ТАТАРЛАР КОРЕЯДА


Татарларның Ерак Көнчыгышка күчеп китүләре XIX йөзнең соңгы — XX йөзнең әүвәлге елларында башлана. Боларның күпчелеге Пенза һәм Тамбов губерналарында яшәүчеләр була. Анда игенчелек белән шөгыльләнер өчен җан башына туры килгән җирнең азлыгы, кәсеп итәр өчен бүтән мөмкинлекләрнең дә тарлыгы аркасында, милләттәшләребеэнең байтагы Көнчыгыш Кытай тимер юлын салуда бәхетен сынап карарга сдфәр чыга. Яңа төзелә башлаган тимер юл буендагы Кытай шәһәрләре Маньчжурия, Хайлар, Харбинда әнә шулай татарлар да оя кора башлый. Кыска гына вакыт эчендә алар монда сату-алу эшенә дә керешеп китәләр.'
Россиядә революция булу һәм гражданнар сугышы кабыну мондагы тормышка да, шул исәптән, татарлар хәятенә дә тәэсир итә. Гадәти багланышлар җимерелә, сәүдә сүлпәнләнә. акча бәяләре буталып бетә Революция һәм сугыш дулкыны Кытайга Мөһаҗирләрнең яңа төркемнәрен алып килә Алар арасында төрле төбәктән купкан төрле катлам вәкилләре — шәһәр һәм авыл халкы, байлыгыннан колак каккан кешеләр дә, эшчеләр, игенчеләр, приказчиклар, укытучылар, хәрбиләр дә — төрле караштагы затлар күп була. Аларның һәммәсенә хас бер уртак сыйфат фәкыйрьлек икәнен «Ерак Шәрык» (1924, 2 сан) газетасында басылган «Качаклар, сыену дәверләре» мәкаләсе дә раслап тора.
Тормыш никадәр авыр һәм караңгы булса да, аны дәвам итәргә кирәк. Шул сәбәптән, бу кешеләр дә кәсепкә керешә. Маньчжуриядә шартларның яхшыруына өмет итмө- гәнлектән. күпләр Япониягә юл тота Монда да аларның хәтсезе сәүдә эшенә алына. Әмма Япониядә 1921 елда җир тетрәү татарларга да зур зыян китерә, кайберәүләрнең мөлкәте тулаем да җуела. Шундыйларның бер өлеше, иминрәк җирлек эзләп, Кореяга күчеп китә Монда алар шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга йөреп сату итүче кырык тартмачыга әверелә Шулай йөреп бераз мая туплагач, алар гаиләләре белән Сеул, Тэгу, Пусан, Инчхон, Пхеньян, Синыйжу һәм башка колаларда төпләнеп, кибетләр ача башлыйлар. Тора- бара елдам, тырыш сатучыларның кайсылары яхшы ук байый. Габдулла Хаким, Локман Сөләйман (Сеул), Фатыйх Надыйрша, Вәли Мөхәммәт (Пусан), Исхак Акчура, Габдулла Чуди (Тэгу), Хөсәен Туктамыш (Тэҗон). Хафиз Морат. Гыйниятулла Морат (Пхеньян) һәм башкалар әнә шундыйлардан. Гомумән алганда исә. Кореяда кибет тотучы татарлар саны алтмышка якынлаша. Кибетләрнең күпчелеге хуҗаларының исеме белән йөри, ләкин арада «Алтай», «Нур». «Казан». «Кама». «Байкал» дип аталганнары да була. Татар сәүдәгәрләре малны Япониянең Осака, Токио шәһәрләренең күмәртәлеп сатучыларыннан китертәләр. Кибетләр иртәнге сәгать биштә-алтыда ачыла һәм кичке унбер-уникеләргә кадәр эшли, кием-салым, тукыма, галантерея товарлары белән сату итә.
Кореяда татарлар кайда да бергәрәк тупланып урнашырга тырыша, бу аларга уртак дини һәм милли тормыш белән яшәргә, балаларын татарча укытырга, мөселман зиратын булдырырга ярдәм итә. 1926 елда алар баеган Габдулла Ногман хисабына татар җәмгыяте өчен махсус ике катлы бер бина сатып алалар. Аның беренче катында зур зал. идарә утырышлары һәм хезмәтче торыр өчен бүлмәләр бүленгән була, икенче катын мәчет — гыйбадәт ханәсе һәм балалар укый торган мәктәп сыйныфлары били.
