Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР


Мин Ленинград шәһәрендә яшим. «Казан утлары» журналын ел саен алам. Аның аша татар әдәбиятының яңа әсәрләре, татар мәдәнияты яңалыклары белән танышып барам. Журналда халкыбызның тарихы, терле заманда яшәгән галимнәребезнең тормыш юллары, иҗат эшчәнлекләре еш яктыртыла. Узган елгы 7 санда Шиһабетдин Мәрҗани турында укыдык Шул мәкаләгә бәйләнешле сүзләрем бар
Минем бабам — Шәмгунов Мөхәммәтситдыйк Шәмгун углы Шиһабетдин Мәрҗани- дә укыган. Бу турыда миңа әтиемнең бертуганы Галия апа сөйләгән иде Бабай үзе мулла нәселеннән булмаган Үсмер чагында ул бер муллага печән чабарга ялланган. Зирәклеген күреп, мулла аны укырга җибәргән Апам әйтүенчә, бабам Шиһабетдин Мәрҗани турында язып та калдырган, ул язмалар кайдадыр басылып та чыккан. Бабай югары белемле, указлы мулла булган Үзе яшәгән Губан авылында (хәзерге Куйбышев елкәсе) мәдрәсә тоткан. Дин сабаклары белән бергә, мәдрәсәдә дөнья сабаклары да укытылган Бу — Ш. Мәрҗани күтәреп чыккан мәгърифәт тәгълиматын тормышка ашыруның бер үрнәге
Күренекле галимебез Латыйф ага Жәләйнең дә бабай белән бәйләнеше булган. Л. Жәләй ага гаделлек, яңалыклар өчен гомер буе көрәшеп яшәде Ул үзе ярлы гаиләдән чыга, мәдрәсәдә укый, шәкертләр укыта һәрвакыт каршылыкларга очрый, мәдрә- сәдән-мәдрәсәгә күчеп йөрергә мәҗбүр була Иөри торгач, Л Жәләй ага Губан авылына минем бабай карамагындагы мәдрәсәгә килеп чыга. Бу мәдрәсәдә дә ул каршылыклар күрә. Биредә аңа бабай теләктәшлек белдерә «Тимәгез Латыйфка, ул дөрес юлдан бара»,— дип аны яклый 1856 елда туган бабам озын-озак яши. Аның соңгы көннәре фаҗигале үтә — Сталин репрессиясенә эләгә. Аны 1938 елда 82 яшендә кулга алалар. «Бабай сине кулга алачаклар, син югалып тор —диючеләр була Бабай ышанмый. «Нишләп мине алсыннар, минем бернинди начар эш эшләгәнем юк»,— ди Аны икенче көнне үк алып китәләр Таягына таянып өйдән чыгып киткән (Таягын янына куеп төшкән фоторәсемен безгә җибәргән иде) Бабай әле сугыштан соң гына үлгән Кайсы төрмәдә булганын, кайчан, кайда, ничек күмелгәнен белмибез Сталин үлгәч кенә, безгә аны аклаган язу килде
Роза МИНГОЛОВА.
«Казан утлары»ндагы гарәп әлифбасы нигезендә татарча уку-язу дәресләрен өйрәнгәннән соң, тырышып-тырмашып гарәп әлифбасында кулдан язылган бер кәгазьне укырга керештем.
Бу язу әниемә 1931 елда авыл шурасы тарафыннан бирелгән, шул заманга караган, фани дөньяның бер белешмәсе булып чыкты. Анда бабакамның (әниемнең әтисе) революциягә кадәр фәкыйрь, ә аннан соң урта тормышлы булуы. 1931 ел башында колхозга керүе, шулай ук агай-энеләренең дә колхозда булулары турында язылган иде
Бу белешмәнең эчтәлегеннән соң шундый хәлләр ачыкланды тырыш, фәкыйрь игенченең тормышы НЭП заманында урта хәллегә барып җиткән Ә минем әтиемә андый белешмә алырга туры килмәгән. НЭП чорлары узган булган һәм аңа Беломор-Каналны казырга туры килгән...
Кадерле редакция! Сез буыннар арасында күпер салучыларга охшап киттегез «Игелекле эш күрсәгез, рәхмәт әйтергә онытмагыз».— дип өйрәткәннәр иде безне. Сезгә хат аша рәхмәт әйтәм* Игелекле эшләрегезне шулай дәвам итсәгез иде.
Зөфәр БУЛГАКОВ.
Уфа шәһәре.
