Логотип Казан Утлары
Бәян

САРМАН БАЛЛАДАСЫ


Язмыш турында, газап, өмет һәм мәхәббәт турында бу баллада.
Бәлки шуңадыр. анда иң элек сатышлы-хәсрәтле җыр яңгырый
Әнкәй мине танкачтин \к биләүгә биләгән \к биләүләргә биләгән. IXIXI-TV булсын (имәгән. И НУ-
Матур җәй көне бу. Кояш аеруча ягымлы, аеруча шәфкатьле елмая, ә җыр үтә дә моңлы инде дә
һиГГ
Донья хәлен белеп булмый.
Сау булыгыз, туганнар .
Кояшның болай бигрәк ягымлы, аеруча шәфкатьле елмаюы, мөгаен. кешеләрнең күкрәкләр! ә сыймас моң сагышын уртаклашуы, күңел ләргә мәңгелек якты омег салуыдыр
Багу капкасын чыккач та
Унга киткән юл булыр.
Чыгар кояш, исәр җилләр
Бездән сәлам шул булыр
Кешеләр дә моны сиземлиләр, әнә. ал арның җырында кояшның үзе кебек үк мәңге сүнмәс өмет тә чагыла түгелме соң?
Чьи ар кояш, исәр җилләр...
Төркем уртасында барган озын буйлы, каратут йөзле егетнең кулын дагы тальян бизәкләрендә нәкъ шул чаткылар уйнаклый түгелме?
Кулларын бер-берсенең иңбашларына куеп атлаган егетләр авы.'!
Рафаил ТӨХФӘТУЛЛИН </92Ь язучы \вы.1')чшыч Нәби Тамчылар ни сойли!•.
Җилекле аланнар • Дкбу.» от кебек повестьлар. татар һәм рус телләрендә чыккан дистәләгән китап авторы Әл.изгт» яши
сагышлы хәсрәтле яңгырый
урамы буйлап узалар Моңлы сагышлы җыр агыла, ә тальян телләрендә, күрек бизәкләрендә кояш нурлары уйный
Әй'
Мин кнгкәчтин кемнәр свяр
Син сандугач баласын ♦
3
Уттай урак өсте. Ләкин халык бүген басуга китмәгән Капка төбе i саен кырыс уйчан йөзле чал бабайлар, яулык очлары белән күз f ләрен сөрткәләүче әбиләр басып тора Тиктормас малайлар да гадәт < тәгечә таяк атларына атланып чытыр чапмый. һавага уч уч i туфрак чөеп болыт ясау уенын да онытканнар. Малайлар, киндер J ыштаннарын арттан бик кискен күтәргәләп. борыннарын бик җитди < тарткалап, урам уртасыннан җырлап узучы егетләр төркеме артыннан этешми төртешми генә атлыйлар
Яна уңыш баламын көтеп арган, инде җир төсенә кереп барган өй = түбәләре тагын да тәбәнәкләнеп, бөрешеп калган Йортларның күз тә рәзәләре моңсу, тонык Шулай да. бер тәрәзәнең челтәр пәрдәсе кинәт җилфердәп киме дә. шау чәчәкле тамчы гөлләр арасыннан кара каш. дымсу караш бер генә мизгелгә чагылып калды Алларына гына карап * атлаг ан җырчы егетләр төркеменә кинәт әллә ни булды. Баш өсләрендә чик : кән яулыклар җилферди башлады, гармун бөтенләй бүтәнчә яңгырарга то тынды, инде карлыга башлаган тавышларга дәрт һәм яшьлек шаянлыгы £ кайтты
* Таразшшрдан карыйсың.
Каран кемне күзлисең?
Каран күзең талдырганчы Их ма' Әйт шуны'
Шәрләрәмә авылы үзенең имәндәй ир егетләрен Герман сугышына озата.
Алар, төркемдәге егетләр, бу афәтнең зурлыгын әле күңелләре белән генә сиземлиләр, моң хәсрәт белән тулган күңел түрләрендә өмет очкыны әлегә дөрләп китми, чагылып чагылып кына кала
Бу очкын чаткыларның дөрләр көннәре алда әле
Бүген егетләр туган үскән авыллары белән саубуллашалар
Без КН1К0Н юлларга каран.
Сагынып саргаймагыз
Шул егетләрнең берсе төркем уртасындагы гармунчы егет карт әти әнисенең, ике сеңлесенең төп таянычы булган Каюм Юнысов Ә тамчы гөлле тәрәзәдән кемнең алсу йөзе, дымсу күзләре карап калды соң ' Бу алгу йөз япон сугышында бер кулын калдырып кайткан түбен оч Ярулла солдатның кызы Мнңсылу иде
2
Шуннан соң балладада вагон тәгәрмәчләре тыркылдавы, унтерларның Айт два. ай) тва’ иш тәкрарлаулары Раз два. коли' дип кычкыру лары. Ах гы. гололобый' шп яңакка кундырулары ишетелә юбер дөбер барабан сугулар яңгырап тора башлый
Аннары ул тавышларга снаряд шартлаулары, пуля сызгырулары За царя, ура' авазлары җан ачыгы белән ыңгырашулар яралы атлар ның кешнәүләре кушыла
Шәрләрәмә егете Каюм Юнысов үзенең • Раз два. коти дан узма ran хәрби белеме белән Ах гы. гололобый' ДИП яңакка кундыру аша алган сабаклары белән Көнбатыш фронтта австро немец һөҗүмен тукта
та алмаса да. пушка итенә ярап куя: янәшәдә шартлаган снаряд аны җиргә сеңдереп, яртылаш күмеп ташлый. «Газиз башкайларыма менә кайларда ятып калырга язган икән дип уйларга гына өлгерә ул.
Ләкин бу әле аның соңгы уйлары булмаган икән.
Күп уйлар уйлыйсы, күн нәрсәләр кичерәсе бар икән әле Каюмның Кыр лазаретында аңына килгәч Юк. мин исән икән бит әле!... - дип. ничәмә көннәрдән соң. уйларының дәвамын ялгап куя ул.
Үзенең бер аягы төптән үк юклыгын да. авыр контузия алганлыгын да белми әле Каюм бу вакытта Үзенең җәһәннәм утыннан шактый еракта. Мәскәү каласы лазаретында ятканлыгын да белми. Күрше ятакта Каюмны ут эченнән алып чыккан, үзе дә каты яраланган фин солдаты Тайми ятканлыгын да күзалдыиа китерми.
Каюм саташулы уяулы газаплар эчендә үлем белән якага яка тарты шып яткан арада, бөтен дөньяны тетрәткән зур вакыйгалар була.
