'
Таһир, үзенең карашын яшерер өчен, ашыгып-ашыгып кызның маңгаеннан, битеннән, күзләреннән үпте һәм шулай ук ашыгып:
— Кирәкми' Кирәкми, сеңелкәш' Син нәрсә? Без мондый эштән югарырак булырга тиеш! Кирәкми, сеңелкәш —дип кабатлады
Кыз озак елады Таһирның күкрәгенә капланып, бер үксеп, бер тынып, озак сулкылдады Таһир сизде чистарта торган, савыктыра торган керсез күз яшьләре иде бу.
— Синең яраткан кешең бар идеме? — диде кыз. елап туйгач, һәм бу юлы ул Таһирның күзенә туры карамады
•— Бар иде, сеңлем.
— Минем дә бар иде
Таһир, әгәр бүтән чак булса, кызның бу сүзләреннән көлгән булыр, йә булмаса, үгет-нәсыйхәт биреп «Кит инде, синең кебек яшь кызга шулай сөйләү ярыймы9 Синең әле бөтен яшьлегең алда бит»,— дип юаткан булыр иде Ләкин ул көлмәде Юатмады да. Алар бүген икесе дә бер үк хәлдә, бертигез дәрәҗәдә, бер үк бәхетсезлеккә юлыккан кеше иделәр.
— Су коенасым килә! — диде кыз кинәт.— Син коенасыңмы91 Таһирның җавабын да көтеп тормастан, кыз яр буена таба китте, тар чалбарын, юка кофтасын салып ташлады әкрен генә су эченә кереп китте Аның гәүдәсе, буй-сыны, иңнәренә җәелеп төшкән толымнары — барысы бергә кушылып, шәүлә сыман гына булып күренә иде Таһирның күңелендә ниндидер бер рәхәтлек, чаялык, малайлык, шатлык калкып чыкты
— Әй, Су анасы!—дип кычкырды ул әлеге шәүлә артыннан.— Кайда минем алтын тарак?!.
һәм Таһир, малайларча сикерә-сикерә, кулларын болгый-болгый, суны чәчрәтә-чәчрәтә, кыз артыннан елгага ташланды
Коенып чыккач, учак янында җылынып утырдылар Икесе дә дер-дер калтырыйлар, икесе дә бәхетле елмаялар иде Тузанга, чүпкә батып, аунап-җимерелеп яткан бүлмәне чистартып-юып чыккан кеше идәнгә аяк басарга ничек куркып торса, алар да шулай, бер-берсенә дәшәргә кагылырга кыймыйча шактый озак утырдылар
— Утка табындык, суга табындык — без бүген мәҗүсиләр! — дип елмайды кыз, ниһаять.
Таһир һаман да калтыранып-туңып утырган кызның иңнәреннән алды, үзенә якынрак тартты:
— Мәҗүсиләр...
Таң алдыннан шәһәргә күтәрелделәр «ТЪкси» тоттылар Кыз шәһәр үзәгендә төшеп калды.
— Исемең ничек булды синең9 — дип кычкырды Таһир, кузгалып китәр алдыннан гына.— Сорамадым да бит!
— Мин сине үзем эзләп табармын' — дип җавап кайтарды кыз һәм аны кул болгап озатып калды
Минзиләгә унҗиде яшьлек кыз белән үбешүен әйткәндә әнә шул хәлне искә төшерде Таһир. Әлеге кызны ул бүтән очратмады, күрмәде. сөйләшмәде Әмма ул — Таһир исемен дә белә алмый калган кыз — кайдадыр шушында, якын тирәдә генә йөри кебек тоела. Таһир кайчак урамда артына борылып карый — артыннан әлеге кыз күзәтә сыман Бер төркем яшьләр узып барса — шунда текәлә, кызны алар арасыннан эзли Таныш төсмер күреп башкаларның йөзенә текәлә Бу юктан гына түгел, нидер җитми, нидер җитенкерәми Таһирга Бәлки нәкъ менә шул кыз белән сөйләшкәндәй ачылып сөйләшү, иптәшлек, дуслык җитмидер9 Бар иде аның җан дусты Хәбир бар иде Югалтты аны Таһир Очраштылар — әмма Таһир аны үз өендә каршыларга куркып тора Нилектән шулай соң бу дөнья9
Таһир үртәлеп, озак уйланып ятты Үзен тынычландырыр өчен, каян булса да бер-бер шатлыклырак уй табарга теләде, һәм тапты 16
иртәгә ул обком комиссиясе белән кайсыдыр бер районга китәргә, өйдәге бу киеренкелектән, Хәбирнең килеп чыгу мөмкинлеге турындагы уйлардан берьюлы котылырга тиеш иде
X
Минзиләне дә бу көннәрдә борчып торган нәрсәләр шактый иде - Аның әле Таһир белән үзара квартираны бүлешү турында сөйләшәсе “ бар Башта ул. кызган хәлдә, әйтеп ташлады «Безгә квартира да « җиһаз да кирәкми1 Үзеңә булсын Без улым белән күченеп кенә % китәбез. Тик кара аны. Рөстәм мәсьәләсендә судлашып-нитеп йөрмә • тагын’» —диде Юк, кызган баштан гына түгел, уйлап-үлчәп тә әйт- - кән булгандыр Минзилә квартира мәсьәләсен. Саттарның зур. киң * квартирасы аларны тулысынча сыйдыра ала кебек иде Шулай ук * җиһаз-мазары да әзер, дип уйлады ул Ничектер болар барысьь да < үзеннән-үзе шулай аңлашыла Минзилә, Таһирны элекке ире буларак Z жәлләп, квартираны аңа калдырып китәргә тиеш кебек иде Әлбәттә. = шулай итсәләр, Минзиләнең үзенә дә бик күпкә җиңелрәк буласы ~ Әмма Саттар бит . Ул бүтәнчәрәк тели.
— Мөмкинлек барында — бүлешергә кирәк,— диде ул, бу турыда сүз чыккач Чөнки ул бүлмә, иртәме-соңмы. Рөстәмгә кирәк булачак
Әйе, Саттар бераз кырысрак кеше шул Ә менә Таһир Минзиләгә беркайчан да авыр сүз әйтмәде Бер уйласаң. Минзилә алдында гаебе дә юк Таһирның. «Ә минем, Рөстәмнең ни гаебе бар9 — дип үртәлде Минзилә.— Без бит Таһирның үзен түгел, ә бәлки аның үзенчә яшә- вен яратмыйча ташлап китәбез Ә безнең бәхетле булырга хакыбыз бар, бар'..” Таһир шуны аңламый, аңларга да теләми Ул бары тик үзенең фәненә кереп чумган, ул бу дөньяда, әйтерсең, яшәми Ни эшли, ни яза. ник яза — белгән юк Ә гомер бер генә килә Үтә дә китә ул гомер дигәнең Таһир шуны аңламый, аңлый белми Ә бит. югыйсә. илле генә ел үткәч тә шундый сорау куелырга мөмкин булганмы бу дөньяда Таһир Корбанов дигән кеше? Әллә юкмы7 Булганмы аның гыйльми эшләре? Кирәкме алар бу дөньяга7 Кемгә кирәк булыр7 Кем кызыксыныр7 «Мин фән өчен яшим, халык өчен эшлим».— ди Таһир үзе Кирәкме соң ул халыкка аның эше, юкмы — бу турыда уйламый Аның ул язган-сызганнары калса да. шул тузанлы архивларда гына калыр Кешеләрнең тормышы үзенчә барыр һәркем, дөньяга килгәненә шатланып, бәхетле тормышта яшәп калырга тырышыр Шуны аңламый Таһир Шуны аңламавы белән үзе дә газап чигә, башкаларны да интектерә Ә бит кеше җирдә яшәп тә калырга тиеш әле Их. Таһир. Таһир'
Саттар бераз дорфарак Әлбәттә, анысы инде характер эше Әмма ул хатын-кызның да. тормышның да кадерен, дәрәҗәсен нык аңлый торган кеше Аның белән бергә чакта Минзилә бернинди авырлык кичерми, борчылмый, хафаланмый тулысынча ир кешегә таяна Минзиләгә еш кына шулай тоела әйтерсең. Саттар өчен бу дөньяда бер генә дә хәл ителмәслек, чишелмәслек мәсьәлә юк
Минзилә Саттар белән узган ел. сентябрь аенда көньякта ял иткәндә танышты Аның өчен башта очраклылык булып тоелган бу танышу, тора-бара. үзеннән-үзе шулай булырга тиешле бер вакыйга, язмыш кушуы булып тоела башлады
Ул елны Таһир үзенең диссертациясен яклаган, куанып, очынып, ару-талуларын онытып йөри иде Минзилә. җәйге ялын алмыйча, аның барлык эшләре төгәлләнгәнен көтеп йөрде Моның сәбәбе бар иде ул мең мәртәбә үгетләп, мең тапкыр каргап. Таһирны көньякка ялга барырга күндерде Рөстәмне дә алып, бергәләп ял итеп кайтырга иде исәпләре Хатын-кыз тырышса, кәсебенә керешсә — барысын да
булдыра, диләр Ял дигән нәрсәнең, бигрәк тә көньякта ял итүнең ни икәнен дә белмәгән таһир күнде, тырышты: әллә ничә тапкыр гариза язып, әллә нинди ишекллоне кагып, көньякка путевкалар юллады.
Ләкин аларга бергә ял итәргә язмаган булган икән. Инде путевкаларны тутырып йөргән бер вакытта. Таһирны партиянең өлкә комитетына чакырдылар Алма-Атада узачак семинарга — әлеге дә баягы атеистлар киңәшмәсенә барырга тәкъдим иттеләр. Карышып, акланып маташкан Таһирның юлын берничә сүз белән кистеләр: «Сездән башка кеше юк. ялыгызны кайтуга ук алырсыз, без сезгә үзебез үк путевка табып бирербез-.— диделәр
Бу хәбәрне каргыш сүзләре һәм күз яшьләре белән каршылаган Минзиләне Таһир үзе дә кызганды
— Уйлаганны өзмик инде, алайса, үзең генә булса да барырсың. Кайгырма. Рөстәм белән бит. ярдәмчең була.— диде.
Таһир семинарга киткәч. Минзилә үзенчә хәл итте: «Рөстәм нәрсә’ Юлда авырып китәргә мөмкин. Аннан соң көньяк һавасына ияләшү дә бала өчен җиңел булмас».— дип уйлады. Шулай уйлады да. улын авылга кайтарып куйды, көньякка үзе генә китте
Әнә шулай итеп. үзе. үз теләге белән озатып җибәрде Таһир аны язмыш кочагына.
Ләкин мондый очрашу булачагын Таһир түгел, хәтта Минзилә үзе дә белми иде әле
Ул көнне Минзилә шәһәргә чыгып кайтырга булды. Ял йортында ул әле беркем белән дә танышмаган, аралашып өлгермәгән иде. Шәһәргә барып, шәһәрне күреп, кибетләрендә йөреп кайту иде теләге
Әнә шулай шәһәрдә йөреп, арып-талып. тәмам хәлсезләнеп кайтып килгәндә ял йортыннан ерак булмаган бер кафега керде. Кичке ашка ул инде соңарган иде. шунда гына тамак ялгап чыгарга уйлады. Өстәл янында үзенчә уйланып, онытылып утырганда аның өстәленә бер шешә «Шампанское» һәм тартмалы «Птичье молоко» конфеты китереп куйдылар Минзилә. аптырап, як-ягына каранды. Өстәл янында ул үзе генә утыра иде Гаҗәпләнеп, официантка текәлде
— Гафу итегез Мин боларны сорамадым бит9..
Официант дәшмәде Шешәне җайлы гына ачып. Минзилә алдындагы рюмкага шәраб агызды.
— Мин сезне аңламыйм! — диде бөтенләй каушап калган Минзилә.— Сез ялгыштыгыз! Мин моңа заказ бирмәгән идем!
Официант елмайды
— Бу — сезне чын күңелдән ихтирам иткән бер ир-егеттән,— дип пышылдады, ым кагып, күрше өстәлгә күрсәтте Минзилә ялт итеп шунда карады. Анда берничә ир. гамьсез генә сөйләшеп, ашап- эчеп утыралар иде Әлеге ирләрнең берсе. Минзиләнең бу якка каравын сизеп, елмаеп баш какты.
Минзилә нык каушады, курыкты. Аның әле мондый хәлләрне күргәне юк иде Үзе дә сизмәстән, дөресрәге, нишләргә белмәстән. әлеге кешегә ым кагып җавап кайтарды. Эчемлеккә дә. конфетка да кагылмады Тиз-тиз генә тамак ялгады да. ишеккә таба юнәлде
Ишек катында аны әлеге ир куып җитте, юлына аркылы төште:
— Гафу үтенәм.— диде ул ягымлы һәм ачык, көр тавыш белән— Мин үземнең бу рөхсәтсез эшем белән сезне үпкәләттем бугай. Тик ышаныгыз: теләгем рәнҗетү түгел иде Безнең дус-ишләр арасында шундый гадәт инде күңелеңә хуш килгән берәр кешегә сюр- приз-күчтәнәч ясау . Үпкәләткән булсам, гафу итегез .
— Зарар юк. зарар юк...— Минзилә. тагын да ныграк каушап, китәргә ашыкты.
— Гафу итегез . Күчтәнәчне кире кагу матур эш түгел. «Шампанское» теләмәсәгез. конфетлардан гына булса да баш тартмагыз. Зинһар —Ир кулын изәп ишарә ясауга, официант өстәлдәге конфет 18
тартмасын аңа китереп тоттырды.— Алыгыз, зинһар Бу — сезнеке1 Шул көннән соң алар тагын очраштылар Саттар Үтәбаев та Казан кешесе булып чыкты. Ул да монда ял йортына килгән икән Якташлар, димәк Бәлки шуңадыр, икенче очрашуда Минзилә үзен иркенрәк тотты ф
Саттар аны көн саен үзе белән йөртте Курорт шәһәренә әллә ни р зур байлык белән килмәгән Минзилә өчен Саттар алып барган урын- ® нарда йөрү, әлбәттә, төштә дә тәтемәс иде. Саттар акчаны жәлләми- х чә, кызганмыйча тота Минзилә үзен ниндидер кабалага, әҗәткә | кереп барган кеше кебек итеп тоя иде кайчак Әмма шушы көтелмә- 2 гән муллык, иркенлек аны һаман-һаман үзенә тарта барды Ә теге х кабала һәм әҗәт мәсьәләсендә Минзилә үзен шулай дип тынычлан- ♦ дырды «Ә нәрсә? Ул бит үзе сорап алмый аның акчасын Ул барган ч җирләргә, иптәш буларак, якташ буларак йөри Гомумән, бернинди а начар уе да юк бу кешенең Минзиләгә карата. Яше дә инде шактый “ гына, иллегә таба йөз тоткан Кешегә һәрчак янәшәдә бер иптәш булу _ кирәк, шуңа йөртәдер ул Минзиләне үзе белән...» Әмма Минзилә й ялгышты һәм үзенең бу ялгышын Саттар аңа кыйммәтле муенса бү- = ләк иткән көнне тойды Шул кичне Саттар аны төнге елгада су коенырга чакырды Минзилә өчен бу ир белән төнлә су коену да оят. шул ук вакытта баш тарту да читен иде Елга ярына ул үз икеләнүләрен җиңә-җиңә төште. «Юк-юк, ярамый!—дип карышты ул үз- үзенә.— Ни генә булмасын. Таһир — синең ирең1 Бу бит Таһир алдында хыянәт булачак' » Менә шушы коточкыч уйда тукталып, Минзилә шулай хәл итте юк, су коенмаячак ул. Саттарның коенып чыкканын көтеп, яр буенда гына утырачак
— Суы салкын,— диде ул. аягын суга тыгып карап — Мин коенмыйм, салкын судан куркам мин.
Саттар шулчак аны биленнән эләктереп алды
— Юк ла! . Башта гына шулай салкын тоела ул. Бер чирканчык алгач, үтә дә китә,— дип, аны елга эченә таба сөйрәде
Су коенып чыккач, Минзилә комга капланып ятты Саттарның юеш тәнен дә чәчләре, иңнәре, җилкәсе, аяклары буйлап узган кулын да бөтенләй тоймады Әйтерсең, бөтен гәүдәсе тораташка әйләнгән, күкрәгенә сап-салкын кургаш утырган иде аның «Хыянәт бит бу, хыянәт' »— дип иреннәрен тешләде Минзилә Ләкин иреннәреннән саркып чыккан кан тәме дә. күзләреннән бәреп чыккан кайнар яшь тә күкрәктәге кургашны эретә алмады Саттар, аның бу салкынлыгын-нан ризасызланып, һаман котырынды, һаман әйдәде, күкрәгеннән үпте, ыңгырашып-ыңгырашып. аны кузгатырга уятырга, үзенә теләктәш итәргә тырышты Минзиләнең теләксез генә бирелүе, җавапсыз калуы аны котырта, ярсыта иде
Ниһаять, Саттар тынды Авыр ыңгырашып, чалкан әйләнеп ятты Минзилә беренче чирканчыкны әнә шулай алды һәм. чыннан да, Саттарның сүзләре дөрескә чыкты әнә шул беренче чирканчыктан соң, барысы да узды — курорт шәһәренең май кебек җылы кичләре Минзиләне үзенә бөтереп алды
Алар инде бер-беренә үзләренең гаилә хәлләрен сөйләп ташладылар. якынайдылар Саттар үзенең аерылышкан кеше булуы, ышанычлы бер кеше табып, яңа гаилә корырга өметләнеп йөрүе турында сөйләде Ир кадерен белгән хатын-кызларның сирәк булуыннан зарланды Минзилә дә. ни өчендер, үз чиратында зарланып алуны кирәк тапты Таһир белән бик авыр яшәүләрен, иренең гаиләгә бик игътибарсыз булуын әйтте
— Ир кеше — әгәр ул чын ир булса,— диде Саттар бу урында үзенең фикерен белдереп.— ат урынына эшләсен, хатынын гаиләсен тәрбияләсен Хатын-кыз — гаилә күрке Алтыннан гына киендерсәң дә аз әле аны Кайдадыр, кайсыдыр бер урында әчмуха хезмәт хакы
на эшләп көн үткәргәнче, үз иренә илһам биреп кенә яшәсә, хатын- кыздан күбрәк файда булыр иде. Иргә дә. гаиләгә дә, җәмгыятькә дә Чөнки андый хатынның ире икеләтә эшли ала Әгәр мөмкинлек бирсәләр ...
Минзилә бу уңайдан янә зарланып алды. Ире аспирант чакта бала белән утыруын, институтны тәмамлый алмый калуын, хәзер балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, түбән хезмәт хакына көн күрүен әйтте.
— Шундый гүзәл хатыннар була.— дип эләктереп алды аның сүзен Саттар һәм Минзилә тойды хәзер ул нәкъ менә аның үзенә киная ясап әйтәчәк иде.— Аларны башка хатыннар белән бер дәрәҗәгә кую — ирләр тарафыннан кешелек алдында, гомумән, табигать алдында зур җинаять Андый хатыннарны кулда гына күтәреп йөртергә кирәк!
Бу сүзләр Минзиләнең күңеленә сары май булып ягылды, һәм ул. әкренләп-әкренләп, Саттарның һәр сүзенә игътибар итәргә, ул сүзләрнең мәгънәсе турында төннәр буе уйланырга күнегеп китте Таһирның сүзләре белән чагыштырырга, ул гына да түгел. Таһирның үзен Саттар белән чагыштырып карарга гадәтләнеп китте ул.
Казанга кайтып. Саттар белән очрашуларны дәвам иткәч, бу кешенең сүзләренә генә түгел, тормышына, яшәү рәвешенә соклана башлады Минзилә.
— Менә бу Сарай безнеке булачак!—диде аңа Саттар, беренче тапкыр квартирасына алып кайткач. Минзилә инде үзен башка бер дөньяда яши дип хис итә башлаган иде һәм ул. күптән инде, үзен- үзе шуңа ышандырды бу бәхетне аңа беркем дә алып килмәде, бу бәхетне аңа бары тик язмыш, мәрхәмәтле һәм рәхимле язмыш кына китерде Минзилә үзен ышандырды бу яңа тормышны — алдагы уңайлыклары, кызыктырып торган рәшәләре белән балкыган шушы тормышны ул, Саттар кулыннан алынган муенса, алтын алкалар һәм асыл ташлар кебек үк. үзенә тиң бер бүләк итеп кабул итә иде
Минзилә Таһир турында уйлаудан узды. Аны бары тик бер генә нәрсә — ул да булса Рөстәмнең язмышы гына борчый иде. Чит кешене әти итә алырмы ул? Ничек үсәр? Алдагы тормышы ничегрәк булыр? Бу хактагы икеләнүле, газаплы уйларны алда көтеп, ышандырып торган яңа бәхет җиңде Саттар аны үз янына бала белән күчеп килергә күндерде.
— Тик башта син аерылыш.— диде ул — Гаугасы чыкмаслык булсын Квартираны бүлергә кирәк Анысы Рөстәм өчен булыр. Сез шунда пропискада торырсыз, бездә яшәрбез..
һәм менә Минзилә үз йортында соңгы көннәрен яши. Дөрес, бу соңгы көннең әле кайчан булачагы билгесез. Аерылышасы бар. законлы рәвештә... Саттар шуны таләп итә. Рөстәмне дә какмам, чит-ят итмәм, ди. Хәер, бу сөйләшү инде күптән, бер ай элек булган иде. Минзилә аны исендә калдырды Гадәтенчә, Саттарның һәр сүзе турында һәр көнне йоклар алдыннан уйлап ята иде ул, ятлап бетерә иде.
— Эшләмәссең,— диде аңа Саттар— Мин үзем табармын малны. Анысы өчен кайгырма.
Бүген ресторанда чакта Саттар бераз кәефсезрәк иде, күп эчте, исерми интекте Минзиләнең сорауларына артык кырыс җавап кайтарды Ни булганын, аның ник шулай үзгәргәнен аңлап бетермәде Минзилә Хәер, аның да шөгыле катлаулы бит. сәүдә эшеннән дә авыр эш юк. диләр бит.
Күрше бүлмәдә Таһир боргаланып, уфтанып куйды. «Йокламый бугай һаман... дип уйлады Минзилә.— Ул да кызганыч, бер уйласаң Ярата иде бит ул мине, мескенкәем ■ Ләкин ул үзеннән бу уйларны куарга тырышты. «Юк-юк,— дип ышандырды ул үзен.— 20
Мин аңа ияләшкәнмен, аны үземнеке итеп санарга күнеккәнмен Шуңа күрә генә көнләшәм, шуңа күрә кызганам мин аны • Минзилә Рөстәмнең тач Таһир булуын, аңа бик тә охшавын уйлап куйды Таһир аңа. гел көтмәгәндә, кинәт кенә якын булып китте Ирен соңгы мәртәбә булса да иркәлисе, назлыйсы, юатасы килде Минзи.тәнең ф һәм ул. урыныннан кузгалып. Таһир йоклаган бүлмәгә чыкты
•— Таһир Таһир дим’!
Таһир юрганын күтәрде, гаҗәпләнде
— Синең янга ятасым килә. Таһир'
Таһир дәшмәде Юрганын ачып, урын бирде, хатынын кинәт £ кенә үзенә тартты Ир белән хатынның бу кавышуы бары тик бик £ нык сагынышкан, чарасызлыктан интеккән, бер-берен озак көтешеп ♦ алган кешеләрдә генә була алыр сыман иде
— Таһир' Син бик кайгырма, яме’
— Минзилә' Җүләрем
Таһир хатынының күзләреннән, ап-ак муеныннан иңнәреннән үпте. Ул аны сагынган, нык сагынган һәм бу сагыну яраткан кешеңне х югалтуны тою газабы булып әверелгән иде
— Йә. булды, булды!. Ашап бтерәсең бит син мине! —дип иренең кочагыннан чыкты Минзилә— Менә шулай тып-тын гына ятыйк. Таһир Сөйләшеп ятыйк
Таһир чалкан ятты, кулларын баш астына салды Киң сулыш алып, тын калды.
— Мин белгән идем.— диде ул бераздан — Белгән идем ышанган идем
— Нәрсәгә?
— Синең китмәсеңә
Минзилә аңлады Таһир янына килеп, ул аны тагын бер кат алдаган, рәхимсез рәвештә алдаган, үсендереп алдаган иде
— Юк. Таһир, син мине дөрес аңламагансың.— дияргә ашыкты ул — Китәм мин Хәл ителде бит инде
Таһир ыңгырашып куйды, башы белән мендәргә капланды
— Гафу ит. Таһир Минем синең белән соңгы тапкыр ныклап сөйләшеп каласым килгән иде Квартира турында да Безгә аны бүлешергә туры килер инде Алыштырырга аннары Син ачуланма шулай кирәк бит
— Син аны яратасыңмыни соң шулкадәр’
Минзилә аңлады сүз Саттар турында бара иде Ирексездән нәкъ шул турыда уйлап куйды яратамы соң ул чынлап та Саттарны’ Уйлады да. иренә чын күңеленнән җавап бирде
— Ә син әле һаман да ярату белән генә яшәп була, дип уйлыйсыңмы’
— Мин сиңа әйтергә теләгән идем — ТЬҺир бер мәл икеләнеп торды — Без бүген урамда очраштык Күрештек Минзилә сискәнеп китте
— Саттар беләнме?!
— Хәбир белән Урамда күрештек Хәбир кайткан Ул безгә килеп чыгарга тиеш Мин, юләр үзем дә уйламыйча, аны кунакка чакырдым
— Хәбир” — Минзилә үзе дә сизмәстән калтыранып куйды
Ул безгә килеп чыгарга тиеш’
Бу аның өчен көтелмәгән, коточкыч бер яңалык иде Әгәр Таһир үзенең Саттар белән очрашуы турында әйтсә дә. бу кадәр каушамас югалып калмас иде Минзилә
— Кунакка чакырдыңмы’
— Әйе Хәзер үкенәм Болай әле бер оят булса. Хәбир алдында мең тапкыр оят
«Оят' Оят' Оят' • дип сулкылдады Минзиләнең дә күкрәге
— Таһир' Таһир дим!7 Әгәр ул килсә Хәбир килсә, аңа белдермәскә кирәк! Бу хәлне..
Таһир мәсхәрәле елмаеп куйды:
— Ул килгәндә син минем хатыным булып торасыңмы?
— Соң, шулай инде!
— Белмим Син үзеңә кара Мин бит Хәбирне бүген чакырган идем Ул килмәде Мин шатландым моңа соңыннан Ә иртәгә7 Иртәгә— барыбер Мин иртәгә районга китәм. командировкага..
Бүлмәдә тынлык урнашты Хатын да. ир дә бу минутта Хәбир турында, аның Казанда булуы турында уйлый иде
XI
Әхсән Сабирҗановның кулыннан эш төште Үзенең нинди уйлар белән йөргәнен, нинди борчулар белән яшәгәнен шулай да өйдәгеләр- гә сиздермәскә тырышты Аның чырае караңгыланганны Айсылу апасы белән Мәҗит җизнәсе сизәргә тиеш түгел иде Җизнәсе болай да сүз арасында кыстырып куярга тырыша
— Кунак озакка китте — ди. Алар инде, түземсезләнеп. Хәбирне көтәләр «Юлга чыктык, кайтабыз» дип килгән телеграммасыннан башка бер генә хәбәр дә юк Хәбирдән
Әхмәтгали карт сабырлыгын җуймый, әллә үзен, әллә башкаларны юата:
— Мәскәүдә тоткарланганнардыр, әле бит аның Мәскәвендә дә эш тулып ята.— ди Гөлчирәтти үзенекен әйтә
— Бүген иртәнге намазда дога кылдым, исән-имин генә кайтып җитүләрен теләп,— ди Саҗидә килендәшен төштә күргән икән: көянтә-чиләген күтәреп су ташый ди Лиза. Инде бөтен ләгәннәр, савыт- чиләкләр су белән тулып беткән, ә ул һаман ташый да ташый, ди «Җитте инде, булды инде, бөтен кисмәкләр тулды бит инде!»—дип үгетләгәч тә. Юк, тагын бергә генә булса да барып кайтыйм әле».— дип, кире борыла икән
Мәҗит Әхсәннән эш таптырып йөдәтте Абзар-курада инде кагылмаган койма, урыныннан купмаган әйбер калмады Мәҗиткә һаман эш кирәк, аның күңеле тыныч түгел
Менә шундый чакта Әхсәнгә үз кайгысын, үз хәсрәтен күрсәтү һич тә ярамый иде.
Аны. моннан ике көн элек, райкомның идеология секретаре Бик- ташев янына чакыртып алдылар «Шул. Әмирхан абый әйткәнчә, партия оешмасы эшен тикшерү өчен чакыралардыр .— дип уйлады Әхсән Үзе сайланганнан соң булган хәлләрне, үткәрелгән, башкарылган эшләрне күз алдыннан кичерде Колхоздагы барлык эшләрендә председатель Әмирхан абыйсының уң кулы булды Әхсән Уң кулы7 Бу турыда уйлагач. Әхмәтнәҗип абыйсы белән сөйләшүе искә төште.
— Син менә сүзләреңнән үк күреп торам, үзеңне колхозда кемнеңдер ярдәмчесе итеп тоясың. Турысын әйткәндә — Әмирханның уң кулы итеп Ә нәрсә. Әмирхан үзе бер генә куллы мәллә7 Аңа тагын икенче уң кул нигә кирәк7
— Син мине гел сүздә тотасың, Әхмәтнәҗип абый! —дип көлде ул чакта Әхсән.— Колхозда бит бөтенесе өчен — ит өчен дә. сөт өчен дә Әмирхан абый җавап бирә Шулай булгач, ул инде монда һәрчак беренче кеше булырга тиеш Җаваплылык кемдә — җитәкчелек тә шуның кулында Мин — аның уң кулы, авыл советы — сул кулы!
Әхмәтнәҗип абыйсы тиз генә җавап кайтармады, көрсенеп куйды Аннан соң әйтте:
— Менә шулай, берегез — уң кулы, берегез сул кулы булып, ике
кулсыз итәсез инде сез колхозны Ни үзегез ике куллап эшләмисез, ни колхозның кулын җибәрмисез.
Әхсән укытучыга үпкәләмәде. Бары тик шуны гына әйтте
— Мин бит. Әхмәтнәҗип абый, председатель белән килешеп эшлим. Бәхәсләшкән чак та була, билгеле ф
— Юкны сөйләмә син. Әхсән энем.— дип кырт кисте бу юлы _ укытучы — Баш белән кул бәхәсләшми!
Райком секретаре янына барганда, үзе башкарган эшләр турында ~ уйланып, аларны барлап-барлап чыкканда әнә шул сөйләшүне тагын бер кат күздән кичерде Әхсән «Баш белән кул бәхәсләшми Кызык. ; гаҗәеп кызык кеше бу Әхмәтнәҗип абый
Бикташев аны шактый көттереп кабул итте Аның бүлмәсендә • ниндидер кешеләр бар икән Әлеге кешеләр — өч ир кеше һәм бер j хатын-кыз чыгып киткәч секретарь аны үзенә чакырды Коры гына у исәнләште
— Казан телевидениесеннән килгәннәр.— диде ул. ишеккә таба ымлап.— Менә бит сезнең колхозга җибәргәндә әйбәт булыр иде дә - Ярамый хәзер Синең эш аркасында Әйбәт бер ферманы төшерергә = уйл ыйлар
Әхсән искә алды моннан берничә ел элек, әле ул ферма мөдире булып эшләгән чакта, алар янына телевидение кешеләре килгән иде Аларны райком машинасында Бикташев үзе алып килде Шуларның берсе — кулына кинокамера тоткан җирән сакаллы бер урыс егете — җәйләүдәге матур урыннарны, тал-тирәкләрне, яр буйларын төшереп йөрде, ферма үгезе алдында бик озак басып торды Кулына каләм белән куен дәфтәре тоткан хәбәрче исә Әхсәннән төрле саннарны санатты
— Узган айда сөтне иң күп сауган савучы кем булды’ — диде ул соңыннан.
— Фәтхиятти,— диде Әхсән, узган ай нәтиҗәләрен күзаллап
— Аның фамилиясе ничек’ Кайда ул хәзер’ Чакырсагыз иде
— Ул бүген юк иде әле.. Өендә ул
- Ничек өендә’ Безгә аны төшереп алырга кирәк Чакырыгыз' — дип сүзгә кушылды Бикташев
Фәтхияттине. райком машинасына утыртып, өеннән алып килделәр. Алдан дәфтәр битенә язып, сөйлисе сүзен ятлаттылар, аннан соң төшереп тә алдылар
Фәтхияттинең кайгысы зур иде берничә көн элек кенә ирен җирләде, кичә өчесен үткәрде Эшнең тыгыз вакыты булса да. Әхсән аңа, бераз хәл алсын, тынычлансын дип. ял биргән иде
Телевидение кешеләре шуннан соң эшне төгәлләде Әмирхан белән Хәмәт Мортазинны алып, колхоз ашханәсенә таба юл тоттылар
— Ну. Фәтхиятти. Казаннан күрсәтәләр инде үзеңне болай булгач! Эләктең бит экранга' — дип шаулашып көлешкән кызларга Фәтхиятти аптырап карап торды Аннары телевидение кешеләре кидерткән ак халатын салып, бер читкә куйды Әйтте
— Сөт сорадылар, хәлемне сорамадылар.— диде
Бикташев өстәл янына килеп утырды
— Синең өстән жалоба бардиде ул. Әхсәнгә дә урын күрсәтеп. Версе күптән килгән иде инде, ә менә монысын — кичә генә
алдык Безгә синең белән ныклап сөйләшергә кирәк иптәш Сабирҗа- нов. Бюрога кадәр .
