ШИГЫРЬЛӘР

Авылым
Авыллар бар Россиядә эреле-ваклы.
Якыны юк ләкин җанга Тулбай чаклы! — Исемендә Татарстан һәм Туган ил...
Иң җылы җир миңа монда, иң җылы җил!
Бу туфракта минем тормыш тамырлары. Чәчләремдә — туган ягым яңгырлары. Шул як суы, балы, каны — җисемемдә. Минзәләнең бер мизгеле — исемемдә!
Урман-сулар аһәңе бар тавышымда, Уйнап үскән яшел Сәрмәт тавы — шунда! Арышларым язын һаман серкәдәдер, Ай нурында басу-кырлар иркәләнер...
— Исәнме! — ди һәр очраган таныш-белеш: Гадәт шулай — очраганга сәлам биреш!
Бар күзләрдә елмаю һәм җылы күрәм... Авылымны хәтеремә ныграк үрәм.
Сандунга
(Шул исемдәге майя халык җырын тыңлагач)
Салисә ГӘРӘЕВА - шагыйрә. .Уралым» һ. б. шигырь китаплары авторы. Чиләбедә
Гасырларны, вәхшәтләрне үтеп Исән калган бер җыр ишеттем. Ишеттем дә, моңлы йөрәгемә Шул борынгы җырны иш иттем.
Искиткеч моң, йөрәгемне телеп, Тетрәндерде мине — еладым. Тарих серен, Җирне, Кешелекнең Садә бала чагын уйладым...
Сандунга!
Ул бит сандугачның
Таңгы җыры булып тоелды.
Ирексездән ирен читләремә
Сафландыргыч яшем җыелды...
Сандунга!
Тарих иртәсенең
Безгә килеп җиткән сагышы,
Ул — рәнҗүе җирдән киткән илнең, һәлак булган халык тавышы...
Европа-Азия читендә
Урал-тауда
Кыйтгаларны ялгар
Сукмак-юллар ята, өзелми: Тик бер адым атла — Азиябез Кочагына ала үзеңне!..
Ике чикнең сакчы кыясында Бөркет йолка канлы корбанын:
*
Сизми дә ул — аңа Европадан Салисәнең карап торганын!..
Европаның кырчын ташларыннан Азиягә атлап үтәм мин;
Тамырларда ике континентка Хуҗа халык канын йөртәм мин!
Кәгъбәләрнең юкка чыккан чагы — Кыйблаларны ничек табарга?
Гадәтләрен, телен оныта халкым — Яшәү юлын табыйк аңарга!
Үз теленнән, үз-үзеннән качып, Куркып бөек татар исменнән.
Үсеп килгән буын мәхрүм калган Милли горурлыгы хисеннән...
Тарихларның эзе — җир астында: Анда көл дә, сөяк, таш... ватык.
Яшьләребез чит кавемгә күчә. Милләтем, дип тормый баш ватып.
Бабаларның нәсел тамырын өзеп. Кем ул аның йортын таркаткан? Бар халыкның канын катнаштырып. Ватансызлык юлына атлаткан?..
Кәгъбәләрнең юкка чыккан чоры. Җаннарыбыз җуйса кәгъбәсен?! Башны кысып, уйланам да кайчак. Яшәвемнең тапмыйм мәгънәсен...
Бер тустаган кымыз
Бер тустаган кымыз тоттырдылар — (Сары авылында кебек ул) Болыт кебек өскә күтәрелеп, Тышка бәреп чыкты күбеге...
Тын тутырып, туктап-туктап эчтем. Чын ләззәтен татып кымызның.
Тик җитмәде тальян сайраулары. Чыңгылдавы тансык кубызның.
Янәшәмдә ак каенсар иде, Бал кортлары очты безелдәп.
Янәшәмдә торган якташларның Яратуын тойдым күзеннән...
Зәңгәр күктән кояш көлә иде. Җилфердәде җилдә кылганнар... Табигать тә. безнең күңелләр дә Изге уйлар белән тулганнар.
Кымыз эчтем, бер йотымын җиргә. Үләннәргә ихлас тамызып;
Бер тустаган кымыз иләсләтте.
Якты дәртләр җанда кабызып*
Мин — Җир кызы
Мин Җир кызы. Җирдә туганмын да.
Чишмәләрдә битем юганмын.
Миллиард йолдыз күктә. Күхзәремдә Очкыннары чагыла шуларның...
Газиз миңа җирем, анда үскән һәрбер үлән, арыш башагы...
Моңын сөйли миңа һәрбер кошчык, Серен сөйли миләш яфрагы...
Газиз миңа җирем, һәр кешесе, һәр сабые — гүя туганым.
Мин аларга мәңге бәхет телим --
Мин җир кызы. Җирд«» туганмын!..
Татар җыры
Ноктюрн
Тау битләрен кояш үбә монда, Нурлар сыйпый кыя яңагын. Сандугачтан отып алган моңнар Сулкылдата чишмә тамагын...
Томаннарның күк шәленә төренеп. Ерак Урал ята күгәреп.
Куллар ауган таулар күкрәгенә, — Үкенечле яшен түгәдер...
Монда Вакыт кыллы оркестрын Җир-күк арасында уйната.
Монда Тарих — Бүгенге һәм Үткән, Киләчәкләр — үзен уйлата...
Татар җыры... Ерак тарихлардан Алып килә халык хәтерен.
Оял чан ул, инсаф, ягымлы ул —
Үзе салмак, үзе әкерен...
Шул җыр белән бергә сәфәр чыгып, Тарих түрләреннән килгәнбез;
Татар җырын җырлап таралганбыз. Татар җырын җырлап җиңгәнбез...
Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә, Җырлар канатында тирбәләм; Кайгы килеп, башым иелсә дә, Сөенсәм дә — җырлап җибәрәм...
Яшәсәк тә шатлык, бәхет көтеп. Татар җыры һаман моң тулы: Мең ел буе җанга сеңгән моңны Мөмкинме соң инде онытуы!..

Реклама