Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАМИЛ МОТЫИГЫЙ


Ул минем әтием иде.
Әти... Өч революциядә катнашкан, үзенең иң илһамлы, иң мәгънәле елларын халыкка хезмәт итүгә, халык язмышына багышлаган кеше.
Әти. Безне аның белән кан берлеге дә. ата белән бала мөнәсәбәт ләре дә. дәвамлылык дип аталган бөек хис һәм бөек аваз да. рухи ур таклык булып әверелгән күп кенә идеаллар да берләштерә. Ләкин мин. кайчандыр бу язмага тотынганда, аның турында чәтич дип түгел, ә бәлки чулч дип яза башладым. Юк юк. бу минем үз әтиемнән йөз чөерү ем дә. аннан ераклашырга тырышуым да түгел. Ил язмышындагы кот очкыч афәтле еллар ата белән улны, ир белән хатынны, туган белән туганны бер берсеннән баш тартырга, кардәшлек җепләрен өзеп яшәргә мәҗбүр иткән вакытларда да без әти белән рухи бердәмлектә булдык. Мин аның хатларын яхшы хәтерлим чХалык дошманычның атасы булып әверелгән. шуның аркасында бик күп кимсетелү һәм җәберләр кичергән ча гында да аның миңа язган хатлары, мәркәзгә җибәргән төрле үтенечләре — уз улына дөреслекнең кайчан да булса бер калкып чыгачагына ыша ныч белән сугарылган иде.
Әйе. татар халкының иҗтимагый тормышында, мәдәни дөньясында тирән әз калдырган, беренче басма газета һәм журналларның мохәрри ре беренче татар профессиональ җырчысы булачак Рәсәйнең барлык зур шәһәрләрен айкап чыккан Камил Мотыйгый минем әтием иде. Мин аның турында чәтич дип түгел, чулч дип. Камил Мотыйгый дип язуымны дәвам итәм. Чөнки аның моңарчы киң халык катламнарыннан сәбәпсез яшерелгән исеме дә. кылган эшләре дә минем өчен зур бер каһарманлык билгесе булып тора, ул үзе дә халык язмышыннан аерылгысыз, халык тарихына үрелеп барган бер зат булып күз алдыма килә. Шуңа күрә, бу сүз күңелгә никадәр генә якын булса да. аңа чәтич дип кенә эндәшү, чәтич дип кенә язу ничектер аз булыр кебек...
1883 елның 25 феврале. Җаек шәһәре. Бу көнне монда, бөек шагыйребез Тукай ның остазы булган Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин гаиләсендә бер малай дөньяга килә.
Камил Мотыйгый булып әверелгәнчегә кадәр әле бу малайга шактый сукмаклар, шактый юллар үтәргә туры киләчәк. Аның әле атасы Мотыйгулла мәдрәсәсендә ун ел буена белем аласы, аннан соң Мисырга китеп Каһирәнең Әл Асхәр мәдрәсәсендә укып кайтасы, туган шәһәре Җаекның «Мотыйгыя» мәдрәсәсе шәкертләренә аң-белем өйрә тәсе, шәхес булып өлгерәсе бар. Соңрак аның тарих, мантыйк (логика), яңа гарәп әдәбияты буенча биргән дәресләрен Тукай һәм башка шәкертләр яратып тыңлаган.
Нәкъ менә шул мөгаллимлек чорында. 1903 — 1905 нче елларда. Камил Мотый гый үзенең беренче стена газетасын, кулъязма журналларын чыгара башлый, алар нын нәшире һәм мөхәррире була. Әлеге журналларның берсендә — «Әл гасрел җәдит. журналында Тукайның тәүге әсәрләре дөнья күрә. Камил Мотыйгыйның үз әсәрләре — беренче әдәби парчалары. «Мисырга сәяхәт». «Төш күрү». «Ике Рафик» исемле хикәяләре басыла. Шул ук елларда ул үзенең «Бәхетле Мәрьям» исемле беренче романын яза һәм аны Петербургта бастырып чыгара. Әсәрнең әдәби кыйммә
тен, сәнгатьчә эшләнешен бәяләү — әдәбият галимнәре кулында. Әмма Камил Мотый гыйның «Бәхетле Мәрьям»ендэ сүзнең хатын кыз иреге турында баруы, әсәрнең на данлыкка, кияүгә көчләп бирүләргә каршы язылуы инде шактый нәрсә сөйли; димәк, әсир авторының күңеленә ирек җилләре үтеп кергән, гаделлеккә сусау хис ләре тулган. Камил Мотыйгыйның «Бәхетле Мәрьям »е татар әдәбиятының берен чы романчылары Заһир Бигиев, Фатыйх Халиди әсәрләре белән аваздаш. Яңа фикерләр белән канатланган яшь мөгаллим, әле генә бөреләнеп уяна башлаган, бәй сезлеккә таба омтылган татар кызларының берсе Мәрьям — аларның матур-сөйкемле йөзләрен, саф мәхәббәтләрен, тәрәккыйга тартылуларын язганда Камил Мотыйгый. әлбәттә, күңелендәге хыялларын да китереп кушкандыр
Төрле төбәкләрдән килгән котлаулар, китапның тиз арада сатылып таралып бетүе аның иңнәренә канат куйгандыр. Әмма бу тынгысыз күңелдә һаман да риза сыалык хисе кала килә; чөнки татар телендә газета журналлар нәшер итәргә рөхсәт сорап, ул инде бик күп үтенечләр язып карады. Әмма Петербург аның ул гаризаларын һаман һаман кире кага торды.
Бу — очраклы хәл генә түгел. Моңа кадәр дә татарның зыялылары Каюм Насыйрн, Габдрахман Ильясов, Шаһбазгәрәй Әхмәров. Һади Максудов һәм башкалар татар телендә көндәлек матбугат булдыру өчен көч түккәннәр, аларга да рөхсәт бирелмәгән.
Сүз дә юк, әгәр 1905—1907 елгы революция патша империясен какшатмаса, төрле төбәкләрдә, төрле өяз калаларда калкып күтәрелеп чыккан милли азатлык хәрәкәте империя диварларын дер селкетмәсә, Камил Мотыйгыйның да уйтеләк ләре челпәрәмә килер иде. 1905 1907 елларда Җаекта, татар мәдәнияте тарихында беренче буларак, «Әл- гасрсл җәдит» һәм «Уклар» журналы. «Фикер» газетасы дөнья күрә. Аларның нәшире һәм мөхәррире Камил Мотыйгый була.
Үа мәдәнияте күгендә кинәт балкып киткән бу йолдызларны халык бик тиз күрә, алдыра, укый. Татар халкының милли аңы һәм милли горурлыгы үсүдә бу газета журналларның тәэсире әйтеп бетергесез. Үзенең иң үткен шигырьләрен халыкка нәкъ шушы басмалар аша җиткергән Тукай аларның тууын кояш чыгуга тиңләп язган икән, ул инде, әлбәттә, халык күңеленә революцион демократик идея лориең тулуын, халыкны бәйсезлеккә һәм иреккә өндәүне күздә тоткандыр. Татар матбугатының беренче басмалары бу бурычны тәүге адымнарыннан ук алга сөрә.
2
Иң элек. 1905 елның 27 нояберендә, үзен «цензурасыз газета» дип атаган «Фи кер» газетасы донья күрә. Аның битләрендә социаль-демократик партиянең үзәк комитеты һәм урындагы комитетлары карарлары басыла, революцион хәрәкәтнең барышы яктыртыла, думага сайлаулар вакытында социаль демократик партия кан дидатларын яклаган язмалар бирелә патшаның ялчысына, курчагына әйләнгән җирле бюрократлар, административ чиновниклар, кадимчеләр һәм карагруһчылар ачы тәнкыйтьләнә. Андый язмаларның ялкын теле саннан-санга көчәя бара, газета ның шөһрәте арта һәм ул, көннән көн үсеп. 5000 данәгә җитә. 1906 елның декабрь аенда «Фикер» газетасы (45 нче сан) «Интернационал» җырын татар телендә басты рып чыгара:
Сезгә котылуны һич кем бирмәс. Нә алла, нә патша вә нә баһадир. Сез котылмакка җитәрсез Үзегезнең кулларыгыз илә
Әгәр «Фикер» газетасының ул еллардагы саннарын күзәтсәң. Камил Мотый гыйның үзе туып үскән өлкәдә яшәүче казах халкы язмышы турында да тирән уйланганын тоясың. Газетаның беренче саннарыннан ук аның битләрендә казах халкының алдынгы уллары да үз сүзен әйтә башлый. Мәсәлән, газетаның 1906 ел 10 янмарь санына остомә итеп, казах хазкының декларациясе бирелә. Казах телендә басылган бу кушымтаны шушы телдә туачак газеталарның бер үрнәге дип тә санарга була. Чөнки бу вакытта Җаек казахларының үз телләрендә чыга торган көндәлек басмала ры юк әле. Газетаның нәкъ шул санында казах халкының танылган эшлеклесе Бохтиҗан Каратасвкың зур гына мәкаләсе басылып чыга Патша хөкүмәтенә каршы юнәлтелгән бу чыгышында Каратаев казах халкына автономия бирүне таләп итә һәм үз халкы исеменнән болай дип белдерә: «Әгәр казах халкының бу таләпләре тәэмин
нтелмәсә, ул вакытта аларны сугышып алырга туры киләчәк», ди.
Кыскасы. Җаекта чыккан татар басмалары казах халкының иҗтимагый фикерен һәм милли үзаңын уятуда да зур өлеш кертә, дип әйтәсем килә.
3 1906 елның башында, январь аенда. Камил Мотыйгын татар телендә беренче журнал чыгара башлый- «Әл-гасрел җәдит» дип аталган бу басманың дөнья күрүе үзе генә дә зур бер вакыйга, җәмгыятьтә һәм милли азатлык хәрәкәтендә барган көрәшнең бер билгесе.
Рәсәйнең барлык төбәкләреннән котлаулар ява. Татар зыялыларыннан, галимнәреннән килгән тәбрикләр арасында яшь Туканның да тавышы яңгырый.
