Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИДЕГӘН ЧИШМӘЛӘРДӘ — ҖИДЕ УЛАК...


езнең якларның саф сулы, мул сулы, теш сындырырдай салкын сулы чишмәләре турында ниндн генә җырлар юк?! Хатта өлкән прозаигыбыз Гомәр ага Бәширов та:
. Җидегән чишмәләрдә җиде улак.
Челтер -челтер ага комеш су Комеш сулар ага, кошлар сайрый. Шул чакларда бигрәк ямансу.—
дип язды, гомер эчендә иҗат иткән бердәнбер җырын чишмәләргә багышлады. Халык авыз иҗатындагы бу төр җырларны исә һич санап бетерерлек түгел.
Тагын шунысы да бар: чишмәләр чылтырап аккан урын безнең халыкта изге жир дән саналган. Ару талуны белмичә, һәрчак алга, зур дәрьяларга ашкынучы чишмәләр халык аңына, аның күңеленә ышаныч, тугрылык, сафлык-пакьлек, мәңгелек символы булып сеңгән. Кеше үзенең көндәлек тормышын чишмә суыннан башка күз алдына да китермәгән. Картлар чишмә буйларына килеп гыйбадәт кылган, тәңрегә рәхмәтен белдергән яки үтенечен ирештерергә тырышкан. Яшьләр чишмә буена уенга, матур җыр лар җырларга җыелган, чишмәләрне шаһит итеп, бер-берләренә вәгъдә биргәннәр- ташлашмаска, онытмаска, хыянәт итмәскә! By матур йолалар кая киткән соң7 Бу юлы мин чишмоләребезиең бүгенге хәле турында сүз кузгатырга җыенам. Сүз кузгату гына аз. чаң кагарга ниятлим. Сүзләрем, бәлки, кайберәүләргә ошап та бетмәс, әмма эндәш ми кала алмыйм
Моннан берничә ел элек Иркутскида совет һәм япон язучыларының. галимнәренең очрашуы булды. Безнең яктан — алты, японнар ягыннан җиде вәкнт катнашты Бу вакыйга тарихка «Байкал ярларында очрашу» булып кереп калды, һәр ике як вәкил лоре бер берләрен дөньяның төрле почмакларында табигатьне саклау мәсьәләләренең торышы белән таныштырдылар. Бүгенге кондә җир шарында иң коточкыч мәсьәлә нең берсе булып эчәргә яраклы су запасларының кимүен, зур кризис якынлашуын расладылар, шушы турыда бөтен дөньяга чаң сугуны кирәк таптылар. Бу кытлык Көнбатыш Европада үзен бүген аеруча нык сиздерә. Су! Су! Су! Бер йотым су! Ирен тел чылатырга бер кашык су! Мәсьәлә безнең каршыга әнә шундый коточкыч киерен келеге белән килеп басарга тора.
Бу хәлдән ничек котылырга? Швециянең дүрт инженеры, махсус бер проектны яклап, авторлык таныклыгы алдылар. Алариың проекты Берләшкән Милләтләр Оеш масының бүләгенә дә лаек булды. Әлеге инженерлар Балтии диңгезенең нәкъ уртасын да диңгез суын тоздан арындыра торган махсус җайланма — атом станциясе салырга тәкъдим иттеләр. Әлеге җайланманы сафка бастырган тәкъдирдә, Балтик буе илләре нең тәмле суга булган ихтыяҗы беркадәр хәл ителә ала Акыллы фикер Моны тормышка да ашырырга мөмкин. Әмма корылма миллиардларча чыгым таләп итәчәк Димәк, проектны гамәлгә ашыруда уннарча дәүләтләрнең җиң сызганып һәм эчкерсез катнашуы кирәк. Моның өчен бу дәүләтләр арасында дуслык, бер берләренә ышану мөнәсәбәтләре саклану зарур Әлегә аларның торлесе торле хәрби блокларда булып, Һәркайсының полигоннарында бер берләренә төбәлгән ракеталар торганда, мондый килешүгә нрешү момкинме?
Планетабызда ис» без эчәргә яраклы су запасы көн саен, сәгать саен кими бара
Б
Белгечләр шуны раслый, шул турыда чаң сугалар. Нишләргә? Тагын нинди мөмкин лекләр бар, нинди чаралар күрергә мемкин? Проектлар, кыю фикерләр күп. Шулерның менә тагын берсе. Язлар җитеп, карлар эрн башлау белән, Төньяк боз океаныннан Европа кыйтгасына таба айсберглар — боз таулары кузгала. Болар — гигант күләмдәге эчәргә яраклы су таулары. Ләкин материкларга җиткәнче алар эреп бетә. Бер теркем инженерлар айсбергларны океанның аргы башында ук каршылап, бозын чабып, баржаларга теяп. су кытлыгы кичерүче илләргә тарату фикерен күтәреп чыкты. Беренче карашка, бу проект емет уята кебек. Ләкин су безгә биниһая күп кирәк. Сүз миллионнарча халкы булган күпләгән илләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерү турында бара. Аны ничек океан аръягыннан ташып җиткерәсең?!
Сүземне: «Җидегән чишмәләрдә — җиде улак»,— дип башлаган идем. Чылтырап аккан чишмәләрнең язмышы шушы тебәктә яшәгән халыкның аңына, культура һәм әдәп дәрәҗәсенә бәйле. Иркутскнда узган «Байкалда очрашу» киңәшмәсендә дә бу хакта сүз барды. Әрмәнстаидагы Севан, Япониядәге Бива һәм һәркайсыбыз белгән Байкал күлләре бүгенге көндә планетабыздагы иң мул сулы байлыктан санала. Америка бизнесменнары моннан унбиш-егерме еллар элек Совет хөкүмәтенә Байкал суын сатып алырга теләкләре барлыгын белдерделәр. Алар Байкалдан Мурманскига кадәр суүткәргеч сузарга әзер. Аннан инде тәмле, татлы Байкал суын махсус баллоннарда гына Америкага ташырга иде исәпләре. Суга кытлык бүгенге көндә менә ни дәрәҗәдә!
