КОЛАКСЫЗ ЗАРИФ


Казанда әле каты сугыш барса да, полклар иртәнге якта ук таралып беткәнлектән, Зариф шәһәрне кон урта сында ук калдырып чыкты.
Башта ул аерым-аерым да, гаилә-гаилә булып та. җәяүләп һәм ат белән дә, кул арбасына җигелеп тә чигенгән, самавыр ястыклар төяп, кәҗә-сарыгын өстерәп интеккән кешеләр, яралы солдатлар, тиле кебек тик торганда акырып җырлап барган матрослар ара сында болганчык ташкында калган төссез яфрак сыман бөтерелде, дулап өермәләп давыл якынайса да, яшенләп яңгыр койса да юри аксаклаудан, кулы яраланганга сабышып, мылтыгын сөйрәп атлаудан туктамады Аннары гына, урманга килеп кергәч кенә, калган чыршы астына кереп егылды.
Тәне хәрәкәттән тынуга, башын тагын авыру боргычлый башлады. Көне буе чатный инде, каһәр. Менә әлегедәй юл чатында калып, икеле-микеле уйларны хәл итә алмыйча интеккәндә ярыла аның башкайлары, бер дә тик торганда түгел. Казан ычкынды болай булгач, тотып кадалмаслар. Матрослар сызды, пехота качты. Көчле, димәк, тегеләр. Чехлар, ди, җитмәсә. Ән глечәннәр дә булыша, ди. «Болай булса, алар Арча, Чар, хәтта безнең Җил гелдедә дә ялт дигәнче булачак,— дип уйлады Зариф. - Ярый әле, аллага шө кер, атып маташмадым үзләренә, берсен дә теге дөньяга җибәрмәдем, үзе мә дә ул-бу булмады. Хәзер өскә килеп чыксалар да, бирелергә калдым, җай чыкканны гына көтә ием, диярмен...»
Ә болар килеп чыкса, үзебезнекеләр ягъни? Кеше чигенгәч, чигендем дә юлдан яздым, җитмәсә, аяк каймыкты дияр
Берсе дә килеп чыкмаса нишлисең инде? Гомергә чыршы төбен каравыл лап ята алмассың ласа. Өйгә, авылга! Моннан Әлдермешкә дә күп калмый ин де, аннары юлны белом. Их. авылга кайтсаммы?!
Чү, туктале, тумаган тайның билен сындырасың түгелме? Казан ычкын маган булса? Иә бер-ике көннән болар кире тартып алса? Әнә бит безнең
Илдар НИЗАМОВ (19361 — филоло/ия фәннәре кандидаты. Татарстанның атка закеан мәдәният хезмәткәре. *Өмете. ‘Иделеме • Мәхәббәт хакые һәм башка проза китаплары авторы Казанда яши
нар сулга — Зөя ягына юнәлгәндә, ул әкрен әкрен генә уңга каерды
Ниһаять, башкалардан тәмам аерылды. Шунда ул мылтыгын иңенә асты, аксакламыйча атламакчы булып карады. Кая ул! Аяклар инде чатанлап атларга гына ияләшкән, гәүдәсе дә мылтык авырлыгыннан җиргә иңә бара кебек. Мүкәләп диярлек сөйрәлеп, тар сукмактан тагын бераз тайпылды да куе
ротаныкылар Биектау ягына китте, Икенче армиягә кушылабыз да әйләнеп кайтабыз, дип. Вахитов дигән комиссар да каты тора, диделәр.
Бер торды Зариф чыршы астыннан, сулга — Зоя ягына атлап карады; караңгылыкны сылтау итеп, кире чыршы тебенә килеп утырды. Ерак та түгел кешеләр тавышы ишетелеп, ат пошкырган кебек булды, сикереп торып, бу юлы уңга — Әлдермешкә элдертмәкче булды, тик аяк асты ныграк пычтырдавын тоеп, сазлыкка кереп-батмагаем дип. янә борылды
Мылтыгын да ул башта агач арасына атып бәрде, аннары кире уйлап, мүкәли-мүкәлн тагын эзләп тапты, хәтта баш астына ук салып ятты
Түтә салкыны башның чатнавын баса төшкән кебек тоелды. Бу ягы җылынгач, икенче ягын әйләндереп салып, тагын мылтык салкынлыгын тоюдан бер тын рәхәт кичереп, йоклап та китте...