Яңа журнал — яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Монда инде прогрессив идеяләр белән сугарылган күләмлерәк әсәрләрне бастырып чыгару да мөмкин. Әйтик, журналның 8, 9 һәм 11 нче саннарында Тукай тәрҗемәсендә Бахның «Царь-голод — экономические очерки» дигән әсәре бирелгән. Билгеле булганча. Бахның әлеге хезмәте Марксның • Капитал »ын популярлаштыруда зур әһәмияткә ия. В. И. Ленин, теле гади һәм аңлаешлы булуга игътибар итеп, рус телендә брошюра хәлендә чыккан бу әсәрне партиянең барлык оешмаларына таратырга, кабат-кабат бастырып, барлык эшчеләрне таныштырырга тәкъдим иткән.
Журналның 12 нче санында Фатих Әмирханның Париж коммунасы турындагы язмасы басыла. Язманың максаты ачык: ирек өчен көрәшүчеләрдән үрнәк алыр га, бәхет өчен алар кебек кыю көрәшергә!
Монда тагын шунысын да истән чыгармаска кирәктер: 1906 елның соңгы айларында. революцион хәрәкәт каршылыкларга һәм авырлыкларга юлыккан бер вакытта. төшенкелеккә бирелгән күп кенә зыялылар революцион эштән читләшә башлый. Нәкъ менә шундый авыр бер чорда «Әл-гасрел җәдит» журналы демократик идеяләргә һәм революцион көрәшкә тугрылыклы булып кала. Ул гына дэ түгел, ирекне тулысыңча яулау өчен көрәшкә дәшә. Шул ук 12 нче санда Камил Мотыйгын «Мөхтәрәм мөштәриләребезгә тәрбия» дигән мәкаләсе белән катнаша. Журналның 1907 ел өчен программасын билгеләп, укучыларга мөрәҗәгать итеп, ул түбәндәге шартларга туктала:
• Милләтебезне инкыйраздан коткармак юлында
би хак социал-демократик мәсләгендә буларак.
нам хөррият казанмая хезмәт итмәктер.
Долой бюрократ провокаторларны! Долой инсаннарга зарарлы адәмнәрне! Хор- рият. ирек барча халыкка булсын Милләт, нәсел вә нәсәп аерылмаенча. руслар га. моселманнарга. яһүдләргә вә башка милләтләргә, ирләргә вә хатыннарга баркасына тигез хаклар булсын. Иштә безнең мәсләктә будыр».
Шулай итеп. Камил Мотыйгый үзенең социал демократик платформага нык таянганлыгын, милли мәсьәләне хәл итүдә нәкъ менә шушы таләпләрдән чыгып көрәшәчәген халыкка ап-ачык итеп әйтеп бирә. Аның бу таләпчән карашы 1904 елны журнал чыгару мәсьәләсендә рөхсәт сорап язган гаризасында да ачык чагыла: «Тик матбугат аша гына халыкның рухи омтылышларына дөрес җавап бирергә мөмкин. тик шул юл белән генә хезмәт ияләренең ихтыяҗларыннан чыгып һәр якның гомуми интереслары нигезендә башка милләтләрне руслар белән берләштерергә мөмкин» (Кулъязма «Әл-гасрел җәдит». 1904 ел. 22 нче сан).
«Әл-гасрел җәдит»нең һәр санында Тукайның шигырьләре басылып килә. Шу лай ук монда әле генә әдәбият мәйданына килеп кергән яшь язучыларның чәчмә әсәрләре дә дөнья күреп тора. Халыкның үз тормышыннан алып язылган бу әсәрләр журналның абруе үсүенә дә сәбәпче була.
4
1906 елның июнь аенда Камил Мотыйгый тагын бер журнал нәшер итә башлый. Бусы инде «Уклар» дип атала һәм аңа мондый исем бирелүе юкка гына түгел; «Уклар» — сатирик журнал, рәсемле, көлкеле журнал. Камил Мотыйгый оештырган яшь нәшриятнең дүртенче басма органы. Араларында рус телендә чыга торган «Уралец» газетасы да бар. Ике газета һәм ике журнал белән берьюлы идарә итү авырга туры килгәндә. Мотыйгый бу яңа сатирик журналны редакцияләү эшен Ту кайга тапшыра. Бу тәкъдимне шагыйрь, дуслык билгесе дип. шатланып кабул итә.
Тукайның чәнечкеле юллары, төрле мәзәкләр һәм көлкеле рәсемнәр белән чыккан журналның даны тиз арада таралып өлгерә. Бер елга якын эшләп, Тукай үзе дә, күрәсең, шактый зур тәҗрибә туплап өлгерә. Аның турында язган истәлекләрендә Камил Мотыйгый: «...бөтен эшне үз кулына алу дәрәҗәсенә җитте»,—ди. Чыннан да. журналга мәкаләләр җитенкерәми торса, шагыйрь бер дә аптырап калмый — тота да үзе яза! «Уклар.да чыккан кечкенә язма эпиграммаларның күбесе — Тукайныкы. Шуңа күрә бу сатирик журналны Тукай әсәрләренең бер томы дип атасак, һнч тә ялгышмабыз. «Уклар.ның беренче санына бирелгән кереш сүздәге «Татарларга хөр Россиянең свободный гражданнары булырга кирәк., дигән кыска гына җөмлә дә аның төп юнәлешен төгәл әйтеп бирә һәм журналдагы көлкеле-чәнечкеле язма ларның гади бер уен көлке, гади бер шаяру гына булмавын күрсәтеп тора.
Кара көчләр һәм карагруһчыларның янавына да карамастан. «Уклар, үз юлыннан тайпылмый, киресенчә, үткенләнә генә бара. 1906 елның 6 ноябрендә басылып чыккан «Шартлар, исемле мәкаләдә ул уз юнәлешен тагын да ачыграк белдерә; «Капиталистик строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, мин үземне мөселман дип йөрүдә бер нинди мәгънә тапмыйм...» — диелә ул мәкаләдә. «Шүрәле» дип имза куйган. Тукай мәкаләсе бу. «Бу тормышка кальбән разый булып торган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә. — әлбәттә, әлеге уклы сүзләр кем нәрнеңдер үзәгенә кадалмый калмаган. Нәкъ менә шушы мәкаләдән соң «Уклар, ның нәшире һәм мөхәррире Камил Мотыйгый зур штраф түләргә мәҗбүр була һәм аның журналы, губернатор әмере буенча, басылудан туктатыла.
5
Әгәр Мотыйгыйның көндәлек матбугат эшенә кереп китү юлын күзәтсәң, ирек- сездән 1905 елның көзенә әйләнеп кайтырга туры килә. Һәм монда инде «Урален» газетасы калкып чыга.
Канлы якшәмбе көннәре Җаекта рус телендә басылып килүче «Уралең, газета сы идарәсен дә какшата һәм каушата. Идарәнең унбиш әгъзасы, мөгаен үз арала рында бердәмлек булмау сәбәпле до, газета чыгаруны туктатырга, типографияне сатар га карар итә. Идарә әгъзаларының торлесе-төрле политик агымда торганлыктан һәм арада шактый гына низаглар да килеп чыкканлыктан, бердәм революцион эш алып бару мөмкинлеге калмый. Социал демократик партиянең шәһәр комитеты газетаны саклап калу ягында тора. Алар белән элемтәдә булган Камил Мотыйгый. комитет ның тәкъдиме һәм ярдәме белән, вексельләр биреп, «Уралец, нәшрнятен үз исеменә ала. Акчалата бернинди хак та кертелми. Хәер. Камил Мотыйгыйның моңа көче дә җитмәс иде; аның ул вакыттагы бөтен кереме, мәдрәсәдә укыткан өчен, аена 25 сумнан гыйбарәт. «Уралең.ны үз кулына алу белән, Мотыйгый аның хезмәткәрлә-рен тулысыңча алыштыра, яңа көчләр туплый. Алар арасында шәһәрнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре булу газетаның абруен күтәреп җибәрә. Яңа хезмәткәрләр рәтендә Беренче Думаның депутаты Недоносков. Икенче Думаның социал демократ лар фракциясе әгъзасы Козьмодемьянский, Җаекта профсоюхтарны оештыручы Ульянов кебек кешеләрнең булуы газетаның эшенә һәм юнәлешенә тәэсир итми кал мый. Типографиядә дә социал демократлардан торган бер төркем эшли. Самодержа виегә каршы язылган материаллар, революция көндәлеге, көн кадагына суккан язмалар һәм шигырьләр — болар барысы да «Уралец.ның сугышчан коралына әвере лә. Бигрәк тә В. И. Ленин оештырган «Новая жизнь, газетасыннан алынган материал лар урындагы администрациянең күзенә кылчык булып кадала. «Кызыл флаг күтәреп Йөрүчеләр нәрсә телиләр?» дигән баш астында большевикларның программа таләпләрен бирү, «Пролетарии всех стран, соединяйтесь'» җырын бастыру инде патша ялчыларын куарга турыдан туры өндәү булып яңгырый, һәм «шәһәр аталары, бу юлы штраф салу белән генә канәгатьләнми: газетаны чыгару административ тор типта туктатыла. Зур кыенлыклар һәм тырышлыклар аша. җәмәгатьчелек ярдәме белән, Камил Мотыйгый газетаны яңа исем белән чыгарырга рөхсәт ала. Шулай итеп. 1906 елның январеннан «Уральский дневник, чыга башлый.
Камил Мотыйгыйның социал демократлар белән элемтәсе өзелми, киресенчә, ны гый гына. Әлеге партия комитеты тарафыннан тәкъдим ителеп эшкә керешкән һәм матбугат ашен «Уралең.та ук башлаган Д. С. Колотилнн белән төзелгән килешүдә һәр ике якның да уртак максатны ачык күзаллаулары күренеп тора. Бу наторналь килешүнең төп нөсхәсе безнең гаилә архивында сакланып калган
Самодержавие бюрократларына тәнкыйть уты яудыруны «Уральский дне» ник. бер мә бер арттырып җнбәрә. Аның битләрендә социал демократик партиянең
карарлары чыга, патшаның Октябрь манифестын фаш иткән язмалар басылып тора. Д. С. Колотилин, тврле эзәрлекләүләргә түзә алмыйча, 1906 елның җәендә шәһәрдән чыгып китәргә мәҗбүр була Камил Мотыйгый мөхәррирлекне үз өстенә ала.
