Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛЕМНЕ ҖИҢГӘН ХАЛКЫМ ТУРЫНДА


Мине әнием һәр иртәдә иркәлән, назлап, иңнәремә сак кына кагылып уята торган иде Бу юлы ул бик каударланды, мин ничек аякка басканымны да хәтерләмим Уянып җитә алмый интектем тезләрем бөгелә. тик әни мине кабат тез иттереп бастыра, үзе елый, әллә ниләр сөйләнә
Бүлмәдә итек кигән кешеләрнең каты басып йөренүләре, тупас тавышлары яңгырап тора Әле таң атмаган, тәрәзәләрдән караңгылык кына бәрелә, шунлыктан мин берни дә аңламыйм кем килгән соң безгә7 Немец фашистлары дияр идең аларның авылдан чыгып качуларын мин үз күзләрем белән күреп калдым Дошманның эзләренә бастырып, авылга совет армиясе частьлары килеп керде Авыл халкы кызыл гаскәрне, юлның ике ягына басып, чәчәк бәйләмнәре белән каршылады Кочак-кочак чәчәкләр машиналарны күмеп китте, кайбер бәйләмнәр тәгәрмәч астына да эләкте әле Солдатлар елмаялар, чәчәкләрне йөзләренә тидерәләр, күкрәкләренә кысалар, сирень ботакларын югары күтәреп, нидер кычкыралар иде.
Безнең бүлмә идәнен таптап йөрүчеләр исә елмаймый—болар безнеке түгел микәнни7 Берсе гел бер үк әмерне кабатлый:
— Тизрәк җыеныгыз' Биш минут вакыт сезгә' Егерме килодан артык әйбер алмаска* Тизрәк, тизрәк'
Әнине дә. әбине дә мондый хәлдә беренче тапкыр күрәм Хәер, гестапо солдатлары килеп кергәч тә шулай каушап калганнар иде Алары әтине таптырып интектерде Тик аларның фуражкасына баш сөяге белән аркылы-торкылы сөякләр сурәте кадалган иде Боларныкында — кызыл йолдыз бит7!
Әнием ишекне каерып ачып кергән солдатларның берсеннән бакчага чыгарга рөхсәт сорады Анда әтиебезнең кулъязмалары тутырылган чемодан күмелгән икән Бу хакта миңа соңыннан сөйләделәр. Немец фашистлары Кырымга керер алдыннан әтием, шагыйрь Осман Әмит. бөтен кулъязмаларын алмагачлар арасына күмгән Ул шигырь язу белән генә чикләнмәгән. Пушкин. Крылов. Шевченко. Лермонтов кебек күренекле шагыйрьләрне кырым татары теленә тәрҗемә дә иткән 1941 елны исә аның шигырьләре һәм поэмалары аерым китап рәвешендә басылырга тиеш булган Тик сугыш башланган Хыял тормышка ашмый калган
Кулъязмалар арасында әле язылып бетмәгән поэманың аерым өзекләре дә булган — «Сәет улы Сәетөмет- Поэма яман язмышка дучар ителгән шул. тәмамланмыйча калган Әтиемне исә фашист палачлары. Саки шәһәренә алып киткәннәр дә. шунда җәзалап үтергәннәр.
