ТУКАЙЛАР РУХЫ


Бу айда күренекле әдип, сугыш һәм хезмәт ветераны Салих ага Батталга 85 яшь тула. Шул уңайдан аның белән үткәрелгән әңгәмә тәкъдим итәбез.
— Салих ага, Сез бай һәм гыйбрәтле Торлеыш юлы узган могтәбәр язучыларыбызның берсе Кем әйтмешли. Сезне аяклы тарих дияргә дә була Әйтик, безнең буын совет чорының әүвәлгерәк тарихын башлыча китаплардан, гәзит-журналлардан гына укып белсә, Сез исә ул тарихның тере шаһиты Димәк, безнең әңгәмәбез дә гел әдәбият турымда гына бармас дип уйлым...
— Әдәбиятның чор, тарих белән үзара монә- сәбәтенә караган мәсьәләләр, нигездә, тәнкыйтьчеләргә кагыла. Сүз дә юк. без тарихыбызны әдәбияттан аерып карый алмыйбыз. Процент ягыннан алганда, илебездә сугышта катнашкан әдипләрнең зур күпчелеге — татарлар. Ул чордагы татар шигъриятен Мәскәүдәге татар әдәбияты декадасында да «солдат шигърияте» дип атадылар. Мәрхүм Шәрәф Мөдәррис бу хакта образлы итеп болай дигән иде; «Әгәр сугыш вакытында Татарстан язучылары съездын үткәрергә кирәк булса, моны фронтта гына үткәреп булыр иде .»
Инде килеп. Ватан сугышында корбан булучылар арасында да азчылык милләт кешеләре бик күптер дип уйлыйм. Чөнки алар — күбесенчә гади солдатлар Командир булыр өчен хәрби белем кирәк, ә азчылык милләтләрнең андый уку йортларына керү мөмкинлекләре чикләнгән Хәзер бит Искәндәр патша (Александр Македонский) заманындагы кебек, командующий дип әйтмим, батальон, яисә полк командиры да һөҗүмгә үзе башлап керми — солдатларга әмер бирә. Ә кинофильмнарны карасаң, Ватан сугышында бары тик урыслар гына катнашкан дип уйларсың! Күңел өчен сирәк кенә бер грузинны яки казакъны күрсәтеп куялар. Һәлак булган 20 миллионның ничәсе кайсы милләттән икәнен белү бик мөһим. СССР Оборона министрлыгы, ниһаять. моны әшкярә итәргә тиеш.
— Сез сталинизм һәм неосталинизм мәхшәрләрен уз җилкәсендә кичергән буын вәкиле: яшьлегегез дә. иң актив иҗат иту елларыгыз да шул дәвергә туры килгән: Белмим, Сез үзегезне сталинизм корбаны дип исәплисездерме. юктырмы — шулай да әйтегез әле, үткән дәвернең «тимер пәрдәсе» артында яшәлгән гомерегез очен берәр вакыт укену хисе кичерергә туры килгәне булмадымы?
— Юк. гомумән үкенү хисе миңа ят нәрсә. Ялгышам икән, моның өчен үкенеп ни файда’ Мондый ялгышны кабатламас өчен уйлабрак эшләргә кирәк'
Сталин алла булып күктән иңмәде, халык күтәрде аны. без күтәрдек! Ялгышканбыз икән, нигә аңардан соңгыларны да шулай күтәрәбез?!
Безнең авылда Таз Мәгыйзь бар иде. Мәрхүм сөйли-сөйли иде дә: «Валлаһи, бусы дөрес!»—дип куя. шулай итеп, башта әйткәннәрен юкка чыгара бара иде Сталиннан культ ясап авыз пешкәч тә. бу хәлдән сабак алмыйча, нигә без аңардан соң килгән берсен • Валлаһи, бусы дөрес эшли'» дип. тәнкыйть итми генә, ленинизмны һәм конституцияне санга сукмыйча яшәдек’
Сталин калкып чыкканчы дистә еллар элек мин 1901 елда туган абыемны гражданнар сугышына озатып, 1921 елгы ачлыкны баштан үткәргән малай Аннары эшсезлек.
