ӘЙДӘ, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ...


Матбугатта инде хәбәр ителгәнчә, шушы елның февралендә Казанда, киң җәмәгатьчелек катнашы белән, республика «Ватан» җәмгыятен оештыруга багышланган тантана булды Бу яңа җәмгыять нинди ихтыяҗларны күздә тотып тәзелде соң! Аның эшчәилеге. максаты, милләтебез хәятендә тоткан урыны нидән гыйбарәт булачак! Күпсанлы журнал укучылары- бызның да кызыксынуларын истә тотып, бу сораулар белән без җәмгыятьнең рәисе академик Мирза әфәнде Мәхмутояка мерәҗәгать иттек.
М И. МӘХМҮТОВ
— Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә карата соңгы ике-өч ел эчендә татар җәмәгатьчелегенең игътибары артканнан-ар- та бара. Бу — без татарларда гына түгел, баш ка күпсанлы милләтләрдә дә шулай Дистәләрчә еллар рәсмиян гел «дошман» итеп саналган кешеләр белән хат языша, кунакка иөрешә дә башладык инде. Бу халәтнең, бу күренешнең сәбәбе нәрсәдә соң? Үзгәртеп кору уңаеннан хәбәрдарлык демократиянең җәелеп китүеме, әллә башка сәбәпләр дә бар микән?
Татарстан Министрлар советы карары нигезендә, «Ватан» җәмгыяте оешып, яңа иҗтимагый хәрәкәт башланып киткәч, мин бу хакта ешрак уйлана башладым. Безгә ни җитмәгән, әллә үзебездә булган проблемалар азмы, әллә буш вакытыбыз күбәеп киттеме?
Юк, хикмәт боларда тчгел, әлбәттә Жә- мәгатьчелекнең теге яки бу мәсьәлә белән кызыксынып китүен җентекләбрәк өйрәнсәң аның нигезендә элек башка да килмәгән әллә ничаклы сәбәпләр ятканын күрербез Сүз уңаеннан мин аларның берничәсен әйтеп китәр идем
Беренчесе — безнең илебездә тормыш күп еллар буе чикләнеп, башка дөньядан «тимер пәрдә» белән капланып килде Ике капма-каршы идеологиягә корылган мондый яшәеш, матди һәм рухи яктан да нык аерылып. ике терле эздән барды һәм җәмәгатьчелекнең аңына, психологиясенә көчле тәхир итте.
Ниһаять, үзгәртеп кору чорына аяк бастык Капма-каршы басып торган дәньяны ничек килештерергә? Ике яктагы халыкларны ничек якынлаштырырга? Нинди юллар белән кешеләрнең күңелендә тынычлык, дуслык хисләрен ныгытырга? Безгә таныш булмаган дөньяны. аның кешеләрен яхшы белергә кирәк иде әлбәттә Моның өчен рәсми дипломатия генә түгел, гайрерәсми халык дипломатиясе дә кирәк Бездә тормыш шартлары чагыштырмача авыр булганга күрә. «Анда» халык ничек яши икән?». «Анда» тормыш шартлары нигә безнекеннән яхшырак?» шикелле сорауларга җавап ээләл. халык уяна һәм уйлана башлады Дөньяда тынычлыкны ныгыту җәһәтеннән чит ипләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүреше белән табигыи кызыксыну тагын да артты.
