РОМАН ХРОНИКАДА НИЛӘР БАР?


езмен татар әдәбиятымда тарихи
романнар юк дәрәҗәсендә аз Ә андый
әсәрләрнең кирәклеге һәркемгә дә
аңлашыладыр Аерым шәхес үзенең үткәй
тормышын белмичә яши алмаган кебек, милләт
тә үз тарихын белмичә яши алмый Шулай да
соңгы елларда тарихи әсәрләребез күренә
башлады Без моны Нурихан Фәттах. Месәгыйт
Хәбибул- лии романнарын күздә тотып әйтәбез
Ләкин бу романнар укучыга нәрсә бирә безнең
культураны ни белән баета, тарихтагы ак
тапларны никадәр җуя, милләт алдында торган
проблемаларны чишәргә ничек ярдәм итә — бу
турыда сейләшү булганы юк әле Андый сейләшү
алда дип уйлыйсы килә Бүген без, шундый
сөйләшүне башлау йөзеннән, тарихи
романнарның берсе турында сүз алып барырга
булдык Сүз — Аяз Гыйләҗев һәм Алексей
Литвинның «Алтынчы августка кадәр» дигән
китабы турында
Роман 1918 елның җәендә Казанда булган
вакыйгаларны сурәтләүгә багышланган Әсәрнең
төп геройлары итеп шул вакытта Чекада зшләгән
кешеләр алынган Бу — уңышлы алым Чөнки
Чекада эшләгән кеше тормышның төрле-төрле
катламнарына бик җиңел үтеп керә. Мондый
герой ярдәмендә тормышның төрле якларын,
төрле полюсларын күрсәтеп була.
Ничек файдаланганнар соң авторлар әлеге
мөмкинлектән? Күрсәтә алганнармы Казанның ул
чактагы чуар, киеренке тормышын?
Әсәр төп геройның үз кулы белән язылу
рәвешендә бирелгән. «Бардыр, гомерләре аккан
су кебек эзсез-өнсеэ узган кешеләр дә бардыр.—
дип башлап китә ул үзенең язмаларын— Ә безнең
гомернең атна-аилары гына түгел, көне,
сәгатьләре дә тарих сукмакларында тирән эз
калдырды Чоры шундый иде»
Әлеге юлларны укыгач уйга каласың: бу
юлларның авторы Чекада гомере буе эшлә-
гәнме? Эшләмәгәндер, югыйсә уп үзенең Чекада
эшләү фактына бу кадәр үк әһәмият бирмәс иде
Чекада берничә мәртәбә кадрлар алышыну,
төрле чистартулар булып узды Ягода- ны —
Ежов, Ежовны — Берия алмаштырган вакытта
элекке кадрлар юк ителде, алар урынына
яңалары килде Унсигезенче елда ук Чекада эшли
башлаган герой боларны ничек кичергән бүгенге
көнгә кадәр ничек исән кала алган — романда бу
турыда бер сүз дә юк. Әйтерсең лә бу гыйбрәтле
вакыйгалар геройга, язмаларның авторына
бөтенләй кагылмаган
Романдагы вакыйгаларның төенләнүе
Мәскәүдә башлана Анда кулга алынган фет-
нәчеләрдән сорау алганда билгеле була зур һәм
катлаулы фетнә көтелә, бүлекләре Казанда да
бар икән Өч чекист, фетнәчеләрдән алынган
адрес һем парольләргә таянып,
' Авә ГЫИПӘҖ18 А»..<•- Литвин -Аыынчы август•• «»чп
н«шри«1« К»>«« I »В’ •" шулерның
ишләре арасына керер өчен, Ка-
занга китәләр Шулерның берсе
— без укыган язмаларның
авторы Сергей Сергеевич
Фролов «Ул вакытта безгә
егерме яшь иде» (38 бит).
