«АРЫН КӨН ДӘ КОЛЛЫГЫҢНАН!»


Ялган — ул коллар тәкъдиренә лаек өлеш Азамат иргә исә сүзнең фәкать хак булганы гына килешә
АППОЛОТӨ1Й борыигм гр«« «амл »«•
к, хәзерге татар шагыйрьләрен акларга җыенмыйм мин. Хәтта мактау яки хурлау да түгел исәбем Мин алариы бары аңларга гына телим Шуңа күрә иҗатларында тискәре бәягә лаеклы сыйфатлар чиктән ашып баруы турындагы сүзләрне дә тыныч кына тыңлыйм. Ләкин, ни гаҗәп, нәкъ менә шундый «ямаиь сыйфатлар бүгенге поэзиянең асыл эчтәлеген, хәзергә тикле аның яшәү мәгънәсен билгеләп килгән теп омтылышларын төгәл ачыкларга булыша.
Хәзерге татар поэзиясе дигәндә, гадәттә. 60 нчы еллардан башлап иҗат ителгән шигъри әсәрләр күз алдында тотыла. Үзеннән-үзе тел очыннан тешәргә торган бүгенге атама белән әйтсәк, бу «торгынлык еллары поэзиясе- була инде Шушы билгеләмәгә яше- ренгәи фикер орлыгын аралап, бераз бүрттерә төшкәч һәм үрләтеп җибәргәч, «җәм-гыятьнең торгынлыгы поэзиядә дә чагылыш тапкан, әлбәттә», дигән катгый раслау килә дә чыга. Шуннан соң инде каиберәүләрнең, бу чагылыш поэзиянең торгынлыгы сыйфатында гәүдәләнде, дип. ике төрле уйларга җай калмаслык итеп өзеп әйтүе дә әллә ии гаҗәп тоелмас Ләкин уйлыйк әле. чыннан да шулаймы соң бу?
Мин үзем дөреслегенә шикләнәм, әмма шундый раслау яши янәсе, укучыларның поэзиягә мәхәббәте сүрелде, һәм монда, әлбәттә, поэзия үзе гаепле имеш
Беренче карашка, укучы фәкать ике генә очракта поэзиядән читләшергә мөмкиндер сыман беренчесе — шагыйрьләр, тормыштан тәмам «аерылып», укучыны кызыксындырмый торган әһәмиятсез темалар белән генә мавыкса, икенчесе — укучы шигырьне аңламый башласа... Хәзерге поэзия турында хөкем йөртүчеләрнең күбесе күз алдында яткан шушы ике юлны сайлады Ләкин бу бит — нибарысы гомуми схема гына, мәсьәләне 6о- пай аңлатырга уйласак, ай-һаи, ерак китеп һәм тирән кереп булырмы? Аерым шагыйрь- пвР. аерым шигырьләр һәм аерым укучылар яссылыгына төшеп конкрет фикер йөртә калсак, аның хаклыгы чамалы булу җиңел аңлашыла
Күрәсең, монда гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр, һәм әле өстәвенә. «юл»ның нинди икәнен дә истән чыгармаска кирәктер Бәлки аның -юл»ы нинди икәнен ачыклау мөһимрәктер дә әле?
Бу «өчлочмакпның кайбер тарафлары хакында безнең әдәби тәнкыйтьнең инде злег- Р»к сүз кузгаткалаганы булды
1978 елны «Казан утлары-ндагы поэзия турындагы сөйләшүдә И Нуруллин утка май сипкәндәй тәэсир калдырган фикер әйткән иде Ул. татар поэзиясендә 60 — 70 нче елларда шигырьне катлаулыландырып ejy тенденциясе көчәюен искәреп, кайбер шагыйрьләрне (аерым алганда, 60 нчы еллар буынын) аңлаешсыэлыкта гаепләде Шагыйрьләргә шактый *итди гаеп ташлау иде бу, шуңа күрә до аның фикерләренә каршы реакция бик кискен булды Ләкин тәнкыйтьченең сүзләрен бөтенләй үк юкка чыгарырга тырышу әлбәттә, «ата иде Поэзиядә ул елларда, чыннан да. билгеле бер дәрәҗәдә аңлаешсызлык —«гәр- метизм» пәйда булып, шигъри әсәрләрнең байтагының асыл мәгънәсе укучыларның ша«- *мй ук өлешенә буй җитмәслеккә әйләнгән иде бит
Ю
Моңа «Халыкның шул елларда күзгә ныклап чалына башлаган социаль яктан төрлеләнә баруына, укучылар даирәсенең чуарлануына поэзиянең үзенчәлекле җавабы бу».— дип тыныч кына карарга да мөмкин иде. әлбәттә Ләкин болай уйлау, шулай ук артык гомуми булып, мәсьәләнең тышкы чалымнарыннан гайре бернәрсәне дә аңлатмас иде
Чыннан да. шулай хәвефсез, табигый күренеш идеме бу, әллә инде җитди авыру башлануын искәрткән беренче билгеләр идеме? Бу процесс кайда һәм кайчан башланды?