Ни өчен соңгы елларда күп кенә әсәрләрнең астына иҗат ителгән елы язылмый ■№- гә кирәк ул?» диярсез. Кирәк Әдәбият укытучыларына да, әдәбият сөючеләргә дә. тарихчыларга да Иҗат билгеле бер чор җимеше ул. Күпвакыт әсәрләрне укыйсың да «Бу фикерне язучы ничәнче елда әйткән?» —дип сорау куясың. Чыннан да. әсәр кайчан язылган? Миндә генә түгел, әдәбият белән шөгыльләнүче башкаларда да шундый кызыксыну туарга мөмкин — мин моны шикләнми әйтәм
Кыскасы, әсәрнең язылу елы күрсәтелсен иде
И ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,
Бәләбәй педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кояш Тимбиковаиың журналда чыккан «Табылдык хатлар» повесте һаман күңелдә тора. Моннан алдарак аның «Нигә сагынам икән?». «Кышкы талпыну» әсәрләрен йотлыгып укыган идек Бу юлы да иң әүвәл аның әсәрен укып чыктык Г Ку туйның «Тапшырылмаган хатларпына тиңләшерлек әсәр ул Язучы әсәргә йөрәк җылысын бирел, барыбызны борчыган әхлак мәсьәләләрен югары күтәрел, хәтерләребездә уелып калырлык итеп язган Әсәрнең кечкенә генә кимчелеге дә бар шикелле. Әйтик, повесть Гөлләрия җиңгәсенең хаты белән тәмамланса, тагын да отышлырак булыр иде кебек Укучылар әсәрнең дәвамын үзләре дә. һичшиксез, уйлап табырлар иде. Гөлләриянең хәмер зчүие ташлавы ышандырып бетерми, чөнки бу аның холкына туры килми
Язучы Кояш Тимбиковага яңа әсәре өчен рәхмәтләребезне белдерсәгез иде Без аңа саулык-сәләмәтләк, иҗат юлында уңышлар телибез, яңа әсәрләрен көтәбез.
Әнәс һәм Мәрзия ХӘСӘНОВЛАР.
Судак шәһәре
Үземне борчыган бер фикер белән уртаклашасым килә. Мин хәзерге көндә русчадан татарчага тәрҗемә китаплар чыгаруны берничек тә аңламыйм Аларны берәү дә укымый бугай. Хәзер русча белмәгән татарны көндез чыра яндырып та табалмассың Ә татарча белмәгән татарга сукыр кеше дә адым саен килеп тербелә. Нигә юкка кәгазь, вакыт, акча әрәм итәргә икән? Киресенчә, татар язучыларын русчага тәрҗемә итүне җанландырасы иде
Рәис МӨХӘММӘДИЕВ.
Башкортстан. Чишмә районы, Ибраһим авылы
Үзаң, уян!
Чык син кысан кабырчыгыңнан! Күзәтергә түземем калмады ич Инде, яшәр өчен.
Бабаларым рухын чакырам
Әйе, чакырам Дөньяда яшисе бар бит Ләкин ничек үзгәрергә, кемнән киңәш сорарга? Нигә соң халкым төнге йокысын көндез дә дәвам итә? Шулай булса да. без зшебезне дәвам игәргә тырышабыз Мәктәпләребездә балаларга татар теле дәресләре керә башлады, туган телне өйрәнү курслары ачылды, гарәп әлифбасын өйрәнү түгәрәге дә зшли. Тик безне аңларлык, бергә эшләрлек яшьләр генә бик аз Алар халкыбыз рухыннан аерылганнар инде Шушы яшьләргә атап, өлкә газетасына мөрәҗәгать тә язган идем, курыктылар, ахры, басыл чыгармадылар
Кулдан килгән эшләрне эшлибез, дигән идем Г Тукайның туган кенеиа багышлап әдәби кичә уздырдык. Газетада кечкенә хәбәр дә басылып чыкты ул хакта. Даһи шагыйребез иҗатын өйрәнү һәм аны рухын халыкка кайтару — халкыңа хезмәт итүдер дип саныйм Тукай үзе безне шулай өйрәткән
Әлфия ДУДА ТО ВА.
Әстерхан шәһәре
Журналның узган елгы 12 санында аксакалыбыз Нәкый Исәнбәтнең «Сынатмаска кирәк, җегетләр!» дигән әңгәмәсен укыгач, мин дә үз фикерләремне сезгә язарга булдым «Нигә шул кадәр чәчелгән бу татар халкы? Туган-үскән җиреннән нигә шулай җиңел аерылган?» — диген сорауларны куя Нәкый ага. Туган илне, туган телне онытмаска кирәклеген ейте.