Зариф сискәнеп уянды. Аталар! Төштә генә түгел, өндә дә аталар ласа! Ул, кинәт айнып китеп, җиргә сыенды.
Тирә-як инде азмы-күпме яктыра башлаган. Атыш, кинәт башланган кебек үк кинәт тынып, аны тагын да сагайтты. Караштырып килми булмас, дип. сагаеп кына бераз атлаган иде, кичә чигенүчеләрдән аерылган юл чатына килеп чыкты. Шунда борылыштан өч ат җитәкләгән ике солдат күренде. Зарифны шәйләп, ялт кына мылтыкка ябыштылар.
Зариф хәрәкәтсез тик катып калды. Бу — кызыллар иде, кичә алар, өч атлы, аны узып киткәннәр иде. «Петроградларны. кавалерияне күрмәдеңме?» — дип тә сораганнар иде.
— Кая юл тотыш? ... диде солдатларның берсе ерактан ук. Зарифка якынайган саен, аның йөзе ачыла кебек иде — кичә күргәнен хәтерләде бугай.
— Бүтәннәр кая, без дә шунда инде, тик адаштым менә,— диде Зариф. Таныштан тәмам таныдылар, ахрысы, дәшкән солдат мылтыгын төшерде.
— Кайсы частьтан соң син?
— Социалистик ротадан, моселманский. Таралдык менә...
— Һаман кысалар бит. таралырсың да. Менә безнең дә иптәшне, инде монда чыккач, разведчиклары әрәм итте. Ярый, аты әйләнеп килде әле. Мә. ал пока, аннары күз күрер. Атлана беләсеңме?
— Авыл малае ла без,— дип, Зариф йөгәнгә үрелде, мылтыгын аркасына элде.
Алар тагын бераз җәяүләп бардылар да. «Тирә-якта дошман юк икән, иптәшне аткан разведчик болай гына очраган икән». — дип фараз кылып, яралылар утырган олауларын да алып килеп, алга, Зөя ягына киттеләр.
Солдатлар әле атланып, әле җәяүләп, обоздан читкәрәк китеп, гел алны- артны карап бардылар. Зарифны алай ерак җибәрмәделәр. Олау янында гына уяу булып барырга куштылар.
Казаннан ерагайган саен, ату тавышлары да шактый тынып, алар да бераз тынычландылар. Зариф хәтта вәсвәсәләнүдән дә туктады, башы да чатнамас булды. Тик торганда ат кадәр ат бирсеннәр әле! Ифрат рәхәт иде ат өстендә: аның йомшак җылысы бөтен тәнгә тарала, изрәтә. Зариф тагын йокымсырап киткәндәй булды. Тфү. тагын теге төш. Нәкъ өндәге хәлләр кабатлана. Тик менә соңгы мәле, авылдан чыкканда атулары гына...
Ә ул чакта авылда...
...Бик каты ишек шакыдылар. Яланаягына итек кенә эләктереп, Зариф тышка чыкты. Агасы икән. Волостька тагын икмәк таларга килгәннәр, ди. Инде революция чыккач та талыйлар, күпме түзәргә була, киттек, туган, ике генә кеше икән, арт сабакларын укытып җибәрик әле, йөрмәсеннәр, ди. Җитмәсә, кяферлар дә икән әле, утка салсак та савап кына алабыз, ди. Кулында ике җәпле үткен сәнәк иде. Зариф ни алырга да белмәде, шулай китте. Волостька чыга торган юлга таба шау-шулап чабучыларга кушылдылар.
Алар килгәндә кемнәрнедер егып ук салып кыйныйлар иде инде. Күрше авылларны күргәч, аларга юл бирделәр. <Бир кирәкләрен, соңгы телем икмәкне авыздан тартып алырга йөрмәсеннәр!» — дип, як яктан боларны өстереп тордылар.
Зариф, үзе кыйналганнан да битәррәк арып, атлаган саен сортенә-сөрте- нә. авылына кайтып китте.
