Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәният тормышы көндәлеге


ХАКЛЫК ӨСКӘ ЧЫГА
30—40 нчы һәм 50 нче еллар башында булган репрессияләргә бәйле материалларны өстәмә өйрәнү буенча КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы комиссиясенең Үзәк Комитет секретаре А Н Яковлев рәислегендә узган чираттагы утырышында «контрреволюцион солтангалиевче оешма «га бәйләнешле рәвештә җаваплылыкка тартылган гражданнарны реабилитацияләү мәсьәләләре каралды ОГПУ органнары тарафыннан ясалма рәвештә оештырылган «эш» буенча. 1928 ел ахырында Милләтләр эше халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы М X Солтангалиевкә һәм тагын 76 кешегә контрреволюцион оешмада тору турында нахак бәла ягыла Тикшеренү чынбарлыкта мондый оешманың булмавын күрсәтә СССР Югары Советы Президиумының 1989 ел. 16 январь Указы нигезендә, бу эш буенча ОГПУ карары юкка чыгырылды һәм шушы уңайдан р« прессияләнгән гражданнар тулысыңча реабилитацияләнде Акланучылар арасында халкыбызның бик күл корәшче уллары, партия һәм әдәбият-сәнгать эш- леклеләре бар
СССР Югары суды Пленумы М X Сол- тангалиевне иң югары җәзага тарту турында Югары суд хәрби коллегиясенең 1939 ел. 8 декабрьдәге хокемен юкка чыгарды һәм бу эшне, жинаять составы булмау сәбәпле туктатты
Бернинди нигезсез партиядән чыгарылган М X Солтангалиев һәм аның «эше» буенча узган хезмәткәрләр КПСС сафларында торгыз ылды
Бу турыдагы материаллар «Правда» газетасының быелгы 1 июнь санында басылды
ТАТАРСТАННЫҢ 70 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАП
22—24 майда В И Ленин үзәк музееның Казан филиалында. Татарстанның 70 еллы-гына багышлап. «Совет Татарстаны тарих һәм хәзерге чор» дигән темага фәнни конференция уздырылды.
Конференциянең пленар утырышында татар халкының милли дәүләтчелеге проб-лемалары турындагы доклад белән КДУ профессоры тарих фәннәре докторы И Р Таһиров чыкты Г Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм тарих институты директоры профессор М 3 Зәкиевның доклады 'Автономия һәм милли тел статусы» дигән темага багышланды СССР Фәннәр академиясе Урал фәнни үзәгенең Башкортстан бүлеге тарих, әдәбият тел институтыннан тарих фәннәре кандидаты В В Болтуш- кин «Совет федерациясен үзгәртеп кору — милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуның төп юлы» дигән теманы яктыртты
Аннары конференция секцияләргә бүленеп эшләде Конференция эшендә. Казан галимнәреннән тыш. союздаш һәм автоно-мияле республикалар. Мәскәү. Горький, Свердловск һәм башка шәһәрләрнең галим-нәре катнашты.
БӨТЕНСОЮЗ ФЕСТИВАЛЕ
19 майда Чаллыда илебездәге яшьләр те-атрларының Дүртенче Бөтенсоюз фестивале ачылды Ул республикабызның — 70, КамАЗның 20 еллыгына багышлап үткәрелде. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 8 милли театр коллективы спектакльләрне туган телләрендә күрсәтте Әр- мәнстан. Молдавия. Украина, Грузия кебек союздаш республикалар вәкилләре белән бергә, тугандаш Башкортстан. Чувашстан- нан килгән коллективлар да чыгыш ясады Болардан тыш. Болгария. Польша. Канададан да кунаклар катнашты.
ЧУВАШ ӘДӘБИЯТЫ КЛАССИГЫ ЮБИЛЕЕ
Билгеле булганча. ЮНЕСКОның егерме бишенче сессиясе карары белән, чуваш әдәбиятына нигез салучы Константин Ива-новның (1890 — 1915) йөз еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтү бу елның бөтендөнья календарена кертелгән иде 22 майда Чабаксарда уздырылсын тантаналы кичәдә татар шагыйре Кави Латыйп чуваш телендә К Иванов турында чыгыш ясады Кунаклар Иванов исемен йөрткән урам бәйрәмендә фәнни конференциядә катнаштылар. завод һәм авыларда булып, хезмәт коллективлары белән очраштылар
МИЛЛӘТТӘШЛӘР ЯНЫНДА
Апрель аенда язучы һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев Казан дәүләт университеты профессоры Т Галиуллин доцентлар Ф Әгь- замов, Җ Зәйнуллин Ульяновск телевиде-ниесенең татар телендәге тапшырулар ре-дакциясе чакыруы буенча борынгы Сембер җирендә кунакта булдылар
Шәһәрдә эшләп килүче «Туган тел» җәм-гыяте һәм телевидение тапшырулар комитеты беренче көнне алар белән Профсоюзлар культура сараенда очрашу кичәсе оештырды Очрашудан соң «Чулпан» җыр һәм бию ансамбле концерты булды Кичәдән җыелган акча тулысынча Салих Сәйдәшев һәйкәлен салу фондына күчерелде
Галимнәр икенче канне укытучыларның белемен күтәрү институтында өлкәдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларына лекцияләр укыдылар ә кичен телевидениенең