Тәрәзәләрне зыңгылдаткан снаряд шартлаулары, пулемет тырылдау лары Каюмның зиһенендә бары тик Көнбатыш фронт кайтавазы булып кына яңгырап тора Ә инде уй зиһене ачыкланып киткән бер нртәдә Тайми солдат Каюмга әйтә
Беләсеңме, туган' Беләсеңме ре во люция! Халыкларга—тынычлык. җир - крестьяннарга, завод фабрикалар — эшчеләры’
Каюмның йөрәгендә дә өермә Б< pre өстенә берсе ишелеп актары лучы уйларның очына һич чыгар хәл юк
Халыкларга тынычлык. җир крестьяннарга. завод фабрика лар — эшчеләргә'
Шәрләрәмәдә дә яңгырый микән бу сүзләр?
Шунда Каюм, шабыр тиргә батып, ятагына ава. Ә ул ничек иген игәр соң? Аяксыз игенчене Каюмның әле моңарчы күргәне юк.
II Мнңсылу!. Белсәң иде хәлләремне. Юк юк' Белми торуың хәерле Ярый әле. моннан ай ярым элек авылга язган хатында аяксыз икәнлеген әйтмәде ул. Яраланып лазаретка кердем, тазаргач, өйгә дә кайтарып җибәрүләре бар. дин. үз хәлен кыскача гына белдерде.
Тайми солдат үз Финляндиясенә ашыгып ашкынып кайтып китте Ә Каюмны ниләр көтә икән соң Шәрләрәмәдә? Миңсылу! Бу хәлемдә күз ләреңә ничек күреним?'
Көзге ачы җил тау тау болытларны актара. Кайдадыр бик дәртле җыр яңгырый Коридорда яралы солдатлар ярсын ярсып сөйләшәләр, бә хәсләшәләр.
Каюм, ятагына сеңгәннән сеңә барып, тын гына үкси...
Тайми солдатны Финляндиядә, чыннан да. зур эшләр көткән
Ул Хельсинкига, юлда мең маҗаралар кичен, салкын декабрь нртә сендә генә кайтып төшә Үзатлык! Ленин Финляндияне бәйсез дәүләт итеп таный' әнә ШУНДЫЙ хәбәр каршылый Тайми солдатны Газета лар тиздән тагын бер хәбәр китерәләр: ( овет властеның югары органы ВЦИК. 1918 ел. 4 январь карары белән. Ленин тәкъдимен раслады*.
Нәкъ шул көннәрдә Каюм, ниһаять, лазареттан чыга.
Ике елдан артык шыгырдык лазарет койкасында аунап, беренче мәртә бә дөньяга чыгуы Каюмның Ниләр көтә икән аны бу иркен дөньяда? Әле һич ияләнелмәгән КУЛТЫК таяклары кай юллардан алып китәр анык бу башкаен:'
Ыргып ырг ып искән язгы җил шинель итәкләрен җилфердәтә Әйтерсең ул да Горма. Каюм, каккан казыктай, алга атла Гарип булган да. бер аягын, ике кулын, икс култык таягын бар бит әле \тла. хәрәкәт ит' дип дәртләндерергә тели.
Бераз барып, уңга борылгач, трамвай тукталышы булырга тиеш. ф Трамвай аны. Казан вокзалына илтеп куяр \ннары Каюм поездга у тырыр. 2 Поезд аны туган якларга алып китәр Шәрләрәмәгә Минсылу янына - Казан вокзалы аны мең төрле ыгы-зыгысы белән куркыныч гөжләп < каршылый. Кемнәр генә юк монда' Капчык аскан. сакал баскан чабаталы агайлар, авыр итекле, картузлы агай эне. Чуар шалъяулык бөркәнгән, кайры тунлы түтиләр. Йонлач бүрекле, бохар тубәтәйле. буй буй кызыл яшел - җиләнле кешеләр, погонсыз’, соры шинельле солдатлар Сәләмә киемле, ка ’ ра борынлы малай шалай тыз быз килә.
Нишләргә, сызлаган аягына һәм тәмам талган култык төпләренә ♦ кай тирәдә чүгәләп ял бирергә белми торган Каюм шулчак янәшәдә Tai арча 5 сүзләр ишетә. Сызлануларын онытып, шунда таба сөйрәлә.
- Әссәламегаләйкем, мөселман кардәшләр'
Кемнең кай яктан булуы, кай тарафларга юл тотуы турын ia соранв ; лар китә. Погонсыз, соң дәрәҗәдә таушалган шинельле, иңбашына штык ~ сыз винтовка аскан бер солдат әйтә
- Тизрәк кайтып җитәргә язсын, кардәшем, туган авылына Ип беренче шуны әйт авылдашларыңа влачны нык тотсыннар кулларында Мин гарип, дин. үзең дә мескенләнеп яга күрмә
Шуны әйтеп бетерүгә, солдатны каядыр дәшеп алалар Ул күздән юга ' луга, кырпу бүрекле берәү Каюмның җиңеннән тогын ала.
Адәм баласына, яңгыравык тәти сүзләрдән бигрәк, ангарына ипи кирәк Шуны онытмыйк әле без. энем Менә шул турыда сөйләшик in ул һәм Каюмны бер читкәрәк алып китә Бу фәкыйрьдә ди ул. мылтыклы солдат китеп югалган якка ымлап, әнә шу лай бушбугаз бәлшәвнкләр кот кысына бирелгән әдәмгә охшый. И раббым. мөэмин мөселманнарыңны тул ры юлдан яздыра күрмә, тәүбә әстәгафиру лла' ( имең ерак сәфәргә юл кан чыгың да бик юка күренә, кесәңдә чамаң ничегрәк соң ’
Бөгелмәгә кадәр бушлай кайтырга язуым бар
И раббым' Менә шул инде ул бәлшәвикләрнең Әләм балас ын кә газь дә. кызыл сүз белән генә туйдырмакчылар. Ай-Һай. туганым' Бу болганчык заманда, алай кәгазь тогын кына юлга чыксаң, пичекләр кантын җитәрсең икән '
Сәвит юксыллар яклы бит Ярдәменнән ташламас
И алла колы! Ул депсезләр ярдәменә ышанып юлга чыксаң, газиз башкайларың ниләр генә күрмәс Тәүбә әстәгафнрулла Уйлашыйк әле бу турыда.
Яхшы киңәшеңә мең рәхмәтләр укыр илем, абзый
Киңәштән бигрәк иң әүвәл менә моны кабул күреп ал әле син. мелла кем.. Габделкаюм энем. 1И кырпу бүрек, кесәсеннән кәгазь акча чыгарып Юл газабын үткәндә аллаһе тәгалә юлдашын булсын Пһ г шөрәфкә бер дога кылыйк Инде менә бер дөньяви сүземә дә колак сал Синең биредә аллаһе тәгалә йорты мәчетемездә булганың бармы
Юк. абзый
Деггсез бәлшәвнкләр изге аллаһе тәгалә йоргымызны бу гөнаһлы җир йөзеннән юк итәргә чамалыйлар. Без болай итик Хәзер үк изге мәчетемезго барын, догаларыбызны укын кайтыйк. Аннары, ахшам пама зыннан чыккач, хәзрөтемезнең хәер фатихасын алырс ың \выр голыңда хак тәгалә ярдәменнән гашламас, бәрәкалла нишадла
Яңа Татар тыкырыгындагы iauc мәчет янында кырпу бүрек Каюмга бер төргәк кәгазьләр суза.
