ТУГЫЗЫНЧЫ ДӘРЕС


Киң болында һәр җәй саен Чәчәкләр
була.
Ал. сары, ак чәчәкләргә
Бал корты куна.
Тал куакларына кунып
Сайрый сандугач
Бел китәбел дачаларга Матур җәй
булгач.
Нур Ваая
Грамматик яктан катлаулырак, озынрак җөмләләр төзеп сөйләшә
башлагач, без тагын шундый күренеш белән очрашабыз: безнең телебездә
кушма җөмләләр күпчелек очракта аерым аерым әйтелми, алар бик җайлы гына
итеп бер-берсенә кушымчалар яки башка чаралар ярдәмендә кушылып китә. Бу
кушымчалар, гадәттә хәбәргә ялга на.
Русча фикерләргә күнеккән балалар мондый җөмләләрне дә рус ча
калыптарак төзергә омтылалар. Мәсәлән:
Без бакчага бардык бит әле, анда
Ринат керпе күрде.
доресе Без бакчага баргач.
анда Ринат керпе күрде.
Яңгыр туктый һәм (н) без су буена
төшәбез.
доресе Яңгыр туктагач, без су буена
төшәбез.
Минем тамагым авырта, чөнки
(потому что) мин салкын сөт эчтем.
доресе: Салкын сөт эчкәнгә
минем тамагым авырта.
Без барыйк аланга, кайда доресе Без гөмбәләр үсә торган
гөмбәләр үсә (Пойдем на поляну, аланга барыйк,
где растут грибы).
Сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Без телебездәге авазларның дөрес
әйтелеше белән таныштык инде. Балаларның сөйләмендә аларның ничек
әйтелешенә һәрчак игътибар итәргә, аларны төзәтер гә һәм махсус артикуляция
күнегүләрен дә ясый торырга кирәк. Авазларның сүз эчендә әйтелеше, аларның
төрле үзгәрешләргә дучар булуы фонетика фәнендә икенче бер әһәмиятле
өлкәне тәшкил итә. Болар телнең фонетик закончалыклары дип атала.
Телебезнең үзенә генә хас фонетик закончалыклары бар. Без аларның әйтелеш
һәм әдәби телдә дорес сөйләү өчен мөһим булганнарына гына тукта лып үтәбез.
1. Татар телендә сузык авазлар бер сүз эчендә йә калын гына, йә нечкә
генә була (сингармонизм):
Татар теле дәресләре
Бакчаларыбызда
тәрәзәләрегездә
2. Әйтелештә О, Ө сузыклары сүзнең икенче, өченче иҗекләрендә дә
саклана:
Языла: Әйтелә:
бол ытлы (болот л ыо)
көзгеләр (көзгеләр)
көлкеле (көлкөлеө)
3. Ике сүз арасында сузыклар кушылып китә, һәм еш кына аларның
берсе кыскара:
алма ала (алмала)
укы инде (укинде)
тәмле алма (тәмлалма)
4. Ике сүз арасында килгән кайбер саңгырау тартыклар йомшак әйтелә
(яңгыраулаша):
килеп ал (килебал)
курчак ал (курчагал)
Бүгенге дәреснең темасы: «Безнең яшелчә бакчасы». Яңа сүзләр: чөгендер,
кишер, кәбестә, суган, бәрәңге, җыялар, бакча, түтәл һ. б.
1. Рәсемнәр буенча әңгәмә.
— Бу нәрсә? — Яшелчә бакчасы.
— Биредә нинди яшелчәләр үсә? Бу нәрсә?
— Чөгендер (чө чө-чө-ген-ген-ген-дер-дер-дер).
— Бу нәрсә? — кишер (сүз берничә тапкыр кабатлана).
— Бу нәрсә? — Помидор.
— Помидор нинди? — Түгәрәк, кызыл һ. б.
— Бу кемнәр? — Балалар.
— Балалар кайда эшлиләр? — Балалар бакчада эшлиләр. Алар яшелчә
җыялар.
2. Картина эчтәлеге буенча кечкенә хикәя төзелә. Моны бала белән бергә
эшләү яхшырак.
Бу яшелчә бакчасы. Биредә кишер, суган, помидор, кыяр, чөгендер үсә.
Әнә теге түтәлдә малайлар помидор җыялар, аны кәрзин- нәргә тутыралар.
Помидор зур, кызыл, түм-түгәрәк булып өлгергән. Ә биредә балалар кишер
йолкыйлар. Балалар яшелчә бакчасында зур уңыш үстергәннәр.
3. «Уңыш бәйрәме* уены:
(Уенны балалар бакчасында яки балалар өчен нинди дә булса бәй рәмдә
оештырырга мөмкин).
Уенны алып баручы:
Дуслар бәйрәмгә килгәнсез,
Гөлдәй матур киенгәнсез.
Ниләр китердегез көзгә?
Сөйләп бирегезче безгә.
Яшелчә булып киенгән балалар:
Кәбестә.
Безнең бакча балалары
Яшелчә дә үстерә.
Бакчадагы туптан да зур Мәсәлән, мин — кәбестә.
Кабак.
Карагыз әле бер генә
Менә миңа кабакка.
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кишер белән кыяр
Кишер дә бик күп булды,
Кыяр да бездә уңды.
Бәрәңге.
Ә бәрәңге, бәрәңге.
Бәрәңгене күр әле.
Сап-сары бәрәңге белән Тирән базыбыз тулды.
Алып баручы. Рәхмәт, балалар. Сез бик булдыклы,
Бик тырыш, шуңа мул булган уңыш.
4. Яшелчәләр турында табышмаклар әйтешү.
Ишеге юк, тәрәзәсе юк, эче тулы халык.
(Кыяр)
Җир астында җиз бүкән.
(Бәргңге)
Кат кат тунлы карыш буйлы.
(Кгбест»)
Суярсың, тунарсың, тунаганда еларсың.
(Суган)
Җир астында алтын казык
(Кишер)
Алма, дисәң дә алалар, нәрсә соң ул, балалар?
(Алма)
Менә сиңа тамаша:
Бер нәрсә ике төстә
Кызыл гәүдәсе җирдә
Яшел койрыгы өстә.
(Кишер).
фиһимә ХИСАМОВА. филология
фәннәре кандидаты. Рәшидә
БОРҺАНОВА.
методист.

Реклама