• Чишмә» программасында катнаштылар Алар белән «Турыдаи-туры элемтә* оеш-тырылды
ТАТАР ГАЛИМЕ — СУОМИДА
Хельсинки университеты чакыруы буенча. 1990 елның январь-апрель айларында Казан дәүләт университеты доценты Хатип Миңнегулов Финляндиядә булып кайтты Гыйльми командировка вакытында ул фан галимнәре белән очрашты. Фин-Угыр җәмгыяте утырышында катнашты, китапханә- архивларда татар мәдәниятенә мөнәсәбәтле күпсанлы материаллар белән танышты Хельсинки, Тампере, Турку шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез алдында татар әдәбияты тарихыннан лекцияләр укыды аларны кызыксындырган күпсанлы сорау ларга җавап бирде
МӨСЕЛМАН ИНСТИТУТЫ
Татарларның поляк һәм литва халыклары белән дуслыгы бик ерак заманнарга барып тоташа Моннан алты гасыр элегрәк кыю татар сугышчылары немецларның
• Тәре походы »н җиңү өчен батырларча сугышалар. Польша. Литва җирләрен дошман коллыгыннан коткарып калалар Шуннан соң татарларга үзләре кан койган туфрактан җир бүлеп бирелә, дин тотып үз го реф-гадәтләре белән яшәргә рөхсәт ителә Мәсәлән, бүген Польшада гореф-гадәтләрен. динен саклап калган, төркем-төркем авылларга берләшеп яшәүче татарларны меңәрләп санарга мөмкин
Күптән түгел Полыпа башкаласы Варша вида Мөселман институты ачылды Аның инициаторы — Мөселман бердәмлеге җәм гыяте Институт Польша һәм Литва мөсел-маннарының күпьяклы проблемаларын өй-рәнәчәк, милләтне үстерү юнәлешендә тик шеренүләр алып барачак Бер үк вакытта институт нэшерлек эше белән дә шө-гыльләнергә исәп тота
ВАШКОРТСТАН АССР
Башкортстанның көнбатышында урнашкан Октябрьск шәһәрен Татарстаннан Ык елгасы гына аерып тора Биредә яшәүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил итә Күптән түгел техника йорты каршында Татар-башкорт иҗтимагый үзәге оештырылды Бу инициативаны күтәрүчеләр арасында фән кандидатлары инженерлар укытучылар, врачлар, культура хезмәткәрләре бар иде Үзәкнең оештыру комитеты рәисе итеп өлкән инженер Марсель Гарипов сайланды
Узган елның декабрь аенда Ишембай шәһәрендә -Таң> исемле татар җәмгыяте берләшмәсе оештырылган иде Берләшмәнең шәһәр халкына булган беренче мөрәҗәгатендә мондый фикерләр әйтелә яңа уку елында шәһәр мәктәпләрендә татар класслары ачарга, милли мәдәниятне гореф-гадәтләрне халыкка кире кайтарырга барлык милләтләрнең тигез үсүе өчен бөтен мөмкинлекләрне файдаланырга һ. б
Җәмгыять халык депутатларының Ишембай шәһәр башкарма Советының 1989 ел. 1 декабрь карары белән расланды
ҮЗБӘКСТАН
Үзбәкстан халкы арасында татарлар сан ягыннан өченче урынны алып тора Биредә алар өчен культура-агарту үзәге оештырылды Ташкентта булган оештыру конференциясендә яңа җәмгыятьнең уставы һәм программасы расланды идарә сайланды
Икенче ел инде татарларның «Сабантуй», «Гөбәдия». «Туган тел-туган көйләр» дигән бәйрәмнәре үткәрелә Милли үзешчән коллективлар күбәйде, татар теле курслары оештырылды Үзбәкстанның 35 мәктәбендә ана телендә укыта башладылар
КУСТАНАЯ
Өлкә радиосы программасында татар те-лендәге «Якташ» исемле тапшырулар яңгырый башлады Хәзерге көндә Татарстанның 70 еллыгына багышланган тапшырулар циклы дәвам итә
• Якташ »ны күрше Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр дә тыңлый
ТУБЫЛ
Бу якларда Арангуловларның «Ләйлә» исемле гаилә ансамбле киң билгеле
Ансамбль оештырылган елларда ирле- хатынлы Арслангәрәй һәм Сәкинә Арангу- ловлар гына җырласа хәзер балалары үсә төшкәч, программа баеды Игезәкләр Хөсәен белән Хәсән, армиядә хезмәт итеп кайткач, Тубыл шәһәр сәнгать һәм культура училищесын тәмамладылар Алар үзләр*.- дә җырлар иҗат итә Кече уллары Айвар исә армиядә солдат җырлары фестивалендә җиңеп чыкты
РЕДАКЦИЯ КУНАКЛАРЫ
10 майда Үзбәкстанның халык рәссамы. СССРның һәм Үзбәкстанның Дәүләт пре-мияләре лауреаты, профессор Чыңгыз Әх- мэров редакциябездә кунакта булды Милләте буенча татар булган атаклы рәссам үзбәк һәм татар мәдәнияте багланышлары турында сөйләде күп санлы сорауларга җаваплар бирде
Бу останың ТАССР сынлы сәнгать му-зеендагы үзенчәлекле күргәзмәсе казанлы- ларда зур кызыксыну уятты
24 майда редакция хезмәткәрләре Тер-киннең Мәрмәрә университеты профессоры Надир Дәүләт белән очраштылар Өч сәгатькә сузылган җанлы әңгәмә вакытында дөньяның төрле төбәкләренә таралып яшәүче татар халкын барлау һәм алар арасында мәдәни элемтәләр урнаштыру турында кызыклы сөйләшү булды