Укучыларның аерым төркеме (элита) генә төшенерлек итеп шигырьнең катлаулы формаларына өстенлек бирү дигәндә, иң элек бу эшнең борынгы осталары — мәшһүр суфи шагыйрьләр искә төшә: С. Бакыргани, Ө Камал, һ. Салихов, Ш. Зәки һ. б Ләкин безгә, суфилыкны тудырган сәбәпләр белән хәзерге дәвердәге шартлар арасында уртак-лык эзләү мәшәкатеннән котылу өчен генә булса да (ә андый уртаклык, һичшиксез, бар дип ышанам мин), сүзне алар иҗатыннан түгел, бәлки якынрак чорлардан башларга туры
Менә Назыйм Хикмәт, яңа заманда төрки шигырьгә революцион үзгәрешләр алып килгән шагыйрьләрнең берсе Аның автобиографиясендә, әсәрләренең формасы заман капризларына ни рәвешле бәйле икәнен тасвирлаган урыннарда, безне кызыксындыра торган мәгълүматлар бар Ул 1925 елда Мәскәүдән Төркиягә әйләнеп кайта, һәм менә нәрсә көтә аны «Шигырьләрне эшчеләр алдына чыгып кычкырып уку турында уйларга да ярамый иде. Ләкин, төрмәгә эләгү куркынычы янаса да, аларны бастырып чыгарырга мөмкин иде Бу хәл шигырьнең һәм эчтәлегендә, һәм формасында чагылыш тапты.. Шигъри сөйләм шагыйрьнең бер иә берничә кеше белән шыпырт кына сөйләшүен хәтер-ләтә башлады ..»—дип яза ул. Аның шигыре шулай, Маяковский мисалында тәрбияләнгән трибунлыгыннан ваз кичеп, кинаяләр, мәгънәви ярымтөсмерләр, читләтеп әйтүләр теленә күчә (Кызганычка каршы, фикерләрен күпме генә яшергән кебек булмасын, Н. Хикмәт барыбер төрмәдән котыла алмый — гомеренең унҗиде елы «таш капчыкта» уза).
Шушыңа тартым шартларда шигырьнең холык-фигыле үзгәрүен без Н. Хикмәтнең замандашы булган татар шагыйре Хәсән Туфан иҗатында да күрәбез. 1940 елда шагыйрьне һич гаепсезгә кулга алалар, шулай аның язмышының уналты елга сузылган бик авыр чоры башлана X Туфан иҗатында 30 нчы елларга кадәр тулысыңча өстенлек иткән һәм аннан соң да әле бик үк онытылып бетмәгән туры сүзле трибунлык сыйфатлары менә шунда тәмам юкка чыга X. Туфанның тоткынлыкта язган шигырьләре инде бөтенләй бүтән яңгырашка ия Болар кешенең, әйтеп бетергесез әрнүле эчке сагышыннан бушану өчен, үзалдына гына моңлануын хәтерләтә Мондый шигырьгә инде сүзнең турыдан ярып әйтелгәнен генә көчәйтеп яңгырата торган трибунаның хаҗәте юк. ул — әңгәмәдәш, күңел сердәше Сөйләшүе дә аның тыныч, басынкы, әмма кайнар: хисле сулышы күңелләргә тирән үтеп керә Чөнки һәр гыйбарәсенә, һәр сүзенә шагыйрь күңелендә дөрләгән тетрәндергеч кичерешләрнең ялкыны сарылган Кычкырып әйтә алмаганнарын шагыйрь инде шыпыртын. пышылдап әйтә
Шагыйрьмен дигән шагыйрь ялганлый алмый. Хакыйкатьне ничек кенә булса да әйтергә кирәк аңа' һәм ул җаен таба — авызы томаланган көенчә дә, үз хәлен (шул дәвер хакыйкатен) аңлатып бирүгә ирешә
Әлеге юллар 1940 елны. X. Туфан хөкем карарын көтеп берьялгызы төрмә камерасында ятканда, иҗат ителгән. Бу хакта мәгълүматы булмаган укучыга, белмим, моның реаль эчтәлеген аңлау мөмкин микән? Кулга алыныр алдыннан гына шагыйрь каләмдәшләре М. Җәлил. Ә. Фәйзи. Ш. Маннур, С. Хәким. Ә. Исхаклар белән бергә Васильево ял йортында була. Әлеге шигырендә ул шул вакытны исенә төшереп, үзенең төрмәдәге хәле белән чагыштырып уйга калган. Кичерешләрен әйтеп бетерми шагыйрь — аңлаган кешегә аңларлык ич.
