Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖЫР


Атаклы җырчы Ион Ионсон бу кечкенә шәһәрдә ике көннән соң чыгыш ясарга тиеш иде. Адәм аягы баскан һәр урынга, дивар, коймаларга әлеге җырчының була чак концерты турында хәбәр итүче афишалар ябыш тырылды. Иртә таңнан билет кассасына чират тезелде. Концертка эләгергә теләүчеләр бихисап булганлыктан, ахырданрак килүчеләргә көне буена чират сиратын узырга туры килде.
Шундый түземлек белән чират торучылар арасында чал чәчле, иңбашларын картлык баскан, әмма күзләрендәге нурны сүндерә алмаган, җитез хәрәкәтле бер карчык та бар иде. Бераздан аның янына күршедә яшәү тендә шактый тирән йөзүләре белән чираттагыларны гаҗәпләндереп, атаклы Ион Ионсон катнашкан барлык операларны, ул башкарган арияләрне берәм текләп саный-саный бәхәсләштеләр. Шулай итеп, чиратлары килеп җиткәнен дә сизми калды болар. Билгеле инде, карчыкларга янәшә урыннар эләкте һәм, концертны карагач, өр-яңа тәэсирләрдән соң бәхәсне янә дәвам итү мөмкинлеге бар иде. Ахирәт дуслар беренче карчык яшәгән йортка юнәлделәр. Гәрчә бу яшьтә йөрәккә авырга киләсен белсәләр дә, кофе йоткалап, әңгәмәне дәвам итәргә булдылар. Эңгер-меңгер төшкәнче чүкердәште алар. Ахыргы нәтиҗә мондый булды: Ион Ионсон һәрьяктан талантлы, бөтен җырны һәм арияләрне бердәй әйбәт итеп, йөрәккә сары май булып ятардай итеп җырлый. Ләкин ахи рәтләр моның белән генә туктап калмадылар, әлбәттә, тагын да тирәнгәрәк кереп. атаклы җырчының тормышына кагылышлы һәр нәрсәне аерым-аерым берәмтекләп тикшереп чыктылар. Хуҗабикә кайдандыр поднос кадәр альбом алып килде. Анда Ион Ионсон хакында ниләр генә юк: матбугатта чыккан рецензияләр фоторәсемнәр дисеңме — һәммәсе бар иде. Чын мәгънәсендә диссертация язу өчен әзерләнгән диярсең. Хәтта ки һәр материалдан соң кар-чыкның үз бәяләмәсе, искәрмәләре дә язып куелган. Монда Ион Ионсонның тәрҗемәи хәле дә, иҗаты да. ике иңендәге ике фәрештәсе язып барган сыман, ап-ачык күренеп тора. Архивны актара актара янә шактый гәпләште
че ахирәте дә килеп җитте. Чираттагыларның ризасыз авазларына карамастан, алар бергә бастылар һәм, һични булмагандай. Ион Ионсон турында белгәннәре хакында үзара уртаклаша башладылар. Аларның сөйләшүенә кара ганда, илаһи тавышлы бу җырчы милләте белән швед икән, ике мәртәбә өйләнгән бер көтү баласы бар ди; кыскасы шул: ходай аңарга талантны да. булдыклылыкны да мулдан биргән...
Беренче карчык Ион Ионсон башкарган җырлардан иң кәттәсе дип Риголетто партиясен саный, ә икенчесе — Ягоны мактый. Шулвакыт болар алдындагы кортка да сүзгә кушылды Ул Моцартның Дон Жуанына мөкиббән икәнен, ә Верди операларына әлләни исе китмәвен әйтеп, кырмыска оясына таяк тыгып болгагандай итте. Бәхәс кызды. Карчыклар үзләренең җыр сәнга
ләр* Ахирәт дуслар тәмам караңгы иңгәч кенә кайтырга кирәклекне искә төшерделәр, телефоннан чылтыратып, такси чакырдылар.