Очраклы эшләрдә тирләп, туңып Мәскәү тирәләрен урадым
Карыйм, тагын кайсы завод терелә, Төтенен болгап, чакыра морҗасы. — Чабам' — килә хезмәт бәхетен татып. Кочагына арып егыласым
Аннары ике еллык татар-башкорт эшче яшьләр курсларында МОНО хисабына ачлы-туклы уку (МОНО — Московский Отдел Народного Образования,
Егерме тиен МОНО бирә ашар өчен.
Аз ашатып интеллигент ясар өчен.
Ипи алсаң, акча калмый шәкәр өчен; — Моннан артык тагы гаҗәп булыр әле
— дип яздык без ул чакта дивар гәзитенә Күмәк язган бу шигырьнең бер авторы иишәр иде шул шикәрне '.шәкәр дип рифмалаштырды Шуннан соң ул мишәрнең үзен дә без -мәшәр- дип йөртә башладык
Хуҗалык башлыгыбыз Зольков татарча — Зөлкәбир
Шунда бик яхшы укырбыз, өч талон бер көнгә бир'
Әнә шулай без егерменче еллар уртасында ук талонның ни икәяен белдек МОНО биргән 20 тиеннең 10 тиенлек талонына вокзал ашханәсендә төшке аш ашап кайта идек Калган 10 тиенен иртәнге һәм кичке ашка тоттык Бу чор — НЭП — яңа икътисади сәясәт дип атала иде Партия тарихын укытучы дәрестә болай диде -Зиновьев әйтмешли, без Кронштадт вакыйгалары тәрәзәгә шакыгач кына бу сәясәткә күчтек' Верочтан бу сәясәт турында Ленин сүзләрен дә искә төшерде НЭП ул артка чигенү Аның каравы, без бөтен халык белән бергә алга барачакбыз
Сталинның ул чорда ук генераль секретарь булуына карамастан без аның турында берни дә ишетми һәм белми идек Ленинның авторитеты никадәр зур булмасын ул Сталин дәрәҗәсендәге культ булмады Укытучыларыбыз да аны ул кадәр өскә чөймәделәр Беркөнне тарих дәресендә бер курсант « шуннан соң Ленин революция ясады -дигән иде. укытучыбыз аны туктатып
— Ленин бер ялгызы революция ясап йөрдеме” Тибәрләр дә егарлар*--дип куйды
Икенче көнне укытучыбыз безгә бер түгәрәк пыяла күрсәтеп
— Бу нәрсә ’ диде Без дәррәү • Пыяла - дип җавап кайтардык
— Дөрес, ләкин гади пыяла түгел. дип укытучыбыз язгы кояш балкыган тврәзәгә таба атлады Кояш нурын шул пыяла аша икенче кулындагы кәгазьгә юнәлткән иде. кәгазьнең бер ноктасы көеп, төтен күтәрелә башлады
— Менә, диде укытучы, — юлбашчылар да шулай партиянең, ә партия аны сыйныфларның энергиясен, аңын 6<-р максатка туплап, революция утын кабызалар Ләкин революция болай тиз булмый Моның өчен еллар буенча, тирле шартларда төрлечә тактика кулланып көрәшергә кирәк Ялгышларны кабатламаска Менә шу лай җиңде Октябрь революциясе
Ә инде сталинизм, неосталинизм миңа, ачлык һәм эшсезлек нужаларын баштан үткәргәнгәдер, мәхшәр булып күренмәде Күмәкләшү чорында, илнең бер чигеннән икенче чигендәге аэродромнарга туктаусыз күченеп эшләгәндә исә һәрвакыт очу маршрутын өйрәнеп, үземнең экипаж әгъзаларын хәрби заданиене үтәрлек итеп -кү- макләштерү- белән мәшгуль идем Игенчеләрнең күмәкләшүе, кулакларның сыйныф буларак бетерелүе турында вакыт тигәндә бары гәзитләрдән генә укып белә идем
