Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Гафу ит мине
Каберең кай җирдә. Кем белә аны...—
Үлгән җиреңне тапмадым, әни.
Соңгы сүзеңне
Ишетми калдым:
Тайга эченнән кайтмадың, әни.
Миңа әкиятләр
Сөйли идең син
Бала чагымда, аю турында.
Җиләкләр җыеп
Кайтам дип киттең.
Ләкин кайтмадың киткән урынга.
Ни булды сиңа.
Белмибез аны.
Сине баткаклар упкандыр, бәлки.
Синең бәгырьне
Чал тайгаларның
Ач аюлары йоткандыр, бәлки...
Шуңа күрә мин
Кабереңә түгел,
Тез чүгәм бүген рухын алдында.
Шулай да сине
Исән-сау итеп
Яшәтәм, әни, һаман җанымда.

Рәнҗемә миңа.
Гафу ит. әни.
Сине тик шулай хәтерләвемне.
Бер һәйкәл итеп
Кабул ит. әни.
Минем кан-яшьле сәтырьләремне.1
Хәсән ТУФАН тәрҗемәсе.
Саф җилләр
Л/«).>ррис ӘГЬЛЭМОВ тәрҗемәсе.
'Сатырьлэр шигырь юллары.
Җилләр исә. җилләр исә Биек таулар түбәсендә, йә тына ул. йә куба ул Бәгырькәйнең эргәсендә.
Җилләр кирәк, исә бирсен Җан сусаган бу көннәрне. Тик афәткә илтмәсен ул Тыныч, иркен күңелләрне.
Искән җилләр исеп үтәр.
Яңгыр килер сагындырып — Көйгән җир куанып эчәр. Дөнья калыр чәчкә булып.
Кешегә бир — тыныч хәят. Тыныч хәяткә — бир канат. Яшәвең булмаса тыныч. Үкенечле булыр кабат.
Иссен җилләр, җилләр иссен. Йөз чөерми куанырлык.
Табигатьнең җаны көлсен Торгынлыктан уянырлык.
Кичеп чыктык ничә буран. Ничә афәт кичте баштан. Биюдән аерылгандай. Аерылдык каләм каштан.
Мәрмәр биле сөйгән ярның Афәтләрдән төште сыгылып. Җаныбызны аямадык.
Аннан котылмакчы булып.
Зәһәр еллар сынавында Җаныбызны кызганмадык, һәр вакытта, һәр адымда Ильичка юл турыладык.
Хезмәт иле, күз ачтык без. Егылсак та калкып тордык. Ярдәмләшеп һәрберебез Берлек булып хәят кордык.
Бер-береңә тотынсаң, кул — Егылганга таянычтыр. Адашканга күрсәтсәң юл. Ахыры сиңа куанычтыр.
Без адашу эстәмәдек — Тагылса да төрле акыл. Кыенлыкка баш имәдек. Ленин булды безгә факел.
Андый эшкә баш салмадык, һәрбер хәлдән җиңеп чыктык. Искелекне, яманлыкны Буйсынмыйча бәреп ектык.
Иссен җилләр, иссен җилләр. Күк күкрәсен сафландырып. Эсселектән кызган тәннең Хәл-әхвәлен сорар булып.
Ераклардан канатланып
Ул саф җилләр исеп килсен. Бәйгедәге чабыш аттай Йөрәккә дәрт биреп килсен.
Сафлык белән иссен җилләр Күңелләрнең сынап көчен. Хезмәт халкы маңгай тирен Нәзакәтле сыйпап кичен.
Афәтләргә, гаугаларга Күнми иссен бу саф җилләр. Таш бәгырьле тупасларны Күрми иссен бу саф җилләр!