— Жалоба’ Нәрсә турында’— диде аптырап калган Әхсән
_ Ашыкма,— диде Бикташев. аны билгесезлектә тотудан тәм тапкандай — Син башта берничә сорауга җавап бир Быел йортыгыз янган иде. әйеме’
— Янды —дип баш какты Әхсән, үзе янә сорау белән төбәлде
тагын нәрсәләр бар бу шикаять-хатта?..
— Сез яңа йортны ике айда җиткереп кергәнсез.. Йә, ярар, монысы безне әллә ни кызыксындырмый. ТЪк. Әхмәтнәҗип исемле пенсионер-укытучы сезнең чыбык очы туганыгыз икән, шулаймы’
— Әйе, әти ягыннан туган.
— Тәк. Аңлашылды Йорт җиткергәндә балаларны шул Әхмәтнәҗип Сәлимовларга чыгарып торгансыз. Шуның өчен, балаларны карап торган өчен, аларга колхоз исәбеннән утын кайтарткансыз?
«Әһә, аңлашылды! — дип уйлап алды Әхсән һәм җиңел сулап куйды.— Менә бит эш нәрсәдә икән! » Әйе шул, Әхмәтнәҗип абыйсы янына бер кергәч, сүз иярә сүз чыгып, утынсыз калуларын белгән иде аларның. Мәктәп, кайтарырга вәгъдә итеп тә, һаман-һаман сузып килгән.
— Менә бит, үзебезнең якта күпме нефть, күпме газ чыга, газ торбаларын Урта диңгезгә кадәр суздык, ә монда утынга да тилмереп яшибез, шулмы гаделлек? — дигән иде аңа Әхмәтнәҗип абыйсы. Зарланып түгел, үзара бәхәс чыкканда әйткән иде. Әхсән икенче көнне үк Әмирхан абыйсы белән сөйләште. Председательнең бер яхшы ягы; Әхсән әйткәнне һәрчак тотып ала, куәтләп куя. шунда ук хәл итәргә керешә. Берничә көннән карт укытучыга колхоз ике машина утын кайтарды...
— Колхоздан сыер алгансыз икән?..— диде Бикташев, укытучы Әхмәтнәҗип турында нәрсәдер аңлатырга омтылган Әхсәнне бүлдереп.— Дәүләт бәясеннән. Йорт салганда үзегезнең сыерны кыйбат хакка, базар хакыннан җибәргәнсез. Ярар, анысын мин Әмирхан Фәттахович белән шалтыратышып сөйләштем, анысы пүчтәк мәсьәлә...
«Ә эш нәрсәдә соң?» — дип уйлады Әхсән, тәмам аптырашта калып. Ул инде, колхоздан алынган сыер турында сүз чыккач, иң төп сүз шушы хакта барыр дип исәпләгән иде Әйе, Әмирхан абыйсы аңа үзе тәкъдим итте. Мәҗбүри рәвештә. Хәтта бик нык ачуланды да әле. «Мин өендә сыеры булмаган парторг белән сөйләшергә дә теләмим!— диде.— Андый парторг сыер асраган колхозчының хәлен дөрес аңлый белми»,— диде.
— Ә эш нәрсәдә соң? — дип кабатлап сорады Әхсән.
— Эш шунда, иптәш Сабирҗанов,— Бикташевның йөзендә гадәттән тыш бер җитдилек пәйда булды.— Сезнең инициатива белән авыл клубында «Каз өмәсе» дигән бәйрәм үткәрелгән. Бу кичәдә сез, авыл картларын һәм авыл яшьләрен бергә җыеп, милли йолалар турында сөйләгәнсез, халыкның милли хисләрендә уйнагансыз. Ул гына да түгел, сез анда милли йола белән дини йола дигән нәрсәләрне аерып куя белмәгәнсез, икесен бергә бутагансыз.
— Кичә бик матур үтте,— дип бүлдерде Әхсән, инде тәмам үртәлә башлап.— Без анда милли дә, дини дә йолалар турында түгел, авылның үз йолалары турында сөйләштек. Концерт куйдык, картлар, өлкәннәр чыгып сөйләде Минемчә, моның бернинди начарлыгы да юк!.
— Сезнең өчен бик матур, ә менә безнең өчен — матур түгел! — Бикташев, урыныннан торып, әрле-бирле йөренә башлады.— Сез әле барысын да аңлап җиткермәдегез бугай, иптәш Сабирҗанов. Сез — партиянең башлангыч оешмасы секретаре — клубта милли һәм дини йолалар турында кичә үткәргәнсез, авыл халкы күңелендә вәсвәсә куптаргансыз. Ә сезнең әтиегез — авыл картларының мулласы — шул кичәдән соң аштан-ашка йөргән, дини вәгазь укыган. Сез — партиянең башлангыч оешмасы секретаре — авылның мулласы белән бер йортта торасыз, бер нигездә яшисез! Менә эш нәрсәдә, иптәш Сабирҗанов! Обкомнан шалтыраттылар инде: аларны да башкасы түгел, нәкъ менә шунысы — соңгысы кызыксындыра! Әле тагын, менә 24
бу икенче хатта әйтелгән: Ильяс дигән егеткә анда, механизатор малайга, туй үткәрер өчен аракы түләргә вәгъдә иткәнсез. Бөтен халык алдында. Авылда нишләп аракы юк, дип кычкырган малайга җавап бирә белмәгән парторг дини йолалар турында бик шәпләп сөйләгән Бу фактларның обкомда нинди реакция тудырачагын беләсезме сез? ф Сизенәсезме әзрәк?!
— Сизенәм.— дип кырт кисте үзенең ярсый башлавын сизгән = Әхсән Авылда үткән кичәдәге хәлләрне Бикташевның гел башкача = аңлавы аны чын-чынлап үрти иде, Сизенәм Нәрсә эшләргә тиеш | мин шуны сизенеп9 Төшерегез парторглыктан!
— Төшерегез, имеш Төшерү җиңел. Тик әле менә авыл халкы S бар, кешеләр бар бит Аларга ничек аңлатырга9 Обкомга ничек аң- ♦ латырга?
Әхсән сизде: Бикташевның кызуы сүрелде; ул. мөгаен, бу хәлдә s үзен ничек тотарга, нинди карарга килергә белми, кемнеңдер тәгаен - сүзен көтә иде
— Берсекөнгә бюро.— диде, ниһаять, райком секретаре — Обком- S нар килгәнче мәсьәләне хәл итеп куярга кирәк. Әтиегез белән дә сөй- * ләшеп килегез. Аңлагыз, иптәш Сабирҗанов мулла белән парторг бер йортта яши алмый!
Бу сөйләшү турында бары тик Әхмәтхан абыйсына гына белдерде Әхсән Башкаларга ләм-мим сүз катмады. Хәтта Әхмәтнәҗип абыйсы белән дә киңәшмәде: укытучы белән бу хакта сүз йөртү оят иде аның өчен...
Әйе, өйдәгеләр аның бу үзгәрешен сизмәделәр кебек. Һәрхәлдә Әхсән үзе шулай дип өметләнде. Тик менә хатыны.
Саҗидә бервакыт төн уртасында әкрен генә елый башлады Әхсән башта аңламыйча, ышанмыйча, аптырап ятты Аннан соң. урыныннан күтәрелә төшеп, хатынын кузгатты:
— Ни булды сиңа?
Саҗидә, тавышын күрше бүлмәдәгеләргә ишеттерүдән куркып, арта барган үксүен көч белән тыеп сулкылдады
-- Ә сиңа ’ Ә синең үзеңә ни булды91 Ни булды' —дип мендәрне төйде— Мине сизми дип уйлыйсыңмы әллә9 Кара көеп йөрисең, юньләп эндәшмисең Миннән, балалардан туйсаң, турысын әйт Кунаклар барында бит. әткәй-әнкәй алдында1 Миңа бик җиңел дип беләсеңме әллә9
— Ни сөйлисең син. Саҗидә9 — Әхсән хатынының җилкәсеннән кысты— Ни сөйлисең, бәгырькәем9' Нишләп сездән туйыйм ди мин9! Исәрләндеңме әллә9 Каян алдың мондый сүзне9
— Элек син болай түгел идең, түгел идең! —дип. тагы да үкседе Саҗидә—Мин сизәм бит үзгәрдең, нык үзгәрдең син. Әхсән Олы эшкә күчкән ит-ат хатыныннан туя. аңа матурраклар, яшьрәкләр кирәк була, диләр иде. хак икән Мин бит моңа ышанмаган идем, сиңа ышанган идем Менә күрдем инде соңгы көннәрдә бөтенләй икенче син. Әхсән' Башканы тапкансың син Шуңа мине күргән саен, кара көясең, үртәләсең, белам бит мин сизәм'
Ни дип юатырга, ни дип җавап бирергә белмәде Әхсән Хатынының чын күңелдән үртәлеп, әрнеп, көнләшеп елавын аңлап алды ул Беренче уй — гаҗәпләнү булды Аларның яшьлектән үк килгән яратуы _ 0зак көтеп алулар, сыналулар аша узган, инде соңыннан кавышуга тоташып, гаилә тигезлеге, гаилә татулыгы, гаилә бәхете булып әверелгән мәхәббәт хисләре — моңарчы теләсә нинди көнләшүләрдән дә өстен кебек иде
Ә көнләшү бер-береңә ышанмауның башы
Аңлады Әхсән үз хәлен. Саҗидәсенең дә хәлен аңлады Өйгә кай-
чан ныклап кайтып күренгәне булды аның бу соңгы айларда? Кая ул соңгы айларда гына9' Элек, фермада чагында, алар көндез дә көнгә бер күрешмичә калмый торганнар иде бит Ә менә парторг булып сайланганнан бирле, аларның очрашу вакытлары санаулы сәгатьләргә генә кайтып калган түгелме9 Әхсән иртән нарядтан кайтып керсә, Саҗидә иртәнге савымнан кайтмаган була. Саҗидә кичке савымнан кайтканда Әхсән каядыр ашыгып чыгып китә. Ул райондагы киңәшмәләр күпме9 Шул бу. шул — Саҗидә элек тә аның өйдә булмавын авыр кичергән, әрнегән, көнләшкән, сиздермәгән Башкасын үткәрә алган, ә менә монысын — соңгысын күтәреп бетерә алмаган, иренең йөзендә ниндидер кара шәүлә барын, шуны үзеннән яшергәнлеген, күрсәтмәскә тырышуын күңеле белән сизгән ул Сизгән... Сәбәбен эзләп җәфаланган, үртәлгән, аңлый алмый интеккән. Нишләргә? Ничек юатырга, ничек тынычландырырга хатынының күңелен?
— Син инде бигрәк,— диде ул. тавышына кырыслык чыгарырга тырышып — Әллә ниләр уйлап табасың. Ташлале Кеше көлдерерсең.
— Ә нигә соң9 Нигә алай үзгәрдең син? Бер мин генәмени. әткәй дә сизә синең үзгәргәнне?
— Әткәй9 Ул нәрсә, берәр сүз әйттеме?
— Юк әйтмәде.— Саҗидә, тирән сулап, читкә таба борылды— Әткәйне беләсең бит. әйтми-сиздерми ул. Тик мин күрәм бит. ул да борчыла Башта мин аны Хәбирнең озаклавына гына борчылып йөри дип уйлаган идем Юк. синең өчен дә икән .
— Сез нәрсә, барыгыз да минем өчен борчыла башладыгыз әле9 Нәрсә булган миңа9 Үзегез җыен тузга язмаганны уйлап чыгарасыз да — Әхсән сүзен таба алмый, дәвам итә алмый торды Чыннан да. ни өчен әле тузга язмаганны булсын? Димәк, әтисе дә шәйләгән аның борчылып йөргәнен. Саҗидәнең күңеле сизгер, ул алдамас Шулай уйлап. Әхсән хатынының иңнәреннән сыйпады.— Карале, карчык. Син ни Әйдә, бала-чага булма, яме... Аңла инде син мине, эштә бит төрлесе була Синнән башка, балаларымнан башка беркемем дә юк минем Эштә бераз кыенлык чыккан иде.
Саҗидә дәшмәде Әхсән аның тынычланганын, үз сүзләренә ышанганын тойды Әллә ышанырга теләп, ышанырга тырышып ята иде микән Саҗидә?
— Әтигә белдермәскә кирәк, болай да инде йорт салганда нык биреште Син инде. Саҗидә, аларга аны-моны әйтә күрмә.
— Нәрсәне ул «аны-моны»?
— Юк-бар уй уйлап, күңелсез кыяфәт белән йөри күрмә дим
— Ә минем андый кыяфәт белән йөргәнем юк. Әхсән. Әле үзеңә дә сиздерми идем, түзмәдем, күңелем йомшарып китте. Кичтән бирле түшәмгә карап, йоклый алмый боргаланып яттың бит. Жәлләдем үзеңне. Кем аркасында шулай өзгәләнә икән бу. минәйтәм
Әхсән хатынын үзенәрәк тартты
— һы. кем аркасында, имеш... Эш аркасында, эш
— Эш аркасында гына шулай ничә көн буена өзмәс-куймас кара көяме кеше? Эшеңнән алалар икән — бүтән җирдә эш бетмәгән Әнә. безнең фермада сине һаман сагыналар
Әхсән сискәнеп китте.
— Нишләп әле син мине бу эшемнән алырга җыенасың?
— Мин җыенмыйм Фәтхияттидән ишеттем Сер итеп кенә әйтте Үзе кемнән ишеткәнен белдермәде «Иреңнең өстеннән жалу язганнар икән .— ди Ул чакта аның сүзен колакка да элмәгән идем, менә хәзер исемә килеп төште. Сине дә шулай кара кайгыга салырлык булгач, нәрсәдер бардыр Бардыр, Әхсән. Яшерәсең генәдер. Миннән Хатыныңнан
Саҗидә тыныч итеп, үз сүзләре артыннан үзе үк уйланып сөйли
иде Әхсәннең күңеле тулып китте Чыннан да, кайгы дигән нәрсәне хатыныннан яшереп ир кеше дөрес эшлиме, әллә ялгышамы’ Көчсезлекме хәсрәтеңне хатыныңа сөйләү, әллә киресенчәме’ Синең белән бер уртак ятакны уртак төнне, уртак таңны бүлешкән, балаларыңның анасы булган, авырлыкның теләсә кайсын синең белән бергә кү- ф тәрә алган, әмма синең йөзеңдәге сүрәнлекне, борчылуны күреп, бары х тик шушы билгесезлекне генә күтәрәлмый җәфаланган хатынны ни- g чек юатырга? ж
— Дөрес әйткән Фәтхиятти,— диде ул, ниһаять, авыр сулап.— г Жалоба бар минем өстән. Берәү генә дә түгел, икәү
— Ничек’ Нинди жалоба7 Кем язган7 Кая7 х
— Райкомга да. обкомга да Башта — беренчесен, аннан — тагын ♦ берсен Кем язганы әйтелмәгән
Саҗидә сүзсез калды Сорарга кыймыйча, иренең дәвам итүен 2 көтә иде булса кирәк Әллә инде әле генә ишеткәннәрен башына * сыйдырып бетерә алмый интегә идеме7
— Ничек уйлыйсың Мортазин абый язмады микән7 — диде ул к бераздан — Ул бит, хәтерлисеңдер, теге вакытта да ниндидер сүзләр * сөйләп йөргән иде син парторг булып сайлангач
— Белмичә-нитмичә кешегә яла якма,— дип кырт кисте Әхсән
— Болай гына әйтәм лә. Аптыраганнан Нәрсә язганнар соң ул жалобада? Колхоздан сыер алганны түгелдер бит7
— Анысы да бар Тик райкомны аны. сизәм. сыер кызыксындырмый. Колхоздан бер сыер түгел, унны алган булсам да бу кадәр купмаслар иде
— Сыер да ул кадәр кызыксындырмагач, тагын нәрсә төпченәләр соң алар, Әхсән7 Ә7
Әхсәннең тамак төбенә төер утырды Дәшмәде Уздырды
— Әхсән, дим7
— Әткәй белән бер өйдә яшәвемә аптырыйлар Менә шул
— Ничек инде7 Бергә яшәмичә, тагын кайда яшик7 Төпчек малай Хәбир — читкә китте Син инде аны алыштырдың Әткәй-әнкәй янында кемдер булырга тиештер бит Картлык көннәрендә Райкомның моңа ни катышы бар7
— Бар икән шул менә Мин парторг кеше Ә әткәй Ул — авыл мулласы. Эш менә шунда. Саҗидә
Саҗидә урыныннан сикереп торды Әхсәннең беләгенә ябышып, ашыгып-ашыгып пышылдарга кереште
— Булса соң! Аңа карап, ул бит ата кеше булудан туктамый, Әхсән! Ни генә булса да. синең атаң бит ул! Картларның аның үз дөньясы Ничек инде син аның белән бергә тормаска тиеш7 Алайга китсә, бабай мулла дип, балалар да аннан йөз чөерергә, аның белән бергә яшәмәскә тиешмени7! Әнә. олысын бит мәктәптә отряд советы председателе иткәннәр Аның өстеннән дә жалоба язсыннармыни71
Әхсән хатынын бүлдермәде Киресенчә, гаҗәпләнеп, аптырап, аның ярсулы пышылдавын тыңлады һәм ул аны бу минутларда бердәнбер киңәшер кешесе, таяныр терәге итеп тойды
XII
Хәбир соң уянды Аның әле болай үз-үзен белештермичә йоклап калганы юк иде Кичә ресторанда Ахо белән утырганнан соң. бүлмәгә кереп яткач та йоклый алмый интегүдән иде аның бу соң уянуы
Торып юынырга өлгермәде, ишек шакыдылар
— Мин бер генә минутка, туган,— диде ишектә күренгән Ахо Башка чактагы кебек ачылып елмаймады «Башы авырта, кәефе юктыр».— дип уйлап куйды Хәбир Ахо исә кулындагы күн сумкасын
аңа сузды — Зинһар, алып куй. синдә торып торсын. Кич алла бирсә, кереп алырмын.
— Киченме9 — диде Хәбир икеләнеп — Гафу ит. Ахо. минем бит кичен монда булмавым бар бүген. Бер дусны очраткан идем Өенә чакырган иде.
— Бүген булмаса. иртәгә сугылырмын.— дип. ашыгып бүлдерде аны Ахо.— Синдә торып торсын Ачуланмыйсыңдыр ич9
— Ачулану кая’! Ни сөйлисең син. Ахо9! Кич белән өйдә булмавым бар. дип кенә әйтәм
Ахо. сумкасын калдырды да, ашыгып чыгып китте Хәбир аның болай кабалануын: сәер генә чыгып китүен үзенчә юрады: кичә күп сөйләшеп ташлаганына читенсенә бу. шуңа тизрәк саубуллашу ягын карый. Әллә соң кич өйдә була алмыйм дип әйткәнгә үпкәләвеме9
Юк. ул турыда әйтеп Ахоны һич тә алдамады Хәбир Кичә ресторанда Минзиләне ниндидер ир белән күргәч, ул төне буе уйланып, үртәлеп, икеләнеп чыкты. Ахоның сүзләрен исенә төшереп, фикер җебенең югалган очын табарга тырышты -Менә шулар кулында совет сәүдәсе — дип теш арасыннан ысылдап сүгенгән иде Ахо.— Саттар Үтәбаев Сәүдәне болар кулына биргән дәүләт — үзе үк иң зур спекулянт' » Төнлә ул Таһир белән очрашуы турында уйлап ятты. Шунда гына аның агарган, талчыккан йөзендәге курку шәүләсен аңлап алгандай булды Димәк. Таһир да бәхетсез Әллә9 Әллә башкачамы9 Бәлки, бу гади бер очраклылык кынадыр9 Бәлки. Минзилә бу ресторанга очраклы рәвештә генә кергәндер? Бер-бер бәйрәм уңае белән9 Хәбир шулай дип ышанырга тырышты. Әмма башында калган аек күзәнәкләрнең берсе аңа катгый җавап кайтарды юк. очраклылык белән генә килмәгән Минзилә бу ресторанга. Юкка гына очрашмаган ул теге бәндә белән. Димәк, шулай: Таһир белән Минзилә дә бәхетсезлеккә тарган Кем белә, бәлки аларга Хәбирнең каргышы төшкәндер9 Хыянәт иткән дустан һәм хыянәт иткән ярдан язмыш үзенчә үч алгандыр9 Табигатьтә бер генә нәрсә дә эзсез үтми, бер ялгыш җибәрдеңме, кайчан да булса аның үзеңә урап, бәла булып кайтачагын көт тә тор. диләр бит Хыянәт табигатьнең үзе алдында ясалган ялгыш түгелме9 Юк-юк. болай уйларга ярамый! Таһир. Аның янына, һичшиксез, барырга кирәк. Бәлки, ул да бүген бик авыр хәлдәдер9 Бәлки, ул теге көнне, үзләренә чакырганда. Хәбирдән бербер ярдәм өмет иткәндер, киңәш көткәндер, әйтергә генә кыймагандыр
Төне буена әнә шуларны кат-кат уйлап, үз-үзе белән бәхәсләшеп ятты Хәбир Ахоны алдамады ул кызы янында булганнан соң. аның белән күрешкәннән соң. кич Таһирларга барып кайтмакчы иде исәбе
Тик ул бу көнне Таһирларга гына түгел, хәтта кызы Розалия янына да бара алмый калачагын белми иде әле Шулай ук Таһир Корбановның нәкъ менә шушы иртәнге сәгатьләрдә аэропортка таба ашыкканын да белми иде Хәбир
Әйе. Таһир бу көнне иртүк уянды Иркенләп юынды, ашыкмыйча гына капкалап алды. Киемнәрен юлга әзерләде.
Минзилә йоклый иде әле Әмма Таһир ул йоклаган бүлмәгә таба күз төшермәде, хәтта игътибар да итмәде Кичәге, үткән көннәрдәге газаплардан, уйлану һәм үртәлүләрдән берни дә калмаган кебек иде Әйтерсең. Таһир яшәп яткан катлаулы, тузанлы, эсселе-с ал кынлы дөнья өстеннән ниндидер бер зилзилә үткән дә. аннан соң инде җылы. рәхәт бер яңгыр яуган Әйтерсең, аның бөтен тирә-юне чистарып. сафланып калган Таһир шул саф һаваны күкрәк тутырып сулаган, тирә-якка карап, беренче тапкыр хозурланган Үзен кеше итеп сизә башлаган...
Әлеге үзгәрешнең төп сәбәбе Хәбир белән очрашу икәнне Таһир . тоя. сизеп тора иде Хәбир белән очрашып, аның турында уйла- 28
нып-көтеп алҗыган кичәге төнне беренче тапкыр үз язмышына читтән карап, аек бер акыл белән фикер йөртте Таһир
«Менә Хәбир —дип сөйләште ул үз-үзе белән — Күпме кыенлык күрде, хыянәт күрде. Сыгылып төшмәде Оят Ә син менә үзеңә хыянәт иткән хатын белән бер өйдә бер үк һава сулап яшисең, синең ир булып исәпләнерлегең дә калмаган Беткәнсең син. беткәнсең » *
Шулай үз-үзен битәрләде, оялтты, гарьлеккә күмде Таһир Шу- ; лай йоклап китте.
Иртән уянуга ук, үзендә ниндидер җиңеллек, иркенлек, сафлык ? тойды Нәрсәдер булган, нәрсәдер үзгәргән, нидер кире кайткан, ни- а дер юкка чыккан кебек иде
Билгеләнгән сәгатькә кадәр шактый вакыт бар иде әле. Аэропорт- « ка иркенләп, ашыкмыйча барды Өлкә комитетының кадрлар бүлеге ч инструкторы Овчинников һәм пропаганда бүлеге вәкиле Төхфәтуллин * белән ул «Депутатлар бүлмәсе- янында очрашырга тиеш иде Алар х Таһирдан да алдарак килгән булып чыкты
— Менә монысы сезгә, иптәш Корбанов — Исәнләшеп күрешкән- 2 нән соң, Төхфәтуллин аңа самолет билетын тоттырды.— Регистрация = игълан итмиләр әле һаман
— Тәртип юк.— диде Овчинников — Самолет очар алдыннан ашыктыралар кешене Менә күрерсез. ТЪртип юк
Таһир кулындагы билетка күз салды, үзе дә сизмәстән, гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде:
— Минем районга очабыз икән ләбаса Күптән кайткан юк иде'
— Менә, берочтан туган ягыгызны да күреп килерсез.— Төхфәтуллин ачылып елмайды Тиздән аның бу елмаюы ирен читенә күчте.— Командировка алып, туган якка кунакка йөрүчеләр азмыни’' Әби-бабай янында сыйланырга'
— Тик бу иптәш Корбановка кагылмый.— дип. шаяртуга кушылды Овчинников — Ул бит әле билетларның кайсы районга алынганын да белми иде — Аннан соң. җитдиләнеп. Таһирдан сорады — Балта- мак авылы сездән еракмы соң’ Шул авылда яшәгән партком секретарен тикшерергә барабыз
— Балтамак’.— Таһирга эсселе-суыклы булып китте— Ничек инде Балтамак?..— шушы сүзләрне кабатлаганда мең төрле уй үтте г аның башыннан Алар барачак авылда Мортазин дигән кеше яшәгәнен. аның партком секретаре булып эшләгәнен, ә инде Мортазинның кызы Минзилә булуын, ягъни үзенең хатыны булуын, бу тикшерүдә аңа һич тә катнашырга ярамавын боларга белдерергәме, юкмы дигән рәхимсез сорауга килеп төртелде.— Балтамак Беләсезме, иптәш Овчинников. Иптәш Төхфәтуллин Миңа сезнең белән барырга ярамый'
_ ?!
— Ничек инде’
— Анда Партком секретаре Мортазин Ул минем хатынның әтисе Шулай булгач Бу тикшерүдә катнашырга минем юридик яктан да. мораль яктан да хакым юк
— Кызык .— дип сузды Овчинников, кесәсеннән кызыл тышлы дәфтәрен чыгарып— Кызык Менә монда язылган «Әтисе — мулла. Әхмәтгали Әхмәтгалиевич Сабирҗанов Улы — парторг. Әхсән Әх.мәт- галиевич Сабирҗанов» Монда сезнең хатыныгызның әтисе һ-м-м Мортазин дидегезме әле’ Монда андый кеше турында бернинди сүз дә юк!
Таһир бер генә мәлгә җиңел сулыш алды, әмма шунда ук янә калтыранып куйды "Әхсән Сабирҗанов та минем авылдашым, дустымның абыйсы лабаса' - дип чак кына кычкырып җибәрмәде •Әтисе — мулла . Улы — парторг « — дигән сүзләр аның башын., бераз соңрак барып җитте Әхсән абыйсын дустының абыйсын тикшерергә. Әхмәтгали абыйсын тикшерергә кайта, үзенең туган авылы-
на кайта түгелме соң ул?! «Йа хода! » — бу сүз аның күңелендә беренче тапкыр пәйда булды. Кемдер ярдәм итәр, кемдер бу хәлдән коткара алыр сыман тоелды аңа Ярдәм булмаячагын аңлагач, котылу юлын үзе эзләргә кереште:
— Беләсезме —диде ул, фикерен тупларга ашыгып.— Бу авыл Ул бит минем туган авылым Миңа анда тикшерү белән кайту кыен...
— Ә нигә? — Овчинников аның сүзен эләктереп кенә алды — Мин берниниди кыенлыгын да күрмим моның. Сез, димәк, ул авылдагы кешеләрне яхшы беләсез. Мәсьәләне хәл итү безгә җиңелрәк булачак' Шулай бит, иптәш Т&хфәтуллин?!
— Әлбәттә, шулай.
— Мин дә шулай дип уйлыйм! — Овчинников, эш хәл ителде дигәнне белдереп, куен дәфтәрен кесәсенә кире тыкты. Каядыр читкә, регистрация кассаларына таба борылды — Әйтәм бит, тәртип юк, тәртип Самолетка утырыр алдыннан ашыктыра-куа башлаячаклар, менә күрерсез!..
Таһир сизде: ул инде «Андагы парторг минем балачак дустымның абыйсы бит», дип кенә котыла алмаячак иде...
Ул арада, аңа бөтенләй икеләнү җаен калдырмаслык итеп, алар очачак самолетка билетлар теркәүне игълан иттеләр.
Әйе Хәбир бу көнне Таһирның туган якларга таба юл тотуын белми һәм белә дә алмый иде Кичен аларга, Таһирларга барачагын төгәл хәл итеп, күңеленнән җөпләп, бүлмә ишеген бикләде. Базарга барып, анда нинди алмалар сайлап алачагын, кызына нинди җимешләр алып барачагын, Розалиянең ничек шатланачагын уйлап, үзалдына елмаеп куйды Ачкычны калдырырга дип баскыч ягына таба атлауга, аның янына ике ир килеп басты
— Гафу итегез, кире борыла алмассызмы? Бүлмәгезгә кире керергә кирәк, дип әйтүем
Хәбир шул мәлдә Ахо калдырган сумка турында уйлап алды. Ачкычны монда тапшырып китү уе юләрлек булган түгелме, карале?! Бүлмәдә кеше әйбере кала лабаса!
— Мин бик ашыгам,— диде ул, ачкычын кесәсенә тыгып. Аннан соң, кинәт туктап калды.— Ә минем бүлмәгә керү сезгә ник кирәк7 ,
— Кирәк,— диде ирләрнең икенчесе һәм кесәсеннән кызыл тышлы таныклык чыгарды, Хәбирнең маңгаена ук терәп диярлек күрсәтте «Лейтенант. Уголовный розыск» дигән сүзләр Хәбирнең күз алдында биешеп тора кебек иде
— Мин ашыгам,— диде Хәбир, хәлне ачыграк төшенергә теләп.
— Бүлмәгә керик Шунда сөйләшербез!
Хәбир икеләнеп торды. Аннан соң, баш чайкап, бүлмәсенә таба китте Әлеге ирләрнең берсе, Хәбиргә таныклык чыгарып күрсәткәне, ишек ачылуга ук. бүлмә эченә ташланды.
— Монда! —дип, кош тоткандай шатланып, кабаланып, Ахо калдырган сумканы эләктерде, эчен ачып, актарырга да кереште
— Кеше әйберсе бит ул. нишлисез?! Кагылмагыз! — Ләкин тегеләр Хәбирнең сүзенә илтифат итмәделәр.
— Монда1 Әйе, монда, табылды бит, анасын сатыйм!
— Кеше әйбере . Зинһар, актармагыз,— Хәбир инде, нидер хәл итәргә теләп, алгарак тартылган иде. Артында торган ир аны җәһәт кенә эләктереп алды, стенага таба кысты:
— Тик кенә тор! Кузгаласы булма! Күрсәтермен мин сиңа «кеше әйберен»! .— дип кычкырды ул, шунда ук «син»гә күчеп.
Лейтенант сумканы кире япты
— Сезгә безнең белән барырга туры килер,— диде ул, Хәбиргә үтәли карап.— Анда якыннанрак танышырбыз
Мин ашыгам минем кызым янына барасым бар Ул — больницада1 Миңа аның янына бармый калырга ярамый' — Хәбир, үзенең хәлен берьюлы аңлатырга теләп, ашыга-ашыга сөйләде — Мин.. Без чит илдән кайтып киләбез Сез мине кем беләндер бутыйсыз ялгышасыз бугай'
Ялгышасыз диме9' — Хәбирнең беләгеннән эләктереп алган милиционер мыскыллап елмайды — Без сирәк ялгышабыз агайне Ялгышсак та бик белеп ялгышабыз'
Урамга Хәбирне култыклап алып чыктылар Анда аларны машина көтеп тора иде инде
XIII
Кичке якта Сабирҗановлар өенә Ильяс килеп керде Янәшәсендә укытучы кыз Нурия иде Кыз. арттарак калып, ишек төбендә таптанды Ильяс исә, үзе алып кергән суык белән бергә, өй түренә таба узды, өйне яңгыратты
— Әхсән абый! Әхмәтгали абзый' Ишетәсезме9! Гөлчирәтти дим' Саҗидә апа9' Әйләнәм бит мин, ишетәсезме9'.
Өйдәгеләр урыннан кузгалды Аргы бүлмәдән балалар йөгерешеп чыкты Ильяс аз гына кызмача идеме, әллә инде бәхетеннән артык һаваланган идеме. Нуриясе аны тарткаларга кереште
— Ярар ла инде. Ильяс Кеше өендә тавыш күтәрмә сәнә Рөхсәт сорарга фатиха алырга гына кердек лә инде
Ильяс аның саен очынды. Әхмәтгали картның янына ук барып утырды
— Аягымны салып-кагып тормадым, Әхмәтгали абзый, сез — үз кешеләр, гаеп итмәссез. Син безгә фатихаңны бир. Әхмәтгали абзый9 Без бит. менә Нурия белән тормыш корырга, өйләнешергә булдык'
— Алай-й — Әхмәтгали карт каядыр аска, үзалдына төбәлде, аның шушы бер сүзеннән бөтен өй эче тынып калды Очынып-һава- ланып килеп кергән Ильясны да алыштырып куйган кебек булды ул. картның шушы сүзендә нинди мәгънә ятуын аңларга теләгәндәй.
