ТУКАЙЛАР РУХЫ


ЯЗУЧЫ ҺӘМ РЕЖИССЕР РОБЕРТ БАТУЛЛА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
— Батулла әфәнде' Сез бүгенге татар әдәбиятында иң оригиналь шәхесләрнең берсе Бу үзенчәлек торгынлык хакимлек иткән чорда бигрәк тә ачык сизелде Сез ул чорда татар зыялыларын оештыру, рухи активлаштыру буенча гаять кул эшләдегез Мен.» хәзер иск.» тошереп әйтә аласызмы ул елларда тор.-ы нд ы к психологиясе белән типик бәрелешләрегез чинди-шр булды’ - Ул вакытта, ягъни 1969 елда, мин Язучылар йорты каршында яңа тәҗрибәи театр оештырган идем Такташның иң куәтле шигырьләреннән торган 'Жирней гыйсъянчы углы- дип аталган шигъри тамашабызны халыкка күрсәттек. Профессиональ артистлар Равил Шәрәфи Ринат Таҗи Айдар Хафиз, Эльс Гад 1 Батулла башкаруында бу спектакль».- тамашачы iкүбесе язучы-журналист) кочле алкышлар илә бәяләде Аяныч. ләкин чыны шул Язучылар идарәсенең у л чактагы рәисе Ибраһим Гази бу тамашаны тыйды халыкка яңадан кабатлап уйнатмады. Сәбәбе Такташның беренче чор иҗатындагы бу шигырьләрен болай зур итеп күрсәтергә һич тә ярамый Бу И Гази су ы әре Главлит (халык телендә матбугат цензурасы I аша узган китапларда чыккан бу шигырьләрне ни очен сәхнәдән сойләргә ярамын' Кем әйткән аны. кайда -һич тә ярамын- диеп язылган — анысын союз җитәкчеләре әйтә алмый Шулай итеп, әле яңа гына барлыкка килгән яңа театр күз алдында һәлак булды И Гази мине каты ачуланып, ид< и т.инаксы >• лыгында гаепләп, бу эштән азат итте Хәер, ул эш җәмәгать башлаш ычында бары тик ■ шәп-шәрә- мавыкканлыкка- гына корылган ягъни түләүсез иде
— Бел «актив позицияле кеше кирәк.'* дип. корәшчеләр кир<и'- дип бик куп мәртәбәләр кабатладык Ә үзебезнең җәмгыять. бигрәк т.» власть u-i.i «ре. амдыйларяы бетерү очен ниләр генә эшләмәде ’ ’ Керсез күңелле андый кеш. .- • яшәп.- бик т» кы< >» булды Ә .«енә хәзер. Яңарыш башлангач. андыйларга яшәү җиңел i.»iurc. дип әйт.» ала- сызлгы’ Сезнеңчә, андый кешеләргә монәсәбәт үзгәрдеме’’
- Юк' Җиңелләшмәде Әдәбият-сәнгатькә ихластан хезмәт иткән шәхесләрне халык элек тә хпрмәт итте, хәзер дә хормәт итә Әмма аларга нахак яла яккан аларны хаксызга рәнҗеткән кешеләр җәза, һич югында тәнкыйть т» алмады А тар - һаман түрә, алар һаман үзләрен хаклы саный Галимҗан Ибраһичовны сүккән Гали Халит та бүген үзенә аклау тапкан мин ул вакытта яшь идем ди Әмирхан Еникига нахак рәвештә идеологии чатаклык сылаган Камил Фасеев та кәждин газабы кичерми шикелле. Элек т.» алар -^комның еоскле уллары иде хәзер д-. и :. ндм (,ч - , ж„; .. > . ,{>м ,д, күп мәсьәлә Карьерист Һаман карьерасын куа. оскә үрмәли ■ ..!>■; галантлар һаман читтә кала бирә
Ростам Мингалим бик күп җитди шигъри кыйссалар авторы эшчән драматург җәмәгать эшлеклесе, Язучылар оешмасының карусыз эшчесе Тукай бүлшенә ул ла. к м ы ’
.7<»«-ь. күптән лаек Ростам Мшиалимне э.мә кайчан гзкьдич шь'кпэ/i иде бит unite
- Лаек. партоешма тарифыннан Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Нигә соң бирелми, әллә яхшылап тәкъдим ителмиме’ Бу торгынлык елларының шаукымы гына түгел бу — торгынлыкның дәвамы Илһам Шакир — халыкның җаны 1’»56 елдан алып һич туктаусыз халык арасында Себердә. Камчаткада. Урта Азиядә Мәскоүдә.
Әңгәмәдә бәхәсле фикерләр булуга да карамастан аны үзгәрсию-э бирергә тырыштык
Нйтижәие укучы үзе ясар (Редакции)
Ленинградта — бөтен Советлар Союзына хезмәт итте һәм хезмат итә СССРның халык артисты» дигән исем белән «Социалистик хезмәт Каһарманы» атлы Алтын Йолдыз алыр өчен тагын ни эшләргә кирәк пенсиягә җиткән, сирәк туа торган талант иясенә7 Мин бу сүзләремне турыдан-туры культура министры Марсель Таишевка. министрлар советы рәисенең урынбасары Мансур Хәсәновка. обкомның идеология бүлеге мөдире Ренат Харисовка төбәп әйтәм Әлфия Афзалова белән дә шул ук хәл Гафу итсеннәр мине СССРның халык артистлары Шәүкәт ага Биктимер Рөстәм абый Яхин Азат ага Аббаслар Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалова алардан ким эшләдемени соң7 Әлфия ханым белән Илһам түрәләр өчен үги булып туганнармыни соң7 Нигә дәшми татар халкы7 Нигә бу ике олуг җырчыны якламый халык’ Шикаятьләр язарга бик оста бит тамашачы Гәҗитенә обкомына. ЦКсына хәтле язалар бер-бер чатаклык чыкса' Ә шәхесне яклап, олы-бөек ике җырчысына тиешен таләп итми татар халкы Әллә син чыннан да йоклаганмы, татар халкы1 Әллә син чыннан да бары тик кара эшче буларак кына кирәкме илгә7 Советлар Союзының иң кирәкле урыннарында, иң авыр эшләрне башкаручы халыкларның берсе син. татар халкы, нигә рухи азык та таләп итмисең7 Ни өчен культура өлкәсендә эшләүче улларыңны якламыйсың?