Дөрес, очкан чакта һавадан карап та чагыштырмача үзгәрешне күреп була иде утызынчы еллар башында аерым хуҗалыкларның солы. тары, карабодай һ б игеи басулары рәткә тезеп салынган төрпе төстәге тасмалар кебек күренсә, бераадан . i •тасмалар- гаип булды, һәр культура чакрымнарга сузылган мәйданда җәйрәп ята башлады
Белмим сез «тимер пәрдә- дигәндә нәрсәне күз алдында тотасыздыр, мин ис.> моны 1922—1923 елларда Сталинның «автономлаштыру» дип. партияне баткаклыкка төшерүен авыру Ленинның аны җитәкчелектән читләштерергә тәкъдим итүен бездән яшергән пәрдә, дип аңлыйм
Ә баткаклык калды һәм без аңа ныграк бата бардык
Тагын шул искә төште мин үкенү хисен кичергәнмен икән бит* һәм бер генә дә Түгел ике мәртәбә'
«Казан утлары-ның үтенече белән мин сугыш вакытындагы бер очышым турында
язган идем Нам ул басылып та чыкты Тик шуны язарга онытканмын агар бу очыш вакытында снаряд тиеп, самолет яраланса мин аны капитан Гастелло үрнәгендә, дошман объектына юнәлтеп, аның кален күккә очырачакмын, ә укчы-радист белән штурман парашюттан сикереп, исән калырга тиешләр
Шулвакыт вчебез дә телсез калдык Әйтерсең, беренче мәртәбә күрешкәнбез Штурман белән радистны танырлык түгел Шундук аңлап алдым мин «ларга парашюттан сикерергә кушып, үземне генә шундый батырлыкка сәләтле дип уйлаганмын икән Әгәр үзләрен эт итеп сүккән булсам да. алар болай ук гарьләнмәсләр. бәлки тәгәрәп коләрләр иде, гомердә булмаган хәлне күреп, хәтта үз ана телемдә сүгенүемне дә кичерерләр иде Ә хәзер' Тере кешедән бозга әверелделәр
— Ярар, ахыргача бергә очарбыз.—дидем мин, аркаларыннан кагып, ләкин күзләренә карамаска тырыштым
85 ел гомер кичереп, икенче кат үкенүем үткән ел «Советская Татария" гәзитендә • Требую реабилитации» исемле мәкалә бастырып. Гомәр ага Бәширне ялганларга мәҗбүр иткәнем нчен булды Юк. мин Гомәр аганы үземнең бертуган Галимҗан абыемдай якын күрәм Ул да аның яшендә иде. гражданнар сугышында катнашты Ватан сугышында һәлак булды. 7—8 яшемдә ук мин абыем белән сабан сөреп, җир тырмалап йөри идем Гомәр ага да үз биографиясендә әтисенең тырмаланган җирнең баш-башын каеган тун якасына охшатып мактаганын яза Хәзер моны аңлап, күз алдына китереп укучы бәлки, мин генәдер? Без дә абый белән җирнең баш-башын шулай эшкәртә идек
Кем уйлаган балалык яшьлек хисләремә туганнарча эстетик юл ачучыны әлеге мәкаләм белән ялганларга мәҗбүр итәрмен дип мине партиядән чыгарган бюрода катнашучылардан бәлки бердәнбер ул гына исәп калгандыр? Гогольнең • Ревизорчымда бугай, бер хатын, үзенең күгәргән тәнен күрсәтеп, кыйнаучы өстеннән шикаять итмәкче булгач. «Она сама себя засекла».— дигәннәр. Мине дә беркем дә түгел, үз-үземне партиядән чыгарганмындыр, ахры
Егерменче еллардан соң бик куп язучылар. шул җөмләдән татар язучылары да. партаппарат идеологиясенә хезмәткә ялланырга мәҗбүр ителде Бу шаукымга хәтта зур-зур язучылар да ияргәләде Ә Сез. Салих ага. шул чорларда язылган берәр әсәрегездән баш тартыр идегезме?