Гомумән, бу көннәрдә ул илдә-кондә барган хәлләрне аңламаудан гаҗиз иде. Австриядә өч ел диярлек әсир ятып, әле генә кайтып төшеп, авыл- дагы-илдәге хәлләрдән хәбәрдар булмыйча, караңгы урманда яна-ялгызы торып калган кеше хәлендәрәк иде.
Ә теге канлы вакыйгадан соң күп тә үтмәде, карлы-буранлы көннәр- нең берсендә аның Ишми абыйсын алып киттеләр. Волостька кергән авыллардан тагын утызлап кешене чүпләп. Чар төрмәсенә илтеп япканнар. Зариф исә үзен алырга килүләрен көтеп, куак төбендә посып яткан куян кебек дер калтырап утырды-утырды да, читкә китеп югалып торырга булды.
Авылдан ул, аллага шөкер, хәвеф-хәтәрсез чыгып китте. Казанда да эшкә урнашты. Аз-мазлап дөнья хәлләреннән хәбәрдар була башлады. Тик язга таба, күңел тәмам утыра дип кенә торганда, бер авылдашы килеп, янә коткы салды. Җавапка тарту өчен аны да эзлиләр, ди. Тегеләргә әле суд булмаган. озакламый буласы ди. хәтта тамаша кылырга килгәннәргә дә ике- өч ел өтермә бирәселәр, ди.
Зариф уйлап-уйлап торды да, аллага тапшырып, июнь башларында Кызыл Армиягә — мөселман социалистлар полкына язылды. Шуннан бирле бераз иркен сулыш алса да, барыбер бөтен гәүдәгә тураеп йөри алганы юк, йөри инде менә шушылай, җидегә бөгелеп, күңеленнән мүкәләп. Тагын ниләр күрер икән бу башкайлары?..
Ат өстендә булгангамы, бу юлы Зарифның йокымсыравы төш булып китә алмады, киресенчә, бик уяу, бик аек иде уйлары: авылга ашкына ашкынуын да, әмма инде нинди хәлләр икәнен белми. Ишмиләр инде Чар төрмәсеннән ычкынган булсалар, кармактан ычкынган ташбашлар сыман, башта читкә атылырлар да. аннары барыбер ашаган җирләренә — авылга җыелырлар. Бәлки әле аларны азат итүчеләр, корал биреп, Казанга ук җибәргәннәрдер. Аклар сине төрмәдән бушка чыгармас... Авылга кайтырсың, алар инде шунда булса, Кызыл Армиягә язылганыңны да сизсәләр. Тереләй ашыйлар инде. Әллә, чыннан да. төнлә авылга сыпыртмынча яхшы иттемме? Менә ат та эләкте бит әле. Тик озаккамы җылытыр аны бу малкай?..
Зарифта атны озак тотмадылар. Шикләнделәр. Атлылар разведкага ешрак йөри иде. Зариф бер тапкыр чак-чак аклар кулында калмады. Ул нәкъ кирәк чагында атып та, чабып та котыла алмый иде. Сәбәбен ачыклый алмадылар, ачыклап та тормадылар, атын алдылар, үзен пехота взводына күчерделәр.
Атны алгач, аның икеле-микеле уйлары көчәйде генә.
Зариф, урмандагы теге төнне искә төшереп, башын кипкән үләнле көздән алып, мылтык түтәсенә куеп ятты. Түтә салкынча, каты иде. Менә алла хикмәте, баш авыртуы тагын басыла түгелме9 Ярый әле, алгы сызыкта обход чиратын уздыргач разъездстанцага кайтып китмәде, тынчу вагонда барыбер йоклап булмас дип, монда — арткы сызыкта — сорап калды. Әле биредә дә — бер яктан коры ылыс исе, икенче яктан урылган басу исе килеп торган яланда да башкайлар нишләргә белми, вагонда булса, кийларга бәргәләнер идең. Өстәвенә, монда ул кадәр үк хәтәр дә түгел: алай-болай теге як атакага купса, монда кадәр әле разведка бар: аннары, бигүк куе бул- маса да, беренче сызык — застава бар. Снаряд дисәң генә нндс. Тфү, әйттем исә кайттым, әстәгыфирулла, алайга калса, сукыр снарядка аңа вагоның да әллә ни түгел. Теге көнне, минскилар эшалонына снаряд эләгеп, шактый солдат кырылган, диделәр. Монда әле йә тегеләй, йә болан тайпылып була, ике стена арасында түгел. Ышыкланыйм дисәң, агачлары да хәттин' юан.