— Бөтен милләттәшләр яратып өлгергән әдәби кичәләр "Ядкарь». ШТМнар, колке кичәләре ни рәвешлерәк барлыкка килде7 Аларны оештыруда рәсми оешмаларның мәдәният .министрлыгының. Язучылар берлегенең. ВЛКСМ өлкә комитетының ярдәме тидеме?
— Ядкарьтә мине җитәкче итеп куйганда комсомол өлкә комитеты бюросы кешеләре Сиңа бездән нинди ярдәм кирәк7-—диделәр Уйлап тормастан. мин «Сездән миңа иң зур ярдәм —ул миңа комачауламау-.— дигән идем Аларның -ярдәме» тиде Ядкарь- өч ел да яши алмады, һәлак булды -Ядкарь- (ягъни үткәннәр мәрхүм шәхесләр турында якты истәлек вә хатирәләр) исемле бу иҗади берлек мәшһүр шәхеслә- ребезнең ядкарен күтәреп чыгу белән генә шөгыльләнмәде, яшь әдипләр, рәссамнар, артистлар вә композиторлар, музыкантларны үзара таныштыру, дуслаштыру белән дә мавыга иде Шуның нәтиҗәсендә шагыйрь белән композиторның уртак җырлары, либреттосы белән композиторның уртак операсы шагыйрь белән композиторның уртак ораториясе, күп кенә яңа драматургларның беренче пьесалары язылды «Мәкерле песи операсы (Луиза Хәйретдинова. Зөлфәт) -Кеше - ораториясе (Мирсәет Яруллин. Ренат Харис). Ростәм Мингалим. Гәрәй Рәхим. Нурихан Фәттахның беренче пьесалары махсус заказ белән язылдылар, ул пьесалар сәхнәләрдә куелды Фасил Әхмәт белән Разил Вәлинең «Ядкарь- җыры да, үзебезнең -Ядкарь"гә багышлап аерым заказ белән язылды
Әмма «Ядкарь*нең иң кызган чагында гына мине, үз теләгемә каршы, бу эштән (түләүсез эштән, үзем оештырган эштән) кудылар Бу сүзне мин аяк терәп әйтәм чөнки китмәскә тарткалашып карадым Ләкин комсомолның өлкә комитеты бюросы мине китәргә мәҗбүр итте Ул вакыттагы секретарь Василеңның әйтүенчә идеясе какшау кеше -Ядкарь кебек җитди тәшкилиятнең. яшь иҗатчыларның җитәкчесе була алмый икән Миннән соң «Ядкарь»нең җитәкчесе итеп Разил Вәлиңе куйдылар, аннан соң Туфан Миңнуллинны сайладылар Ләкин алар оештырган бер-ике кичәдән соң «Ядкарь дигән иҗади берләшмә яшәүдән туктады Өстәгеләр өчен бу иҗади дуслыкның кирәге булмагандыр, күрәсең Борынгылар әйтмешли Ядкарь--мәрхүмнең туфрагы нур булсын)
- Язучы, оештыручы, яшь сәнгать өчен лрш атучы Батулланың идея какшаулыгы нәрсәдә иде соң?
— Имеш Батулла советка каршы Мортаза- исемле бер хикәя язган, аны университетның тулай торагындагы шәкертләргә укыган Әйе булды укыдым Әмма ул советка каршы әсәр түгел «Идел-нең 1989 елгы 5 санында басылды Аяныч, могътәбәр И Гази абзый да теге вакытта бу хикәяне бомба кебек кабул итте Янәсе, мин бу хикәядә татар халкын урыска каршы котыртам икән Эш менә ничек хикәя — Казан ханлыгы җимерелгәч тә татар батырларының Мәскәү басып алучыларның изүенә көчләп чукындыруына каршы изге көрәшкә күтәрелүе турында Бу бер какшау идея янәсе Имеш мин берничә урында Мәскәүдәге Чайковский исемендәге зал сәхнәсеннән дә кырым татарларының нахакка куылуы, хокуксыз яшәве турында сөйләгәнмен Бусы да дөрес сөйләдем Менә шушы сөйләүләрем «крамола- булып минем гөнаһлар дәфтәремә* теркәлгән «Бүгенге заманда идеологик диверсия- дигән темага нотык сөйләүче лекторлар коллективтан-коллективка йөргәндә, җирле мисал өчен минем исемне еш атыйлар иде Имеш. Батулла милләтчелек таратырга тырыша әкиятләрендә балаларга зыянлы фикерләр үткәрергә маташа Шулай итеп мин өстәгеләр генә түгел Язучылар берлеге җитәкчеләре өчен дә бер «шыксыз үрдәк бәпкәсенә әверелдем Әле дә булса шул тойгыдан аерылганым юк Кешеләр дә алмашынды башка заман да килде кебек әмма мин өске оешмалардан һаман «күсәк- көтеп яшим Бер өйрәнгәч һаман кыйнарлар сыман
Шулай итеп нәшрият гәҗит-журнал радио-телевидение мөхәррирләре минем һәр хикәядән әкияттән һәр сөйләгән сүземнән тел төбе, киная ягъни идеологии диверсия эзләргә-табарга дучар иде Дүрт ел китап чыгара алмадым Гәҗит-ж у риалларда хикәя түгел исемем кергән мәкалә дә басылмый иде диярлек Чыкканда да кыскартылып алны-артны. уңны-сулны карап кына чыгаралар иде Социалистик Татарстан-да Колакчын Тайфи- исемле бер әкиятемне басканнар иде дә. ул тагын кара кайгыга әверелде Бу әкияттә Таифи исемле төлке баласы үзенең ата-анасын. туганнарын аучылар
га сатып тушена калай аса. тора-бара үзе дә эткә әверелә Ләкин соңра аны аучы, төлке дип атып үтерә Кемдер шушы әкияттә дә диверсия тапкан Имеш бу әкият обком секретаре Табеев турында икән' Редакциядә баш редактор кара буран куптара Шуннан соң инде мин ул гәҗитәгә бөтенләй кермәс булдым
Матбугат ишекләре борын төбендә ябыла торгач мин телевидениедән балаларга әкият сөйләүне ешайтырга булдым Әмма кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый дигәндәй телевидениенең баш мөхәррирәсе Әминә Сафиуллина да минем әкиятләрдән ■ фетнә» эзләп тапкалый башлады Бәлки, аңа табып биргәләгәннәрдер Бер әкиятне экранга чыгарыр очен мин ун әкият язарга мәҗбүр идем Иҗат стимулы өчен бәлки Әминә ханымга рәхмәт әйтергә кирәктер1 Әкиятендә бүгенге тормышка киная бар!- — дип китергән бер әкиятемне баш редактор бора да тора < Кинаясез әкият булмый бит инде'■— дим