...Карчыклар ул көнне концертка иң затлы киемнәрен киенеп килгән лектән, яшәреп тә киткәндәй күренәләр иде. Алар бер-берсенә ерактан ук сәлам бирештеләр, инде аларны ниндидер күзгә күренмәс бик мөһим нәрсә фикердәш иткән, бу багланыш йөзләренә, күзләренә нур булып сирпелгән шикелле иде Алар зур көзге каршына тукталып, тормыш тараганнан соң калган чәч толымнарын төзәткәләделәр, яшь вакытта кешелеккә кия торган һәм кием шкафында озак торудан нафталин исе сеңгән затлы күлмәкләрен сыпыргалап алдылар, муеннарына, колак артларына ислемай сөрткән булдылар да гөжләп торган тамаша залына атладылар. Тиздән кыңгырау өченче тапкыр чыңлады һәм яктыртылган сәхнәгә, балкып, Ион Ионсон үзе килеп чыкты. Өстендә - гәүдәсенә ятып торган фрак, чәчләре шома итеп артка таба таралган. Көчле алкышларга кушылып, залда «афәрин!» авазлары да яңгырады. Ион Ионсон, залда тынычлык урнашканчы, тамашачыларга туктаусыз баш иеп торды. Бу баш июдә артистның үз бәясен белүе, горурлыгы сизелеп калды. Һәр номерны башкарган саен кул чабулар көчәя барды һәм Ионсонга яңа җырын башлаганчы алкышлар басылганны шактый көтәргә туры килде. Аңа әледән-әле чәчәк бәйләмнәре тоттырдылар. Тиздән сәхнә чәчәк аткан бакчаны хәтерләтә башлады. Ион Ионсон халык җырларын да, опералардан арияләрне дә зур дәрт белән җырлады.
Тәнәфес вакытында безнең корткалар буфетка ашыкты, дулкынланула рын басар өчен булса кирәк, берәр чәркә коньяк алдылар. Алар шулкадәр тәэсирләнгәннәр иде ки, телләрен йоткандай, тын гына эчтеләр.
Ниһаять, беренче карчык телгә килде:
— Искиткеч концерт! — диде ул.
— Илаһи тавышлы бу Ион Ионсон! — дип көрсенде икенчесе.
Ә өченче карчык әлегә дәшми калды, чөнки ул Дон Жуан ариясенең башкарылуын көтә иде. Гәрчә аның да концерттан бик канәгать икәне йөзеннән күренеп тора иде.
— Безнең шәһәрдә опера театры булмау кызганыч, юкса Ион Ион сон Риголетто ролендә дә чыгыш ясый алыр иде,— дип авыр сулады беренче карчык.
— «Отелло» ны да куярлар иде,— дип өстәде икенчесе.
Аларны залга чакырып, кыңгырау чыңлады.
Атаклы җырчыны яңадан көчле алкыш белән каршыладылар. Карчыклар арттагы рәтләрнең берсендәге үз урыннарына кереп утырдылар һәм, сихерләнгән кебек, сәхнәгә йотылдылар, эчтән генә ямансулап җырчыны тыңладылар. Менә Ион Ионсон күптән зарыгып көтелгән Дон Жуан ариясен җырлый башлады. Өченче карчык ахирәт дусларының кабыргасына төрткәләп алды. Ишетәсезме, янәсе. Ишетмиләрме соң, дөньяларын онытып тыңлыйлар иде.