Казан вокзалына килеп төшү белән боларны
танып та алалар «Сергей Сергеевич'» дип
кычкыра бер кыз Бу аның белән бер йортта үскән
Зоря булып чыга (Ул чакта егерме яшьлек
егетләргә кызлар «Сережа» дип түгел. «Сергей
Сергеевич» дип дәшә торган булдылар микәнни')
Казан фетнәчеләре боларның киләсен беләләр
һәм көтеп торалар — шуны әйтергә килгән Зоря.
Үзләренең кем икәнен белеп һәм көтеп торуга
карамастан, безнең егетләр фетнәчеләр янына
барырга булалар Аида барып нәрсә эшләргә
уйлаганнардыр — монысы укучыга әйтеп
бетерелми Дошманнар күп һәм кораллы, килеп
керү белән боларның җилкәләренә пистолет
китереп териләр. Шуннан китә атышу, үтерешү,
ләкин гаҗәп хәл безнең егетләрнең өчесе дә бу
мәхшәрдән исән-сау килеш чыга! Укучыга моны
аңлавы кыен «Башыма пистолет белән сук-
каннар. һушымны җуйганмын, бернәрсә дә
хәтерләмим»,— дип, Сергей Сергеевич бу хәлне
аңлатудан җиңел генә котыла (17 бит).
Шулай йомшак язылган бу эпизод Офицер
кешенең, кулында пистолет була торып, Сергей
Сергеевичка атмыйча, аңа пистолет сабы белән
сугып маташуын күзалдына китерү кыен
Сергей Сергеевич икенче көнне госпитальдә
һушына килә һем шундук торып, штабка
офицерлардан сорау алырга китә. (Башына
сугылып, бер тәүлек диярлек һушсыз яткан кеше
шулай тиз генә торып китә алырмы')
Офицерлардан Сергей Сергеевич сорау алып
утырганда «бүлмәгә яшь тикшерүче Гайнулла
Таһиров килеп керде» (21 бит) Шулай дип
язылган романда Ләкин Сергей Сергеевич әле
Гайнулланы беренче талкыр гына күрә, кайдан
белә үл Гайнулла Таһироә икәнен дә, яшь
тикшерүче икәнен? «Гайнулла Таһироә белән
әлерәк кенә мин госпитальдән чыккач,
таныштык» диелгән (Шунда ук) Шулай да булсын.
Ләкин ничек шушы минутта ук Сергей Сергеевич
аңа тулы характеристика биреп өлгерә,
биографиясен дә сөйләп ташлый? Күрәзәче
диярсең
Күрәзә түгел, билгеле Гайнулла белән алар
озак вакыт бергә эшләгәннәр, шуңа күрә Сергей
Сергеевич аны яхшы белә Ләкин болар —
киләчәктә буласы эшләр Ә Сергей Сергеевичның
бүген танышуның беренче минутларында ук,
Гайнулла турында шулай бар белгәнен сөйләве
дөресме' Роман көндәлекләр нигезендә лзылган
икән, аның вакыйгаларны сөйләүдә көндәлеккә
вкыирак торуы яхшырак, ышанычлырак булыр
иде, әсәр табигыйрәк яңгырар иде.
Сергей Сергеевич — Мәскәүдә үскен рус
егете, укымышлы Ә Гайнулла — Казанда үскен
татар эшчесе Аларның бер-берсе белән танышып
китүләре бер-берсен аңлау
Б
лары бик җиңел, шома гына булмагандыр, шуны
процесс итеп күрсәтү сорала шикелле Әмма
әсәрдә бу юк Сергей Сергеевич беренче күргән
минутыннан ук Гайнулланы үтереп мактарга
тотына Ләкин моның белән генә Гайнулла
укучының мәхәббәтен казана алмый.