. башын бераз кырын салып, аңа төбәлде
— Бергә тору, гаилә кору, өйләнешеп туй итү — алла тарафыннан фарыз ителгән, макталган эш.— дип әкрен генә көйләде үзалдына карап сөйләде Әхмәтгали карт Аннан соң. кулы белән генә ишарәләп. Нуриягә дә утырырга кушты Вәләкин тормыш корганда алдагысын да уйлап эш итәргә кирәктер, оланнар Ата-аналарыгызның җанын борчуга салмаенча кадерләрен белеп, үз балаларыгызны ят итмәенчә, тәүфыйк белән яшәү насыйп булсын
Әхмәтгали карт чал башын күтәрде. Ильяска таба иелде
— Ильяс улым сүземне авырга алма, сине бераз теге шайтан суы белән шаяргалый. диләр Гаилә корганда монысы турында ныклап уйла Сезгә — бергә торасы, балалар үстерәсе
— Элек булды инде ул. Әхмәтгали абзый! Хәзер юк. алай шаярмыйм инде Әнә. ышанмасаң. Нуриядән сора ай буе сүземдә тордым — авызга да алмадым'
— Анысы яраган, улым Алга таба да. иншалла. шулай булсын.— Әхмәтгали карт кызга таба борылды — Нурия кызым, тормышка чыгу — уен эш түгел. Саваплы да. җаваплы да эш Ата-ана- ларыңның ризалыгын алдыгызмы9
— Алар риза. Әхмәтгали абзый
— Анысы әйбәт Ирнең кадерен белеп, аның һәр көнен уртаклашып яшәргә кирәк Шуңа син ризамы үзең ныклап уйладыңмы9
— Риза. Әхмәтгали абзый Ныклап уйладым
— Анысы әйбәт Бәхет-шатлыклар белән гомер кичерергә мату|
балалар үстерергә насыйп итсен. Рәхмәтеннән ташламасын. Амин, шулай булсын Миннән фатиха сезгә, балалар!
Әхмәтгали карт урыныннан салмак кына кузгалды.— Кичке намазымда сезнең өчен дога кылырмын Хак тәгаләдән хәер-фатиха сорармын.
— Рәхмәт, Әхмәтгали абзый! Рәхмәт!..
Әхмәтгали карт олы якка кереп китте Әхсән аның артыннан, әтисен беренче тапкыр күргәндәй, гаҗәпләнеп, төбәлеп карап калды Беренче тапкыр күргәндәй. Әтисе аның күз алдында олыгайды, күз алдында картайды Сиздермичә Сизелмичә..
Әхсән аның яшь чакларын хәтерли- атын җигә, печәнен чаба, эшнең теләсә кайсысын эшли торган таза бәдәнле ир иде. Басудан салам алып кайтсалар, кышкы кичнең соңына тикле аларда ут яна басу җилендә куырылып кайткан Әхмәтгали идарә конюхы Әхәт белән «җылынып» утыра. Алларында — бер ярты «Московская». Сургуч белән пичәтләнгән бөкесен кадерләп кенә ачалар Балаларга күрсәтмәскә тырышалар. Ә Әхсән — ишегалдына кайтарып аударыл- ган саламны лапаска таба ташып йөргән олы малай — боларны барыбер күрә, күрмәгәнгә генә салыша. Бераздан болар шешәнең нәкъ яртысына җитәләр Шуннан соң инде Әхмәтгали малайны эштән туктата, ишегалдына чыгып, чакырып ала:
— Булды, улым, маладис. нык эшләгәнсең, калганын иртәгә икәү ташып өярбез,— ди.
Инде тагын бераз утыргач, әтисе Әхәт агайны да озата, төбендә ике бармак к;..чынлыгы аракысы калган шешәне аның кесәсенә тыга монысы — саламга барырга ат биреп торган өчен. Әле саубуллашканчыга кадәр, баскыч төбендә тәмәке тартып торалар, кич буе өстәл янында барган әңгәмәне үзләренчә йомгаклыйлар.
Әйләнеп кергәч, әтисе һич тә тиз генә тынмый әле. Балаларның берсен — гадәттә, эшсез йөргәнен, дәрес әзерләп утырмаганын сайлап ала, сөйли Әтисенең ул вакыйгаларын — сугышта күргән хәлләрне балаларның инде күп тапкырлар ишеткәне бар Әмма барыбер кызык Кайчак, әтиләре сөйли башлауга, китапларын, дәресләрен ташлап, җыелышып утыралар Әтиләре моңа бик канәгать күзләрен кыса төшеп, кайсыдыр вакыйганы искә төшерергә тырыша «Фамилиясе ничек иде соң әле?» —дип, «ротный старшина» турында сөйлисе вакыйгасын сузып, көттереп тора
— Әһә. әйе. Шувалов дигән урыс малае иде Көне буе атыштык— ашарга китермәде бу Нимес кыса Бер тапкыр чак рукапашныйга кермәдек Минем взвуд сул як флангада иде Шуннан кыса нимес Кичкә таба тынды Берзаман, минсиңайтим, отделениеләрдән хәбәр килә «Ашарга давай! —диләр— Тамак үтерә, «Урта авыл этләре» өрә!» — диләр Атыш вакытында элемтә өзелгән иде Ротный комндирга кеше җибәрдем: «Егетләрнең хәле бетте, минәйтәм, алар өч көн буена тә- гам-ризык капмаган, нишләп, минәйтәм, ашарга китерүче юк?! Фриц тагын күтәрелсә, ач килеш ничек сугышыр солдат, минәйтәм »
Әхсән, олы малай буларак белә инде бу урында әтисе кулын селтәп куя. тавышын күтәрә төшә. Моны ул үзенең рота командирыннан һич тә калыша торган кеше булмаганлыгын белдерер өчен шулай итә. Бу вакытта малайларның гына түгел, олы кызның да күзләре очкынланып куя әтиләре өчен горурланалар. Ә инде төпчек малай Хәбир бөтенләй рәхәт чигә:
— Шулай дип әйттеңме, әткәй!?
— Әйт-те-е-м!—дип суза әтиләре башын чайкап.— Ә нигә әйтмәскә?!
Нәкъ менә шул иң кызык вакытта, каяндыр эшеннән бүленеп, әниләре килеп керә.
— Балаларның йоклыйсы бар ла инде, атасы, үзеңнең дә эшең
иртә таңнан, җитәр, бүтән вакытта сөйләп бетерерсең, йокларга кирәк.— ди
— Әйт-те-е-м!— дип кабатлый ул. хатынына усал карап алып, янә үзенекен сөйләп китә —Шуннан соң, ярты сәгать тә үтми, үзенең службасы белән старшина килеп җитә Ботка китергән бу. сухой паек китергән Моның егетләре бушаткан-өләшкән арада, үзенә әзрәк _ акыл өйрәтмәкче булдым Анда бер җимерек таш стена бар иде Кар- : шыда гына окоп башлана Шул стенага ышыкланып сүгәм мин моны «Син нәрсә, минәйтәм фәлән-фәсмәтән нишләп минем взводны ач = тотасың?’» — дип — Беләсеңме минәйтәм Суворов солдатны ашату турында ни дигән?!» Шул сүзне әйтеп бетерүем булды бух-х' Янда & гына мина төшеп шартлады Старшина окопка капланып төште Күтә- « pen карыйм, корсагын ертып үткән мина ярчыгы Эчәгеләре окоп - эченә салынган, аларына зыян тимәгән Күтәреп алдым старшинаны. , бөтен әгъзаларын кире тутырдым Ярасын бәйләгәч тылга озаттыр- - дым Үзем дә. шул төнне яраланып госпитальгә эләктем Шунда * ишеттем эчен теккәннәр дә моның, ике атнадан терелеп, чыгып та 2 киткән Ә мин менә кул белән өч ай яттым Сөяк чәрдәкләнгән ид« -
Ә Днепрны кичкәндә миңа чак кына герой бирмәделәр' — нәкъ * менә шушы урында әтисе, күрәсең үзенең шактый исерә төшкәнен сизеп ала иде Башын селкеп тора-тора да үз-үзенә сөйләгәндәй әйтеп куя: — Сугышка киткәнче тамчы да авызга алган кеше түгел идем мин. сугышта кар өстендә ятканда спирт бирәләр иде шунда өйрәндем, каһәргә
— Әткәй сөйлә инде, тагын сөйлә инде9 — дип аптыраткан төпчек малайга әйтә:
— Ярар, бүген йоклыйк инде бүтән вакытта сөйләп бетерермен,— ди.
Иртән ул иртүк торып эшкә китә. Сугыш турында сөйләтер өчен, аның тагын шулай берәр тапкыр «төшереп- алганын көтәргә кала
Әтисе күз алдында олыгайды Әхсәннең Хәер Әхсән үзе моны сизмәде, искәрмәде Гел янәшәңдә булган кешенең үзгәрүен дә, яше арта баруын да тоймыйсың икән Хәбир генә, кунакка-ялга кайтып киткән чакларында абыйсы белән икәүдән-икәү генә калгач, әйтә иде:
— Әткәй олыгайган инде, абый нык олыгайган
Чит илгә китәр алдыннан Лиза белән бергәләп кайткач та әйтте
— Әткәй картаеп бара инде —диде
Андый чакларда Әхсән дә Хәбир белән килешеп куя. гомернең тиз үтүе турында уйлана Әмма көндәлек тормышта, көндәлек эш мәшәкатьләрендә барысы да онытыла яңадан үз агымына кайта Әтисе дә аның өчен һаман бер үк төрле, бер үк яшьтә булып кала; әйтерсең шулай булган, шулай булып калачак
Әтисе дини картлар арасында йөри башлады Әхсән монысын да гадәти бер нәрсә итеп кабул итте Дөресрәге, бөтенләй искәрм «де дә Нигә9' Әтисе белән бергә ашка йөргән җомгага җыелган картлар барысы да бер авыл кешеләре бер чор кешеләре сугышка бергә китеп, сугыштан соң бергә эшләп, авылның шатлыгын-кайгысын бергә уртаклашкан кешеләр түгелмени”
Әтисенең тәмәкене ташлаганын Әхсән сизми калды
— Сәламәтлекне бетерә — дмдө әти< > ар
сәләрдән авыз өзгәч Савабы да. шифасы да бар дип умартага тотынды Бакчада кыяр, помидор кебек нәрсәләр күр»н;и Сабиоканов- лар бакчасында алар иң алдан апгерә торган булып китт<
Әхсән әтисен намазлык өстендә күрде картларча үзенә күрә бер килештерү, әни-карчык белән бергз-бер картаю галәмәте итеп к. нә карады Чөнки әтисе намазлыктан кузгалуга ук. янә дөнья мәшәкатьләренә. йорт-җир эшенә чума уй-фикере белән дә сөйләгән сүзе
эшләгән эше белән дә нәкъ элекке булып, ата кеше булып, гаилә башлыгы булып кала бирә иде.
Үзләре өстеннән килгән шикаять хаты турында белгәч. Әхсән иң беренче булып әтисе өчен борчылды Бу хат иң беренче чиратта аның үзен түгел, ә бәлки әтисен рәнҗетә, әтисен мәсхәрәли кебек иде аңа. Бу мәгънәсез хат турында өйдә белүләреннән, өйдә ишетүләреннән курыкты Әхсән Курыкты . Әмма, үзе дә сизмәстән һәм сиздермәстән генә, әтисенең ахшам намазына утырган чакларына күз салгалады...
Менә бүген. Ильяс белән Нуриягә фатиха биргән әтисе олы якка чыгып киткән чакта. Әхсәннең миен ниндидер кайнар уй, утлы фикер' көйдереп алды. Әйе-әйе. олыгаю, картларча бер килештерү галәмәте генә түгел, ә бәлки үзе генә аңлаган, үзе генә тойган инану, ышану килгән бит аның әтисенә. Менә әле хәзер дә. фатиха сорап кергән шушы яшьләр белән гади генә итеп, дөньяви мөгамәләдә сөйләшеп утырганнан соң. үзенең хуплау сүзләрен белдергәннән соң. аның әтисе чын-чынлап алар өчен алладан бәхет сорарга, бәхет ялварырга кереп китте. Әхсән сизде: әтисе бу эшне чын күңеленнән, ышанып һәм инанып, бөтен җаны белән бирелеп, теләкләренең кабул буласына өметләнеп, яшьләр хакына һәм кешеләр хакына дип. саваплы гамәлләр һәм сират күперен кичәсе барлыгы турында уйлап, алланың бердәнбер булуы һәм аның кодрәте чиксез булуына тирәнтен ышанып башкарачак
Ильяс белән сөйләшкәндә Әхсән үзенең әнә шул көтелмәгән ачышы тәэсирендә иде әле. Ильяс исә бертуктаусыз сөйләнде, күңелендәге шатлыгын тыя алмыйча, әле абыйсына, әле апасына килеп бәйләнде:
— Әхсән абый* Саҗидә апа1 Берсекөнгә — туй. Башта яшьләр табынын үткәрәбез, аннан картларны җыябыз. Сезне инде яшьләрнекенә чакырабыз. Саҗидә апа! Килми калмыйсыз инде, әйе бит?!
Саҗидә әле өзеп кенә берни дә әйтергә ашыкмый, Әхсәнгә карый Ә аның ире Әгәр дә Ильяс бу кадәр очынмаса. җилкенгән күңелен тыя алмыйча һаваланмаса һичшиксез. Әхсән абыйсының күзләрендәге икеләнүне, сәер газаплануны, борчылуны күргән булыр иде. Юк шул. Ильясның күңеле җиде кат күктә. Әхсәннең һаман дәшми торуын. икеле-микеле генә сүзләр әйтеп куюын ул үзенчә аңлый туйга бармаска маташулары түгелме соң боларның?
— Карале, карале син боларны!—ди ул. булачак кәләшеннән ярдәм эзләп.— Карале, син боларны. Нурия! Әдәм көлкесе бит. ә?! Сез дә килмәсәгез инде. Әхсән абый, мин ул туйны бөтенләй уздырып та тормыйм Әнә. Әхмәтгали абзыйдан никах кына укытам да. әнкәйдән мунча яктырам Бетте китте, вәссәлам!
Әхмәтгали абзыйдан никах укытам —шушы сүзләрне ишеткәч. Әхсән дерт итеп сискәнеп китте
— Җүләр сүз сөйләмә!—дип кистерде ул һәм. аңына килеп, суына төште.— Нинди никах укыту ди ул? Нурия — мәктәптә эшли, педагог кеше Син нәрсә, энекәем, аны балалар алдында хур итмәкче буласыңмы әллә?
— Шаяртып кына әйтәм лә инде. Әхсән абый! Парторг булгач, эреләндең әле син Шаяртканны да аңламыйсың. Йә. сүзеңне бер ныклап, кистереп кенә әйт тә инде, аннан без киттек. Йөреп чыгасы кешеләр шактый бит әле!
Нурия тыйнак кына басып торса да. аның да күңеле җилкенгән:
— Саҗидә апа. Әхсән абый! Килегез инде, яме7! Айсылу апа белән Мәҗит абыйны да калдырмагыз Берүк калдырмагыз, яме?!
— Ярый, сеңелем, ярый.— Саҗидә инде түзмәде, ризалыгын әйтеп ташлады, үзе һаман Әхсәнгә карады «Йә, нишләп дәшмисең инде, нигә яшьләрне интектерәсең, туй бит гомергә бер генә була’!» 34
ди иде аның күзләре
Ярый. Чакыруыгыз өчен рәхмәт, уйларбыз. Барырга тырышырбыз — диде Әхсән, ниһаять
— Вәйт рәхмәт. Әхсән абый! Көтәбез1 Ярый исәнлек-саулык, без киттек! — дип кабаланды Ильяс
Алар чыгып киткәч. Әхсән үзендә ниндидер бер җиңеллек тойды. Бүген көне буе уйлап йөргән уйлары, әле әтисе намаз укырга кереп ; киткәндә ясаган сискәнүле ачышы бераз кечерәеп калгандай булды = Чыннан да, тормыш дәвам итә Кешеләр өйләнешә, туй ясыйлар һәр ? кешенең үз язмышы, үз тормышы бар Үз гаиләсе Гаиләсе"’ Шушы Q сүз Әхсәнне янә сискәндерде Аның да үз тормышы, үз гаиләсе, үз х нигезе бар түгелме9 Әхмәтгали исемле бер авыл карты — ул да аның ♦ әтисе, аның тормышының аерылгысыз бер өлеше түгелме9 Ни өчен * әле шушы бер нигездәге гаилә бүген кем өчендер ике өлешкә, капма- а каршы өлешкә бүленеп күренергә тиеш?
Әхсән, инде ничәнче мәртәбә, пыяла тәрәзле ишек янына килеп. * бераз гына ачылып торган ике пәрдә арасыннан олы якка күз төшер- = де. Әтисе, таш сын кебек, намазлык өстендә утыра, авыз эченнән генә - нидер пышылдый, ул ходай белән сөйләшә иде бугай.
Әхсән ишекле-түрле йөреп килде Өстәл артына барып утырды Аннан соң янә сикереп торды
— Мин Әхмәтнәҗип абыйларга барып кайтыйм әле
Иренең җанын кая куярга белми йөрүен баядан бирле күзәтеп торган, әмма беренче сүз башларга кыймаган Саҗидә авыр сулап куйды:
— Айсылу апалар мунчадан кайтканда өйдә булырга иде инде сиңа. Әхсән9 Җизнинең бу көннәрдә болай да эче пошып йөри Юньләп күрешә, сөйләшә алганыгыз да юк бит Син эштә чакта бер хәл инде... Бүген бит синең өйдә икәнеңне белә ул.
— Саҗидә-ә! —дип кискен генә эндәште Әхсән.— Аңла, миңа Әхмәтнәҗип абыйны күрергә кирәк
— Үзең әйтмәгәч, мин сорашмадым инде Бүген районда Ниләр булды соң? Бюрога чакыралар дигән идең бит
— Бюро булмады.
— Ничек?
— Шулай. Комиссия алданрак килеп җиткән. Бюро ясарга өлгерә алмый калдылар
— Комиссия9 Казаннан укмы9 Нәрсә диделәр, ни әйттеләр соң9
— Нәрсә әйтсеннәр Шул инде..
Әхсән сүзен әйтеп бетермәсә дә. Саҗидә аңлады. Авыр сулап куйды:
— Җизнәй сине сораса, ни дип әйтим соң? Озак торырсың микән соң?
— Әйт, эше бар икән аның Әхмәтнәҗип абыйда, диген Ә болай Озак тормаска тырышырмын
Көн шактый салкынайткан иде Әхсән тукталып, пәлтә якасын күтәрде. Болай иткәч, әйтерсең, җылырак кына түгел, хәтта уйларга да уңайлырак иде _
Бюрога алар Әхмәтхан абыйсы белән бергәләп бардылар Ьашта. идарәдә икәү генә калып, сөйләшеп-киңәшеп утырдылар Әхмәтхан абыйсы әйтмешли, итәк-җиңне җыя төштеләр
— Күңелем сизә,— диде колхоз рәисе район үзәгенә барганда — Аларны бүтән нәрсә түгел, шул синең әтиең мәсьәләсе кызыксындыра
Аларны райкомда Бикташев каршы алды
- Бюро булмаячак-диде ул. ниндидер олы сер ачкан кебек пышылдап һәм каушаган, ашыккан тавыш белән өстәп куйды — Обкомнан килеп җиттеләр. Сезне көтәләр
Бу яңа хәбәр Әхсәнне каушатмады да, гаҗәпләндермәде дә. Тик. Казаннан килгән кешеләр утырган бүлмәгә килеп кергәч, сискәнеп китте комиссия членнары арасында мәрхүм Шәкүр абыйның малае, Хәмә1 Мпртазинның Казанда эшләүче кияве Таһир да утыра иде. «Әллә соң Хәмәт Мортазин бу эшне махсус рәвештә кияве аша эшләгәнме’’ — бу сорау аның уенда ирексездән туды.
Тик соңыннан, комиссия әгъзалары белән күрешкәндә, Әхсән баягы уеннан кире кайтты Юк. булмас.— диде ул үз-үзенә.— Шәкүр абзыйның малае андый эшкә бармас. Әгәр шулай булса, күзгә туры карап исәнләшә алмас иде...*
Танышып чыкканнан соң. сүзне Овчинников башлады:
— Иптәшләр, безгә бүген бик җитди мәсьәлә турында сөйләшергә кирәк булачак... һ^ммгбезгә мәгълүм булганча, бу сөйләшү КПСС өлкә комитетына килгән хат һәм. шуңа бәйле рәвештә, коммунист иптәш Сабирҗанов Әхсән Әхмәтгалиевичнең шәхси эше турында
Бүлмә бер мәлгә тынып калды.
— Дөрес, бу аноним хатта иптәш Сабирҗановның шәхесен каралтып күрсәтергә тырышу ярылып ята,— дип дәвам итте Овчинников— Без монда кайбер материаллар белән танышып өлгердек инде өлгерүен... Тик безгә бергәләп сөйләшергә, мәсьәләне уртага салып аңлашырга кирәк Иптәшләр, принципиаль булырга тырышыйк Вак- төяк нәрсәләргә артык тукталып тормыйк. Әйтик, ниндидер пенсионер укытучыга утын кайтару мәсьәләсе Вак нәрсә, иптәшләр Мин үзем монда бернинди дә гаеп эш күрмим Минемчә, пенсионерларга ярдәм кулы сузу һәр намуслы коммунистның бурычы Тәк-к. Йорт салу Колхоздан сыер алу . Болары да. минемчә, монда — урында сөйләшеп хәл ителә торган вак мәсьәләләр Алар турында сүз куертып тормыйк. Без инде бу хакта иптәш Бикташев белән киңәшеп тә алдык, ачыклык керттек. Тәк-к Колхозның бер механизаторына аракы табып бирергә вәгъдә итү Ягъни булган әҗәтне кайтарырга вәгъдә бирү Монысын мин аңламыйм. Эш нәрсәдә, иптәш Сабирҗанов7
Әхсән, сабырсызланып, урыныннан күтәрелде.
Теге вакытта урак тәмамланганда механизаторлар белән булган вакыйганы сөйләп бирде Ашыкмыйча, каушамыйча сөйләде. Әмма шул ук вакытта үзенең нәрсәдәндер акланганын, үз-үзен акларга тырышканын тоеп, үртәлә башлады Авыл җирендә механизаторлар белән эшләп караганыгыз бармы сезнең? — дип эчтән генә үчекләде ул шушы үзенә бөтенләй таныш булмаган, әле нинди максат, нинди уй белән килгәнен дә белгертергә өлгермәгән Овчинниковны.— Мөгаен. юктыр Эшләп караган булсагыз, сорап-нитеп тормыйча да аңлар идегез...»
— Әлбәттә, сез ул кичәдә тиешле җавапны таба алмый калгансыз.— диде Овчинников, Әхсән сөйләп бетергәч — Халык алдында, кичә барышында көтмәгәндә әҗәт сораулары да каушаткандыр, бәлки Ә болай Башкасын исәпкә алмаганда, парторг кешенең вәгъдәдә тора белүен күрсәтүе начар түгел кебек. Шулай бит. Тәлгать Ахуно- вич?
Берөзлексез нидер язып утырган Төхфәтуллин ашыгып баш какты
— Әлбәттә, шулай. Әлбәттә.
Овчинников сораулы карашын Таһирга төбәде.
— Әйе.. Дөрес... Шулай...— дип үзалдына гына сөйләнеп баш какты Таһир. Бу юлы ул күзләрен каядыр аска, читкә яшерә иде
— Иптәшләр, без бик катлаулы мәсьәлә алдында калдык Минем обком аппаратында алты ел эшләп мондый фактка тарганым юк иде әле Күз алдыгызга китерегез, колхозның партия оешмасы секретаре авыл мулласы белән бер йортта яши Бу бит башка сыймаслык хәл, 36
иптәшләр’ Партком секретаре партиянең тарихи карарларын тормышка ашырырга, яшьләрне коммунистик инану юлына әйдәргә тиеш. Ә шул ук вакытта аның әтисе — мулла — авыл яшьләре арасында ислам динен тарата, дини тәрбия алып бара. Безгә бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк Чөнки без.— Овчинников янәшәсендә утырган Төхфәтуллинга һәм Таһирга ишарәләп алды.— бу хак- * та обкомга тулы справка тапшырырга тиеш булабыз. Йә. кемнәрдә В нинди фикер-тәкъдимнәр бар7
Бүлмә янә тынып калды. *
— Бәлки, иптәш Сабирҗановның үзенә сүз бирү кулайрак бу- = лыр7 — Төхфәтуллин Әхсәнгә төбәлеп карады — Сез бүгенге хәлегез > турында ни уйлыйсыз? "
Әйе, Әхсән уйлый иде Ләкин ул үзенең бүгенге хәле турында ч түгел, әтисе турында уйлый иде бу минутта Менә шушы бүлмәдә * булган сөйләшүнең, мондагы сүзләрнең әтисенә барып ишетелүе мөм- * кин икәнлеген күз алдына китереп, ул кинәт сискәнеп куйды Мон- * дый хәлне, мондый хәбәрне әтисе ничек кабул итәр7 Ничек күтәрер7 2
— Иптәш Сабирҗанов.— дип ашыктырды аны Бикташев— Ко- = миссия членнары сезнең сүзне көтә'
Әхсән янә урыныннан күтәрелде. Бер кулы белән икенче кулын нык кысып, бармакларын каты итеп уды Ниһаять, авыр итеп сулыш алды, аннан соң әйтте
— Мин элек фермада эшли идем Эшем әйбәт иде. Фермада эшләүчеләр болай үземне хөрмәт итә иде кебек Әгәр инде миңа парторг булып эшләргә ярамый икән, ул чакта миннән бу вазифаны алуыгызны сорыйм Минем сүз шул.
Овчинниковка, күрәсең, мондый җавап ошамады Йөзе чытылып, ризасызлык билгесе күзләренә үк чыкты Ләкин үл үзен бик гиз кулга алды һәм гаҗәпләнгәндәй итеп елмайды
— Иптәш Сабирҗанов' Сез инде бигрәк, ни Алай ярамый бит. ярамый! Без кызыксындык сезне колхоздагы коммунистлар да. авыл халкы да ярата, хормәт итә. Алар, сезгә ышаныч күрсәтеп, сезне үзләренең партия оешмасы секретаре итеп сайлап куйганнар Шулайдыр бит, иптәш Шакиров7
— Шулай. Авылда Әхсән Сабирҗановка ышаналар Аның колхозчылар алдында абруе зур. Үзе шушы халык арасында эшләп үсте
— Күрдегезме?! — дип елмайды Овчинников һәм Әхсән аның бу елмаюында ниндидер сәер бер ясалмалык тойды Нәкъ менә шул ясалма елмаю аның янә ачуын кабартты, рәнҗетте, эчтән ярсытты Күрдегезме, иптәш Сабирҗанов7! Колхозда сезне хөрмәт итәләр Ә сез тиз генә койрыкны сыртка салмакчы буласыз Әлбәттә, мин аңлыйм әтиегез турында сүз алын бару сезгә җиңел түгел Ләкин уйлап карагыз әйтик, райком секретареның әтисе поплык хезмәтен башкарса7 Ничек булыр иде сезнеңчә7 Ә7! Җитмәсә, әгәр алар икесе дә бер йортта яшәсәләр — тагын да көлкелерәк,, шулаймы7 Сезгә әтиегез турында уйларга кирәк, иптәш Сабирҗанов
— Мин, нәрсә, әткәйне өйдән куып чыгарырга тиешме, сезнеңчә7
— Юк. сез дөрес аңламадыгыз! Бу инде бөтенләй мөмкин эш түгел!
— Ә миңа нишләргә кушасыз7 Хатынны, балаларны алып, мунчага чыгып торыргамы ' Әгәр кирәк икән мунча киң минем, аерылам да чыгам1 - Әхсән инде бу сүзләрен юри үчекләшеп ЭЙТТе Янында утырган Әмирхан абыйсы моны сизде әкрен генә пинжәк итәгеннән тартты — Ул чагында инде миңа беркем дә. мулла белән бер йортта яшисең, дип бәйләнә алмаячак!
Бикташев карандашы белән өстәлгә шакылдатып алды Бу аның • Артыгын кыланасың. Сабирҗанов' - дигәнен аңлата иде Овчинников. киресенчә. Әхсәннең ирониясен дә. үчекләшеп әйтүен дә сиз
мәде Күрәсең, ул үзе хәл итәсе мәсьәлә өчен борчыла, бары тик шул хакта гына уйлый иде
— Иптәшләр, без болай итеп хәлне катлауландырабыз гына бугай Минемчә, акыл белән эш иткәндә, мәсьәлә хәл ителмәслек түгел. Ни өчен, мәсәлән, сезгә әтиегез белән сөйләшеп карамаска, иптәш Сабирҗанов7 Әгәр дә ул муллалыгын ташласа, бу очракта каршылык үзеннән-үзе юкка чыга...
— Мин әткәй өчен җавап бирә алмыйм. «Тегеләй ит, болай ит„— дип тә боера алмыйм аңа. Хакым да юк. Ул миңа ата кеше, миннән олы кеше..
— Сезгә кыен булса, бәлки, әтиегез белән үзебез сөйләшеп карарбыз. иптәш Сабирҗанов? — Овчинников бу сорауны шулкадәр көтелмәгәндә бирде ки, хәтта Әхсән үзенең кычкырып җибәргәнен дә сизми калды:
— Сез нәрсә7! Әткәйне нинди хәлгә куймакчы буласыз? Мин аның алдында нинди хәлдә калам?!
— Юк. сез мине бик үк дөрес аңлап бетермәдегез бугай. Мин бит әтиегезгә нинди дә булса нажим ясау турында әйтмим. Болай, күрешеп, танышып, үзара сөйләшеп кайту турында әйтәм. һәм, әлбәттә. безнең сөйләшү сездән башка булырга тиеш дип уйлыйм...
Овчинников шуннан соң да әле шактый озак сөйләде. Сер итеп кенә әйтәм, диде обкомга Мәскәүдән яшерен хат килгән икән. Анда ислам диненең көчәя баруы, яшьләр арасында киң таралу куркынычы барлыгы әйтелгән Шул хат килгәннән соң. махсус бер төркем Норлат районында булып кайткан. Әлеге районда эшләп торган дүрт мәчет бар икән...
Овчинниковтан соң Төхфәтуллин да сөйләде. Аның сүзе дә, соңгы чиктә, кире Әхсән Сабирҗановка әйләнеп кайтты:
— Әгәр дә без. үзебезнең идеологиягә битараф яшьләр күбәйде, дибез икән, бу бер дә яшерен-батырын нәрсә түгел, иптәшләр. Турысын әйтергә кирәк, андый яшьләр, чыннан да, күп Алар безгә ышанмыйлар икән, димәк, ышанычны каяндыр бүтән урыннан эзләячәкләр. Ә дин инде андый кешенең күңелен яулап алуда беренчелеккә омтылачак. Шуңа күрә дә, иптәш Сабирҗанов, сезгә бүгенге мәсьәлә турында ныклап, коммунистларча уйларга киңәш итәбез. .
Районнан кайтканда Әмирхан да, Әхсән дә бер-берсенә сүз катмадылар Авылга җитәрәк бер урында машина чокыр-чакырлы җирдә сикереп алгач, Әхмәтхан теш арасыннан гына сүгенде. Ләкин аның бу сүгенүе чокырлы юлга карата булмаган икән:
— Яшьләр дингә тартыла, диләрме? Анасын корт чаккыры!. Бүтән ышаныр нәрсә калмагач, кая барсыннар?!
Әхсән дәшмәде Авылга керер алдыннан гына сорап куйды:
— Әхмәтхан абый Бу Овчинниковның ниндирәк кеше булуын аңлап бетермәдем мин
— Нәрсәсен аңламыйсың аның! Сарык тиресе ябынган төлке — менә шул Әйдә, безгә тукталыйк лутчы Өйдә алып куйган нәрсә бар, мондый чакта бераз җиңеләеп алу кирәк ул...
Әхсән баш тартты өйдә кунаклар бар, алар янына көннәр буе кайтып күренмичә йөреп, үзең генә күз ялтыратып кайту дөрес булмас иде..
Укытучының капка төбенә җиткәч, Әхсән якасын төшерде. Җылыга ияләшкән колакларны шунда ук суык куырып алды Капка тоткасына кагылгач, Әхсән кинәт кенә тукталып калды. Чыннан да, ник килде соң әле ул монда7 Ярдәм эзләпме? Әхмәтнәҗип абыйсы аңа ярдәм итә аламы соң7 Бер-бер киңәш ишетергә теләдеме ул укытучыдан7 Ләкин эш инде киңәштән узган. Зарланырга дип, бераз шыңшып алырга дип килдеме? Монысын гына инде ул Саҗидәсе 38
янына кайтып та эшли ала иде Шулай уйлады, шулай дип үз- мәсхәрәләде Әхсән. Бер урында таптанып, нишләргә белми озаг ләнеп торды Укытучыны күз алдына китерде Йә. менә хәзер керде ди ул аның янына Их. Әхсән. Әхсән .— дияр Әхмәт абыйсы — Әйткән идемме мин сиңа, улым’ Шулай бит. әйткән иде», бит?. « *
Бервакыт үзара бәхәсләшкәндә, чыннан да әйткән иде укытучы:
— Юк. Әхсән, эшли алмассың, дип әйтмим мин сине Син эшли Z торган кеше Тик менә эшләттермәсләр, эшләргә ирек бирмәсләр ?