Туган җиребездән сөрелгән шомлы төннең кайбер хәлләрен миңа, шактый вакытлар үткәч кенә, аңлаттылар Болай булган икән Җиргә әлеге шомлы төн ябырылыр алдыннан, берәү безнең тәрәзәне шакыган Карасалар, әүвәл бездә фатирда торган совет офицеры икән Ул, башын үлем куркынычы астына куеп, кисәтеп калырга ашыккан:
— Иң кирәкле әйберләрегезне җыеп куегыз! — дигән— Бүген төнлә сезне сөрәчәкләр. Вакыт бик аз биреләчәк, өлгерә алмассыз
Безнекеләр ышанырга да. ышанмаска да белмәгәннәр Шулай да әни әби-бабай белән киңәшкән Бабай—дингә ышана торган кеше
— Булмас' — дигән — Аллаһы тәгалә алдында бер гөнаһыбыз да юк Андый гаделсезлеккә юл куймас
Шулай да үзе. таягына таянып, авылны әйләнеп кайткан Сөйләп биргән
— Бөтен авылны солдатлар уратып алган, мине ары үткәрмәделәр, атмакчы булдылар.— дигән — Күрәсең, нидер бар. нидер булачак
Солдатлар алтынчы яртыда килеп кергәннәр
Алдан ишетсәләр дә. безнекеләр берни дә җыештыра алмаганнар. Әй кабаландылар. әй аптырадылар бичаракайларым Сандыктагы иң кадерле әйберләрне исә солдатлар үзләре җыя икән, анысы — конфискация Безгә ипи. он кебек нәрсәләрне генә төйнәргә куштылар
— Юлда нәрсә ашарсыз соң7 — дип акырындылар алар
М
Безне йок машинасының әрҗәсенә тутырдылар Мин бабайның тезен» сөялдем Әниебез ген;» эле һаман бакчада, алмагачлар арасында казына әтинең кулъязмалары күмелгән урынны таба алмый интегә иде Ниһаять, тапты1 Чемоданны саклык белән генә кулына алды Машина исә бары аны гына квтеп тора икән Капитан яман ямьсез кычкырына
— Әйдә, тиз бул. нәрсә маташасың һаман1 — Ул. ашыгып барып, әни кулындагы чемоданны тибеп төшерде
Еллар буе җир астында яткан чемодан тәмам муртайган икән — таралды да твште Тирә-юньне әтиемнең кулъязмалары тутырды Буталдылар, читкә оча башладылар Капитан тәмам чыгырыннан чыкты
— Ахмак' Кара инде нәрсә өчен күпме көттереп торды7! Мин аны асылташ яки алтын-кимеш тутырылган савыт эзли дип торам
Әни. бичаракаем, кулъязмаларны, ничек җитте шулай, кочагына алды да безнең янга менеп басты
Тарихи белешмә. Туган җиремдә Кырым АССР 1921 елның 25 октябрь карары нигезендә төзелә Кырым татарлары бу яңалыкны олуг бәйрәм итеп каршылый Кырым автономияле республикасында ике телгә рус һәм кырым татары теленә дәүләт теле статусы бирелә Шул рәвешле безнең .галык иркен сулыш алып яши башлаган Бу яңалыкның шифасы да тиз сизелә Кыска гына вакыт эчендә Кырым иң уңган хуҗалыклар рәтенә чыга 1934 елның 3 январенда республика Ленин ордены белән бүләкләнә
Безне Саки шәһәренең станциясенә китерделәр, шәһәр халкын да. якын-тирәдәге авыл кешеләрен дә шунда куалап китергәннәр Бөтенебезне моңа кадәр терлек- туар йөртелгән вагоннарга кысрыклап керттеләр Вагоннан абзар исе килә, ашыкканнар. идәндәге тиресне себереп чыгарырга да вакыт тимәгән күрәсең Ишекнең ике ягына да киң-киң сәндерәләр, сәкеләр ясалган Бик ямьсез иттереп Ышкыламаган да такталардан Кешеләрнең ул сәкеләргә сыймаганы әлеге тирес исе аңкып торган идәнгә урнашты Бер-береңнән бүленеп калсаң, кабат якынлашу очен кешеләр аша атлап үтәргә туры килә
Менә вагон ишеген томалап куйдылар Дом караңгы булып калды Поезд кузгалып китте
Шул рәвешле, минем халыкны җир йөзеннән себереп ташлау очен көйләнгән ерткычлык машинасы үзенең кара эшен башлап җибәрде Мондагы бер генә карт та, хатын-кыз да. бала да үзенең кая таба юл тотуын белми иде Аларны Дәүләт Оборона Комитеты 1944 нче елның 11 маенда чыгарган кырым татарларын тамырдан һәлак итәргә юнәлдерелгән карары белән таныштырып торуны да кирәк санамаганнар хәтта Кемдер, хөкем ителгәннәрнең бу хакта белүе моһим түгел карарны җиренә җиткереп үтәүчеләр яхшы аңласын дигән, күрәсең