Ләкин шигырь эчтәлегенең бу мөһим катламы хәзерге укучыга ябык Аның шунысы аяныч мондый аңламаулар, шигырьләрнең мондый «аңлаешсызлыгы», татар укучысының төп массасын күздә тотканда, хәзер һич тә гаҗәп санала алмый. Безнең хәзерге укучы, әйтик, француз язучысы Җорж Сименонның ничә вилласы, ничә шәхси секретаре барын, ул бүгенге көнгә хәтле ничә роман язганын ялгышмыйча әйтеп бирер. Яисә менә Пушкин, аның кайсы чорда һәм нинди шартларда яшәгәнен генә түгел, ә бәлки бөтен ваклыклары белән тормыш юлын аның шактый соңлап өйләнүен, хатыны аркасында дуэльдә атышуын, шул чакта кемнәрнең секундант булуын, үлем түшәгендә яткан чактагы соңгы сүзләрен —
Үзем монда — сездә, ял йортында. Күңел ләкин читтән, ерактан — Канларгадыр илткән юл чатыннан Күз сала күк безнең бу чакка.
Хәлне сорап, җанны сыйпап китә Уйга калган иске танышлар,—
Сүзләрендә — серле саубуллашу. Күзләрендә — яшерен сагышлар.
Нидер тоя куңел, нидер юрый. Юраганы, бәлки, юш булыр. Хушлашырбыз. Бәлки, бик озакка Мин утырган урын буш булыр..
һәммәсен белә Ә менә тагар шагыйренең нинди язмыш белән яшәп, бу дөньядан ничек китүен, яки аның бүгенге кендә ничек яшәп ятуын ул күз алдына да китерә алмый Хәзерге татар укучысы бу өлкәдә тулысынча би хәбәрдар! Кыскасы, поэзия әсәрләренең күпләргә аңлашылмыйча калуы, аларда әллә ни кызыксыну уятмавы билгеле бер дәрәҗәдә менә шушы хәлгә дә бәйле
Кызык, X. Туфан, Ф Кәрим кебек шагыйрьләребезне, тулысынча димим инде, җитәрлек дәрәҗәдә аңлап, төбенә төшеп укый ала торган укучыларыбыз нихәтле икән? Гәрчә бу шагыйрьләр иҗаты турында беркайчан да беркемнең дә «катлаулы» яки «аңлаеш- сыэ» дигән сүзне әйткәне юк Баш җитмәс хәл бит югыйсә карап торышка гап-гади сыман, ә баксаң — аңлашылмый икән! Бер генә мисал, Ф Кәримнең яшәү мәгънәсе, илгә тугрылык, бирелгәнлек һ. б. турында уйларын чагылдырган гади генә бер шигырендә
Мин диңгездә батып исән калдым
— дигән, сугыш еллары поэзиясе өчен гадәти булган бер юл бар Бихисап проза, поэзия әсәрләрен укып, сугыш тасвирларына тәмам күнегеп беткән укучының карашы бу җөмлә естеннән шуып кына уза. Янәсе, сугыш вакыты өчен бу бик табигый
— Ләкин Фатих Кәрим диңгезче түгел ләбаса*
Нәрсәсенә ис китәрлек моның, гадәти бер шигъри бизәк — гипербола гына ич
Ә чынында, шагыйрьнең фаҗигале язмышы хакында азмы-күпме мәълүматы булган укучы өчен, шушы кыска гына бер җөмлә дә искиткеч нәрсәләр сөйли ала! Монда Ф Кәримнең, шәхес культы корбаны булып, 1937 елда кулга алынуы, төрмәләрдә, лагерьларда михнәт чигүе дә, аның төньяк диңгезләренең берсендә су төбенә җибәрелгән үлем баржасында батып, ярты үле хәлендә булса да ярга йөзеп чыга алуы да, үз аягы белән Казанга кайтып егылгач, кабат тотып ябылуы, төрмә больницасында