Юк' Шуннан миң иң кечкенәләргә кинаясез әкиятләр яза башладым Барыбер табылды киная Телевидениедән сөйләгән озын бер әкиятем Тычкан баласы Чикыл-да. имеш мин -Мыек Мырый патша- дигән булып — Сталинны -Мырхыл Дуңгыз патша- дигән булып — Хрущевны. -Йөнтәскаш Маймыл патша - дигән булып — Брежневны мыскыл итәм икән
Шулай итеп, әкиятләр тапшыруы да төртелеп калды Мин бу мөхәррирләрне гаепләмим Бу әйтүләрем зарлану түгел, менә мин ничек кыен яшәдем, дип батыр булып күренергә дә теләмим Ихтимал баш мөхәррирләргә өстән күрсәтмә булгандыр Кара исемлек дигән сүз бар халык телендә Әнә шул -кара исемлек тә ул елларда Салих Баттал белән Батулла даими пропискада булды
Идеямның какшавына тагын бер хикәям сәбәпче булды («Монар- - -Мираж-) Әлеге хикәядә ике шофер ягулыксыз һәм ризыксыз чүл уртасында адаша Хәлдән тайган юлчыларга мираж күренә, матур шәһәрләр, агачлыклар, чишмәләр рәхәт тормыш Берсе алдаучы монар икәнне белгән килеш икенчесе шул монарга ышанып баралар да баралар Ялганга баралар, матур ялганга Барган саен һәлакәткә якынаялар
-Куян баласы Нуян» әкиятеннән дә табылды -диверсия - Зәки Нури әйтүенчә, өстәгеләргә бу әкият бер дә ошамаган. Шамил Рәкыйп тә шул сүзләрне әйтте Имеш, мин кыр куяннары белән йорт куяннарын сөйләштерәм дә. иреккә омтылучы кыр куяннарын мактыйм хөкүмәтебезгә йон-ит бирүче йорт куяннарын яманлыйм икән -Үзегезне суеп, тирегезне туныйлар»,—ди кыр куяны кроликларга
Тора-бара минем юл -Ялкын* журналына да шартлап ябылды Унбиш ел бу журналда җомлә дә бастыра алмадым
-Ядкарь» үтерелгәч, Шаяннар-Тапкырлар мәҗлесе (ШТМ) дип аталган сатирик кәмитләр, пародияләр, һөҗүмнамәләр театры оештырдым Бик кызык кичәләр иде ул Халык ике сәгать буе күзеннән яшь чыкканчы көлә Халык көлә, ә мин икенче көнне җылыйм Җә бер сүз кыек әйтелгән җә бер мәзәк-кәмиттә ниндидер киная киткән Ул кичәләрне әзерләү ике-өч ай вакытны ала, сценариесен үзем язам, артистларны табып. үзем алар белән кәмитләр тәкърарлыйм. кичәне үзем алып барам Артистлар да музыкантлар да. рәссамнар да гел бушка эшлибез Рәхмәт очен эшләмибез дә бит рәхмәт урынына кыен күрүләре дә рәхәт түгел иде шул' Ул вакытта идеология җитәкчесе Мөдәррис Мусин, аның ярдәмчесе Ринат Закиров иде Бу ике кеше мине обкомга ча-кырып -Күп эшлисең син. Батулла*.— дип күңел очен генә булса да җылы сүз әйтмәде Кечкенә бер мәзәк очен дә. чүпкә дә тормаслык бер ялгыш сүз очен дә чакырталар, пешерәләр, анысына атлыгып торалар иде шикелле
Ибраһим Гази бер җыелышта Чаллыда егерме биш мәктәп ачылганын горурлык белән сөйли башлады Мин урыннан
— Ничәсе татар мәктәбе Ибраһим абый’— дип кычкырдым
Берсе дә татар мәктәбе түгеллеген ботен кеше белә, әмма И Гази сөйли бирде имеш, татар класслары, фәлән-төгән Шуннан халык шаулаша башлады Туфан Тиң- нуллин. Рәдиф Гатауллин, мин берьюлы кычкырдык
- Демагогия белән шөгыльләнмәгез. Ибраһим абый' — дидек
Минем ярык тавыш катырак чыккандыр шул. обкомга «мунча кертергә- үземне генә чакыртып алды М Мусин
1970 елда мин Л Брежневка ике телеграмма суктым Ул телеграммалар Казаннан ары киткәндер дип өметләнмим Әмма бу эш тә Мусин игътибарыннан читтә калмады Чакырдылар Телеграммаларның берсе - яшь язучылар өчен журнал сорау, икенчесе татар архитектура җәүһәре Әҗем мәчетенең тулай торакка әверелдергәнлеге турында иде
Дөресен әйтим. И Гази. 3 Нури. Г Ахуннар Язучылар башында торганда миннән гел идея чатаклыгы гына эзләп маташтылар Ихтимал, бу минем шикчәнлегем генәдер һәрхәлдә миңа шулай тоела иде Бәлки аларга да өстән күрсәтмә .кара исемлек* төшерелгән булгандыр’ Юкса, ничек аңлатып була менә бу хәлне Җәмәгать эшләрендә җигелеп эшләп тә. телевидениедән бихисап әкиятләр сөйләп тә. хикәясен язып, пьесасын куйдырып торсам да культурабыз өчен шәкертләр әзерләү белән еллар буе шөгыльләнсәм дә. олы докладларда Батулла дигән язучының иҗаты ник бер телгә алынсын' Язучылар олау-олау төялеп тугандаш җөмһүриятләргә кунакка йори. РСФСР. СССР язучылары корылтайларына барып аралашалар элемтә урнаштыралар Мин исемлеккә кергән очракта да кайдадыр остә исемемне сызалар иде Шулай итеп 1985 елда гыш< заманалар үзгәрә башлагач кына. Батулла «Татарстанның атказанган сән-гать эшлсклесе• дигән исем алды Бу сүзләр миңа гына кагылмый Торгынлыктл кәкре
идеология белән шөгыльләнүче аппаратчылардан зыян-зәхмәт күргән шәхесләр бер мин генә түгел
— Торгынлык чорын аңлау, ул чорда яшәгән намуслы шәхесне күзаллау очен Сезнең «Алып батыр .«апаралары» бик тә гыйбрәтле әсәр. Аны иҗат итүегез ничегрәк башланды7 Хәзер ул әсәр буенча берәр телевизион фильм эшләргә дәртегез юк.чы?