Намаздан чыккач, үзебезнең мөэмин мөселманнарга берәм бс|юм ошбу кәгазьләрне тапшыр Хәзерге болганчык заманнын нн хак сү глә ре язылган монда. Мөселман кардәшләр үзеңне дә ярдәмнәреннән таш
лама< Миннән хәер-фатнха. биемиллаһн-рахман илаһи..
Кырпу бүрек китеп югалуга, Каюм кулындагы кәгазьләргә күз сала. Мөселман кардәшләр' Большевиклар коткысына бирелмик' Аерылган ны аю ашар, бүленгәнне — бүре Үзебезнең милли Шураның яшел байрагы астына тупланыйк! Мөселман солдатлар' Үзебезнен мөселман гаскәрләре сафларына басыгыз' Мөселманнар үз эшләренең большевик хөкүмәте төзелгән Комиссариатта каралуына юл куймаслар*
Каюмның күз аллары караңгыланып киткәндәй була Нәрсә бу? Болар Тайми солдат сүзләренә, лазаретта ятканда ишеткән сүзләргә бө тенләй охшамаган < Мөселман эшчеләренең дә. бөтен эшчеләрнең дә дошманы бер Ул — буржуазия' - дип укыган иле бит Каюм бер газетта.
Финляндиядә гражданнар сугышы башланып, буржуазия тарафыннан кысрыкланган Кызыл гвардия отрядлары чигенергә мәҗбүр була.
Тайми отряды бу вакытта инде. Карелия урманнарын кичен, яшь Кызыл Армиянең регуляр көчләренә килен кушыла. Революция сагында авыр сынаулар үтә бу интернациональ бригада. Совет хөкүмәтенең сугышчан бурычларын үтәүдә катнаша.
1919 елның май башында Тайми интернационалист кызылармеецлар батальоны белән Мәскәү каласына җибәрелә
Шунда язмыш Каюмны окопташ дусты Тайми белән янә очраштыра
Каюмның үз гомерендә иң авыр көннәр кичергән көннәре була бу Кыр ну бүрек калдырып киткән Яңа Татар тыкырыгында ул бөтен жәйне үткә рә Намаздан чыгучылар, сирәк-мирәк булса да. бакыр акчалар сузып китәләр Кулыңа кәгазь тотып юлга чыкканчы, кырпу бүрек әйтмешли, кесәң дә тиеннәр шалтыратып юлга чыгуың хәерлерәк ич Кесәгә кергән һәр тиеп Шәрләрәмәгә таба юлны кыскарта кебек тоела Каюмга.
Көннәрдән бер көн Каюм шул тирәдәге толчок базарына барын чыга. Мондагы шау-шу. мондагы ыгы-зыгы Казан вокзалына караганда Да битәррәк. һәркайсы үз товарын мактап аваз сала Чү! Кайдадыр тальян мо ңы ишетелә түгелме соң' Иске булса да чиста-пөхтә киенгән берәү, алдына берничә гармун тезеп куйган да. кулында тальян сайрата.
Знакум. нродаш штули? ди Каюм, очар коштай талпынган йөрәген көчкә тыен
Кати умеешь, ты сначала сыграй, (говоримся
Күңеленә ошаган бер гармунны алып. Каюм <Сарман* көен уйнап җибәрә
Наверно, ты из Казанской губернии, служивый.' Больно соскучился по родине, видать7
Да да. знакум. Сколько просиш?
Сколько можешь, дай да забери Их. браток, с тебя ни копейки не брат бы. да нужда...
Шулай итеп, үзенең яшьлек юлдашы гальян белән очраша Каюм Хәзер инде мәчет тыкырыгыннан шактый читтәрәк. кечкенә бакчада тальян сайратып, моң сагыш тулы йөрәгенә юаныч таба ул Үтеп сүтеп йөрүчеләр, еш кына тукталып, аның хйнавын тынлап торалар З.шгәрсу коңгырт күзле, уңган сарафанлы бер туташ Каюм янында аеруча еш туктала. Гуктала да. тиз генә күздән югала. Үзе югалса да. моңсу карашы һаман янәшәдә кебек кызыйның. Әллә куаклар арасына яшеренеп карап то рамы ул? Әллә шулай тоела гынамы? Гаҗәп, бу кызый әллә кай яклары белән генә Миңсылуны хәтерләтә бит!
Бер көнне кызый Каюм янында гадәттәгедән озаграк тукталып кала. Башын кырын сала төшеп, гармун моңын тыңлан тора да кыяр-кыймас сорап куя:
— Солдат. а гы по нашему, по-русски умеешь играть'
— Можно, красавица, можно'
Кызый үзенең Рязань губернасыннан килгәнлеген, биредә азмы күпме акча эшләү, эне сеңелләренә ярдәм итү нияте белән яшәвен. әтиләренең исә сугыш га үлгәнлеген тотлыга тотлыга сөйләп бирә
Жив будем, не умрем. ди Каюм.
Ул копне Каюм кабат-кабат уйный У пнаган саен бармаклар җитезлән- < гэнн.>п җитезләнә.
Шул көннән соң кызый бакчада күренми Их. исемен дә сорап - калмады бит. ичмасам Хәер, исемдә мени эш! Әйдә Минсы ix булсын ' аның исеме. Чәчәк сарафанлы Миңсылу
Күңелдә ташыган моң юксыну гармуны телләреннән агыла та агыла ? Каюмның
Сарафанлы кызый һаман күренми. ♦
Моңарчы Каюм әле көннәрен бакчада үткәрсә, төн кунарга Яңа Га = тар гыкырыгындагы берәр мөселман кешесенә керә торган була Хәзер “ аларга да керәсе килми аның Күңел өзлексез көтә. Әлл»тәвәккәлләп юлга чыгаргамы соң?
Их. бу кыяфәттә Миңсулы күзенә ни хәлләр итен күренерсең' \вы i д дашлар ни әйтер '
Жир крестьяннарга Аяксыз көе нишләсен ди ул җир белән ' Ой. туган җиркәем! Мәңгегә ятим итүең микәнни инде синең бу улыңны' - Ятим... Әнә. сарафанлы кыз да ятимә. \ны да мең каһәрле сугыш ятим . калдырган.
Тайми окопташ дустын башта танымый та тора Сакал баскан, каратут ябык йөзле аяксыз солдат, ii.ni бакчаның яшел чирәменә җәелеп утырган да гармун тарта, карлыкканрак тавыш белән җыр та сузып җибәрә
Сарман буйлары ла яшел алан
Каюм1 Краток' Син ич бу '
Каюм үз күзләренә үзе ышанмый тора.