Дөньяда бердәнбер Байкал күлен күз карасы кебек сакларга иде! Әмма промышленность үзәкләренең эшчәнлеге, химия-кәгазь комбинатларының «тырышлыгы» аркасында аның суы да елдан-ел сафлыгын югалта бара. Байкалда тюленьнәрнең үлә-кырыла башлавы — шуның шаһиты. Сәбәбе — күл суына агулы матдәләр эләгү. Без табигать белән бик сак эш итәргә кирәклеген еш кына исебездән чыгарабыз. Утырган ботагыбызга балта чабабыз, үзебез эчә торган коега төкерәбез. Республикабыз авылларында гы чишмәләрнең бүгенге торышын күрегез: алар бит хәзер иң ташландык җиргә, чүплек башына әйләнде. Аларны караган, чистарткан кеше юк, өй хуҗалыктан арткан бөтен чүп-чарны шул чишмәләр юлына китереп ташлыйлар.
• Байкалда очрашу»чы галимнәр дөнья җәмәгатьчелегенә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иттеләр: нәни генә чишмә дә, кечкенә генә инеш тә — Җир шарындагы барлык халыкларның гомуми милке! Аларның сафлыгы, бөтенлеге, тереклеге, имин леге турында туктаусыз кайгыртып тору — планетабызда яшәгән һәр кешенең, һәр адәм баласының изге бурычы!..
Инде үз җиребездәге, Татарстандагы чишмәләргә, кизләүләргә күз салыйк! Алар ни хәлдә? Бер сүз белән генә әйткәндә — тәмам ташландык хәлдә. Дөрес, кайбер авылларда, зур кунаклар килгәндә күрсәтергә, улаклары көйле берәр чишмә булдырылды. Күпчелеге — ташландык. Чишмәләргә карата мәрхәмәтсезлекнең сәбәпләрен аңларга тырышам. Шәһәр халкы суны краннан гына агызып эчә. Авыл җирләрендә дә хәзер суны торбалардан ала башладылар. Чишмәләрнең кадере бетте, аларга мәхәббәт кимеде. Ләкин сәбәп монда гына түгел. Торгынлык елларының казасы буларак, җәмгыятьтә әдәп, тәртип, шәфкать кебек сыйфатлар кимеде. Миһербансызлык чишмәләребезгә, инешләребезгә дә кагылды. Бу яман гадәттән тиз генә арына да алмыйбыз.
Без яши торган Лениногорскида, ой нигезебез артында гына унлап чишмә бөрки. Берсеннән берсе саф. берсеннән берсе салкын сулы, һәркайсының үз холкы. Сулары — мең төрле чиргә шифа. Шуларның унысына да мин үзебезнең татар кызларының матур исемнәрен куштым. Шунсыз булмый, чөнки мин алар белән туганнарча аралашып яшим. Мине хәзер өем артында Гөлиара, Гөлсара. Гөлшат, Гөлбикә, Гөлназ. Гөлкәй, Гөл- саз. Гөлнур. Гөлсирә һәм Гөлчирә исемле чишмәләр көтеп ала. Кулымнан килгәнчә, вакытым җиткәнчә, шуларның һәркайсына күз-колак булырга тырышам. Көзен дә, язын да ишелгән балчыктан, ләмнән арындырам. Шулай булышкаламасаң, барысы да инешкә юл яра алмыйлар. Читкә китсәм, мин аларны сагынам, кайтсам, тизрәк яннарына ашыгам. Яннарына төшсәм, алар миңа яңа җыр көйлиләр, әкиятләр сөйлиләр, каш сикертеп, күз кысалар кебек. Гөлшат исемләсен мин тагын да баетырга ният иттем. Буровойлар төзү идарәсенә барып, күп иттереп идән такталары яздырып кайттым. Зур гына улак ясаттым. Балта пычкы, чүкечне үзем дә тоткалыйм. Теләгән һәр кеше чишмәгә төшә алсын өчен инеш аша басма салдым. Улакның ике ягына урындыклар ясап куйдым. Күркәм генә килеп чыккан иде ул. Туган як табигатенә шәфкать сорап мәкалә язу — бер нәрсә, кулыңа көрәк алып, чишмәгә ярдәм итү — тагын да файда лырак.
Әмма... үземчә изгелеккә санап башкарган бу эшем үкенечле булып чыкты. Кайнар күз яшем белән елый-елый. балтамны басма такталарына җен ачуым белән чаба- чаба, үз кулым белән төзегән барлык корылмаларны җимереп ташларга туры килде.
Чөнки минем бизәлгән чишмәмне шәһәрнең токсикоманнары күреп алганнар. Ошат каннар. Үзләренең «баш төзәтә» торган агулы эчемлекләрен күтәреп килгәннәр. Төр
ледэн-тврле агуларны <аф чишмә суы белән бутап эчәргә өйрәнеп алганнар болар.
Әлеге минем яраткан чишмәмне менә шушы бичаралар басты. Утырырга уңай урындыклары, шешәгә агызырга жайлы улагы бар. Аек кешегә исә чишмә тирәсенә килер жай калмады. Милиция идарәсенә шалтыратып карадым. Берничә тапкыр куып тараттылар. Азга гына юк булып торалар да. янәдән сырып алалар. Милицияне көне- төне чишмә итәгендә тота алмыйсың. Тирә-юньне төрледән төрле баллоннар, куыклар тутырды. Алар ишәя, тау булып өелә бара.
Вак ташлар өстеннән сикерә-сикерә чылтырап агып яткан чишмә каршында миңа уңайсыз була башлады Су алырга төшкән саен йөзем кызара. Чишмәне, бу изге урын ны шушы хәлгә төшерүче мин бит. Мин моңа гаепле. Инеш аша басманы мин салдым. Текә таудан төшә торган баскычны да. улакны да. урындыкларны да мин ясап куй дым. Хәзер чишмә янына килерлек тә түгел. Нинди генә шешәләр аунамый, нинди генә ят-авыр исләр килми монда?! Иа хода, үз өстемә менә нинди гөнаһлар алдым” Кыш урталары җитеп, «крещение» салкыннары башлангач, минем өй артындагы чиш иэләр марҗа әбиләрнең дә исләренә төшә. Ул-бу була калса, хак тәгалә каршына саф чишмә суында коенып, гөнаһларыннан арынып бару икән боларның исәбе Мондый җитди гамәлгә кухня краныннан аккан су гына ярамын, күрәсең Чиләкләрен күтәреп тау итәгенә җыелалар, таяклар белән төрткәләп кар астыннан чишмә эзләргә керешәләр. Чөнки сукмаклар юк. хәзер мин аларны көрәмим. Өстемә тагын гөнаһ аласым килми.
— Юк, кадерле әбекәйләр, бу чишмә суларында гына коенып, яшьлектә кылган гөнаһларыгыздан алай җиңел генә котыла алмассыз. Хак тәгалә кичермәс сезне. — дип чыгам мин боларның каршы ларына
— Нигә алай дисең, улым? — дип. аптырашта калалар.