Әхсән ул чакта көлгән генә иде бу сүзләрдән
Капка төбендә таптанып-таптанып торды да. кире борылды Яка- > сын яңадан күтәреп куйды Әкрен генә, теләр-теләмәс кенә атлап « китте Аргы якка илтә торган сукмакка чыккач, кинәт кенә туктап - калды. *
— Ә бит кем беләндер сөйләшергә кирәк! Сөйләшергә' — дип х эндәште ул үз-үзенә Ниһаять, аңлады укытучы белән сөйләшмичә * кала алмый иде ул бүген.
Укытучы протезын салып куйган, култык таягы белән генә тый- = таклап йөри иде
— Әйдә-әйдә. уз.— дип каршылады ул Әхсәнне — Карчык та күршеләргә кереп китте Өйдә берүзем кукраеп тик утырам
Әхсән кул биреп күреште өстен-башын салды Өстәл янына барып утырды.
— Чәй куеп җибәримме ’
— Син йөрмә, үзем куям, абый — Әхсән, чәйнекне алып, газ пли- тәсенә таба китте.
— Анда түгел, әнә. электрныкына кун - укытучы култык таягы белән почмак якка төртеп күрсәтте — Газ бетебрәк киткән әле безнең.
Әхсән өстәл янына утыргач, укытучы аңа төбәлеп карады
— Хәбирдән һаман бер хәбәр дә юкмы’
— Юк. Үзебез де аптырап беттек инде Әнкәй бик борчыла Әткәй сиздерми, эчтән генә сыза
— Синең дә йөзеңә чыккан Хәбирләр өчен борчыласыңмы’
— Алар өчен дә. Әхмәтнәҗип абый Аннан башкасы да чыгып кына тора
Әхсән, берничә сүз белән генә, бүген райкомда булган хәлләр турында сөйләп бирде
— Үзем өчен түгел, әткәй өчен күбрәк кайгырам мин. абый Сүзе чыкмый калмас инде бу вакыйганың Әткәйгә дә бер ишетеләчәк бу хәбәр Авыр, бик авыр кабул итәчәк ул моны.— дип. башын иеп. тынып калды. Аннан соң, өстәп КУЙДЫ — Әткәйне гаепли дә. аңа үпкәли дә алмыйм мин Ул һәрнәрсәдә безнең өчен үрнәк булды Тәрбия бирде, кеше итте Тик шуңа гына гаҗәпләнәм теге дөнья бе-лән дә. алла белән дә бернинди алыш-биреше булмаган бер кеше иде бит Ә менә олыгаеп барган бер көнендә
— Әлмәттән бер танышымны очраттым мин Өченче ел булса кирәк Яшь вакытта шактый аралашкан дуслар идек Теп кем әйтмешли. ата коммунист иде Комсомол эшендә башлап йөрде Менә шуны очраттым Безнең район үзәгенә килгән иде Әлмәттә мәчет салдырырга йөрибез, ди бу Менә мин шул Әлмәт кешесеннән сорадым. рәнҗетмәслек итеп чын күңелдән сорау бирдем Карале, туган, син бит коммунист кеше идең, нишләп болай алла юлына киттең дидем Ул да миңа чын күңелдән җавап бирде -Әйе, шулай, яшьти. башта кеше октябрят булырга тиеш Аннан, үсә төшкәч, пионерга керергә тиеш Комсомол сафларын үтәргә, акылы, аңы үскәч коммунист булырга, ә инде бөтенләй камилләшкәч - мөселман кешесе мөселман булырга тиеш . диде Мин аның чын күңелдән сөйләгә-ненә ышандым Ә кешене инанган өчен хөкем итәргә ярамый Олы
гаюның. картлыкның үз кануннары бар. Әтиеңне әнә шулай аңларга тырыш син.
Әхсән кайтканда өйдә йоклаганнар иде инде. Бары тик Саҗидә генә, төнге утны яндырып, аны көтеп торган.
— Ашап аласыңмы'’ —дип пышылдады ул, табынга таба ымлап— Озак көттек сине Мунча да суынгандыр инде.
— Ничава! — дип елмайды Әхсән, хатынын кочаклап.— Мин бүген районда чакта бер эссе мунча кердем инде..
XIV
Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк йөзле, иртә пеләшләнгән кизү офицер. майор. Хәбиргә гаҗәпләнеп карады. Аннан соң. сораулы карашын Хәбирне алып керүчеләргә төбәде.
— Тикшерүче килгәнчегә кадәр кабул итеп торыгыз,— диде ми-лиционерларның өлкәне. Хәбиргә үзенең таныклыгын күрсәткән лей-тенант.— Зур кош булырга охшый...
— Эшне кем алып бара7 — майор янә Хәбиргә карап алды, ә сорауны лейтенантка бирде.
— Капитан Әбдрәҗәкова.
Бүлмәгә кереп-чыгып йөрүче милиционерларның һәммәсе Хәбиргә кызысынулы караш ташлады Хәбир хәтта аларның монда юри тукталуларын, ниндидер сәбәп табып, озаграк булырга тырышуларын сизеп алды һәрхәлдә, аңа шулай тоелды
Ул инде аңлашырга, аңлатырга теләп арган иде. Ләкин юлда аны тыңларга да, теләмәделәр. Үтенеп, ялварып әйткән сүзләренә мәсхәрәле бер елмаю, төрткеле сүз белән генә җавап кайтардылар. Бу ыгы- зыгыда беркемгә дә. бернәрсә дә төшендерә алмаячагы көн кебек ачык иде Шуңа күрә «Тикшерүче килгәнчегә кадәр...» — дигән сүз аны бераз тынычландырды. Әйе, чыннан да. тикшерүче белән очрашуны көтәргә, эшнең нәрсәдә икәнен сорарга, барысын да әйбәтләп аңлатырга кирәк Үзенең көтмәгәндә мондый хәлгә юлыгуын Хәбир, әлбәттә. Аходан күрә иде: «Ул калдырып киткән сумка урланган булды микәнни7 Әллә Ахо аны юри калдырганмы? Ни өчен теге милиционерлар нәкъ шул сумка табылганга бик шатландылар?»
Аны эчкәрерәк бүлмәгә алып керделәр.
— Чишенегез.— диде өстәл артында утырган старшина.
— Сез... Сез нәрсә?!
— Чишенегез!
Янәшәгә килеп баскан сержант Хәбирнең беләгеннән кысты.
— Булышыргамы әллә7
Хәбирнең барлык документларын алып, өстәл тартмасына салдылар Сәгатен, подтяжкаларын агач тартмага тыктылар. Исемлек төзеп, шуңа кул куйдырдылар, кесәләрен кат-кат актардылар.
— Киенегез!
— Тикшерүче кайчан килә? — диде Хәбир, киенеп беткәч. Анык инде түземлеге шактый кими башлаган иде
— Килгәч әйтерләр,— старшина сержантка ымлады.— Өченчегә!
Сержант. Хәбирне кулыннан эләктереп, тимер ишеккә таба алып килде, ишекнең биген шакылдатып-каерып ачты, караңгы бүлмәгә таба этәрде.
Үзе артыннан ишек ябылгач, Хәбир башта берни дә күрми торды. Бераздан гына тонык кына ут барлыгын шәйләде. Тар камераның ике ягында агач эскәмияләр куелган иде. Шуларның берсендә, пәлтә- се белән башыннан ук бөркәнеп, ниндидер кеше ята. Хәбир кергәндә ул хәтта кузгалмады да.
Хәбир икенче буш эскәмиягә килеп утырды. Кулындагы пәлтәсен
бер читкә куйды «Нишләргә’’ • Бу сорауга җавап бер генә иде тикшерүче килгәнне көтәргә
— За что взяли браток7
Хәбир сискәнеп китте Каршыда яткан кеше кузгалып куйды, аннан соң торып ук утырды
— За что, говорю, взяли9 *
— Белмим,— дип русчалатып җавап кайтарды Хәбир.— Үзем дә £ белмим әле.. •
— Ха! Ха-ха! —дип кычкырып колде әлеге кеше Бу көлүеннән Хәбир аның яшь кенә бер егет икәнен чамалап алды.— Белми имеш' “ Башта барыгыз да шулай сайрыйсыз сез! Бер гаепсез, имеш ни өчен £ кулга алынганын да белми' Фәрештә, диярсең' Ярый Тәмәкең юкмы. • абзый7 ч
— Юк шул. Тартмыйм *
— Син бәхетле. Тартырга эзләп интекмисең Мин монда барча * почмакларны актарып бетердем инде Кесәдәге тәмәкене алып кал- < дылар бит, сабакылар!.
Егет йөгереп барып, ишекне кага-типкәли башлады.— Сержант! = Сержант дим. иманыңны' . Тәмәкене алып калдың, берне генә булса “ да бир ичмасам'
Теге якта аяк тавышлары, кемнеңдер сүгенеп карганганы ишетелде Бик шалтырап куйды, ишек ачылып, милиционерның ачулы йөзе күренде
■— Хәзер бирәм мин сиңа, алай бик сорасаң' Стенага үрмәлә- тәм' — Сержант ишекне каты итеп кире япмакчы иде. егет ике арага аягын тыгып өлгерде
— Куркытма' Үрмәләгән бар! — диде ул. кинаяле тавыш белән — Ач ишекне, чыгып керәсе бар, йомыш белән
Сержант икеләнеп торды Аннан соң Хәбиргә кычкырды
— Әй. син дә чык әйдә' Берьюлы йомышлап керегез' Аллы-артлы шакылдатмагыз!
Хәбир баш чайкады, урыныннан кузгалмады
— Соңыннан шакылдатып йөрисе булма алайса' — дип. сержант егетнең үзен генә чыгарды Хәбир урыннан сикереп торды
— Карагыз әле. иптәш милиционер! Мине монда озак тотачаклармы7 Тикшерүче кайчан киләчәк7 Минем бит Минем кызым больницада ята' Ул. Мин аның янына, һичшиксез, барырга тиеш. аңлыйсызмы7
— Вакыты җиткәч чакырырлар! —дип кырт кисте сержант һәм тимер ишек Хәбирнең борын төбендә шалтырап ябылды
Камерада ул берүзе калды Менә шушы вакытлыча ялгызлыкта калу аңа үзенең коточкыч хәлдә булуын, ниндидер аңлатып, әйтеп бетерә алмаслык мәгьнәсезлеккә таруын бөтен барлыгы, бөтен аянычлыгы белән сиздерде Шуны сизү һәм шушы минутта үзенең бөтенләй көчсез һәм ярдәмсез икәнен тою аны хәлсезләндерде Эскәмиягә килеп утырды, аннан соң сузылып ук ятты Күзен йомуга, кызы Розалиянең куркынган, шомланган йөзен күргәндәй булды
— Кызым-м-м. бәгырькәем-м' - дип ыңгырашты Хәбир һәм ике күз кырыеннан кайнар яшь тамчысы атылып чыкты Әтиең синең яныңа килергә тиеш иде Тик ул сишд алда алдакчы булып калды Алдакчы Нишли икән, ни уйлый икән бала бу минутта7 Очып кына барасы иде Ишек бикле
Хәбир гомер буе биюне ишекләрдән курыкты Бервакыт, балачакта ук. әтиләре каядыр кунакка киткәч, кич клубка ашыккан Айсылу апалары аларның икесен — Әхсәнне һәм Хәбирне тышкы яктан бикләп киткән иде.
— Ә хәзер, пожар чыкса, син нишләр иең ’ — дип юри куркытты аны Әхсән абыйсы Ул үзе инде куркырлык түгел, алтынчы класс-
ларда укый иде Ә менә җиде яшьлек Хәбир шул чакта дер калтырап төште, чын курку белән курыкты.
— Тәрәзәне ватам.— диде ул һәм. йөгереп барып, мич аралыгында торган табагачны эләктерде.
— Ә мин тәрәзәне ватып тормыйм. Пыяласы әрәм була. Мичкә керәм дә. морҗа юлыннан гына чыгам.— дип көлде Әхсән абыйсы Әйе. бу аның шаяртуы, энесен бераз гына куркытып алуы булган. Бу шаяртуны ул үзе шу 'да ук онытты. Ә менә Хәбир, апасы кайтканчыга кадәр эчтән кал1 иранып утырды.
Шушы караңгы камерада да Хәбир үзендә балачактан калган таныш бер калтырану тойды.
Ишек биге шалтырады Ачык ишектән көн яктысына охшаш бер яктылык күренеп алды Әмма шул мәлдә үк бу яктылыкны кара шәүлә каплады, ишек янә шалтырап ябылды.
- Наканец-.— диде ei т Хәбирнең каршысына килеп утыргач.— Тәки ике тәмәкесен алдым тегенең..
Кесәсен актарып, сындырылган шырпы кабының күкертле кисәген алды Сакланып кына сызды, авызына капкан тәмәкесен кабызды Озак итеп суырды, эчкә алган төтенне күкрәгендә тотты, аннан соң гына өреп чыгарды да иркенләп сулыш алды.
— Дөнья рәхәте' Күпме бирми интектерде бит
Егет тагын суырды тагын рәхәт чикте. Шуннан соң Хәбиргә карады.
— Исемең ничек, абзый?
— Хәбир булам.
— Татарин икән, алайса. Мин үзем дә татарин. Эдик дип йөртә руслар Ә болай, бәләкәй чакта, әти белән әни Әдип дип дәшәләр иде
— Син монда ничек эләктең соң, Әдип?
— Һәй, абзый! Минекен сөйли китсәң... Без синең белән бергә утырасы өч көн генә түгел, айлар да җитмәс. Башта мотоцикл белән эләктем мин. Ачу килгән и. Бөтен малайларның мотоциклы бар. минеке юк. Суктым бер .а иы. Уздым мин мондый камераларны, күп уздым Анысында утыртмадылар Малолетка, диделәр. Икенчесендә. машинада шәһәр әйләндек. Анысы инде — салган баштан Тагын шушындый камера. КПЗ га барып җитте эш. Прокурор санкция бирде Изоляторга эләктем. Аннан инде — суд. Тагын әйттеләр, малолетка. диделәр, хөкем карарын бер елга кичектереп торырга, диделәр Имеш, бер ел эчендә тәртип бозмасам, андый-мондый кыек эш эшләп ташламасам —барысы да әйбәт булачак, һа!.. Бер ел бит ул! Бер ел эчендә кеше нәрсә эшләмәс7! Минем дә шулай килеп чыкты инде. Туйга чакырганнар иде. Шуннан салып кайтып килгәндә күрәбез — подъезд төбендә өр-яңа Жигули тора. Машина җене кагылган булгандыр инде миңа. Малайларны утыртып. Аккош күле -нә алып бардым. Учак яктык. Күңел ачтык . Ә аннан соң инде — зонага ук эләктем Элекке срокны да өстәп бирделәр. Кайтканга ярты гына ел.. Эшкә урнаша алган юк. Ә кичә Сыраханәдә артыграк җибәрелгән. Айныткычка алып килделәр. Кайда эшлисең’’ —диләр. Эшләмим- — минәйтәм. Шуннан бәйләнергә тотындылар. Тегендә-монда шалтыраттылар. Монда кертеп тыктылар шуннан соң. Тикшерүче сорау алачак инде хәзер Нигә эшкә урнашмыйсың?»—дип бәйләнәчәк. Ә ник эшләргә тиеш әле мин7 Кемгә бил бөгәргә тиеш? Мин инде бу дөньяны аңладым: безне эшләтеп, үзләре рәхәт чигеп яшәргә теләүчеләр белән тулган бу дөнья. Үзләре эшләсен!
— Тагын утыртып куйсалар7 Хезмәттән баш тартканың өчен
— Пычагым да утырта алмыйлар. Прокурор санкция бир1^и аларга мине утыртырга. Чөнки миндәйләр белән дә тулган бит әле бу дөнья Шул. судка алып барырлар да. судья унбиш тәүлек чәпер инде миңа Ял итәрмен бераз, бөер белән бавыр аракыдан хәл алыр. Юкса, 42
күпкә китте бу арада.
— Әйе. энекәш Күпне күргән малай икәнсең инде син Әйтәм аны сержант белән дә бик батыр сөйләштең.
— Ә нәрсәсеннән куркыйм мин аның’ Алар шул сезнең кебек ин-теллигентларны гына куркытырга өйрәнгән Ә миңа нәрсә’’ Теге, кем әйтмешли, ничего терять, кроме своих цепей'
— Без шулай икебез кайчанга тикле көтеп утырырбыз икән соң с инде? — Хәбир, урыннан торып, камера буйлап йөреп килде Егетнең Z нәкъ каршында тукталды.— Болай кертеп ябулары бер дә законлы “ эш түгел бит инде боларның7
— Абзый, җаныкаем' Нинди закон турында сөйлисең син’” Бер > генә нәрсәне бел син: без монда чагында — аларныкы закон, без ф иректә чакта — безнеке закон' Бары тик шул гына Юкса, син гел ц күктән төшкән кеше кебек сөйләшәсең. Имеш, сине монда бер гаеп- * сезгә кертеп япканнар' Гөнаһсыз кыз кебек кыланып маташасың *
— Күктән төшмәдем мин. энекәш — дип авыр сулады Хәбир * Шушы егет алдында акланып тору кыен иде аңа Ләкин бердәнбер " сөйләшер чарасыздан туган кайгысын уртаклашыр кешесе бары тик = ул гына иде — Чит илдән кайтып килешем иде минем Әфганнан ж Кызым юлда авырып китте Аны больницага салдым. Ул мине көтә инде бүген, мескенкәем. Ә мин — менә монда
— Ничек7! —дип гаҗәпләнде егет Урыныннан кузгалып, яңадан тәмәке кабызды.— Ни дип бәйләнәләр соң алар сиңа7
— Әйтәм бит. белмим. Сизенүен сизенәм инде поездда бер кеше белән бергә кайткан идек Соңыннан да очраштык. Кунакханәдә Спекуляция белән шөгыльләнә торганрак кеше булса кирәк Кунакханәгә урнашырга ярдәм итте Ресторанда бергә булдык Бүген иртән миндә сумкасын калдырып торган иде Артыннан ук килеп керделәр, сумкасын алдылар, мине монда китереп тыктылар Менә шул Бернәрсә аңлатмадылар, бернәрсә сорашмадылар
— Аңлаттылар лабаса! —дип үчекләп көлде егет — Тикшерүчене көт. диделәр
Хәбир аның ирониясен колак читеннән уздырды
— Кайчан килер икән соң ул? Кайчан чакырыр’’
— Чакырыр! Ә хәзергә ул әле синең теге спекулянтың артыннан чабадыр Ә синдә аның хәзергә кайгысы юк Син — ышанычлы урында
— Өсләреннән жалоба бирер дип тә курыкмыйлар микәнни соң алар? Бөтенләй кешеләрчә түгел бит инде бу
— Кешеләрчә Аларны жалоба белән куркыту кыен Карга күзен карга чукымый, диләрме әле7 Зонадан кайткач, участковый интектерде мине Атнага өч тапкыр өйгә килә Надзор ясый имеш, анасын сатыйм! Кайчан эшкә урнашасың, фәлән-фәсмәтән ди. нишләп эчеп йөрисең, дип бәйләнә Тәмам туйдырды' Синең миндә ни эшең бар. минәйтәм Кайткан — ял итәргә хакым бар Шуннан соң яный башлады бу илтеп тыгам мин сине яңадан, ди Әни карчыкны аптыратып бетерде Шуннан әйттем мин моңа өстеңнән жалоба белән барам, килеп йөрмә безгә бүтән, дидем Кычкырып көлде Бар. барган җиреңдә шундук алып калырлар, ди Аптырагач до конца киттем мин. ни булса да булыр, дидем Беркөн, сиздермичә генә, артыннан озата кайттым тегенең Кайсы йортта торганын кайсы подъезда яшәгәнен белдем Икенче көнне күрше карчыкларыннан барып сораштым, квартирасын белдем Ике баласы бар икән кечкенәләр әле. башлангыч класста укыйлар Шулай, эшеннән кайтканын көтеп, квартирасы төбендә баскычта утырдым Кайта бу Нишләп утырасың монда7» — ди «Утырам әле минәйтәм. бер иптәшне көтә идем»,—дип Нәрсә эшли ала ул7 Баскычта утырган өчен генә мине илтеп яба алмый лабаса! Икенче көнне тагын эшеннән каршы алдым
моны Күзеннән күрдем шикләнүе йөзенә чыккан моның Шуннан әйттем: Сезнең квартирагызның номеры фәлән-фәләнме әле? — дидем— Бер кызыгыз белән бер малаегыз бар икән, иеме9»—дидем. Ник сорыйсың, ник кирәк алар сиңа?»—ди бу Тәмам коты очты. «Болай гына.— минәйтәм.— на всякий случай • Шуннан соң безгә килеп йөрүдән туктады бу Шулай Аларның да үз тормышлары, гаиләләре бар. дигәндәй. Балалары бар. Менә бу сержант та майлап куйгандай булды бит ТЪмәкене йөгереп китереп бирде Бер генә сүз әйттем, югыйсә: Сержант, мин бер унбиш көннән чыгармын инде, сине күрәсе килә, кайсы урамда яшисең әле син9» — дидем Аңлады, сизде..
Кинәт ишек биге шалтырап куйды. 1$шек ачылып, камерага кемнедер төртеп керттеләр Алтмыш яшьләрдән узган, зур көрәк сакаллы урыс карты иде бу Керүгә үк. авыр уфылдап. Хәбир янына килеп утырды. Башын ике кулы белән кысып, үзалдына нидер сөйләнеп, аска иелеп төште
— За что взяли батюшка?
Карт әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә сорауга игътибар итмәде, һаман уфтанды, нидер сөйләнде, кулларын башыннан алмады. Аннан соң, ике кулы белән тезләренә сукты, сулкылдап елап җибәрде:
— Гөнаһлы мин. балакайлар, нык гөнаһлы . Харап иттем.. Үземне дә харап иттем, аны да харап иттем.. Гөнаһлы...
Егет дәшмәде. Ул. чыннан да, күпне күргән, кешеләрне бер-ике сүздән таный, аңлый белә иде булса кирәк: карт үз хәлен инде бернинди сораусыз да сөйләячәк иде.
— Гөнаһлы мин. балалар. Нык гөнаһлы. . Зур гөнаһ алдым мин үз өстемә... Ай-й!..
— Нәрсә булды соң. бабай? — диде Хәбир, аның бу сызлануыннан арып — Бер-бер начар хәл булдымы әллә9
— Ай. улым' Нинди начар хәл генә ди ул! Үтердем мин. хатынны. хатын булырга тиешле кешене үтердем. .
Егет сызгырып җибәрде. Сикереп үк торды:
— Китсәнә, бабай9' Үтердем диген, ә?! Ну. була икән бүген хәлләр' Ник үтердең соң карчыгыңны?
Карт тагын авыр сулап уфылдады.
— Карчык түгел, яшь кеше иде әле Кырыкны гына тутырган. Үзе дә гаепле, мескенкәем, тыңламады, аңламады әйткәнне.
— Яшь нәрсә булган икән шул Каян таптың андыйны. бабай9
— Үз башыма таптым, үз башыма Үземнең карчык үлде минем. ялгызымны калдырып китте Әйбәт яшәдек болай. рәнҗеп китмәгәндер. Биш ел берүзем яшәдем Балалар Алар инде таралып бетте. үз тормышлары Оныттылар мине Ялгызыма авыр булды. Өйләнермен дип. үземә тиң бер карчык эзләп йөрдем. Ә монысына... Шайтан котыртты, балакайларым, шайтан котыртты.
— Яшьрәкне чамаларга уйладым диген инде' — егет картны әллә үчекли, әллә аның күңелен юатырга тырыша иде.
— Яшь дип түгел, кызганып алып кайткан идем мин аны өйгә Беркөн шулай кибеткә чыктым Кибет ишеге төбендә тора берәү Күзләре моңсу Бабай, зинһар, илле тиен акча бирче9- —ди. Тукталдым мин моның янына карыйм — чибәр үзе. үзе яшь кенә, күзләре шундый моңсу. <Ни булды сиңа, кызым?» — дим. -Кичә күп эчелгән, баш авырта, бер кружка сыралык кына булса да бирче, бабай9 — ди. Өтермәннән чыктым мин. условныйдан.— ди — Торыр урыным да юк. кая барырга да белмим .— ди Әллә ни булды миңа. Әйдә, наным, йөрмә болай. кайтыйк миңа, сөйләшербез, уйлашырбыз. Син бит чибәр, яшь хатын, сиңа болай йөрү килешми .— дим Рәхмәтләр укый-укый ияреп кайтты. Түлке,— ди.— баш төзәтергә бе
рәр нәрсә алыйк инде, баш чатный минем, шуннан соң бүтән авызга алмам», ди. Сырасын да. виносын да сатып алдым мин моңа
— Ну. юмарт та картны эләктергән соң, ә! Миңа шундыйрак бер юләре очрасын иде'
— Юмартлыктан түгел, кызганудан Кызгандым мин аны. чын ф йөрәгем белән кызгандым Яшь кенә бит үзе Пенсияне болай әйбәт _ алам мин. жәлләп тотарлык түгел. Өч көн буе баш төзәтергә сорады. : Өч көн буе шешә ташыдым, сыра ташыдым мин моңа. Өч көннән соң туктады Юынды, таранды, кеше булды. Шуннан соң күрдем чибәр- ? ләрнең дә чибәре
Ишек биге шалтырап куйды Камерадагылар барысы да тынып. ♦ сагаеп, көтеп калды. Мине чакырырлар'. » дигән яшерен өмет үтте ч Хәбирнең башыннан Ләкин аңа эндәшүче булмады. Ишектән озын х буйлы, өстенә күн пинжәк кигән егетне керттеләр
— За что взяли7 — дип. гадәтенчә кызыксынып каршылады аны Әдип-Эдик. Керүче кулын гына селтәде, авыз эченнән сүгенеп куйды х
— Тартырга калдырмаганнардыр7 Алганнардыр7
Яңа кергән егет, эчке күкрәк кесәсенә кулын тыкты, озак кына ~ актарынганнан соң. башланган «Беломорканал» кабын чыгарды
— Оһо! Болай булгач, яшибез! Ну. молодец, яшереп кала белгәнсең! Нәрсә белән эләктең соң7
— Мин сиңа тәмәке бирдем, тартуыңны бел'—дип кырт кисте яңа егет ТЪмәке кабызганда аның куллары калтыранды, чиктән тыш нерваланганы күренеп тора иде
— Ярар соң,— дип. исе китмәгәндәй, читкә төтен өрде Эдик.— Мин бит болай гына, хәлеңә кереп кенә Әйдә, бабай, син сөйләп бетер лутчы'. Чибәр иде дисең инде, ә7
Карт тагын уфылдап алды, тагын ике кулы белән башына ябышты
— Алла каргышы төште миңа, балакайлар, алла каргышы Үзем мин аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым Хатын-кыз белән дә чуалмадым ул кадәр Ләкин картаймыш көнемдә дә чиркәүгә йөрмәдем мин Аллага ышанмадым Шуның каргышы гына төште миңа Каргагандыр ул мине, картлык көннәрен өтермәндә утырып үткәрсен, дигәндер — Карт бер мәлгә тынып торды, күзеннән бәреп чыккан яшьләрен сөртте - Теге вакытта бик әйбәт торып киттек Тик бер атнадан кинәт юкка чыкты бу Кайгырдым Бер-бер хәл булгандыр дидем. бөтен бульнисләрдән эзләттем Дүрт көн үткәч, кайтып керде Ниндидер мужикны ияртеп Кайтып керде ләх исерек Миңа әйтә «Картлач1 ди Шулай ди «Картлач! Бу минем бергә утырганда бергә эшләгән иптәш кешем, ул әле күптән түгел генә чыкты, син аны кунак ит. аннан соң ул китәр ди Нишлисең, өч көн буе сыйладым өч көн буе кунак иттем боларның икесен Әй. кыландылар, әй узындылар да соң Миннән тәмам адәм көлкесе ясадылар Минем алда үбешәләр, минем алда шәрәтән йөриләр Түздем Бозыклыгы чыгыл бетмәгәндер әле. өтермәннәрдә йөреп нык бозылгандыр, үтәр, тора башлагач уйланыр, кеше булыр, дидем, шуның хакына түздем Өч көннән соң икесе бергә чыгып югалды болар 111v 1 көнне иртән пуч- тадан пенсия акчасын алып кайткан идем, шкафка куйган идем, шуны эләктереп киткәннәр
Ун көн югалып йөрде Шуннан кайтып керде янә Ik, рек Тагын кара янган Үзе елый үзе кычкыра Акча бир' Башым авырта үләм. шуны гына эчәм дә. туктыйм, синең янга кайтам ди «Наталья, минәйтәм чыгып йөрмә баркая да хәзер кибеткә үзем генә барып кайтам, йөрмә» дим Юк. ди бу.- үзем барам, үзем алып кайтам. акчаңны бир ди Кычкыра, ялына, ялвара Янымда нак акча юк иде Егерме бишлек бирдем моңа ышанып «Хәзер кайтам», дип
чыгып китте. Тәрәзәдән карап калдым тыкрыкта теге мужигы көтеп торган икән... Ике көннән кайтып керде. Карар җире калмаган, беткән Кайтуга ук әйттем «Син.— дидем,— оятсыз икәнсең, чын бозык икәнсең!» — дидем. «Монда синең шәлперәйгән нәрсәңә карап ятыйммыни! — ди бу. оятсыз,— Базарда сатсалар, чиләген бер тәңкәгә дә алмыйм мин андый нәрсәнең»,— ди. Шуннан үземне хәтерләмим Идәндә бәләкәй балта ята иде. »
Хәбир бу хәлләрне коты очып тыңлады. Нинди генә язмышлар юк бу дөньяда.. Чит илдә. Әфганстанда чакта ул кара кайгыга баткан хатыннарны, чәчен йолкып үксегән ирләрне аз күрмәде. Анда бәхетсезлек иде. анда сугыш иде. . Ә монда? Туган-үскән илдә?
— Тварь!..— бу сүзне камерага яңа кергән егет, күн курткалы егет әйтте — Син аны кеше итәргә теләгәнсең, ә ул?! Шлюха! Урам ястыгы! Бөтен әшәкелек шулардан. Бөтенесен тимер казыкка утыртып чыгарга кирәк аларның!
— Менә монысы дөрес! — дип куәтләде Эдик.— Дөрес әйттең, брат Нәрсә, син дә хатын үтереп эләктеңме әллә?
— Причем монда хатын! — дип кистерде егет, кулын селтәп.— Өйләнмәгән әле мин. Өлгермәдем Ә эләгүем шулар — шлюхалар аркасында!
— Көчләүме?! — Эдикның күзләре ялтырап китте.
— Нинди көчләү! Нинди көчләү ди ул! Көчләрсең, аларны, бар! Үзеңне тотып көчләмәсәләр, рәхмәт әйтерсең!
— Нәрсә булды соң, алайса?
Курткалы егет папиросын чыгарды, бүлмәдәшләренә тәкъдим итте Карт та. Эдик та алгач, тәмәкегә Хәбир дә үрелде. Шуны тартып караса, җиңелрәк булып китәр сыман иде.
— Өйгә кайтып барыш иде минем...— диде курткалы егет.— На-чальникны йөртәм мин. «Волга»да. Шулай, шефны илтеп куйдым да, гаражга барыр алдыннан өйгә кереп чыкмакчы булдым Тамак ачкан иде. Шунда бер таныш очрады Безнең урамныкы. «Карале, Сашка—ди бу. кулындагы сумкасын шалтырата.— Эчәргә бар. капкаларга бар. кызлар бар. бер күңел ачып алыйк»,— ди. Карыйм, артында ике кыз басып тора моның. «Кемнәр соң болар?» — минәйтәм. Ну, баш тартырга инде исәп Шуннан кызлары да ялына башлады, шлюхалар1 Кем уйлаган аны?! Уйларга да өлгермәдем, арткы утыргычка кереп тә ояладылар. - Дачага киттек! Куала, әйдә, машинаңны Ва- сильевога! • — диләр Таныш егет пышылдап өлгерде. Боларның берсе зур кешенең кызы икән. Дачалары әйбәт,— ди.
Ну. бардык. Эчтек, йокладык Иртән беренче булып тордым. Машинаны кабызып җылытасы бар бит. Чыгуым булды, күрәм, минем «Волга» тирәсендә милиция кайнаша. ГАИ Күрделәр мине. «Нишләп йөреш монда?»—диләр, документларны карадылар. «Шефны алып килгән идем, машина ватылды, монда кундым»,— дип алдашам бо- ларга. Инде ышанып китеп баралар иде Шунда бер сержант, тәмугта тереләй янасы нәрсә, кире борылды бит «Ә анда, дачада, тагын кемнәр бар9-—ди «Беркем дә юк».— минәйтәм «Барыбер, карыйк әле».— диләр Менә шулай каптым мин .
— Ничек?! ГАИның монда ни катнашы бар9 Машинаны гаражга илтмәгән өчен генә монда китермиләр, брат!
