ШИГЫРЬЛӘР

Күлле шәһәр
Ап-ак шәһәр. Ак йөзенә, һай, килешә Каеннарның, чаганнарның яшел төсе... Ак шәһәрдә каян соң бу, нәрсә яна? ТыннарЫма тынгы бирми көек исе...
Күрмәссең бер авыш тәрәз. кыек ишек — Төзек шәһәр, төзек монда бөтенесе. Чиркәүдәге тәредәнме, мәчеттәге Айданмы соң — кайдан соң бу төтен исе?
Күлгә баксам — йөз карала, күз карала. Күккә баксам — мең ел элек йөзгән болыт. Иң дөресен алар белә, алар гына...
Кемнәр йөргән бу шәһәрдә, ниләр кылып.
Пыскып яткан кисәүләргә баса-баса, Тарихының төпләренә кадәр төштем... Төзисең дә яндырасың, нәрсә соң бу? Нәрсә белән бөек соң син, кеше мескен?
Халәт
И коелды, и коелды утлар!
Күз тутырып яшен-ут җыйдым һәм кабындым... Юк, юк. мин элек тә, Мин элек тә инде ут идем.
Ут — утлыгын яшеннәрдән таный, Жил җиллеген — давыл туганда. Мин дә менә — үз-үземә кайттым, Гамьсезлеккә урын юк анда.
Данис ХӘЙ РУ ДЛИН (1945) — Чаллыда яшәүче яшь шагыйрь. *Хәтерг исемле китап авторы Шигырьләре көндәлек матбугатта. шул исәптән журналыбызда басылды
Идел өсте якты көзге иде. Алама җил ватты көзгене.
Жәй уртасын ялмап кына алды Итәгендә килгән көз өне.
Бер мизгелдә дөнья алышынды, Сүнеп-сүнеп алды кояшым.
Идел түзсә, кеше түзәр, диптер. Тузгытты җил яшен оясын.
Итекче йорты
Авылдашым истәлегенә
Бу йортның да сәгатьләре туктаган.
Жилләр генә үтеп йөри тупсадан.
Тоткалары саклый әле йон исен, Аякларым — киез итек җылысын.
Тәрәзәләр сукрайган — ак төшкән.
...Сискәнәм дә торып басам хак төштән:
— Йон теткәндә иске җәя кереше Өзелде бит, өзелде бит, күр, күрше!
Сукранды да Сәлах абый вак салды:
— Менә бусы яшь сарыктан — шәп, саллы,— һәм киерде җәясенә керешен.—
Йөз итеккә җитә шушы, күрерсең!
Күреп торам: җеге саен үрмәкүч...
Күбәләккә урын сайлый — гүргә күч!
Күбәләккә әйләнгәч тә, аңладым. Тынмый икән, тынмый икән җаннарың.
Күреп торам, иске җәя кул көтә. Итекчеләр бармы бүген? Кем тетә? Пәрәвезлек... Хәтерсез җил көн саен Күбәләкләр каберлеген селкетә.
Буяучы карт
Болгарда
Болгар кызы чулпыларын җуйган.. И сөенә тапкан археолог Жиде гасыр аша кулын сузган Тәңкәләрне уч төбенә салып. Ул — туй бүләгедер. Ташлар аша Үрелепләр карый умырзая... Соңарганбыз ахры туйларыңа. Болгар кызы, кая киттең, кая?
Түбә буйый, койма буйый Черек-тутык ашамасын. Буйый акка, йә ахакка Болдыр, тәрәз каша гасын
Күкнең төсен — күктәгегә. Жирдәгегә — җирнең төсен. Буяучының иманы бер - Тик үз төсен һәр ни өчен!
Буйый. Буйый. Буяганы Кара белән ак арасы. Буйый, юкса белеп тора Караның да агарасын.
Караласын белеп тора Буягач та җете акның Ә барыбер агартмакчы Табутын да җиде ятның:
— Булса иде җанга үтеп. Аһ, салават күпередәй,— Булмас иде кешелектә Зәмһәрир кыш, чәчәксез жән.
Күп уйлаган, күп буяган һәм купләрнең күзен ачкан
— Буяу шул ул өстә генә... Вакыт бәреп чыга астан!
Васыять
Тәрәзәмнән болыт йөзеп керде, Ап-ак болыт, хыял шикелле. Таң уртасы иде, аяз иде — Уйларымда, ахры, шик күрде:
«Уян. олан, уйларыңнан уян!
Төш юрама инде, эш юра...» Ап-ак болыт, ап-ак болыт никтер Керфегемә кунып куера.
һәм чылатты ап-ак мендәремне... И яктырып китте дөньялар.
Тәрәзәмне киереп ачып куйдым — Мондый таңнар тагын кемдә бар?
Авыр төшләр төште күңелемнән, һаваларга ашмый чак калдым.
Шул иртәдә гомерем буе көткән. Бик бәхетле иткән хат алдым:
«Саумы, балам! Син җиденче буын.
Җиде кат җир безне аера. *
Таңың аткан инде, таңың аткан.
Калган бары кояш баерга...
Әманәт шул: илең, телең сакла!
Шөкер, әле безнең уйда син.
Синнән тагын җиде буын калыр.
Җидесе дә шулай уйласын!»
Тәрәзәмнән ап-ак болыт керде,— Таныдым мин Хәтер икәнен...
Оныкларым, сезгә хәтеремне, Хәтеремне васыять итәмен!
Көзме әллә?
Су буйлары сары саз булса да. Бәпкәләре инде каз булса да — Җәй әле бу!
Күңелкәем моңсу чак булса да. Кипкән яфрак кебек сак булса да — Җәй әле бу!
Күзләремә җылы яшь бәрсә дә. Яшәрсәнә, хәтер, яшәрсәнә — Җәй әле бу!
Карашларың никтер сәерләнгән.
Карлар явар кебек син көлгәннән — Көзме әллә?
Аклыкка соңару
Тулган чагым.
Бик тулышкан чагым.
Ай. дигәндә айга менәр чагым.
Искә төштең бүген, хәтерләтеп Хисләремнең мамык мендәр чагын.
Тулган чагым.
Ташып-ташып торам.
Ир булсам да инде «балакай»дан. Мендәреңнең мамыклары ява Әллә айдан шунда, әллә кайдан.
Күз тимәде.
Җилләр таратмады.
Сукмады бит юкса кояшы да...
Берәм-берәм җыяр идем бүген Ак мамыкны бәхет оясына.
Иренемә кунып эри аклык:
-Кеше гомерләре тик бер саплам. Давылдан да калыр бәхет ояң, Сүздән саклан, сүздән генә саклан!»
Сакланмадым менә...

Реклама