— Беренчедән, бу чишмәләрнең суы без уйлаганча ук саф. чиста түгел. Саф бул магач, изге дә була алмый. Аларны жәй буена сезнең оныкларыгыз хурладылар, пычраттылар. Икенчедән, сез бу чишмәләрне нигә, «крещение» җиткәч кенә, исегезгә төшерәсез? Һич югында, аена бер килеп, аларны чүп-чардан арындырып, чистартып, иркәлпп-барлап китмисез?
Әбекәйләр — аптырашта. Мондый вазифа турында уйлау аларның башына да ке pen чыкмаган
Күптән түгел тагын бер кызык хәл булды. Шәһәрдә кон буена су бирми тордылар Суүткәргсчне төзәттеләр. Сусыз, үзегез беләсез, тормыш туктала кебек Якын тирәдәге бишәр катлы йортларда көн күрүчеләр, сыңар чиләк тотып яки чәйнек эләктереп, чиш могә агылды. Торбадан су килми башлагач, чишмә барлыгы исләренә төшкән*
Мин әйтом: рәхәтләнеп эчегез! Әмма яныгызда гына саф сулы чишмәләр, гөрлә век кизләүләр барын, фатирларыгызда су беткәч кенә түгел, кон дә исегезгә төшереп яшегез! Җәен дә. килгәләп, чистартып китәргә онытмагыз! Кышын да сукмакларны корәштергәләп торыгыз! дим. Мин, шушы форсаттан файдаланып, кулларымны бол гый болгый, явызымнан төкерек чәчеп, вәгазь сөйләп маташканда «Су бирделәр*» — дигән хәбәр яңгырады. Әле генә минем белән гәпләшә-гәпләшә чишмәгә юл ярган халык, кырт итеп, кирегә борылып куймасынмы?! Үгетләргә тотындым
— Кнлгон-килгән, бер чәйнек кенә булса да. алыгыз инде! — дим Белмисез гена: бу чишмәләрнең СУЫ эчеп туйгысыз тәмле, мактап бетергесез шифалы!
— Ә-эй. дүртенче катка кадәр су күтәреп менәмме соң!? Безгә аның краннан ак каны да ярый! — дип. буш чилекләрен, чәйнекләрен шалтыратып, таралыштылар
Чишмәләребезнең нн хәлдә булуына карап, алар тирәсенә утырган халыкның мәдә нияты, кешелек йөзе турында һич ялгышмый фикер йөртергә була Республикабызның көньяк көнчыгыш өлеше матур Урал тауларының итәгенә тоташа Таулар итәгеннән исә мул сулы, саф чишмәләр тибеп ята. Сөенеп туймыйсың Шәҗәралвребезга нигез са т гпн ата-бабалпрыбыз йорт-жирләрен. каралты-кураларын бик белеп, менә шушы шат күңелле, саф сулы, мул сулы чишмәләр тирәсенә корганнар. Шушы чишмәләр каршы на тезләнеп гыйбадәт кылганнар, бәйрәмнәр уздырганнар, язгы сабан туйларын үт кергәннәр, атлар узыштырганнар. Ике яшь йорәк тә берсен-берсс чишмә юлында та бы in кан.
Шушы гыйбрәтле хәлләр турында уйлана торгач, бала чакларым исемә төште Малай чакта миңа сарык көтүе артыннан чабарга да туры килде Көне буена. »бә ә» дә. •бәэ» дип тәмам колагыңны тондырган аңгыра башларны төшлеккә «Солдат чишм * се»но алып төшәбез. Бер якта Тугаш исемле урыс авылы, икенче якта безнең Таш Кавал. «Солдат чишмәсе» — шушы ике аралыктагы болынлыкта
Менә шушы ике аныл халкы «Солдат чишмәсе.н ничек кенә карый, кадерли иде* Чишмәдән чнттарвк. Чыпчык тимер юл станциясеннән олы юл уза Әле борынгы за маннардпн ук шушы олы юл буйлап, гомерләрен ак патшага хезмәткә багышлаган егетләр, гаскәри хезмәтне үтәп, туган якка кайткан. Кемгә дә булса кереп, чәй эчеп.
тамак ялгап чыгыйм, дисәк, рәхим генә ит! Тугаш урысларының капка келәсен бассаң, җәен кышын салкын квас, тозлы кыяр, кәбестә, балык белән сыйларлар. Таш Кавал татарларына барып керсәң, алдына шундук салкын сөзмә, сөтле чәй. төче коймак чыгарып куярлар. Ләкин юл кешесенең юлда булуы хәерле. Мосафирлар, күбесенчә, әлеге чишмә янынп гына тукталып хәл алган.
Төрле язмышлар белән чишмә итәгенә килеп чыккан юлчыга яңгыр-давылдан ышыкланырга кечерәк кенә әвеслек бар. Әвеслек астында — җыйнак кына шүрлеге, аркалы урындыгы. Тугаш карчыклары шүрлеккә, көн аралаш диярлек, бер-нке пеш кән йомырка, кәбестә, кишер бөккәннәре китереп куялар. Мин Ватан сугышы барган, бик авыр елларны хәтерлим. Бу бәлеш бөккәннәрне пешерүче уңган әбекәйләр онын, кишерен кәбестәсен ничек юнәткәннәрдер?! Күп йортларның җилпучларында «өф» дип өрерлек он булмас иде. Ә менә солдаттан кайтучыга тамак ялгарлык ризык табыштыр ганнар!
Аннары тагын, марҗа әбиләр шушы чишмә янына үзләре тукыган, берсеннән берсе матур сөлгеләр, тастымаллар китереп эләләр. Болары да — юлчылар, сугыш кырларында яраланып кайтучы солдат-балакайлар өчен. Чишмә янына килеп, таш өстене басып, бит-кулыңны югач, рәхәтләнеп бер сөртен! Мохтаҗлыгы бар икән, шушы сөлге белән бәйләп, яралы кулыңны муеныңа ас, солдат-балакай...
