Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН КРЕМЛЕ


Заманында феодаль дәүләтләргә хас булганча, дошман һөҗүмнәреннән саклану өчен
урта гасырларда Казан шәһәрендә дә ныгытма кальга төзелә. Аның диварлары юан. нык
имән бүрәнәләрдән буралап 6 7 метр киңлектә, 8 метр биеклектә эшләнеп, эченә ком,
балчык тутырылган. Калкулык өстендәге бу ныгытмада кереп-чыгып йөрергә биек
каравыл манаралары урнаштырылган капкалар ясалган. Көньякка каратып эшләнгәне
Хан капкасы, яки Зур капка. Болак буе ягындагысы Төмән капкасы, төньяк көнбатыш
тарафындагысы Нургали капкасы, төньяк көнчыгышка чыга торганы Алабуга капкасы
дип аталган. Вакытлар үтү белән кальга тагын да киңәйтелә, анда янә Аталык, Кырым, Ну
гай. Арча һәм башка капкалар куела.
Өстәмә саклану чарасы итеп дивар әйләнәсендә кирәк урыннарга су тутыру өчен
махсус чокырлар, канаулар казылган. Тарихи чыганаклардагы кайбер мәгълүматларга
караганда, аларның киңлеге 6, тирәнлеге 14 метр булган. Ә инде Болак елгасы һәм
төньяктагы күлләр ныгытма корырга урын сайла ганда ук аларның стратегик әһәмияте
искә алынганлыгын күрсәтә.
Казан Кремле турында XVI йөздә аны үз күзләре белән күрүчеләр, соңга та би тарихчы
тикшеренүчеләр бик сокланып язып калдырганнар. Мәсәлән, 1552 елда Казанны яулап
алуда катнашкан кенәз А. Курбский язмаларында түбәндә геләрне укырга мөмкин:
«...Казан елгасыннан тау шундый биек ки, хәтта карау өчен дә бик югары. Аның өстендә
нсә кальгада таштан эшләнгән хан сарайлары һәм мәчетләр бар, шунда ук Казанның үлгән
патшаларын күмгәннәр, ялгыш- маеам, алар бишәү икән...» Ныгытманың төзелешенә,
андагы корылмаларның матурлыгына Явыз Иван үзе дә бик сокланып караган. «...Бөек
кенәз башта шәһәрне тирәли карап йөргәч, диварларның биеклеген һәм һөҗүм итәрлек
урыннарны күзәткәч, кальганың матурлыгыннан гаҗәпкә калды...»— дип билгеләп үтә бу
турыда «Казан тарихы«н язучы
1977 елда үткәрелгән археологик казынулар А Курбскийның язганнарын тагын бер
тапкыр раслады. Ул әйткән биш патшаның каберләре ачылды. Янә аның язмаларында
телгә алынган биек манара да Сөембикә манарасы булырга тиеш.
Урта гасыр шәһәр ныгытмаларын махсус өйрәнүчеләр бу кальганың коры лышын
югары бәялиләр. «Казан беренче класслы, һөҗүм белән алып булмый торган ныгытма»,—
дип билгеләп, аны Смоленск һәм Тула шәһәрләрендәге ныгытмалар белән тиңлиләр.
1552 елның 2 октябрендә урыс баскынчылары, кальганы һөҗүм белән генә алып
булмаячагына төшенгәч, аның диварларын ике урыннан шартлаталар. Шартлатылган
урыннарның берсе хәзерге Университет һәм Бауман урамнары чатындагы аптека,
икенчесе хәзерге Бауман урамы башындагы Кремль астында гы элекке Аталык капкасы
төбәкләрендә булган Җир астыннан казып кереп, әйтеп үтелгән җирләргә 24 зур мичкәдә
480 пот (7680 килограмм) микъдарда да ры куелган Көчле шартлау нәтиҗәсендә ныгытма
стеналары һавага күтәрелгән һәм шул урыннардан урыс гаскәрләре кальга эченә
ташланганнар.
1556 елда Кремль диварларын ак таштан сала башлаганнар һәм аның озынлыгы 1565
елда 900 метр гына булган. 1590 елларда ул кызыл кирпечтән төзелә башлый. Элеккеге
агачтан буралап эшләнгәне 1730 елда сүтеп алынган
Сәлам АЛИШЕВ. тарих фәннәре
кандидаты.