X Туфан белән очрашуы да, кат-кат ялваруларыннан, таләпләреннән соң, ниһаять, рөхсәт килеп, аның үз теләге белән сугышка (штраф батальонына!) китә алуы да, сугыш бетәр алдыннан гына (1945 нең февралендә) һөҗүм вакытында берничә мәртәбә яраланып һәлак булуы да — болар барысы да, барысы да чагылыш тапкан Менә ул кечкенә генә җөмләнең чын бәһасе, чын мәгънәсе! Укучының боларны аңлавы өчен әллә ни күп тә кирәкми югыйсә — нибарысы хәбәрдарлык кына. Аннары юл араларына язылган мәгънәләрне укырга өйрәнүе, үзенең белгәннәре янәшәсенә куеп, чагыштырып нәтиҗә чыгара алуы
Үз хәлләрен төгәл чамалаган X. Туфан да, Ф Кәрим дә ул еллардагы әсәрләрендә бик ачылып китәргә ашыкмаганнар шул Әйтәселәрен әйткәннәр, әлбәттә,— ләкин тел яшереп, тыштан беркатлы сыман тоелган сүзләре артына бигүк беркатлы булмаган фикерләрен яшереп!
Хәтта ни туры сүзле Җәлил дә, фашист әсирлегенә эләккәч, тел яшерергә мәҗбүр булган: аның «Алман иле», «Черчет ханы», «Дию базы» һ. б.— һәммәсе дә яшерен тел элементлары Хәер, Җәлилнең тормышы һәм шигырьләре бездә яхшы шәрехләнгән, шуңа күрә дә әлеге образларны без төгәл аңлыйбыз.
«Катлаулы шагыйрь» дигән даны чыккан рус шагыйре Б Пастернак менә нәрсә
В родстве со всем, что есть, уеерясь,
И знаясь с будущим в быту, Нельзя не впасть к концу, как в ересь, 8 неслыханную простоту
Бу юлларның язылу вакыты — 30 нчы еллар «Пощажены не будем ■>—ди шагыйрь — һәм шәхес культы заманының шәфкатьсез сулышы безнең биткә килеп каплангандай була «Дөреслек кебек гади» дигән, әйтемгә тартым бер гыйбарә бар телдә Ләкин әлеге дәвер — дөреслекне гади итеп әйтү чын мәгънәсендә куркыныч булган еллар «Утаим» сүзен генә алыйк — заманның характерын никадәр төгәл сыйфатлый ул! Кеше күңеленең, җәмгыятьнең үз эченә бикләнеп, дөреслекнең озак вакытларга басылып, яшереп куелган чагы иде бу Шагыйрь биредә, миңа калса, шигырьләренең ни сәбәпле катлаулы булырга мәҗбүр икәнен аңларга теләгән кешегә аңларлык итеп әйткән кебек
Кыскасы, шигырьнең катлаулануы да, «аңлаешсыз» дигән яман тамга алуы дә, нигездә, хәбәрдарлык җитмәүдән килә икән һәм бу җитмәүчелекнең ике ягы бар икән, беренчесе — шагыйрьне иҗатында билгеле бер кысада бикләп тотарга тырыша торган чикләүләр, икенчесе — укучының хәбәрдарсызлыгы
Әлеге шагыйрьләрнең гади генә язылып та бүгенге укучыга аңлаешсыз булып калган шигырьләре азмы әллә? һәм моның гаебен шагыйрьләрнең үзләренә аударып калдыру һичкемнең башына килмәс
Ә хәзерге шагыйрьләрнең әсәрләре' Билгеле бер әдәби традицияләр (авторитетлы
Но мы пощажены не будем Когда ее не утаим Она всего нужнее людям. Но сложное понятней им
традицияләр!) формалашуга китергән бу хәлләр аларның иҗатына да үз тамгасын салмагандыр дип кем ышандыра ала?