— Шул елларда «Кешелек һәм күселек» исемле поэмам чыкты, ул «Мөсәлләм* исеме белән һаман да басыла әле Дзержинский үлеменә багышланган һәм башка патриотик шигырьләрем дөнья күрделәр «Язулы яулык һәм «Сынау» исемле пьесаларым Академия театрында уйналды Ләкин мин аларның берсеннән дә баш тартмас идем
- Сер түгел, торгынлык елларында мәгълүм даирәләр тарафыннан Сезгә диссидент ярлыгы тагылган иде Хәтта Сезне партиядән чыгаруга кадәр барып җиттеләр Бу эш ничек булды’ Партократларны мондый чара күрергә нәрсә мәҗбүр итте?
— Диссидент ярлыгын миңа дөрес такканнардыр Чөнки бу сүз -башкача уйлау дигәнне аңлата Мин. чыннан да. башкача уйлый идем
Мин — 1927 елдан бирле партия члены Булды вакыт партиядән чыгарылгач, хәтта үз-үземә кул салмакчы да булган идем
Тик аңарчы республикада хәл ителгән бу мәсьәләнең ҮКта каралуын көтәргә булдым
Мәскәүгә баргач, утырыш алдыннан ҮК инструкторы Иванова дигән бер ханым минем белән махсус әңгәмә үткәрде Шул чакта ул мине бүлдереп
— Как, как вы сказали’ — дип сорады Әйткәнемне кабатладым
— Так не говорят, —диде ул. мин әйткәнне төзәтеп Мин аңарга рәхмәт әйтеп, урысча ычкындырган ялгышым өчен гафу үтендем Инструктор ханым исә шул мәлдә.
— Видимо. Иван Грозный мало работал над вами' — дип куймасынмы”
Шунда мин куркыныч төштән уянган кебек, күземне ачып төштән дә хәтәррәк чынбарлыкны күрдем ҮК инструкторы Иванова аңлатканча, безнең партиябез Грозный кылган гамәлне азсына, бу юнәлештә тагын да күбрәк эшләргә тырыша икән'
Шул партиядән чыгарылган өчен үз-үземә кул салыргамы’ Юк' Ләкин диссидент булып кына яшәргә ярамый, көрәшергә дә кирәк'
Берәүнең җинаять эшләвең белеп тә. аны фаш итмәү — ул җинаятьне бергәләп эшләү дип карала Шуңа күрә мин Иванованың ул сүзләрен генә түгел. Хрущевның урыс телен СССРдагы барлык азчылык милләтләрнең икенче туган теле дип игълан итүен дә соңрак Брежнев җитәкчелегендәге ҮКның азчылык милләт балалары мәктәптә үз туган телләрен урыс балаларыннан соң калып өйрәнергә тиешлеге турындагы карарын да җинаятьчел эш санап, көрәшергә ант иттем
Иванова белән әңгәмәдән соң, ҮКның контроль комиссиясе утырышында минем -эш» каралды Рәис минем партиядән чыгарылуыма сәбәпче булган • Ватыйга морә-
җэгать-нең кулъязмасы дип. алдындагы кәгазьдән нидер укый башлаган иде. мнн •Бу минеке түгел' - —дип кычкыргач шып туктады
— Ничек сезнеке түгел7
— Карагыз, мин анда кул куйганмы7
Ул кәгазьләренең аскы ягын әйләндереп карады да. шул ук минем -эш- буенча килгән А Гомәргә (ул чакта Язучылар союзының партоешма секретаре) карап Кемнеке7- — дип сорады А Гомәр торып басты да. тынсыз калды
-Батый- өчен Казанда ничек итеп партиядән чыгарылуым турында мин -Советская Татария- гәзитендә язган идем инде ул чакта идарә бүлмәсендә -Батыи-ның бер каралама вариантын укып, соңыннан чүп кәрзиненә ташлап киткән идем
Димәк, шуны табып алганнар да. шул күләмдә урысча бер пародия кебек нәрсә язып, идеясен бозып, минем әсәрнең -юлга-юл тәрҗемәсе- дип. ҮКка ирештергәннәр