Зариф менә шулай, әле тегеләрне, әле боларны уйлап, үзара чагыштырып. үлчәп ята. Кемне дә үтереп мактарлык түгел. Моңарчы берсе дә ал дыра алмады. Менә шушы тирәләрне генә дүрт тапкыр алдым бирдем иттеләр ич инде. Каян беләсең монда кайсы як көчле икәнен. Егерме көн буе икеле- микеле ят әле. Ничек чатнамасын ул баш?!
Рас анысы, азаккы ташлануда тегеләр безне Идел күпере төбенә үк дияр лек китереп терәделәр. Шуннан соң калкынып куйдылар, үсенделәр. Янә каты удар ясарга бик нык әзерләнәләр, ди.
Чабаксардан да тагын телеграмма килгән, ди. Бу инде өяз башкаласы Чарга ярдәм сорап Кызыл армия түрәләренә җибәрелгән өченче телеграмма. Моннан берничә кон элек ишетте: Чарда буржуйлар баш күтәреп. Совет властен бәреп төшергәннәр. Шуны ишеткәч. Зарифның бәгырендә сәер бер нәрсә өзелеп киткәндәй булган иде: әллә өмет җебе, әллә түземлек җебе иде ул. Авылда да, болай булгач, тегеләр власте инде. Үз тылында тәртип тота алмаган армиягә өметләнү, ай-һай... Аннары соң, түрәләрнең баш күтәргән өяз үзәгенә ярдәмгә берәр часть җибәрә алмаулары?..
Үзәгендә нидер өзелгән минутта Зарифның баш чатнавы бетте дә китте. Чөнки ул үз үзенә кистереп: «Җитте сиңа, болай булгач күперен дә алырлар. Чарга дн хуҗа булырлар, сузма, хәл ит, малай». - дия алган иде.
Шулай дип кисеп салганга инде икенче тәүлек китте. Сизә Зариф, теге якта хәрәкәт бик көчле. Әзерләнәләр. Дөрес, болар да йокламый, туплары бермә-бер артты, аеруча Идел өстеннән тавышлары көчле килә, вакыт-вакыт җәһәннәм сызгырулары чыгарып өстән очып китә,— ком бөртеге булып, агач тамыры буйлап җиргә, тирәнгә сеңәсе килә.
Юк шул, икеләнү барыбер тәмам чыгып бетмәгән икән, бизмәнне ыргытып бәрмәгән, һаман үлчи, шуңа күрә башы да яңадан чатный икән.
Ярый әле бүген менә теге яктан пулемет тавышлары аерата көчле ишетелә. Алар куера бара, куера бара. Сизә Зариф; киләләр. Уйнап килүләре түгел. Чү, алгы рәттәгеләр чигенә дә түгелме?!
Борылып карый-карый. ара тирә генә ата-ата чигенүчеләр ешайганнан- ешая бара. Моны абайлап, Зариф рәтендәгеләр дә калкынып,— кем тезләнеп, кем басып,— агачка сыенды, затвор тавышлары ишетелде. Әнә атлы разведчик чаптырып үтеп бара.
— Каушамаска, алгы сызыктан йөз адым калдырып, тәртип белән генә чигенергә, урман авызына кадәр! Команда шундый, ике фланг та нык чигенгән.
Әллә-лә-лә, ике яктан да арттан төшкәннәр болай булгач, без *капчык» эчендә калабыз була түгелме соң?! Урман авызына җиткәч, анда ачык алан, ике яктан урап, шул аланга кысып чыгарсалармы?..
Зариф тәмам әсәрәйде. дүрт колагы булса, дүртесен дә торгызыр иде: аланны чыкканчы ук урап куя алмаслармы? Урарлар, шәт!..
Башкалар да шулай чамалады, күрәсең: приказны тыңламыйча, чын- чынлап элдертү- башланды — аланны җәһәтрәк үтеп калырга теләделәр.