— Причем монда машина! Теге сержант керүгә үк сораштыра башлады кызлардан «Нишләп йөрисез, ничә яшь сезгә», фәлән-фәсмәтән Тегеләрнең берсе «Уналты яшь, ә нәрсә91» — дип әйтеп ташламасынмы шунда. Ишетүләре булды, милиционерлар безгә ябырылды. «Ә-ә. малолеткалар белән маташасыз, яшүсмерләрне бозасызмы?! Нинди статья икәнен беләсезме?!»—дип акыралар Алып киттеләр барыбызны да туп-туры тикшерүче янына. Анысы, сволочь, кыскан тегеләрне «Гариза языгыз, мәҗбүр итеп алып киттеләр, 46
эчертеп көчләделәр, дип. язмасагыз— мәктәбегезгә хәбәр итәбез .— дигән Очный ставка ясадылар Тегеләрне алыштырып куйганнармы- ни — тикшерүче әйткән һәр сүзгә сайрап кына җавап биреп торалар, сволочьлар' Без аларны эчерткән мәҗбүр иткән булып чыктык
Да. брат, зонада авыр булачак сиңа Синең статья белән барган кешене бик өнәп бетермиләр анда. Ачуланма, мин сиңа дөресен * әйтәм: өч ел ярым как штык обеспечен сиңа. Инде дә котылырга : уйлыйсың икән, давай, йә записка яз. йә телдән әйт: кая барырга. = кемне күрергә7 Миңа унбиш суткадан артык бирмәячәкләр. Ә син i судка тикле карантинда ятачаксың әле. Уйла Ну Хәбәреңне җит- кергән өчен, туганнарың-дусларың мине дә буш итмәсләр инде i
Курткалы егеткә бераз җан керде Каяндыр гел көтмәгәндә килеп « туган омет чаткысы аның күңелен йомшартты Тавышындагы кы- - рыслык юкка чыкты. Эдикка йомшак итеп, үтенеп кенә дәште, әни- _ сенең адресын, дачада бергә булган иптәш малаеның адресын әйтте.
Берүк, аның әти-әнисенә дә сугыл алар ярдәм итмәсме’* — дип < кат-кат ялварды
Хәбир инде үзен бу көнне чакыруларыннан омет өзде Вакыт үз- ган саен, ишектәге бик тавышы ешрак яңгырады, камерага әледән-але кеше кертеп тордылар, әмма аны чакыручы булмады Бүлмә бөтенләй тынчуланды Хәбир инде, ничек тә онытылырга теләп, күзләрен йомды Башта ничектер зур бер яңалык булып тоелган нәрсә — яңа кеше килеп керү дә хәзер сискәндерми, гаҗәпләндерми, кызыксындырмый иде Бары тик Эдикның гына 'За что взяли’ За что попал. браток7 — дигән бер төрле сораулары ишетелеп торды Үзара сөйлә-шүләргә. аклануларга, тәүбә кылуларга, янауларга сүгенүләргә Хәбир инде хәзер тәмам битараф иде Куе төтен, тәмәке исе борынга- күзгә кереп ачыттыра, үрти, әрнетә Хәбир, башын якасы белән каплап. мондагы сүзләрдән, сасы истән, төтеннән качарга тырышты Кинәт аның хәтеренә Муса Җәлилнең бер шигыре килен төште Әйе- әйе. Төрмәдә төш дип атала түгелме соң әле ул шигырь7
ТЪшто миңа нонй кылым килде.
Ул башта -Әллә чынлап та төш күрәм инде’ —дип сискәнеп китте: кызы, кулларын сузып, аңа карап тора, аңа тартыла, бәргәләнә сыман иде. Юк. төш түгел икән, бары тик күз алдына гына шулай аермачык булып килеп баса икән Хәбир аның йөзен, күзләрен ирен читендә сизелер-сизолмәс кенә булып торган миңен күргәндәй булды. Кызын шулай якыннан күргәндә эндәшмичә кала алмый иде ул:
Менә, кызым .— дип пышылдады Хәбир — Менә без туган илгә кайтып җиттек, кызым Үзебезнең илгә
XV
Таһир юл буе сүзсез барды Машина олы юлдан чыгып. Балтамак күренгәч, ул утырган урынында берөзлексез боргалана кыбырсый башлады
Район үзәгендә чакта. Овчинников һәм Төхфәтуллин белән кунакханәдә сөйләшеп утырганда ук инде Таһир үз авылына ничегрәк кайтачагын күзаллап газапланган, борчылган интеккән иде Овчинников кичә кич ал арга әйтте
- Сабирҗановның әтисе белән барып сөйләшергә, күзгә-күз карап аңлашырга кирәк. шунсыз булмый.—диде — Улы хакына ул муллалыгын ташларга тиеш Аңлатырбыз, үгетләрбез Тик бу вакытта Әхсән Сабирҗанов үле авылда булмаса яхшы Без аны районга
чакыртырбыз. Бикташев янына.
Шушы сүзне ишеткәч, эчтән калтыранып куйды Таһир Күзалды- на Әхмәтгали карт килеп басты. Менә ул. комиссия членнары белән бергә Әхмәтгали картның өенә керә. Әхмәтгали абзый Хәбирнең әтисе Балачакта күпме булды Таһир бу өйдә. Гөлчирәтти пешергән кабартмаларны күпме ашады71 Әхмәтгали абзый кырыс кеше иде. әмма ул малайларны тыймады, кумады: печәнлеккә менеп печән таптасалар да. койма башын сындырсалар да. бакчадагы шомырт агачына үрмәләп менсәләр дә каты сүз әйтмәде Әхмәтгали абзый Хәзер менә Таһир аның өенә зур кеше. Казаннан килгән тикшерүче булып барып керергә, аңа акыл өйрәтергә, иманыңнан яз. дип үгет-ләргә тиеш.
Таһир төне буе шушы хакта уйланып чыкты.Бу комиссиядә катнашырга ризалык бирүе өчен үзен кат-кат тиргәде Иртәгә Балтамак- ка кайту аның җанын телгәли, йөрәген авырттыра, күкрәген кысып тора иде Таһирга хәтта шулай тоелды Минзилә белән ике арада килеп чыккан хәлләр, гаиләсенең кинәт җимерелеп китүе, хатынын, улын югалтуы иртәгә булачак вакыйгалар янында ваграк, бәләкәйрәк бер кайгы кебек иде
Таһирны куркыткан тагын бер нәрсә — Хәбирнең инде өйдә булуы Казаннан кайтып җиткән булуы иде Ул үзен башта тынычландырды Хәбир бит кызының больницада икәнен әйткән иде аңа. Ләкин тора-бара. Балтамакка барасы сәгать якынлашкан саен, Таһирның да күңеленә төрле шик керә башлады Кыен, бик кыен хәлдә калды Таһир Һәм ул моны бары тик үзе генә аңлый, үзе генә белә иде
— Шушымы синең туган авылың, иптәш Корбанов7
Таһир сискәнеп китте Авылын чынлап та танырга теләгәндәй, алгарак иелә төште, ерактан каралып күренгән йортларга төбәлде
— Шушы...
— Туган якка, туган авылга кайту һәркем өчен зур шатлык,— Овчинников, хисләнеп, хыялга чумып, күзләрен йомды, утыргычка киерелеп ятты — Авылыңа алып кайткан өчен әҗере синнән тиеш, иптәш Корбанов' .
Төхфәтуллин да аңа кушылып көлде Әмма бу шаярту мыскыллап көлү булып тоелды Таһирга Чөнки ул, бер генә минут элек, тагын бер яңа уй белән сискәнеп, тәрәзәдән күренмәскә тырышкандай, утыргычка сеңгән иде Шәкүр малае тикшерү белән кайткан! Тамагын туйдырган, үстергән авылына комиссия алып килгән. Шәкүр малае ашаган табагына төкергән' — авылда үзе киткәч үк таралачак шушы сүзләрне ул аермачык ишеткәндәй булды.
Машина урамга килеп керде. Райком шоферы Әхсәннәр торган йортны белә икән: беркемнән сорашмады-нитмәде. авыл үзәгенә таба юл тотты.
— Анатолии Петрович — Таһир, юл буе әзерләнеп килгәндәй, кисәк кенә Овчинниковка таба борылды — Мин Сабирҗановларга керә алмыйм. Анатолий Петрович
— Мин сезне аңламадым. Эш нәрсәдә?
— Аңлагыз. Бу — минем туган авылым Әхсән Сабирҗанов — минем балачак дустымның абыйсы Әхмәтгали Сабирҗанов—аның әтисе..
— Шуннан ни булган?
— Мин Мин Әхмәтгали абзый белән сөйләшә алмаячакмын!
— Сез бик кызык кеше икән, иптәш Корбанов! Безне монда, вәкаләтле комиссия итеп, партия өлкә комитеты исеменнән җибәрделәр Комиссиянең җитәкчесе мин булсам да. эшнең нәтиҗәсе өчен без барыбыз да бергәләп җавап бирәбез. Сез дә. мин дә. Тәлгать Ахуно- вич та.— Овчинниковның йөзе кырысланды, яңакларында кызгылт
тимгелләр калкып чыкты.— Безгә бит карт белән аңлашырга кирәк Мин татарча белмим Тәлгать Ахунович. үзегез күреп торасыз, ярым- йорты гына сөйләшә Безнең бөтен ышаныч сездә, ике арада сез тылмач булырга тиеш! Дөрес бит. Тәлгать Ахунович9
— Әлбәттә, шулай'
Таһир аңлады аңа инде артка чигенү юлы юк иде. Шулай да ул, * бөеген күңеле белән карышып. Әхмәтгали картларга керүне ничек тә i кичектерергә, соңартырга, ерагайтып торырга тырышты
— Бәлки, башта минем әни янына тукталырбыз9 Юкса, бик уң- ± айсыз бит. авылга кайтып та. иң элек аның янына кермәгәч Күптән = күрешкән юк лабаса — диде
— Башта эшне төгәлләргә кирәк, дип кырт кисте Овчинников ♦ Әни карчыкны күрергә соңыннан да өлгерербез Көн безнеке, үзебез- - неке бит!..
Машина капка төбенә килеп туктауга, кайдадыр эчтә ишек ша- * пылдаганы ишетелде. Капкада яланөс килеш шәл бөркәнгән Гөлчи- * рәтти күренде.
— Бәрәкалла! . Әллә соң Хәбир улым кайттымы?!
— Исәнмесез, апа!
— Здравствуйте'
— Исәнме. Гөлчирәтти
Гөлчирәтти бу көтелмәгән кунакларга бик гаҗәпләнде, әле берсенә. әле икенчесенә карап, сәламнәренә каршы сәлам белән җавап кайтарды:
— Бик шөкер Аллага шөкер' Исән-саулармысыз' Здрачте!
«Танымады • — дип уйлады Таһир Гөлчирәттинең үзенә аерым игътибар итмәвен күреп. Һәм ул бу танымауга шатланырга да. кайгырырга да белмәде
Әхмәтгали карт кияве Мәҗит белән абзар-кура тирәсендә кайнаша иде. Капкадан керүчеләрне күргәч, икесе дә каршыга ашыктылар
— Шәкүрнең улы түгелме соң бу?. — Әхмәтгали карт күрешкән чакта аңа текәлеп карады
— Әйе, Әхмәтгали абзий. дорес әйтәсең. Шәкүр малае мин. Таһир.
— Танымый да торам' — дип. үзенә-үзе гаҗәпләнде Гөлчирәтти Менә сиңа кирәк булса! Үзебезнең Таһир икән ләбаса' Мин тагын әллә нинди зур нәчәлникләр килде дип торам' Әйдәгез, кунаклар, өйгә керик, әйдәгез . Озакка кайттыңмы9 Әниеңнең хәле ничек, аны да күргән юк бу соңгы араларда
Ни дияргә белми торган Таһирны Әхмәтгали карт коткарды
— Карчык, син кунакларны өйгә чакыр, өйгә. Аяк өсте сөйләшүдә мәгънә юк. Өйгә керик, оланнар
Чәйне бал белән, яңа аерткан каймак белән, вак-төяк сүз белән эчтеләр. Гөлчирәттинең кунакларны кат-кат кыставы гына сүз араларындагы бушлыкны тутырып торды
Әхмәтгали карт артык сүз сөйләшми Машинада утырып килгән бу кешеләрнең йомышын тәгаен генә белмәсә дә. күңеле нидер си н нә. борчыла иде шикелле Тагын шуны сизде карт: Эниецш күрдеңме соң әле9 - дигән сорауга килделе-киттеле җавап кайтарды мәрхүм Шәкүр улы Болар туп-туры шушы өйгә килгәннәр Әхсән янына килсәләр, иң элек аны сорарлар, аны белешерләр иде Әхсәннең районга киткәнен инде белделәр, тик бу хәбәргә-кунаклар әллши илтифат итмәде Димәк Ни йомыш белән йөри болар ' Шәк>рн. ц улы ни өчен аларны нәкъ менә шушы йортка алып кергән ' Әл ■ • соң9 . Әллә Хәбирдән бер-бер хәбәр алып кайтканнармы Башка бер йомыш белән йөрүләреме9 Шулай уйлады карт Шуларны уйлап, әйтеп куйды
_ Әхсәннең өйдә туры килмәве әйбәт булмады шул.
Аның бу сүзе, күрәсең, кунакларның тел төбен чишәр вакытына туры килде:
— Безнең өчен Әхсән Әхмәтгалиевичның өйдә булмавы яхшырак та.— диде Төхфәтуллин. я !әшәдә утырган Овчинников белән күзгә- күз карашып алгач — Без сезнең үзегез белән генә сөйләшеп булмасмы дип килгән идек. Әхмәтгали агай
Мәҗит сүзнең җитди нәрсә турында барачагын бары тик хәзер генә аңлап алды.
— Бабай, башлаган эш — беткән эш. диләр, мин үзем генә чыгып маташтыра торыйм әле.— дип. чөйдәге киеменә үрелде. Әхмәтгали карт сүз әйтмәде. Чынаягын чәй тәлинкәсенә каплап, ике кулы белән битен сыпырды, аннан соң гына Гөлчирәттигә таба борылды:
— Карчык, бүген җомга көн. киленнең төп йортына барып, әнисен күреп кайт, савабы булыр.— диде
Өйдә алар дүртәү генә калды. Башта бер мәлгә тынлык урнашты Авыр тынлык, кешене басып, изеп, кысып торган тынлык иде бу
— Әхмәтгали агай.— диде, ниһаять. Төхфәтуллин — Безнең Казан тикле Казаннан сезне күрергә дип килүебез юкка гына түгел Сезнең гаилә өстеннән, дөресрәге сезнең улыгыз Әхсән өстеннән обкомга жалоба хаты бар.
Әхмәтгали карт тетрәнеп куйды Әмма үзендәге бу үзгәрешне тышка чыгармады, сиздермәде. Бары тик җиңелчә калтыранган куллары гына аның чиктән тыш дулкынланганын күрсәтеп тора иде. табындагы ипи валчыкларын сыпырган булып, карт монысын да яшерергә тырышты
— Дөресен генә әйткәндә. шул_ сезнең мулла булып йөрүегез улыгызның парторглык эшенә нык комачаулый. Әхмәтгали агай. Сез аңларга тиеш безне
Әхмәтгали карт башта Төхфәтуллинга. аннан соң Овчинниковка карады. Овчинников баш какты. Шуннан соң Әхмәтгалинең сораулы, гаҗәпләнүле карашы Таһирга күчте Аңлат, улым Ничек7 Эш нәрсәдә7 Ничек комачаулыйм мин Әхсән улыма7 — дип карый иде аның күзләре. Таһир башын читкә борды, тәрәзәдән урамны күзәткән атлы булып кыланды.
— Улыма Мин аның эшенә нинди зыян салам? •— диде карт, ниһаять Бу сорауны ул нигәдер Овчинниковка карап бирде Төхфәтуллин аның сүзләрен тәрҗемә итте.
— Без сезнең улыгыз белән дә сөйләштек.— дип җавап кайтарды Овчинников һәм. картның русча аңлавын сизеп, дәвам итте: — Беләсезме. аңа кыен Күз алдыгызга китерегез: сез — мулла, улыгыз — партиянең башлангыч оешмасы секретаре Идеолог. Ә сез аталы-уллы бер йортта торасыз. Халык арасында чыш-пыш китә. Гомумән, бу безнең эшкә бик нык зыян китерә Әхсән Әхмәтгалиевичнең үзенә дә бик кыен Әлбәттә, ул үзе бу хакта сезгә әйтми, сиздермидер. Чөнки сез — аның әтисе Сездә, татарларда, ата кешегә каршы әйтмәү, аның сүзенә колак салу кебек гадәт бар Начар гадәт димәс идем мин монь1! Но Бу очракта сез безне аңларга тиеш. Әхмәтгали еабирҗанович..
— Әхсән сезгә минем белән сөйләшү турында үзе әйттеме?
— Юк. ул үзе әйтмәде.— дип сүзгә катышты Төхфәтуллин — Тик безгә шулай тоелды ул сезнең дин юлында йөрүегезгә бик нык борчыла, бу хакта сезгә әйтергә кыймый
Әхмәтгали карт дәшмәде Башын аска иеп. тын гына уйланып торды Аның инде куллары калтырамый, йөзендәге аптырау, чиктән тыш гаҗәпләнү галәмәте дә юкка чыккан иде
— Таһир улым—дип дәште ул кинәт Таһир, күзләрен тәрәзәДЭЙ алып, ялт итеп аңа таба борылды. Әхмәтгали карт аның бу сискәнүен әллә күрмәде, әллә күреп тә игътибар итмәде — Синең гәҗиттәге язганнарыңны укыштырып барам мин. Үзең кайткач, бер сорармын 50
да әле.дип йөри идем. Гөнаһка батмасын бу бала. дип. синең өчен дога кылган чакларым да булды. Коръән Шәрифләренә нахакка тел тигерәсең син, улым
Сүз әллә ничек кире якка китте Моны Төхфәтуллин да. аның тәрҗемәләвеннән чамалаган Овчинников та сизеп алды Ул инде сүз- ♦ не яңадан үз эзенә кайтарырга, элекке юнәлешенә борырга ашыкты -
Сезгә бер сорау бирәсем килә минем. Әхмәтгали Сабиржано- - вич. — дип бүлдерде ул нәрсәдер әйтеп акланырга, җавап кайтарырга I тырышкан Таһирны — Менә сез. ишетеп белүемчә, озын һәм катлау- i лы гомер юлы үткән кеше Сугышка кадәр комсомол активисты бул- £ гансыз Сугышта катнашкансыз, илнең бер батыр солдаты буларак х җиңеп кайткансыз. Неужели менә хәзер инде сез аллага ышанасыз. * табынасыз7 Мин моны аңлап бетермим Сездәге бу үзгәрешне дип < әйтүем. ' я
— Руслар дини кешеләрне верующий дип атый кем. улым.— дип < салмак кына җавап кайтарды Әхмәтгали карт — Верующий булгач. - ышанучы кеше булып чыга инде ул Менә шул яктан карасаң, сез ® үзегез дә верующий түгелме соң7 Сез дә бит нәрсәгәдер ышанасыз - Димәк ки. улым, сез дә нәкъ минем кебек үк верующий кеше
Овчинников елмайды. Дөресрәге, аның бу елмаюы картның сүзеннән канәгать калуыннан түгел, ә бәлки аларның мәгънәсенә төшенеп, җавап табып өлгерергә тырышудан иде
— Ләкин ышану белән ышану арасында зур аерма бар Әхмәтгали Сабирҗанович Без, мәсәлән, балачактан бирле бер идеология белән тәрбияләндек, үстек. Безнең материалистик карашлар яшь вакыттан формалашты һәм ул үзгәрми, гел бер төрле булып кала бирә Ә менә сезнең — яшьлектә бер төрле, олыгайгач — икенче төрлерәк Хәтта капма-каршы, дип әйтимме
— Кеше дигәнең, улым, дөньяны төрле яшьтә төрлечә аңлый. Бала бу тирә-юньне үзенчә кабул итә Яшүсм1 р үзенчә Карт кеше исә шулай ук үз акылы, үз тәҗрибәсе аша күрә хәятны. Дөньяны гел бер төрле генә кабул иткән, яше үзгәреп тә. карашы үзгәрмәгән кеше үсми, җитлекми калган дигән сүз. Аның акылы да. рухы да гел бер төрле булып, алла тарафыннан яратылган шушы җиһанны танып- белүе бер дәрәҗәдәрәк кала
Овчинников янә елмайды Нишлисең бит. дигәндәй. Төхфәтуллин- га һәм Таһирга карап, кулларын җәйде
— Сезнең белән сөйләшүе кызык. - диде ул. һаман да елмайган килеш.— Ләкин. Әхмәтгали Сабирҗанович. безнең бу бәхәс чисто теоретически бара Ә инде практик мәсьәләгә килсәк, безгә ныклап аңлашырга кирәк Сез бит акыллы, тәҗрибәле кеше улыгыз Әхсәннең юлына аркылы төшмәгез Ул ометле. яшь партия работнигы Без аңа зур өметләр баглыйбыз, аны үстерергә телибез Партиягә Әхсән Са- бирҗанов кебек намуслы, гадел, тырыш кешеләр кирәк Халык та аны бик хормәт итә икән Без бу турыда сораштырдык Үзегез уйлап карагыз мулла белән партком секретаре бер йортта яши алмыйлар бит инде?!
— Безнең улым белән бер йортта яшәвебез, кем. олан. аның эшенә дә. кем булуына да бәйле түгел Әхсән минем нәселем шушы нигездә туып, үскән шушы нигезне дәвам итәчәк балам
— Ләкин ул — партия кешесе! Мулла белән парторг бер нигезгә бер йортка берничек тә сыеша алмый'
— Гаилә — дәүләтнең бер кечкенә кисәге, өлеше дип әйтәләр иде без яшь чакта Гаилә дәүләтнең бер өлеше булгач, димәк, безнең йорт та. безнең нигез дә дәүләтнең бер күзәнәге була инде Ә дәүләт тә — сезнең партия дә чиркәү дә. мәсҗет тә үзара тыныч яши үз эшен эшли, кешеләрнең күңелен, рухын изгелеккә өнди Мойысы ил күлә
мендә. Безнең йорт та үзебезнең нәсел өчен бер ил кебек инде ул. олан.
— Әхмәтгали Сабирҗанович' Сез безне һаман аңлап бетермәдегез Без бит зур үтенеч белән килдек, һәм бу үтенеч үзебез өчен түгел, сезнең улыгыз өчен Неужели сез улыгыз хакына, аның киләчәге хакына шул муллалыктан баш тарта алмыйсыз?! — Овчинниковның бу сүзләрендә гаҗәпләнү генә түгел, ниндидер ризасызлык, түземсезлек чаткылары күренде.— Улыгыз хакына бит. үз балагыз хакына, аңлыйсызмы91 *
Әхмәтгали карт озак кына җавапсыз торды Аның җилкәсе бөке- рәеп. юкарып калгандай булды.
— Олан,— диде ул Овчинниковка туп-туры күтәрелеп карап,— бала хакына малыңны биреп була Бала хакына ата кеше гомерен бирә ала Әмма иманыңны хәтта бала хакына да биреп булмый...
Урамга чыккач. Төхфәтуллин башын селкеп елмайды:
— Ай-Һай. үҗәт кеше булып чыкты бу карт
Овчинников кулына перчатка-бияләен кия алмый азаплана иде.
— Үҗәт кенә түгел, бөтенләй ычкынган кеше бу! Аңламыйм, аңлый алмыйм мин мондый кешеләрне'
Шофер аларны көтеп зарыккан иде инде. Ашыгып, моторны кабызды аның җылынганын көтептер инде, урыннан кузгалмый торды
— Ник монда торабыз һаман?! — дип кырыс кына эндәште аңа Овчинников.— Кузгал әйдә, киттек тизрәк!
Өлкә комитет инструкторының болай кызган чагын Таһирның әле күргәне юк иде Минем үз өемә, әни янына кереп чыгасы барын оныттымы әллә9-—дип уйлады ул. һәм, машина авылдан чыгып киткәнче әйтеп калырга дип. ашыгып эндәште:
— Анатолий Петрович Миңа бит ни Әнине күреп чыгарга кирәк иде
— Сез калырга булдыгызмы9 Ул чакта, иптәш Корбанов, сез Казанга үзегез генә кайтырсыз.— Ул сәгатенә күз төшереп алды.— Ә без. мөгаен, әгәр өлгерә алсак, икенче рейс белән очарбыз да.
— Өлгерә алмабыз. Анатолий Петрович.— дип сүзгә кушылды Төхфәтуллин — Безгә бит әле иптәш Бикташевны күрергә, тагын бер мәртәбә ныклап сөйләшергә кирәк
— Сөйләшербез Әмма анда безнең сүз бик кыска булачак!
Таһир машинаны тау өстенә менеп күздән югалганчы озатып калды Аннан соң, борылып, урам буйлап китте Аяк астында кар шыгырдавын ул бары тик шушы мәлдә генә ишетте. Бу карның шыгырдавы артык таныш та. артык ят та сыман иде аңа
XVI
Иртәннән башлап, камерадагыларны берәм-берәм каядыр чакыра башладылар.
— КПЗ га озаттылар.— диде Эдик беренче булып чакырылган кеше кире кайтмагач — Прокурордан санкция көтәчәк бу хәзер
Яшь хатынын харап иткән картны да чакырып алдылар Шуннан ул да кире кермәде.
— Монысы нәрсә9 — дип пышылдады Хәбир Эдикка, аксыл гына чәчле ябык чырайлы бер егет суд тикшерүчесенә чакырылган җиреннән кире әйләнеп кергәч.— Кеше чәнчедем, дигән иде бит Аны озатмыйлармы?
Егет тә шулай ук пышылдап кына җавап кайтарды:
— Юк. абзый, моны озатмыйлар Бу әле көне буе утырачак монда бүген Кеше җанын савып. Стукач бу. абзый Мин аны кичә үк 52
раскусил
Ишек шалтырап ачылды
— Сабирҗанов! На выход!
Хәбиргә җан керде ниһаять' Инде хәзер ул үзенең рәнҗү сүзен кирәкле кешенең йөзенә бәреп әйтә алачак' ф
— Ярый, абзый, күрешмәсәк. исән-сау бул — Эдик аның кулын х кысты — Эч пошканнан сөйләп яткан сүзләрем өчен ачуланма Шун- g дый гадәт бар минем, кешедән бераз көлә торган
Милиционер аны икенче катка — зур һәм иркен бер бүлмәгә я алып менде Бүлмә түрендә капитан дәрәҗәсендәге хатын-кыз мили- £ ционер утыра иде Ул Хәбиргә урын тәкъдим итте Сержантка ■ Ки- « тәргә мөмкин» дип ишарәләде. ч
— Мине бу шайтан абзарыннан кайчан чыгарып җибәрәсез9' — * Хәбир камерада чакта уйлап-әзерләп куйган сүзләрен шул мәлдә * онытты — Сезнең бу эшегез эзсез-җавапсыз узар дип уйлыйсызмы9' * Капитан дәшмәде, алдындагы кәгазьләренә иелеп нәрсәдер ак- ” тарды, нәрсәдер эзләде Хәбир аның йөзенә ныклабрак игътибар итте = арган, йончыган кыяфәт, яше утыздан шактый өстә булса кирәк, кы- “ сылган иреннәре нәрсәнедер өнәп бетермәвен күрсәтеп тора
— Сез. гражданин Сабирҗанов. мине куркытмагыз Мин инде ун елдан артык ишетәм мондый сүзләрне, һәр җинаятьче мина үзенчә яный Берсе төрмәдән әйләнеп кайтачагына ишарәли Икенчесенең, ачуым килмәгәе, туганы юстиция министры булып чыга Янаучылар күп Ләкин минем кулга эләккән кешенең янап кына котылып кала алганы әлегә юк Аңладыгызмы9
— Мин сезгә янамыйм Мин. гомумән, үземнең ни өчен монда килеп эләгүемне аңламыйм! Сез бит мине законсыз рәвештә кулга алуыгызны үзегез дә белеп торасыз' Минем кызым больницада ята Хәтта миңа анда шалтыратып әйтергә дә рөхсәт итмәделәр'
— Анысын тикшердек Кызыгыз, чыннан да. больницада Әмма сезгә, гражданин Сабирҗанов. каядыр шалтыратырга ирек бирмәүләре законга бик тә сыя торган эш Сез — үзегезнең следователь күзәтүе астында икәнегезне онытмагыз Әйдәгез, бәхәсләрне бер читкә куеп, эшкә күчик Сез. Мәскәүдән кайтып төшкәннән соң -Казан» кунакханәсенә урнаштыгыз, шулаймы9
— Әйе Кызымны больницада калдырганнан соң Казанда вакытлыча тукталырга туры килде
— Кичә сезнең кунакханәдәге бүлмәгездән бер сумка табылган. шулаймы9
— Әйе. миңа аны’иртән Ахо калдырып чыккан иде Кичкә кадәр торып торсын, дип
— Димәк, сез Ахо Давыдов белән таныш булуыгызны яшермисез9 Монысы әйбәт Хәер, яшерүдән файда да юк — Тикшерүче Хәбир алдына фоторәсемнәр этәрде—Сезнең Ахо белән, ягъни «Лимон» белән ресторанда гөрләшеп утырган чагыгыз бу
Хәбир, гадәттән тыш гаҗәпләнеп, алдында яткан рәсемнәрне карады
— Безне кемдер күзәтеп, фотога төшереп йөргән'9
— Дөрес аңладыгыз, гражданин Сабирҗанов Без инде Лимонны күптән күзәтә идек «Татарстан» поездыннан да көтеп алдык Тик ул. соңыннан белүебезчә, сезнең белән бергә китеп өлгергән икән Кыскасы. гражданин Сабирҗанов. «Лимон» калдырган сумкадагы алтынның каян килүен, кемнеке булуын үзегезнең арадагы элемтәләрне яшермичә сөйләп бирергә тиеш буласыз Күреп торасыз, тел яшерүдән сезгә файда юк
— Нинди алтын9 — дип гаҗәпләнде Хәбир һәм. эшнең катлаулана баруын сизеп, аңлатырга ашыкты — Беләсезме, мин бит АУ
белән поездда гына таныштым Аннан соң очраклы рәвештә кунакханәдә күрештек Ул миңа ярдәм итте, кунакханәгә урнашырга Бары тик шул гына. Без бит кызым белән чит илдән кайтып килә идек. Әфганстаннан.
— Чит илдән кайтып килүегезне беләбез Алтын каян килде, дип сорыйм мин сездән Алтын кемнеке’ Ничек итеп ул сезнең кулга килеп керде Ни өчен «Лимон» аны нәкъ менә сезгә китерде?
— Белмим Ул бары тик миндә үзенең сумкасын гына калдырып торды Кич белән кереп алам, диде
— Бу сүзегезне мин ишеттем инде. Без аны кичә көттек, ләкин ул кире әйләнеп кермәде?
— Чөнки мин аңа өйдә була алмавымны әйттем Больницадан соң мин үземнең бер танышыма кунакка барырга тиеш идем.
— Кем янына? Ул танышыгызның адресы, исеме?
Хәбир тикшерүчегә гаҗәпләнеп карап торды
— Сез нәрсә’ Инде минем танышларым белән дә кызыксына башладыгызмы?
— Ә нигә кызыксынмаска’ «Лимон» сезгә алтын китергән. Ә сез кич белән әлеге дә баягы Танышларыгызга барырга тиеш булгансыз. Үзара бәйләнеш юкмыни монда’ Монысы бер Икенчедән, әгәр сез аларның чыннан да булуын, танышларыгызның барлыгын курыкмыйча әйтәсез икән, димәк, гаепсез икәнлегегезне исбат итәргә тырышасыз дигән сүз. Шулай түгелмени?!
Хәбир үзен ниндидер чытырманлыкка кереп уралган, шуннан котылу юлын эзләп чәбәләнгән кеше сыман итеп тойды Бу тикшерүче аның гаепсез икәнен болай да ачыктан-ачык күреп тора, ләкин күрәләтә аны чытырманлык эченә этеп кертергә, адаштырырга тырыша кебек иде
— Мин Ул танышларымның адресы минем кесәмдә, блокнотымда иде Аны кичә алып калдылар
— Адресны табарбыз. Танышыгызның исеме ничек?
— Таһир Таһир Корбанов Хатыны — Минзилә...
Тикшерүче өстәл читендәге төймәгә басты. Бүлмәгә кергән сержантның каршына барып, нәрсәнедер озаклап аңлатты
— Сез безгә әлеге адресны табып бирерсез,— диде ул сержант чыгып киткәч.— Ә хәзер «Лимон» турында сөйләшик. Сез Танышларыгызга баруыгызны әйттегез аңа Ә сумка артыннан кайчан керергә тиеш иде соң ул?
— Бүген Мөгаен, кичкә таба. Иртәнге якта минем больницага китәсем не белә ул
— Кичке яктамы’ Бик яхшы! Аны көтәләр кунакханәдә, көтәләр!
Ишектән баягы сержант керде Аның кулында Хәбирнең кесәсеннән алынган кәгазьләр, куен дәфтәре иде
— Бая әйткән адресыгызны табып бирегез безгә, гражданин Са- бирҗанов. .
Хәбир ашыгып актарынды. Таһир калдырган язуны таба алмый азапланды Ниһаять, адреслы кәгазьне тикшерүчегә сузды Тикшерүче Таһирның адресын күчереп язганнан соң. сержантка ым какты:
— Бая сөйләшкәнчә эш итегез!
Сержант чыгып киткәч, тикшерүче кулларын уып куйды, өстәл тартмасын ачып, сигарет алды. Хәбирнең каршына утырды да. күзләрен кысып, аңа төбәлде:
— Тартасызмы?
— Мине кайчан чыгарып җибәрәсез’
— Ә мин үзем тартам Йә бик кайгырганда, йә шатланганда. Әлбәттә, хатын-кызның тартуын ирләр өнәп бетерми бугай...
— Сез минем сорауга җавап бирмәдегез.