Безнең Таш Кавал картлары исә елның-елында, бик зурдан кубып. «Солдат чишмә се»нең бурасын алыштыралар, капкачының тупсаларын төзәтәләр. Бура алмаштыру үзенә күрә бер ямьле өмәгә әйләнә. Авылның баласы-чагасы барысы шунда була. Бу изге эшкә баручыларга әбиләр йомырка, төче коймак пешерә. Чишмә итәгенә кую өчен чынаяк кәсәләр биреп җибәрәләр. Бәлкем, алар үз өйләрендә үлән чәйләрен ярык агач җамаяктан эчкәннәрдер. Авыр еллар иде бит Әмма чишмә янына хәл җыярга туктаган юлчы суны әнә шул чин-чынаяктан, матур кәсәләрдән эчсен! Чишмә янындагы әвеслекнең өсте ябулы шүрлегендә, чүлмәк эчендә, елның теләсә кайсы вакытында, бер кашык тоз, бер баш суган, тастымалга төргән сохари, бер кап шырпы, бер әчмуха тәмәке була.
Без. көтүче малайлар, һәрчак ач. Күңелдә туган барлык якты хыяллар, ахыр чиктә, бер туйганчы ашауга әйләнеп кайта. Әмма шүрлектәге сохарига, бер баш суганга кагылырга ярамый. Аларга кагылу — оятсызлык. Аяыл урамына нинди йөз белән кай тып керерсең?!
Бу елларны хәзер зур горурлык белән искә төшерәм. Беркем тарафыннан расланмаган, гамәлгә кертелмәгән, әмма нинди кешелекле, күркәм гадәтләре бар икән халкыбызның! Каян килде икән алар безгә? Хәзер генә ник оныттык икән без аларны?
Узган җәйне, шушы язмага хәстәрлек күреп, мин үзем яши торган Лениногорск районының күпчелек авылларында булып чыктым. Чишмәләрне санап бетерерлек тү гел икән! Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең туган авылы Федотовкада йомшак, тәмле сулы чишмәләр — бакча башы саен. Алардан агып чыккан вак гөрләвекләр, йөгерек инешләр, авыл урамнарына төшеп, күп кешеләрнең тәрәзә төпләреннән агып ята. Бу матурлыкны аңлатып бирерлек түгел.
Чыршылы, Керкәлс, Сугышлы, Куакбаш авылларында да чишмәләргә кытлык юк. Тик шушы чишмә-кизләүләрдән хасил булган йөгерек инешләрнең өстенә карарлык түгел. Аларга нәрсә генә чыгарып ташламаганнар?! Иске комган, төпсез чиләк, кысасыз иләк, кабык арба, патык карават... Кыскасы, йортта нәрсә искерсә, шуның барысын да инеш ярына ташлый барганнар. Ташлаучысы — бер җинаять кылган. Ә соң авылның түрәләре, район җитәкчеләре нәрсә карый? Алар бит шушы авыллар аша һәркөнне узып йөри. Хәер, «Волга» тәрәзәсеннән барысы да күренмидер шул. Торгынлык чоры ның кара сөреме аңыбызның, тормышка карашыбызның бөтен почмакларын баскан, аларны һичнәрсә белән сөртеп бетерерлек түгел кебек...
Безнең халыкта: «Нәфсеңне тыя бел!» — дигән кисәтү яши. Без исә шуны онытып барабыз. Байлык, мал-мөлкәт артыннан куу йогышлы бер чиргә әверелде шикелле. Авыл тирәләрендәге йорт-җирләргә, каралты-кураларга хәзер күз генә тимәсен! Түбәсен шифер белән япкан, стенасын ялт иттереп буяган, тимердән коеп куйган капкалар һәр йорт курчак өе! Эчләренә килеп керсәң дә, зиннәтле җиһазлардан күз чагыла. Әмма шушы өйләрнең яныннан егерме-утыз адым китеп кара — нәрсәләр генә чыгарып тондырмаганнар?! Койманың теге ягындагы хәлдә берәүнең дә гаме юк. Күңелгә шом сала торган күренеш!
Көзге кыр эшләре тәмамлангач мин авыл халкы белән очрашуларга йөрергә яра там. Авыл халкы күп укый, газета-җурналларны да күп ала, әдәбият белән нык кы зыксына. Яхшы' Әмма тагын бер «ләкин»не әйтми уза алмыйм. Колакларына алтын алка, кулларына алтын йөзек кигән киленнәр, аякларына иске галош кына эләктерә лар дә. юынтык суларын капка төпләренә чыгарып түгәләр, һәр капка төбендә — ямьсез боз тавы хасил бул1аи. Җәмәгать, татар авылында күрелгән, әби бабайлар
ммаяыида булган хәлме бу? Элек, мондый шапшаклыгың ечен, үзеңне генә түгел, нәсел нәсәбеңне авылдан куган булырлар иде. Хәзер моны күргән кеше дә юк. Бу пычрак сулар язын инешләргә агып тешә, аларны агулый. Син шул суны мунчаңа ташый сын. Ж»ен балаң шунда су керә... Әле генә Зәй Кара тайда булып кайттым Районның влга киткән, төзек авылларының берсе. Күп кенә биналарны ап ак кирпечтән салган нар. Үзәк урамнарга асфальт түшәлгән. Ике-өч йортка бер су колонкасы. Су житеш. Шу шы колонкалар янында хасил булган ерганакларга, күлләвекләргә нәрсә генә чыгарып ташламаганнар?! Иске итектән башлап борыны төшкән жиз самавырга кадәр. Бер урында <күл»нең кыл уртасына иске мотороллер кертеп ташлаганнар, икенчесендә мтык телевизор күренеп тора.
Без малай чактагы яшел чирәмле урамнар да сагынып сөйләргә генә калды. Кая бассаң, шунда шешә китеге, консерв калайлары. Авыл җирләрендә, ай-һай, шапшак, җирәнгеч яши башладык, туганнар. Бу килеш белмим кая барып чыгарбыз?
Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит: көндәлек тормышта арткан иске-москыны, кулы сынган, башы каерылган курчакларны, ватык җиһазларны җыю белән берәрсе шо гыльләнәме соң? Аларны кая куярга? Элек сөякләр, иске самавырлар җыючы агайлар йери торган иде. Хәзер алар картайды инде. Яшьләр исә бу эшкә алынмый
Кайчак мәктәпләрдә тимер-томыр жыю буенча атналыклар, ункөнлекләр дә игълан итеп алалар. Беренчелеккә ирешкән класс җәен сәяхәткә бара Әмма авыл малае, йорт саен кереп, иске чиләк, борыны төшкән комган жыеп башын катырмый. Зур чана сын сөйрәп механика мастерскоена менеп китә. Анда аның чанасына, кран белән күтәртеп, янып чыккан электромоторны салалар. Классның тимер ватыклары жыю пла ны шундук ике йөз процентка үтәлә. Димәк, бу шөгыль генә авылларны шапшаклык тан коткара алмый.