Тайми! Туганым!.. Их х
Окопташ дуслар, кочакланышып, яшел чирәмдә әүмәкләшен алалар. Аннары Тайми. кинәт җитдиләнеп, юл капчыгыннан түгәрәк ипи чыгара шуны урталай бүлеп, берсен Каюмга суза, икенче өлешне у зе ашый башлый Шулай сүзсез п нә тамак я.п ап алгач, хәл әхвәл сорашуга күчәләр
Пичек монда син, Каюм' Кайта алдыңмы туган авылыңа'
И их!.. Кайтып ни эш кыра алам ди мин анда' Уйлап кара. Тайми. аяксыз крәстиян нишли аасын ди авылда' Мондый хәтдә авыл дашларым күзенә ничек күреним? Оти әниемә дә артык бер йөк кенә бит мин хәзер II туган, аңласаң иде
Аңлыйм мин сине. Каюм, бик аңлыйм. Тик син шуны бел яңа власть хезмәт кешесен һичкайчан бәладә калдырмаячак Р< волюңняиең асылы шунда Күңелеңә нык беркетеп куй моны Без болан итик Сукта. иң элек мин иптәшләр белән киңәйтм Шундый да акыллы дустым бар минем Зур ревопоционер Әнә шуның белән сөйләшеп карыйк Нинди киңәш бирер, бүген үк килеп әйтермен Булмый бу болай. Каюм
Тайми шул көнне үк Ээро белән очраша
Финляндиядәге эшчеләр революцию е җитәкчеләренең берсе > >ро Хааналайнен. I91N елның январь вакьнп аларыннан соң. бар көчен Ргн «ия 1ә Бөек Октябрь идеаллары тантанасы өчен көрәшкә багышлый Ул Тай миның окопташ дусты Каюм гурыи ia сөйләвсн игътибар белән тыңлый
Революциядә бернинди вак мәсьәләләр юк. ди ул Бүген үк хәл
итәргә тырышырбыз без моны. Таймн
Ээро бу турыда көрәштәше Отто Вильми белән дә сөйләше.
Бәлки, бу турыда иптәш Ленин белән киңәшербез? — дн Отто.
Монысын, бәлки, син үз өстеңә алырсың ’ дн Ээро. Мәсьәлә шун да. Отто Вильми РСДРПның Стокгольм с ъездында Владимир Ильич белән очрашкан, аның белән сөйләшкән кеше Бу турыда ул еш кына горурланып искә ала торган була.
Алар Ленин янына бергәләп керәләр
Яшь Совет иленең тышкы һәм эчке дошманнарына каршы гаять кие ренке көрәш алып барган көннәре бу Владимир Ильичның эш вакыты минутлап бүленгән. Кичектергесез хәл ителергә тиешле мең мең мәсьәлә баш калкыта. Барысы да кичектергесез, барысы да мөһим.
Владимир Ильич фин иптәшләрне кабул итәргә дә вакыт таба. Кремль дәге җыйнак, якты кабинеттан чыкканда, аларның кулында менә шушын дый яз) була:
В народный комиссариат социального обеспечения
10 V 1919 г
Прошу оказать всяческое содействие и помощь предьявителям сего финским товари щам в деле устройства 500 инвалидов прострадавших в войне с белыми
7
Оконташ дустының күңеле урынында түгел икәнлеген Тайми ерактан ук сиземләп ала. Каюм гармунын берьяк иңбашына аскан да. култык таякларын як якка селтәп, арлы бирле йөренә Тайми. йөгереп килеп, дустының иңбашыннан кочып ала
Каюм' Беләсеңме.. Ленин безнең кайгыларны яхшы белеп торган, Мәнә син. аяксыз крестьян авылда нишләсен, дисең. Аның каравы, кул ларың исән бит. менә шушы сөялле кулларыңа берәр һөнәр үзләштерергә кушкан Ленин, торыр урын бирергә кушкан.
\рты каерылган авыш эскәмиягә җайлап килеп утыргач кына. Таймн дустындагы үзгәрешкә игътибар итә Каюм җитү сакалын бик шома кыр ган. уңган гимнастеркасы чин чиста юылган.
Кулларында Ленин язуы булган фин иптәшләр үзләренә тапшырылган эшне кыю һәм тиз башкаралар Икенче көнне үк элекке ак полковник Никольский йортының бикле ишекләре зыңгылдап ачыла, шунда ук урын җир. кием салым, азык-төлек төялгән олаулар килеп туктый Өске каттагы бүлмәләрнең ишекләренә Итек тегү һәм ремонтлау . Музыкага өйрәнү . • Столярлык эшләре кебек язулар исиә. аскы каттагы кухняда гөлдер- гөлдер килеп казаннар кайный башлый
Юынып, чиста күлмәк ыштаннар алмашып, аннары бер тәлинкә тары боткасы ашап, кайнар чәй дә эчеп алганнан сон. Каюм үзен бу дөньяга яңадан тугандай хис итә башлый
Шунда аның ятагы янына әйбәт кара костюм кигән җирән сакаллы бер кеше килеп туктый.
— Сезне. Юнысов иптәш, кайсы группага языйк’ — ди ул. карават башындагы тальянга карап.— Әлбәттә, музыка группасынадыр?
Әллә нәрсә генә була шунда Каюмга Гүя ятагы ние белән талгын гына өскә, биеккә биеккә очып барадыр кебек тоя башлый ул үзен. Әй. дөнья' Кичә генә ул гармун аскан, көчкә сөйрәлүче йончыган бер сукбай иде Бүген ул якты, җылы бүлмәдә утыра, өсте башы чиста, эчкә җылы ризык та керде Барыннан да бигрәк, кичә генә аңа күпләр кырын күз белән карап үтсәләр, бүген ягымлы итеп иптәш дип дәшәләр.
Председатель Совета Народных Комиссаров
В. И Ульянов IЛенни)
Юк. ни иптәш' Iармун ул минем бол ай гына... Син мине чын эшкә яз. Итек тегәргә дә өйрәтәсез бугай, шунда яз син мине, ди Каюм һәм. Тайми сүзләрен хәтерләп, бармакларын тиз гиз йодрыклап җәеп ала — Бу куллар булдыра әле Чын эшне дә булдыра Ни Итек тегү эшенә өйрәнергә яз син мине, иптәш?..
Н ?
Агымсуда, багма огтенда
Керләр чайкый <ай җирдә х
Нигә гел күңелдә кабатлана соң әле бу җыр? Куллар һәр төнчем саен < җитезрәк хәрәкәтләнә, калыпка баш кнерә. күн кисәкләре генә булган ф өлгеләр нинди матур итек кыяфәтенә керә бара Каюм, башын артка = каерыбрак, үз эшенә сокланып карап куя кулларындагы безе җылык- = җылык килеп торган сумалалы җебе, җанлы булышчылар кебек, күндәм - бердәм җөй сузуын белә.