Шулай, хәзерге көн турында, аның ни өчен тегеләй йә болай икәнлеге хакында уйлана башласаң, һичшиксез, үткәнне искә төшермичә булмый. Бүгенгенең тамыры үткәндә. бүгенге поэзиянең казанышлары гына түгел, кимчелекләре дә шул заманнарда ук борынлап, тишелеп чыга башлаганнар. Шуңа күрә дә без нәрсә турында гына сүз кузгатмыйк— һаман да шул Сталин заманнарына килеп чыгабыз. Тарихыбыз шул булгач, нишлик, аны һич тә сикертеп узу мөмкин түгел.
Ләкин тарихның күләгәле андый сәхифәләре шәхес культы дәвере белән генә чикләнсә икән лә!
60 нчы еллар ахырына таба илебезнең рухи тормышындагы «һава торышы» янәдән кире якка үзгәрә башлый. Моның иң гади, күзгә төртелеп торган мисалы — шул ук X. Туфан иҗатында. Ул. XX съезддан соң ачылган мөмкинлекләр белән дәртләнеп, шәхес культын фаш иткән шактый усал, туры сүзле шигырьләрен яза, аларның бер ише шагыйрьнең 1962 елгы җыентыгында дөнья күргән. Ләкин шуннан соң аларның кабат басылганы булмады. Дөреслекне әйтеп салган туры сүзгә, шулай итеп, янәдән көн бетә...
Нәкъ менә шул вакытта. 60 нчы еллар уртасында, безнең поэзиягә яңа буын шагыйрьләр килде Аларның иҗаты шул заман каршылыклары эченнән үсеп чыккан, шулерны үзенә сеңдереп формалашкан Шунысы гыйбрәтле: татар поэзиясенең гасыр башындагы һәм 20 нче еллардагы күтәрелешенә генә тиңләнә ала торган җанлану еллары бу.. Ләкин тау түбәсенә менеп җитү — бер үк вакытта аннан төшә башлау да ич. Шигырьдә «герметизмнның чынлап торып көчәеп китүе менә шул шагыйрьләр поэзиядә лидерлык яулаган вакытка туры килә. Ягъни, болай карап торышка, бу күренеш — һичшиксез, анарның гаебе.
Ә бит алар үз иҗатларын. Г Рәхим әйтмешли, өстәлгә ачы торма кебек ачы сүзләрен ыргытып — публицистик турылыкка һәм зур йогынты көченә ия булган дәртле, кайнар шигырьләре белән башлаганнар лабаса! Ләкин, ни өчендер, бу төр поэзиягә вакытны тарих кызганып кына бирә. Поэзиянең яшәү шартлары сиздермичә генә кире якка таба үзгәрүе, халык күңелендәге тарихи оптимизм хисләренең тора-бара алданганлык, аптырау, күңел кайту хисләре белән алышынуы аларны акрынлап айнытты.
Син дә бик шат, мин дә бик шат. Бу шатлана, ул шатлана,— Бар микән соң бу дөньяда Безнең дә кебек шат бала? Дөньяны йөреп чыкмаган Илендә йөреп шатлана.
Илендә йөрел чыкмаган — Өендә йөрел шатлана..
Юктыр ла ул бу дөньяда Безнең дә кебек шат бала!
Коннән-көн ишәя барган төрле тыюлар һәм инструкция-күрсәтмәләр белән тәмам чикләнгән кысан, тар тормышка шулкадәр күнеккәнбез ки, элементар мөмкинлекләрне дә бәхет урынына күрә башлаганбыз икән ич1
Шигырьнең катлаулылана баруы, кемнәрдер уйлавынча, шагыйрьләр капризы гына китереп чыгарган нәрсә түгел иде Әдәбиятка сөйләргә ярамый торган темалар, тормышның ул яктыртырга ярамый торган яклары барлыкка килгән иде. Рәсми рәвештә дөрес дип табылган фикерләргә каршы килә торган уй-кичерешләрне кәгазьгә теркәү катгый тыелган иде Ләкин поэзия, әгәр ул яшим дисә, әйтәсе сүзен әйтмичә кала алмый. Рухи эзләнүләре, иҗади үсеш логикасы шагыйрьләрне күңел әрнеткеч нәтиҗәләргә (нинди нәтиҗәләр икәне турында алга таба сүз булыр) китереп чыгарды. Поэзия бу нәтиҗәләрне, бу хактагы борчы- лулы уйларын гади генә, шигырьдә «табышмак кормыйча» гына әйтергә мөмкинлек таба алмагач, урау юллар сайларга мәҗбүр булды. Бу исә, уз нәүбәтендә, шигъри форманың катлаулануына китерде, мәгълүматы, эстетик әзерлеге чамалы булган укучылар өчен шигырьне «аңлаеш»сыз»га әйләндерде
Шәкли яктан, ягъни поэтика ягыннан гына караганда, мин бу хәлне тискәре күренеш димәс идем Шигъри фикерне гадәти булмаганча итеп, баш ватканда гына төбенә төшәрлек итеп язу тора-бара поэтик алымнар муллыгына китерде. Фикер өлкәсендә төгәл, кырыс регламентлар хөкем сөрсә дә, поэтика бу вакытта чагыштырмача ирекле булып калды. Эстетик форманы эчтәлектән аерып бәяләргә гадәтләнгән эклектик рәсми фикер монда әллә инде ул кадәр «крамола» күрмәде, әллә инде әлеге чикләүләрен шулай нык ваклап, абсурд һәм көлке дәрәҗәсенә төшерүдән курыкты Нәтиҗәдә, безнең шагыйрьләргә иҗади ихтыяҗларын һич булмаса шәкли иҗат белән канәгатьләндерү мөмкинлеге калды: ши
гырь формасы төрлеләнде, баеды Ләкин сәнгатьтә форма һәрвакыт нинди дә булса мәгънәгә ия: соңрак яңа поэтик алымнарның яңа эчтәлекне гәүдәләндерүе ачылды.