Безнең ата-бабалар бик саф. бик пакь яшәгән. Академик Вишневский үзенең көн дзлекләрендә элек татар авылларында тире авырулары, ашказаны-эчәк чирләренең бик сирәк булганлыгын яза. Ул заманнарда нык таралган трахома авыруы да татар авыл ларында шулай ук бик сирәк очравын искәртә. Боларның барын да татар халкының чисталыкны саклавы, атна саен мунча кереп, урын-җирне алыштырып, өй каралты ти рәсен бик пөхтә, чиста, төзек тотуы белән аңлата. Ләкин без мондый гадәтләрне тиз оныттык. Хәзер песи, эт, сарык бәрәннәре, хәтта тау тикле тана үләксәләрен дә авыл дан кимендә өч дүрт чакырым читтәге үләт базына күмүләр онытылды. Аларны да инеш буйларына, тиреслекләргә генә чыгарып бәрәләр. Колхоз фермаларында бәрән, бозау, дуңгыз баласы үлсә, кеше карта күрсәтмәс өчен, аларны тирес астына гына кү мә баралар, язын тирес белән берг зсуга чыгаралар. Алар анда гөрле йогышлы авы руллр таратып ята. Сунарчылар республика урманнарында котырган бүреләр, төлке ләр ишәюе турында сөйли. Бу дәһшәтле чир авыл маэмайларына йога, алардвн башка малларга. Бер авылда егерме сыерның көтүдән котырып кайтуы билгеле. Мин бу саннарның берсен дә һавадан алып язмыйм. Узган жәйне туган як табигатен саклау мосьалпсе республиканың район Советларының сессияләрендә махсус көн тәртибе итеп каралды. Бик чакырып тормасалар да, мин дүрт сессиядә катнаштым, чәчрәп чыгып, чыгышлар ясадым. Шунсыз булмый. Чирне яшереп күп яшәдек, соңгы чиккә життек. Хәзер чаң кагарга кирәк! Республикабызда Табигатьне саклау комитеты да төзелде. Ләкин мин бу оешмага да әллә ни зур өмет багламыйм. Чөнки шушы комитетның район бүлекчәләренә »үз кешеләр» урнашып алды. Димәк, бу инспекторлар табигать ие бозу буенча коточкыч тәртипсезлекләргә тагын күз йомачаклар. Бер караган, хәтта кирәге дә юк бит бу комитетларның. Республикада да. һәр кечкенә генә шәһәрдә дә, •Горнотехнический надзор» дигән инспекцияләр бар. Аларга искиткеч зур хокуклар бирелгән. Бу инспекцияләр проектта күрсәтелгән шартлары үтәлмасв. төзелеп яткан заводка йозак салдыра, бораулакып яткан нефть коесын бөкеләп куйдыра ала. Әмма, кызганычка каршы, бу юлда күңел биреп эшләүчесе генә юк. Ун елы тулды дигәндә, күккә оча торган заводлар салуга юл куйдылар (Миңлебай гиз-бензин заводындагы шартлау). Кемнәрнеңдер күкрәкләре орден медальләр белән бизәлде, ә менә бүгенге буынга жимерек, таркалган нефть хуҗалыгы калды..
Сүз башым чишмәләр турында иде бит. Аларның шифалы булуы шушы җирлектә кон иткән халыкның мәдәннятына. көнкүреш дәрәҗәсенә бәйле Әдәп белән, талап белән, намус белән көн иткән халыкның инеш сулары да сиф була
• Байкалда очрашучылар, чәй суы - жир шарындагы халыкның уртак байлыгы, дип игълан итте. Ә менә Татарстан чишмәләре исә бик кызганыч хәлдә. Балачагым ифрат матур, саф сулы Ашыт елгасы буенда узды Мин аның хәтта олылар да йөзеп чыгарга шикләнгән киң. мул сулы чакларын хәтерлим Әй, балык иде инде үзендә' Бүген исә; »Иа хода, менә нинди көннәрне дә күрәсебез бар икән!» - дип, авыр сулар га гына калды. Бүген Ашыт тик географик карталарда гына яши. чөнки аны туенды ручы чишмәләр, кизләүләр юкка чыкты, млардан Ашытка килеп кушылучы, аны күп н> > < у. -. 145
сулы, мул сулы итүче инешләр корыды.
Чишмәләрне, коеларны чистартып тору, иртән иртүк торып инешкә бәкеләр тишү — безнең халыкта борын-бо1 ыннан килгән матур гадәт инде ул. Моны, авыл халкын ихтирам йөзеннән, мөхтәрәм картлар башкарган. Инде менә заманында мәчет манараларын аударып йөргән «ярсу йөрәкләргә» дә картлык килде. Чишмә-коеларга күз-колак булып торсыннар иде дә... юк шул.
Узган җәйне безнең яклардагы Дала-Корак тау итәгенә Казан университетыннан экспедиция килеп урнашты Тау итәгендәге нефть коесында приборлар төшереп нәрсәдер өйрәнә башладылар. Палаткалар кордылар, волейбол мәйданчыгы да ясадылар, радио нокталары да бар иде. Эчәргә сулары гына юк икән. Тик аптырап тормадылар: совхоз бүлекчәсенә барып, «Беларусь» тракторы сорап алганнар да ярты сәгать эчендә зур гына баз казытканнар. Ул исә безнең күз алдында көмештәй су белән тулды. Тау- ларыбызның куеннарында чишмәләр бик күп. аларны ачучылар гына юк икән ләбаса! Һич югында өч-дүрт районга бер шундый, бер трактордан, нке-өч егеттән торган мах сус бригадалар булдырылса, җәй эчендә күпме чишмә ачарга булыр иде! Юк шул. чишмә ачып азапланучысы юк. Ә менә Ашытның башыннан алып. Илләткә барып кушылган тамагына хәтле, аның ярында утырган һәр колхоз, үзенең сугарулы болыннарына капка баганасы юанлыгындагы торба буенча су суырта. Болай талауга ул бичара ничек түзсен?!
Бер Ашыт елгасы гына шушы хәлдә булса икән! Шушы ук коточкыч язмыш республикабыздагы Шушма. Ык, Зәй елгаларын да көтә. Әүвәл уңган сәүдәгәрләрнең баржалары, бодай төяргә, Ык буйлап, Мннэәләгә кадәр күтәрелә алган. Хәзер кая ул баржалар белән күтәрелү — бу юлдан балыкчы көймәсе дә үтә алмый.