Агымсуда, басма остендә әәй
Ф
Эшли торгач, билләрне бераз язып җибәрергә дип. коридордан бер әй ~ ләнмәкче итте Каюм Тамак та кипкән икән, култык таяклары аны ноч п м акт агы су багына ia6a алып китте Бак өстендәге калай круҗкага үрелүгә. " артта бик ягымлы тавыш яңгырады: «•
Сабыр ит. милый, яңа су салам
Борылып караса, кулына тулы чиләк күтәргән туташ, аңа күптән ганыш кызыкай басып тора. Юк. хәзер ул сарафаннан түгел, өстенә көрән халаг киеп алган, башында кысып бәйләнгән кызыл яулык Йөзгә ябы гыбрак киткән, ә күзләре — һаман шул ук.
Әллә таныдыңмы солдат?
Танымыйча' Югалган кыз
Югалмадым Югала гына яздым Тиф бәреп еккан иле Тазардым инде.
Их. Миңсылу!.. Карале, исемең ничек соң әле синең ’
Агата дип йөртәләр Сине кем дип белик ’
Каюм мин
Каюм Коля, әйтче. . Мин-сы-лу ни дигән сүз ул ? Безнеңчә әйтсәк ничек була?
Миңсылумы ’ Ничек кенә аңлатырга? Миңсылу красавица с ро дннкой дигәнне aiuiaга инде. Әйе. әйе. красавица с родинкой
Ох. күзең очлы икән үзеңнең' Агаша моңарчы каядыр ишерелгән йөз нурын балкытып, елмаеп җибәрә, бер уңайдан күз иярмәслек хә рәкәт белән, халат якасын өскәрәк күтәреп куя Шулай да Каюм кү pen өлгерә: муен турысында ясмык бөртеге хәтле генә кормсу миңе бар икән ич моның Халат якасы белән капламакчы. янәсе.
Каюмның йөрәге авырту.ты рәхәт кысылып куя.
Ихтимал. Миңсылу ның да бардыр инде ул миңе Булмый калмас га тар халкы кызлар исеменә юкка гына миңле сүзен дә өстән кушмый Ләкин авылда чакта Каюмның моңа аз гына да игътибар иткәне б\ лмады
Инде менә аның каршында Миңле-Аташа басып тора Халат яка сы белән миңен бик җитез каплап куйды үзе. бу вакыгта әнә ничек бал кын елмайды Пһ л чиксез сөйкемле кул хәрәкәте, аннан да бигрәк. шул бал кышлы елмаюы белән егет күңелен әллә нишләтте Елмаюлы сөйкемле җитез кул хәрәкәтле һәм миңле бу мизгел икс яшь йөрәк арасында күзгә күренмәс җепләр сузылу мизгеле булды Ә инде ике арада кү ңел җепләре с узыла икән, бу инде бер дә тикмәгә түгел Җепләр бәйлә игр өчен, төйнәлер өчен яисә чуалыр чәбәләнер өчен сузылалар
\члыгы ялангачлыгы, тәрт дәрманы. мәхрүмлекләре һәм зур өметләре барысы бергә булган ул өермәле елларда җепләрнең шулай чуалыбрак киткән чаклары да булмый калмагандыр. Булгалагандыр.
..Төрле һөнәргә ия булып алган сугыш инвалидлары соңыннан Вихорь кооперативына берләшәләр.
— Кеше гомерендә һәрвакыт нәрсәдер җитешми, ул һәрвакыт нәрсәгәдер өлгерә алмый яисә нәрсәнедер эшләү аның кулыннан килми,—ди кооперативның рәисе Николай Иванович — Без менә туларның күбесенә өлгерергә тиеш Җилдәй җитез булырга тиеш. Әйе. Эһм —Ул. гадәтенчә, күңелле-хәйләкәр тамак кыргалап. Вихорь ның киләчәк ният планнары турында сөйләп китә.
Вихорь остаханәсе беренче көннәрдән үк җилдәй җитез эшләп китә дисәк, бу әле һич тә дөреслеккә килеп бетмәс, турысын гына әйткәндә, чеп- чи ялган булыр. Әйтә мондый көннәрдә Николай Иванович:
— Күргәнегез бардыр инде, туганнар, оста тегермәнченең тегермән канатлары тын тын тымызык көннәрдә дә әйләнүдән туктамый. Сызгырып булса да җил чыгара ул. ягъни канатларны шундый итеп борып куя ки. җил дә исми кебек, ә канатлар әйләнепме әйләнә. Әйе. Эһм Әйдә уйла шыйк әле. ни җитми икән эшебездә?
Уйлашалар, киңәшәләр, бәхәсләшәләр. Уй күңел өермәләре эш өермә ләренә әверелә Әйләнә Вихорь ның канатлары, әйләнә.
Каюмның куллары төнчем артыннан төнчем тезә, күзләре исә Ага- шаны әле ары. әле бире озатып кала.
Агаша да Каюм янында еш туктала
Ой. кайсы бәхетлесенә генә насыйп булыр икән мондый ла ма тур. мондый да нык итекләр?!
— Иң матурын тегәр көннәр алда әле. Агаша Иң матуры — Миңле Агашага!
— Күп сөйләнгәнче, күлмәгеңне салып калдырырга онытма. Керләнеп тә өлгергән. Армый эшлә. Каюм'
Әйләнә Вихорь ның канатлары, әйләнә.
Шулай көннәр, айлар үтә.
Ә көннәрнең берендә. Вихорь осталарын гына түгел, илне, дөнья ны кара кайгыга салган кон килә. Владимир Ильич Ленинның вафат булуы турында хәбәр була ул
Зыкы суык январь иртәсендә Вихорь осталары да бөек юлбашчы белән хушлашырга Кызыл Мәйданга юнәләләр. Каюм белән Агаша янәшә атлый.
Уртак кайгы кешеләрне тиз якынайта Каюм белән Агаша арасын да сузылган күңел җепләре нәкъ менә шушы көннәрдә бергә төйнәләләр. Озакламый Вихорь ширкәте ду килен Каюм белән Агашаның кызыл туен үткәрә.
10
Еш кына ширкәт рәисе Юнысовларның чиста пөхтә кечерәк кенә бүл мәләренә кич утырмага керә Керүгә, өстәлгә сиздермәстән генә үзенең клиндер, конфет-прәннек кебек күчтәнәчләрен куя да. кечкенә Мансурны түшәмгә кадәр чөя чөя бер сөен ала. Алтындай балкыган җиз самавыр өстәл түренә менеп утыра Чәй эчә эчә җай гына әңгәмә китә. Тормыш гамьнәре, илдәге, дөньядагы хәлләр турында гәпләшәләр, сүз җебе еш кына «Ви-хорь га килеп бәйләнә.
Бервакыт Николай Иванович. Мансурның әтисе ясаган агач атлар, арбалар, бармак тиюгә зыр әйләнүче тегермән, канатларын җилфер җил фер талпынучы күбәләкләр белән мәж килүенә кабат кабат күз салып уты
ра да. кинәт кенә бетен бит җыерчыкларын яктыртып, әйтә:
— Карале Юнусов. Мансурның бу ат арбалары, тегермәне, күбәләкле ре безнең Вихорь га күпме өстәмә табыш бирә ала бит' Уйлап карыйк әле.