— Бу сүзләремнән соң мине тыйнаксыз димәсеннәр, зинһар Тыйнаксыз булырга мине әдәби тәнкыйтьнең иҗатыма карата сукырлыгы, ялкаулыгы мәҗбүр итә Бу әсәрне мин боек теләк белән яздым Татар укучыларына татар халкының, татар батырының язмышын күрсәтәсем килде Алып Бәргән батыр халкы очен нинди генә җәфалар, кыенлыклар күрми ләкин барыбер ул үзенең туган илендә чит-ят булып, фаҗига кичерә Бу әсәр моннан ун ел элек басыла алмас иде. басылса да аны сүгәргә атлыгып торучылар булыр иде Хәер, әсәр тәки игътибарсыз кала килә Игътибарсызлык сүгүдән дә яманрак Рәхмәт Рәниф Шәрипкә. ул җылы сүз әйтте Ләкин әсәр әле һаман сез тәнкыйтьчеләр тарафыннан тикшерелмәгән Ул бит татар халык әкиятләре нигезендә язылса да. татар әдәбиятындагы оригиналь әсәрләрнең берсе дип уйлыйм Әгәр бу тыйнаксызлыгым белән разый булмасагыз. иптәш тәнкыйтьчеләр, киресен язып чыгыгыз Минем үземне аңлар очен. иҗатымны тулырак күзаллау өчен өч-дүрт әсәремне уку да җитә ’Алып батыр маҗаралары Юл буенда зәңгәр чәчәкжең тулы нөсхәсен. 'Акбүре- повестен һәм Тукай турындагы Сират күпере- исемле драманы «Алып батыр» ул әдәби киносценарий шәкелендә язылган Әлбәттә, аның экранга чыгарга хакы бар Әмма кем ул фильмны төшерергә алынсын да, кем ул чыгымнарны капласын? Сүз ияр.» сүз чыккач, әйтим Бездә киночылар оешмасы бар киностудия бар Башкортстанда базарның берсе дә юк әмма Уфада нәфис фильмнар студиясе ачылды Без — татарлар йоклаган шул, йоклаган1 Безнең әле олы-исән шәхесләребез турында планлы рәвештә документаль фильмнар дә төшерергә тотынганыбыз юк Юкса бу эшнең башы обкомнан чыгарга тиеш иде дә бит
- Сезнең элек язылып та буген дә дөнья күрә алмаган әсәрләрегез баржы? Алар- ның вакытында чыкмавына конкрет гаеплеләр кемнәр7
— СОҢГЫ елларда минем әсәрләрне басмыйлар, дип зарлана алмыйм, язганнарым дөнья күрә тора Әмма узган ел язылган ике зур мәкаләмне бөтен редакцияләрдән дә бордылар Мәкаләнең берсе Татарстанда милли культураның торышы-, икенчесе «Бүгенге шовинизм турында - дип атала. Бу мәкаләләрне басарга бер генә редактор да җөрьәт итми
— Дилык, демократия әле дә бәхәсле мәсьәлә?
— Демократия гомер буе бәхәсле эш булды инде ул Россиядә Ун-егерме еллар элек язылып та. редакцияләр тупсасын күп мәртәбәләр атлап кереп тә. кире чыгарылган, китапларымнан гел төшерелә килгән хикәяләрем әле дә булса дөньяга чыкканнары юк Алар ике дистәгә якын Күптән түгел бөтенесен дә -Идел<гә керткән идем Өч хикәяне алар басты Калганнарын кире борды Хәзер ул хикәяләр «Казан утлары»нда. Нәтиҗәсен көтәм Ә гаеплеләр мәсьәләсенә килгәндә редакторлар элек өстән ни кушсалар, шуны үтәүче җепле курчаклар иде Ул хикәя-әкиятләргә «отказ» язган кешеләрнең исемнәре язылган Үзләренең кулы белән И Газида. Ш Маннурда. Я Халитов та. Р Хафизова да. Җ Тәрҗеман да тагын бик күпләр тамга салган Өстән кушмасалар да ихтимал редактор-рецензентлар бу әсәрләрне бүтәнчә аңлаганнардыр.
— Буген Сезне культура министры итеп куйсалар, эшне нәрсәдән башлар идегез? Безнең мәдәниятта иң ашыгыч башкарасы эшләр нинди?
