Йөрәгемне эзлим


Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА — шагыйра. «Чишмә ю,ш>. «Сәлам хаты-. «Акчарлагым — асыл кошым- һ. б. шигырь китаплары авторы. Казанда яши
Кайсы баламның Чакыруы икән. Шаукымы икән Нинди зыянның? — Тагын мин бүген Кичәге сыман Төнге йокымнан Тетрәп уяндым. Иминлек теләп. Дога озаттым Жир белән күкнең Әйләнәсенә — Жан тетрәүләрем Жир тетрәвенә. Күк күкрәвенә Бәйләнмәсенгә... Өлкән баламның Исемен куштым Йокысыз язган Шигырьләремә. Г омеркәйләрнең Якты назында Ал офыкларга Күмелгәненә. Йолдызга таба Кулымны сузып. Сөйгән кешемнең Хәлен сораштым. Мин тагын бүген. Кичәге сыман. Туар көнемә Якты юл ачтым, һәм көпә-көндез Йолдыз атылды. Иминлек иңәр Офыкка карап:
Ничә ел елап Сукрайган күзем Шушы хәлдән соң Ачылды кабат Калыкты тарих. Кара кабердән Яшәү дәгъвалап һәрбер кешегә. Тарих эзләре Юнәлтә мине Халкым моң кичкән Урман эченә. Газиз әнкәем Тулган ай булып. Озата килә Балачагымнан: — Адаша күрмә. И-и, моңлы балам. Тормыш — карурман! Шигырь — карурман! Шигырь — әманәт! Шигырь — янар тау! Ерак-ерактан Балкып күренә... Шигырь — ул бала. Иң алсу алма. Бөртекле ярма — Йөрәк түрендә.
• * *
Бу яшәү өчен, Шигърият өчен Януларымны Тарих барласын.
һаман тормышның Тартам арбасын. Тартам баласын, Тартам ярмасын.
...Авыр моң сала Тарту нужасы һаман да безнең Газиз башларга: Ярмасын тотам Шигырь ашларга,— Бөртеген хәтта Жәллим ташларга. Күңел тарихы, Яшәү тарихы Яңаргангамы Сабак тамырдан — Жанымның бөтен Күзәнәгендә Шаулый карурман, Шаулый карурман. Карурманнарга Китеп адаша. Сыймый уйларым Башыма гына: «Кем көен көйләр? Кай телдә сөйләр? — Баламның теле Ачыла гына». Баламның җаны Гөрелди генә Күгәрчен булып «Уй кышлагым»да...
— Гөрлә! Гөрлә! — дип Сикертәм аны Айлы, кояшлы Куш учларымда. Тапшырам аңа Әманәт итеп, Чардакка кунган Күгәрчен герен. Тыныч тормышта Чыныгу серен Оныта күрмә, И бердәнберем! — Туганнан алып. Үз чардагыңда Минем өченгә Син дә — күгәрчен! Күз нурларыңны, Жыр-моңнарыңны Кояшка манып, Жиргә түгәрсең! Жирдән эзләрсең йөз чалымнарын. Жыр агымнарын Тукай, Мусаның... Күккә, биеккә Күтәрә шагыйрь Шигырьдә чөеп Очар кош жанын. һәр калкыныштан Тарихыбызга Ярдәмгә килә Хәтер фасылы: Инде ничә ел Илгә Мусадан Ак күгәрченнәр Шигырь ташыды.
...Туа-тумыштан Моң җирлегендә Сабаклы онык. Канатлы онык! Син дә кунмассың Казык башына Язмыш каргаган «Ак карга» булып. ...Жыр бишегемдә Улым ныгуга. Дөньяга аваз Салды кыз балам! — Шигырь хакына. Бала хакына Янә. янә мин Юлга кузгалам. Юл чыккан саен Күргән нужалар. Бергә туплагач. Жыйнала шактый. Карурман гизгән Кара яшеннәр. Кара кайгылар Йөрәктә чатный. ...Яшеннәр белән Чәкәләшерлек Көч каян алыйм Шушы яшемдә? Нәсел-тамырга Сукмасын өчен Үз исемемне Кушам яшенгә. Ата-бабамның Исемен кушам Балам менәсе Янар тауларга. ...Бер тынар яшен. Йөрәккәемнән Тау биеклеген Даулар, даулар да!