Шунда мин тордым да әйттем
— Мәсьәлә ачыкланды монда башка автор әсәре тикшерелә Аңа минем катнашым юк Китәргә рөхсәт итегез Пропускка кул куегыз, юкса чыгармаслар — дидем
— Әйтермен, чыгарырлар. — диде рәис, телефонга ишарә ясап Һәм мин чыгып киттем
Кунакханәгә кайткач, әллә Виноградов, әллә Смородин дигән берәү миңа шалтыратып -ҮК сезнең лаеклы әсәрләрегезне тоткарлыксыз басып чыгарырга күрсәтмә бирде- —- диде
һәм мин Казанга кайтып, күптән яза башлаган -Чирмешән якларында исемле шигъри романыма тотындым
Ә инде дөресен әйткәндә, минем партиядән чыгарылуыма -Батый» бер сылтау гына булды Төп сәбәп башкада иде Язучыларның бер гомуми җыелышында мин ул вакыттагы беренче секретарь Тәбиевне тәнкыйть иткән идем
— Салих ага, инде берочтин партиягә ничек итеп кабат торгызылуыгыз турында да сөйләсәгез иде Сезнеңчә ничек, язучы ниндидер бер партиядә торырга тиеш дип исәплисезме7 Партияле әдәбият дигәнне ни рәвешле аңлыйсыз7
— Партиягә кабат торгызылганчы 23 ел вакыт узды Гәрчә. ҮК безнең өлкә комитеты карарын расламыйча, минем -эшне* борып, яңадан карарга кайтарса да әсәрнең татар телендәге оригиналын зарарлы дип санадылар Хәтта ул әсәрне эшкәртеп басар дәрәҗәгә китерергә тырышуымны -политик ялгышын танымый аны тагын да тирәнәйтә», дип гаепләделәр.
Мин аның юлга-юл тәрҗемәсен «Литературная Россия-гэ юллап, уңай бәя аллым Кайбер җитешсезлекләрен күрсәтеп, шулерны төзәткәч, басарга да булдылар Редакция портфелендә күп материалларның чират көтел ятуын да әйттеләр
Хәер, минем үз эшләрем дә чират белән эшләнә иде -Сигезенчесе кем7- повестен тәмамладым Аны шул ук җитәкчелек -Повестьтагы төп персонажның улы урыс гаиләсендә хыянәтче булып тәрбияләнә, бу бөек урыс халкына ял ә ягу милләтчелек рухы белән сугарылган әсәр- дип кире какты Болар минем партиягә кабат торгызылуны тоткарладылар, билгеле
Ә бит югыйсә 1950 елда ук XX съезд -тимер пәрдә-нең бер читен ачты 1959 елда исә Ленинның -Милли политика һәм пролетар интернационализм мәсьәләләре- дигән китабы яңадан чыкты Анда Ленин -бөек- дип аталган милләтнең көчләүче держиморда» буларак кына ■бөеклеген» күрсәткән, шул җөмләдән типик урыс бюрократының хәтәрлеге турында кисәткән иде
• Бөек-ләрг-i • кәрлә-ләргә бүленеп.
Таркалмасын безнең тиң рәтләр
Тик көчләүче булып бер-берсеннән
• Боек» була ала милләтләр
Ә инде шагыйрьнең партиялелегенә килгәндә. Некрасовның
Поэтом можешь ты и не быть.
а гражданином быть обязан.
— дигән юлларын искә төшерү кирәктер
Утызынчы еллар башында ленинчыл партия бар иде әле паргия -акгив-ка да. ■пассип»ка бүленмәгән иде -Партиясез актив белән бергә партиянең ачык л .ы< тышы уздырыла» дигән игъланнар да эленә иде ул чакта
Бел хәзер бюрократизм белән көрәш кирәк к ге турында күп сиИлнбе- Экономистлар шуны ачыклаганнар илебездә >|шидилы ли t-.i.m шнгы.'п luivcib ц һәрбере . • ун әМ1әмак .уры килә нк.ш . . р.-ү .
