Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәү өчен...


Бер йотым су булсын. Суларга — һава...
— Яшәвең өчен ни кирәк? — диләр...
«Бер йотым су булсын.
Суларга — һава...»
Шушы сорауны ничә кат бирделәр...
...Бер йотым су...
һәм һава...
Яшәү өченме? Күп нәрсә кирәкми:
Тик туган туфрагым! —
Тик шунда дәва...
һәм дуслар елмайсын.
Шатлансын янда...
...Бер йотым су.
Суларга — һава...
Яшәү өченме? — диңгезем кирәк,
Ә ярда —
Багларда кызарсын җимешләр.
Тик шуннан көч алыр бу йөрәк...
...Бер йотым су кирәк.
һәм һава...
Яшәү өченме? — Кирәк үз телем.
Ул телдә җырлансын бишек җыры. дим.Яшәү өчен... аһ, булсын үз илем. Тамырым бәйләнсен тик аңа минем!
Яшәвем өченме? Аю-Даг кирәк. Чайкалсын аста — диңгездә дулкын... Ансыз иркенлек тапмый бу йөрәк! Кайсы ил-җир соң ят санар — халкын?!
Хыялым — яд итү Бакчасарайны.
Теләгем — күрүме? Юк. шунда яшәргә. Йөрәккә сыйдырып ул изге сарайны. Телимен өр-яна хәятым башларга. — Сиңа соң яшәвең өчен ни җитми? — диләр. Аңлыйм
һәм ашыкмыйча гына
бирәм җавап:
— Булсын, дим, илемдә — бер йотым су
һәм сулар һава!
Рәдиф Г АТ АШ тәрҗемәсе.