Тикшерүче тәмәке төтенен Хәбиргә таба өрде
— Сез. гражданин Сабирҗанов әллә юри простак булып кыланасыз. әллә чынлап та үзегезнең хәлне аңлап бетермисез Нәрсәгә ышанасыз сез9 - Лимон »ның дәшмәвенәме9 Ялгышасыз, бик нык ялгышасыз Мин бит Лимон «ны биш бармагым кебек беләм Ничә ф тапкыр үтте инде ул минем кулдан' Лимон» — вак спекулянт, ал- _ җын һәм валюта кебек әйберләр белән эш итү аның кулыннан килми : Менә бу юлы да ул кулына алтын керүгә, кая барырга белмичә чә- = бәләнгән. шуның аркасында эзенә төштек тә инде без аның Ә бит. ? югыйсә, без аны шул һинд' чәе өчен бер акылга утыртып алырга Р уйлаган идек Азды ул соңгы вакытта. Мәскәүдән без аны көтеп ал- 5 дык. прокурордан тентү өчен санкция алып, иртүк барып кердек өенә ♦ Ә ул. шельма, әтисенең машинасына утырып таң алдыннан ук кая- 4 дыр чыгып тайган Чәен яшереп өлгергән Тынычланып барысы да z тәртиптә дип кайтып керсә, тентү белән килүебезне әйтәләр тегеңә * Ә ул. юләр баш. артыннан күзәтү барын да уйламыйча, өеннән сумка _ күтәреп чыгып йөгерә! Бер уйласаң гаҗәп түгел аның моңарчы ал- - тын ише нәрсә белән эш иткәне юк ул инде куркуыннан астын юеш- * ли һәм. әлбәттә, сезнең янга чаба Сез тәкъдим иткән алтынны кире тапшырырга Логика бармы минем сүзләрдә9 Әллә юкмы, гражданин Сабирҗанов9!
— Сез миңа күрәләтә яла ягасыз' Ничек инде мин тәкъдим иткән алтын91 Миндә каян килеп алтын булсын9' Акылыгыздамы сез9 Мин Ахо белән бары тик поездда гына таныштым Мин аны бары тик берничә тапкыр гына күрдем Телисез икән, ул моны үзе аңлатып- әйтеп бирә ала!
— Әлбәттә, әлбәттә' Менә шулай уйлап ялгышасыз да инде сез. гражданин Сабирҗанов <> Лимон »ны сез. чынлап та берничә тапкыр гына күргәнсез шул, аз беләсез әле сез аны Шуңа күрә, аңа өметләнеп. ачыктан-ачык сөйләшергә ашыкмыйсыз Тик мин сезне алдан ук кисәтеп куям > Лимон' төрмәгә эләгүдән уттан курыккан кебек курка Мин инде аны әллә кайчан рәшәткә артына озата ала идем Ләкин ул. төрмә сүзен ишетүгә үк. сабый бала кебек елый башлый, антлар эчә. сүз бирә Сүзендә генә тормый үзе. имансыз Кыскасы ■ Лимон га сез юкка ышанасыз
Хәбир тикшерүчегә чын-чынлап гаҗәпләнеп карап торды
— Карагыз әле .— диде ул. урындыгын алгарак тарта төшеп.— Мин Мин сезнең исемегезне белмим
— Минем фамилиям Әбдрәҗәкова Гражданин следователь дип кенә эндәшсәгез дә була
— Иптәш гражданин Әбдрәҗәкова Сез бит минем бер гаебем дә юк икәнне бик белеп торасыз Нигә дип үзегезнең дә минем дә башны бутыйсыз сез9 Мине больницада кызым көтә Сез бит хатын-кыз. аз гына булса да аңларга тиешсез кеше хәлен'
— Мин хатын-кыз гына түгел, гражданин Сабирҗанов' Мин - т.ңкшерүче! Әгәр гаебегез юк икән, сез аны исбат итәргә тиеш буласыз
— Минем белүемчә, закон шулай куша: иң элек сез минем гаепле булуымны исбат итәргә, аннан соң гына кулга алырга тиеш' Әбдрәҗәкова усал итеп елмайды
, — Закон Законны белүегез яхшы анысы Гик сез. гражданин
Сабирҗанов. бер нәрсәне онытасыз закон ул — намуслы, күңеле чиста кешеләр өчен Ә менә алтын белән эш йөртүчеләргә бездә законның «з» хәрефе дә юк' Аңладыгызмы9'
г- Аңладым,—Хәбир урыныннан күтәрелде — Мине зинһар прокурор белән элемтәгә кертегез Мин бүтән сезнең белән сөйләшергә дә, бәхәсләшергә дә теләмим Законны саклаучы берәр кеше бардыр бит бу шәһәрдә9
— Прокурор белән без үзебез керербез элемтәгә, гражданин Са- биржанов' Сезне кулга алыр өчен санкция сорап Ләкин аңынчы әле «Лимон ны табарга кирәк. Лимон-ны! Аннан соң инде без сезнең белән бүтәнчәрәк сөйләшербез! — Әбдрәҗәкова чакыру төймәсенә басты. Ишектә күренгән милиционерга кул селтәде — Алып чыгыгыз!
Камерада кеше сирәгәйгән иде Эдик, күптәнге танышын каршы-лагандай. Хәбирне кочак җәеп каршы алды
— О-o' Мин инде, абзый, сине КПЗга олактырдылар дип торам Йә. ничек’ Кысалармы’
Хәбир, сүзсез генә эскәмиягә килеп утырды Бик каты итеп сүгенәсе. кычкырасы килде аның, әмма сүгенер сүз тапмады
— Тикшерүченең кайсысы эләккән соң сиңа?
— Хатын-кыз. Әбдрәҗәкова фамилияле
— Ха! Ну. эләккән икәнсең кешесенә! Мунчала урынына сыгачак. киптереп эләчәк ул сине!
— Мәкерле кешегә охшаган шул.
— Мәкерле генәме соң” Мин аның белән бер эләгешеп карадым инде! Теге вакытта, туйдан соң «Аккош күле»ндә типтергәч Озак «иркәләде» ул мине шул чакта Бер угон буенча эшне моңа тапшырганнар да. ача алмый калган тапмаган машина урлаучыларны Җитмәсә, машинасы килде-китте кешенеке түгел икән Оренбург трак тыннан тапканнар, чокыр төбеннән Ә тегеләре — тю-тю1 Шул эшне миңа сыларга тырышты ул. анасын сатыйм! «Әгәр монысын да үз өстеңә алсаң, мин сиңа ярдәм итәм. «условныйпдан да артыкка тартмассың».— ди Ягымлы сөйләшә Юмалый. Аларның бит шулай, мескеннәрнең ачылган җинаять — плюс, ачылмаганы — минус Шуңа күрә бу, теге эшне дә берьюлы ябып куярга маташа Ә нишләп әле мин булмаган эшне булды дип расларга тиеш’! «Юк,— минәйтәм.— үзем куган машина өчен күпме дә утырырга риза, кеше өлешенә кермим түлке>.— дим. Ачуы килде тегенең. Өч көн буе менә шушында асрады Шуннан соң. тагын чакырта бу мине Йә. аласыңмы гаепне үз өстеңә,— ди.— Алсаң— «условный-га көйлим, алмасаң — башыңны усиленный режимда черетәм».— ди Үзем дә икеләнеп калдым шул сүздән «Уйлап карыйм әле».— дим Әй. үзгәрде бу шуннан Өстәл астыннан шешә чыгарып, йөз грамм аракы салып бирде. Син. акыллым минем сүзне генә тыңла, калганы өчен мин үзем җавап би- рәм«.— ди Тартырга тәмәке бирде, бераздан ашарга колбаса белән ипи кертте Дөнья рәхәте, минсиңайтим! Әй. камерадагы егетләр рәхәтләнде инде тәмәкегә! Шунда бер абзый әйтте миңа «Син. браток,— диде,— башыңны юләргә салма, үз өстеңә кеше эшен алма Син алып киткән машина исән-сау. бер җире дә ватылмаган-күгәрмәгән. ә инде теге чокыр төбеннән табылганы — чәлпәрәмә килгән, аның хакын түләргә хуҗасына хак кайтарырга кирәк булачак Ул акчаны син төрмәдә генә эшләп кайтара аласың. Сине ул хатын сабый бала урынына алдалап йөртә, ышанма аңа. әле син. киресенчә, үзең урлап киткән машина өчен «условный-га тартасың, ә монысы синең башны өч-дүрт елга тыгачак» Әбдрәҗәкова чакыргач, тагын баш тарттым шул эшне өстемә алудан Әй. тузынды, карганды, сүгенде дә соң инде” Ике милиционер, аерым бүлмәгә алып кереп, туйганчы ярдылар мине шуннан соң. Ярдылар Ну черт с ними барыбер үкенмим!
— Каян килә кешегә шундый усаллык, ә? Әбдрәҗәкованы әйтәм
— Каян килә, дисеңме’ Синең, абзыкаем, артык надан, артык көнчел, артык хөсетле кешеләрне дөньяга үчле бәндәләрне күргәнең бармы’
— Бар. әлбәттә. Ләкин бит
—Ә-ә-ә' Алайса, син инде белергә тиеш кияүгә чыкмый картайган хатын-кызда менә шушы нәрсәләрнең барысы бергә тупланган 56
6via. Тэк что сохариларыңны киптерә тор!
Хәбирнең ачуы чыкты
— Ни сөйлисең син. телеңә тилчә чыккыры!—диде ул. урыныннан сикереп торып — Авызыңнан җил алсын' Бер гаепсез кешене кем төрмәгә тыксын’!
— Әй. абзый җаныкаем. абзый җаныкаем! Сабый булып кылан- ф ма. зинһар өчен. Безнең илдә гаепсез кеше юк. беләсең килсә! Бездә х кеше үзенең дөньяга тууы белән үк гаепле' р
Хәбир ишеккә таба атылып барды Йодрыклары белән төя-төя. = бар көченә дөбердәтте ?
— Ачыгыз! Ачыгыз' Чакырыгыз Әбдрәҗәкованы'
Ишекнең теге ягында ачкыч шалтыраганы, кемнеңдер бик яман 5 итеп сүгенгәне ишетелде. Хәбир аның саен ныграк дөбердәтте, аның ♦ саен ныграк кычкырды Бу минутта аны бер генә көч тә тыеп тора 4 алмас, шушы тынчу бүлмәдә — тәмәке төтене, күңелсез һәм өметсез я уйлар, каргышлар һәм җимерелгән язмышлар белән тулган камерада х калдыра алмас кебек иде
XVII
Әхмәтгали карт Казаннан килгән кунакларны озата чыга алмады Бу соңгы көннәрдә ул, ниндидер хәвеф буласын сизенгәндәй, эчтән борчылып, эчтән көеп йөрде Буыннары сызлаганын, йөрәге кысканын үзе генә белде «Йортны син ашыктырдың, картлач.— дип сөйләште ул үзе белән.— Хәзер инде шул вакытта күтәргән йөгең сырхау булып кайта . »
Әйе. күңеле сизенгән иде картның Ләкин ул бу кадәресен үк көтмәгән иде Күңеле өзмәс-куймас борчылып торуны ул бер-бер чиргә, авырып урынга егылуга юрады Хәбирнең кайтып җитмәвенә аптыраудан күрде Адым саен аллага ялварды, дога укыды, бисмил- ласын әйтте. Әмма тәңре үзе ярлыкасын, ул Әхмәтгали картны көт- мәгәндә-уйламаганда иңгән хәсрәттән коткарып калмады Казаннан килгән кешеләрнең сүзе Әхмәтгали карт өчен аяз көнне яшен суккандай булды
— Кунакларны озаттыңдамыни бабай’! — Мәҗит карга баткан итекләрен каккалап, ишекне каерып ачып керде.— Эшне генә бүлдерде болар. Әйдә, бабай, рамның үлчәвен күрсәт тә. калганын үзем эшлим Әхсән белән Айсылу кайтканчы хет аларга күрсәтерлек нәрсә әмәлләргә тиештер бит инде мин'
Әхмәтгали карт эшсезлектән интеккән киявенә шөгыль тапкан — яңа умарталар ясарга керешкәннәр иде
— Әйдә, бабай ялкауланма, югыйсә. Айсылу кайткач икебезгә дә эләгәчәк Көне буе трай тибеп йөргәнсез дип күзне дә ачырмас аннары'
Кияве күпме генә шаяртмасын. Әхмәтгали карт урыныннан кузгалмады Гаҗәпләнеп, беренче кат күргәндәй итеп Мәҗиткә карап торды
— Син нәрсә, бабай, авырыйсыңмы әллә’
— Кияү Мин бераз ял итмәкче Ничектер хәлем бетеп тора Син дә үзең генә йөрмә, эш качмас Мин ятып торыйм әле
— Соң Мин алайса башка эш караштыра торам — Мәҗит инде чыгарга борылган җиреннән туктап алды — Бабай, син авырып-ни- теп китмәдеңме соң’ Кәефсез күренәсең, дип әйтимме
— Юк. кияү, юк Бераз гына хәл алыйм Бераз гына
Әхмәтгали карт олы якка керде. Килене Саҗидә җыеп куйган зур. йомшак мендәрләрне бер кырыйга этеп төшерде Чәчәкле җәймәне урындыкка шудырды, караватка кулы белән таянып нидер уйла-
ды. нидер сөйләнде
Мендәргә баш куйгач, җиңелрәк булып китте Ләкин кайдадыр эчтә, йөрәк турысында нидер бик каты әрни, сыкрый иде « Ни өчен алар минем улыма хуҗа булып сөйләшәләр9 — дип уйлады карт, бөтен җаны-тәне белән сызланып.— Ни өчен мин үз улым белән дөнья бүлешергә тиеш9 .»
Өйне яңгыратып, күкеле сәгать сукты Әхмәтгали аның тавышын тыңлап, санап ятты унбиш мәртәбә сукты, димәк, сәгать иңдд өч тулган...
Ник кайтмый бу Гөлчирә9» — дип уйлады Әхмәтгали карт һәф кинәт исенә төшерде: Гөлчирә белән өйләнешкән елны, печән чабарга баргач, күке тавышын тыңлаганнар иде
— Әйдә, саныйк әле.— дигән иде Гөлчирә.— Безгә күпме гомер әйтә икән бу күке?!
Әхмәтгали ул чакта Гөлчирәсен печән чүмәләсенә аударды аны кычкырта-кычкырта шашып үпте
— Безнең нәсел озын гомерле булган!—диде ул. уенын-чынын бергә кушып— Күкедән санатмасам да беләм йөзнең теге ягына чыкмый торып, китәсем юк бу дөньядан Сине дә җибәрәсем юк*
Әллә соң шул сүзе өчен көферлегенә төштеме соң әле? Әтисе кырык алты яшендә үлде Әхмәтгалинең. Бу хәбәрне фронтта ишетте ул Әнисе язды атаңа кәгазь килде, балакаем, кайгыдан чәчләрем агарды син дә кайтмасаң, хәсрәттән үләрмен ».— дигән иде хатында Әхмәтгали әтисе каберен белми калды.
Нигә кайтмый бу Гөлчирә9 Балалар сабактан ник кайтмый9 Ә-ә... Озынайтылган көндә кала бит әле бүген алар Юләрләр Көнне озынайтып буламыни?' Көнне дә. гомерне дә озынайтып булмый Барысы да алла тарафыннан куелганча бара Аның әмереннән башка салам да селкенмәс, ди
Әхмәтгали каты авыртудан ыңгырашып куйды, тәне куырылганын тоеп, күтәрелергә теләде Кулы белән таянып, башын калкытты, сулышын кысып, башын артка ташлады Күкрәгендәге авырту кимеде. Ул янә башын мендәргә салды
«Минем Хәбир улым яза иде.— дип бәхәсләште ул Казаннан килеп китүчеләр белән.— Ул анда. Әфган дигән җирдә, мәсҗетләр карап. аларны төзекләндереп йөргән Хәбир улым да коммунист Әле шулай, коммунист була торып, чит ил халкына мәсҗет торгызырга булышкан Хәзер инде ул да Әхсән белән бер нигездә торырга, бертуган булырга тиеш түгелмени9 Әхсән, парторг булгач. Хәбирне үз энесе итәргә тиеш түгелмени9 ■
Нигә кайтмый бу Хәбир9 Сагынды аларны Әхмәтгали карт Килене Лизаны сагынды Оныклары Розалияне, әле бер тапкыр да күрмәгән килеш, рәсеменә карап сагынды Хәбир кайтса.
Ә Әхсән нигә шулай озаклады9 Әхсән Ул кайтып керсә. Әхмәтгали аңа нәрсә дип әйтер9 Улым, мине үгетләргә килгәннәр иде. мин аларны кире бордым, дипме9 Әхсән үпкәләр микәнни аңа бу эше өчен Тегеләр әйтте бит Балагыз, улыгыз хакына.. —диделәр Әхсән үпкәләр инде
Күрше бүлмәдә кемнеңдер тавышы ишетелде:
— Бәрәч, өйдә бер кеше юк!
Айсылу түгелме соң бу?! Айсылу бит!
— Качып беткәннәр болар! Таралышканнар!
Әхсән тавышы бит бу. Әхсән' Әхмәтгали карт кинәт урыныннан кузгалды
— Әхсән! Улым Мин
Әхмәтгали карт төнге сәгать дүрттә җан бирде Районнан чакыртылган -Ашыгыч ярдәм», төне буе көттереп, иртәнге якта гына килеп җитте.
— Инфаркт булганга охшый — врач бары тик шуны гына әйтә алды
...Әхмәтгали картның үлем хәбәрен Таһирга әнисе алып кайтты
— Бөтен авыл җыелып төшкән, улым Кайчан күмәселәрен тә- гаен сорашмадым Кабер казышырга син дә төшәрсең инде Дөнья * бәһасе кеше иде Әхмәтгали абзый Әй. ходаем, урыны җәннәттә бул- - сын мәрхүмнең
Таһир яткан урыныннан сикереп торды Торды да баскан җирен- t дэ катып калды =
— Ничек? Ничек үлгән7
— Врачлар килеп киткән инде Йөрәк белән егылган, дип әйтә- ф лар. ди — Хәлимә карчык, күз яшен яулык очына сөртте — Хәбирлә- г ре кайтып җитәлмаганга да бик борчылалар Ничә ел көттеләр, инде * кайту хәбәре килгәч кенә Әй. ходаем, ни язса, шуны күрерсең, дип х әйтүләре хактыр инде!
Иртәнге чәй янында Таһир сүзсез калып, таш сын кебек утырды «
— Синең дустың иде бит Хәбир Төшеп кайт балам аларга Хәл- х ләренә кереп, кайгыларын бүлешеп чыгарсың
I — Әни. — диде Таһир, кинәт урыныннан кузгалып — Миңа ашыгыч рәвештә юлга чыгарга кирәк'
Хәлимә карчыкның кулыннан чынаягы төшеп китә язды
— Ничек инде, балам?..
— Шулай, әни. Мин бөтенләй истән чыгарганмын бит Бүген бит минем Ашыгыч эшем бар Кич белән, институтта
Әнисе әкрен генә кире урынына чүкте:
— Әй. бала, бала Эш-эш дип. бөтен нәрсәне онытасыз шул сез. Авыл туфрагын да. кардәшлекне дә. туган нигезне дә. дөньяның фанилыгын да. Дустыңның әтисе, синең авылдашың дөнья куйган Ә син шул көнне, эш бар дип, ашыгып юлга чыгасың Юлым уңмас, дип бер дә уйланмыйсыңмыни. гөнаһысыннан бер дә курыкмыйсыңмы- ни соң. балакаем7
Районнан килгән врачлар китеп баруга. Сабирҗановлар капка төбенә тагын бер машина килеп туктады. Аннан хәрби киемдәге ир кеше төште Капка төбенә җыелган, ишегалдына тулган халыкны кү- i реп. бераз аптырап-гаҗәпләнеп торды
— Нәрсә, хәбәре монда да килеп ишетелгәнме инде әллә7 — дип эндәште ул янәшәдәге төркемгә
— Ишетелмичә соң71 Бөтен авыл җыелган бит. күрмисезмени7 Күтәрде Әхмәтгали абзый авылны бөтен кешене аякка бастырды
Хәрби киемдәге кеше капкадан эчкә үтте Башындагы бүреген салып, өйгә узды Колхоз председателе Әхмәтхан Шакировны күреп, аңа таба атлады Әхмәтхан, баш кагып, сүзсез генә исәнләште Аннан соң:
— Килүегез әйбәт булган, иптәш военком Әхмәтгали абзый сугыш үткән, илне саклаган кеше, ветеран иде бит — дип пышылдады
— Ә-ә. . Сабирҗановның әтисе үлдемени7 — диде хәрби комиссар һәм аның калын кара кашлары ни өчендер тартышып куйды Бераздан ул яңадан Әхмәтханга таба борылды: — Монда Мәҗит Хәсәнов дигән кеше булырга тиеш Хатыны — Айсылу
— Әхмәтгали абзыйның кияве белән кызы Менә бит кунакка Дип кайттылар да. әтиләрен җирләп китәләр Авыр хәл бик авыр
Хәрби комиссар баш какты
— Иптәш Шакиров.—диде ул бераз сүзсез торгач,—син миңа Мәҗитне, кияү кешене күрсәт әле7
Әхмәтхан өйнең түренә таба ымлады Анда кулларын ике тезе остенә салып, беркемне күрмичә, беркемгә бер сүз катмыйча Мәҗит утыра иде «Бабайны мин генә калдырып чыгып киттем, мин генә
гаепле!..» — Мәҗитнең соңгы тапкыр әйткән сүзе шул булды Аның бу сүзен әллә ишеттеләр, әллә юк — өй эче кергән-чыккан. саубуллашырга ашыккан кешеләр белән тулган, үлем кергән өйнең сәер һәм табигый мәшәкатенә чумган иде
Хәрби комиссар мәрхүм яткан сәке янына килде Әхмәтгали картның йөзенә озаклап карап торды Бу вакытта ул ниләр уйлаган, ниләр кичергәндер — әйтүе кыен Комиссарның хәлен мәет кергән йортка үлем хәбәрен алып килгән кеше үзе генә аңлый алыр иде.
— Иптәш Хәсәнов.— диде хәрби комиссар. Мәҗит утырган урынга якын ук килеп — Минем белән урамга чыгып керә алмассызмы?
Мәҗит аңа гаҗәпләнеп карады Ул. әйтерсең, хәрби киемдәге кешене беренче тапкыр күрә иде.
— Минме9 — дип кабатлап сорады ул. урыныннан кузгалып.— Мин. Әйдәгез соң.
— Сез монда, бу авылга китүегез турында күршеләрегезгә әйтеп калдыргансыз икән —диде комиссар урамга чыккач
— Әйе шул. калдырган идек, адресны да Дөньяда ни булмас?’ Эштән эзләүләре бар. тегесе-монысы дигәндәй Минем хатын ул яктан бик булган.
— Әйе — Комиссар тәмәке кабызды. Мәҗиткә дә сузды. Икесе дә. сүзсез калып, төтен суырдылар Мәҗит, күрәсең, үзен ник чакырганнарын да. үзенә ниндидер эш. йомыш булуын да аңлап бетерерлек хәлдә түгел иде әле. Комиссар моны сизде.
— Беләсезме иптәш Хәсәнов Сез — ир кеше Аңларга, күтәрергә тиеш Югалту зур. әлбәттә
— Шулай-й —дип сузды Мәҗит — Алтын кеше иде минем бабай Вакытсыз китте, бик вакытсыз Кайниш тә кайтып җитмәде ичмасам Ничә ел күрешмәделәр Кайниш Әфганстанда иде бит Хәбәре килде, кайтабыз дигән иде. өлгермәде кайниш һай, үкенечкә калды ..
— Иптәш Хәсәнов.— диде комиссар.— Сезнең улыгыз да Әфганстанда хезмәт итә иде бит9
Мәҗит сагайды
— Әйе шул Ул да шунда . Ә сез? Каян беләсез9
— Миңа сезнең военкоматтан хәбәр иттеләр Сезне эзләп табуымны үтенделәр Аңлыйсызмы9. Сез анда кайтып җитәргә тиеш . Анда Улыгызны алып кайтканнар Гәүдәсен Аны хөрмәтләп күмәргә уйлыйлар... *
Мәҗит коймага сөялде, зур булып ачылган күзләрен комиссарга төбәде Аннан соң. кинәт аңына килеп, ике кулы белән аның изүеннән эләктереп алды
— Син нәрсә9! Нәрсә сөйлисең син9! Мин Минем улым9!
Комиссар Мәҗитнең иңеннән тотты:
— Иптәш Хәсәнов' . Мәҗит! Сабыр бул!
Мәҗит комиссарның изүен йомшартты, әмма ычкындырмады Аның зур. көчле куллары дер-дер калтырый иде ,
— Айсылуга Айсылуга әйтәсе булмагыз Хатынга
— Сезгә китәргә кирәк. Мәҗит Юлга чыгарга Минем машина сезнең карамакта Самолетка билетны үзем алып бирәм. военкомат исеменнән Ишетәсеңме, анда инде сезне генә көтәләр Юлга ашыгырга кирәк!
Таһир иң элек райкомга сугылды Бикташев үзендә юк иде Оештыру бүлегенә кереп, командировка кәгазенә билге суктырды Аннан соң туп-туры аэропортка ашыкты. Район үзәгеннән чыгып, шактый ара киткәч кенә тукталып тын алды Үзе дә сизде; аның бу ашыгуы кемнәндер качып бару сыманрак иде Әйтерсең, кемдер аны 60
куалый, артыннан эзәрлекләп килә Эзәрлекли Кем шулай эзәрлекли Таһирны9 Өйләнде — юньле тормыш кора алмады Авылына кайтты— качып диярлек китәргә мәҗбүр Әнисен күрде — янында була да алмады Ник эзәрлеклисең син Таһирны, язмыш’!
Аэропортта кеше күп иде Казанга очачак соңгы самолетка ыша- * нып җыелган халык касса янына өелгән, тынгысызлана, кайный. Таһир бу халык төркеме аша кассага якынлаша алмаячагын шунда ук Е сизде Бераз уйлап торганнан соң. «Аэропорт начальнигы» дигән язу- = лы ишекне табып, шул бүлмәгә кереп китте Бүлмә хуҗасын уры- г нында күреп, шатланып куйды р
— Исәнмесез'—диде ул беренче булып кул сузды.— Минем Е фамилиям — Корбанов Командировкага килгән идем Безнең иптәш- * ләр кичә китте Мин бераз тоткарландым Менә райкомның кәгазе ч алар калдырган броньне файдаланырмын инде мин’ *
Аэропорт начальнигы бронь кәгазен алды Игътибар белән карап а чыкты Аннан соң авыр сулады:
— Сезгә ярдәм итә алмыйм бит мин, иптәш Корбанов Билетлар 2 сатылып бетте, халык күп булды бүген Үзегез беләсез, якшәмбе көн. « һәркем ашыга
— Ничек инде’ Миңа бит райкомда төгәл әйттеләр алар калдырган урын бары тик шушы кәгазь белән генә бирелә'
— Анысы шулай Тик ни бит Военком шалтыратты ике урын калдырырга дип Хәрбиләрнең дә үз законы.
— Сез нәрсә’! —дип тавышын күтәрә төште Таһир Китә алмый калу куркынычы аны кискен хәрәкәткә этәрде Ул куен кесәсеннән командировка таныклыгын чыгарды.— Мин бит обком кушуы буенча килгән кеше Минем кулымда — райкомның бронь кәгазе Ә сез миңа военкомат сүзен китереп куясыз'
Аэропорт начальнигы җавап биреп өлгерә алмады, ишек киң ачылып китте. Иң алдан хәрби комиссар, аның артыннан Айсылу белән Мәҗит күренде
— Соңга калмадыкмы’ — диде комиссар, туп-туры өстәл янына узып.— Сез. әгәр мөмкин булса, транзит билет ясагыз бу иптәшләргә Аларның әле шактый юл үтәсе бар. Казанда тукталып калмасыннар дим
— Бик теләп шулай эшләр идем дә. иптәш военком, тик безнең андый мөмкинлек юк шул Үзегез беләсез провинция
— Шулай шул. провинция. - дип кабатлады комиссар — Провинция. Ну. ничава, мин аларга үзебезнең белешмәне бирдем. Аның белән любой кассада билет бирәчәкләр Хәрбиләр өчен дип язылган кассага барсагыз, тагын да әйбәт
Аэропорт начальнигы Мәҗиткә язулы кәгазь сузды
— Шушы язу белән кассага үтегез, анда халык беткәндер инде хәзер — Айсылу белән Мәҗит чыгып киткәч комиссарга эндәште: — Уллары үлгән дидегезме’ Әйе Кырыла безнең егетләр чит Җирләрдә
— Әле кичә авылда әтиләре үлгән Бүген баргач кайгы өстенә килеп төштем Балтам актагы Әхсән Сабирҗановны беләсеңдер бит’ Партком секретарен’
— Беләм-беләм, Әхсәнне белмәскә
— Шул Әхсәннең әтисен әйтәм Менә бит. аны да җирли алмыйча китеп бара инде болар.
Таһир әле ни эшләргә белмичә тора иде Кинәт сизде язмыш кылана. язмыш аны хәтта шушы кабинетта да Әхмәтгали карт исеме белән эзәрлекли Ул әкрен генә кабинеттан чыкты Аэропорт ишегенә Җиткәч, борылып карады почмакта Хәбирнең апасы Айсылу басып тора, йөзе таш катыгы кебек ак иде «Ә бит мин аны танымаган да булыр идем».— дип уйлады ТЪҺир һәм карашын тиз генә читкә кү
черде Айсылуның бу якка таба борылуыннан, үзен танып алуыннан курыкты
Ә китәргә кирәк иде Таһир бер генә мәлгә икеләнеп торды Аннан соң олы юлга илтә торган сукмак буйлап китте. Ул бүген барыбер китәчәк, юлны урап булса да барачак, мәгәр монда калмаячак иде
XVIII
Хәбир таң алдыннан йоклап киткән иде Яман төш күреп, бастырылып, саташып уянды
Үзе күргән төш турында озак уйлап утырды Каян керә шундый тузга язмаган нәрсәләр төшкә9 Имеш, ул авылда, туган йортында яши икән Сизә әтисе нәрсәгәдер ачулана Хәбирне, ник ачулана — һич аңлый алмый. Ниһаять. Хәбир сорады: «Әткәй, ник ачуланасың син мине9 Нигә йөзең бик кырыс шулай9» Әтисенең сүзе аңлашылмый. үзе һаман ачулы карый Хәбиргә Шунда кинәт Лиза пәйда булды "Әткәй.— ди — Хәбирне ачуланма, ул сиңа акча бирәлмаган. Менә, мин үзем сиңа күп итеп акча бирәм, әткәй!..» Лиза, каяндыр кәгазь акчалар алып, өстәлгә өя башлады. Өстәл өсте дә, идән дә кәгазь акча белән тулды Ә Хәбирнең әтисе һаман ачулана, һаман усал карый «Миңа бу акчалар кирәкми, миңа Хәбир биргән акча кирәк1- — ди Ә Хәбир үзе нишләргә дә белми басып тора, имеш. Газаплана. интегә, аңлатырга тели Әнә шулай интеккән чакта уянып китте ул. Үзе ишеткәннәрнең, үзе күргәннәрнең бары тик төш кенә булуына шатланып та куйды хәтта Ләкин бу шатлык, үзенең камерада икәнен аңлауга, янә әрнүле газапка әверелде.
Хәбир үзе күргән төшне нәрсә дип тә юрарга белмәде. Әгәр дә Хәбир үзенең туган авылына бу минутта күз чите белән генә карап ала алса, бу мәхшәрле төшнең серенә тиз төшенер, шундук аңлап алыр иде Әмма табигать кешегә андый мөмкинлек бирмәгән, табигать кешегә тою һәм төш күрү сәләтен биргән, бары тик шуны гына биргән...
— Сабирҗанов' К следователю!
Хәбир әкрен генә кузгалды. Әбдрәҗәкованың мыскыллы елмайган йөзен күргәндәй булды Кичә Эдикның сөйләгәнен тыңлаганнан , соң, милиция формасы кигән бу хатын-кыз ниндидер бер яңа сурәттә, , яңа кыяфәттә — күңел берничек тә кабул итә алмас рәвештә калыкты аның күз алдында
Ишек ачылуга ук, кабинетның түрендә Ахоның калын җилкәсен күреп алды Хәбир
— Узыгыз, гражданин Сабирҗанов! — Әбдрәҗәкова шулай дип эндәшүгә. Ахо ялт итеп артына борылды, урыныннан кузгалып каршы килде
— Йа хода! Хәбир' Сине дә монда алып килделәрмени9 Минем аркада бу. туганкаем, минем аркада гына...
— Сөйләшмәскә! — Әбдрәҗәкова аларның арасына килеп керде— Сержант! Аерым утыртыгыз боларны! «Лимон», син бит монда беренче тапкыр түгел, тәртипне беләсең! Бары тик минем сорауларга гына җавап бирәсез, аңлашылдымы9
— Аңлашылды, иптәш капитан! Аңлашылмыймы соң?!
— Иптәш капитан түгел гражданин капитан, «Лимон»! һәм. зинһар өчен, бу тозсыз шаяртуларыңны ташла! Югыйсә, үзеңә авырга туры килүе мөмкин
— Баш өсте, гражданин нәчәлник! .