ашап ята дигән сүз Алары индг бюрократия, сезнеңчә әйткәндә. партократия була Аның белән көрәшү момкин түгел чөнки бүген дә бөтен идарә итү рычаглары партократия кулында
Ә инде партияле әдәбият дигәнне сорауларыгыздан күренгәнчә мин нәкъ сезнеңчә аңлыйм шикелле
Сезнең кайбер әсәрләрегез беренче .мәртәбә үзәк лштбугатта урыс телендә басылып чыкты Нигә алай? Мондый парадоксны ничек аңларга7
— Бу парадоксны аңлатыр өчен мәрхүм урыс шагыйре С Щипачевның СССР язучыларының 11 съездындагы чыгышыннан езек китерү урынлы булыр Без татар шагыйре Салих Батталга үз вакытында ярдәм күрсәтмәдек һәм аңарга, үзенең талантлы. кискен конфликтлы «Олы юл буйлап- поэмасын яклап аны урындагы -конфликтсызлык теориясен- урнаштыручылардан юк иттермәс өчен берничә ел ялгыз сугышырга туры килде»
Мин әлеге поэманың урысча юлга-юл тәрҗемәсен эшләп. Новый мир- журналына тапшырдым һәм ул басылып га чыкты
•Сигезенчесе кем’» -Батыйга мөрәжәгать- исемле әсәрләрем дә шундый ук язмышка дучар булды
— Татар әдәбиятының хәзерге торышыннан Сез канәгатьме7 Бүген әдәбиятыбызга нәрсә зңитжи7 Сез аның иртәгэсен ничек күзаллыйсыз?
— Әдәбиятның яшәве, киләчәге телгә бәйләнгән Бүген Ленинның 'һичбер милләткә. һичбер телгә бертөрле дә өстенлек куймаска- дигән күрсәтмәсе дә. СССР Конституциясенең 36 нчы статьясы да үтәлми
Шулай ук быелның 24 апрелендә урыс телен бөтен СССР территориясендә рәсми тел итеп законлаштыру да СССР Конституциясенең 36 нчы статьясына туры килми
Республикаларның балалар бакчаларында да урыс теленә өстенлек биреп, шул телне генә белгән тәрбиячеләр тоту практикасыннан баш тартырга, ягъни шул республика телен дә белүче тәрбиячеләр булдырырга кирәк
Ә без антиконституцион карарга хурлыклы рәвештә буйсынып бал ал арыбыздан үз ана теленнән йөз чөергән урыслашкан буын үстердек' һәм үстерәбез
Миңа калса хәтта Гитлер да СССРда нацизм сәясәтен болай кыю үткәрмәде, фашистик легаль булмаган киңәшмәсендә ул курка-курка гына болай дип белдерә
«Кавказдагы кебек Уралда да төрле халыклар һәм милләтләр бар Уралда татар яки мордва телен, ә Кавказда, әйтик, грузин телен төп тел итү момкин дә булмас, бу политик яктан да дөрес түгелдер Шуның очен ул телләрнең барын да бәйләгеч итеп, бәлки немец телен кертү турында уйлау кирәктер’’ -Исән калган славяннар» югары белем алмаска тиеш- (Совершенно секретно, только длн командования- исеме белән Мәскәүдә чыккан китаптан)
• Кырымны барлык чит-ятлардан бушатырга ■ (шул ук чыгыштан). Гитлер очен чит-ятлар. әлбәттә, кырым татарлары Гитлер хыялы тормышка ашты татарлар үз җиреннән куылды.