Зариф башта үз рәтенекеләрдән калды. Аннан соң Зарифны алгы рәтнекеләр дә куып җитте. Аклар җәһәтрәк килә, ахрысы, әнә бит, ат пошкырганнары да ишетелә, пулялар да колак төбендә генә сызгыра.
• Тизрәк-тизрәк!» — дип кычкыра-кычкыра, алгы сызыктагылар да үтеп китте. Зариф бик нык аксаган булып, алардан да калды. Арттан нәкъ аның турысында тояк тавышы якынайганнан-якыная, кылыч сызгыруы да ишетелә кебек иде инде.
Артка борылып карарга коты чыккан Зариф, башкача атлый алмас хәлгә килде дә, тезләренә егылып, мүкәләп китте. Ат инде аның өстенә менеп тап тый сыман тоелды. Тыны тәмам бетеп, шып туктады, агачка терәлеп, кулларын күтәрде. Күзләрен ачса, ат әле аны таптарлык түгел, шактый еракта, әмма атлы аны күреп алган иде. Шул ук мәлдә Зариф ялт кына аланга да карап алды: шунда чыгып җитә язган. Аланга аяк басарга өлгергәннәрне, чыннан да, урман эченнән ике яклап та пулемет белән кыралар иде. Ярый, аллага шөкер, кабаланмаган әле, нишләр иде хәзер...
Ул калтыраган кулларын бүтәнчә төшермәде. Качып чыкканнарга таулар вәгъдә итәләр-итүен, шушылай бирелгәнне дә үтереп ташламаслар әле, бирелде болай булгач, аллага тапшырып Һәм ул, кулларын күтәргән килеш, мылтыгын кулбашыннан төшермичә генә, инде килеп җитә язган атлыларга таба кузгалды.
Ике атлы аның каршысында ук катып калдылар. Күзләре төрле якка ялт та йолт. Алдагысы офицер, ахрысы, аның баш очында гына кылычын уйна тып алды.
— Биреләсең, кызыл сволочь!?
— Биреләм, господин офицер, так точно. Мөселман мин, үзем биреләм.
— Ха-ха-ха, бирелми карагыз, барыбер кырып бетерәбез. Хәер, бирелгәннәрне дә теге дөньяга озатабыз, үлем сезгә, жәлләү юк, кыйммәтле мәгълүматлар бирсәң генә инде. Әйтеп кал, давай, бу кайсы полк?
— Курски.
— Сул ягында?
— Мински.
— Уң ягың?
— Петроградски.
— Дөрес лыгырдыйсың шикелле. Шулай да вакытны аласың. Ваня, алан читенә чыгара тор? Допросны, әйләнеп килеп, үзем алам. Пока кул пычратасы булма. Ә син безгә кирәген генә әйтергә әзерләнә тор, мөселман дип юләрлеккә сабышма, телеңне тиз чишәрбез!
Офицер, атын зәһәр камчылап, сул флангка элдертте. Ваня дигәне — чиркәү- шәме кебек каны качкан ак йөзле юка гына яшь егет — бер сүз дәш мичә, капылт кизәнеп Зарифка камчы белән китереп тә салды. Аркага төшкән камчының очы яңакка тиеп, урак очы тишкәндәй, битне уттай көйдереп
алды. Зариф шул төшне ялт кына кулы белән тотты. Кан бәреп чыккан иде.
— Топой! — диде егет һәм камчысын алан ягына селтәде,— читкә тайпылсаң, шундук башку долой, гололобый, матри!
Киттеләр. Алан читенә туктадылар. Ул шактый зур түгәрәк иде. Тип- тигез булып камышлы курпы күтәрелеп килә. Бу ягы сөзәк иңкел булып, теге ягы, биегәя-биегәя, ярыйсы гына үр хасил иткән. Аланда аклар планлаштырган, Зариф көткән кырылыш булырга өлгермәгән шикелле, анда-санда гына гәүдәләр ята. Кыймылдыйлардыр, ахрысы, аларга әле һаман аталар. Шул атуга җавап итеп, үр башыннан да пулемет сиптереп-сиптереп куя. «Тимер юлга күп калмады, болар шул үрдә ныгырга булдылар микән? Гел шулай алар, бирәләр, бирәләр дә, аннары, авыз пешкәч, өрә-өрә тешләшергә тотыналар...»