Мин үзем 1957 елдан бирле туган илемнән читтә яшнм Нтк китүемне сейли баш-
ласам, язарга кәгазь җитмәстер. Тугаи якларымны сагынып йөрәгем гомер буена җылады. Күп халыкны күрдем, күп милләтләр белән бергә эшләдем. Татарның берсеннән-берсе качып яшәгәнен дә гомер буена күреп торам Башка халыклар үз-үзләрен яклашып яшиләр. Нигә алар таралмаган да, таркалмаган да? Нигә алар адашып йөрмиләр? Моңа җавап итеп, бер генә мисал китерәсе килә Безнең республикада Яр-Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланында зур төзелешләр булды. Менә хәзер Алабугада яңа төзелеш башланды. Шул төзелешләргә кайтырга дип. татарлар ярдәм сорадылар, яздылар, үтенделәр, һәм хәзер дә шулай. Нигә аларның йөрәк яраларын, күз яшьләрен беркем дә күрми?! Өлкәннәр һәм яшьләр Ватанына, ата-бабасы туфрагына кайтып төпләнсә — кешеләр күңеленә иман иңәр иде Моңардан кемгә зыян икән? Мин үзем күп тапкырлар, гаиләм белән кайтырга дип. төрле оешма һәм редакцияләргә хатлар яздым. Җавап кына булмады. Мин Дагстанда яшим. «Диңгез буеннан кайтып йөрмәгез инде».— диделәр миңа Алабуга тезелеш оешмаларының берсендә. Бу 1985 нче ел иде Ә җандагы сагыш, хәсрәт диңгезен кая куярга соң?! Миңа хәзер 49 яшь Исәнлегем яхшы, көчем бар. Таяныр җирем булса — улым белән кайтыр идем. Безнең арттан үзенең гаиләсе белән кызым да кайтыр иде. Миңа ярдәм итүче табылырмы?
С. ЗАРИПОВА,
Дагстан АССР, Дуппи поселогы.
Журналның соңгы саннарында чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында мәкаләләр басылып чыкты Болар укучыларны куандырды. Ләкин бит сезнең тирә-ягыгызда гына да бик күп татарлар яши. Әйтик. Башкортстанда, Оренбург. Чиләбе, Ульяновск өлкәләрендә. Алар милләт буларак югала баралар яки башка милләткә әйләнәләр. Ни өчен икәнен сез үзегез дә бик яхшы беләсез.
Журнал хезмәткәрләреннән, галимнәрдән, язучылардан сорар идем: шушы төбәкләрдә яшәгән туганнарыбызны милләт буларак саклап калу өчен сез ни эшләдегез? Татарстан хөкүмәтенә төрле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Нәтиҗәсе нинди?
Ярый, икенче мәсьәләгә күчик. Соңгы вакытларда татарларны «болгарлаштыру» башланды Сез мине дөрес аңлагыз, һәр татар үзенең туган тамырын белергә тиеш. Горурланырга тиеш Ләкин бит бүген без дөньяга татар этносы буларак билгелебез Әлеге катлаулы һәм бик тә җаваплы вакытта, барча татарларны берләштерү өчен, милләт буларак коткарып калу өчен, тарихыбыз хакына безгә бүген татар булып калырга кирәк. Таркаулык безнең халыкны болай да гасырлар буена таркаткан ич инде.
Республиканың статусын күтәрү, татар телен дәүләт теле итү — менә сезнең һәм безнең бүгенге эшлисе эшләребез Тагын бер мәсьәләне күтәрәсе иде Миграция мәсьәләсен Республикада халкыбыз азчылык милләт булып калды. Бу куркыныч киләчәктә дә сакланачак. Газеталарда чыккан белдерүләрдә озакламый Алабугада зур төзелешләр башланачагы турында әйтелә. Ул башланды да бугай Бәлки бу миграция — татар халкын бетерү өчен соңгы һөҗүмдер Безнең галимнәребезгә, язучыларыбызга, артистларыбызга, укымышлы кешеләребезгә, бәлки, Литва. Эстония, Латвия укымышлыларыннан үрнәк алыр вакыт җиткәндер Халкыбыз сездән игелек көтә, сезнең күзгә карап тора, хөрмәтле- л әребез!
С. РАМАЗАНОВ,
Нижневартовск шәһәре.