Язмыш ирониясе дими ни дисең: күпме бәхәсләр кузгалуга сәбәпче булган «ирекле шигырь» дигән киеменә ул дәвер поэзиясе нәкъ менә үзенең ирексезлеге, хокуксызлыгы аркасында төренгән булып чыкты!
Рус әдәбиятында «шестидесятники» дигән төшенчә бар Без аны «60 нчы еллар буыны» дибез Беренчесе хәзерге вакытта илле яшьләрен тутырган Е. Евтушенко. А. Вознесенский, Б Ахмадуллина, Р Рождественскийларга карата әйтелә Икенчесе яшьләре илле тирәсендәге Р Фәйзуллин, Р Харис. Г Рәхим. Р Мингалим, М Әгъләмов һ. биы үз эченә ала һәр ике әдәбиятта да поэзиядәге яңарыш процесслары шушыларның исемнәре белән бәйле Бездәге илле яшьлекләр — И Юзеев, М. Шабаев, Ш. Галиев һ. б— Воэнесенскийлар белән бер чорда әдәбиятка аяк басуларына да карамастан, алар эшләгән эшне эшли алмадылар Моны алардан соң килгән буын эшләде
Шулай бервакыт хөрмәтле бер тәнкыйтьчебез әдәби яңалыкларның хәзерге татар әдәбиятына, рус әдәбияты белән чагыштырганда, биш еллап соңга калып килүенә игътибар иткән иде. Ул моны көнбагыштан Мәскәү аша Казан тарафына күчеп килә торган һава торышы белән чагыштырды Мәскәүдәге сыман һава бездә, кагыйдә буларак, өч көнгә соңрак урнаша. Чагыштыру матур, эффектлы иде, ләкин мәсьәләнең асылын аңлаттымы соң ул? Поэтик яңалыкның татар поэзиясендә соңрак пәйда булуы аларның, һичшиксез. Мәскәү ягыннан килүе, шуңа күрә соңгаруы турында сөйли аламы? Юктыр, сәбәп тирәндәрәктер
Мәгълүм ки, шәхес культы һәм Бөек Ватан сугышы татар әдәбиятын олы-олы әдип- шагыйрьләрдән мәхрүм итте Моңа 30 нчы еллардагы вульгар социологизм тырышлыгы тудырган кыенлыкларны да (әйтик, революциягә кадәр яшәгән зур-зур әдипләрнең иҗатларын сызып ташлау) өстәсәк, сугыштан соңгы татар поэзиясенең хәлләре, чыннан да. бик үк шәптән булмавы аңлашылыр. Ф. Әмирхан. Г Ибраһимов. Г Исхакый, М Галәү. К. Тинчурин. Дәрдемәнд. С Рәмиев. Ш. Бабич. X Туфан. Ф Бурнаш. М. Җәлил һ б— һәммәсе дә. гүя бөтенләй булмаган да сыман, юк дип игълан ителгән иде Сугыштан соңгы чор һәм 50 нче еллар — татар әдәбиятының менә шушы чиктән ашкан фәкыйрьлектән чыгу юлын эзләп бер урында таптануы, уш җыю дәвере булды Бу чорда әдәбиятка килгән буыннар төп җегәрләрен элен булган, әмма югалтылган казанышларны яңабаштан бөртекләп җыю эшенә сарыф итәргә мәҗбүрләр иде Асылы белән, бу «яңабаштан велосипед уйлап табу» заманы иде Мондый хәл һич тә әлеге шагыйрьләрнең гаебе түгел, бәлки бәласе булды Әдәбиятка һәртөрле яңалыкларны, гадәттә, яшь буын алып килә Шундый вазифаларны үтәргә тиешле яшь буын үткәннең новатор шагыйрьләре иҗаты белән бары тик 50 нче елларның икенче яртысыннан башлап кына таныша алды Шуңа да татар поэзиясендәге үзгәрешләр менә шушы буын җитлегеп әдәбиятка килгәннән соң гына башланды да. Аңа кадәр бу мөмкин түгел иде әле.