Икенче сәбәп тә бар Ул ике елештән тора берсе — дөньяви кызыксынудан тыш. багланышларга өмет белән дә каравы, икенчесе — таррак даирәләрнең хыялы Дөньяви төшенчәсен мин ахирәткә бәйләмим матди тормыш. көнкүрешне күздә тотып әйтәм Анда бездән яхшырак яшиләр. тормышларын бездән әйбәтрәк оештырганнар икән, без алардан үрнәк алып, тормышыбыз вә җәм-гыятебезне яхшырта алмабызмы микән? Андагы татар кардәшләребез бездән хәллерәк икән, алар безгә үзгәртеп коруның кайбер мәсьәләләрендә булышмаслар микән? — шикелле сорауларга җавап эзләп, өмет баглап, күп кенә кеше «теге» якка күз ташлый
Бу сәбәпнең икенче өлеше — татар интеллигенциясе. хәзерге зыялылар күңелендә милләтне агарту емете Мондый фикер белән янып йөргән кешеләрнең хыялы — совет чорында югалып, төшеп калган мәдәни байлык-ларның билгеле бер өлешен кире кайтарып булмас микән дигән уйлар
Бу процесс русларда көчле бара Алар читтә яшәгән милләттәшләрен илебезгә чакыралар. радио-телевндениядән сөйләтәләр, аларның китапларын бастырып чыгаралар Әйтик, март башында Мәскәү Голицын. Шереметьев. Пущиннар һ б шундый борынгы князьләр, графларның токымнарын зур хөрмәт белән каршы алды, кунак иттә («Известия» 2.03.90)
Өченче сәбәп — илдәге уянуны күреп, теге яктан да безнең тормышыбыз белән кызыксынуның кечәюе Илне демократияләштерү андагы үзгәрешләргә дә киң юл ачты. Әлеге кызыксыну «перестройка» белән генә чикләнмичә милли хисләрнең, туган
телие саклап калу теләгенең, рухи тормыш һәм мәдәни мәнфәгатьләрнең кузгалышына да ярдәм итте. Ят мохитка сеңеп бетмәс эчен көрәшә чит илдәге кардәшләребез
Тагын шунысын онытмыйк: Ватаныннан читкә чыгып киткән кешедә «ностальгия» чире була. Туган якны, үз өммәтеңне сагыну — безнең халыкта күптән инде «милли» бер сыйфатка әверелгән. Мәсәлән. 1670 елларда татар шагыйре Мәүла Колый гарибләр (ватаныннан читтә яшәүчеләр) турында болай дип әйткән
Хак бирмәсен һичбер кемгә гариблекне, Гариблек барча хальдә михнәт иркән.
Би менян вә би чара горбат чигеп, Йөрәкендә хәсрәт уты йанар иркән
Гомумән, узган гасырларда татар шагыйрьләре гарәп, фарсы, төрек илләрендә күп еллар укып йөргән. Анда, үз илләрен сагынып кайту көннәрен көтеп яшәгән чакта, кү- ңелләрендәгене кәгазьгә бушата торган булганнар Бу тойгылар гасырлар үтү белән дә үзгәрмәгән. «Туган илне, туган җирне тештә күрсәм дә файда»,— дип җырлыйлар хәзерге Япониядә яшәүче татарлар (Япониядәге кардәшләребез». «Социалистик Татарстан». 4/111-90).
Шуңа күрә, бездән берәү чит илләргә барып татар кешесен очратса, анда аны иң кадерле кунак итеп каршы апалар, хөрмәт итәләр. көннәр буе сөйләшеп утырырга ризалар Үзләрен исә совет татары кунакка чакырса, шулай ук шатланып риза булалар. Бу турыда чит илләрдә йөреп кайткан фәннәр докторы Әбрар Кәримуллинның кат-кат сөйләгәне бар
Андый очрашулар берәр рәсми сәбәп булганда бигрәк күбәеп китәләр Мәсәлән, былтыр татар халкы ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңае белән Казан. Уфа һ. 6 шәһәрләрдә булган тантанага чит илләрдән йөзләгән татар килде. Шуннаң соң ватандашларыбыз- ның чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләре тагы да ныгыды, хат-хәбәр аша бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белешү белән беррәттән. кунакка йөрүләр дә күбәеп китте. Дуслашу, очрашу — кирәкле шәйдер.