Мәскәү эшчеләренең Декабрь восстаниесе көннәрендә, анда Питердан һәм Җаек тан җәза отрядлары җибәреләчәге билгеле булгач, «Уральский дневник» махсус мәкаләләр бастыра һәм солдатларны баш күтәрүчеләргә атмаска өнди, хәтта аерым листовкалар бастырып тарата. Камил Мотыйгыйның карашларын, эшчәнлеген һәм социал демократлар белән ни дәрәҗәдә бердәм эш йөртүен подполковник Бочкаревның 1908 елның 16 октябрендә жандарм идарәсенә тапшырган әләк язуы ачык күрсәтә, күзәтү ясап, оешманың татар телендә газета чыгарырга ниятләвен әйтә һәм «...Газе та әүвәлге нәшир Төхфәтуллин типографиясендә басылачак. Хәзер әле типографиягә арест салынган. Төхфәтуллин типографиясе яңадан эшкә керешү белән, аның янында с д типографиясе дә эшкә керешәчәк».— дип хәбәр итә.
6 1907 ел Җаектагы прогрессив көчләр өчен бик зур авырлыклар алып килә. Социал демократлар оешмасы тулысынча диярлек тар-мар ителә. Реакциянең миһербансыз кулы инде башка прогрессив оешмалар белән дә исәп-хисапны өзәргә керешә.
Губернатор боеруы буенча. Камил Мотыйгыйдан нәширлек һәм мөхәррирлек хо куклары алына, атасы Мотыйгулла хәзрәт белән икесен хөкемгә тарталар.
Хокуксыз калган Камил Мотыйгый инде газета журналларны үз исеменнән бас тырып чыгара алмый. Бу — аның өчен зур югалту. Ул гына да түгел, Мотыйгый редакция һәм типография хезмәткәрләре алдында да бик кыен хәлдә. Күпме тырыш лык һәм көч куйган, бердәмлек һәм теләктәшлек күрсәткән бу кешеләрнең күбесе — фикердәшләр, дуслар бит. Аларны, исәп-хисапны бетереп, эштән азат итәргә ме?! Меңләгән мөштәриләргә ни әйтергә? Алар инде 1907 ел өчен тиешле язылу акчасын керткән. Нишләргә? Менә шушы сорау, бик күп борчулы уйланулардан соң. «Нинди чаралар күреп, эшне ни рәвешле уңай хәл итәргә?» дигән тәгаен максат белән алышына. Котылу юлы гел уйламаган яктан килеп чыга: либерализм идея-ләренә хәер-хаһ булган, дөресрәге шул идеяләргә төренеп яшәүне артыграк күр гән миллионер Мортаза Гобәйдуллин типографияне һәм «Тәрәккый» нәшриятен бөтен газета журналлары белән арендага алырга ризалыгын әйтеп тәкъдим ясый. Исәп- хисап һәм финанс эшләрен шул хәлендә кабул итеп алырга һәм әлеге дүрт басманың да нәшире булырга, аларны бастыруны дәвам итәргә теләге барлыгын белдерә. Бу тәкъдим, бик яхшылардан булмаса да, башка бер бер чара калмаганлыктан, Камил Мотыйгый һәм аның даирәсе тарафыннан кабул ителә. Типография эшчеләре дә, ре дакция хезмәткәрләре дә үз урынында кала. Фәкать Камил Мотыйгый урынына гына яңа редактор билгеләнә. Яңа редактор — Мортаза Гобәйдуллинның сәүдә эшләре белән бәйле булган Хәмидуллин — матбагага кагылышлы мәсьәләләрдә бик сай йөзә. Шунлыктан ул бу эштә Тукайдан ярдәм сорый. Шагыйрь исә шундук ризалык бирә һәм. нәтиҗәдә, төп редакцияләү вазифасы аның кулында була.
Рәсми редактор Хәмидуллин белән Тукай арасы нык. Алар бер берсен яхшы бе ләләр. Хәмидуллин — Мотыйгулла мәдрәсәсе һәм аның шәкертләре өчен шактый игелекләр эшләгән кеше. Шагыйрь кайчандыр, мәдрәсәдә укыган чагында, кулъязма журнал »Әл гасрел җәдит»тә бастырган тәүге шигырьләренең берсен нәкъ менә шушы кешегә багышлап язган иде. Хәзер инде, тәкъдир кушуы буенча дигәндәй, аларга бер гә-бергә эшләргә туры килә һәм, әлбәттә, алар бер беренең сүзенә колак салалар. Алар икесе дә Камил Мотыйгый белән еш аралашалар, татар халкының киләчәге турында сөйләшәләр. Мәдрәсәнең өлкән укытучысы Камил Мотыйгыйга карата бул ган ихтирам Хәмидуллинның эшчәнлегендә дә, Тукайның язмаларында да һәрдаим сизелеп тора. Хәмидуллин шәхси мәсьәләләрдә дә Мотыйгыйны якларга әзер тора. Мәсәлән. Тукай редакциясендә чыккан «Әл-гасрел җәдит»нең 3 иче санында түбәндәге белдерү урнаштырыла: «Хөрмәтле Камил Мотыйгый Төхфәтуллин кулыннан нә ширлек вә мөхәррирлек хокуклары администрация тарафыннан алынгач, табигый,
• Әл-гасрел җәдит» журналын сөючеләр кайгырдылар. Газеталарыбыз да беркадәр тәэсир итеп яздылар. Бу кайгыга иштирак әсәре күрсәттеләр. Ихтимал, бәгъзе зол мәт сөючеләрдән шатланучылар да булгандыр. Шуңа күрә без бәян итәбез ки, «Әл- гасрел җәдит»нең ошбу 3 номерын мәйданга куйдыкымыз кеби аны һаман да дә вам иттерәчәкбез... «Әл-гасрел җәдит»нең әүвәлге мәсләкенә вә хөррият пәрвәрлекенә аслан хәлил китермәячәкбез».
1Мондый сүзләр — мәсләккә тугрылык сүзләре журналда шактый кабатлана.
• Без Уральск шәһәренең кояшларын сүндереп караңгыда адаштырырга кулыбызда 156
аз гына икътидар, тәнебездә җан бар вакытта асла разый булмаячакбыз» (1907 ел. 3 нче сан) дип инанып әйтүләр Тукайның реакцион көчләргә бер җавабы булып та, үзенә күрә ант булып та яңгырый сыман.
Тукай бу сүзләрне язганда, әлбәттә, тиздән газета журналларны бастыру тукталачагын белмәгәндер. Үзен либерал дип атап йөргән Мортаза Гобәйдуллин үзенең карашын бик тиз үзгәртә һәм, бу эшнең чыгымы бик зур. дигән сылтау белән басмаларны чыгаруны туктата, редакция хезмәткәрләрен дә. типография эшчеләрен дә, исәп-хисап биреп, эштән бушата.
Баштарак үзенә ышаныч тудыра язган Гобәйдуллин бу эше белән үзен Тукай ал дында бө енләй үк ача. Чиксез әрнү хисләре кичергән шагыйрь шуннан соң «Матба га берлә уйнаган бер байга» шигырен яза
Булды кондыз, аслы үзгәрде, диеп мин күрсәм үз.— Хәзрәтеңне белештем! — дуңгыз икәнсең син һәнүз! Туктале. бер көн килер дә. өйрәтер, әлбәт.
Миллионың ул тар ләхеттә файда бирмәс, бәдбәхет!
Тукайның мондый усаллыкка хакы бар.
Мортаза бай белән аның арасы элек тә катлаулы була. Тукайның байларга карата карашын, дошманлык хисен күреп торган Гобәйдуллин аны ничек тә булса үз ягына аударырга тырыша, аның көчле каләмен үз файдасына эшләтмәкче була. Имеш, ул Тукайга башкачарак карый, үтә ягымлы мөнәсәбәт тота. Янәсе, Тукай моңарчы чыккан газета журналлардагы язмаларын Камил Мотыйгыйга иярүдән генә язган. Мортаза бай Тукай белән Камил Мотыйгый арасын бозарга, аларны аерырга тырышып карый. Кыскасы, миллионер Гобәйдуллинның Җаектагы газета журналлар ны арендага алуы матбугат белән усал һәм мәкерле бер уен булып чыга
Басмаларны чыгармау, эшне туктату — бер хәл. Мәсьәләнең әле финанс ягы да бар бит. Типографиянең чын хуҗалары эшне хөкемгә куя. Камил Мотыйгый биргән вексельләрне түләтү мәсьәләсен тикшергән суд типографияне аукцион аша сатарга ка рар чыгара. Нәкъ шушы көннәрдә Камил Мотыйгыйга каршы да тикшерү оештыра лар. Моның өчен сылтау итеп метрика кәгазен казып чыгаралар. Камилгә атасы та рафыннан бирелгән метрика кәгазендә 22 яшь урынына »25 яшь тулды» дип күрсәтелгән һәм шул кәгазь, нәширлеккә рөхсәт сораганда. Эчке эшләр министрлыгына җи бәрелгән була.
Әлбәттә, хөкем процессы оештыруның һәм Камил Мотыйгыйны атасы белән бергә хөкемгә тартуның сәбәбен хөкүмәт законнарын бозу белән бәйләсәләр дә, хөкем дарларның максаты бүтәнчәрәк булуы ачык: хөкем утырышы сәяси юнәлештә барып, аларның икесен дә бер үк җиргә — сәяси тоткыннар төрмәсе Петропавел крепостена ябарга карар кыла. Камилне - ел ярымга, улына ярдәм иткән хәзрәтне алты айга иректән мәхрүм итәргә хөкем чыгаралар. Мотыйгулла хәзрәтне муллалыктан алырга һәм үзе үк оештырган «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыту хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар да яңгырый суд залында.