Поезд зур шәһәрләргә туктаганда, безнең вагон ишекләрен ачмадылар Составның буеннан-буена автомат аскан сакчылар йөренә Кайчак безнең кебекләр белән дыңгычлап тутырылган ике состав янәшә туктала Андый чакта вагонның уч кадэре тәрәзәсеннән карап калу өчен, ниләр генә эшләмиләр иде'” Тәрәзәгә чәнечкеле тимер чыбык кадакланган Куллар, иреннәр тырнала Кешеләр шулай да яктылыкка тартыла, сүзләренең кемгә барып ирешәсен дә белмичә -Бу кайсы як'—дип кычкыралар — Нинди авы-ыл7» Немец оккупациясе вакытында кешеләргә бер авылдан икенчесенә йөрергә ярамады Туганнар сагынышып беттеләр Кемнең ХШ№ ничек икәнен белә алмадык Шунлыктан, совет гаскәрләре килеп җитүгә, халык, туган-тумачасының хәлен белергә, тирә-күрше авылларга таралган иде Әлеге афәт күбесенә шул чакта ябырылды һәр тукталышта кешеләр әти-әниләрен яки бала-чагасын эзли
Вагон ишеген кечкенә тукталышларда гына ачалар Монда поезд берничә минут кына тора Состав буйлап солдатлар иярткән офицер ашыгып үтә Андыйлар гел бер сорауны кабатлый .Мәетләр бармы’. диләр Мәет булмый калмый торган иде Күбесенчә балалар һәм картлар кырылды Үлгәннәрне тимер юлдан өч-дүрт метр гына читка китеп күмәргә рөхсәт итәлар Өлгерә алганда сай гына чокыр казып мәетне ком. ташлы балчык белән күмгәндәй итәлар Кайчак анысына да вакыт тими, поезд кузгала башлый
Сөрелгәннәр арасында кеме д» булса фронтка китмәгән берәү ген» дә юк иде һәм 6v вихшәтш һәммәсе коточкыч бер хаталану гына дип кабул итте Тиздән -халыклар атасы», иптәш Сталин бу ялгышуны үзе ишетеп алыр җентекләп тикшерер дә кн- чекмастэн кире кайтарырга әмер бирер, дип ышаналар Вагондагыларның байтагы дыңгырдык повод шартларына игътибар итмәстән, «бөек юлбашчы»га хат язып азаплана иде
Нәрсә турында яздылар соң алар9 Кырым татарларының фашистларга каршы актив кврәш алып баруларын партизан отрядларындагы эшчәнлекләрен тасвирладылар Дәлилгә бу хакта язылган рәсми басмаларны китерделәр 1943 елны, мәсәлән. Кара диңгез флоты сәяси идарәсенең - Кырым* исемле китабы чыкты Анда әйтелгәнчә, кырым татарларының күпчелеге, немец фашистлары басып алган җирдә, дошманга нык каршылык күрсәтә -Красный Крым* дигән газета 1944 елның 18 февралендә, партизаннарга ярдәм күрсәткәне өчен, дистәләгән кырым татары авылларының тоташтан яндырылып бетерелүе турында язды, йөзләрчә һәм меңнәрчә кырым татарлары фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелде Бу, чыннан да, шулай иде һәм әле дә булса әллә ничә мең кырым татары фронтта фашистларга каршы көрәшен дәвам иттерә иде
Тарихи белешмә. Сугыш башлануга, безнең язучыларның күбесе, уз ихтыяры белән. Ватанны якларга фронтка китте Байтагы кире әйләнеп кайтмады һәлак булган каһарман әдипләребез — уникәү. Куп еллар узгач, алар турында «Уникенең истәлегенә» дигән китап чыкты, исемнәре мәңгеләштерелде Бу урында да исемнәрен кабат телгә алыйк әле Менә алар Ыргат Кадыйр, Хәмди Хәлим. Осман Әмит, Максуд Сөләйман, Бәкер Ваһап, Эзһәм Әхмәт, Мәхмүт Дибач, Маннан Җаманаклы, Әбләй Шамил, Таһир Хөсәен, Осман Батыров, Ханнан Хәлимов Аларга — мәңгелек дан.' Уникәү* Гомерләрен Ватан өчен биргән бу әдипләр ул чорда кырым татарлары язучылары ның яртысын диярлек тәшкил итә иде
I960 еллар башында Язучылар Союзының Кырым бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучылар исемлеген мемориаль тактага язып элделәр Тик, «югарыдан» килеп төшкән әмер буенча, аны бик тиз арада юк иттеләр. Шулай да Үз- бәкстан Язучылар Союзы фойесындагы мемориаль тактага кырым татарларыннан да дүрт әдипнең исеме язылган Гаҗәп: ни өчен дүрт кенә? Нигә барысы да түгел?