Әбдрәҗәкова өстәл өстендәге магнитофонны кабызды:
Очная ставканы башлыйбыз Беренче сорау сезгә, гражданин Давыдов сез Сабирҗанов Әхсән Әхмәтгалиевичне каян беләсез, кайчан. нинди шартларда таныштыгыз?
— Соң., иптәш Әбдрәҗәкова Гражданин нәчәлник' Бу кешенең минем эшкә бернинди катнашы юк. валлаһи, дип әйтәм Ул сезгә үзе аңлаткандыр лабаса?!
— Сорауларга гына җавап бирәбез, гражданин Давыд-в
— Поездда таныштык. Бер купеда кайттык! Мәскәүдә!
— Бик яхшы Бер купеда кайттыгыз. Дөресен генә әйтегез нәрсә * алып кайттыгыз9
— Гражданин нәчәлник' Мәскәүгә барган кеше нәрсә алып кай- - та инде9' Вак-төяк, кирәк-ярак шунда
— Кыскасы, чәйне сез каядыр олактырып өлгердегез, гражданин = Давыдов Чәйне яшерәм дип. алтын белән каптыгыз Монысы инде > уен эш түгел, аңлыйсыздыр Ул алтын сезнең кулга каян килеп кер- “ де, аны сезгә кем тапшырды9
Ахоның гәүдәсе бөрешеп, кечерәеп калды Йөзе мескенләнде. < күзләре кызарып чыкты. Аны күзәтеп торган Хәбир нәкъ шушы ми- х нутта үзенең коточкыч хәлдә булуын аңлады: әгәр хәзер Ахо алтын- * ны аннан алдым дип әйтсә, буталчык бу вакыйгалар өр-яңадан чуа- 2 лачак. өр-яңадан төенләнәчәк иде «Лимон»га юкка өметләнәсез ■ — = тикшерүченең шушы янаулы сүзләрен әле генә чынлап аңлап алды ~ ул Менә бит нәрсәгә ишарәләгән икән Әбдрәҗәкова.
— Алтын — бабайныкы — диде Ахо. ниһаять Аның гәүдәсе яңадан турайды, йөзенә төшкән сукбайлык каядыр юкка чыкты
— Нинди бабай9 Кличками бу?
— Иптәш гражданин Әбдрәҗәкова' Неужели сез инде минем бабайны белмисез9 Хатынның әтисен әйтәм Алтын шуныкы Хатын белән бергә торган чакта . Ну. бабай аны миңа биреп торды Сакларга дип
Ахоның бу соңгы хәбәре, күрәсең, тикшерүченең барлык уй-фи- керләрен бутап ташлады. Ул инде алтын белән бәйле зур җинаятьнең эзенә төштем дип тәгаен ышанган иде Җитмәсә, бу эштә чит илдән кайтып килүче кеше катнашкан Кызыксындырган, нык кызыксындырган иде бу кеше Әбдрәҗәкова н ы
Тикшерүче сигарет кабызды
— Тартырга мөмкинме. гражданин нәчәлник?
Әбдрәҗәкова ым кагып кына рөхсәт бирде Ахо аның сигаретын үрелеп алды, Хәбиргә дә тәкъдим итте:
— Тартып-суырып җибәр, туганкаем, йөрәккә ял булсын'
Хәбир сигаретны алды, кабызды Бу аның Ахога сүзсез генә әйтелгән рәхмәте, дулкынлануын басарга тырышуы иде
Алар өчәү, сүзсез калып, тәмәке көйрәттеләр Ниһаять, тикшерүче урыныннан торды
— Ә бит моны башта исбатларга кирәк, гражданин Давыдов' Бәлки, сез кешегә яла ягасыздыр9 Сез инде аның кызы белән араны өзгән, аерылышкан Бу бер үч алу сыманрак нәрсә булып чыгуы мөмкин түгелме9 Аннан соң Эз яшерү өчен дә бик кулай адым бу. Шулай түгелме9
— Гражданин нәчәлник1 — Ахо. елмаеп, кулларын җәйде — Моны исбатлау сезгә берни тормый Үз алтынын күрү белән бабай аңа чат ябышачак!
Әбдрәҗәкова баш чайкады
— Ну. хәйләкәр дә кеше син. Лимон», артык хәйләкәр Ну. чамала, кара аны
Хәбир белән Ахоның һәр икесен аерым бүлмәгә кертеп тордылар
— Күрешкәнчегә кадәр, туган! — диде Ахо тикшерүче бүлмәсеннән чыкканда — Хәзер алар минем бабайны йолкып китерәчәкләр Аңран тагын очраштыралар алар безне Ну. кәмит булачак, менә күрерсең. ..
Ахо дөрес әйткән икән бер сәгать тә үтмәде. Хәбирне яңадан
тикшерүче бүлмәсенә алып керделәр Анда Әбдрәҗәкова каршында киң чырайлы юан гәүдәле бер кеше утыра иде Аның йөзе агарган, күзләре зур булып ачылган, кулындагы кан тамырлары бүртеп-бүр- т.-п чыккан иде Үзе әледән-әле Ахо утырган якка борылып карый, ачу белән ыңгырашып ала Тикшерүче Хәбиргә урын күрсәтеп ымлады
— Димәк Хәйдәр Юнусович, сез дә бу алтынның үзегезнеке булуыннан баш тартасыз9
- Хөрмәтлем минем Каян килеп инде миндә андый алтын ише нәрсә булсын?! Кемгә ышанып мыскыллыйсыз мине9! Әрәмтамакка, спекулянтка ышанасызмы9 Менә шушы чәнти бармагым хәтле дә ялганламыйм бу алтын минеке түгел, минеке булганы да юк!
— Ярый ул чакта.— Әбдрәҗәкова кулларын өстәл өстендә уйнатты — Гражданин Давыдов аны сездән алдым ди, сез баш тартасыз Күрәм. гражданин Сабирҗанов та бу алтынга дәгъва кылмый Хөкүмәтнеке булыр ул. алайса Ничек уйлыйсың. «Лимон»?
— Миңа барыбер Үзем тапкан мал түгел, бабайныкы жәл түгел Юан гәүдәле кеше урыныннан сикереп торды
— Оятсыз' —дип кычкырды ул Ахога төкереп.— Әрәмтамак' Спекулянт калдыгы' Җир бит! Ни хакың бар миннән көләргә9! Атаң кебек олы кешедән9! Мин Мин гомер буена намуслы хезмәттә булдым Халыкны ашаттым Мин Мин бары тик үзем тапканны гына ашадым Синең кебек әрәмтамак булмадым’
— Ә нигә соң син, бабакай, бу юлы үзең тапканнан баш тартасың9 Алтын бит — синеке.
— Минеке түгел, түгел!
— Бабай Мин бит барысын да алып китмәдем Сакларга дип. Әле бит анда. өйдә, тагын калгандыр9 Мин бит бик азын гына алдым Калды бит әле анда!..
— Аһ-һ! .— юан гәүдәле кинәт йөрәген тотты Аның гәүдәсе бер якка чалшаеп китте Каядыр тотынып калырга теләгәндәй, кулларын бутады, гөрселдәп идәнгә ауды.
— Скорый чакырыгыз' — дип кычкырды тикшерүче ишектән башын тыккан милиционерга — Тиз булыгыз!
Хәбиргә, инде өченче тапкыр, камерага кайтырга туры килде Тик бу юлы аны озак тотмадылар Икенче катка күтәрелгәч, ул гаҗәпләнде аны Әбдрәҗәкова кабинетына түгел, башка бер ишеккә таба алып киттеләр.
Бүлмәдә аны шактый өлкән яшьләрдәге подполковник каршы алды.
— Рәхим итеп узыгыз утырыгыз,— диде ул Хәбиргә һәм аны алып кергән сержантка чыгып китәргә ишарә ясады — Миңа калса, иптәш Сабирҗанов. сезне кулга алуда ялгышлык килеп чыккан бугай Хәзер документларыгызны алып керерләр Без сезне азат итәчәкбез
Хәбир җиңел сулап куйды
— Әгәр сезнең белән монда артык дорфа кыланган булсалар, аларны гафу итегез инде Нишлисең бит. кешеләр белән һәрвакыт ипле генә итеп сөйләшә белүче кадрларны каян табып бетерәсең Аннан соң. эше дә шул: көне-төне җинаятьчеләр арасында. Ә бу психикага суга, һәр кешене җинаятьче итеп күрә башлыйсың.
Ишек ачылды.
— Мөмкинме. иптәш подполковник9
— Узыгыз, иптәш Әбдрәҗәкова Сабирҗановның документларын алып кердегезме9 Яхшы булган Йә, алтын белән эшләр ничек тора анда9
— Хәйдәр Юнусовичны больницада алып калганнар, иптәш под-полковник Кияве өйдә калган алтын туранда әйткәч, бик нык бор
чылды ул. Бәлки, иптәш подполковник аның өендә тентү ясарга рөхсәт алырбыз9
Моңарчы ягымлы гына сөйләшкән подполковникның кашы җыерылып куйды
— Ашыкмагыз, ашыкмагыз капитан Үзегез беләсез Хәйдәр Юнусович малай-шалай түгел Могътәбәр кеше Аның өенә теләсә * ничек барып кереп булмый Югарыдагы иптәшләр белән киңәшмичә J ярамас. . °
— Ә миңа бу эш белән нишләргә соң? В
— Хәзергә калдырып торыгыз Алтын хәтле алтын дәүләткә ки- = ре кайтарылган Тагын нәрсә кирәк7
— Давыдов белән нишләргә? ф
— Бераз өркетегез дә. җибәрегез. Бу мәсьәләгә кире әйләнеп ч кайтуны билгеле бер вакытка тикле калдырып торырга кирәк *
Әбдерәҗәкова чыгып иткәч Хәбиргә киемнәрен кертеп бирделәр х Подполковник аны ишек төбенә кадәр озата барды
— Зинһар, барысы өчен дә гафу итегез инде — диде ул. Хәбир- ” нең кулын кысып. Аннан соң. якынрак иелеп пышылдады Саттар =■ Кыямовичка миннән бик күп сәлам җиткерегез'.
Хәбир подполковникның бу соңгы сүзләренә урамга чыккач кына игътибар итте. Тукта' Нинди Саттар Кыямович ул9 Ни өчен Хәбир аңа. үзе белмәгән кешегә сәлам әйтергә тиеш9 Кем белән бутадылар монда Хәбирне9
Юк. Хәбир ялгышты Аны беркем белән дә бутамаганнар иде Әбдерәҗәкова җибәргән яшь сержант Корбановлар квартирасын Хәбир үзе биргән адрес буенча эзләп тапты Сержант, чыннан да. яшь иде үзен каршы алган чибәр хатын алдында каушап калды
— Иремме9 — диде аңа Минзилә, бераз гаҗәпләнеп, бераз курка калып.— Ул командировкада
— Ә сезгә . Сезгә бер-бер танышыгыз килеп чыгарга тиеш түгел идеме кичә? Безнең өчен моны төгәл белү бик мөһим аңлыйсызмы9
— Кичәме? Әйе-әйе. ирем әйткән иде Безнең дустыбыз килергә тиеш иде. Хәбир
Сержант яшь иде Үзе генә белеп китәсе урында ул Минзилә өчен дә байтак хәбәр әйтеп калдырды
Минзилә төнен йоклый алмыйча чыкты Хәбирнең бүген кайдадыр ябылып утыруы аның башына сыймый, әледән-әле йөдәтә, өзмәс-куймас уйландыра иде
Эшенә — балалар бакчасына баргач та. онытылып китеп, урынына куйган әйберен табалмый. барасы-керәсе җирен аңлый алмый интекте Ниһаять, эштән кайтып караватына ауды Үзенең эштән түгел, уйдан арганлыгын аңлап, күзләрен йомды һәм шундук сикереп тә торды ничек соң моңарчы башына килмәгән9'
Минзилә ашыгып киенде, Рөстәмен күршеләргә кертеп куйды Урамга атылып чыгып, такси машинасын тотты
Саттар яшәгән өченче катка ул чабып-йөгереп менде Кыңгырау төймәсенә бармаклары арганчы, агарганчы басты
— Ничек бу вакытта9 — дип гаҗәпләнде ишек ачкан Саттар — Без бит бүген күрешергә дип сөйләшмәгән идек7
Минзилә, аны күрәләтә этеп диярлек, бүлмәгә атылып керде
— Миңа синең белән сөйләшергә кирәк. Саттар'
Сулышы капкан хатынны тыңлап бетергәч. Саттарның каушаган йөзе үзгәреп куйды, канәгать төс алды, кире үз хәленә кайтты
— Хәзер соң. ачыклыйбыз, хәл итәбез аны' -дип елмайды ул Каяндыр бер куен дәфтәре алып телефон янына килеп утырды Ашыкмыйча гына номерны җыйды Күзләрен кысып, көтеп торды - Картлач кына өйдә булсын Эшеннән кайтып киткәндер инде
'«Өйдә генә булсын, өйдә генә булса ярар иде' ■■ — дип эчтән ка-
батлады Минзилә. Күрәсең, телефонда җавап бирделәр.
— Сәлам, картлач! — диде Саттар, үзалдына елмаеп. Аннан соң. озаклап хәл-әхвәл сорашты Инде Минзилә көтә, сүзнең тизрәк эшкә күчүенә өмет итә иде. Ләкин Саттар гына һаман ашыкмады.— Балыкка йөрисеңме соң. картлач? Чиртәме?.. Ә-ә. сез балыкчыларны беләм мин Карале, синнән сорыйсым бар иде: җәтмәгә кирәкмәгән балык керсә, балыкчы нишли9 Ә. шулаймы, кире суга ыргытамы?' Менә синең егетләргә дә шундыйрак бер балык эләккән бугай анда. Әйе Иртәгә кызыксын әле, яме9 Фамилиясеме9 Исеме — Хәбир. Фамилиясе9
— Сабирҗанов! — дип әйтеп өлгерде Минзилә.
— Әйе-әйе. Сабирҗанов Кызыксын әле, яме9 Нәтиҗәсен соңыннан сөйләшербез
Минзилә җиңел сулап куйды Шунда ук борчылып сорады
— Ә ул. син сөйләшкән картлач-. ышанычлы кешеме соң? Ярдәм итә алачакмы9
— Әйткән сүз — аткан ук. җаныкаем. Бездә ике сөйләшмиләр Минзилә тынычланды Бүреген, пәлтә якасын, чәчләрен рәтләп куйды. Бүлмәгә күз салды. Өстәлдә җыйнак кына табын әзерләнгән, затлы шәраб шешәсе, рюмкалар куелган иде.
— Синдә кунак бармы әллә?
— Юк. беркем дә юк Нигә алай дисең9 Мин бүген, берүзем генә калып, уйланып утырыйм дигән идем. Арытты, эш күп...
— Мин киттем алайса?
— Үзем шалтыратырмын сиңа, шушы араларда.
Минзилә ишек катына җитте, сискәнеп туктап калды ишек янындагы элгечтә хатын-кыз пәлтәсе эленеп тора, ә аста аяк киемнәре аунап ята иде.
Минзилә Саттарга үрелеп карады
— Мин сиңа үзем шалтыратырмын, иртәгә үк. —дип ашыктырды аны Саттар.
Артыннан ишек ябылуга ук кузгалып китә алмады Минзилә. Ничектер эчтән әрнеп, җаны үртәлеп, ишек яңагына сөялде. Һәм аермачык ишетте:
— А кто она была такая9! —дип кычкырып көлде эчке якта кыланчык бер хатын-кыз тавышы.
— Знакомая по работе — дип тонык кына җавап кайтарды Саттар— За помощью пришла, муж у нее в милицию попал...
Үзенең болай тиз котылуына әнә шул хәлләр сәбәп булуын Хәбир белми һәм. әлбәттә, белә дә алмый иде. Ул ашыкты, чаба-чаба кунакханәгә кайтып җитте Аңа тиз генә өс-башын алыштырырга, юынып-кырыныл алырга, кызы янына больницага китәргә кирәк иде
— Минем бүлмә ачкычларын бирегезче? — диде ул дежур ханымга Хатын аңа гаҗәпләнеп карап торды:
— Ә анда кеше бар инде. Анда кеше урнашкан.
— Ничек?
— Шулай Сезне бит милиция алып китте. Сез инде ничә тәүлек кайтмый йөрдегез! Без бит бүлмәне буш тота алмыйбыз. Торыр урын башкаларга да кирәк!
— Соң. ул бүлмәдә әйберләрем калды бит минем!
— Әйберләрегезне горничнаядан алырсыз.
— Миңа хәзер юынып алырга, чистарынырга кирәк. Бүлмә кирәк миңа!
— Белмим, берни дә белмим. Бездә урыннар юк. Кем белә, му- жет сез милициядән качып кайткансыздыр9' Справкагыз кая9 Барыгыз. бар. әйберләрегезне алыгыз да, китегез Атуса милиция чакырам'
66
Декабрь уртасында җепшек кар катыш яңгыр ява. Мәскәүдәге начар һава Казанга да килеп җиткән иде инде.
Больницага аны кертмәделәр.
Передача вакыты чыкты.— дип каршылады аны ишек төбендә утырган юан бер карчык
— Апа. җаным’ Минем кызым ята монда, мин аны күрергә тиеш. аңлыйсызмы, күрергә тиеш!
— Иртәгә килерсең, алай бик күрәсең килгәч! Үзе баласы янына = килгән, үзенең кулында күчтәнәче дә юк оятсызның Кыяфәтеңә кара 2 син иң элек. Балаңның котын алыр өчен килдеңме, исерек баш!
Хәбир шунда гына үзенең өс-башы, кыяфәте турында уйлап ал- 5 ды. Залның бер читендә, тышкы ишек янында торган зур көзгегә * таба атлады: көзгедән аңа ябык чырайлы, йөзен сакал-мыек баскан, я таушалган киемле бер кеше чекерәеп карап тора иде
— Ну. что. смену кончаем. Семеновна91 — Больницадан чыгып х барган яшь кенә кызның сүзе Хәбирнең колагына эләгеп калды *
— Скоро... Час замена мне придет.. £
Хәбир көзгедән күзен алмады. Ә колагында хатынның сүзе яңгы- = pan торды Час замена придет Китәчәк бит бу хатын! Китәчәк' х Хәбир кызы янына керергә тиеш Ничек тә күрергә тиеш ул аны, юатырга тиеш Кирәк икән, бүген ук. хәзер үк алып чыгып китә ул аны моннан!.
Хәбир урамга чыгып йөреп кер'де. Күреп торды аны кертмәгән теге җен карчыгы әкрен генә әйберләрен җыйды. Аның урынына башка бер хатын килеп утырды Хәбир, әлеге карчыкның китеп барганын көтеп, тагын бер әйләнеп килде Аның бөкре гәүдәсе күздән югалуга, ашыгып ишеккә таба йөгерде.
Аңа алга таба үтәргә . эчкә, больницага керергә, дүртенче катка күтәрелергә кирәк иде. һәм ул. ишек төбендә тукталып тормастан. аШыгып-йөгереп атлады
— Әй, куда вы. молодой человек9 Куда вы. откуда вы91
Юлына аркылы төшкән бу хатынга Хәбир нидер аңлатырга, барысын берьюлы, бер сүз белән төшендереп бирергә теләде
— Апа! Поймите, я только что из милиции! Мне нужно пройти!
Хатын татар карчыгы булып чыкты
— Ә-ә, милициядәнмени9 Баштук шулай диләр аны!
Хәбир дүртенче катка менеп җитте, тукталып сулыш алды Коридорда тынлык Утлар тонык Хәбир караңгы коридор буйлап та- вышсыз-тынсыз гына атлады. Аны монда беркем дә күрмәскә, аның юлын бүлдермәскә тиеш иде. Кызы яткан палатага якынлашкач, ул тукталып калды. Палата каршындагы зал сыман бер урында ак халатлы берәү утыра иде Хәбир шактый озак басып торды Ак халатлы кеше кузгалмады Йоклыймы әллә9. Ничек тә булса аЛгарак үтәргә, сиздермичә генә палатага керергә кирәк иде Түзмәде Хәбир, тагын атлап китте Ишек тоткасына үрелгәч, әкрен генә борылып карады, һәм таныды кечкенә диванның бер почмагына сыенып, башын чак кына кырын салып. Фәридә Рәшитовна йоклап утыра иде Тәрәзәдән төшкән тонык яктылык аның йөзен чак кына яктырта.
Хәбир, гаҗәпләнеп, аңа таба бер адым атлады Яңә тукталып калды. Нишләргә белмичә, бер урында таптанды
Врач кинәт сискәнде Күзләрен ачып, шулай ук гаҗәпләнеп. Хәбиргә карап торды.
— Сез9 Сез кайда йордегез моңарчы9'
Врачның тавышында шатлану бар идеме, әллә ачулану, рәнҗү, үпкәләү идеме монысын Хәбир аңламады.
Кайдадыр якында аяк тавышлары ишетелде Фәридә Рәшитовна Хәбиргә утырып торырга ишарә ясады
- - Ә-ә, сестра бу. Әлфия
Кыз алар янына якынлашты
— Бүген дә кунасызмы. Фәридә апа9 — диде ул һәм, Хәбирне шәйләп, чак кычкырып җибәрмәде — Әбәү. Фәридә апа. кем бу сезнең янда?’
— Розалиянең әтисе бу. Әлфия Килде бит менә, көтә торгач...
Кыз шул мәлдә кабынып китте:
— Йә инде, шундый әти кеше буламы9 Кайда югалып йөрдегез соң сез? Фәридә апа инде өченче төнен больницада үткәрә, сезнең кызыгызны саклый, борчылмасын дип. Ә сез?1
— Әлфия' Ни сөйлисең син. җэныкаем?! Ярамый кешегә алай бәрелергә..
— Ә аңа ярыймы. Фәридә апа?!
Хәбир берничә сүз белән генә үзенең хәлен сөйләп аңлатты. Шушы ак халатлы ике кеше алдында кыен да. оят та иде аңа.
— Сез мине гафу итегез, инде. Фәридә Рәшитовна . Хәтта сезгә шалтыратып әйтергә дә ирек бирмәделәр
Врач дәшмәде Башын түбән иеп. нәрсә турындадыр уйланып утырды
— Сез миңа ышанмыйсыз бугай, Фәридә Рәшитовна. Аңлагыз, әгәр шулай килеп чыкмаса, кайдадыр адашып йөрер идеммени, кызым янына килми калыр идеммени мин9!
— Нигә ышанмаска, мин инде күптән Теләсә нинди яманлыкның барлыгына ышанам.— врач шәфкать туташына карады.— Әлфия берәр ак халат табып килче абыеңа Югыйсә, күреп алсалар.
— Розалиянең хәле ничек9 Мин аны алып чыга аламмы. Фәридә Рәшитовна9 — диде Хәбир, сестра кыз киткәч.— Ул мине көткәндер, елагандыр, шулай бит9
— Көтте, нык көтте.— диде врач.— Әмма, ышаныгыз, тамчы да еламады
— Хәле ничек аның?
— Хәле әйбәт. Хәбир Әхмәтгалиевич. Тик сез хәзер үз хәлегез турында уйларга тиеш Розалиягә бу килеш күренү ярап бетмәс бит Сакал баскан үзегезне
Хәбир, елмаеп, яңакларын сыпырып куйды.
Врач тумбочка өстенә ачкычлар чыгарып салды Аннан соң, кесәсеннән кәгазь алып, ашыгып нидер язды, кәгазьне Хәбиргә сузды
— Менә адрес Моннан ерак түгел. Җәяү барсагыз, ике генә квартал Ванна бүлмәсендә кырынгыч бар. Иремнән калган
— Ничек9' — Хәбир, бөтенләй каушап, үзенә сузылган кәгазьне алырга да. алмаскада белми торды— Сез мине, үз өегезгә9 Килешерме соң?
— Сезгә бит ял итәргә, үзегезне Тәртипкә китерергә кирәк. Хәбир Әхмәтгалиевич Барыгыз бар Ә мин. әгәр Розалия уянса, сезнең килгәнне әйтермен аңа. Ул төнлә уянгалый
Хәбир врачның кулыннан алды
— Нинди рәхмәтләр әйтим мин сезгә. Фәридә Рәшитовна?!
— Рәхмәт кирәкми Сүземне генә тыңлагыз Барыгыз Монда күренергә яра.мый сезгә, аңлыйсызмы9 Төн уртасы җитеп килә бит ..
— Аңлыйм, аңлыйм Фәридә Рәшитовна Тик бер генә тапкыр Розалиянең бүлмәсенә генә күз төшереп алыйм, зинһар9!
Врач баш чайкап елмайды Һәм Хәбирне үзе артыннан әйдәде Алар, аяк очларына гына басып, тонык яктылык эченнән сак кына атладылар
Врачның ишекне чак кына ачуы булды, бүлмә эченнән сискәнүле тавыш ишетелде:
— Әтие-ем!.
Розалия караватында торып утырган күзләрен ишеккә төбәгән иде.
XIX
Әхмәтгали картны икенче көнне генә җирләделәр Көннең җепшеклеге тагы да арткан, кар катыш яуган яңгыр үз эшен эшләгән иде
Мәрхүмнең баш очында җеназа укуны картлар Әхмәтнәҗип аб- * зыйга тапшырдылар Искечә язуны укый белүчеләрдән авылда ул $ бердәнбер ир-ат санала иде.
Авыл күңелсезләнеп калды Эрегән кар астыннан чыккан тау 5 түбәләре каралды, ап-ак булып, матур булып башланган кышның | яме китте Олы мал суйган кешеләр итне кар өеменә күмеп саклар- > га тырыштылар
Әхмәтгали картның кабере зиратта берьялгызы каралып күренеп _ тора иде Күмүчеләр таралышкач. Әхсән зиратта үзе генә калды < Әтисе кабере янында башын иеп басып торган кеше нәрсә турында ’ уйлый7 . Әхсәннең уйлары аның бары тик үзенә генә билгеле иде < Икенче көнне Әхсәнне райкомга. Бикташев янына чакырдылар ~ Әхсән бу хәбәргә бөтенләй битараф иде Юлда барганда кинәт Әх- s мәтнәҗип абыйсының сүзләрен искә төшерде Теге көнне, өлкә коми- = тетыннан килгән кешеләр белән сөйләшкәннән соң. укытучы янында чакта ишетте ул сүзләрне Әхсән
— Аптырыйсыңмы7 «Нигә мине эштән генә алмыйлар, нигә төрле сораулар белән тинтерәтәләр7» — дисеңме7 Артык беркатлы бала син, Әхсән улым Аларга бит син бик кирәк Синең кебек кешеләр кирәк аларга. Ә ни өчен кирәк икәнең беләсеңме соң7
— Ни өчен кирәк. Әхмәтнәҗип абый7
— Их-х! Шуны да аңламыйсың Халыкка күрсәтер өчен кирәк, менә безнең арада да намуслы, гадел, эшчән кешеләр бар. дип әйтә алыр өчен
Шул сөйләшүне исенә төшереп, уйлап барды Әхсән Юк. әгәр Әхсән кемгәдер бары тик шуның өчен генә кирәк икән, аннан инде бүтән берни дә өмет итмәсеннәр Илдә чыпчык үлми Әхсәннең әле үз тормышы, үз гаиләсе, үз нигезе бар Әтисеннән калган нигез
Бикташев аны кочаклап диярлек каршы алды
— Кайгыңны уртаклашам. Әхсән Чын күңелдән,—диде ул. күрешкәннән соң— Мин инде шалтыраттым, район газетасында матур гына некролог урнаштырырга куштым Әтиеңнең истәлеге кешеләр күңелендә калырлык булсын
— Мине ник чакырдыгыз, иптәш Бикташев7
— Синең белән киңәшләшәсе бар Миңа калса, обком комиссиясе ничектер тәгаен генә фикер туплый алмыйча китте Ул иптәшләр хәзер, мөгаен, белешмә әзерлиләрдер Мин әле генә иптәш Овчинников белән сөйләшергә заказ бирдем Телефон көтәм Мин аңа аңлатачакмын Әхсән Сабирҗановның әтисе вафат булды, димәк, сезне борчыган мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителде, диячәкмен. Сез дә үзегезчә аңлатырсыз мин әтине күп тапкырлар үгетләдем, ләкин ул картайган иде инде, үгеткә бирелүдән узган иде. дип әйтерсез
— Мин әткәйне беркайчан да бернәрсәгә дә үгетләмәдем, иптәш Бикташев
— һы1 Эш үгетләүдә-үгетләмәүдәмени7' Эш алар язган справкада сезнең хакта нинди сүзләр әйтелүдә1 Монда бер нәрсә ачык бит әтиегез үлгән, мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителгән7
— Юк. хәл ителмәгән шул әле, иптәш Бикташев Минем әнием исән Ә ул карчыклар арасында абыстай булып йөри
Бикташевның телефонга үрелгән кулы катып калгандай булды
— Ничек инде? Ни сөйләгәнеңне беләсеңме син Сабирҗанов?!
— Миңа тагын нинди сүзегез бар. иптәш Бикташев’
Райком секретаре башын чайкап көрсенде
— һай-й! Ә бит мин синең өчен тырышып йөрим Район партия оешмасына тап төшмәсен дип тырышам Ә син?! Нинди үҗәт кеше син. Сабирҗанов9
Кичке якта Әхсән янына колхоз рәисе Әхмәтхан Шакиров сугылды.
— Ишеттем, ишеттем.— диде ул, килеп керүгә үк. Синең кы-ланмышларыңны Бикташев шалтыратып әйтте инде Ә Казанга барыбер шалтыратам, мәсьәлә уңай хәл ителде, дип әйтәм. диде Тәк что юлың уңачак...
— Нигә көләсең син миннән, Әхмәтхан абый?
— Синнән түгел, энекәш, үземнән, үземнең көчсезлегемнән келәм Кеше булып яшибез бит инде без бу Җирдә, икмәк үстерәбез, мал карыйбыз, адәм балалары әйбәт яшәсен, бәхетле булсын, дип тырышабыз һәм белмичә түгел, белеп тырышабыз җир безне аңлый, без җирне аңлыйбыз. Ә менә берәү тегендә, кулына телефонны ала да Алай яшәмәгез, болай яшәгез!" — дип өйрәтергә тотына. Борын асты кипмәгән үзенең, ә үзе халык исеменнән сөйли, халык исеменнән өйрәтә, халыкны калкан итә Юк. Әхсән энекәш, күп тырыштым мин. җитәр Тәк что син мине котлый аласың, лаеклы пенсионер булырга җыена Әхмәтхан абыең. Менә, шуны әтмичәйт итәргә исәп синең белән
Әхмәтхан өстәлгә «тук» иттереп «Столичная» шешәсе чыгарып утыртты
— Менә бит, элек «Московская» дип атала иде Заман гел үзгәреп тора хәзер инде—«Столичная» Менә шулай. «Столичная» булгач башкалада гына эчәргә тиешләр дә инде моны, югыйсә. Юк бит. менә без дә шуны синең белән караңгы бер авылда рәхәтләнеп эчеп утырабыз Менә бит нинди тигезлек башкала белән авыл арасында!
Әхмәтханның күңеле уйный иде, ахрысы Гел сөйләнде, сүзен һаман кинаяләп тә. шаярып та әйтә торды Эчеп куйгач, хәмер пары башына йөгергәч кенә тынычланды
— Сиңа ике яңалык әйтәсем бар. Әхсән энекәш.— диде ул. бераз тынып торганнан соң.— Икесен дә күңелеңә авыр алма. Беренчесе: Ильясны күргән идем мин «Әхмәтгали абзыйның җидесе булса да үтсен инде, туйны кичектереп торабыз».— ди Мин моңа каршы килдем Тиргәп үк ташладым әле үзен «Син нәрсә, шайтан мөгезе, үзең турында гына уйлыйсың9 Булачак килен турында уйла! Аның,— ми- нәйтәм,— самый тулган чагы, ул синең кебек түгел, туй көнен көтеп зарыгып йөри,— дим — Ә син кичектерик дисең! Аннан тагын авыл турында уйла.— дим — Авыл турында уйласаң, туйны озакка сузма, тизрәк өйләнешегез дә. өй тулы бала үстерегез! Авылга кирәк!» — дим Дөрес әйткәнменме, юкмы, ә?
— Шулай. Әхмәтхан абый. Үлгән артыннан үлеп булмый, диләр бит Яшьләрнең яшисе бар
— Колхоздан шәп бүләк әзерләрбез үзләренә Син ачуланма, атаңны хөрмәт итәм мин Мәгәр туйны сузарга кирәкмәс. Менә, иртәгә Әхмәтгали абзыйның өчесен уздырыйк та берсекөнгә — туй Ильяска мин шулай дип әйттем.
— Дөрес эшләгәнсең. Әхмәтхан абый — Әхсән үзенә ничектер җиңелрәк булып киткәнен тойды Бу мәхшәрле көннәрдән соң, беренче тапкыр иркенәюе, хәл алуы иде аның. Әхмәтхан абыйсы да акыллы әңгәмәдәш Күңелеңә авыр алма»,— дип башлаган сүзе дә яхшы яңалык булып чыкты. Яхшы яңалык — туй. .
— Син ике яңалык әйтәм дигән идең. Әхмәтхан абый?
