Котлыйбыз!


Җәвад Тәрҗемановка — 70 яшь
Җәвад Әфтах улы Тәрҗеманов 1920 елның 8 июлендә Казан шәһәрендә мулла гаиләсендә доньяга килә. 13 номерлы беренче татар урта мәктәбен алтын аттестат ка тәмамлап, 1938 елда Казан химия-технология институтының механика факультетына укырга керә. Боек Ватан сугышы елларында ул. институтта һәм аспирантурада уку белән бергә, хәрби заводта автомат-станокларны койләүче инженер технолог булып эшли 1950 елны тех ник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алу очен диссертация яклый. Казан химия технология институты кафедрасында озак еллар доцент булып эшли. Аныц дистәләрчә фәнни хезмәтләре бар. 1981 елдан Татарстан ныц атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Җәвад Тәрҗеманов пионер чагыннан ук матур әдә бият белән кызыксына. Күп укый, үзе дә хикәяләр һәм шигырьләр яза. 1938 елда, унынчы класста укыган ча гында. «Кызыл галстук» исемле беренче китабы донья күрә.
50 ел эчендә (1938—1988 еллар) Җәвад Тәрҗеманов ныц СССР халыклары телләрендә һәм чит телләрдә сик сәнләп китабы басылып чыга. Аның доньякүләм таныл ган күренекле әсәрләре — «Шуктуган» әкият повесте һәм «Комеш дага» романы.
1946 елдан бирле ул — СССР Язучылар берлеге әгъзасы
Каләмдәшләребез — СССР Язучылар берлегенең яңа әгъзалары
Наилә Вәлитова
Наилә Минһаҗ кызы Вәлитова 1946 елда туган. Әгер җе районының Иж-Бубый авылында урта белем ала Алабуга дәүләт МДагогня институтын тәмамлаганнан соң, Иж Бубый һәм Казан мәктәпләрендә укыта. 1971 ел дан алып Татарстан китап нәшриятында эшли башлый, хәзерге вакытта матур әдәбият редакциясенең олкән редакторы
Наилә Вәлитова тәрҗемәсендә Э. Успенскнйның
• Крокодил Гена һәм аның дуслары». В. Распутинның
• Онытма гомергә». Н. Думбадзеның «Мәңгелек канун» исемле әсәрләре татар телендә китап булып басылып чыкты.
Фирая Зыятдинова
Фирая Гали кызы Зыятдинова (Шиһапова) 1945 елда Арча районының Мамыш авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Кичке мәктәптә урта белем алып, Казан дәүләт университетының тарих филология факультетына укырга керә. Анна ры. бер ел мәктәптә укытканнан соң, Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Бүгенге көндә ул — нәшри- ятнең матур әдәбият редакциясендә редактор.
Фирая Зыятдинованың шигырьләре башта республика газета-журналларында дөнья күрә. Ул тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. 1985 елда К. Паустовский хикәяләрен тәрҗемә итеп, «Яңгырлы иртә» исемле китап чыгарды. Соңрак аның «Матур буласым килә» һәм «Язгы ярсу» дигән мөстәкыйль шигырь җыентыклары да дөнья күрде.
Рафис Әхәт улы Гыйззәтуллин 1955 елда Сарман райо-нының Урта Кәшер авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач. 1972—77 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, югары белем ала. Аннан соң «Татарстан яшьләре» газетасында эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, «Ялкын» журналында эшләп ала. Бүгенге көндә ул — «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлегенең өлкән хәбәрчесе.
Рафис Гыйззәтуллин балалар өчен язылган «Очучы буласым килә» (1984), «Урман юлы» (1987). «Көтелмәгән сорау• (1990) исемле китапл&р авторы.
Марк Зарецкий
Марк Давидович Зарецкий 1937 елда Киев шәһәрендә туган. Казан педагогия институтын тәмамлагач, Куйбышев (Татарстан) шәһәре мәктәпләренең берсендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аннан соң Казанда эшне яшьләр мәктәбендә, техник һөнәр бирү училищесында эшли. 196,1 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор вазифасын башкара. Ул.. Татарстанның атказанган культура хезмәткәре.
Марк Зарецкий рус телендә яза һәм аның балалар өчен «Птицы наши друзья», «Наш зоопарк», «Зеленые доктора» исемле китаплары дөнья күрде. Аның тарафыннан күп кенә танылган татар язучыларының һәм шаг“йрьләренең әсәрләре русчага тәрҗемә ителде.
1987 елда Марк Зарецкийның «Речь, дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Реклама