Хөкем карары укылганнан соң җебеп төшкән һәм тәмам югалып калган кешеләр аз түгелдер. Ләкин үзенең хаклыгына ышанган, үз эшенең дөреслегенә инанган кешене сындыру җиңел түгел, диләр. Камил Мотыйгый да үзенең нәрсә хакына тыры шуын, кемгә хезмәт итүен, нинди максатка омтылуын яхшы белә, һәм ул. суд залыннан чыкмас борын ук, Саратовтагы окружной суд исеменә кассация шикаятен яза. Аның максаты — вакыт оту. Ул белә: шикаять әле тиз генә каралмаячак, ә шул ва кыт эчендә шактый эшләр башкарып өлгерергә була. Суд тикшерүе астында яшәвенә карамастан, ул әле шушы араларда гына ике зур эш башлап җибәргән иде Берен чесе — басылудан туктаган газеталар урынына яңа газета чыгара башлау мәсьәләсе. Бу хакта ул, үткән җәй аенда ук, үзенең фикердәшләре Мусин һәм Тукай белән үзара килешкән иде. Булачак газетаның исеме - «Яңа тормыш», ә аның нәшире һәм мөхәр рире Мусин булыр дип уйлаганнар иде. Әлбәттә, бу килешүдә җитәкчелек һәм фактик редакторлык вазифасы Камил Мотыйгыйның үзендә калачагы да каралган
Алда торган эшләрнең икенчесе — әле яңа гына оешып килүче татар театры ар тистлары, татар труппасына ярдәм итү. Алар, Кудашев Ашказарский җитәкчелегендә Мәскәүгә гастрольгә барган артистлар, кереп булмау сәбәпле бик авыр хәлгә төшкәннәр, тәмам өметсезләнә башлаганнар. Җитмәсә. Кудашев үзе. артистларны ташлап. Петер бургка китеп барган. Бу хакта Мотыйгыйга Габдулла Кариев хат җибәргән, кыен лыктан чыгу юллары турында киңәш сорап, ярдәм сорап язган
Мотыйгый труппаны Җаеккн чакыра, дус ишләреннән җыйнап, юллык акча җи бәрә. Аларны каршы алып, спектакль тамашаларын күрсәтерлек шартлар тудыруда бинаны табу, кием һәм декорацияләр юнәтүдә башлап йөри
Җаекта үткоргән ике ай ярымлык беренче сезонын «Сәйяр» труппасы әнә шулай
Камил Мотыйгын ярдәме белән башлап җибәрә. Бу труппа нәкъ менә Җаекта нык лап оешу чорын кичерә, репертуар туплый, үз мөмкинлекләренә ышаныч тудыра. Алда — Идел буе шәһәрләре, алда — Баку, алда — Казан!
Ә Камил Мотыйгыйга килсәк, аңа суд хөкеменнән котылу өчен, бәлки, нәкъ менә шушы тынгы белмәвенә, югалып калмавын, төшенкелеккә бирелмәве, һәм олы уйлар белән яшәве дә ярдәм иткәндер. Кассация судында аны яклап чыккан адвокат Рудольф һәм аның гаиләсе белән без алга таба бераз танышып үтәрбез әле. Чөнки алар Камил Мотыйгыйга әле тагын бер тапкыр, аның җырчылык Һәм артистлык эшендә дә ярдәм итәчәкләр.
Ә хәзергә Мотыйгый, үзенең беренче ниятен чынга ашырып, Тукай Һәм Муснн ярдәмендә «Яңа тормыш» газетасын юлга салып йөри.
Икенче Дума таратылып, Столыпин реакциясенең бар көченә котырынуы Җнек демократларының хәрәкәтен артык озак туктатып тора алмый. Алар, 1907 елның җәендә үк. басылудан туктатылган «Фикер» урынына яңа татар газетасы чыгару турында уйлый башлыйлар. Өч фикердәш — Мусин, Тукай Һәм Мотыйгый — 1907 елның 20 июнендә үзара килешү төзиләр Һәм Мусинны рәсми редактор итеп билгелиләр.
Мусинның шәхесе һәрьяклап җайлы. Ул — калаччы сәүдәгәр, икмәк һәм он белән сәүдә итә, шәһәрдә аны белмәгән кеше юк дияргә була. Хөкүмәт органнары алдын да да ышанычлы кеше исәпләнә, димәк, газета чыгару өчен рөхсәт алу да тизрәк хәл ителергә мөмкин.
Ул елның җәендә Тукай, кем әйтмешли, башы-аягы белән иҗат эшенә чума. Нәкъ шушы айларда ул үзенең «Шүрәле», «Китмибез» һәм башка шундый боек әсәрләрен яза. «Әл-гасрел җәдит»нең. «Фикер»нең тукталуын, «Тәрәккый» матбагасының тар- мар ителүен шагыйрь бик авыр кичерә, аларны яңадан торгызу турында уйлана. Татар телендә газета журналлар чыкканда, аның укучылары бөтен Рәсәй иде. Ул үз сүзен, туры сүзен барлык өлкәләргә таралган милләттәшләренә җиткерә ала иде. Ә хәзер...
Бу көннәрдә Тукай мәдрәсәгә, Мотыйгулла хәзрәт янына еш йөри. Элек тә, мәд рәсәдә дәрес алган чакларында да. ул үзенең язганнарын хәзрәткә укып күрсәтә иде. Редакциядә эшләгәндә дә бу гадәтен ташламады. Аның «Кнтмибез»ендәге фикерлә ре шул дәрәҗәдә ачык һәм кискен яңгыраган икән, димәк, монда зур укымышлы Мотыйгый хәзрәтнең дә тәэсире бар. Менә ул шигырь туды! Шагыйрь аны үзенең оста зына укырга ашыга. Яраткан шәкертен шатланып каршылаган хәзрәт аның укуын дәшмичә, бүлдермичә тыңлый. Укып бетергәч тә сүзсез утыра, дәшми. Бары тик аның күзләре генә очкынланып китә, алар ни сәбәптәндер дымланган. Бу очракта сүзләр артык... Бары тик бер генә нәрсәне кабатлый хәзрәт:
— Афәрин!.. Афәрин!..
Ниһаять, хәзрәт шагыйрьне кочаклап ала һәм «Китмибез!» не тагын бертап- кыр кычкырып укуны сорый.
Ә «Яңа тормыш» газетасын чыгаруга рөхсәт, Тукай хәрби хезмәткә каралырга дип авылына кайтып киткәч, Мусин исеменә килә. Газетаның беренче саны 1907 елның 11 ноябрендә чыга. Столыпин цензурасының авыр шартларында «Яңа тормыш» үз сүзен әйтергә. «Әл-гасрел җәдит» һәм «Фикер»дән килгән юнәлешләрне саклап калырга тырыша. Монда инде укучыларга кирәкле сүзне җиткерү өчен төр ледән-төрле юллар сайлана. Мәсәлән, газетаның 7 нче санында чыккан «Аракы турында» дигән мәкаләне алыйк. Әлеге «яшел елан»ның халык тормышына бәла-каза китергән нәрсә икәнен һәм бу афәтне хаким сыйныфлар махсус көчәйткәнлекне әйтеп киткәннән соң, автор язманы кинәт кенә менә шул рәвешле йомгаклый:
«Аһ. Россия. Россия’ Тагы да ниләр күрәсең бар икән? Кайчан безгә күптән көт кән вакыт килер икән? Кайчан без төшләребездә генә күрә торган чын хөррият һәм тигезлекне өнебездә дә синдә күрербез икән? Кайчан килер икән шундый вакыт? Кайчан язучылар эзәрлекләүсез теләгәннәрен яза алырлар икән, кайчан учительләр иркенләп укыта алырлар, ә ораторлар собраниеләрдә куркусыз чыгышлар ясый алырлар икән? Ул көннәрне безгә үзебезгә күреп шатланып каршы алырга насыйп булсын! Ни гүзәл булыр иде бу?!»
• Яңа тормыш»та төрле әдәби парчалар, сатирик язмалар еш басылып тора. Шулар арасыннан «Төш күрүче» исеменнән бирелгән памфлет һәм фельетоннарны аерып күрсәтергә була. Автор еш кына төрле җәнлекләр, кош-кортлар, бөҗәкләр һәм башка җан ияләре тормышына мөрәҗәгать итә, аларның үзара сөйләшүләрен тыңлый һәм шундый нәтиҗәгә килә: бу җан ияләренең дә тормышы кешеләр тор мышына охшаш икән, алар да үз хәлләрен яхшырту өчен, ирек өчен көрәш алып 158
баралар, алар арасында да революционерлар, студентлар, агитаторлар һәм кара көчләр бар икән. Кыскасы, монда ул өндә түгел, ә бәлки төштә генә күрергә мөмкин булган бик күп нәрсәләр турында сүз кузгата һәм моның өчен әнә шул «төш күрү» алымын оста файдалана.
Шундый »төш»ләрнең берсендә («Яңа тормыш», 1908 ел. 15 январь) автор балык патшалыгында балыкларның ирек өчен ничек көрәшүләрен тасвирлап бирә. Гади балыклар. чиктән тыш җәберләүләргә түзә алмыйча, баш күтәрәләр. Боларның буаны ерып җибәрүләреннән курыккан балыклар патшасы манифест язып чыгара шушы көннән башлап барлык балыкларның да хокуклары тигез, имеш. Моңа ышанган гади балыклар чиксез куана. Әмма аларның бу шатлыклары озакка бармый: чуртан кебек ерткыч балыклар яңадан һәр эшне үз кулларына алалар. Әмма моннан соң чуртаннар үзләре дә озак яши алмый: алданган булуларын тәмам белеп-аңлап өлгергән балык халкы чаң суга, су төбеннән буталып, өскә күтәрелә һәм аны озак вакыт лар буена тыеп торган буа җимерелә.
