ТӨРЛЕ ЕЛЛАРДАН


Илгә кайтсам
Күп юллар узгач, талчыгыр булсам, Туган туфракка кайтып егылсам, Сез күкрәгемә куегыз, зинһар, Кыр бизәп үскән арыш чәчәген.
Өстәлсен ана еракта калган. Яшьлектә тамган керсез яшьләрем.
Кызлар, киленнәр учак якканда.
Тузан кузгатып көтү кайтканда, Күк чәчәк белән куегыз бергә Кичке кырларның алтынсу төсен.
Өстәгез аңа изге сөт исен, Ак бәхет сирпеп йолдызлар көлсен.
Манчыгыз яулык чишмә суында. Күрше-тирәнең сабыр моңында. Йөрәк яңадан талпынмый калмас, Битемдә җирем сулышын тойгач.
Сагышлар узып, күзем ачылгач. Сезгә яктырак елмаер кояш.
1988.
Әни сагышы
Үскән чакта ашыктыра идек Вакытны без, Җирне, Кояшны: «Их, шуларның әйләнешен ничек Тиз йөрешкә күчереп куясы!» Күчереп булмаганга, көннәр — озын, Әни кайта кырдан артык соң. Үсү кирәк иде безгә тизрәк, Тарту өчен йөкнең яртысын.
Әхсән БАЯН (1927) шагыйрь, прозаик. драматург. тагар һем рус телләрендә донья курган утынга якын шигырь, проза китаплары авторы Татарстанның атказанган сәнгать яшлеклесе. Казанда яши.
Үстек бугай, гәрчә бик акыртын, һәм ачылды бугай күз кинәт: Без үскәнбез, ә әнинең буен Кечерәйткән Вакыт әкренләп...
Усаллашты Вакыт, күрдек тагын: Ул әнинең соңрак төсләрен, — һәм хисләрен бәлки. — китте урлап. Йолкый торды чәчен, тешләрен.
Салкын к«здә... алып китте үзен... Ашыкты ла Вакыт артыграк.
Җир һәм Кояш зырлап әйләнә дип. Уйлап торам хәзер аптырап.
Әллә, димен. ташларгамы таяк Көпчәгенә Җирнең, Кояшның? Моңа ләкин әни каршы иде. Оныклар бит юкса тумас дип.
Шуңадыр да элеккечә кала. Үз урнында кала барысы: Көлеп каршы ала оныклары, Озата бара ана сагышы.
1985
Тәңре төяге
Сугыш, имеш, җиргә иңгән күктән. Күккә, имеш, ызгыш — тамаша: Күк әмере белән Адәм селти кылыч.
Илләр белән илләр талаша.
Тәңре җиңгән вак пот-санамнарны, Алла җиңгән олуг Тәңрене.
Шаулап тора яулар ут-төтенле. Ава байрак — этле, тәреле.
Кара таңда пәйгамбәрләр калка, Аллаларны яклап, коеп кан.
Безнең пәйгамбәр юк. ил Тәңрене Яклау кирәклеген оныткан.
Пәйгамбәрләр. Идел күрмәгәнгә. Җәннәт эзләп тапкан чүлләрдән. Оҗмах өчен кулай инеш-дәрья Хыял-бакча белән бизәлгән.
Чүл-сахрада шуңар аллалар күп. Кул изиләр «заман ахыр»дан.
Тәңре улы, ят кыйблага барып. Шулар шөһрәтенә баш орган.
Ятим калгач. Титан булалмаган, Зевс булалмаган Алпамыш. Раббы. Яхве. Хода якташлары Безне соңрак таный башламыш.
Инде алар, кыйбла дигән ерак Төякләрдән килә-килешкә:
«Су — изге!» — дип. иеләләр җәһәт Безнең чишмә, безнең инешкә.
Аллаларга, күккә игелек бара. Димәк, минем җирем, суымнан. Яңа көчләр эзләп салынган юл Иделемә таба сузылган.
Табына торган кодрәт, кыйблабыз Якындадыр күптән — Иделдер. Оҗмах та шул... Сакламасак аны. Яшәү безгә хәләл түгелдер.
1983
Муса Җәлилгә
Синең гомер легендага тартым. Тик бәхәсле булды кай ара. Безне әйтү кая. дөнья хәтта Каһарманнар белән шаяра.
Шаярдылар үчле һәм үчсезләр. Шаярдылар тешле, тешсезләр, һәйкәл ташын кимерделәр кайчак Кешеләрдән күреп күселәр. Таш катысы торды мантыйк белән: • Шулкадәр үк дошман исәрме — Үзенә дус, ялчы, кол булганның Башларын ул әллә кисәрме?»
Балта сыман синең өстә торган Катылыкны без дә татыдык. Әмма күптән гильотина белән Хәл ителгән иде батырлык.
Шуннан китте җырлы сокланулар, Сырышулар данлы форсатка: «Булыр идек без дә аның кебек. Шундый хәлдә калган очракта!»
Күкрәк сукмыйк — бәлки, булыр идек...
Ак кар яугач... кызыл кар яугач... Актык, мәрмәр сүзне әйтербез — тик Башыбызны кисеп карагач.