Әлбәттә, кырым татарларыннан коллаборационистлар, ягъни сатлыклар, бөтенләй чыкмады димим Фашист оккупациясендә калган һәр халыкта андыйларны да очратырга мөмкин Күбесенчә элекке бандитлар, «утырып чыкканнар», кулаклыкта гаепләнгәннәр сатылды Әмма күп түгел иде алар, санаулы гына Тагын шунысын да әйтергә кирәк. Кырым азат ителүгә, фашистларга ялланган ул бичара җаннар, көне-сәгате белән үз җәзаларын алды аларны атып үтерделәр, аз гына шиклеләреи дә төрмәгә яптылар Билгесезлеккә юл алган әлеге эшелоннарда исә Ватан алдында һичнинди гаебе булмаган затлар гына иде
Әмма безнең бәхетсезлекнең башында торган бер хәлне телгә алмыйча да үтә алмыйм Кырымдагы партизан хәрәкәте җитәкчеләреннән Мокроусов һәм Мартынов, үзләре җибәргән хаталардан котлары алынып, бөтен гаепне, тоташы белән, татарларга сылтады янәсе, татарлар партизаннарга хыянәт иткән дә, болар җиңелүгә дучар булган Дөрес, соңыннан бу бәндәләрнең чын йөзе ачылды, тик алар минем халкыма карата коточкыч явызлык кылып өлгергән иде инде
Сак астындагы вагоннарда «бөек юлбашчы «га хат язучылар арасында партизан отрядларында каһарманлык күрсәткән командирлар һәм комиссарлар — А Аеди- нов. С Минһаҗиев, М Мәхмүтов, Н Билялов та бар Алар үз отрядларында якташларыннан ничә кеше булуын, аларның ничек сугышуын хәбәр итәргә ашыгалар Искә төшереп китәргә кирәктер Кырымдагы партизан берләшмәләре өчәү иде Шулар- ның икесендә комиссар булып кырым татарларыннан Р Мостафин һәм М Сәлимов хезмәт итте Ә утыз партизан отрядының унысын шулай ук кырым татары комиссарлары җитәкләде Көньяк берләшмәнең генә дә өчтән бер өлеше кырым татары сугыш- чыларыннан тора Кырым АССРда ул елларда бөтен халыкның нибары 19,4%ын гына кырым татарлары гәшкил иткәнлеген исәпкә алсак, бу саннар шактый күпне сөйләр.