Сизгер укучы, әлбәттә, «Төш күрүче»нең бу язмасында турыдан-туры илдә барган хәлләргә киная барлыгын аңласа кирәк. Әмма әлеге «Төш күрүче» исеме артында нәкъ менә Камил Мотыйгын торганын бик азлар белә. Гомумән, бу елларда • Яңа тормыш» үз юнәлешен, әнә шундый кинаяле язмалар аша булса да, үткәрергә тырыша һәм бу уңайдан «Төш күрүче»нең сәер һәм гаҗәеп төшләре бик оста кул ланыла. Монда инде Өченче Думаның асылда контрреволюцион эш алып баруы да. Столыпинның халыкка каршы сәясәте дә кискен һәм үткен тәнкыйтьләнә.
Камил Мотыйгыйның сатирага осталыгы ул мәдрәсәдә чакта ук чыгарган кулъязма журнал «Әл-гасрел җәдит»тән башлана. Шул журналның 1904 ел, декабрь ае санында аның «Нәрсәләр генә күрмибез төшләребездә» дигән беренче хикәясе бирелгән.
Инде әйтеп үтелгәнчә, «Яңа тормыш»ның баштан ук сәяси мәкаләләр белән чы гуы аның «Фикер» традицияләрен дәвам итүенә бәйле. Аиың битләре дә социал демократик партия вәкилләре чыгышларына даими урын бирә. Мәсәлән, газетаның 11-15 нче саннарында социал-демократ Девятковның язмалары тәрҗемә итеп бирелгән. Бу язмалар Швеция. Дания, Норвегия, Италия һәм Испания кебек илләрдә яшәүче халыкларның тормышы, андагы сыйнфый көрәш турында сөйли. «Башка илләрдә крестьяннар ничек яшиләр* дигән язмасында автор. Көнбатыш Европа илләрендәге крестьяннарның хәлен тасвирлау белән беррәттән, андагы пролетариатның көрәш ысуллары хакында да мисаллар китерә, Рәсәй крестьяннары һәм эшчеләренең авыр тормышын чагыштырып куеп, үзенең төп фикерен әйтә. «Тик капитализмны бетереп, фабрик заводларны эшчеләр кулына, ә җирне крестьяннарга биргәндә генә алар яр лылык-хәерчслектән котыла алачаклар»,— дип сүзен йомгаклый. Менә шундый кыю чыгышлардан соң, «Яңа тормыш »ның сана улы көннәре башлана. Зур штрафлар белән генә чикләнеп калмыйча, газетаның алдагы берничә санына конфискация ясый лар. Карагруһчылардан төрле янау хатлары килә. Озак та үтми. 1909 елның февраль аенда, губернатор фәрманы белән, «Яңа тормыш» та ябыла.
Бу хәл Камил Мотыйгый өчен аеруча зур югалту була. Ул үзендә ниндидер уңайсызлык, бушлык, чарасызлык сизә. Мо1<арчы шундый зур өметләр, ашкынулар белән яшәгән кешенең бу халәтен күзаллау авыр түгелдер. «Сәйяр» труппасы китеп барды. Хәзер инде яңа газета журналлар чыгару, аларның нәшире яки мөхәррире булу турында уйлавы да кыен, рөхсәт бирелмәячәк.
Ныклап киңәшерлек дусларның да таралышкан чагы. Бердәнбер киңәшче — әтисе Ул да, әнисенең сүзенә кушылыптыр, иҗтимагый эшчәнлектән бераз читләшеп, онытылыбрак торырга, сүрелеп алырга өнди. Тик монысы ииде Камилгә хас нәрсә түгел. Ул эшләргә, хәрәкәт итәргә, максатына таба туктаусыз барырга күнеккән. Ә максаты — халыкны уяту, аның күңеленә өмет орлыклары салу, иреккә һәм яктылыкка чакыру Менә шуңа күрә дә. Мотыйгыйның эшчәнлеге кинәт кенә үзгәреп киткән, ул инде үз тормышын башка бер өлкәгә — сәхнәгә багышлаган икән, бу — һич тә «баткан кешенең саламга ябышуы» түгел, ә бәлки һәр мөмкинлекне ха лыкка хезмәт итүгә файдалану.
8
Камил Мотыйгый башта, чыннан да. яңа газета чыгару нияте белән яши, һа ман да өметен өзми. Әмма аның һәрбер омтылышы кискен каршылыкка очрый, нәтиҗәсез кала. Ул инде яңадан мөгаллимлек эшенә тотынырга мәҗбүр була Үзенә хас бер колач белән дәртләнеп, ир һәм кыз балалар өчен мәктәпләр ачып җибәрә, әти әнисе белән берлектә шул мәктәпләрдә укыта башлый. Тик хәзер инде
аны элекке еллардагы кебек «коры мөгаллимлек» эше генә кәнагатьләндерә ал мый: мәктәпләрдә әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла. Камил Мотыйгый аларның башлап йорүчесе була.
Мотыйгулла хәзрәтнең гаиләсендә балаларга музыкаль тәрбия бирү игътибар үзәгендә булганлыгын да искә алырга кирәк. Өйдә алган әнә шул тәрбия, үзе оештырган мәктәпләрдәге җырлы-биюле кичәләр Камилдә яңа бер теләк — татар кон цертлары оештыру теләген уята. Тагын шунысы да бар: «Сәйяр» труппасының чыгышлары Җаекта зур уңыш белән узган, Камил Мотыйгый алар белән ныклап аралашып калган иде бит.
Күп тә үтми. Камил Мотыйгый концерт программасын төзи һәм. концерт куярга рөхсәт бирүләрен сорап, шәһәр властьларына мөрәҗәгать итә. Аның бу үтенечен кире кагалар. Алга куйган максатыннан тиз генә чигенергә күнекмәгән Мотыйгый бу каршылыктан югалып калмый: якыннары һәм дус-ишләре белән кызлар мәк тәбе бинасында берничә концерт оештыра.
Мөгаен, кулыннан матбугат мөмкинлекләре тартып алынганнан соң ул беренче мәртәбә иркен сулыш алып куйгандыр: үз максатында ул җыр сәнгатен яңа корал итеп файдалана ала икән ләбаса! Күңел төшенкелегенә бирелә язган кеше өчен бу инде күк капусы ачылган кебек була Әйе. халык белән җыр һәм музыка ярдәмен дә аңладырга. сөйләшергә, аралашырга, йоклап яткан хисләрне, йокымсыраган ом ть кышларны уятырга!
Әлбәттә. Камил Мотыйгый кулында җырның да көчле корал булуын аның дош маннары яхшы төшенә 190&09 еллар кышында аның тормышына куркыныч яна ган вакытлар шактый. Ниһаять, губернаторның Камил Мотынгыйны Себергә сөрергә хәл кылуы турындагы хәбәр килеп ишетелә. Аның өчен бердәнбер котылу юлы — шәһәрдән чыгып качу.
1909 елның январенда ул Саратов шәһәренә күчеп китә. Татар концертлары оеш тыруны һәм сәхнәгә юл салуны максат итеп куйган Мотыйгый монда Саратов консерваториясенең танылган профессоры Рудольф белән киңәшә. Алар моннан бер ел элек танышкан булалар. Профессорның бертуган энесе адвокат Рудольфның Мотынгыйны суд барышында яклавын алдарак әйтеп үткән идек инде. Ул чакта Мотыйгый Ру дольфлар йортында берничә тапкыр була һәм бу туганнарның өлкәне белән дә якын нан аралашып танышып кала. Әле шул чакта ук, Камилнең җырлавын тыңлаган нан соң. профессор Рудольф аның тавышын ошата, аның җырга-моңга сәләте барлы гын әйткән була. Профессор бу юлы да Мотыйгыйга битараф калмый, киресенчә, аның Саратовта татар концерты куярга теләвен хуплап каршы ала. Үзе үк оештыру эшләрен дә башлап җибәрә.
Рудольф үзе өчен яңа булган бу эш белән башка фикердәшләрен дә кызыксын дыра Профессор, алар ярдәме белән. Камил Мотыйгый репертуарындагы егермедән артык җырны нотага язып ала, гармонияләштерә. Камилгә үз җырларының бер өле шен консерватория студентлары оркестрына кушылып башкарырга тәкъдим итәләр.
!_а.мил Могыйгый дүрт ай дәвамында профессор Рудольфтан дәресләр ала, кү ренекле музыкантлар белән аралаша.
Ниһаять, көтелгән көн килеп җитә. Шәһәр урамнарына эленгән игъланнар Сара тов консерваториясендә беренче татар концерты булачагы турында хәбәр итә. Ләкин. Бу юлы да концерт булмый кала. Полицмейстер үзенең элек биргән рөхсәтен гамәлдән чыгара һәм моны, имештер, ислам дине кануннарының концертлар куярга рохсәт итмәве белән аңлата. Профессор Рудольф һәм аның хезмәттәшләре, Камил Мотыйгыйны яклап, яңадан да властьларга мөрәҗәгать итеп карыйлар. Тик бу юлы да каршылыкка, алга куелган киртәгә очрыйлар.
Полицмейстерның тыю кәгазен консерваториядә концерт башланыр алдыннан гына китереп бирәләр.
Икенче көнне консерватория җитәкчелеге студентлар өчен көндез бушлай концерт оештыра. Камил үзе ияртеп килгән берничә кешедән кала, залда татар лар бөтенләй булмый диярлек. Шуңа да карамастан, аның концерты уңышлы уза, шушы беренче концерт Камилне рухландырып җибәрә.
Бу вакыйгадан соң шәһәрнең алдынгы карашлы татар яшьләре аның җырла вын тыңларга теләк белдерә. Ул да түгел. Миргали Курамшин йортында, тар даирә өчен генә, бер концерт бирелә. Халыктан җыелган йөз сум керем Мотыйгый ның акча ягын, аз гына булса да, яхшыртырга мөмкинлек бирә. Чөнки, профессор Рудольфның эчкерсез ярдәменә карамастан, аның инде матди хәле шактый мөшкел ләнгән була.