• Болар» диюе Зарифның үзенә дә сәер тоелды. Кемнәре инде хәзер болар да, кемнәре тегеләр? Болары болар инде — аклар, ә элек болар булганы хәзер тегеләр. Әй, шайтан, буталып та бетәрсең монда. Барыбер түгелмени соң?! Тик нишләп әле монысыныкылары танышлыкны алай кыйнап өркетүдән, кан чыгарудан башлады. Аэропланнан очырткан кәгазьләрендә алтын тауларына чаклы вәгъдә итәләр иде бит. Учак-учак яктырды аларны комие cap, хет берсен алып каласы калган...
Офицер да килеп җитте. Манма күбеккә баткан атыннан төшеп, аны • калай әтәч»енә тоттырды
— Эх, өлгерә алмый калдык турарга, пулеметлар куеп өлгерде синең кызыл артларың. Әйт, давай, сул флангта кайсы полк?
— Әйттем ич, Мински дип. Ышанмыйеызмыни? Мин бит үзем теләп чык тым сезгә!
— Ничә солдаты бар? Атлылары ничә?
— Атлары разведкада гына аларның. дүрт йөзләп штыклары бар бугай.
— Позициядә күпме пулемет?
— Каян белим мин аны, үзебезнекен дә белмим.
— Ничек белмисең, мин дә беләм аны. дүрт пулеметыгыз бар.
— Мин бит полкныкын белмим дим, ротада әмер биргәндә биш дигәннәр иде.
— Оһо, монысы һәйбәт! Димәк, тагын өчәүсе исән әле. Ә уң флангта?
Сорады офицер, әле юмалап-сырпалап, әле акырып-бакырып, борын төбен дә кылычын уйнатып. Ул томаудан интегә иде бугай, атлаган саен борынын бармагы белән тотмыйча гына сеңгерә дә кылычының сабы белән генә сөртеп ала.
Зариф белгәнен яшермәде, сөйләде, шулай итеп кенә аларның күңеленә ярап булыр, дип исәпләде.
Кинәт, каты сызгырып килеп, алардан ерак та түгел снаряд шартлады. Офицер бөтен гәүдәсе белән урманга, ышыкка тартылгандай булды Әмма тыела алды. Димәк, кызыллар үз артиллерияләренә аларның бирегә күч кәнлеген әйтеп тә өлгергәннәр.
— Бу бит дальнебойный, кайдан аталар?
— Корабтандыр.
— Ничә корабта дальнебойный бар?
— Безне аларга кем җибәрсен...
Шунда тагын бер снаряд баягысыннан да якынрак төшеп шартлады. Мунча ташына салган беренче көчле ачы пар кебек төтенле, туфраклы дулкын ябырылды. Офицер да, атлар тоткан «әтәч» тә урманга тайпылдылар. Зариф егыла язды. Уң флангта снаряд ярылды Үрдә җанлану моннан да сизелә иде, икенче пулеметлары да җанга килде. Моны сизеп торган офицер ниш ләргә белми иде.
Каян болай аталар, әйт, сволочь!
Ул Зарифның изүеннән эләктереп алды да буа башлады. Исерек икән, сасы ис аңкыды.
— Белмим, иншалла белгәнне яшермәдем.
— Беләсең, бәяңне күтәрәсең...
— Билләһи дим. кояштыр!.
— Белмәгәч, монда чыгалар мыни...
Зариф буыла башлады.
— Җи и-и-бә-ә-әрегез!.. И и иптәш, ә-ә-ә. гра н а-ажда иин...
— Сорауга җавап бир!
— Белмим...
Атлар капылт урманга тартылды, егып, адъютантны да өстерәделәр. Шундук колакны томалап, күзне йомдырып, коточкыч сызгыру килеп җитте, бөтен дөнья гөрселдәп китте. Өстән агачтыр, туфрактыр, тимер кыйпылчык- ларыдыр — теләсә нәрсә шыбырдап коелды. Ике-өч адымга ыргытылган офицер белея Зариф бергә килеп төшкәннәр иде. офицер сикереп торды да баш та кылычын алды, аннары Зарифның колагын эләктереп, тартып торгызды. Колакны торгач та җибәрмәде. Колак ут булып яңа башлады.