Ватан сугышы башланганчы. Муса Җәлил башка каләмдәшләре кебек үк гади бер шагыйрь иде Сугышта һәм әсирлектә - фашизмның өнендә ул. аның белән көрәшеп, ■ Моабит дәфтәрләре-н иҗат итте Гадәттә мондый күренеш турында. -Бу хәл аның эчендә йоклаган арысланны уятты —диләр Муса Җәлил үрнәге әдәбияттагы партиялелек. гражданлык мәсьәләсен дә әдәбиятыбызның хәзергесе, киләчәге мәсьәләсен дә яктырта әсирлек шартларында фашизмга каршы көрәш 35 яшьлек Муса эчендә йоклаган арысланны уяткан икән хәзер шул яшьтәге әдипләребезгә нигә Муса традицияләрен дәвам иттермәскә7
Ленинчыл программа болай куелган иде бит -Национальная программа рабочей демократии никаких безусловно привилегий, ни одной нации, ни одному языку
— Салих ага. Сезнең торгынлык елларында язылып та. басылмый калган әсәрләрегез булу турында ничектер ишеткәнем бар иде Ләкин ал арның әле дә булса дөньяга чыкканы юк шикелле Хикмәт нидә7 Мөхәррирләр сагаямы, әллә үлегезнең матбугатка тәкъдим иткәнегез булмадымы9
— Дөрес, сез искә алган нәрсә бар ул — «Я отрекаюсь» исемле урысча язылган памфлет ҮК инструкторы Иванованың миңа Иван Грозный исеме белән җинаятьчел янавыннан соң язылып та. ул ниндидер юллар белән Черек күлгә барып эләккән иде Шунда эшләүчеләрнең берсе заманында мине чакыртып, тәүбә дә иттерде Ул • тәүбә язу машинасында басылып, әзерләнеп куелган Тәүбә-дә «Я отрекаюсь- дигән әсәрем Ленинга һәм юлбашчыларыбызга яла ягу дип бәяләнгән, аны төрле матбугат органнарына җибәреп бастырырга теләвем нык гаепләнгән иде
Билгеле булганча, памфлет сатира жанрына керә анда яманлауны мактау дип
тә. мактауны яманлау дип тә аңларга була Иван Иванович Иванов исеменнән үзем булып, үземнең шовинистик эшләрем белән горурланып. Хрущев Брежнев идеяләрен тормышка ашыручы булып яздым Аларны кыюлыклары очен мактадым бабасы ягыннан калмык булган берәүне милли мәсьәләдәге кайбер кыюсызлыгы өчен «трус, паникер» дип атадым Бусы Ленинга биргән характеристика икәнен, әлбәттә, аңлаганнар Ләкин сатира жанрының үзенчәлеген генә аңламаганнар
«Безне урынсыз яманлыйлар-- шигырендә Садакать бездә юкмыш. булмаса ял- ганымыз бардыр.— Нифак выставкасында күп медаль алганымыз бардыр•— дигән юлларны язган Тукайны да хәзерге власть -Син ник ялганны мактап шигырь яздың'- — дип. җавапка тартыр иде микән9
• Я отрекаюсь» дигән памфлетның кайчан да булса басылып чыгасына мин ихластан ышанам чөнки үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлыкның таләбе шундый
— Әйе, Сез гомерегез буе СССРди милли принципларның тупас бозылуы турында катгый сүзегезне әйтә килдегез. Ә бит бүген дә милләтләрнең үзбилгеләнү һәм суверенлыгы турында принципны гамәлгә ашырырга бик атлыгып тормыйлар Ирексездән, «Ни очен?» дигән сорау туа. Ә Сез. Салих ага, әлеге сорауга ни дип җавап бирер идегез?
— Бу сорауга Энгельстан да төплерәк итеп җавап биреп булмастыр Аның бу сүзләрен «Милли политика һәм пролетар интернационализм мәсьәләләре- дигән әсәрендә Ленин да кабатлаган Мәгънәгә хилафлык китермәс өчен мин дә Энгельсның әлеге сүзләрен Ленин язган һәм сөйләшкән телдә китерәм «Россия говорит Энгельс -есть владелец громадного количества краденой собственности (т е угнетенных наций), которую ей придется отдать в день расчета-
— Журнал укучыларга нинди теләкләрегез бар?
— Пушкин әйтмешли, укучыларыбыз журналны нинди теләк белән укыйлар бит — эштән ял итепме, әллә имля ялгышларын эзләпме Ә мин укучыларга кадерле журналыбызны күңел күзе белән укуларын теләп калам
Әңгәмәне Газинур МОРАТ уздырды

Реклама