Өч аршын җир


...Тик өч аршын җирең...
Үтенәмен.
тик өч аршын җирең...
Бары өч...
соңгы дымлы урын-ятагым...
Бүтән кирәк түгел...
Түгел!..
Яшәгәндә сине, газиз җирем,
бер туйганчы коча алмадым...
Чит җирләрдә.
ком-буранлы илдә
тимер ятакларда аунадым!
Тартып алды сине — өметемне
бәгырьләре корыч кешеләр!
«Хыянәтче», «Илен саткан» булып йөрде җирдә безнең ишеләр!
Тора-бара барысын да тартып алды явыз-усаллар.
Без исемсез калдык һәм Ватансыз.
Аһ. алар да бездәй булсалар!
Безнең тәкъдирләрдә торсалар!!!
...Тик өч аршын!
Үлгәннән соң?!
Ятыйм кереп синең назлы куеныңа?!
Анам диеп, туган газиз җирем, сарылыр идем синең муеныңа!
...Тик өч аршын!!!
Ятса иде сөякләрем, табып тынгылык:
Ватанымда, газиз Ватанымда тынычланыйк инде,
шым булыйк!
Рәнҗетелдек...
Кимсетелдек...
Яндык!..
Эт язмышы — безнең чынбарлык!
Бабаларның каберләрен изеп,
корбаннардан кылды корбанлык.
Кабер-кадер ташларыннан
дуңгызына абзар ясады, Юлларына, урамнарга түшәп, мыскыллады безнең башларны!
Яши иде авылым Албат таулар арасында.
гөл-чәчәккә күмелеп...
Килде гаскәр, бөтен бер халыкны алып китте...
Киттек сөрелеп...
Авыл гына зәңгәр ераклыкта һаман тора,
тора күренеп...
Сәет-Гомәр ӘМИН (1921) — »Ак чәчәкләр». тЯлкынлы көннәр» »Юл» һ б. шигырь китаплары авторы. Новороссийск шәһәрендә яши.
Өч аршын җир!
Шуның өчен риза күзләремне сиңа бирергә!
Алар зәңгәр — Кара диңгез сыман!
Риза булсаң, йөрәгемне бирәм.
Мин утырткан сәлби-тирәк өчен.
Өч аршын җир өчен...
Газиз илем, кирәкме бу кулларым,
аякларым — үзем?!
Мин чыдам,—
сабыр, түзем...
Өч аршын җир үпсен минем йөзем...
Өч аршын җир...
Әхмәт Г А ДЕЛ тәрҗемәсе.

Реклама