Ык елгасы безнең республикага Вашкортстанның Октябрь районы аша килеп керә. Шуннан ул. Баулы. Азнакай. Сарман. Мөслим. Мннэәлә районнары аша узып, Камага кушыла. Кызганыч, бу елгабыз да чыпчык тезеннән генә калып бара. Сәбәбе шул ук: елганың ике яры буйлап утырган колхозлар, совхозлар сугарулы җирләренә, болын нарга суны көне-төне суыралар. Мелиораторларга исә хезмәт хакын үскән печән, савылган сөт хисабыннан түгел, ә инештән юлбасарларча талап суыртылган су күләменнән чыгып түлиләр. Шуңа күрә алар су суыртуны, коеп яңгыр яуганда да. туктатмый.
Җәен Чирмешән буйларында йөрдем. Район үзәгендәге кунакханәгә урнашу белән, кулга кармак эләктереп, елга ярына ашыктым. Кичке якта аеруча шәп чиертә, соңга калмагаем, янәсе.
Кармакларны бар көчкә айкап елга уртпе -нарак ыргыттым, сигарет кабызып җибәреп, бүкән остенә чүктем. Сигарет исенә ян.' >а бер карт та килеп утырды. Аңа да сигарет суздым. Сорашырга да җай чыкты:
— Бабай.— мин әйтәм,— сезнең монда кызылканат нәрсәгә каба: чикерткәгәме, әллә агач кайрысы кортынамы?
— Син. улым, күреп торам, килгән кеше ахры,— диде ул көрсенүле итеп. — Вар иде монда заманында балык! Кызылканатлар, беләк буе бәртәчләр сагынып сөйләргә генә калды... Хәзер син моннан сыңар калуш йә иске итек кенә суырып чыгара аласың... Тау башында гына — нефть коесы. Елгага нефть ага...
Шунда гына игътибар иттем: җырларда макталган Чирмешән ярлары тирес өемнәре, төрле чүпләр белән тулы. Елга эченнән чәнечкеле тимер чыбыклар, машина көпчәкләре, тагын әллә нәрсәләр калкып утыра. Җәелеп аккан су өстене ашъяулык- ашъяулык май таплары капланган. Әй, егетләр, нишлибез?! Кая шулай узынабыз? Ахыры ниләр белән генә бетәр моның?!
Мин — СССР Язучылар берлегенең экология комиссиясендә һәм Бөтенроссия Табигатьне саклаучылар җәмгыятенең Татарстан Советында әгъза булып торам. Әле күптән түгел генә оешкан «Татарстанның Табигатьне саклау дәүләт комитеты» идарәсендә дә әгъза мин. Бу оешмаларның йомышларын бик теләп башкарам. Туган як табигатен, урман-суларны саклауга кагылышлы нинди генә җыелыш-киңәшмәләр булса да, катнашам, чәчрәп чыгып, чыгышлар ясыйм, гаеплеләрне оялтам, орышам, хөкем белән яныйм. Шунсыз булмый хәзер.
Элегрәк елларны авыл саен буа буалар иде. Хәзер бу күркәм гадәт тә онытылып бара. ПМК дип аталган оешма бер елны Сугышлы авылы янында Шушма елгасын буарга алынды. Маташулары инде ун елларга сузыладыр — буа һаман юк. Объектны файдалануга тапшырдык, дип акча алганнардыр әле. Ә беренче яңгыр ук буаларын ера да ташлый. Анда тотылган акча, шәт, миллионнарга җиткәндер?! Шушы башбаштаклык өчен берәүнең дә җавапка тартылганы юк.
Буалар авыл җирендә бик кирәк. Алар авылның күрке, бизәге, халыкның ял итү урыны була ала. Бала чакларны без су буеннан кайтып та керми идек. Җәйге бөркү кичләрне хәтта чал чәчле карчык-корткалар да буага төшеп рәхәтләнеп су керәләр иде. Алар су буена авыл тынгач кына төшеп китәләр. Еш кына, иптәшкә дигән булып.
без малай-шалайны да ияртәләр. Без кояш җылысында гына коенырга күнеккән нәзберек җаннар, тиз генә чумып чыгабыз да. яр буенда, әбиләрнең күлмәгенә торенеп утырабыз. Әбиләребез көндезен тәмам җылынып өлгергән суда, рәхәтләнеп, сәгать буе коеналар...
Буада атлар коендыру тагын бер бәйрәмгә әверелә торган иде. Карасак, нәни генә буа! Үзе кешеләргә әнә нинди рәхәтлекләр биргән. Бүген исә күп авыллар шул рәхәттән мәхрүм. Дөрес, кайбер якта җиде-сигез авылга бер зур сусаклагычлар салалар. Ләкин алар һәркемне дә шатландыра алмый.
Авылларда буаларның булмавына, чишмәләрнең коруына мин колхоз председа тельләрен гаепле санар идем. Чөнки моңа кадәр авыл җирендә власть алар кулында булды. Киләчәктә бу көчкә авыл Советларына биреләчәк мөмкинлекләр дә кушылыр. Бергә бергә тотынсалар, дистә еллар буе кул селтәп киленгән бу мәсьәләләр тизрәк чишелер иде.
Инде шушы ук сүз уңаеннан тагын бер яман хәлгә тукталмый китә алмыйм. Ми нераль ашламалар турында әйтмәкче булам. Аларны кая гына кайтарып бушатмыйлар?! Алар башта, кадерсез мал булып, аунап яталар да, язын, эреп, инешләргә агалар.
Тимер юл идарәсе җаен тапкан: килгән вагоннарны вакытында бушатмаса, колхозларны бугазыннан ала. Ә менә минераль ашламаларны дөрес сакламаган өчен колхозларга сүз әйтүче юк. Хуҗалыкларның яртысында диярлек, минераль ашлама лар ачык һавада ята. Кәгазь яисә целлофан капчыкларда кайткан ашламаларны урнаштыру өчен келәт амбар яисә өсте ябык әвеслекләр корып кую әллә ни зур чыгым нар да сорамый. Ваемсызлык көчле.