— Әйтәм. анысын да әйтәм. Хәлимәттине күрдем беркөнне. Сөйләшеп тордык Шул әйтә Чишмәдә тоз тәме бар, Әхмәтхан, нәрсәдән икән ул9 — ди Каян беләсең, синең бит чишмәгә йөрмәгәнеңә биш
былтыр инде. Хәлимәтти —дигән булам -Улым Таһир кайткач теленә авыл тәме йокмасмы дип. чишмә суы алып мендем Шуннан бе- ләм. Әхмәтхан, чишмә суында тоз тәме бар,-—ди Яшьләр-яшьләр, дигән булабыз без менә. Яшьләр алар. Әхсән энем чуртым да бернәрсә белми Тәҗрибә юк аларның, тартып-йолкып алынган Аларга ф чишмә суына хет кислота салып бир тәмле дип эчәчәкләр Ә менә * карт кеше искәргән чишмә суында тоз тәме бар, ди
— Каян килгән тәм икән соң ул. Әхмәтхан абый9 Нинди тоз тә- = ме’
— Ә син. энекәш, шуны сизенмисеңме9 Хәлимәттидән ишетүгә. 2 йөгереп барып чишмәгә төштем Татып карадым суын Дөрес әйткән х карчык, тәм бар суда. Моннан биш ел элек Әлмәт ягындагы бер • авылда шундый су эчкән идем мин ТЪме авызда калган Нефть ку- 4 дырган сулар чыга чишмәгә. Әхсән, агулы сулар Авылга суны чит- s тән ташыйсы була, йә бөтенләй күчерәсе була авылны Ә кая күчерә- * сең аны9 Кая күчерәсең9 Мәскәү читенә илтеп салып булмый ич _ аны!.. к
X
Әхсән туйга хатынын алдан җибәрде, соңыннанрак барырмын, диде Әтисенең өчен үткәрүгә үк. хатынын култыклап туйга йөрү бер дә килешә торган эш түгел булып тоелды аңа Саҗидә, күрәсең, аны аңлады: аны-моны әйтмичә, ялгызы гына китте.
Әхсән килеп кергәндә мәҗлес башланган, туй кызып өлгергән иде инде Туйны алып баручы итеп Хәмәт Мортазинны билгеләгәннәр икән Ул, Әхсәннең кергәнен күреп алып, табындагыларның игътибарын аңа юнәлтте
— Иптәшләр! Җәмәгать! Әхсән Әхмәтгалиевич соңарып килде Аңа штраф бирергә тәкъдим итәм' Яшьләр бәхете өчен тамчысын да калдырмаска, төбенә тикле бетерергә1
Әхсән сизде карышкан саен игътибар гына артачак иде Алдына куелганны күтәреп эчеп куйды Ильяс белән Нуриягә күз кысып алды Туй моны хуплады, шау-гөр килде Инде үзалдына тынычланган, туй агымына кушылган иде Әхсән Тик янә үзенең исемен ишетте
— Җәмәгать! Яшьләр хөрмәтенә Әхмәтгалиевичне җырлатыйк' Әхсән Әхмәтгалиевичнең җырлаганын кайсыгызның күргәне бар9 Минем күргәнем юк. Әйдәгез, җырлатыйк Әхсән Әхмәтгалиевичне' Җырлатыйк'
Туйдагыларга кызык Мортазинның һәр яңа сүзен куәтләп, кул чабып каршылыйлар Тукта1 Юри кыланамы соң бу Мортазин9 Исереп киткәнме әллә9
Җырлаудан котылып калган иде Әхсән Яңадан тынычлана башлаган иде Әмма Мортазин янә сикереп торды
— Иптәшләр! Әхсән Әхмәтгалиевичнең бүген кайгылы көне Мәрхүм әтисен дә җирләде. Аннан комиссия дә килеп, эшен тикшереп китте. Әхсән Әхмәтгалиевичнең кайгысын уртаклашып эчеп куйыйк иптәшләр'
Тәнәфес игълан ителгәндә туй гөрләп күтәрелгән иде инде Яшьләр биергә тотынды Кемдер Әхсәнне дә чакырып интектерде Ә ул. бер почмакка басып, тормыш турында уйлады Менә, кешеләр туй итә.— диде ул үз-үзенә — Бәйрәм бит инде бу Тик бәйрәм бик тиз генә уза да китә, ә калган гомер борчу-хәсрәттә үтә Бәлки, без бәйрәм итә дә белмибездер9 Бәлки без. гомумән, яши дә белмибездер9 Ни өчен соң яшәү үзе бәйрәм түгел9 »
Аның янына инде Саҗидәсе килеп китте Берүземә кыен әйдә, кереп утырыйк.диде Әхсән дәшмәде, -хәзер, хәзер- дигәнне аңлатып. кул гына изәде Ул уйлый иде Бу уйларның тыпырчынуын ул аңлый, башка киткәч хәмер нәтиҗәсе икәнен белеп тора сизә, әмма үзе шулардан арына алмый иде Бүген бердәнбер бәйрәм, чын
бәйрәм — Ильяс белән Нурия. Чөнки алар бер-беренә кирәк. Кешеләр бер-беренә кирәк булганда — алар өчен һәрчак бәйрәм була, күңел бәйрәме була. Кешеләр бер-беренә кирәк булмаган җирдә бәйрәм бетә, әшәкелек, хөсетлек, мәгънәсезлек ялагайлык, дошманлык калкып чыга Кешеләр бер-беренә кирәк булганда гына һәркемнең кадере була •
Әхсән янына Нурия чыкты:
— Туйны сез алып бармассыз микән. Әхсән абый9 Нишләргә инде, Хәмәт абый бөтенләй исерде бит
— Мин ул эшне булдыра алмам. Нурия үскәнем Син аны бүтән берәүгә куш инде. Яшьрәкләрне кара
Нурия кереп китүгә, чайкала-чайкала. Хәмәт Мортазин килеп басты
— Оһо-о. Әхсән Әхмәтгалиевич!. Ниш-ш-ләп с-син ялгызың? Ниш-ш-ләп мине чакырмыйсың яныңа’ Ә?!
— Хәмәт абый, син бераз артыграк тоткансың, ахры,— диде Әхсән, аны тынычландырырга теләп.— Минем исем белән дә, зинһар, бик каты уйнама Югыйсә, гел бер нәрсәне кабатлыйсың, һаман минем исемне кычкырасың. Болай килешми.
— Аңлыйм, аңлыйм Әхсән Әхмәтгалиевич! С-сине дә аңлыйм, баш-шкаларны да аңлыйм, барыгызны да аңлыйм мин Хәмәт Мортазин бөтен дөньяны аңлый! Син. брат, дөресен әйткәнгә ачулана күрмә. эш-шли алмыйсың син бу эш-шеңдә. Юк! Син бит кара крестьян' Сиңа бит фермада эшләү күбрәк килешә! Мин шулай уйлыйм Ә партия ул. брат, ул ш-шундый нәрсә — сыйныф бит ул беләсең килсә' Сый-ныф' Дворяннар үз араларына теләсә кемне кертмәгән кебек, партия дә теләсә кемне үзенә алмый. Ә с-син
— Нәрсә сөйлисең син. Хәмәт абый?!
— Ә мин белеп сөйлим Партия ул —сыйныф! Ә син ул сыйныфтан түгел. Түгел! Менә шул..
Әхсән үзен кочакларга үрелгән кулларны бер читкә этәрде, биючеләрне аралап, табын бүлмәсенә кереп китте. Өстәлдә торган стаканга тутырып аракы салды Бер селтәнүдә күтәреп эчеп җибәрде, Баш миенә шаулап кан йөгергәнен тойды.
— Эчәргә кирәк! Онытылырга, үлгәнче эчәргә кирәк миңа бүген! — дип кабатлады ул...
Әхсән Сабирҗановның юкка чыкканын табындагылар соңыннан. Саҗидә тавыш чыгаргач кына тойдылар.
— Өйгә дә кайтып килдем, юк. Әхмәтнәҗип абыйларга сугылдым. Әхмәтхан абыйларга кердем, беркайда да юк! — Саҗидә инде еларга җитешкән иде — Эчеп утырганын күрдем, «эчмә» дип әйтәл- мадым. телем бармады Кайларга гына китте икән соң. кайларга гына?!
Ильяс яшьрәк егетләрне авыл буенча йөгертте Әхсәнне сарай һәм лапас эчләреннән, мунча алларыннан эзләделәр — табалмады- лар.
Ниһаять, эзләп киткән егетләрнең берсе кайтып әйтте:
— Таптык Әхсән абыйны! Ул фермага төшкән, тирес өеме өстендә утыра!
— Әй, ходаем' Нигә соң алып кайтмадыгыз аны’
Кереп булмый аның янына! Тирә-якта пычрак су. тезгә җитәрлек Күреп торасыз бит. туйга дип кигән чалбар белән мин
Ильяс туй костюмы өстеннән кара халат киеп алды да, урамга чыгып, тракторын кабызды Халык аның тракторы артыннан иярде
Әхсәннең гәүдәсе багана башыннан төшкән яктылыкта аермачык булып күренә иде Саҗидә үкси-үкси ялварды
Әхсән' Әхсән дим' Нишләп барып кердең анда, бәгырькәем?! Чык. зинһар, кире' Нишләп утырасың анда’ Әхсән дим'
— Чык. Әхсән’ — дип кычкырды башкалар да
— Юк. чыкмыйм Монда рәхәт' Мин монда үзем хуҗа' Мин сыйныф түгел! Мин — җир кешесе, кара крестьян'
Саҗидә нишләргә белми әрле-бирле йөренде
— Әхсән, нигә дип үзеңне-үзең оятка калдырасың бәгырькәем9'
Чык. дим. туйның ямен җибәрмә' ф
Ильяс, тракторын бер үкертеп алды да. тиреслеккә таба китте. g Пычрак су трактор тәгәрмәчләрен күмә язды Ильяс янына утырып z кергән егетләр Әхсәнне күтәреп алдылар да кабинага кертеп утырт- = тыл ар. “
— Ә. нигә алып чыгасыз мине моннан9' Нигә дип мине аерасыз 5 бу тиреслектән91 Миңа монда ошый' Миңа монда рәхәт' Мин — сый- х ныф түгел' Мин—җир кешесе.—Әхсән үкси-үкси бер үк сүзләрне ♦ кабатлады. ч
— Аракы сөйләтә инде моны.— диде өлкәнрәкләр — Әтисенең i үлеме дә кисәк булды бит Җыелып килгәнне чыгара инде бу
— Туйда шунсыз күңелсез була ул! — диде яшьрәкләр
Әхсәнне өенә илтеп куйдылар Туй әле ярты төнгә тикле дәвам = итәчәк. Әхсән белән булган вакыйга онытылачак, аны бүтән вакый- = галар күмеп китәчәк иде
XX
Самолетка билет алынган иде инде Хәбир башта аэропортка барды. «Казан» кунакханәсенең горничнаясыннан юллап алынган чемо- дан-сумкаларын саклау камерасына тапшырды Аның әйберләре актарылган. Әфганистаннан истәлеккә һәм күчтәнәчкә дип алынган кайбер вак-төяк юкка чыккан иде Хәбир моңа кул гына селтәде соңгы көннәрдә булган бу вакыйгалардан соң, әлеге югалту чүп кенә булып тоелды
Бүлмәне тапшырып, инде баскычтан төшеп барганда Розалия боргалана, көйсезләнә башлады.
— Ни булды, кызым9 Китәбез, әйдә, ашыгырга кирәк бит безгә!
— Ә курчак9 — дип еламсырады кыз.— Курчак калды9
— Нинди курчак9 Безнең курчак юк иде бит! Йә. ярый мин сиңа юлда бүтән курчак алып бирермен
— Юк. кирәк түгел1 . Миңа теге курчак кирәк врач апа биргән курчак!.— Розалия киреләнеп елый ук башлады — Ул калды Курчак калды'
Хәбир, аптырагач, бүлмәгә кире кереп чыкты— Розалия әйткән курчак анда юк иде
— Без бит больницадан бернинди курчак та алмадык - диде ул, аптырагач.— Шунда калгандыр ул. кызым, больницада ук Елама тагын шундый ук курчак алырмын мин сиңа
Хәбир үзе кызын юатты, үзе кинәт искә төшерде «Ә аңа еларга кирәк.— дигән иде бит Фәридә Рәшитовна теге көнне— Мине Розалиянең еламавы күбрәк борчый Бала еласа һәм көлсә генә сәламәт була...» Кабулда әнисе каберен калдырып киткәннән бирле болай күз яше белән елаганы юк иде түгелме соң кызының9' Әйе шул. еламый, бары тик сулкылдый гына иде бит ул'
Розалияне көч-хәл белән тынычландырып, урамга алып чыкты Хәбир Аэропортка кадәр берничә генә тукталыш барасы иде
»Фәридә Рәшитовнага шалтыратып, тагын бер кат рәхмәт әйтергә кирәк.» — дип уйлады Хәбир Кызын больницадан алып чыкканда ул артык каударланды, каушады, ашыкты — юньләп саубуллаша да. ныклап рәхмәт тә әйтә алмый калды
Кулындагы әйберләрне аэропорт залына кертеп куйгач кызын
уэнаштыргач, иң беренче эш итеп, телефонга китте. Хәбир ашыгып шалтыратты, әмма Фәридә Рәшитовнаны таба алмадылар.
— Сеңлем' —диде Хәбир, врачны эзләп килгән сестра кызга — Зинһар, аңа күп итеп рәхмәт тапшырыгыз' Сабирҗановтан. аның кызы Розалиядән дип әйтегез!
— Ә бу сезмени әле. Хәбир абый9! — диде телефондагы тавыш — Мине танымадыгызмы9 Әлфия мин. Әлфия!.. Фәридә апаны таба алмадым шул. авырулар янындадыр ул, мөгаен. Ә сез кайдан шалтыратасыз?
— Безнең китеп барыш.— диде Хәбир, үзенең тавышы на’тар ишетелгәнен сизеп, кычкырыбрак эндәште: — Аэропорттан без. иске аэропорттан'
— Самолет кайчан?
— Озакламый регистрация башланыр инде, сәгатьтән азрак вакыт калып бара самолет очарга! Әлфия! Күп итеп рәхмәт тапшыр безнең исемнән, яме9 Мин бит юньләп саубуллаша да алмадым. .
Фәридә Рәшитовнаның үзе белән сөйләшә алмаса да. сүзен сестра кыз аша тапшыргач, өстеннән ниндидер бер йөк төшкәндәй булды Хәбирнең. «Мин инде теләсә нинди яманлыкка ышанам » — врачның әнә шул сүзләре, ничектер йөрәгенә уелып, тетрәндереп калдырган иде Хәбирне. Теге көнне Фәридә Рәшитовнаның квартирасына кайтып, юынып-кырынып, өс-башын тәртипкә китергәннән соң. иртән ачкычларны илтергә баргач, шул турыда сорарга теләде Эчкерсез рәвештә ярдәм итә белгән, эш сәгатеннән соң төн йокысын калдырып авыру бала янында — бөтенләй чит кеше кызы янында утыра алган игелекле бу хатынның әлеге сүзе уйландырган, нык уйландырган иде Хәбирне Ләкин ул. күпме генә теләсә дә. бу хакта сүз башлый алмады Хәер, үзе башлап сорамавы да әйбәт кенә булган икән. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты.
Алар бүлмәдә сөйләшеп утырганда, ашыгып-кабаланып. Әлфия килеп керде Йөзләре алсуланган. сулышы кабынган иде:
— Фәридә апа җаныкаем.— диде ул. Хәбиргә күз генә салып алып — Зинһар, илле генә сум акча биреп торчы9 Бик кирәк иде... Аванска кадәр генә.
— Нәрсә, тагын теге егетең килгәнме әллә? — диде врач, нәрсәнедер өнәп бетермәве йөзенә чыккан иде — Сүземне тыңламыйсың син. кызый Алма шуның әйберләрен! Юньле егет булса, ул кызына бүләк итәр иде. болай сатып йөрмәс иде'
— Соң, Фәридә апа. ул бит аны минем өчен эзләп тапкан! Кулдан алдым ди Шундый матур свитер. Фәридә апа! Менә, күргәч, үзең дә шаккатырсың!
— Юк. Әлфия, үзеңә күбрәк шаккатам мин Синең. Ничә әйттем мин. ничә кат әйттем сиңа, барыбер аңламыйсың икән. — врач өстәл тартмасындагы сумкадан акча алды — Бер акылга керерсең син. терсәгеңне тешләрсең — соң булыр...
Әлфия чыгып киткәч. Хәбир әкрен генә сорады
— Нәрсә, егете аламамыни9
Врач көрсенде:
— Белмим, никтер ошап бетми ул миңа Ничә тапкыр инде шулай каяндыр юллап дефицит әйбер алып килә Кызның күңелен шулай яулыйлармы9' Күреп торам бмт. сатып бирә ул аларны Әлфиягә, акча эшли Яраткан кызыңа шулай әйбер саталармы? Хәзерге яшьләрне аңламассың аның Әлфиясе дә шуны яклый Акча кадерен белә торган кеше ул. андый белән яшәп була!» — дип шаяртып кына куя Юк Хәбир Әхмәтгалиевич. акча яраткан кеше беркайчан да һк- ча өчен генә йөрми, мин монысын төгәл беләм.
— Ә нәрсә өчен йөри9
— Нәрсә өченме9 Власть өчен Акча кешегә власть бирә — баш-
кал ар өстеннән Бүтән кешеләр белән исәпләшеп тормау мөмкинлеген бирә Акчалы булуның тәмен бер белгән кеше әхлак дигән нәрсәне дә. кеше хакын да оныта Идеалы да. иманы да калмый Теләсә нинди әшәкелеккә бара Яманлыкның иң әшәкесе — әнә шундый кешеләрдән...
— Сез андый кешеләрне күп күргән кебек сөйлисез
— Хәбир Әхмәтгалиевич' —диде врач, сәер генә елмаеп.— Сез ; мине Әлфия өчен тиктомалдан гына кайгыра, эше юктан борчыла = дип уйлыйсызмы әллә?! Мин үзем шундый кешегә килеп эләктем ? Мин бит Юләрләнә яздым шуның аркасында
Хәбир үз колагына үзе ышанмыйча тыңлады Фәридә Рәшитов- х наның булачак ире официант булып эшләгән, читтән торып финанс- • экономика институтында укыган Әле өйләнешкәнче үк. акчага хирыс ч кеше икәнен сизгән ул аның, ләкин игътибар итмәгән, гаилә өчен әй- 5 бәт кенә булыр, дип уйлаган Эчмәгән, тартмаган аның ире Өйне ка- х раган. җиһаз белән тутырган Монда. Казанда, рестораннар трестының җитәкчесе булып алгач, кинәт үзгәргән хатынын эшләтмәгән. - хезмәтче урынына тота башлаган Ә бервакыт, бала белән авылга. = әниләре янына кайтып, шуннан гына килеп төшкән хатын иренең өс- ~ тенә килеп керә квартира төтенгә уралган, өстәлгә коньяк шешәләре тезелгән, иренең муенына яшь бер кыз уралган
— Мин ул чакта бөтенләй коелып төштем Аннан соң инде үземне кулга алдым: бөтен горурлыгым уянды, аерылышырга гариза бирдем Тик ул . Әйткән иде ул «Тавышыңны чыгарма, үзеңә генә бәла табарсың»,— дигән иде Судта ук сиздем Гаилә таркатуда мине гаепләделәр, баланы аңа калдырдылар Мин Верховный судка яздым Аннан эшне, яңадан карарга дип. район судына кайтардылар Ел буе шулай йөрттеләр Ә бала ул вакытта, беренче суд хәл иткән килеш, аның белән торды Миңа аны күрсәтмәделәр, янына җибәрмәделәр — Врач кинәт үзгәрде, иреннәре дерелдәп китте — Ә бер судта ул. беләсезме, мине бөтенләй танымый, мине үз әнисе дип белми
Мин юләрләнә яздым ул чакта Судлашып эш барып чыкмагач, партия органнарына яздым. Мәскәүгә яздым —файдасыз Бервакыт миңа әйтте ул «Юкка йөрмә, барыбер синеңчә булмаячак без бик күп. ә син — берүзең»,— диде Аңлатты ул миңа, аңлатты мин алар- ның — судының да. башкасының да бер яклы булуын аңладым «Тагын шулай йөрсәң, психбольницага илтеп тыгам мин сине.»—ди Шуннан соң. мин нишлим инде, әйттем үзенә ■ Саттар, сиңа каршы көрәшә алмыйм мин. тик шуны бел. каргыйм мин сине, каргышым төшми калмас.» — дидем Юк. каргыш та төшми икән андый кешеләргә, каргышның да көче җитми
— Саттар? — дип кабатлап сорады шунда Хәбир үзе дә сизмәстән Врачның тетрәнеп куюын күреп, сүзен икенчегә борды — Әллә нинди исемнәр була дөньяда
Регистрация игълан иттеләр Хәбир, кешеләр сирәгәйгәч, паспортын һәм билетын сузды Кассада утырган кыз аның паспортына гаҗәпләнеп карады мөгаен, чит илгә чыгу өчен бирелгән паспортларны ул сирәк күрәдер
— Сез чит илдән кайтып киләсез.— дигән иде Фәридә Рашитовна Хәбиргә - Әйтегез әле. анда — Әфганстанда — сез нәрсә белән шөгыльләндегез7 Әллә бу әйтергә ярамый торган серме’
— Сер түгел.—дип елмайды Хәбир Мин бит һөнәрем буенча рәссам-реставратор Шартлатылган биналарны төзекләндердек Күбрәк — тарихи истәлеккә ия булган биналарны Мәчетләрне
— Реставратор .— дип кабатлады врач Аннан соң елмаеп куйды.— Мин бу сүзне элек гел начар мәгънәсендә аңлый идем Бөтенләй башка мәгънәдә
— Ничек инде9
— Тарих китабында язылганча. Мәсәлән, француз революциясенә каршы булган көчләрне, монархияне кире кайтарырга тырышучыларны реставраторлар дип атаганнар түгелме соң?
— Юк. без андый түгел, без яхшы әйберләрне генә, кешеләргә кирәк булганнарын гына кире кайтарабыз.— Хәбир сүзне шаяртуга борырга тырышты Үзе турында сүз алып бару кыен иде аңа
— Их. Хәбир Әхмәтгалиевич —дип көрсенде врач шул чакта.— Сез генә кайтара алсагыз икән ул яхшылыкны кешеләргә
Пассажирларны самолетка озатучы кыз инде билетларны тикшерә башлады Хәбир, кызын җитәкләп, бер кулына әйберләрен күтәреп, алгарак чыкты
— Курчак кала!.. Ләйлә кала...— дип көйсезләнде Розалия, яңадан исенә төшереп Ул әле бераз онытылыбрак торган, кузгала башлагач кына көйсезләнергә керешкән иде — Әти-ем, дим! Курчагым кала, врач апа биргән курчак...
Кешеләр ашыга, самолетка илтәчәк автобуска тула, берсен-берсе этә-тертә ишеккә тыгыла иде. Хәбир кызын ничек юатырга белми, кулына күтәрергә тырыша, кулындагы чемодан-сумкалары моңа комачаулый иде Инде автобуска кердем дигәндә. Розалия кинәт аның кулыннан атылып чыкты, каядыр кирегә, койма ягына чапты:
— Врач апа' Курчагым! .— дип кычкырып җибәрде кыз Хәбир шул мәлдә күреп алды: аэропортның алгы ягына ук «Ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктаган, аннан, яланбаш килеш, ак халатын җилфердәтеп, Фәридә Рәшитовна монда таба йөгерә иде
Розалия рәшәткә янына беренче булып килеп җитте, башын аратага тыгып, түземсезләнеп, нидер кычкырып, врач апасына кул изи башлады
— Кая китте тагын бу бала?! Кемнең кызы? Алып килегез, кузгалабыз1 — дип кычкырды пассажирларны озатучы кыз Хәбир кызы артыннан ташланган иде инде.
— Онытып калдыргансыз ич!..— Фәридә Рәшитовнаның сулышы кабынган иде. сүзен әйтә алмый торды — Исән бул Розалия Терел Бүтән авырма, яме!
Кыз аның кулларыннан курчагын алды, күкрәгенә кысты
— Фәридә апа' Рәхмәт сезгә!.
— Исән-сау кайтып җитегез1 Исән бул. Розалия!
Хәбир врачның кулыннан алды
— Рәхмәт сезгә...
Автобус кычкыртты Хәбир, кызын алып, кычкырышкан, ризасызлык белдереп шаулашкан пассажирлар ягына йөгерде
Самолетка кереп утыргач. Розалия иллюминаторга сыланды бер кулы белән курчагын кысып, икенче кулын изәде дә изәде, аргач, бер генә ара хәл җыеп, тагын изәргә кереште.
Хәбир, кызы аша үрелеп. Фәридә Рәшитовнаны күрергә тырышты Карашы белән эзләп тапты: врач һаман да шунда, аларны озатып калган урында, рәшәткә янында басып тора, аның чәчләре җилдә уйный. ак халат итәге җилферди, үзе бу якка кул изи иде
Самолет ярсып үкерде Борылыш ясап, очу юлына таба чыкты Пассажирларны да. Хәбир белән Розалияне дә. аларның күз алдында калган врачның якты сурәтен дә болытларга таба алып менеп китте
Кыйссадан хыйсса
Хәбир әтисе кабере янында басып тора Аның монда килгәненә инде шактый вакыт үтте. Ә ул һаман урыныннан кузгалмый...
Ниндидер кош яман ачы тавыш белән аваз салды Хәбир сискәнде. Кошның тавышында кеше авазы белән охшашлык бар сыман тоелды аңа Тынлыкка колак салып, теге тавыш кабатланмасмы дип тыңлап торды. Юк. кабатланмый. Ләкин нинди таныш аваз булды соң ул? ф
Хәбир, әкрен генә атлап, шул кошны эзләп китте Ишеткәне бар кеше вафат булгач, аның җаны бүтән бер җан иясенә әверелә, кош- z ларга, күбәләкләргә, үсемлекләргә күчә икән
Хәбир зират буйлап озак йөрде Теге кошны барыбер таба алма- г ды. күрмәде, очратмады ул Ә бит нәрсәдер әйтергә теләде кебек ул 2 Хәбиргә7 5
— һ-у-у' ♦
Хәбир сискәнде Кайдадыр якында теге кошның тавышы кабат ~ яңгырап китте. Әһә' Кайттыңмы7! Атаң каберенә килдеңме7 Ул исән чакта син кайда идең? Син бит читтә йөрдең, читтә' » — дип х кычкыра сыман иде кош
«Читтә — дип үзалдына кабатлады Хәбир һәм бу сүзне әле = кичә генә ишеткән булуын исенә төшерде Әйе. кичә, самолетта оч- 2 канда.
Хәбир юл буе күзәтеп карап кайтты Аста, самолет канатларыннан бик күпкә түбәндәрәк. аның туган ягы. туган җире җәйрәп ята иде. Башка бер вакыт булса Хәбир шатлыгыннан нишләргә белмичә канатланыр, кызына барысын да күрсәтә-күрсәтә сөйләр, сөйләп туймас иде Ләкин ул бүген ниндидер битарафлык белән өретелгән. хиссез бер кешегә охшап калган иде Хәбир бу биеклектән аска карап фикер йөртә һәм үзен, туган җир өстеннән түгел, урманнар ба- су-кырлар. елга-сулар өстеннән түгел, ә бәлки кителгән күңелләр, җимерелгән язмышлар өстеннән очып бара кебек хис итә иде
Т^ган районы җирләренә якынлаша башлагач. Хәбир кызына эндәште:
— Кызым, кара әле ә-әнә аста — Чаллы шәһәре' Хәзер, шуны гына узабыз да. җиргә төшәбез — Аннан соң, шикләнерлек урын калдырмаска теләп, каршыдагы күзлекле иргә эндәште — Чаллы шәһәре бит бу, әйеме?
— Юк. энекәш.— диде ир. әйткән сүзенә киная ясап — Бу Чаллы шәһәре түгел, Брежнев шәһәре!
— Ничек инде71 — дип гаҗәпләнде Хәбир — Мин ялгыштым микәнни7 Ә ничек7 Каян килеп Брежнев шәһәре7
— Син. энем, йә күктән төшкәнсең, йә Җир читендә йөргәнсең,— диде күзлекле ир — Икенче ел бит инде — Брежнев шәһәре дип язабыз, Брежнев шәһәре дип укыйбыз Белми идеңмени7 Алайса, читтә йөргәнсең син. энем, чынлап та
— У-һу-у!.. дип аваз салды теге кош тагын бер мәртәбә Хәбир тавыш килгән якны табарга, кошның үзен күреп калырга тырышты Күзләре белән күпме генә эзләсә дә. табалмады
. — һ-у-у' У-һу-у-у! —бу аваз Хәбирнең артыннан йөри, аны
эзәрлекләп бара сыман иде
Зираттан чыккач, өйләренә таба китмәде Хәбир Аның әле тагын ике урында буласы, тукталып уйланасы күрешеп исәнләшәсе, серләшәсе бар иде Чит илдә чакта уйлап-уйлап йөргән хыялы шул иде берсе —авылга кайтып, җиргә ятып. Балтамак чишмәсенең суын туйганчы эчү. икенчесе — Кала тауга күтәрелеп, анда үсмер чакта ташка язып калдырган язуларны уку. тау түбәсеннән туган авылга күз салу
Кичә аңа Әмирхан абыйсы әйткән иде
Авылга кыен, энекәш, менә. Балтамакка нефть сулары төшкән. сусыз калырга торабыз.— дигән иде — Чишмәгә төшкәч, арте
зиан коеларына да керә инде ул тозлы су Колонкалардан да шундый су килә башлаячак озакламый. Ә бит нинди чишмә иде Балта- мак! Баллы тамак дигән сүздән алынган дип сөйлиләр иде бит исемен!...
Хәбир чишмә буена төшеп тукталды Суы нәкъ элеккечә челтери иде Балтамакның. Хәбир аның суын учы белән үрелеп алды, иреннәренә тигерергә теләде, әмма тукталып калды Менә шул мәлдә суны татып карар да. читтә-еракларда йөргәндә дә тәме авыздан китмәгән чишмәнең тәме югалыр кебек тоелды аңа.
Хәбир челтерәп сикерешкән тамчыларны учында уйнатты, шушы көмеш суның агулы булуына ышанасы килми торды. Күрер күзгә нинди саф. нинди чиста булып тора, ә үзендә агу. «Эх, саклый алмадык шул...» дип көенеп уйлады Хәбир.
— У-һу-у-у!..— дип раслады кош зират ягыннан. Хәбир урыныннан күтәрелде. Әкрен генә атлап. Кала тауга таба китте. «Менә, Хәбир,— дип уйлады ул.— Син зур-зур эшләр башкарырга хыялланган идең. Син белем алдың, чит якларда йөрдең, чит илләрнең йөзен күрдең, анда җимерелгән йортларны төзекләндердең. Ә бит шул вакыт эчендә синең туган ягың, үз авылың, үз илең күзгә күренми генә җимерелгән... Аны инде хәзер төзекләндереп булырмы9..»
Хәбир тауга таба атлады, аның итәгенә килеп җиткәч, тукталып, башын югары күтәрде юк, менеп булмас, ахры, бүген монда... Малай чакта узыша-узыша менә торганнар иде бу тауга. Хәзер инде менүләре кыен булачак.
Ниһаять, ул тауның түбәсенә менеп җитте. Арган аякларын көч- хәл белән сөйрәп, кар ятмаган таш өстенә утырды. Беренче кат авылга өстән, тау түбәсеннән карады.
— Менә, без авылга кайтып җиттек, кызым.— диде ул, үзалдына пышылдап — Туган якка кайтып җиттек, кызым . Илгә кайттык...
Нигә әле ул кинәт кенә шулай кызын — Розалияне искә төшерде9 Бала чагында үрмәләгән шушы тауга менгәнгәме? Балачак . Ул чактан бирле инде күпме сулар аккан, гомер үтелгән Ә гомерне яңадан башлап булмый Гомер бер генә. Розалия. Аның гомер юлы нинди булачак9 Хәбир аны авылга — чишмәсе агуланган авылга, язмышлар кат-кат җимерелгән якка алып кайтты. «Кеше, әгәр дә ул чын кеше булса, гаилә корганчыга, балалар үстергәнчегә кадәр иң элек шуны уйларга тиеш нинди тормыш әзерли ул үз балаларына?.. Нинди тормыш бүләк итә? Илдә кадере ни дәрәҗәдә була ул сабыйның9 Хәбир күтәрелеп басты. Авыл өстеннән күз йөртеп, читкәрәк, каралып-зәңгәрләнеп күренгән зиратка төбәлде.
— Шулай, әткәй, шулай —диде ул, әтисе белән киңәшкәндәй.— Шулай булмаса. яшәүнең дә кадере юк. Әгәр шулай түгел икән, кыз бала туса — кайгы да хәсрәт, ир бала туса — хәсрәт тә кайгы гына көтәчәк...
Хәбир үзе әле генә утырган таш өстенә менеп басты. Әйтерсең, моннан ул ераккарак карый ала, офыкны киңәйтә төшә иде. Кулларын югары күтәреп, бар көченә кычкырып җибәрде:
— Әһә-һә-ә-ә-й!..
Колак салып торды: тавышының кайтавазы ишетелер сыман иде Юк. ишетелми икән Хәбир тагын сулыш алды, тагын бер кат бар көченә аваз салды
— Әһә-һә-ә-әй!...
Тукта! Кайтаваз түгелме соң бу9 Хәбир, тыны кысылып, каяндыр килгән тонык тавышка колак салды, һәм аңлады: юк, кайтаваз түгел икән Бары тик ферма ягыннан бәрәннәр, сарыклар кычкырганы гына ишетелә иде
1982—1985

Реклама