Геройларны эшләре, сүзләре-хисләре ар-
кылы ачасы урынга, аларга әзер характеристика
биреп бару бу романга, гомумән, хас нәрсә Матур
әдәбият ечен мондый алымның ярамаганын
әйтеп үтүдән тыш, тагы шуңа игътибар итәсе килә
Сергей Сергеевич үзенең язмаларын безнең
көннәрдә вакыйгалардан соң ярты гасыр чамасы
вакыт үткәч язган Бу вакыт эчендә ул үзе дә үз-
гәргәндер. кайбер вакыйгаларга, геройларга
карашы да алышынгандыр, шәт Романда аның ул
чактагы карашлары белән бүгенге, бераз
үзгәртелгән карашлары да күрсәтелсә. яхшы
булыр иде Бүген заманы да бүтән, Сергей
Сергеевич та бүтәндер Ләкин бүгенге Сергей
Сергеевич белән ул чактагы Сергей Сергеевич
арасындагы аерма романда бөтенләй сизелми
диярлек
Олькеницкийга да романда беренче битләрдә
ук әзер, катгый характеристика биреп куелган.
«Казан Чекасында мин олы шәхес, чын
революционер белән очраштым» (29 бит) Ләкин
Олькеницкийның моны акларлык эшләрен дә,
сөйләгән сүзләрен дә күрмибез.
Мондый юл белән бирелгән геройлар тере
кеше булып китә алмыйлар, схема гына булып
калалар Фәридә белән дә эшләр шулай тора. Аны
җайлап ачарга булыр иде роман барышында
Сергей Сергеевич белән, Гайнулла белән
мөнәсәбәтләрен күрсәтү аша Юк. Сергей
Сергеевич беренче күрешүдә үк Фәридәне якын
кешесе итеп кабул игә дә. аны мактарга тотына
һәм романның буеннан буена «уңган кыз Фәридә»
дип. аңа сокланып йөри.
Сокланмаслык та түгел шул Фәридәнең
эшләре. Ниләр генә эшләми Фәридә романда!
Казанда офицерлар кафе ачып, шулариы
үзләренең очрашу урыннарына әйләндереп
җибәргәннәр. Бу эшнең асылына Фәридә төшенә
Алай гына түгел, ул, кафеларга кереп, андагы
офицерлар белән таныша, аларның кайсы контр
икәнен ачыклап йөри Үзеннән чекистлар сорау
алганда Фликкель
•— Остарып барасыз! Шундый сөйкемле
Фәридәгә «Кайчандыр Керенский белән таныш
идем», дип әйтеп тә өлгермәдем, тәбе капкачы
шапылдап ябылды да».— дип куя (32 бит)
Кайда һәм кайчан әйтте икән Фликкель бу
сүзләрне Фәридәгә? Кызларга үзең турында
мондый сүзләрне бары тик ниндидер интим
хәлләрдә, иркенләп сөйләшеп утырганда гына
әйтеп була Алай ук сөйләшеп утырыр дәрәҗәдә
ничек танышкан Фәридә Фликкель белән?
Аларның уртак танышлары юктыр. Фликкель —
Петербургтан килгән интеллигент. Фәридә исә
Казанда үскән татар кызы, эшче гаиләсеннән.
Ничек алай җиңел таныша Фәридә офицерлар
белән?
Олькеницкийны үтергән кешене дә Фәридә
тота Кафеда утырганда ул телдән бирелгән
портрет буенча гына шул кешене таный һәм.
Галимов белән бергә тотып, штабка алып кайта!
Гайнулланың эшләре исә алай мактанырлык
түгел Хәтта ул Фәридә тоткан офицердан сорау
да ала алмый Бары тик ярдәмгә Сергей
Сергеевич килгәч кенә эшне башкарып чыгалар
Моның өчен Гайнулла Сергей Сергеевичка
рәхмәт әйтә.
«— Миңа карышып маташкан иде, сезне
күрүгә җебеп төште Нинди сихерегез бардыр -
(111 бит).