Җырчы соңгы номерны башкарганнан соң алкышлардан концерт залының түшәме күтәрелде сыман. Ион Ионсонның талантына баш иючеләр сәхнә алдына ук килеп, туктаусыз кул чаптылар, сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре очты. Чәчәкләргә күмелеп калган җырчы туктаусыз баш иде. хәлбуки, аны сәхнәдән һич кенә дә чыгарасылары килми иле. Шул арада беренче карчыгыбыз кысыла кысыла, халыкны ырым-< рын. сәхнә янына килеп җитә алды Калтыранган куллары автограф алу өчен Ион Ионсонга концерт программасын сузды. Җыр чы түш кесәсеннән авторучка алып, программа кәгазенә тиз-тиз нидер сыэга- лап бирде. Башкалар да Ионсонга ашыга ашыга открыткалар, кәгазь кисәкләре, программалар суза башладылар. Эшнең озакка сузыласын чамалаган җырчы, гаепле сыман елмаеп, баш иде дә сәхнәдән чыгып китү ягын карады
Ниһаять, зал тамашачылардан бушап калды. Безнең ахирәтләр дә кай тырга чыкты. Беренче карчык нәни сумкасына яшерелгән автографлы программаны алып, дусларына күрсәтергә ашыкты. Ул үзенең сабыйларча куа нуыи һәм горурлануын яшерә алмый иде. Карчыклар кадерле программа ны тегелей дә, болай да әйлэндереп-тулгандырып карадылар һәм мондый нәтиҗәгә килделәр; искиткеч шәп язган! Хәлбуки, анда ашык-пошык сыз- галанган имзадан гайре берни дә юк иде
Карчык фатирына кайткач, яраткан җырчысының кулы тигән програм маны изге бер эш башкаргандай, альбомына ябыштырып куйды һәм сөенечен уртаклашу өчен күршеләрен чакырды Тегеләр автографны караган арада ул граммофонга Ион Ионсон тавышы язылган пластинканы куеп, уйнатып
җибәрде. Үзе биеп тә китмәкче иде, әмма аягындагы ревматизм ирек бирмә де. Күршеләре карчыкның болай иләсләнеп китүенә гаҗәпләнгәндәй үзара мәгънәле генә карашып алдылар да, аны Ион Ионсон белән генә калдырып, чыгып киттеләр. Ләкин бу нәрсә генә карчыкның кәефен төшерә алмады. Бү ген аның өчен, юк аның өчен генә түгел, ул яши торган йорттагылар өчен, хәтта бөтен шәһәр халкы өчен дә зур бәйрәм иде бит! Тәлинкә уйналып беткәч, карчык граммофонны туктатты да урын җәеп, йокларга ятты, әмма тамчы да йокысы килми иде. Узган көннең дулкынландыргыч вакыйгалары берәм-берәм аның күз алдыннан агылды. Ул вакыйгаларның уртасында Ион Ионсонның фрак кигән мәһабәт сыны тора иде. Атаклы җырчының үзен генә түгел, кеше күңелен аңлый торган мәрхәмәтле олы җанын да аермачык күрә иде шикелле ул. Ә колагында илаһи тавышы туктаусыз яңгырап торды. Бу мәһабәт гәүдә, бу илаһи аваз карчыкны әллә кайда калган яшьлегенә күтәреп алып китә, аның тормышын тулыландырып, мәгънәле итә иде сыман. Карчык хыялында очып барган мәлдә йөрәгенең, читлектәге коштай, күкрәк читлегендә бәргәләнүен, аның торган саен сыкрап авырта баруын тойды. Гомере буе, эттәй аның артыннан тагылып, аны эзәрлекләп килгән ялгызлык хәзер, нәкъ менә шундый ләззәтле минутлар кичергәндә эләктереп алды. Кар чык авыр ыңгырашты, ялгызлык тырнагыннан ычкынырга теләп, әле бер. әле икенче ягына әйләнде. Ниһаять, таң беленгәндә генә килеп җиткән йокы, барысын да оныттырып, карчыкны үз кочагына алды.
Кояшның тәүге нурлары бүлмә тәрәзәсенә төшүгә, ишек кыңгыравы чың лады. Елмаеп-балкып, күрше йортта яшәүче ахирәте килеп керде. Минут та үтмәгәндер, икенче дусты да күренде. Иртүк килеп җитү өчен таксига утыр ган, акчасын жәлләп тормаган. Хуҗабикә озак йоклавы өчен гафу үтенә-үтенә ятагыннан торды, һәм, өстенә бизәкле халатын элеп, кухняга юнәлде. Кофе әзерләргә. Юл уңае ванна бүлмәсендә краннан су агызып, йөзенә бөркеде. Аннары, кофе пешерү өчен кайнатырга су куйганнан соң, дуслары янына чыкты. Аның инде йөзендә йокы әсәре калмаган, җыерчыклары елмая. Шулай да хәрәкәтләренең салмаклыгы аның төнне тынычсыз үткәрүен, арганлыгын күрсәтеп тора иде. Моны ул кунакларыннан да яшереп кала алмады.