Саратовтан соң Камил туп-туры Казанга юл тота. «Сәйяр» труппасы оешкан һәм үзенең спектакльләрен даими куеп килгән шәһәрдә, татар халкының милли мәркәзендә концертка рөхсәт алу да җиңелрәк булыр, дип өметләнә ул.
Әмма, полицмейстер һәм губернатор янына керергә рөхсәт ала алса да. аңа монда да кире жавап ишетергә туры килә. Сәбәбе дә. Саратовтагы шикелле үк. бер генә һәм аның асылына төшенү әллә ни кыен түгел: Җаекта чыгып килгән газета-журнал- лар Казанда да шактый гауга кубарган була. Мотыйгыйның шул басмалар аша бик тә яхшы таныш исеме Казан властьларын шиккә сала.
«Сәйяр» труппасы һәм Габдулла Карцев исә Камилне шатланып каршы ала һәм театрга чакыра.
Казандагы мәдәни тормыш, Тукай белән, Галнаскәр Камал белән очрашып сөйләшүләр, Габдулла Кариевнең һәрдаим булышлыгы, рухи ярдәме Мотыйгыйга яңадан канат куя. Хәер, бу дүрт шәхеснең һәркайсы авыр реакция елларында берберенең җылы сүзенә, ярдәменә һәм фикер куәтенә мохтаҗ булгандыр.
Г. Тукай, Г. Камал һәм Г. Кариев концертлар оештыру өчен рөхсәт алырга берничә тапкыр талпынып карыйлар. Ләкин, күпме генә йөрмәсеннәр, властьларның җавабы катгый һәм бер төрле генә: юк! Ярамый!
Мәсьәлә бөтенләй көтмәгәндә хәл ителә. Моның сәбәпчесе — мона кадәр билгесез бер приказчик Садыйк Әпсәләмов. Камил аның беләк «Сәйяр» труппасында эшләгән вакытында танышкан. Ул • Сәйяр»ның рекламаларын таратуда, билетларын сатуда гел булышып килә. Нәкъ менә ул беренче концертларны Сембердә оештырып карарга киңәш итә һәм моңа бәйле барлык мәшәкатьләрне уз өстенә ала. Әпсәләмов анда бу эшкә тегермән хуҗасы Шиһап Иосыповны тарта. Игъланнарда Иосыпов имзасын күргән карагруһчылар, власть вәкилләре эндәшергә дә өлгерми калалар.
Шулай итеп, беренче түләүле татар концерты 1909 елның 16 июлендә Сембер шәһәренең приказчиклар клубында уздырыла. Ләкин, ни гаҗәп, концертның шаулап узуына һәм зур уңыш белән үтүенә карамастан. Шиһап Иосыпов икенче тамашаны оештырудан баш тарта.
— Концерт программаң бу кадәр дә начар булыр һәм начальствога бу кадәр дә ошамас дип уйламаган идем,— ди ул, икенче концерт турында сөйләшергә килгән Мотыйгыйга.— Әгәр болай буласын белсәм, бу эш өчен ике аягымның берсен дә ат ламаган булыр идем.
Болай кисәк үзгәрүнең серен барысы да яхшы аңлый, әлбәттә: политик сәбәпләр янә баш калкыта.
Ләкин җырчы тиз генә бирешергә җыенмый. Шәһәр яшьләре концертны кабатлау турында үтенеч белән кнлгәч, ул аларны Зоя елгасы буена чакыра һәм шәһәр читендә яшерен концерт куярга кпрар кыла.
Сембердән соң Камил Мотыйгый Нижнийга юнәлә. Бу хакта инде Г Кариев белән сөйләшенгән-киңәшенгән була. Мәкәрҗә ярминкәсендә, гадәттә. Рәсәйнең бар лык якларыннан, чит илләрдән, аеруча шарык илләреннән сәүдәгәрләр җыела. Ха лык монда сәүдә өчен генә түгел, күңел ачу өчен дә килә. Табигый ки. күпчелек театр лар һәм мәшһүр артистлар Нижнийдагы гастрольләрен шушы ярминкә көннәренә ту дыра, эшкуарлар арасында көндәшлек китереп чыгара: кайчак кайбер театр лар һәм артистлар «кычкырып яна» Бары тик «Сәйяр» генә көндәшлектәй өстен: чөнки ул бердәнбер татар труппасы һәм аның тамашачылары да башка
Мәкәрҗәдә Мотыйгый янә «Сәйнр» труппасында чыгыш ясый һәм. мондагы хәл не җентекләп ойрәнгәннән соң. үзе аерым концерт бирсрга уйлый. Тамашачы өчен борчыласы юк, мөселманнар монда үзләрен иркен хис итәләр. Идел буе, Урал, Себер, Урта Азия сәүдәгәрләр»; өчен Мәкәрҗә ярминкәсе -елга бер очрашу, аралашу уры иы. Анда катнашу - һәр сәүдәгәрнең горурлыгы, мин-минлеге, алыш биреш мәйданы.
Татар концерты «Бразилия театры» дип аталган зур бинада уза. Бу юлы рөх гәт алу чагыштырмача җиңел була. Саратовта, Сембердә чыгарылган басма игълан нар да үз тәэсирен ясамый калмаган, әлбәттә Ләкин шул ук вакытта программа җен текләп тикшерел», концерт чыгышларының байтагы сызып ташлана.
Уңыш көтелгәннән дә яхшырак булып чыга. Концертка керергә теләүчеләр шулкадәр күп. алар фойеда, коридорда, урамда басып торган килеш тә тыңларга риза. Алыпсатарлар моны, әлбәттә, үз файдаларына җайлап калырга ашыга Татар кон ңерты билетлары алар кулында берничә бәягә кыйммәт йори. Артистның үп шәхесе дә концерт белән кызыксынуны арттыра: берничә ел элек кенә язучы, мөхәррир һәм матбагачы булып танылган кешене үз күзләре белән күреп калырга теләүчеләр күп була.
Камил Мотыйгый урнашкан кунакханәгә килеп рәхмәт әйтүчеләр өзелеп тормый. Аларның һәркайсы үз ягына чакыра, булышырга вәгъд.» итә Мәкәрҗәгә ки.тгәи сәүдәгәрләргә ияреп, татар концертлары турындагы хәбәрләр Рәсәйнең бөтен почмак ларына тарала
Революциягә кадәрге шул сигез ел эчендә Камил Мотыйгый гаять зур империя но аркылыга буйга йөреп чыга. Татар халкы күпләп урнашкан шәһәрләрдә гена тү
гел, хәтта зуррак авылларда да концертлар куя. Халык телендәге аның «моңлы җырлар патшасы» дигән исеме тарала, куйган концертларының саны 1500 дән артып китә.
Камил Мотыйгый концертларының ни рәвешле һәм нәрсә бәрабәренә узуын аңлар эчен, һәрбер урында диярлек килеп чыккан каршылыкларны, төрле гаугаларны. карагруһчыларның котырынуын, властьларның һәрдаим тыкшынып торуын, реакция елларын күзаллый белергә кирәк.
Соңрак, татар халкының үзаңы уяна барган саен. Камил Мотыйгыйның тавышы да күтәренкерәк рух ала башлый. Моңарчы ул концертларда җырлап, шул җыр аша халыкка тәэсир итәргә тырышып, җыр араларында шигырь сүзләре кыстырып, кинаяле сүзләр аша эш итсә, хәзер инде иркенрәк сулыш ала. колачлырак хәрәкәтләр ясый. Теге яки бу шәһәргә гел көтмәгәндә генә кнлеп төшә, алдынгы карашлы татарлар белән бәйләнешкә керә, оештыра, туплый Әмма ул һаман да күзәтү астында. аның һәр сәфәрен, һәр концертын «сизгер колаклар* ишетеп-тыңлап тора. Мәсәлән. Петербургта ул хәтта үзенең концерт программасын да тәмамлый алмый кала: полиция килүе турында хәбәр алынуга ук. сәхнәдән чыгып югала һәм шул ук тонне шәһәрне ташлап китә. Бу юлы ул саклык чараларын онытып җибәргән, цензура тарафыннан тыелган һәм гадәттә концерт азагында гына башкара торган җырларын башта ук җырлап җибәргән икән. Ә залда, димәк, полициягә хәбәр бирүчеләр дә табылган. Бу вакыйга танылган журналист Кәбнр Бәкернең «Кара тап» исемле китабында («Юл» матбагасының 43 нче китабы. 1912 ел) бик ачык һәм гыйбрәтле итеп сурәтләнә. Кемгәдер ришвәт бирү яки штраф түләү аркасында гына котылып калу очраклары Камил Мотыйгыйның артистлык юлында санап бетергесез.
Камил Мотыйгыйның концерт репертуарында Тукай әсәрләре аеруча зур урын били Шагыйрь әсәрләренә көйне ул еш кына үзе сайлап ала. кирәк икән — укып, кирәк икән җырлап җибәрә. Тукай шигырьләре сәхнәдән яңгырый, юата, уйлата. кемнәрнедер утлы табага бастыра Әйтик. «Тотса мәскәүләр якаң» дигән әсәрне Мотыйгый «Краковяк» көенә башкара һәм шулкадәр үтергеч сатира тудыра ки. хәтта кайбер капкорсак сәүдәгәрләрнең, җырда үз-үзләрен танып, залдан ук чыгып киткән чаклары була.
Ярлы, фәкыйрь, мескен тормышта яшәүче татар хатын-кызлары язмышы да аның концертларында төп бер тема булып тора «Корсын, балам, бу кала». «Кызлар хәле». Тукай сүзләренә җырлана торган «Эштән чыгарылган татар кызына» кебек җырларны тыңлаган халыкның Йөрәге ирек һәм гаделлек сусап сулкылдамый кн ла аламыни?!
