Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ЯГЫМЛЫ КӨЙЛӘРЕ...


раткан композиторыбыз Заһит ага Хәбибуллиига бу айда 80 яшь тулган булыр иде. Татар халкы, күп меңләгән җыр сөючеләр аның үаеннән башка гына сөекле композиторның туган көнен олы ихтирам белән билгеләп үтәләр.
Заһит Хәбибуллин иҗаты үзенең халыкчан рухы һәм киң масштаблы булуы белән аерылып тора. Чыннан да, композиторның иҗат бакчасында нинди генә жанрдагы әсәр лар юк! «Яшәсен тынычлык», «Безнең кардәшлек». «Казакъ дустыма» шикелле гражданлык темасы дисеңме, .Баулы», .Безнең басу». .Сабан туе - хезмәт туе. сыман хезмәткә дан җырлаучы әсәрләрме, яки инде .Сагыну». .Бормалы су., .Сайра син. тургай» кебек тирән лирика белән сугарылган җырлармы аның иҗатында һәммәсен до табасың
Композитор күләмле жанрларга да мөрәҗәгать итте .Язгы җилләр» һәм .Сихер ләнгән малай» балетларын язды; театрларыбыз сәхнәләрендә куелган бик күп санлы спек такльләргә гаҗәеп матур көйләр дә иҗат итте Әйтик, Г Камалның «Беренче театр». Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә». Р. Ишморатның «Якын дус», Г Ахуновның «Чулпы җыры* спектакльләрен Заһит аганың көйләре бизәде.
Композитор милләтебезнең инструменталь музыка сәнгатен дә баетты Ут торба, кларнет, скрипка һәм виолончель очен күп санлы әсәрләр язды Бигрәк тә аның скрипка очен «Поэма.сы һәм .Бню.е уңышлы килеп чыккан иде. Ә инде Заһит аганың скрин када уйнаганын бер мәртәбә күргән кеше аны һич кенә дә оныта алмый
Кыскасы, без Заһит Хабибуллин шәхесенең һәм иҗатының кайгы гына ягын алсак та. анда тирән халыкчанлык һәм көчле моң ташып торуын күрәбез. Әнә шуңа күрә, композитор иҗаты озак ишәячәк, дибез.
I*. ИСХАКОВА ВАМЬА.