— Татарстанда культура министрлыгының абруе юк Шуңа күрә мөмкинлекләре дә юк Ихтимал мөмкинлекләре булмаганга абруе юктыр Культура министрлары мин бе- лә-белгәннән бирле өлкә комитеты министрлар советының йомышчысы сыйфатында гына яшәде Министрлыкның акчасы да аз бугай Шуңа күрә мөмкинлекләре юк Министр Алиев эшләгән заманда, мәсәлән, мин бу оешмага бик күп мәртәбәләр «Миниатюралар театры оештырыйк әле филармония каршысында- —дип бардым Әмма культура министрлыгы бу эшне эшләргә теләмәдеме, эшләргә кушмадылармы шунысы чын әһәмиятле бер эш шулай туктап калды Бу йомыш белән мин культура министрларына 1963 елдан бирле йөрдем Бифайда Бер карауга вак кына булып күренгән эшләрне дә министр тикле министрның обком белән киңәшмичә эшләрлек мөстәкыйльлеге булмаганын мин үз күзләрем белән күргәләдем
Татарстанга Союз статусы алынмаса. татар теленә чын хокук бирелмәсә. министр берни дә эшли алмаячак Икенче мөһим нәрсә — кадрлар җитмәү Татарча белүче режиссерларга. татарча белүче сәнгать укытучыларына, музыка белгечләренә кытлык Бүген ни Мәскәүдә, ни Ленинградта Татарстан өчен укып ята торган режиссер юк.
— Соңгы еллар тормышыбызда Сезне нәрсәләр куандыра7 Нәрсәләр борчый7
— Әз-мәз булса да илдә үзгәреш бар инде ул Сүз сөйләргә мөмкин Ләкин әйтелгән җитди сүзне санга сукмау да бар АЭС мәсьәләсе әле тамырыннан хәл ителмәгән Мәскәү татар халкының фикерен инкарь итә Юмалап, алдап куйдылар да, шыпырт кына һаман атомның оясын төзеп яталар Татар халкының иң куе төбәгендә коточкыч зур бомба булачак Татар халкының көннән-көн сәрхүшкә әйләнә баруы, китапка хөрмәтнең кимүе арзан-очсыз тамашаларга дәррәү йөреп тә. уйландыра торган шәп спектакльләргә йөрмәве ■ Карурман-га түгел, бер күзәнәкле зимагур җырларына күбрәк тартылу — бар да борчулы уйлар.
— Ничек уйлыйсыз милләтләрнең ирекле булырга тиешлеге безнең илдә нишләп бик тә. бик тә акрын аңланыла7
— Сталин шовинизмны дәүләт-хөкүмәт сәясәте дәрәҗәсенә күтәреп калдырганга Бер партиялелек деспотизмга илткәнгә Ленинның дорес идеяләрен тырнак очы чаклы да үтәмәгәнгә Җитәкче оешмаларны карьеристлар караклар басканга
— Тукайча сорауны куйсак, нинди җавап әйтерсез татар халкы үлгәнме. әллә йоклаган гынамы’’
— Татар үлмәгән әле. йокламый да Татар халкы мәрткә киткән Мәрттән уянырмы юкмы — билгесез Болай барса тиз генә уяна алмас
— Хәзер татар милләте исән калсын дисәк, нәрсәләр эшләү мөһим дип саныйсыз'
— Союз статусы, татар теленә дәүләт теле дәрәҗәсе бирү Татарстанны мөстәкыйль җөмһүрият итү
— Безнең яшәүнең бик куп яктан рәте китте Аны каян, нәрсәдән башлап рәткә кертергә момкин дип саныйсыз'
— Системаны тамырыннан үзгәртергә Ягъни боерык, янау, куркыту, ришвәтчелек. талау системасын үзгәртергә Илгә тобәкләп-тобәкләп. тармаклап-тармаклап чит ил капиталын кертергә Япун. Алман Америка Финляндиядән осталар чакыртып биш-ун ел безгә эшләтергә һәр ике ягына үзебезнең яхшы кадрларны куеп өйрәнергә. Бетен илләр белән иркен сәүдә итәргә, игенчене ипигә хуҗа итәргә
— Сез партияле кеше түгел Ни очен Сез партиягә кермәдегез7
— Өстән ни кушсалар, шуңа ләббәйкә торучылар тарафыннан партиядән куылганга караганда, партиягә кермичә яшәү мең өлеш әйбәтрәк Салих Батталны — каһарман очучы, шәп язучыны шундыйлар партиядән чыгарганга1
— Партбилет ташлап партиядән чыгучылар батырмы, әллә куркакмы''
— Намуссызлар' Мин менә партбилетымны ташлап партиядән чыктым дип мактанучыларны соймим Андыйлар үзләренең мәсләксез-буынсыз икәнлекләрен ике тапкыр исбат итә түгелме соң7 Ни очен ул башта партиягә кергән7 Карьера эшләп булмасмы. дипме7 Әллә кыстагангамы, әллә бернәрсә дә аңламыйчамы7 Ничек кенә булса да бу - мәсләксезлек Партия кешеләренә кыен вакытлар җиткәч андыйлар партбилет ташлый Җиңел юл эзләп йөрүчеләр түгелме соң алар7
— Җитәкче урыннарга партиясез кешеләрне куярга ярамаган торгынлык елларында Сезне, партиясез кешене, ике тапкыр ике профессиональ театрга (курчак театры һәм Тинчурин театрына) баш режиссер итеп куйдылар Моны ничек аңларга7 Сезгә аеруча ышаныч күрсәтү дипме?
— Башка вариант булмаганга, ягъни кадрлар җитмәү аркасында гына
— Сезнеңчә, бүген Тукай рухына тугрылык - ул нинди сыйфатларны дәвам итү дигән суз?