9
Камил Мотыйгый — профессиональ композитор түгел. Ләкин, әйтеп үткәнемчә. аңа үз концерт программаларын үзенә төзергә, шигъри әсәрләргә төрле көйләр табарга туры килгән. Барлык шигырьләрне дә халык көйләре кысасына гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Хәер, алай итсәң, жанр төрлелегенә дә зыян килүе бар. Менә шул рәвешле эзләнгәндә Мотыйгый үзе үк көйләр чыгару эшенә дә керешә.
Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Пар ат« җырын аның иҗади табышы дип санарга мөмкин. Бераз сонрак аның әсәрләрен башка җырчылар үз репертуарына кертә. Ләкин Мотыйгыйны иң канатландырганы — яңа концертлар, аны аңлаган, аның тавышын яраткан яңа тамашачылар. Әнисенең табигый мирасы булып күчкән кыяфәте, ирләрчә матурлыгы, озын буйлы төз гәүдәсе, куе кара чәчләре, эчке бер җылылык бөркеп балкыган көрән-коңгырт күзләре, моңлы тавышы белән ул күпләрне әсир итә. Өстендәге киемнәрнең ятышлылыгы, сәхнәдә үзен иркен һәм табигый тотуы да тәэсир итә. әлбәттә. Замандашлары күңелендә ул әнә шундый мәһабәт бер шәхес булып калган.
Мотыйгый үзенең туган шәһәре Җаекка да кайтып килә. Әти-әнисе инде шактый олыгайган, картайган. Алар белән, әнеләре-сеңелләре белән һәм үзенең дүрт баласы белән бергә гаиләдә унбиш кеше. Аларның һәрберсе игътибар сорый, кайгыртуга мохтаҗ.
Камил өйгә кайтып керү белән, гомергә истә калырдай бәхетле көннәр баш лана Ул зур шәһәрләрнең сулышын, әллә нинди баш җитмәс яңалыклар алып кайта. Зур сәхнәләр, атаклы кешеләр турында сөйли, үзе күргән вакыйгалар, полицмейстер һәм городовойлар белән бәрелеш-тарткалаш хәлләрен кәмит бер хәл итеп сөйләп көлдерә. Әлеге хәлләрдән эчләре катып көлгән балаларга инде өйдәге эшләр дә. башка кыенлыклар да җиңелрәк тоела.
Камил кайтса, өйдә концертлар башлана. Монда шулай: кем нинди һөнәр күрсәтә ала башкарырга тиеш! Шулай булмыйнн. янәшәдә зур. танылган артист бәя биреп тора, өйрәтә ич! Әгәр бу нигездән киләчәктә татар сәнгатенең күренекле эш 162
леклеләре Галия Кайбицкая (Камилнең бертуган сеңлесе, Татарстанның халык артисткасы) һәм Әдһәм Кайбицкий (Камилнең бертуган энесе, танылган артист һәм режиссер) дөньяга чыккан икән, монда инде аларга, һичшиксез, Камилнең тәэсире һәм иҗат йогынтысы булган.
Моңарчы Камил Мотыйгыйга туган шәһәрендә концерт бирү тыелып килгән иде бит әле. Ниһаять, 1913 елны, инде бөтен Рәсәйгә танылгач. Җаек халкына аның концер тын карарга насыйп була.
Концерт зур кунакханә залында үтә. Биш йөз кешелек урын шыгрым тулы. Аяк өсте басып торучылар арткы мәйданчыкларга кереп кысылган. Залга сыймаган халык, кичнең җылы булуыннан файдаланып, җырны урамда килеш тыңлый
Залда урыслар да байтак. Элеккеге «Уралец* типографиясе эшчеләре дә берничә рәт булып тезелгән. Халык шулкадәр күп булуга карамастан, залда тәртип һәм тынлык. By кичне Камил тырыша: әйтерсең, ул бүген элек җырлый алмый калган чаклары өчен дә хак кайтара, якташларына күңел җылысын бөтен барлыгы белән биреп кал дырырга тели. Бу концертта ул иллегә якын җыр башкара. Ә инде шул җырлар ның унсигезен халыкның яңадан сорап алуын искәрсәк, тыңлаучыларның җырга никадәр сусаган булуын да, концертның ни дәрәҗәдә уңыш казануын да күзаллый алырбыз.
Концерт төн уртасында гына тәмамлана. Шулчак сәхнәгә укытучы һәм револю ционер Кыям Юлдашев күтәрелә, залдагы халык исеменнән, дип, шигырь белән языл ган котлау сүзен укый. Халык гөрли, халык кул чаба. «Моңнар патшасы!». «Җырчы әләм!», «Татар Шаляпины!» кебек алкышлы сүзләр яңгырый. Күңеле тулган Камнл артык түзә алмый, яшьләнгән күзләрен, дулкынланган халәтен күрсәтмәс өчен, тиз тиз атлап, сәхнәдән чыгып югала. Ул сәхнәдән чыккач та, халык әле шактый таралыш мый тора, ә инде җырчыны өенә кадәр озата киткән төркем-төркем яшьләр үзенә күрә бер манифестация хасил итәләр.
Икенче көнне концертны кабатлау турында сүз кузгаткан Мотыйгый һәм аның дуслары шундый җавап ала: концерт катгый рәвештә тыела!
Ләкин ни генә булмасын, нинди генә кыенлыклар һәм авырлыклар кичерергә туры килмәсен, Камил Мотыйгый инде халык арасында танылгын җырчы булып ал герә, аның исеме татарлар яшәгән барлык төбәкләргә тарала. Ул йөргән яклар дагы газеталарның бәһа сүзе, аның концертларына карата язылган төрле төрле мәкаләләр, аның үз исеменә атап килгән котлау язулары, төрле багышлаулар — болар барысы да Камил Мотыйгый иҗатының танылуы хакында сөйли. Шул ук вакытта татар сәхнәсенә яңадан яңа көчләр килүен дә истән чыгармаска кирәк. Алар арасыннан иң күренеклеләрен санап китик дисәк, без инде Фәттах Латый пов, Мирфәиз Бабаҗанов, Мәрьям Искәндәрова, Хәсән Иосыпов, Фатыйма Гомәрова кебек шәхесләрне искә алырга тиешбез. Аларның да иҗат юллары авыр, шәхси тормышлары фаҗигале. Алар да тормыш михнәтләреннән өстен кала белгәннәр, иҗатларын халыкка хезмәт итүгә багышлап, шушы юлда янып көеп яшәүне артыграк күргәннәр.
10
1917 елгы вакыйгалар, революция көннәре Камил Мотыйгыйның тормышына да катлаулы, бүгенге көн күзлегеннән караганда шактый каршылыклы булып тоелган үзгәрешләр кертә. Әгәр аның ул еллардагы эшчәилеген ныклап күзәтсәң, шуны яхшы күрәсең: Камнл Мотыйгый революциягә чын йөрәгеннән ышанган, ул алып килә чәк яңалыкларга чиксез зур өмет белән караган. Бу өмет, әлбәттә, татар халкы язмы шына турыдан туры бәйле булган.
Нәкъ менә шул өмет аны революция дулкыннарында кайната, гражданнар сугы шының иң кайнар төбәкләренә илтеп кертә.
Әле 1917 елда ук Мотыйгый Смольныйда Ленинның җир, солых турындагы дек ретларын, Россия һәм Шәрык хезмәт ияләре мөселманнарына мөрәҗәгатен тәрҗемә итә. Смольныйда татар телендә чыккан беренче совет газетас ы «Ярлы халык» ның редакторы була. 1919 елгы легендар мөселман полкы һәм Чапай дивизиясенең кыргыз бригадасы отып алган һәм яратып җырлаган «Алга, иптәшләр!» дигән җыр ның көен до, сүзләрен дә ул үзе иҗат итә.
Октябрь революциясеннән соң ул. нигездә, дүрт шәһәрдә — Петроградта, Самара да, Җаскта һәм Казанда ашли. Самарага ул 1918 елның март аенда гаиләсе белән килә, губревком каршындагы мөселман комиссариатының матбугат комиссары итеп билгеләнә, бер үк вакытта комиссариатның «Киңәш» газетасы редакторы да була Газе таның беренче саны 8 майда чыга. Ә бу көннәр, май аеның хәвефле көннәре, ак чех ларның Самарага һөҗүм иткән чагына туры килә. Камнл Мотыйгый. каләмен штыкка
алыштырып, коммунистик дружинага языла. Аның белән бергә, әле унбиш яше генә тулып килгән улы Хәмит тә сугышка керә.
Аклар Самараны, зур кечләр белән һөҗүм итеп, бик тиз арада яулап алалар. Шәһәр башлыклары, шул исәптән В. В. Куйбышев та. ике пароходка төялеп. Иделнең югары ягына таба китеп өлгерәләр. Самара коммунистларының байтагы урам сугышларында һәлак була, ’’-ән калганнары исә шәһәрдә яшеренәләр. Алар белән бергә калган Камил Мотыйгый үз янына яшерен бер төркем туплый, фронт аша элемтә көйләп, ак гаскәрләрнең хәрәкәте турында хәбәрләр җибәреп тора. Самарадан аклар куылгач, аның бу эшчәнлегенә татар коммунистларының гомуми шәһәр җыенында зур бәя бирелә.
Камнл Мотыйгый Самарада мөселман ко.-чссариатының эшен яңадан торгызуны баы ...п җибәрә, шул комиссариатның коллегия әгъзасы һәм «Яңа көч. газетасының редакторы була.
1918 елны, яшь Совет чяүләте төрле яктан чолганып алынган бер вакытта. Җаек ягының казачий гаскәре Саратовка һәм аннан соң Мәскәүгә бәреп керергә план кора. Бу уңайдан фронтка ярдәм итү һәм андагы көчләрне ныгыту мәсьәләсе Революцион хәрби совет тарафыннан махсус карала. Партиянең Үзәк Комитеты үзенең барлык оешмаларына хат белән мөрәҗәгать итә. Әлеге хатта иң беренче чиратта шушы якларда туып үскән, җирле халыкларның телен, гореф-гадәтен белгән абруйлы коммунистларны шушы фронтка җибәрергә тәкъдим ителә.