Ахирәт дуслар, кофены көтеп торырга тәкатьләре җитмичә, кичәге кон церт турында рецензия язарга утырдылар. Алларына Ион Ионсон турындагы теге архив материалларын алып куйдылар, кадерле автографлы программаны да онытмадылар. Язу сызу белән шулкадәр мавыгып киттеләр ки, хәтта кофе пешерү өчен дип плитәгә куелган суны да оныттылар. Сөйләшә-киңәшә тамаклары кипкәч кенә исләренә төште. Хуҗабикә, ут капкандай ашыгып, кухняга кереп китте, бераздан буларын бөркеп, тәмле кофе исләре аңкыткан чәйнек күтәреп чыкты. Карчыклар кофе эчү белән мавыгуның үзләре өчен бик үк файдалы түгел икәнен аңласалар да, хуш исле кайнар эчемлектән баш тартырга көчләре җитмәде.
Кофе эчкәннән соң карчыкларның кәефләре тагын да күтәрелеп китте, алар торган саен дәртләнебрәк эшли, кычкырыбрак сөйләшә башладылар. Монда ни булды икән, дип аптыраган күршеләре ишекне ачып-ачып карауга да игътибар итмәделер, дөньяларын онытып, шау-гөр килеп, яза бирделәр. Дөресрәге, берсе яза, икесе әйткәләп тора иде.
Төшкә таба рецензиянең яртысы диярлек язылып беткән бер вакытта радиодан Ион Ионсон турында тапшыру башланды. Башка көйләр белән бер- рәттән, карчыклар граммофонда уйнаткан арияләр дә яңгырады радиодан. Концерт тәмамланганнан соң, ахирәт дусларның башына яңа уй килде: универмагтан Ион Ионсонның яңа җырлары язылган тәлинкәләр алып кай тырга!
Тик универмаг төшкегә ябылган булып чыкты. Ашыгып килүдән тыннары кысылган карчыклар, вакытны ничек тә бушка уздырмас өчен, якындагы бер кафега кереп, капкалап алырга булдылар. Алар яшелчә салаты белән икешәр тутырма алдылар да баскан килеш кенә тамак ялгарга керештеләр. Әмма ләкин күзләре — ашамлыкта, уйлары бүтән нәрсәдә иде, шуңа күрә тамакларын нан ризык авырлык белән генә узды. Ашап чыкканнан соң да вакытлары калган икән әле. Алар универмаг урнашкан кварталны ике тапкыр әйләнеп чыктылар да, арып, кибет каршындагы эскәмиягә килеп утырдылар. Ниһаять, универмагны ачу вакыты да килеп җитте, әмма ходайның хикмәте, ишек һаман ачылмады. Карчыкларның түземе төкәнде, алар витринага шакырга тотындылар һәм ишекне ачтырмыйча туктамадылар Менә арыган кыяфәтле склад эшчесе ишекне ачып, карчыкларны эчкә уздырды.
Сатучылар мебельләр бүлегенә җыелып, йомшак диванга киерелеп утырганнар да ләчтит саталар иде. Чакырылмаган «кунакларының гозерен чырай сытып кына тыңлаганнан соң, сатучыларның берсе авыр гына кузгалып, ары-бире каранган булды да салкын, битараф тавыш белән:
— Сез сораган тәлинкәләр юк,— диде.
Аптырашта калды ахирәтләр. Нишләмәк кирәк, заказларын кәгазьгә яздырдылар да ризасыз мыгырдана-мыгырдана китеп бардылар.
Заказ бирелгән тәлинкәләр магазинга бер айдан соң да. ике ай үткәч тә килмәде. Тик карчыклар еметләрен өзмәде: грампластинкалар фирмасы директорына хат язып җибәрделәр. Атна-ун көннән соң җавап килде. Рәсми кәгазьгә басылган һәм секретарь кул куйган җавапта мондый юллар бар иде: «Кызганыч ки, безнең завод Ион Ионсон тәлинкәләрен җитәрлек данәдә җитештерә алмый әле. Шулай да киләсе кварталда бәлки җибәрә алырбыз».