Татар әдәбияты үзенә тән һәм җан сәламәтлеген, шулай итеп, 50 нче елларның ахыры— 60 нчы елларның башында гына кайтара алды Соңгаруның төп сәбәбе менә шунда иде
Фәкать шуннан соң гына, фәкать шул нигездә генә шигырьне яңарту ихтыяҗын тоярга, ул ихтыяҗның реаль чалымнарын шәйләргә мөмкин булды. Поэзиянең заман таләпләренә тәңгәл тәэсирлелеген тәэмин итү өчен һичшиксез, поэтиканың функцияләрен киңәйтергә кирәк иде Бу эшне 60 нчы еллар буыны шагыйрьләре башлап җибәрде Ша-гыйрьләрнең яңа поэтик мөмкинлекләр эзләү вакытында ирекле шигырьгә юлыгуы исә принципиаль яңа нәтиҗәгә — поэзиянең экспрессив табигате симметриягә генә түгел. а бәлки, шуңа тиклем хакимлек иткән карашларга капма-каршы рәвештә, асимметриягә дә бәйле икәнен аңлауга китерде Сәнгать әсәре, әлбәттә, симметрия белән асимметрия- нең диалектик берлеге ул. Моны аңлау исә, үз нәүбәтендә, шагыйрьләргә шәкли эзләнүләрендә. ягъни форма иҗат итүдә кыюлык өстәде Катлаулылыктан. аңлашылмый калудан да курыкмыйча, экспрессияне, ягъни тәэсирлелекне шигырьнең һәммә катламнарыннан да эзләү иреген бирде Шигырьнең тышкы формасы шактый еллар буе каһәрләнеп, үгисетеп киленгән бер нәрсә сыман иде 60 нчы еллардан соң, төрле юк-бар поэтик ырымнарга ышану кимү сәбәпле, шәкли үзгәрешләрнең күбесе нәкъ менә шигырьнең шушы катламында ясалды
Иҗтимагый шартлар үзгәрешен чамалап өлгермәгән кайбер тәнкыйтьчеләр шигырьнең шушы яңа сыйфатларына каршы ябырылдылар Шулай 1965—1966 елларда көндәлек матбугатта шигырьнең яңа формасы турындагы бәхәс кызып, шаулап алды.
Таш койма өстендә
Үсте каен,
Тамырлары киткән саен —
хәвефлерәк
Г «•»уа*«.
Шушы шигырьне мисалга китереп бер тәнкыйтьче к киң катлау укучы өчен болар-
ның кызыгы булыр микән? Шигырь көткән укучы өчен бу кызыксыз булырга МӨМКИН...».— дип белдерде. Икенче бер тәнкыйтьчебез, тагын ун елдан артык диярлек вакыт узгач, шушы ук шагыйрьнең бүтән бер әсәрен, эстетик әзерлеге аз булган укучыларга аңлаешсызлыгы өчен ошатмыйча, «катлаулы», «аңлаешсыз» дип игълан итте:
ӘСИР
Вазада җикән камыш.
Ханым кулмәк салгандагы җил ул бик аз шул...