Бу хат Самара коммунистларының гомуми җыелышында укыла. Үз теләкләре белән фронтка китәргә теләк белдергән татарлар арасында Камил Мотыйгый һәм аның улы Хәмит тә була.
1919 елның февраль аенда, акларны куып барган Чапай дивизиясе белән бергә. Камил Мотыйгый туган шәһәренә — Җаекка кайтып керә.
Беренче эш итеп ул монда партиянең шәһәр комитеты каршында мөселман ком-мунистлары секциясен оештыра һәм анын рәисе итеп сайлана. Шул ук вакытта ул губревком карамагындагы милләтләр бүлегенең коллегия әгъзасы булып сайлана һәм ревкомның татар бүлегенә мөдир итеп билгеләнә. Шушы бүлек эшли башлау белән, Камил Мотыйгый татар телендә газета чыгаруны юлга сала. «Ихтиләл байрагы» дип аталган бу газета казах, татар сугышчылары арасында бик популяр була.
Камил Мотыйгыйның бу вакытлардагы төрледән төрле эшләрен санап чыгу да мөмкин түгел. Әйтик. 197 нче мөселман полкы ак казаклар белән сугышудан баш тарткач. шәһәр комитеты полкта аңлату эше алып бару өчен махсус бер төркем төзи һәм аның җитәкчесе итеп Камил Мотыйгыйны билгели. Күп тә үтми, полк фронтка китә. Ул да түгел. Чапай дивизиясенең Уфа фронтына күчерелүеннән файдаланган ак казаклар һөҗүмне яңарталар һәм яңадан Җаекка килеп җитәләр. Бу хәлнең җитди сәбәпләреннән берсе итеп разведка эшенең начар куелуын билгелиләр. Шуңа күрә, хәрби командованиенең соравы буенча, партиянең шәһәр комитеты мөселман секциясеннән фронтка егерме разведчик җибәрелә. Әлеге иренлеләр арасында Камил Мотыйгый һәм анык улы Хәмит тә була. Камил Мотыйгый армия разведкасы бүлегенең кушуы буенча берничә тапкыр дошман тылына чыга һәм кыйммәтле мәгълүматлар алып кайта- Аңа бу эштә артистлык осталыгы да шактый ярдәм итә.
Тиздән аны 4 нче армия политбүлеге карамагына җибәрәләр. Монда ул яңа төзелгән гаскәри берләшмәләрне фронтка озата, политбүлек инструкторы буларак, кызыл армия гаскәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Мәсәлән. Пугачев өязе яшьләреннән төзелгән ирекле Башкорт дивизиясе аның турыдан туры катнашы белән төзелә.
Җаек аклардан икенче тапкыр азат ителгәндә Камил Мотыйгый туган шәһәренә шул дивизиянең сәяси юлбашчысы буларак кайта һәм ныгытылган Урал районының политбүлек инструкторы итеп билгеләнә. Монда да ул. иң беренче эшләрнең берсе итеп, татар телендәге газета чыгара башлый һәм аның исемен «Яңа фикер» дип атый.
Бераздан аны. губком һәм политбүлек кушуы буенча, әле генә аклардан арынган урыннарда советлар һәм аларның органнарын оештыру эшенә җибәрәләр. Мәсәлән, ул Бүкәйлек өлкәсенең I советлар съездында катнаша, аннан советларның бөтен Казахстан I оештыру съездына делегат итеп сайлана. Бу съезд аны Казахстанның беренче Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлый.
Менә шундый бер вакытта, үзенең эшчәнлеге үсә барган һәм бу эшкә барлык көчен, талантын биргән бер заманда, Камил Мотыйгый гаять авыр хәлдә кала: Җаекка кайтуга, губком бюросы аны. башлангыч оешмада тикшереп нитеп торусыз дигәндәй, партиядән чыгару турында карар игълан итә. Моның сәбәбе, имеш, шул: Мотыйгый күршесе Перепелкинны судка тикле порукага алып торган һәм шуның өчен аңа ришвәт бирелгән. Имзасыз шикаятькә корылган бу яла. суд карары белән. Камил Мотый- гыйдан алына, әмма аны партия сафында торгызу мәсьәләсе хәл ителми. Әлбәттә, тиздән партиянең үз эчендә башланачак көрәшне һәм аның бүгенге көндә билгеле аяныч 164
нәтиҗәләрен күз алдыбызга китерсәк. Камил Мотыйгын язмышындагы бу кискен борылышның сәбәпләрен тирәнрәк аңларбыз. Ә ул вакытта бу гаделсезлек Мотый гыйны тирән кайгыга сала. Җитмәсә. Җаекта аның турында терле гайбәтләр тарала, дошманнары аның бу авыр хәленнән бик оста файдаланалар. Бу шәһәрдә торырлык хәле калмаганлыктан. үзенең иҗади мөмкинлекләренә һәм дусларына ышанып. Ка мил Мотыйгый Казанга килә.
11
Казанда ул журналистлык эшен дәвам итә. «Гажур» матбагасында консультант булып эшли, Халык мәгарифе комиссариатында тәрҗемәче хезмәтен башкара, радио аша чыгышлар ясый, авылларда концертлар куя. Ничәмә еллар өзлексез күченеп йөргәннән соң, ниһаять, беренче тапкыр аңа гаиләсе белән бергә урнашып яшәү мөмкинлеге туа.
Партия сафларында тору-тормау мәсьәләсе, үзенә карата кулланылган гаделсез лек Мотыйгыйны һәрдаим борчый, әлбәттә. Ниһаять. 1924 елны аңа партиянең Үзәк Комитетыннан җавап килә һәм анда Мотыйгыйга партиягә яңадан керергә тәкъдим ителә. Ул шул ук елны Халык мәгариф комиссариатының башлангыч партия оешмасына гариза яза. әлеге оешма аны партия сафына алу турында карар чыгара. Ләкин район комитеты бу карарны кире кайтара райком фнкеренчә. гариза Мотый гыйның төп эш урынындагы оешмага язылырга тиеш, ә ул мәгариф комиссариатын да өстәмә эш башкаручы сыйфатында хезмәт итә. «Гажур»ның башлангыч оешма сы Камил Мотыйгыйның гаризасына түбәндәгечә җавап бирә «Иптәш Төхфәтуллин — җәмәгать эшләрендә, һичшиксез, күп хезмәтләр куйган кеше, әмма хәзерге шартларда иптәш Төхфәтуллин. ВКП(б) әгъзасы буларак, таләп ителгән дәрәҗәдә файда китерә алмас, аны ВКП(б) сафларына алуны максатка яраксыз, дип исәпләргә һәм үтенечен кире кагарга».
Дуслары Камил Мотыйгыйның хәленә керергә, а>ш ничек тә ярдәм итәргә тыры шалар. Галиаскәр Камал, Кудашев Ашказарский, Зәйни Солтанов, Гөлсем Болгарская. Касыйм Шамил, Хәлил Әбҗәлилов һәм башкалар Камил Мотыйгыйның сәхнә эшчән легенә егерме ел тулу көнен билгеләп үтү турында тәкъдим кертәләр. Юбилей кичәсе 1928 елның 21 маенда Татар дәүләт академия театры бинасында уза. Концертта Мотый гый халык җырларын һәм, гадәтенчә, үзе иҗат иткән әсәрләрне башкара. Анда шулай ук Мотыйгыйның дуслары хезмәттәшләре Фәттах Латыйпов. Фатыйма Гомәрова. Фәй зулла Туишев, Мөхәммәт Яушев, Салих Сәйдәшев. Солтан Габәшн һәм башкалар кат наша.
Соңгы елларында Мотыйгын сәхнә әсәрләре язу эшенә ныклап керешә. «Тозак», • Шайтан өне», «Көрәш» кебек пьесалардан соң ул «Уйлап чыгаручы» исемле күләмле әсәргә тотына. Әмма бу әсәрен тәмамлый алмый кала.
Ул елларда илдә барган хәлләр, шәхес культының котырынуы, төрле тарафлар дан ясалган һәм күрәләтә ягылган ялалар Камил Мотыйгыйны тынычлыкта калдыр мый. Әйтерсең, кемдер аны әкренләп сафтан чыгарырга, юк итәргә тели.
Мәскәүдә Татар опера студиясенең директоры һәм П. И. Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясе партоешмасының җаваплы секретаре булып эшләгән улы — Хәмит Төхфәтуллинның кулга алынуы турындагы хәбәр аны инде тагын да авыррак хәл ләрдә калдыра. Шул ук 1937 елда Мотыйгыйны моңа кадәр алып килгән персональ пенсиясеннән дә мәхрүм итәләр.
1940 ел ахырында Камил Мотыйгыйга үз язмышындагы соңгы ачы касәне эчәргә туры килә: киләсе елның җәендә Мәскәүдә узарга тиешле зур бәйрәмдә — Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында катнашучылар арасына аның исемен дә кертмә гәннәр. Еллар дәвамында җыелып килгән эзәрлекләнүләр, гаепсезгэ гаепләнүләр аша тулган әрнү һәм рәнҗү касәсе тулып түгелә - Камил Мотыйгый үз үзенә кул сала By адымын гадәттән тыш киеренке халәттә ясавын аның әле соңгы көнендә — 1941 елның 26 январенда язып кул куйган кәгазьләреннән ачык күрергә мөмкин
Бүгенге көндә, демократия һәм хәбәрдарлык турында җитди сүз алып барылганда, татар матбугаты һәм татар сәхнәсенең беренче карлыгачы булган Камил Мотыйгый кебек шәхесләрнең тормышын, язмышын һәм барлык эшчәнлеген ныклап өйрәнү заман таләбе. Бу язмам әнә шул зур эшкә, игелекле эшкә кечкенә генә булса да бер өлеш. Иң авыр елларда да рух сафлыгы өчен көрәшеп яшәгән улларын онытмаган, пларны, еллар томаны һәм еллар тузаны аша булса да. эзләп аралап таба алган хал кыбыз киләчәккә өмет белән карый. Халкыбызны мин әнә шундый олы. зур ха лык, нык рухлы, нык хәтерле халык дип саныйм.