Заманында: «Безнең Татарстан — икенче Баку!» — дип күкрәк суктык. Күп тә үтмәде, без, нефть чыгаруда иң алгы сафка бастык. Бер 1970 нче елны гына да Татарстан нефтьчеләре туган илгә йөз дә унике миллион тонна «кара алтын» чыгарып бирделәр... Ул чорларда бөтен илдә елына өч йөз миллион тонна нефть алына иде. Бу күрсәткеч, бер яктан, титаник хезмәт нәтиҗәсе булса, икенче яктан, Татарстан нефть ятмаларының ни дәрәҗәдә корткычларча, рәхимсез эксплуатацияләнүен до дәлилли. Дөрес, бүгенге көннәрдә «Татнефть» берләшмәсе табигатьне, чәчүлекләрне, сулыкларны саклау буенча зур чаралар күрә. Берләшмәнең Табигатьне саклау бүлеге началь ннгы Абрек Мөгаллимов белән без еш очрашабыз. Берләшмә, чыннан да. экология буенча зур эшләр башкара, күп чыгымнар тота. Әмма заманында, рекордлар артыннан куып, ашыгычлык белән сузылган нефть үткәргечләр, коелар бүген тәмам искерде. Бөтен берләшмә буенча исәпләгәндә, тәүлегенә йөздән артык эреле ваклы авария, торба тишелүләр булып тора. Өстәвенә, әйтик, • Леииногорскнефть» идарәсе генә дә тәүлегенә җир куеныннан 76 мең кубметр катлам сыекчасы, игътибар итегез, нефть түгел, ә «катлам сыекчасы» чыгара. Шушы 76 мең кубметрдан артык сыекчаның 85,6 проценты — су. Тозлы, кислоталы, химик актив, агулы, бик хәтәр су бу. Алар аны кире катламнарга куалар. Ничек соң шушы күләмдәге су чишмәләребезне бозмасын?!
• Иркеннефть» идарәсендәге хәлләр тагын да хәтәррәк. Алар бер елга 34 миллион 700 мең кубметр катлам сыекчасы күтәрәләр. Шуның 2 миллион 811 мең кубметры гына нефть. Бәлки, бу нефть чыганакларына ял бирергә кирәктер? Мондый фикерне әйтсәм дә, аның тормышка ашуына мин ышанмыйм, әлбәттә. Чөнки байлыкка сакчыл караш бездә тәрбияләнмәгән. Әйтик. • Иркен нефть» тә зур хезмәт хакы алырга күнек кән геологлар, механиклар, экономистлар, бухгалтер хисапчылар утыра. Тәүлегенә түгел, тулы ел әйләнәсенә нибары бер чиләк нефть чыгару көненә калсалар да, алар кое ларны ялга туктатмау ягын каерачак. Белмим, эчәрләренә су калмаса гына, бәлки, пошаманга төшәрләр. Дөрес, болай дәвам итсә, ул көнгә дә күп калмый. Чөнки шушы «Иркеннефть» идарәсендә генә дә су һәм төрле юанлыктагы нефть үткәргечләрнең гомуми озынлыгы 763 чакрым. Узган елны гына да алар 637 тапкыр сафтан чыкты, чәчүлекләрне бозды, инешләрне пычратты. • Татнефть»нең бүгенге җитәкчеләренә бик авыр. Элекке рекордчылар аларга җимерек, таркалган хуҗалык калдырды. Туган як табигатен саклау мәсьәләсе үзен аеруча сиздерә Берләшмә бүгенге көндә Татарстан ның көньяк көнчыгыш районнарындагы 294 чишмәне даими күзәтү астына алды. Алардагы су даими рәвештә сынала, лабораторияләрдә тикшерелә. Бу яктагы 235 чиш минең суы, эчәргә яраклы, дип исәпләнә. 69 чишмәдән исә керосин тәме килә, пычрак су чыга. Соңгы ике ел эчендә, зур чыгымнар куеп. 10 чишмә хуҗаларына кайтарыл ды, ачәрлек хәлгә китерелде. Чишмәләрне сафландыру өчен «Татнефть» берләшмәсе 24 миллион сум акча билгеләде. Шапшак, пычрак хәлендә тагын 59 чишмә бар. Кат ламнарга астрономик күләмнәрдә куылган актив су сыекчасы да тик ятмый. Алар чишмәләрнең башкаларын сафтан чыгара торалар. Койрыгын алса — башы, башын алса, койрыгы ябышу бәласе шушы буладыр инде. Нибары бер чишмәне сафка бастыру да гаять кыйбатка, егерме биш-утыз, хәтта алтмыш меңнәргә төшә.
Безнең Леннногорск районында Куакбаш исемле бик матур авыл бар. Авылны җиде кисәккә бүлеп мул сулы, карап торырга, көмештәй саф сулы җиде чишмә агып ята. Әмма чишмәләрнең суын авызга алырлык түгел, ургылып керосин тәме килә. Авыл халкы чәй суын элегә нинди могҗизалар беләкдер исән калган. «Хәлкәй чишмә- се»ннән ала. Вакыт-вакыт исә ул да керосин исе бөркеп куя икән.
• Татнефть» берләшмәсе, авыллар киләчәктә дә мондый хәлдә калмасын өчен, зур тырышлык күрсәтә. Берләшмә үткәргән чаралар аркасында. Ык елгасының Азнакай районы тирәсендәге өлеше сизелерлек сафланды. Шушма елгасының Леннногорск районындагы өлешендә хлоридлар бер кубметрда 173 грамм гына калды. Берләшмә үз хезмәткәрләренең бу өлкәдә җаваплылык тоюын алга сөрә. Әгәр берәр баш геолог, үзенә тапшырылган мәйдандагы бер чишмәнең пычрануына юл куя икән, унөченче хезмәт хакының яртысыннан колак кага. Ике чишмәне бозса, бер тиен дә алмый. Бер караганда, бик кырыс чара сыман. Әмма чишмәне сафландыру бәясен искә төшерсәк, бу җинаятьтә гаеплеләрне унөченче хезмәт хакы белән генә куркыту аз да кебек. Аз шул. Табигатьне саклау өчен бик күп тармакларда тырышасыбыз бар әле. Әйтик, бер Леннногорск РАПОсына караган хуҗалыклар гына да елына — унике мең тонна со лярка. биш мең 600 тонна бензин сарыф итә. Алардан чыккан сөрем исә без сулый торган һавага тарала. Шул кадәр ягулык яндыру кирәкме соң? Механизаторларның иртән кабызган тракторны көннәр буена сүндермәвен аз күрәбезме?! Машиналарны авылның буеннан буена, бер максатсызга. аз куабызмы? Бер Леннногорск районында гына да елына унике мең тонна дизель ягулыгы тотыла. Ә республика күләмендә ул күпме була?! Алар һавага күпме сорем, начар газ чыгара?' Бу агулы матдәләр яңгыр тамчылары белән бергә җир-суларыбызга да төшә, чишмәләребезне тончыктыра.