Алдарак әйтелгән фикергә кайтыйк. Мәдәни мирас дигәндә без рухи байлыкны күздә тотабыз. Философиядә «җисемләшкән» һәм «җисемләшмәгән» яки «тере» белем бар дип исәпләнә «Җисемләшкән» белем — кеше уйлап чыгарган кагыйдәләр нигезендә теге яки бу әйбер, машина, җиһаз ясалса, бу белем кулланышка, гамәлгә кергән, дип санала. «Тере» белем исә әйбердә түгел, кешенең акылында, зиһенендә, башында булган белем, ягъни физик, химик, әдип һәм филологлар белеме, осталык, маһирлык, фикерләү сәләте, дигән сүз.
Мәдәни мирас та. шул җәһәттән караганда, ике өлешкә бүленә. Берсе аның «теге» якта милләттәшләребез тарафыннан язылган китаплар, картиналар, рәсемнәр, кул сәнгате әйберләре (төрле-төрле зиннәтләр, бизәнү, киенү әйберләре һ. б.) Шул исәптән элек монда — Россиядә язылып та читкә чыгарылган китаплар саны аз түгел. Мәсәлән, профессор Ибраһим Нуруллин язмаларыннан без бөек язучы, әдип Гаяз Исхакыйның мирасы нихәтле зур һәм бай икәнлеген белдек Аны халыкка кайтару үзе бер шатлык булыр иде. чөнки башкорт яисә казакъ халыкларының кайбер өлгер вәкилләре Кол Галиләрдән калган мәдәни мирасыбызга хуҗа булмакчы булып йөргәндә, без үзебезнең хәзинәне «без- нен халыкныкы» дип вакытында әйтеп калма- сак, тарих битләрендә һаман да «кыргый татар» булып калачакбыз.
Югарыда сөйләгәннәрем «җисемләшкән» белем-мираска керә. Аның «тере» өлеше дә шактый зур. Чит илләрдә татарлардан эшче- крестьян гына түгел, зыялылар да байтак. Алар арасында дөньякүләм танылган галимнәр. профессорлар, дипломатлар, мәҗлес- парламент депутатлары, зур эш (бизнес) башында торучы талант ияләре, артистлар һәм әдипләр бар.
Чит илдә яшәүчеләрнең бер өлеше татарча әйбәт сөйләшә, үз телләрен сакларга тырыша. Алар туган телләрен югалтудан куркалар, чөнки җәмәгатьчелектә татарча сөйләшү юк. Тел бетсә, кешенең милли үзенчәлеге дә бетә, ерактан килгән рухи тормышы ярлылана, ата- бабадан килгән күп кенә сыйфатлар югала. Чит илләрдә түгел. Россиянең төрле төбәкләренә сибелгән үзебезнең татар кардәшләребез дә күңелләре белән һәрчак Казан ягына карыйлар.
Чит илләрдә яшәүче кардәшләребезгә үзебез нәрсә бирә алабыз соң? Совет елларындагы тарихыбыз төрле вакыйгаларга бай. Мәдәниятебез дә. бигрәк тә аның язма өлеше, элекке алфавит-әлифбаларын югалтуга карамастан, шактый тәрәккыят итте: китап дөньясы киңәя бара, музыкада Сәйдәшев, Яруллин. Җиһанов. Мансуровлар. гуманитар фәннәрдә Зәкиев, Тумашева. Кәримуллин. Хаков, Халиковлар кебек дистәләрчә профессорлар, дөньякүләм танылган Сәгъдиев. Вәли- евлар кебек академикларыбыз бар. Әдәбиятта исә мәшһүр әдипләр Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов- лар башлап киткән исемлекнең зурлыгы да бәхәссез. Башка ипләрдә яшәүчеләр җиткерерлек мәдәни үрнәкләр, шул исәптән «... тел, лөгать вә әхлак» алмашырлык белем ияләребез, шөкер җитәрлек.
Халык дипломатлары сыйфатында аларны тик юллыйсы гына бар. Сөйләшсеннәр, дуслашсыннар. зур Ватаныбызның башка илләр белән дуслыгын ныгытырга булышсыннар гына... Шул изге хәрәкәттә «Ватан» җәмгыяте, һичшиксез, прогресс, тәрәккыят сукмаклары-ның берсе булыр.

Реклама