Ләкин би» без күреп тордык, Сергей
Сергеевич әллә нәрсә эшләмәде «Сез Чекада
утырасыз, шаярмагыз, аның председателе
Олькеницкийны үтерүдә гаепләнәсез».— дигән
иде, шул җитте (109 бит) Күрәсең, Гайнулла
шундый сүзләрне дә әйтә алмый
Гомумән. Гайнулланың рус офицерларыннан
сорау алып йөрүе аңлашылмый. Чекага эләккән
татарлардан сорау алып утырса да бик җиткән
иде Гайнуллага Ләкин ул моның белән
канәгатьләнергә теләми, үзенә рус офицерларын
чакыртып китерә дә, алардан сорау алырга
тотына. Тик бор мәртәбә дә бу эшне ахырынача
башкарып чыга алмый.
һәм бу аңлашыла да. Чөнки сорау алу ечен
тел белү генә җитми, алда утырган кешенең
психологиясен дә тирәнтен аңларга кирәк, аныкы
кадәр үк белем, культура кирәк хәтта аларның
ышанычын казана белергә кирәк Гайнуллада
боларның берсе дә юк Бердән — яшь. егермедә
генә, икенчедән культурасы түбән, белеме аз.
Шуңа күрә офицерлар аңа бернәрсә дә әйтмиләр,
көлеп кенә утыралар
Романның икенче яртысында, инде тәҗрибә
туплаган булса да. Гайнулла үзен барыбер
күрсәтә алмый Мулланур Вахитовны коткарырга
дип бара да, аклар кулына эләгеп, романның
ахырына кадәр төрмәдә утыра Аның Сергей
Сергеевичны ничек коткаруы турында язып
тормыйбыз. Бу эпизодны пародия итеп кенә
укырга була.
Шунысы гаҗәп — Сергей Сергеевич, аклар
килгәч, кеше күзенә дә күренергә куркып,
яшеренеп ята. Ә аның белән Чекада бергә
эшләгән Гайнулла Казан буйлап рәхәтләнеп йөри
Нишләптер аны танымыйлар. Ә бит ул —
Казанның үз кешесе! Хәтта төрмәгә эләккәч тә,
Гайнулла анда башын тилегә салып йөри, аны
беркем дә танымый, белмиләр аның чекист
икәнен!
Гайнулла төрмәгә утыргач, сюжетны ав-
торлар теләгән якка бору. Казандагы төрле
кешеләрне романга алып керү бурычы Саҗидә
апа өстенә төшә. Ничек үти ул моны?
«Кая барырга?
Шунда ул бик еракта яшәгән бер кешене,
элегрәк елларны йомыш-юлга әнисе кереп
йөргән кешеләрне. Фатих Әмирханны хәтеренә
төшерде Менә аларда тынычтыр Яулыгын
кысыбрак бәйләп, Саҗидә Бишбал- тадан Ботан
бакчасы ягына барырга чыкты, вокзал тирәсенә
барып җиткәч, туктады . вокзалга керде, шунда
почмакта чүмәшеп төнен уздырды Әмирханнарга
иртәнге чәйдән соң гына барып эләкте» (236 бит)
Бу өзектән күренгәнчә. Саҗидә Фатих
Әмирханнар белән яхшы таныш түгел, кайчандыр
әнисе аларга кереп йөргән, шуның аркылы гына
белә Ничек каршы ала Фатих Әмирхан үзендә
күптән булмаган кешене?
»Шул чагында ипләп кенә ишек ачылды
һәм Саҗидә апа килеп керде
— Менә үтенечне Ильяс Ал кия комиссиясенә
Саҗидә апа илтеп тапшырыр. Барасызмы.
Саҗидә апа!»
Ерактан арып килгән, кичәдән бирле аша-
маган. төнен вокзалда үткәргән Саҗидә,
нишләсен «Сез кушкач, нигә бармаска ди. Фатих
улым!»— дип җавап кайтара (249 бит) Шулай
каршы ала Фатих Әмирхан үзләрендә күптән
булмаган, арыл, ачыгып килгән кешене
Мондый кытыршылыклар әсәргә ышануны
киметә. Ә андый тегәлсеэлеклэр романда күп.