Бөек Ватан сугышында кырым татарларыннан дүрт генерал, сиксәннән артык полковник, йөздән күбрәк подполковник, бик күп офицер һәм кече командирлар катнашты Аларның һәммәсе илнең орден-медальләре белән бүләкләнде Кырым татарларының җидесенә Советлар Союзы Герое дигән исем бирелде Иң гайрәтле очучыбыз Әхмәтхан Солтан Герой исеменә ике тапкыр лаек дип табылды Орден-медальләр белән бүләкләнүче сугышчыларыбызның гомуми саны илле меңгә җитә
Кырымда калган татарларның 19%ы гитлерчыларга каршы көрәшне партизан отрядларында алып барды. Бу көрәшчеләрнең яшерен оешмаларын утыз ике төркемгә бүлгәннәр иде Шулардан егерме биш төркемне кырым татарлары җитәкләде Уйларга да оят фронтта һәлак булган егерме алты мең сугышчыбыз да оккупациядә калып фашистлар тарафыннан юк ителгән унике мең кырым татары да — барысы да «сатлык җан* исемен күтәрергә мәҗбүр ителде
Халыкны тулаем кыруга юнәлдерелгән бу вәхшәтне акЛарга бер сылтау кирәк булган шул Безне илгә хыянәт итүдә гаепләгән язмалар чыга башлады безне башкалар алдында җирәнгеч итеп күрсәтә торган дәреслекләр тезелде Максат бер иде кырым татарларына карата илдә нәфрәт уятырга' Әле гаилә башлыклары — сугышта, сөрелгән карт-карчыклар белән балалы хатыннар терлек вагоннарында билгесезлеккә бара типографияләр исә ашык-пошык хәлдә «СССР тарихы >н үзгәртеп басалар Кырымда безнең халыкны ерткычтан да яманрак итеп тасвирлаучы кыйссалар таратылды Радио һәм вакытлы матбугат шул гайбәтләрне тәфсилләп сөйли башлады
Кырымда барган канкоюлы бәрелешләрдә каһарманлык күрсәткән кешеләрнең исеме исә руслаштырып бирелә килде Мәсәлән «Севастополь-Балаклава- дигән партизан отрядының разведгруппа командиры Сәетгали Агаевны С Агеев дип яза башладылар Төньяк берләшмәнең 17 нче партизан отрядындагы разведгруппа командиры Сәетгали Көрдсәедев С Курсаковка әйләнде Симферопольдә фашистларга каршы көрәшүче иң зур яшерен оешма җитәкчесе Абдулла Дәгьжине -Дядя Володя- дип кенә телгә алу гадәткә керде Керчьтагы «Яшь гвардия- исемле яшерен оешманың легендар җитәкчесе Хәлимә Габделханнановәны «Аня- дип кенә йөртәләр Шундый ук каһарманнардан Асия Әхмәтова Асяга әйләнде Рифкат Мостафаев — Лагутин. Сираҗетдин Минһаҗиев — Сергей М Наҗия Батталова — Батаева, партизан отрядында аеруча зур батырлыклар кылган. Польша халык республикасы Герое исемен алган «Мишка — Татар- кушаматлы Гомәр Акмулла Адәмәнов Михаил Татаринов дип йөртелде
Ул гынамы?! Хәзер инде Кырымдагы авыл, шәһәр тау һәм елга исемнәре дә русчага әйләндерелеп бетеп бара
Безнең эшелонны Ач даланың Урсатьевск дигән станциясендә бушаттылар Кояш сугудан сакланырлык бер куак та юк Ул. кайнар җил белән бөтерелеп килеп, битне кисүче ком вәхшәтен мәңге онытмам кебек Күзне ачып булмый
Кичкә таба биек арба җиккән атлылар күренде Алар безне тагын да еракка- рак алып китәр өчен җибәрелгән икән Тирә-юньдә җан иясе юк дәрәҗәсендә Ни булсын'* Исеме үк котыңны алырлык бит — Ач дала Шул юлларда күргәнемнән чыгып мондый нәтиҗәгә килдем дөньяда иң шыксыз яклар комлыкның сазлыкка әйләнгән урыны икән