— Ничек... табыш?
Остаханәдән кон саен күпме йомычканы, тегенди мондый калдык ф ны чүплеккә чьи арын атабыз яндырабыз Әйтик нп i калдыклардан мою ; шушындый уенчыклар ясауны оештырсак ?
— И-и. Николай Иванович, шәһәр баласының алай аг арба тегермән < ишеләргә бик исе китәр микән соң?
— Алай димә син. Каюм Шәһәрнекеме-авылныкымы, бала бала инде ул. Әллә безнең Мансурның чын тегермән күргәне бармы? Ә иң яраткан < уенчыгы шул’ дип сүзгә кушыла Агаша да
Күп тә үтми. Вихорь остаханәсе Каюмның балачакта үзе уйнап үс - кәй мондый уенчыкларны ясап та чыгара башлый, табышын ла китерә Әм ♦ ма бу хәл Каюмның күңелендә шатлыктан бигрәк, моңарчы тирән үк яткан моңсулык уята. Әнә шул ат арбалы, тегермәнле, күбәләкле туган якларын өзелеп сагына ул. 1<)к бит башкалада боларнын берсе гә Юк
Аташа да көтмәгәндә, кырык эшен кырык якка куеп. Каюм янына килеп утыра да:
(ин. картым, гармуныңны бөтенләй оныттың әле Әйдә, уйнале бер. ди. һәм. нинди көй уйнарга икәнлеген үтенгәндәй тын гына суза:
х
Сарман буйлары ла— г
Бер кичке әңгәмәдә Николай Иванович илдә бара торг ан яңалык тарның иң зурысы итеп, әйтеп куя:
— Синең кемнәрең бар әле авылда '
- Әни белән әти карт га. ике сеңел. Олысы инде кияүгә чыкты
- Менә, күрдеңме сезнең гаиләгә дә иген игү. мал асрау җиңел түгел анда Ә менә кооперативларга берләшкәч, һәркайсына кулыннан ки лердәй эш табылачак Кулыннан кнлердәен эшли дә. тиешле тү ләвен гә ала
— Димәк ки. мин дә'
Ну-ну! Син тик кенә утыр, яме Син безнең кооператив члены Агаша да безнеке Сезнең турыда сүз бармый монда.
Шалтыр шылтыр габак савыт юучы Агаша, аларның сүзен ишетмиме дәшми Николай Иванович, саубуллашып чыгып киткәч, ул тын i ыиа ире янына килен утыра
Каюм’ Син авылыгыз яныннан Сарман елгасы ага. дия и гең Әйт әле. каеннар да бармы е н а буенда'
Бар. Миңле-Аташа, бар Шундый матурлар, зифалар
Агаша, тыелып кына < издермәскә тырышып кына, тирән <-у тый
Әгәр монысы кыз бала булса. Миңсылу атлы кушарбыз, яме'
Каюм, нәнине назлагандай. Хгашаның чәчләреннән сыйпап куя
- Ә малай туса?
— Малай тусамы' Каюм, сугышта үлгән абыем Яков исемле иде Яков Кара син. безнең халыкта да бар бит андый исем Якхб
Ир белән хатын, бер берсенә карашг ...................... ■лмасша.тар.
. .Язын. Каюм белән Агаша бергәләп өй буена утыртып куйган яшь нар каен беренче бөреләрен ярган көннәрдә уллары Якуб гөньяга килә
Күп гә үгми.бөтен Вихорь кешеләре ал арны ерак юлга Сарман буендагы Шәрләрәм.иә озагын калалар
Вакыйг аның баллада өлеше шу шында гоглнәнә бу гай Хәер, һәркемнең гомере үзенчә бер баллана ул Олы яктысы бар аның, моңлысы бар. гаять ачы граҗн! алесе
Шуңа да мин бу вакыйганы җыр музыкага салып та түгел, шигырь поэма итеп тә түгел, ә кулымнан килгәнчә, үземчә хикәяләп бирергә булдым.
Күңел кылларымны кайчан, ничек тибрәтеп җибәрде соң әле бу гади дә, моңсу да. каһарман да гомер?
Язмыш мине дә сугыш инвалиды итеп калдырды Дөнья халыкларына инде икенче мәртәбә кара сугыш афәте булып ябырылган еллар язмышымда шулай чагылды.
(.оңгы вакытларда безне, сугыш инвалидларын, ел саен шифаханә ләргә чакырып алалар да сәламәтлегебез ни хәлдәрәк икәнлеген тикшереп торалар.
Әнә шундый чираттагы тикшерү вакытында, врачка керергә үз нәүбәтемне көтеп утырганда, күршем әйтә кунды:
Хәтеремне калдырдылар әле. малай Үземә әйтеп тә тормастан. тынычлык фондына дип. зарплатамнан акча тотып калганнар. Соң инде, шунда үземә әйтеп алсалар' Бигрәк инде.. Безне санга да сукмауларымы бу?
Икенче яктагы күршем, таягы белән аягына суккалап куйды:
Бер караганда, без инде тынычлык фондына җигәрлек бирдек.
Менә шул-шул. диде хәтере калган күршем. Аның кулында да таяк иде. Ярый, мин бер генә аягымны бирдем. Ә менә әти ике аягын да биргән... Шул ук тынычлык фондына дияргә була инде.
Этнең дә сугышта булды мени? дин сорыйсы иттем мин күр шемнән.
Булган Ләкин бу сугышта түгел, теге, беренче герман сугышында. Авыр булган әтинең хәле Ике елга якын госпитальдә ятса да. авылга кайтып җитәрлек хәле булмаган Шуннан соң әти Ленинның үзенә мөрәҗәгать итә.
Ленинга'”
Әйе, Ленинның үзенә. Бер фин коммунисты ярдәмендә. Бар инвалидларны да көченнән килердәй һөнәргә өйрәтергә, торыр җир, ашау эчү якларын җайга салырга кушкан Ленин Шул гурыда язу биргән.
Менә бит. ә! Кайсы елда була инде бу'.'
Әти. бәлки, елын чнслосын да әйтеп сөйләгәндер Мин ул вакытта бала гына бит әле. хәтергә сеңдереп яки язын кую турында башка да килмәгән Шуннан төрлесе төрле Һөнәр үзләштереп чыккан инвалидлар халыкка бик кирәкле әйберләр эшләү, төрлечә хезмәт күрсәтү ширкәтенә берләшәләр Бар эшләп тапканнары уртак була боларның. төгәл исәптә була. Барысын да уртага салын киңәшеп эшлиләр, тиенен дә киңәшләшеп кенә тоталар. Әти шулай сөйли иде. Кайда инде ул. хәзерге кебек, үзеңә дә әйт мәстән. зарплатаңнан тотып калулар. Тынычлык фонды дип Әгәр киңәшеп эшләнсә, кем инде андый фондка каршы килсен!..