алариы һәр биттән китерергә була
Әсәрнең иң йомшак ягы — төп геройның,
Сергей Сергеевичның, эшләнеп җитмәгән булуы
Сергей Сергеевичны тулы канлы образ итеп бирә
алмаган авторлар
Бердән, төп геройның биографиясе юк. Ул
Мәскәүдә туып-үскән, ләкин нинди гаиләдән,
нинди мохиттан, нинди тәрбия алган,
революциягә ничек килгән, нинди максат белән
Чекада эшли башлаган — болар романда
күрсәтелми,
Сергей Сергеевич шигырьләр яза Ләкин бу
аның эчке дөньясын ачарга ярдәм итми
Шигырьләрен ул нәрсә белән илһамланып яза —
моны белмибез Сергей Сергеевичның яраткан
шагыйрьләре Маяковский. Пастернак. Цветаева.
Есенин дип бирелә. Болар бер-берсенә шулкадәр
каршылыклы шагыйрьләр ки. аларның барсын
берьюлы яратучы кешене күз алдына китерү
кыен
Ул чордагы татар интеллигентлары нәрсә
уйлаганнар, халыкның алдагы язмышына ничек
караганнар — шуны да беләсе килә Ләкин,
политик бәхәсләр романда бик күп булса да. анда
әйтелгән карашлар эзлекле бер концепция булып
оешмаган.
Культура буенча автономияме яки терри-
ториаль автономияме — революция алдындагы
елларда бу турыда күп бәхәсләр булган иде.
Татар зыялылары бу мәсьәләгә ничек
караганнар! Безнең халык өчен, бәлки культура
автономиясе кулаирак булыр иде! Чөнки халык
илнең төрле төбәкләрендә сибелеп яши, мондый
халыкны бер территориаль автономия астына
җыю кыен «Казан җирендәге берничә өязне җыеп,
автоном республика ясал куйдылар, ләкин татар
халкының ихтыяҗларын үтәү өчен бу гына җитми
Республика үзәге Казан илдәге бөтен татар-
ларның мәркәзе ролен уйный алмый».
Мондый һәм шуңа охшашлы мәсьәләләргә ул
чакта татар халкының киләчәге турында
уйлаучылар ничек караганнар! Татар халкының
киләчәген алар ничегрәк күэ алдына китергәннәр'
Әйткәнемчә, романнан бу турыда бернәрсә дә
белеп булмый Андый карашларны күрсәтүне
авторлар бурыч итеп тә куймаганнар Ул чордагы
татар әһелләре бары тик көлке объекты итеп кенә
алынган шикелле (Мулланур Вахитов һәм Фатих
Әмирханнан башкалары).
Торгынлык елларында Юрии Трифоновның
«Старик» дигән романы басылып чыккан иде
(1978 ел) Андагы төп герой Летунов үзенең 1920
елда Мигу лингв ясалган судта катнашканы өчен
картлык көннәрендә үкенеп йөри, бу турыда кат-
кат уйлана. Герой уйлана, аның белән бергә
укучы да уйлана. бу исә укучыларның күзен
ачарга ярдәм итә. Ә безнең романда исә беркем
дә бернәрсә турында уйламый Романда бирелгән
бәхәсләр дөреслекне күрсәтүгә түгел.
апологетикага хезмәт итәләр Большевиклар
үзләренең эшләгән эшләрендә дә. сөйләгән
сүзләрендә дә хаклылар Вакыйгалар дөрес
юнәлештә бара — бу турыда беркемдә дә шик юк
Йомгаклап шуны әйтәсе килә авторлар зур эш
башкарганнар, байтак материал туплаганнар.
ләкин ул материал романда әле хәрәкәткә килеп
җитмәгән Бәлки, ашыкмаска кирәк булгандыр!
Бераз ятса ул материал җайлап тулыланыр иде
Җанланып, үзе турында үзе сөили башлар иде
Геройлар да чын, тере кешегә әверелерләр иде
Вансмт ГАРИПОВ.

Реклама