Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Нишләттең син, замана...
Әнкәемә эндәшергә илим, Онытканмын... туган елемне.
Сөйләп кенә аңлатырлыкмы соң —
Төшемме бу, әллә өнемме?
Кайнашалар урыс, инглиз сүзе, Фәләнчәсе анда бутала.
Чит телдәге фикерләрем ләкин Туган телдә барыбер юл яра!
«Әнкәй, рәхмәт!» — дип тә
әйталмагач,
Ачы язмыш, инде шуны бел: Хыянәттер, иң зур җинаятьтер — Онытылса әгәр туган тел!

Кайчан безнең тарих алга басар Ак тапларсыз, ертык битләрсез?..
Тере мәет кебек кеше җирдә Хакыйкатьсез — рухи икмәксез.
*
Чебен җыйган чүп әрҗәсе сыман
Ларек тарта алкаш ир-атны.
Ә зур тормыш бара — урап узып Аракыга баскан чиратны...
Тетрәтмәде аны күз яшьләре — Инсафлык та кимеп калды шул... Каен кәүсәсенең ак тәненә Кызганмыйча балта чапты ул.
Сыкрап торган ачык җәрәхәткә Уйламый да сузды иренен. Кәүсә аша эчте... һәм сизмәде Кан тибешен туган җиренең.