Ул арада врачка керергә аның чираты җитте. Мин ашыга-ашыга сорашып кала аллым: исеме Мансур икән. Сарман районының Шәрләрәмә авылыннан. Әтисе — Каюм Юнысов. хәзер мәрхүм инде. Әнисе Агринпи на Васильевна, шулай ук иреннән калып озак яши алмаган. Мансур хәзер Әлмәттә тора икән...
Без Мансур белән еш кына очрашып, озак-озак сөйләшеп йөри торган булып киттек. Язмышларында күп уртаклыклар булган кордашларның сөйләшер сүзләре бетәме? Бу сөйләшүләр күңелдә уянган моңны көчәйткән нән көчәйтә бара, бу моң. бу аһәң романнарга сыймаслык булып ташый иде. Безнең Мансур белән сөйләшеп йөрүләр, күңелне ашкындырганнан ашкындыра барса да. фактка әллә ни өсти алмады.
Димәк, тарихка — серле тарихка чумарга кирәк.
Тарих сәхифәләрендә актарынуларым мине тиздән В И. Ленинның өч фин иптәшкә биргән, югарыдагы язуга юлыктырды. Каюмның ачы язмышына якты нур сипкән язу шушы түгелме ’ Кемнәр алар, фин иптәшләр .' Кемнәр алар. 500 инвалид? Нәкъ Каюм Юнысов сөйләп калдырганча 118
булганмы вакыйга, әллә бүтәнчәрәкме'
Кызганычка каршы, мин бу сорауларга хәзергә төгәл генә җавап таба алмадым Җитмәсә. фин иптәшләрнең гомер юллары фаҗигале утыз сигезенче елда өзелә.
Каюмның якташлары белән күп тапкырлар очрашулар... Тарих сәхн фәләрендә гел актарынулар.. Болар тора-бара бер нәрсәне ачыкладылар һәркемнең күңелендә алы Тарих үзенчә яңгырый һәркемнең үз моң җыры Минем Каюм Юнысов турындагы җырым баллада булып яңгырый түгелме соң? Халык күңелендәге баллада.
Иртән, таң алдыннан, шыбырдап кына яшыр явып үтте Быелгы коры җәйдә бик көтелгән, зарыктырган яңгыр иде бу
Яктырганда, басулар өстен иңләп, офыктан офыкка кадәр, тоташ күксел ак томан сарган иде. Томан гүя җирнең бар авазларын да каплап алган, гүя үзенә сеңдергән.
Мондый иртәнс игенче бик ярата Томанлы иртәнең көндезе кояшлы, җылы җилсез булу чан Аннары, томанлы иргә алда тагын шифалы яңгырлар вәгъдә итә Бу яңгырлар инде быелгы уңышка әллә ни өстәмәс, ә киләсе ел уңышы өчен бик тә кирәк у л тамчылар
Юлдашым Якуб та нәкъ шул турыда уйлап бара икән
Өмет тамчылары булып яуды бүгенг е яш ыр \кыллы га соң бу табигать! Кеше күңеленә өмет дигәнен тамызып кына тора, һич өзмәс Якуб озын гына буйлы, ипле-салмак хәрәкәтле ир. Инде пенсия яше нә җитеп кило. Аның кояшта яшан озынчарак йөзенә карап, мин кинәт шуны абайлап алдым, нәкъ әтисе чалымнары чагыла ич анда’ Без кичә аның өйләрендә гаилә альбомын каран утырган идек Каюм Юнысов Агриппина Васильевна белән уллары Мансур һәм Якубиы алларына у гыр гып фотога төшкәннәр. Шәрләрәмәгә кайтып китәр алдыннан. Мәскәү хатирәсе итеп
Анысы, һәркемдә ага баба чалымнары чагылмый калмый Ләкин монда төс кыяфәт охшашлыгы гына түгел, бик тирәннән килүче эзлекле эч ке охшашлык та ярылып яга иде Моны Якубның һәр < үзеннән, һәр хәрәкә теннән сиземләп була.
Безнең әңгәмә тагын ерак хатирәләрне актара башлады
Әти дә. ничек авыр йөрмәсен басуларны шулай бер әйләнеп кай гыр га бик ярата иде. Арып талчыгып кайтып керә дә сәкегә < узылып ята <һти шунда ук янына чәй ясап китереп куя Әти. чәй эчә эчә. әй китә сөйләп, әй китә Игеннәрнең ничегрәк торышыннан башланып китә сүз. колхозда эшләрнең барышына килен тоташа Аннары Мәскәүдәге тормышларын искә төшерүләр, газета хәбәрләре Әни. бетмәс өй эшләреннән һич туктап тормый т ына, аңа кушылып кит.», сш кына уен көлке кыстырт алый Шу нысы гаҗәп: әти һич кычкырып сөйләми җай тына сөйли, ә әни аттың һәр сүзен ишетә, аңлый иде
Ничек?
Ничек дип Әни минем яшь чатында бик каты титр белән авырган, шунлыктан, өлкәнәя төшкәч, калакка ныграк иде Башкалар < үзен, кычкы рыбрак әйгмәсәләр. бик ишеген тә бетерми ә менә әтинең Һәр сүзен ишетә иде Ни гаҗәбе шунда әле аның Кайвакыт, без бала чата ишетмәскә тиеш диптер, үзара пышылдашын та алалар, бик тиз аңлашалар ите үзләре Гаҗәп бит"
Әйтмә дә. Ill* ны сорыйм әле Агриппина Васильевна татарча сөйлә нтә идеме?
Ничегрәк дип әйтергә?.. Татарча барысын да аңлый, ә сөйләшү ятыннан бераз авыррак иде Шул. качакка ныграк булуы комачау таган гыр инде Күрше күлән белән гел татарча сөйләшә иле ул \выл халкы бик якын
итте үзен. Гайшә дип. Гайшә апа дип кенә йөрттеләр.
Юлыбыз сөзәк яр буена килеп чыкты. Лета тын елга агышы тәэсир иттеме, беразга сүзсез генә атладык.
Әллә бераз утырып алабызмы? — диде Якуб. яр буе чирәменә күрсәтеп.
Сүзсез генә берәрне көйрәтеп җибәргәч, елга агышыннан күзләрен алмыйча. Якуб әйтте:
— Син менә һаман әтием турында сорашкач, күрсәтим дидем. Әтинең ял итәргә чыгып утырырга бик яраткан урыны бу.
— Санлый белгән Каюм агай ял урынын
— Күр. барысы ла бар бит монда. Елгасы, болыны, өстәрәк басулар башлана.
— Искиткеч! Мннзәлә елгасымы әле бу?