...Ил тарихына Күэ салган чакта
Кояш төсе бар, Урман төсе бар, Упкын төсе бар Минем күзләрдә!
йөрәксез калсаң, Шигырь ул — упкын! Кояштан иңгән Яшь шагыйрь, ишет! Күзлисеңме син Минем күзләрне? Килмисеңме син Упкынга күчеп?
...Күзең — күземдә! Балаң — теземдә! Син минем өчен Бала — үзең дә... Шигырь ул — яшьлек! Шигырь ул — шәфкать! Шәфкатьле нурлар Балкый йөзендә! ...Шигырь — туй!.. Күлмәк! Син туган көнне Сөяр ярыңа «Үлчәп» тегелгән.
...Изге күңелле Ана булсам да. Сиңа мин, бәлки, «Изге» күренмәм. Шигырь ул синең Туачак балаң! — Иңмәгән ләкин Әле карынга;
«Шагыйрь булыр!» дип, Галим булыр!» дип, Саклыйм аны да Өмет багымда. Мин сине сөяр Гүзәл кызны да Теркәдем күптән Шушы өметкә. Тик син, өйләнгәч, Әверелә күрмә Легендадагы Яман егеткә! Син чаба күрмә Минем башымны, Хаклап ярыңның Хатынлык хакын. Баш белән бергә Тел дә чабыла,— Мин кичерсәм дә, Кичермәс халкым.
Килмәсен өчен Акылга зыян. Карурманнарда Балам жуйгандай, Йөрәккәемне Мин. гүя, жуям. Яман ят телдә Әйтә күк тарих: Бүгеннән башлап Дөнья шыр ятим! һәм мине күреп Сискәнеп китә Тарих катына Килгән бер хаким. Каныма сеңгән Ятимлектәнме, Йөрәксезлегем Шулай кушамы? — Инде кычкыртып Хисемне суя, Гомремне суя Акыл пычагы.
...Туган тел хакын. Шигърият хакын Дучар иткәндә Кискен законга, И-и салкын акыл, Хет берәр тапкыр Уйладыңмы син Йөрәк хакында? Фаш итмәдең ник Илгә исемен — Милләтне саткан Яман кешенең?.. Милләтем күргән Кимсенүләрдән Гомерем буе Мин дә кимсендем.
Беләм: яулаган Биеклегемне Теләмәгәнгә Кемгә тиңләргә, Ул — минем йөрәк! — Упкын төбендә Мине чакырып. Елый төннәрдә... Шуңа төн буе Йөрәгем эзлим...— Туры киләчәк Озак эзләргә.
Бу әманәтне Балам онытса, Муса язмышы Хәтерен ашлар... _________
Шигырь хакына Ялгана килә Ничә мәртәбә Чабылган башлар! Тарихның тагын Әллә кемнәре Төялә килә Бишек-арбага... ...Чү, тукта, йөрәк. Син андыйларны Минем арбамда Күреп, каргама! Алар — телсезләр! Алар — илсезләр! — Шигырьдән киткән һәммә, һәммәсе... Әле дөньяда Алла хакы бар; Алар да шул ук Алла бәндәсе. Алар да шул ук Акыл хатасы, Зиһен хатасы, Йөрәк хатасы. Г омер-гомергә, Ил белән бергә, Күкрәкне җиргә Терәп тартасы.
Шушы хатаның Асылы ятадыр Упкынга чумган Йөрәк антымда... Житте безгә дә Уйланыр вакыт Башларга төшәр
Антлар хакында. Яшерми сөйләр Вакытлар җитте Ниләр барлыгын Кара урманда. Борын-борыннан Халык кайгысы Каңгырып яши Кара моңнарда. Ял көтә-көтә Хисле йөрәктә. Моңлы йөрәктә Төкәнә чыдам. Форсат чыгуга Масая моңсыз, Урман корыткан Давыллар сыман.
Шул корткычлыктан Мин исән калдым — Карурман кичеп. Шушы яшемдә. Имин офыктан Яшьнәсен өчен Үз исемемне Куштым яшенгә. Йолдызга таба Кулымны сузып. Сөйгән кешемнең Хәлен сораштым. ...Мин тагын бүген. Кичәге кебек, ЗУар көнемә Якты юл ачтым. Шигырь аралаш Елмайды көлеп. Әманәттәге Тулган ай кебек,— Йөрәксезлеккә Түзеп яшәүдән Төзек яшәүгә Багланган өмет

Реклама