ШИГЫРЬЛӘР

Дунай таша
Дунай таша сорыланып, каралып. Киртәләрне юлыннан ора алып. Ярдан ыргып чыгалмынча тилмерә. Күперләрне, таш ярларны кимерә.
Моны күреп сагаялар кешеләр. Ни булган, дип. сорый минем ишеләр. Җитмеш еллап бит болай ташканы юк. Киртәләрнең тезеннән ашканы юк.
Үз иреген барыннан изге күргән.
Синең якты йөзеңне күреп көлгән — Меңәрләгән инсаннар белми сине, Дунайчыгым. ташкын яшь күңелеңне.
Бүген тик мин сине күрдем ачулы. Киртәләрне җиңеп ташкан. ярсулы... Яшермимен, ташу тели йөрәгем. Мең еллык киртәне еру теләгем.
Мин дә синдәй ташып һәм шашып аксам. Явызлыклар киртәсен бәреп атсам.
Арык халкымны чыгарсам киң юлга, Зур дәрьяга җиткезсәм, булып елга!
Гөл-чәчәкләр чыкса үсеп бу җирдән. Яшәсә халкым тупланып вә бердәм,— Шул вакытта күрерсен син. белерсең, Бу ташкынның серенә төшенерсең...
Юкка. Дунай, йокламадым ярыңда. Синдәй таша минем йөрәк каным да!
Бәкер ЧОБАН-ЗАДӘ (1893 1938) Кырымның Лргын авылында туа. Карасудагы Рәшдия. Истанбулдагы Солтания мәктәпләрен тәмамлый. Одесса. Будапешт югары уку йортларында белем ала- Күренекле мәгърифәтч<, төрки телләр, әдәбиятлар белгече. Кырым һәм Әзербайҗан университетлары профессоры, сталинчылык корбаны Шигырьләре 1914 елдан донья күрә башлый
Болытлар, болытлар
Болытлар, болытлар... Агылган болытлар, Чоңгарга, Кытайга Юл алган болытлар! Алыгыз мине дә. Күзләрем ачылсын. Яңгырдай, яшьләрем Җиремә чәчелсен.
Болытлар, болытлар... Кул җитмәс болытлар. Ал. яшел һәм саргылт. Кат-катлы болытлар: Алыгыз мине дә Күрмәгән илләргә.
Салгырны4 5 6 каймаган Чирәмле җирләргә.
Болытлар, болытлар... Кояшлар иленә Алыгыз мине дә — Йолдызлар күгенә.
Алыгыз мине дә Давыллы диңгезгә...
Йә тамыйм бал булып Чулпанның йөзенә.
Болытлар, болытлар... Камышлы күлләргә. Йолдызлар атылган Кайнар ком-чүлләргә Мине дә алыгыз. Яшенләп яуганда. Диңгезгә тамганда. Сыланып ярларга. Бергәләп еларбыз — Явымлы көзләрдәй. Саргаеп суларбыз Йә яшьсез күзләрдәй.
Җәйләүгә китәрбез. Күрербез Әсмамны... Кул болгап озаткан Улымны — Османны. Күрербез Анамның Яшь юган күзләрен. Юарбыз кайгысын. Үбеп чал йөзләрен.
Әнвәр Сәламәт
Имә, шагыйрь, башыңны
Ераклардан, карлы Тянь-Шань артыннан Тавридамның тауларына күз атам... Челтерәп аккан Салгыр суы моңнарын Җырларыма кушып, сазлар уйнатам.
Хыялымда Тавридамның чүленә
Йөзеп килдем Днепр суларында. Замандашлар миңа суза кулларын. Яшәреп мин яшимен җырларымда.
Күз алдымда янар чүлләр, үзәннәр.
Ятып үбәм туфрагыңны, ташыңны... Моңлы шагыйрь Тавридасын сагына. Күтәр. Чатыр- , һич имә син башыңны'

Реклама