Химаячесенә баглы «Ногмания» исемен алган мәктәп алты еллык белем учагы рәвешендә оештырыла, анда төрле елларда Зәйнәп Рәхим. Габдулла Хәким. Разия Дәүләткилде, Халидә Камайлар балалар укыта.
-Катан- журнал*. 1970, 2 сан. 37-40 66 Исганбул Ибраһнмоа Габдярашит Ислам данисы I т Истамбул 1987,191-193 66 '
Т
Мәчет ханәсенә җомга һәм бәйрәм кеннәреидә Сеул татарлары намаз укырга җыела.
Зур залда туй һәм бәйрәм тантаналары, дини һәм милли хәтер мәҗлесләре, балаларның куңел ачу уеннары уздырыла. Жырлы-биюле кичәләргә башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез дә килә Сеулдәге һәм башка шәһәрләрдәге татар җәмәгатьчелеге тормышын Мукденда чыгарылган «Милли байрак» (1935-1945). Токиода нәшер ителгән «Яңа япон мөхбире» (1932-1938) газеталары даими яктыртып тора
Кореяда татар җәмәгатьчелеге төрле шәһәрләрдә үз мәркәзен төзесә дә, мөселман зираты бөтен илгә бер генә — Сеулдә генә пәйда була Бу дәүләттәге милләттәшләребез шунлыктан Сеулгә алып килеп җирләнә
Сеулдә дини эшләрне имам Габдулкәрим Рәхим башкара. Соңрак аның вазифаларын Габдулла Хәким. Габдулхак Ногман, Мөхәммәт Зариф Янгураз. Гарифулла Гыйззәтләр утн. Пусанда исә бу эшне Вәли Мөхәммәт үз өстене ала.
Кореядагы җәмгыять эшләренә Габдулла Нурмөхәммәт, Кәрим Сөләйман. Мөхәммәт Зариф, Галим Сәлахетдин, Төркиягә күчү дәаереидә исә аеруча Исхак Багдаш. Гыйниятулла Моратлар җитәкчелек итә.
Татарлар һәрвакыт бүтән диннәргә хөрмәт белән карый Дини ышану һәркемнең шәхси эше, моңа берәү дә тыкшынырга тиеш түгел. Шуңа күрә милләттәшләребез бу җәһәттән кореялыларга йогынты ясарга тырышмый. Шулай да алар белән бергә эшләгән һәм яшәгән кореялыларның бер өлеше ислам динен кабул итә. намаз, ураза кебек мөселман йолаларын үти башлый.
Кореядагы татарларның әһәмиятле бер дини эше — Сеулдәге татар җәмгыяте һәм Токиодагы Ислам җәмгыяте үзара берләшеп. 1934 елда Коръән, 1950 елда «Коръән тәфсире» нәшер итүе һәм аларны Ерак Көнчыгыштагы барлык мөселман мәхәлләләренә таратуы Ерак Шәрыктәге татар мәктәпләре эчен кирәкле дәреслекләрне бастыруга Кореядагы барлык милләттәшләребезнең якыннан катнашуын канәгатьләнеп искәртергә
Икенче бөтендөнья сугышы башлану Корея тормышына да тискәре йогынты ясый Сәүдә эшләре сүлпәнләнә. Япония барлык көчен хәрби әзерлеген күтәрүгә биргәнлектән, читкә мал сатуын киметкәннән киметә бара һәм. ниһаять, бөтенләй туктата Шунлыктан бик тиз арада Корея кибетләре тәмам бушап кала.
Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта да зур үзгәрешләр китереп чыгара Корея икегә бүленә. Күл тә үтми, шул икегә бүленгән халык үзара сугыша башлый
Дәһшәтле хәлләр якынлашуын сизенгән Корея татарлары, инде күп мәртәбә авызы пешкәнлектән, бу юлы иминлекләрен алдан ук кайгыртырга керешәләр Алариың күпчелеге гарасат куерганчы ук Төркиягө, бер өлеше исә бүтән мәмләкәтләргә күчеп китә Әйе шулай Кореяга килеп төпләнгән татарлар язмышы, монда утыз елдан артык гомер сөргән-нән соң, башка тарафларда дәвам итә башлый
Мәхмүт ТАҺИР.
Истанбул шәһәре. Терния

Реклама