— Әйт, дим, беләсең!
— Белмим.
Офицерның күзе бәбәгеннән чыгардай булып акайды:
— Ә-ә-ә әйт! — дип чинап акырды да, кылычны ялт күтәреп, Зарифның колак читен кисеп тә алды.
Зарлф әлегә кадәр кулларын кыл да кыймылдатмыйча, элекке армия хезмәтендәге ебек «по-швам» тоткан иде, хәзер аптырап, кулын күтәрә башлады. Шунда Teie аның киелгән колагын кулына тоттырды. Үзе шундук тагын колакны эләктереп чеметеп тотты.
Зариф бер мәлдә шыбыр тиргә батты, тәне буйлап җылы юеш нәрсә агып төшкәнен тойды, борынына кан исе бәреп керде, башы әйләнә башлады, нәрсә әйтергә белмичә, үз учындагы колагына карап, тораташ булып катты.
Офицер исә шаша гына бара иде.
— А-а-а-и-и-йт! — дип акырды ул тагын да катырак итеп һәм колак яфрагын тагын телеп алды, тагын Зарифның үз кулына тоттырды. Бу юлы Зарифның кулы бөтенләй кан белән тулды. Күз аллары тәмам караңгыланды. Колактан аккан кан авызга, тамак төбенә тула бара кебек тоелды, ул гырылдый, тончыга башлады. Офицер җиргә чүккән Зарифны икенче колагыннан эләктереп алды...
Бу минутта кызыллар алан чите позициясендә тәмам ныгып өлгергәннәр иде. Минскилар белән петроградлар да, резервлар да килеп, берегә алдылар, башкача чигенмәделәр. Флотилиягә телефоннан гына ике якның да координатлары бирелеп, аклар теш батырырга маташкан урыннар утка тотылды. Бөтен фронт буйлап пулеметлар урнаштырылды.
...Кызылларның комиссары алан читләрен бик җентекләп күзәтергә тотынды. Зариф тамашасы да күзенә чалынды. Шунда ул взвод командиры Га битовны дәште.
— Кара әле, синең кызылармеец түгелме ул?
— Бәй-бәй. Минеке шул. Зариф ич! Икенче позициядә иде. Узып киткәндә күршесе күргән, бик каты аксый иде, диде. Ах, тәки эләккән икән...
Аннан соң ул. комиссарның җиңенә кагылып, кинәт кычкырып җибәрде: — Колагын кисә ич!
Комиссар җәһәт кенә кабат бинокленә ябышты. Габитовның да бинокле кулдан кулга китте.
— Зарифның колагын кисәлә-ә-әр!
— Живодерлар! Безнең солдатны турыйлар! Нәрсә карыйбыз!
Бөтен позиция дәррәү куба, мәж килә иде.
Бу кайнар сулышны тойган комиссарның да йөрәге каты дөпелди иде инде. яралы аяклары алга омтылып, тартышып-тартышып куйды. Әмма ул аланның өч яктан да дошман күзе — пулемет көпшәләре астында икәнен онытырга тиеш түгел, полк кадәр полкны күрә торып куркыныч астына куярга аның хакы юк.
Ә солдатлар, үрә басып, тавышланырга ук тотындылар. Габитовныкы лар — ротада аерым мөселман взводы — аеруча тузгып китте.
— Мөселман дигәч тә, ул да адәм баласы ич...
— Тиле, мөселманның ни кысылышы бар монда, комиссар үзе дә чуваш егете ич...
— Сөйләдең сүз, чуваш та мөселман булды ди!..
— Юкка базар ясыйсыз, команда көтегез! Дикъкать! — дип тыйды алар- ны Габитов. Ул арада матрослар да битараф калмаганлыкларын күрсәттеләр:
— Полундра ясап тартып алырга кирәк, комиссар!