Безне Баяут исемле поселокка урнаштырдылар Ком һәм тузан басып киткән ярым җимерек алачыклар бар иде монда Унбиш-егерме еллар элек бу алачыкларда кулаклыкта гаепләнеп сөрелгән кешеләр яшәгән Алар акрынлап үлеп беткән, күрәсең Үлем дигән нәрсә безнең арага да бик тиз үтеп керде Кешеләр бизгәк эч авыруыннан кырыла башлады Яшьтәшем Мидхәтнең, эче авыртуга чыдый алмыйча идәндә бөгәрләнеп ятуы әле дә күз алдымда Ул тилмереп-тилмереп
— Әни' — дип кычкыра — Әнине чакырыгыз* —ди
Тик әнисе кайтканда, аның ябык гәүдәсе суынып беткән иде инде
Үзбәкстанга килүебезнең беренче аенда ук 40 мең кешебез һәлак булды Безнең янга фронтта гарипләнгән әтиләр, абыйлар кайта торды Кайсының кулы юк кайсының — аягы Күкрәкләрендә орден-медаль тәңкәләре чыңлый Алар үзләренең әниләрен. хатыннарын, балаларын эзли, тик күбесенең сукмагы каберлеккә тоташа Сугыш каһарманнарын көтеп ала алмадылар шул. күпләр дөньядан кичте
Килделәр дә килделәр Күпме икәнен кем исәпләгән'*' Кырым татарларыннан Урта Азиягә сөрелгәннәрнең төгәл санын әлегә кадәр әйткәннәре юк Үзбәкстанның ул чактагы Җәмәгатьчелек тәртибен саклау министры урынбасары генерал М Бег- ловның бер язмасында Үзбәкстанга әле генә 151 424 кеше сөрелеп китерелде күбесе — картлар һәм балалар».—дигән сүзләр бар Бу генерал әлеге кешеләрнең күп- месе юлда үлеп калганын белми, әлбәттә.
Яман чир безнең гаиләдә, беренче булып, бабакаема ябышты Аның хәле начарланган көнне әби бригадирдан «Башка чакта икеләтә тырышырмын, бүген картымның кәефе юк калдырыгыз сана'- дип үтенеп сорады Кая ул” Рөхсәт итмәделәр Авыру бабай янында мин генә калдым Берчак күрәм бабайның нидер әйтәсе килә иреннәре кыймылдый, күзләре бер ачыла бер йомыла Күршедәге олы кешеләрне чакырасым килә, куркам Алар бит безнең күзне дә ачырмыйлар -Сезнең хыянәтегез аркасында, безнең әтиләр үлеп калган- диләр Соңыннан белдек мондый коткы махсус гаратылган икән Белдек тә дуслаштык Бик тату яшәп киттек
Ә бабам авырган көнне мин аларга керергә кыймадым шул Әни белән әби мамык кырыннан кайтканда мин. бабамның үле гәүдәсен кочаклап, йоклап киткән булганмын
Юлда безнекеләрне ачлык яки авыру гына кырмады Кайберәүләр якында су Кранын күреп, аны-моны уйлап тормастан шул якка Йогерә. бер адым атларга да
өлгерми, аны автоматтан атып үтерәләр иде
Җиңү көненнән соң безнең янга кайтучылар тагын да артты Бу юлы җиңүче солдатларны сөрделәр Андыйларны әлеге каһәрләнгән җиргә аяк басу белән үк. махсус исәпкә алып куялар иде Алар ай саен комендатурада -билгеләнергә» мәҗбүр ителде Бу чара алар -тиешсез» җирләргә барып-килеп йөрмәсен өчен эшләнде Шулай итеп, әле кичә генә ил азатлыгы очен сугышып йөргән солдатлар, хәтта Советлар Союзы Герое исеменә лаек каһарманнар да үзеннән-үзе сатлык җаннарга әйләндерелде Бу коточкыч тамганы тагу өчен кырым татары булып тууың җитә иде
Унике ел гомер узды 1956 елның 28 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының Бетек Ватан сугышы елларында туган җирләреннән сөрелгән СССР гражданнарыннан — кырым татарлары, көрдләр балкарлар, төрекләр, хемшидлар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан сөргенлек буенча төрле чикләүләрне алып ташлау турында-гы карары чыкты Бу көнгә кадәр 400 мең кырым татарының өчтән бер өлеше һәлак булып беткән иде