Реаль тормыш чынлыгын күз уңыннан җибәреп, узган көн критерийлары белән эш итү әлеге тәнкыйтьчеләрне, миңа калса, диалектик фикерләү сәләтеннән мәхрүм итеп, йә ялангач эстетизм, йә вульгарлаштыру позицияләренә китереп чыгарды. Шагыйрь югыйсә төрки поэзиядә борын-борынгыдан хакимлек иткән мозаик фикерләү алымын нибарысы яңа баскычка гына күтәргән иде. Мозаика сәнгате кануннары буенча, мондый шигырьне, һичшиксез, зур бөтеннең бер кисәкчәсе генә икәнен истә тотып, авторның бүтән әсәрләре янәшәсендә карарга кирәк, шул чакта гына аның мәгънәсе җиңел ачыла. Болай уку гади укучы өчен табигый булса да, хөрмәтле тәнкыйтьче, күрәсең, әсәрнең үзен генә аерып алып тикшерергә шулкадәр күнеккән иде ки. бу гадәтеннән кинәт кенә арынырга аның көче дә. сәләте дә җитмәде Әлеге шигырьләрнең беренчесе Р. Фәйзуллинның туган ил, туган халкы язмышына багышланган әсәрләре арасына урнаштырылган, шушы хәл, һичшиксез, аның эчтәлеген билгели Икенчесе исә аның шәхескә табигый яшәеш, рухи ирек даулаган башка шундый ук әсәрләре белән берлектә зур бер цикл тәшкил итә — моны да, әлбәттә, искә алмыйча ярамый иде.
Шигырьнең үзгәргән тышкы кыяфәте 40—50 нче елларның лозунг кебек туры һәм коры сүзле рафинадланган рәсми поэзиясе мисалында тәрбияләнгән укучыларның шулай котын алды, аларны читкә тибәрде Шуңа күрә дә ул, нигездә, яшьләр арасында аңлау, яклау тапты, алар белән бергә акрынлап үсте, үзгәрде.
Тик, кызганыч, җәмгыятьтә хәбәрдарлыкның елдан-ел кимүе, яңа буыннарның мондый поэзияне аңлавын һаман саен кыенлаштыра килеп, тора-бара аларның күпчелеген бөтенләй аерыл калдырды — 70 нче еллар укучыларының шактый өлеше поэзия өчен шулай «югалтылган буын булды
Безнең матбугатта нәкъ ун ел саен диярлек кабатланып торган поэзия турындагы сөйләшүләрнең төп мәгънәсен, сөземтәсен аерып алып янәшә языйк әле;
60 нчы еллар — шигырьнең яңа формасына «ятсынып» карау...
70 нче еллар — яңа форма белән шигырьнең «аңлаешсызлыгы» арасында бәйләнеш табарга омтылу
80 нче еллар — поэзия белән укучы арасындагы бәйләнешкә җитди куркыныч яный, поэзия «гомуми кризис» кичерә дип санау...
Бу өч нокта, күренеп тора, шактый туры сызык өстендә ята. Бәя һәм диагноз төгәллеге хакында бәхәсләшергә мөмкин, әмма монда ачык бер тенденция, закончалык ярылып ятуын танымыйча ярамый.
Әйе. торгынлык еллары һәм аннан элгәрерәк дәверләр поэзияне, аннан да битәр — укучыны деформацияләде.
Ләкин бу нәтиҗә генә, минемчә, поэзиянең гомуми кризисы, торгынлыгы турында хөкем карары чыгару өчен аз. Бигрәк тә аны гаепләү өчен нигез була алмый ул.
Әгәр хәзер, чыннан да. укучыларның поэзиядән азмы-күпме читләшүе күзәтелә икән — моңа, барыннан да элек, поэзия түгел, ә озак елларга сузылган хәбәрдарсызлык, хокуклар дефициты гаепле
Илдәге рухи процессларны күз алдында тотып, А Твардовский; «Сугыштан соңгы бөтен тарих — коллыктан котыла бару ул»,— дип язган иде Җиңел генә булмады, юк, коточкыч авыр икән «коллыктан котылу» Асылда, бу әле үз хәлеңне аңлау, шуннан билгеле бер нәтиҗәләр ясау гына иде Ләкин шул ук вакытта моны аз дип тә әйтәсе килми үз хәлеңне аңлау — бу инде азатлык юлының башы.
Миңа калса, безнең поэзия халыктагы менә шушы аңлау процессын чагылдыра алды.
Поэзиянең кабул итәргә читен, мәшәкатьле булган катлаулы ассоциатив фикерләү пәрдәсе артына яшеренүе, кинаяләр теленә күчүе исә. халкыбызның борынгы риваятьләрендә сөйләнгән мескен манкорт хәленә төшмәс өчен көрәшүенең бердәнбер һәм соңгы чарасы иде-

Реклама