Карталарда шулай дип атала. Елга Мннзәлә янында Ыкка килен кушыла бит шуңа атаганнардыр инде. Ә су башы аның Сарман районында, халык та аны безнең якларда аккан өлешен Сарман суы дни атый /Кыры да бар бит Сандугачлар гына кунып сайрый Сарман буйларында тирәктә...»
Аңлашыла алайса. Миңа Мансурның сөйләгәне бар Каюм агай лазаретта ятканда Сарман җырын җырлый торган була Аннары шушы җыр аркасында алар әлеге окопташ дусты белән яңадан очрашалар Мәскәүдә.
Әтинең Мансур абый белән серләре бик килә иде шул. Икесенең дә яшьлек еллары сугышта үткән Аннары, ни генә әйтмә, олы малай бит Икәүләшеп, шушы урыннарда сөйләшеп йөргәннәрен хәтерлим. Әй. китәләр, минсиңайтим, икәүләшеп титаклый титаклый, икәүләшеп таякларын селти-селти. .— Ул күңелле елмаеп җибәрде дә. шаян биТ җыерчыклары шунда ук күләгәле җитдиләнде Алай дим дә... Колай йөрүләр бик еш эләкми иде шул үзләренә Мансур абый тиздән Урал якларына эшкә китеп барды. Әти шулай атнага айга бер җилләнеп керә дә. басылып эшенә утыра Колхозның камыт ыңгырчакларын, сбруйларын гөзәтеп тору аның өстендә иде Хәзерге кебек басу тулы трактор мени әле ул чакта. Бөтен кыр эшләре атлар сыртында Аннары, итек тегү, аяк киемнәре ремонтлау эшләре дә һич бетеп тормый. Ул елларны үзең беләсең инде. Аяк киемең туздымы, кибеттән тизрәк яңасын барып аласы түгел. Әти берүзе бөтен тирә якка, хәзергечә әйтсәк, көнкүреш хезмәте күрсәтте.
Сөйләшеп утыра торгач, куе томанның инде тәмам эреп юкка чыгуын да сизми калганбыз. Битләрне кояшлы, җылы август җиле сыйпап үтте.
Якуб. тагын шуны сорыймчы. Каюм ага өлкәнәйгәч тә тальянда уйный идеме?
Әйе. уйнаштыра иде Сугыш башланган елны әтинең авылдашларны гел гармунда уйнап озатып калганнары бик истә.
Ул. елгага караган көйгә, беразга сүздән калды. Елга агышы хатирәләр агышын тибрәтә иде бугай.
Тагын шул бик истә Илленче елларда монысы Шулай, югары очның Миңсылу әби үлде Тукта, елын да төгәл хәтерлим Илле бишенче елның май башлары бу. Әйе. әйе Хәтерләмәскә, шуннан соң, нәкъ бер ел үткәч, әти дә дөнья куйды. Ярый, анысы соңыннан. Кичтән ук хәбәрен ишет кән булгандырмы, әти иртүк торды, бик тырышып кырынды, ж башын алмаштырды. Шомырт чәчәк аткан чак. өй түрендәге шомырт буенда озак кына басып торды. Кесәсенә бер тәлгәш чәчәк тә әзен тыкканы истә. Монысы шуңа истә калган: чөнки шулчак як ягына карангалап куйды, әйтерсең, чит бакчадан чәлдерә. Китте авыр гына атлап Сизеп торам, кәефе бер дә әйбәт түгел үзенең, ләкин ничек бармыйсың? Тормышы җиңелдән булмады Миңсылу карчыкның. Ире сугышта үлде оч малаен шул авыр елларда ялгызы ничек аякка бастырганын үзе генә беләдер. Аяк ка бастылар да. өчесе өч якка дигәндәй, очын та киттеләр. Ул елларда шул Кузбасс якларына инде. Йотып кына бара яшьләрне Минекеләр дә менә, дүртесе тиңентен. Чаллыга китеп урнаштылар. Төпчегебез Фидаи Армиядә, кайткач, монысы яныбызда калмасмы дип өметләнәбез. Ярар.
мин читка тайпылмыйм әле. Шулай, китте эти Минсылу карчык белән хушлашыр! а Вн:м авышкач, кайтып керде Озак кына ятын торды Шх инан сон. гармунын иңбашына асты да. менә шушы урынга чыгып китте һәм. бе ләсеңме. кичке шәфәкъ баеганчы бетен авылга тальян моңы яңгырап торды Соңыннан сөйләделәр, безнең б> як урамнар гына түгел, югары очлар да ишетеп торган II и. нинди генә көйләр уйнамады әти' Ихтимал соңгы тап кыр гармун гартуы булды бугай аның. Әйтәм бит. Миңсылу әби белән чордашлар, бар күңел моңын бушатуы булгандыр бу әтинең Кая соң. куз галыйк. шактый юандык. Карчыкның чәе суынып бетәдер анда
Шулай дисә дә. үзе урыныннан кузгалмады, һавага күз йөртеп алды Аннары кинәт сикереп горды.
Кара әтинең истәлеген күрсәтмәдем ич әле мин сиңа. Кичә сүзгә мавыгып хәтердән дә чыккан
Нинди истәлек?
Әтинең итек тегү кораллары Эреле-ваклы калыплар, чүкече, безе Безнең әңгәмә аягүрә баскан килеш тә һаман дәвам итте
Кооператив дигәннән... Әти авызыннан еш ишетелә иде бу сүз. Кооператив дигәч, без авылның кибетен күз алдына китерәбез Ник дигәндә, авылда кибетне шулай кооператив кибете дип йөртәләр иде • Коопе ративка ситсы кайткан, най түләсәң генә бирәләр икән диләр Най түләсәң, кооперативта такта чәй бирәләр Әнә шундый сүзләр генә колак ка эленеп калган безнең Баксаң, әти бу сүзне бөтенләй бүтәнчә мәп. нәдә әйткән икән ич. K<vixo3jia ул чакта төрле тәртипсезлек, хужасызлык хәлләре чыгып кына тора Әтинең болар! а бик эче поша, бик ачынып сөйли иде Юк. җәмәгать. Ленин өйрәтеп калдырган кооперативлар бо лай булмаска гиеш ул. Нәрсәнедер бозалар, үтәп бетермиләр Ильич өйрәт көннәрне дин авылдашлар белән сөйләшен утырганнары хәтергә төшә хәзер
Күпер чыкканда Якуб. култыксага таянып, тукталып калды
Әтине Ленин белән очрашкан. Ленин үзе аның белән кул биреп күрешкән кеше, дин йөртәләр иде. Хәзер дә бөтен тирә юнь моны риваять игеп сөйли
Әйе. әйе. Мин до нәкъ шулай сөйләгәннәрне ишетеп килдем
Елга агышына карап тагын күпме басып тордык икән? Тормыш мнз гелләре вакыт үлчәвенә сыя мени'
Ага Сарман суы Тын 1ына көрсенгәндәй, тыелып кына ярсыгандай, иркенләп бер сулагандай ага \га да ага...
1987 1988
>).шг Шзрлврамз Әлмлг