— Тукай татар халкының үзанын-горурлыгын уятыр өчен ике ысулда ижат иткән Башта ул татар халкының бөеклеген, эшчәнлеген алга сөргән Аннан тотып чабаклаган татарның мескен фәкыйрь надан, алданучан булуыннан әче итеп көлгән Бүген Тукай исән булса, ни язар иде7 Һаман шул — татарның сәрхүшлеге. наданлыгы ләб- бәйкә-кол булуы үзенә тиешлесен дә таләп итә алмаслык куркак булуы хакында язар иде Мәскәү куштаны булып рәхәт сөрүче җитәкчеләр, депутатлар турында сатира язар иде Тукай Мотәшагыйрьләр. татарча белми торган татар артистлары тагар халкының фаҗигасен күрсәткән трагедияләр яза алмаган драматурглар, бер дога белмичә күкрәк киереп Корьән сүгүче ялган атеистлар. Россия өчен сугышканда арыслан кебек сугышып тынычлыкта аттан артык эшләп тә мәхлукъ хәлендә яшәгән татарлар турында хәтәр язар иде Тукай
— Татар әдәбиятына үсү өчен бүген нәрсәләр комачау итә7 Җәмгыятьтәге факторлар һәм әдәбиятның уз эчендәге сәбәпләр7
— Әдәбиятыбыз дөньякүләм милләткүләм фикерләүгә мохтаҗ Кинаяле фәлсәфи әсәрләр мәктәбе юк Бу мәсьәләдә проза да. драматургия дә татар шигыреннән бик нык артта Татар язучылары бер генә телле, үз теленнән башка алар бары тик урысча гына укый ала Үз телен тирәнтен-киңентен белгән татар язучылары күп түгел Корама телдә сөйләшәбез, корама тел белән язабыз Утызынчы-утыз җиденче елларда һәлак булган әдипләребез дүрт-биш тел белгән Дөнья әдәбиятын алар оригиналда укыган Без урысчага тәрҗемәдә булса, укыйбыз, булмаса. хуҗабикәсенең ишектән чыкканын тилмереп, мөңгереп көтеп торучы бозау кебек. Мәскәү итагатен көтеп ятарга мәҗбүрбез Элек Орынбур. Уфа. Ростов-Дон. Хналыннан бөтен Россиядән татар мә- дәниятына көчле шәхесләр җыелган Хәзер ул чишмәләр корыды Тел-әдәбилт-сәнгать буабыз тынчый Кайбер органнар Язучыларны җитмеш ел буена куркытып яшаде Бу куркаклык буыннан-буынга күчеп, безнең канда да утыра Куркак кеше кыю әсәр яла алмый Масэлән. татарда Платонов белән Булгаков күренми әле
Иң яраткан язучысыз кем? Ни очен нәкь менә ул'
— Гамил Афзал Ул бөтен ләббәйкәләрдән азат Куштанлык аның кан дошманы. Гамил ага чын сатирик Олы гражданин каһарман'
— Тирле жанрларда иҗат игү бер-беренә комачауламыймы7
Җитәкче урында утыручы бер каләмдәшем миңа әйткән иде «Син Батулла чочеләсең Бер генә кадакка суккан булсаң, син алла кийчан әллә кем була идең инде-. диде Дөрес, мин күп жанрлар белән эш итәм Ягъни сигехтәп -кадакка берьюлы сугып* азапланам хикәя (балалар, олылар очен). повесть (балалар, олылар өчен), пьеса (балалар, олылар өчен), әкият (балалар, олылар өчен), укытучы режиссер, тарихи вакыйгалар җыючы төлевиаиончы. кнчалар оештыручы К<н казучы тнронг<
Киңгә чәчүче игенче дә бар Игенчене «Ни вчен тирәнгә казымыйсың, коечыны: нигә киңлеккә казымыйсың7»—дип сүгү бик акыллы эш булмас иде Алар икесе дә бик кирәк Бер кадакка сугып кәкрәйткәннәр дә күп Ун кадакка сугып эш майтарганнар да җитәрлек, шекер Тик тормаска, йокламаска гына кирәк, сугарга кирәк Шул
— Татар әдәбиятына соңгы елларда килгән яшьләрдән кайсыларына бигрәк тә өмет баглыйсыз? Ни өчен?
— Мин әйтәчәкләрне яшь язучы дияргә дә читен инде Алар олгергән әдипләр Безнең каләмдәшләребез Фәүзия Бәйрәмова. Ләбиб Лерон Газинур Морат. Ркаил Зәй- дуллин Зиннур Хөснияр. Нияз Акмал. бертуган Золкарнәйләр. Татарстан яшьләре«н чыгаручы яшь журналистлар Бу кешеләр әдәбиятны үземчелек күрсәтү мәйданы итеп түгел, халыкка хезмәт итәр өчен сайлаган
— Сезнең дингә мөнәсәбәтегез нинди? Җанның мәңгелегенә ышанасызмы?
— Динсезлектән денсезлеккә — бер адым Динсезләр дин таптап, ил белән идарә иткәндә денсезлек урамга чыкты Аллаһка табынган кеше җанның мәңгелек икәненә, һичшиксез ышанырга тиеш.
— Бөтенсоюз мәйданына чыгуга Сез ничек карыйсыз? Татар әдәбиятының илдә аз билгеле булуына төп сәбәпләр нәрсә икән7
— Нигә аз билгеле булсын әле татар әдәбияты7 Ел саен диярлек тугандаш телләрдә антологияләр чыга тора Мин әдәбиятны белә-белгәннән бирле 'Правда’. «Лит- россия Литгааета-да Мәскәү һәм башка нәшриятларда татар язучыларының әсәрләре гел чыга килде 3 Нури Ә Ерикәй М Садри. Г Ахун. В Нуруллин. С Хәким. Р Файзуллин. Р Харис Г Рәхим. Р Гатауллин. Ә Гаффар Ә Баян әсәрләре Мәскәү- дә. тугандаш халыкларның нәшриятларында чыкты. Такташ. Туфан әсәрләре дә. Тукайның күп шигырьләре дә Моран. Мартынов. Ахматова кебек яхшы шагыйрьләр тәрҗемәсендә дөнья күрде Т Миңнуллин Ш Хөсәен Р Мингалим. Батулла язган пьесалар ил театрларында дистә еллар уйнала Чыгуын чыкканнар, уйналуын уйнала Әмма тиешле дәрәҗәдә күтәрелмәгәннәр Тәнкыйть күрмәгән, әллә күрергә теләмәгәнме7 Сезнең сорауның беренче өлеше минем җен ачуымны чыгара Ашарга ите. кияргә ыштаны булмаган кешенең бурычка кереп машина алуы яки. илендә тәртип булмаган көе. Галәмгә миллионнар очырган тиле дәүләт кебек, Татарстандагы, ил буена чәчелгән халкыңның теле бетү алдында торганда. Мәскәүдә урысча китап чыгарып. Бөтенсоюз күләмендә танылырга теләгән язучының язучылыгы да шул — ташка үлчимдер инде! Үз халкында мәшһүр булу җитмәгәнме7 Бу беренчел мәсьәлә түгел Үз йортыбызда хезмәт итик әле. аннан соң чыгарбыз1 Бөтенсоюзга гына түгел. Бөтендөньяга!