Без үзебез турында гадел сүз ишетергә өметләнми башлаган идек инде Яшьләр исә хак сүзгә бигрәк тә сусады Әмма безнең хакта дөрес сүзне ил күләмендә яки дөнья күләмендә яңгыратып әйтүче кеше булмады, дияргә мөмкин Аның каравы безнең йөзгә кара ягудан чирканмадылар 1947 елда П Павленконың -Бәхет» исемле романы басылып чыкты. Бу әсәрнең каһарманнары ■ вәхши»ләрдән. ягъни бездәй татарлардан азат ителгән Кырымда чиксез бәхетле яшиләр Роман Сталин премиясенә лаек табылды
И Козлов (-Кырымдагы яшерен оешмалар»), А Первенцев ( Намусны яшьтән саклыйлар»). И Вергасов (-Кырым дәфтәрләре I кебек язучы бәндәләр кулларыннан килгәнчә мәсхәрәләде безне И Вергасов хәтта үзенең көрәштәш дусты Бэкер Османовны исемен дә үзгәртеп тормыйча Төркия шпионы дип язды Бу авторларның китабын безнең халыкны бөтенләй белмәгән кеше генә ышанып укый ала Әсәрләрнең төп максаты — безне совет кешеләренең гомуми дошманы итеп сурәтләргә тырышу иде
Тагын бер гайбәт таратылды янәсе немец фашистлары Кырымдагы татарларга һичнинди явызлык та кылмаганнар Чеп-чи ялган иде бу' Фашистлар. Бакчасарайга килеп кергән көнне үк, шәһәрнең үзәк мәйданына сигез кешене асып куйды Йосыф Таһиров Әблә Ибраһимов. Лөтфия Аетдинова (аңа нибары 13 кенә яшь иде). Хәлил Османов. Хәлим Куршунов Йоныс Фәтхиев. Хөсәен Җаббаров. Мәхмүт Әхмәтов
Фашистларның минем халкыма карата кылган вәхшилеген санап кына бетерерлекме’ Шулай да тагын берне искә төшерик әле партизан отрядлары аеруча актив көрәшкән таулы якта фашистлар 70 тән артык татар авылын бөтенләй юк итте Анда халкымның 25% лабы яши иде Дөнья фашистлар көлен күккә очырган Хатынь, Са- ласпилс кебек урыннарны яхшы белә Аларда һәйкәлләр булдырылды Элек анда яшәгәннәрне сагынып искә алалар, батырлыкларына дан җырлыйлар Ни өчен соң минем халкым кичергән коточкыч фаҗигаләр әлегәчә ачылмый ята’! Ни өчен Кырымда бездәй татарларның каһарманлыгын мәңгеләштергән бер генә һәйкәл дә. язулы таш кисәге генә дә куелмаган’ Ни өчен”
Бу хакта авыз ачкан кыю затлар исә үзләре яман тәкъдиргә дучар ителде безне яклап Л И Брежневка хат язган С Писарев тилеләр шифаханәсенә ябылды генерал П Григоренконы АКШка озаттылар, академик А Сахаровны Горькийга сөрделәр Гаделсезлек шул дәрәҗәгә җитте ки хәтта кырым татары белән гаилә мөнәсәбәтенә кергән руслар да безнең язмышны кичерергә мәҗбүр иде Әнисе рус хатыны булган Рөстәм Әминов. мәсәлән, Севастопольдагы суднолар ясый торган техникумга керер очен. документларын тапшыра алмый интегә Директор В Молоканов аңа ачык- тан-ачык
— Минем кулда күрсәтмә бар,— дип аңлата — Кырым татарлары белән немец балаларын монда укырга алырга ярамый
Хәл СССР төзелүгә 60 ел тулган чакта була, шунлыктан Әминовлар. тәвәкал- ләп. КПСС ҮКына. Ю Андропов исеменә телеграмма сугалар Аннан О Курин дигән кеше Рөстәмнең әтисенә -Үзәк Комитетның карары чыкты, улыгызның документларын алырлар. — дип җавап җибәрә Уйлап карасаң, уелыплар китәрлек түгелмени унбиш яшьлек малайның укырга керү-кермәве белән Үзәк Комитет үзе (') шөгыльләнсен инде, ә?'