Комиссар бер мәлгә икеләнеп торды. Аннан соң кинәт кенә наганын тартып чыгарды да, үрә басып, кычкырып җибәрде:
— Алга! Революция дошманнарын — кеше ашаучы вәхшиләрне себереп атарга, кызылармеецны йолып алырга!
Күзен кан баскан булса да, ак офицер болай таба кузгалган дулкынны
чамалады. Үзе дэ инде ул үз сулышына үзе буыла бара иде. ни эшләгәнен дә белешмичә, Зарифның колагын төбеннән үк кисеп алды, канлы ит кисәген җиргә атып бәрде. Зариф чүкте, шулай да авып ук китмәде, тезләнеп калды. Ул инде аңын югалта бара, әмма ниндидер бер көч аны тотып тора кебек иде.
Офицер исә, кызылларның чынлап торып һөҗүмгә ташлануын аңлап, револьверын тартып чыгарды:
— Машков! Атны! Кайда анда безнең артиллерия, күпме көтәргә була йокы бирәннәрен! — дип акырды.
Якында гына снаряд ярылды.
— Син дә калма, мүкәлә! — диде офицер, наган көпшәсе белән Зариф ның ияген күтәреп,— хәтереңне эшләтә-эшләтә мүкәлә!
Зариф башын күтәрде. Наган күтәргәннән түгел, үзе күтәрде. Әллә кайлардан көч табып. Ул көч аның карашында әрнү булып, каргыш, нәф рәт булып янып чыккан иде. Офицер Зарифның коточкыч карашын, аннары кап кара кан булып укмашкан, үзенә таба күтәрелә башлаган йодрыкларын күрде һәм, айнып китеп, читкә тайпылды, кабалана кабалана атының өзәңге сен кармалый башлады.
— Ах син, кызыл арт!.. Син бит үзең теләп чыкмагансың, син бит аларның шпионы... Мә, жук!..
Ул наганны Зарифның эченә төбәп, курокка басты. Нәкъ шул мизгелдә аларның янәшәсендә үк диярлек снаряд шартлады. Аның дулкыны Зариф ны читкә бәреп атты.
Офицер да ат өстеннән очып төшкән иде. Ул берни күрмәгән, берни ишетмәгән һәм аңламаган хәлдә адъютанты артыннан урманга таба җәяү ләп чапты.
Зарифны җир үзенә ала бара иде. Әмма ул әллә сәламәт колагы, әллә инде күңеле белән алан ягыннан җирнең салмак дөрелдәвен, пулемет тыкыл давын, кеше тавышларын барыбер ишетте. Юк. аның әле зиһене эшли, йөрә ге тибә иде әле. Киләләр!
Урман эченнән дә пулемет тавышы якыная. Зариф аны да тоя. Ул яктан да киләләр. Алар да ерак түгел. Элегрәк алар килеп җитсә?!
Юк-юк, ул тегеләргә кабат эләгергә теләми! һич теләми!
Зариф, яралы кулын күкрәгенә китереп кысарга көч тапты. Бераз башын күтәреп, аланга таба шуышмакчы булды. Талпынды, ләкин бер карыш та китә алмады. Тәгәрәмәкче булып карады, юк, гәүдәсен әйләндерә алмады. Сулышы тәмам кысылды. Бетәм. үләм, дип коты тәмам алынды. Акылы белән ул бары бер сизде: коткаручылар колак кисүчеләргә караганда барыбер якынрак, аны барыбер йолып алачаклар, ул алар кулында җан бирәчәк!
Зариф аларны ачык караш белән каршыларга теләде. Киләләр, ходай га шөкер! Әнә-әнә, егыла-егыла булса да киләләр. Киләләр! Иа алла, аның өчен, аның хакына җан бирә бирә киләләр!
«Ура а а» тавышлары якынайган саен. Зариф үз җанының, зиһененең әле исән калган күзәнәкләренә сәер бер хиснең авырттырып та. рәхәтлек тә биреп тула баруын тойды.
Менә алгы рәтләр аның яныннан узып та киттеләр, үзләренә һәм Зарифка таба ут бөркегән пулеметларга таба ябырылдылар
Ә Зариф, кулы белән үләнгә чытырдатып ябышкан хәлдә, үлем ачысы белән үксеп елап җибәрде..

Реклама