— Язучы белән власть ияләре арасындагы мөнәсәбәт нинди булырга тиеш, дип саныйсыз7 Бу мөнәсәбәтнең хәзерге хәленнән Сез канәгатьме?
— Обком өчен — язучы- түгел. -Язучы өчен —обком» йөргәндә генә кайбер нәтиҗәләргә ирешеп булыр Аның өчен җитәкченең шагыйрь җанлы булуы шарт
— Мао-Цзе-Дун да шагыйрь.
— Димәк, аның шагыйрьлеге шул хәтле генә булган.
— Сталин дә шигырь язган, диләр
— Сталин ни генә язмады да, ни генә эшләмәде7 Ул бөтен өлкәдә дә «белгеч» иде һәр язган бәндә — шагыйрь, һәр язылган тезмә шигырь була алмый Дөрес, патша белән шагыйрь икесе бер шәхестә булган очраклар да аз түгел дөнья тарихында Бабур солтан шәп шагыйрь, сәнгать сөюче сәнгатьне үстерүче хаким Мөхәммәт Әмин хан да шагыйрь Ниһаять, менә безнең шагыйрь Ренат Харис та Обкомда, бик мөһим бүлектә эшли башлады һәр шагыйрьгә үзенең чын шагыйрь икәнен исбат итәр өчен язмыш бер генә форсат бирә Ренат Харис үзенең шагыйрь икәнен шигырьләре белән исбат иткән кеше Шушы шагыйрь халыкның иң авырткан җирләрен дәваларга алынырмы1’ Шагыйрь җитәкчегә буйсынып калмасмы7 Әллә җитәкче шагыйрьнең фикеренә колак салырмы7
— Хәзер нинди яңа әсәр иҗат итәсез?
— Казан ханы Үтәмеш Гәрәйнең анасы Сөен бикә турында язам Хода кушса, сәламәтлегем булса, бу ел -Казан утлары-на тапшырырмын дип өметләнәм Әсәр тәмамлану алдында.
— Иң зур теләгегез нинди?
— Мин егерме сигез яшемдә генә дөньяны хәзерге юнәлешендә аңлый башладым. Шул елдан бирле мин тәкъдиремә (Аллаһка дип аңлашылса да ярый) өч теләк теләп ялварам гаиләмдә тынычлык булсын иде. иҗатым кулга тотып карарлык булсын иде. татар халкы тулы хокукка ирешсен иде Аллага шөкер күз тимәсен, өемдә тынычлык нур вә җылылык Шөкер, иҗатым да бик фәкыйрь түгел кебек Басылган әсәрләрем йөз илле табак Унҗиде китап чыгарганмын, унбиш пьеса куйдырганмын, режиссер буларак, профессиональ сәхнәдә егермедән артык спектакль’ куйганмын, ике йөзләп телевизион тапшыру эшләгәнмен, укытучы буларак, унөч ел эшләп, биш чыгарылышның җитәкчесе булганмын Алдагы ун ел «чен әсәрләремнең җиде томлыгын әзерләп куйганмын Әмма мин барыбер үземне тулы бәхетле, дип әйтә алмыйм, чөнки минем өченче теләгем һаман үтәлмәгән килеш кала Татар халкына мөстәкыйльлек, тигезлек теләвем фәрештәнең «амин- дигән чагына туры килмәде бугай Җиде миллион татар хокуксызлык киртәләре эчендә яши Бу дискриминацион сәясәтне бары тик Союз статусы алу һәм татар телен дәүләт теле итү белән генә бетереп булачак.
— Азәрбайҗан — Әрмән мәсьәләсе турында
— Бөек Ватан сугышы алдыннан совет гаскәрләренең Финляндиягә басып керүе.