1983
Кичке фаҗига
Ышыкланып эңгер төсләренә, Мыштым гына килде ябалак. Торды тыңлап. Абзар кыекларын Кагып узгач, торды сагалап.
Чыпчык — башы җитсә — көтә белсә, Куркаклыгын бераз тыебрак, Булмас иде берни. Коты очып. Оядан ул чыкты пырылдап.
Чырылдап та ләкин өлгермәде. Сукты төссез яшен-ябалак. Эләктереп тиз үк качты карак, һәм чыпчыктан калды пар канат.
Ә табигать, булмагандай берни. Мәңге килгән гадәт буенча. Иркәләвен белде җирне сөеп. Бөек серен үзенең җуймыйча.
1987
Шигырьле ак кәгазь белән Каплап тордым кояшны. Эссе кабудан шигырем Саклады шулай башны.
Син һәм
Мин күргәннең чиге — зәңгәр томан. Белгәннәрем чиге — шул уктыр. Барачагым чиге — күк офыктыр, Аръягында син бар, мин юктыр.
Без очрашкан чактагыдай, һаман Чакыра безне урман, болын, кыр. Җитәкләшеп күпме еллар уздык — Алда мондый озын юл юктыр.
Газабына юлның без күнеккән, Әй, булмаса икән азагы.
Тырышырга бурычлымын
Инде мин онытмаска:
Башны шигырь саклый кайчак һәм шигырь... җитә башка.
1988
яшел кыр
Мин калсам да, син кит ары — сиңа Мин китергән шатлык аз әле.
Булганнары калсын минем белән... Офык дигән зәңгәр ызаннан. — Минсез сине бәхет көткән хәлдә, — Мин узалмам инде, узалмам.
Без очрашкан чактагыдай, алда Чакыра сине болын, яшел кыр... Хушлашабыз ләкин — мин кул болгап
Калам инде: «Син бар. атлый тор!»
1987
Булды, җитте! Таштан каерып юкә. Уздырганбыз күпме гомер бушка. Булганына шөкер кыл да уйла һәм башкача карый төш тормышка. Хыял белән сәләт бер-берсенә Охшаш түгел икән бөтенләй үк. Яшь чактагы теләкләрең белән Ирешкәнең синең — җир белән күк!
Ләкин кара: кояш — исән, шул ук.
Бичәң яшьлегедәй ай елмая.
Барча хаталарны ташлап җилгә. Кычкырып бер көл дә — чык дөньяга.
Дөнья кичә юеш, пычрак иде, Бүген исә җир — нык, тыныч һава. Ничек безне җил яратып исә, Нинди әнә назлы яшь кар ява. Кем өчендер бу да хыялдыр бит? Кыюсыздыр өмет... Әйдә, чыгыйк. Аргы урамда бигрәк матур тормыш — Атлап узыйк шунда шыгырт-шыгырт.
Өреп, сикереп маэмай каршылады. Бичарага безне күрү — сөенеч...
Яшәп тыгыз һәм тиз, елларны без Сәгатьләргә сыйдырырга тиеш.
1987
Авылдашым монологы
Яшел җәйгә яшьлек яме өстәп. Әйтте чибәр миңа һәм дустыма;
— Сабантуйда кем тәкәне алса, Бирәчәкмен йөрәгемне шуңа.
Күктән төшкән фәрештәмнең сүзе Әйтелсә дә тик шаярып, уйнап, Көч сынарга мин ризалык биргәч. Көндәш дустым канатланды чынлап:
— Сабан туе тәкәсеме? Бик шәп. Алайса, бел, быел ул — минеке!
— Шаярсаң да сүзне сөйлә уйлап.
— Егет кеше сүзне әйтмәс ике.
Вәгъдә — иман, атылган ук сыман, һәм егетне булмый артык хурлап: Сүзендә ул торган — атна буе Симертелгән малны... чыккан урлап.
Ә мин мескен, әй, көрәшкән булам, Егылсам да тагын сикереп торам. Очрашканда кыз күзләре белән Гарьлегемнән башны читкә борам.
Гарьлегемне җиңеп, тагын чыгып, Тагын җиңелеп, тагын алгач сөлге, Соңгы кабат арка тойгач җирне. Күкрәгемдә — җиңүченең тезе...
Күкрәгемне учлап, алпан-тилпән Атлыйм — гүя мин хәмердән гарык. Җиңүченең шатлыгымы бөтен? Җилкәсендә аның — арык сарык.
Ә карак дус? Менә ул ичмасам Бәйрәм итте, шайтан! Унбиш көнлек Җәзага да тармас җайны табып, Көнендә үк кайткан, мыек бөтереп.
Җитмәсә бит, минем хакта ялган Сүз тараткан: мин, янәсе, чаккан. «Доносчы!» — дип яман ярлык таккан. Ә ул, имеш, корбан чат нахактан.
Тәкә суеп, бар авылны җыеп, Корды мәҗлес — бию, җыр, тантана. Шау-шу аша ишетәм: һәм фәрештәм Тавышы килә — көлә, әй шатлана!
Минем генә яшьлек юләрлегем Җырлар, биер хәлне калдырмады. Җәрәхәтен ялагандай җәнлек, Яттым сыйпап сынган кабыргамны.
1989

Реклама