Көннәр берсен берсе алыштырды. Кечкенә бу шәһәрчеккә сирәк-мирәк булса да төрле театрлар, эстрада коллективлары сугылгалады. Тик аларның берсе дә Ион Ионсон концертын алыштыра алмый иде шул. Бердәнбер юаныч: яраткан җырчылары турында хәбәрләр ишетелгәли тора, йә газетада язалар, яки радиодан сөйлиләр, яисә шәһәр кешеләреннән кем дә булса кайдадыр аның концертын тыңлап кайтканын әйтә. Андыйларга безнең карчыклар бигүк ышанып җитмиләр җитүен. Әйтик, кайбер белдеклеләр Ион Ионсонның соңгы вакытта сырхап киткән ■ урында лыгырдый Нишләп авырсын ди ул шундый гөрнадир кебек кеше. Әнә бит, гәзитләр аның төрле зур шәһәрләрдә һәм чит илләрдә куйган концертлары турында язгалап тора. Шулай да нишләп бу шәһәрчеккә яңадан килеп чыкмый ул? Әллә үзен зарыгып көтү челәр барын белмиме икән? Карчыкларның кулы эшкә бармады, тамакларын нан аш үтмәс булды. Үзара аралашулар да сирәгәйде, тора-бара бөтенләй дә тукталды. Теге, автографлы кадерле программа хуҗасы сырхаулап, түшәккә үк егылды. Врачлар тиздән сәламәтләнәчәген әйтеп, аны юаттылар, әмма карчык үз хәлен үзе генә белә иде. Ул, стенада эленеп торган Ион Ионсонның фоторәсеменә моңсу карашын текәп, көннәр буе урында ятты. Күрше хатын кергәләп хәлен белешеп торды, аңа аш су әзерләде, кибеттән кирәк яракларын алып кайтып бирде. Әмма күршесенең зур бер кимчелеге бар иде: ул җыр турында да, Ион Ионсон турында да сөйләмәде, авыру үзе шул турыда сүз кузгатканда да, тизрәк бүтәнгә борып җибәрергә ашыкты.
Ә көннәрдән бер көнне һич көтмәгәндә Ион Ионсонның концертын урта сында бүлделәр. Йөрәкне сыздырып, бүлмәгә матәм музыкасы тулды. Диктор кайгылы тавыш белән Ион Ионсонның озакка сузылган каты авырудан соң вафат булуын белдерде, аның үлеме бөтен культура җәмәгатьчелеген тирән кайгыга салуын хәбәр итте. Кинәт карчыкның күз аллары караңгыланып китте, башы әйләнә башлады, хәле начарайды. Бераздан бу халәт узды, ләкин ул үзендә кыйнап ташланган кебек нык арыганлык, ватылу һәм әллә нинди битарафлык сизде. Шулай да ул Ион Ионсонның фоторәсеменә кү тәрелеп карарлык һәм дога укырлык көч таба алды.
Ярый әле бераздан ахирәт дуслары килеп җитте. Ишектә алар күренгәч, авыру карчык җиңел сулап куйды. Алар үзара кайгы уртаклаштылар. Ион Ионсонның авыр туфрагы җиңел булуын теләделәр һәм архивтагы альбомга соңгы мәгълүматларны язарга утырдылар. Тирән һәм тантаналы тынлыкта атаклы җырчының, кабатланмас тавышлы артистның озакка сузылган каты авырудан соң вафат булуы, шунлыктан бөтен культура җәмәгатьчелегенең олы кайгы кичерүе турындагы сүзләрне теркәп куйды алар. Аннары ахирәт ләре авыру хуҗабикәнең ятагы янына утырып, өстенә юрганын яхшылап яптылар, озак итеп кулларын сыйпап тордылар. Хәлбуки, алар бүген үзләре дә юатуга бик мохтаҗ иделәр.
Авыру күзләрен йомды, ул йоклап китте шикелле. Лимон сарысы иңгән йөзенә тынычлану галәмәте чыкты.
— Йоклыйсыңмы? — дип сорады ахирәтләре.
Әмма авыруның иреннәре кыймылдамады. Иөзе тыныч калды, гүя ки ул язмышында ни язылган булса, туларның барысын да күреп кичереп бетергән иде инде.
Бүген аның дөньядагы иң зур куанычы булган җыр бүләк итеп торучы сы — Ион Ионсон мәңгелеккә киткән иде...
Шамил МАННАН тәржемәсе