илле алтынчы елда Мажарстанга басып керүе, алтмыш сигезенче елда хәрбиләрнең Чехословакиягә тыкшынуы Әфганстандагы җинаятьләр — бөтенесе да шул илләрнең халыкларына -ярл-м әләме астында эшләнде Вөҗданы уяу шәхесләр бу баскынчылыкка нафгәа белдерде Евтушенко Солженицын Сахаров һәм башкалар
Азәрбайҗандагы бу хәлләр — икенче Әфганстан. дип саныйм Гөнаһсызлар коралсызлар. үз хокукларын яклаучылар һәлак була Вөҗданы уяу булган һәр ватандаш бу җинаятькә каршы көрәшергә тиеш
— Татар әдәби теленнән сез канәгатьме''
— Татар әдәби теле елдан-ел фәкыйрьләнә Әдәби телебез базар теленә якыная Дәрдемәнд сүз төрләрен базардан, урамнан эзләргә киңәш иткән дә бит әмма ул заманда базарда өч-дүрт тел белгән кеше Тукайны яттан бикләгән кеше гәҗит-журнал- ларны битен-биткә укып барган кешеләр булган Тел күрше телләрдән табигый рәвештә кергән сүзләр хисабына баерга тиеш Чит телләрдән кергән сүзләр белән пычранырга. чүпләнергә түгел, баерга тиеш Без өй урынына «дом» дип -мәктәп» урынына «ышкул» дип сөйләсәк, тел баемый, пычрана гына Якында гына, мине дә кушып сөй- ләгезсәнә. дип тилмерешеп торган татар сүзләре булганда, аларны эзләп табарга иренеп. тупас рәвештә урыс-европа телләрендәге сүзләрне кулланабыз Шундый сүхчәр белән матбугат, радио-телевидение эфиры тулган Бу эштә иң беренче язучылар журналистлар алда бара Ярыш-бәйге урынына -турнир» китә -Габдулла абый» урынына ■ Абдулла Шарифжаныч» калка >С легким паром нан «җиңел пар белән» -с праздником »нан -бәйрәм белән»нәр килеп чыга Бу эштә галимнәребез дә ялкаулыклары аркасында бик тырыша, сөйләм телдә көн саен кулланыла торган сүзләрне сүзлекләргә кертергә иренәләр Соңгы елларда чыккан сүзлекләрдә «дәстәрхан — бәйрәм табыны- >салҗа — соус» һәм башка бик күп сүзләр юк Профессор Ганиев җитәкчелегендә чы-гарылган «Татарча-русча сүзлектә» (ул турыда матбугатта язылды) адәм әйтеп адәм ышанмаслык җитешсезлекләр тулган -Аборт-ның татарчасы халык телендә дә әдәби телдә дә «корсак тешерү» түгелме’ -Абсолют» сүзен -мотлак» дип язып булмый идемени’ «Абсурд» сүзенә дә якын тәрҗемә эзләргә иренгәннәр иптәш галимнәр -имән- геч» сүзе белән, искәрмә биреп булса да язарга иде Сүзлекнең беренче битеннән башланган шушындый «абсурд-имәнгеч» күренеш китапның азагынача дәвам итә Рәсми мәгълүматка караганда, татар халкының 20-30 өлеше үз телен белми Белгәннәрнең яртысы телне корама сөйләм теле буларак кына белә
— Батулла ага. Сезне әүлия кеше, дип әйтергә була Момнан утыз-утыз биш еллар элек Сел "крамола■ сөйләп, ягъни дөресен әйтеп, ялгыш юлдан барабыз, дип язган кеше Сез сөйләгәннәр килеп җитте Моңа мисал итеп «Мираж», Тимерҗан- исемле хикәяләрегезне атау да җитә Утыз ел элек әйтелгәннәрне хәзер партия үзе дөрес саный Димәк, киләчәктә ни буласым утыз ел алдин күргәнсез Шул турыда әйтергә тырышкансыз Димәк. Сез бүген дә ун-егерме елдан ни булачагын алдан әйтә аласыз
- Горбачев партия башында иң беренче олы эше итеп аракы белән көрәшә башлагач та, мин дусларым л ■иттем ахыры юньле бетмәс моның, дидем Аракыны кыйбатлату аны сирәк кенә сатуга чыгарып кеше сугыштыру иң әүвәл олы спекуляциягә илтә Бу спекуляциядән элек тә бай булган сатучылар файда күрәчәк Бу фәгалият уртача хезмәт хакы алганнарны кимсетү, аларны тагын да фәкыйрьләндерү сәясәте иде Бу акылсыз эш өч катламга китереп сугачак иң башта эшчегә, интеллигентка крестьянга Аракы өчен чиратта сугышучыларга карап сатучылар һәм түрәләр үзләрен тагын да канәгатьрәк хис итәчәк Аларга бәя артты ни дә. артмады ни Аларга аракы булды ни дә. булмады ни. аларга эчемлекне өйләренә китереп куялар Милли мәсьәләдә үзара чуалышлар, сугыш башлангач та корал танк, автоматтан башка чара табыл-мады Бусы инде аракы мәсьә-ьхеннән дә куркынычрак Монда шовинизм дискриминация исе аңкый Бәс дидем, илдә гражданнар сугышы башланачак Ул вакытта әле Үзбәкстанда да. Азәрбайҗанда дп бу хәлләр юк иде. Алгарак эш уңай якка үзгәрмәсе, халыклар иреккә омтылачак бу омтылышны безнең хөкүмәт хулиганлык, экстремизм усал милләтчелек дип бәяләчәк һәм яхшылык эшләү йөзеннән, бу халыкларның азатлыкка омтылышын кан белән бастырачак Шулай итеп Россия халыклар төрмәсе булудан туктамаячак Тефү-тефү берүк алай була күрмәсен, әлбәттә'
— Хәзерге каләмдәшләр-. »з.-ә иң моһим теләкләрегез нинди’
— Татар халкына үзен саклап калыр өчен дүрт Йөз утыз сигез елга өч тапкыр мөмкинлек бирелгән Пугачев күтәрелешеннән соң Әби патша дин иреге биргән Дин аркасында тагар халкы бик нык тернәкләнгән, оешкан, ныгыган 1905 нче елдагы инкыйлабтан соң татар иркенлек алган, 1905-1923 еллар татар халкының милләт буларак камилләшкән заманы Һәм менә хәзерге заман Бу форсатны без ычкындырсак кабат беркайчан да халык милләт була алмаячак Рәсми мәгълүматларга караганда татар телен туган теле санаучы кешеләр елдан-ел кими бара Бу эш шушы тихчектә барса иң күбе илле елдан татар теле гамәлдән чыгып, үле рәтендә калачак Без рәхимсез цЬнзуря кылычы астында иҗат юлы башладык Сез яшь каләмдәшләр иркенрәк чакта язасыз Көрәшкә атылыгыз һәр шигырь һәр эш. һәр яну халык мәнфәгате өчен, татар телен саклап калу өчен мәктәпләрне киңәйтү өчен булырга тиеш Үзегезгә таләпчән һәм халык өчен кирәкләрне дә таләп итәрлек кыю булыгыз'
Әңгәмәне әдәби тәнкыйть бүлеге мохәррире Мансур Вәлшев алып барды

Реклама