Чишмәләр, кизләүләр! Тирән коелар, саф сулы инешләр, тын күлләр! Аларның киләчәге күңелне өзлексез шомландырып тора. Безнең халыкта тагын «изге чишмәләр» дә бар әле. Болары аерым шифага ия. Моны миңа таныш геолог егет раслап күрсәтте. Изгегә саналган чишмәләрнең суын аның лабораториясендә тикшереп карадык. Мондагы су составында көмеш бар икән. Ә көмеш исә судагы зарарлы бактерияләрне бетерә.
Иске Писмән авылы тау итәгеннән шаулап чыгып яткан дистәгә якын чишмәләрнең тылсымлы көчкә ия булуын халык бик күптән сиземләгән. Чишмәләрнең даны бик еракларга таралган. Күп булса, моннан ун-унбиш еллар гына элек, июльнең матур бер иртәсендә шушы чишмәләр итәгенә бихисап халык җыйнала иде. Килгәннәрнең күбесе — гарип-гораба.
Ни өчен июль аенда җыйналалар? Чөнки иң җылы вакыт. Рәхәтләнеп тышта куна аласың. Туктаган җиреңдә. учак ягып, чәй кайнатып та була. Өстәвенә, андыйлар арасында дин әһелләре дә йөреп торган. Монахы-монашкасы, шәкерте-хәзрәте, дигәндәй җыйналган халык белән бергә гыйбадәт кылып, хак тәгалә хәзрәтләренә мөрәҗәгать иткәннәр, дәваланулар шуннан соң гына башланган.
Без. шәһәрнең комсомол активы исә, изге чишмәләр бөркегән аланга тегеләрдән бер атна алда сугышчан десант булып төшә идек. Палаткалар корабыз, көчле репродукторлар урнаштырабыз. Безнең күзлектән караганда, бирегә җыйналган караңгы, томана халыкны пыр туздырып куабыз, таратабыз. Аларның «аңгыралыгы, томаналыгы» турында лекцияләр укыйбыз. Көчле прожекторлар чишмә тирәләрен төннәрен дә айкап, яктыртып тора. Ерак җирләрдән, юк мөмкинлекләрен бар итеп, авыр юл мәшәкатьләрен кичеп килгән әлеге бичараларга кая керер урын калмый. Шифалы чишмә суларында дәвалану түгел, туйганчы эчәргә дә ирек бирмибез. «Дин сөреме белән тәмам агуланып, исерешеп йөрисез, аңгыралар, бар. кире кайтып китегез!» —дип орышабыз.
Без куып тарата торабыз, әмма елның елында халык җыйнала бирә. Ә район түрәләренең фикере бер: ярамый булгач, ярамый. Иске Писмән авыл Советы бу чишмәләрне җир йөзеннән юк итәргә карар кыла. Әлбәттә, райбашкарманың күрсәтмәсе нигезендә. Ярдәм сорап нефтьчеләргә мөрәҗәгать итәләр. Шефлар — һәрчак әзер. «Изге чишмәләр» өстенә көчле бульдозерлар җибәрәләр, болынлыкны сөреп тә куялар. Мон дый вәхшилеккә, хыянәткә бичара чишмәләр ничек түзсен — тынып калдылар, бар- лыкларын да сиздермәделәр. Тик... ике-өч елдан алар тагын күренде, әмма элеккечә дәрт белән, мул су бөркемиләр инде. Ургылып аккан шифалы чишмәләр урынында су саркыган, бака бакылдаган сазлык кына калды...
Шушындый ук шифалы, көмеш сулы чишмәләр Ульян өлкәсенең Ундорры авылы янында да бар. Бер җәйне үзем дә шунда барып дәваланып йөрдем. Чишмәләр итәгендә «көмеш чишмәләр» исемле дүрт-бишләп ял йорты көйләнгән. Оборона министрлыгы алты катлы санаторий бинасын салып ята Ял йортларына путевкалар табу кыен, шунлыктан машинасы булган кеше чишмәләргә үз юлы белән килеп йөри икән. Бик ерак җирләрдән, хәтта Курган өлкәсеннән килүчеләр дә бар. Бер мәрхәмәтлесе чиш- 148
мәләрнең ин мул сулысы янына зур казан китереп куйган. Без, путервкасызлар, шул казанга суны мөлдерәмә итеп тутырабыз да учак үрләтәбез Су җылынган арада, уен-көлке сөйләшәбез, хатын кызлар җыр сузып җибәрә...
Биредә мин шундый мәзәккә тап булдым. Шушы чишмәләр тирәсендәге матур бер урман аланында Лениногорскиның бер автохуҗалыгы да үзенә ял йорты салып мата ша. Их, егетләр! Үз чишмәләребезне әле кайчан гына күмдердек бит!?
Безнең республикада минераль суга һәрчак кытлык. Сәүдә оешмалары аларны Кавказдан кайтарырга авырсына. Чөнки бәяләре арзан, табыш бирми. Үзебездәге чыганакларга исә игътибар юк. Сугышлы белән Шөгер арасында самавыр юанлыгы торбадан күкертле су агып ята. Узган-барган кеше, биредә туктап, авызын чылата, савыты булса, өенә дә ала. Су күп чирләр өчен шифалы. Әле утызынчы елларда ук бу суның ашказаны, эчәк чирләре белән интегүчеләргә файдалы булуы расланган. Шушы шифадан файдалануны юлга салучы гына юк. Җыр белән башлаган сүзне халык җыры белән тәмамлыйсы килә:
Салкын чишмәнең тәбеннән
Вер таш алдым беләүгә.
Халык, шатлык кичерсә дә, башына кайгы хәсрәт килсә дә, җыр җырлап юанган. Күп җырларда төп поэтик образ булып чишмәләр алынган. Димәк, элекке чишмәләре без безнең рухи байлыгыбызны арттыруга да хезмәт иткән. Бүгенге көндә исә шул байлыгыбыз — тәмам ташландык хәлдә. Инде нишләргә соң? Чишмәләргә ничек кенә ярдәм итәргә? Соң булса да, аңлый да башладык төсле, тик тынычланырга һич тә ярамый. Чөнки әле булса, инешләребезгә, елгаларыбызга һәр елны 802 миллион куб метр юынтык су түгелә, шуның 30 проценттан артыгы бертөрле дә чистарту узмый. Республикадагы 70 биологик су чистарткычларының тик берничәсе генә тиешле таләп лпргә җавап бирә. Шуңа күрә безнең алдагы бурычлар һәммәбездән фидакарьлек, туган як табигатен саклау өчен, кискен көрәш, җитди эш көтүен онытмыйк!