Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ышандырып кара, Заман!


Ни газаплар кичермәдең, Илем.
Җаннар иңри — үткәннәргә баксаң... Тарих-дәрья ярларыннан ашкан Асыл улларыңнан аккан ал кан.
Ә син һаман, затлы мирас булып. Тираннарга күчкән тираннардан. Җирең, халкың күпме гомер кичкән. Ыңгырашып зынҗыр-богаулардан, һәм барын да челпәрәмә ватып. Изге Азатлыгын яулап алган.
Тик. юлбашчы булып... кем уйлаган,— Тираннан да Залим адәм калган.
Ил агасы булыр асылларны Әйләндереп «халык дошманына». Үтерткән ул, кырган. Үзе түгел. Куштаннарга бары кушкан гына...
Кемдер аның исеменә — алдан Даһи дигән сүзне өстәп язган. Халык исә кабул иткән хуплап, Асылын кем аның абайлаган?
Җәллад калкан иткән аны шулай. Халык мактап көн-төн җан җырлаган. Олы-кече бар да кабатлаган.
Әнә шулай Чынны җиңгән Ялган...
Ул бүген дә кабатланыр иде. Уятмаса Акылларны Заман.
...Залимнәрнең «эше» күз алдында. Ничә миллион, ничә миллион корбан!
Кемдер әйтер миңа: «Болар — узган, һәм аңарга Тарих нокта куйган.
Киләчәккә әйдә кешеләрне.
Үткәннәрне язып торма, туган...»
Ямаш ИГӘНӘЙ (Ананий Малов) - шагыйрь. 1938 evhi гуган; •('■•фор чыгам*. • /?■>.»*«.« flv- лып »н>. • Хаши чар мле» Л. й. китаплар авторы Чаллыда яши.
Язмас идем, тынгы бирми Вөҗдан. Ил үч ала мени каберләрдән?..
Тик үткәннең канлы фаҗигасе Җуелмаска тиеш Хәтерләрдән!
Ни аерма бүген кичәгедән.
Ни үзгәртте бу Яңарыш җиле? Үткәннәрнең кабатланмавына Ышандырып кара менә мине.
Чынга ашмас диеп яңа Ялган?! — Син ышандыр бүген Илне. Заман!
Эт ялкавы алар, эшлексез, дип. Капиталистларга исем тактык. Без аларны әллә кайчан уздык, Диеп, бар дөньяга сөрән салдык — Октябрьдә җиңгән бөек халык...
Зур посттагы мөртәт адәмнәрнең Татлы ялганыннан гипнозланып. Хыялдагы затлы сыерларның Биш тапкырга күбрәк «сөтен савып». Чәйне эчтек аерткан сөт салып...
Без дөньяда, диеп, иң бай халык! — Йөри торгач, сүздән киләп сарып, Ярыйсы ук хәерчегә калдык: Кием-салымнарда булмаса да, Җаныбызда кырык бер ямаулык... Менә шуны бүген хет аңладык!..
Үткәннәрдән нинди гыйбрәт алдык. Ни үзгәрде бүгенге көн Илдә?.. Төшәр күлен җуйган Аккош сыман, «Демократия» сүзе бөтерелә Баш очында. Ә күл, бәлки, корыган?!
«Демократия» сүзе Ил өстендә Бөтерелә ялгыз Аккош сыман...
Экология Һәм без
Казан уртасында Болак ята череп. «Көзгесендә» язмышыбыз чагыла кебек. Кайсы чорда шушы хәлгә җиттек килеп? Кичәгебез? Бүгенебез? Иртәгәбез?
Шомлы бер өн тора җанны тетрәндереп...
Без
Бүген, бәлки, якты Көннәр кичерәбез... Үткәннәрне, әрнеп, Искә төшерәбез.
Гыйбрәт алыр өчен Бу бик кирәк, дибез. Ни күрсәтмәс тагын Алдагы көнебез?!
Заманында безне Ай-Һай, алдаганнар, Ил байлыгын кемнәр. Ничек талаганнар?
Залим булган алар, Ә без кем булганбыз? Шундый мәсхәрәгә Ничек юл куйганбыз?
Түрәләрнең татлы.
Затлы сүзеннән без һушыбыздан түнеп. Тәмам эрегәнбез.
Шуның хөрмәтенә Хәмер чөмергәнбез. Башка киткән, ләгънәт. Шактый исергәнбез.
Әмма үзебезне Аек дип белгәнбез.
— Сез — аек,— дигәнне Туган күк күргәнбез.
Дөресен әйткәннең Авызын җимергәнбез. Куштаннарның сүзен Сүз итеп йөргәнбез!
Уйлап баксаң, шунсы Зиһеннәрне ала:
Илдә арткан — күпме! Мие сыек бала...
Бүген, ахры, якты Гомер кичерәбез. Үткәннәрне, әрнеп. Искә төшерәбез. Гел кушканны үтәп Яшәгәнбез бары. Янартау күк кайный Илнең зарлы җаны...
Трибунадан чәчкән «Уңыш» үстергәнбез. Кабар ризык сорап. Күршегә кергәнбез.
Бер тарыдан ун кат «Ботка» пешергәнбез, һәм күр, шуны ашап Ничек симергәнбез!
Түрә майлы калҗа Капса — кикергәнбез. Илне шулай «тук»ка Әверелдерг әнбез!
Кемгә орден таккан Пинҗәк кидергәнбез?! — «Затлы» илнең «асыл» Улы иттергәнбез!
Намуска. Вөҗданга Битлек кидергәнбез. Күңел күзен илдән- Көннән яшергәнбез.
Әни түгел. »Ани» Дип төшендергәнбез. Туган телне — милләт Шәмен сүндергәнбез...
Аяк өсте мәрткә Китеп йөрегәнбез. Ничә еллар рухи Йокы симерткәнбез!
Динне генә түгел, Денне бетергәнбез. Кемгә сон без шулай Каза китергәнбез?..
Кәүсәбезме корган?! — Тамырдан чергәнбез?.. Шундый түгелме соң Әле бүген дә без?
...Нишләрбез иртәгә һәм берсекөнгә без?!.