Минем яшьтәшләр, мөгаен, үзләрен комсомолга яки партиягә алган көнне ачык хәтерлидер Миңа исә башка хатирәләр турында уйланырга туры килә Әйтик, беренче 154
талкыр комендатурада исәпкә алынган кен Мине, кырым татары булганым өчен гена комсомолга алмадылар Комендатурада исә мине тиешле вакыттан бер ел алда исемлеккә теркәделәр Әле унбиш кенә тулган иде 1954 ел Мин җиденче классны тәмамладым Ул елларда дәреслекләр табу гаять авыр иде Җилкенеп китүем шуна күрә булгандыр кемдер. Сәмәркандка сигезенче класс дәреслекләре кайткан, дип хәбәр таратты Миңа шул гына кирәк — аны-моны уйлап-нитеп тормый, чыктым да киттем Барып җиттем Чыннан да. китаплар бар Бер-икесен алдым Юл чатында безнең якка кайтучы машина көтеп торам
Якамнан корыч куллы берәү эләктереп алды *Әйдә әле'• — ди бу Котым калмады. кулымда шәһәргә барырга рөхсәт бирә торган кәгазь юк иде бит Мине НКВДның шәһәр бүлегенә алып керделәр Бүлмәдә — сулуга каба торган тәмәке төтене Тәрәзәләргә тимер рәшәткә кадакланган Өч-дүрт ир-ат тәмәке көйрәтә Шул нык бәдәнле агайларның берсе миңа кәгазь сузды:
— Яхшылап укы! — диде — Укы да имзаңны сал' Башка чакта уйлабрак йөр'
Мин кәгазьгә ни язылганлыгын белә идем Бу — СССР Министрлар Советының 1947 ел. 21 ноябрь карары Аңа сөргендәге кырым татарының үзенә билгеләнгән җирдән качканы өчен нинди җәза биреләчәге язылган 20 елга кадәр каторга алуың да бик ихтимал Бу хакта һәр кырым татары белә зурлардан имзалар да куйдырып чыктылар Комендант рөхсәт итмәгәндә берәү дә бер кая да китә алмый Күчеп йөрүләр катгый тыела иде Ялгыш кына атласаң да. качуда гаепләячәкләр
Беренче агай миңа тәртип кагыйдәләрен аңлаткан арада, икенчесе яныма ук килеп басты, чәчемнән умырып тотты да башымны өстәлгә бәрә башлады Бер. ике. өч Ул әлеге кәгазьгә минем борыным бәрелүне, кан агып чыгуын тели иде кебек
— Укы! Укы! — дип кабатлады ул — Мәңге онытылмаслык булсын'
Аның теләге кабул булмады Ике елдан соң комендант сәгатьләре бетерелде
Бу яңалыктан соң ел да үтмәде. СССР Югары Советы сессиясе тагын бер шатлыклы карар кабул итте Бу карар нигезендә чеченнар, ингушлар, калмыклар, карачайлар һәм балкарларга, туган якларына кайтып үз автономияле республикаларын кабаттан аякка бастырырга рөхсәт ителде Ә. безгә?! Юк бу хисне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел Кырым татарлары месхет төрекләре һәм Идел буе немецлары турында әлеге карарда бер генә сүз дә юк иде -Ник болай бу? Бездән әле һаман да шикләнәләрмени соң?» —дигән сорау халкымның үзәгенә үтте
Кыскасы, әлеге вак-төяк ташламалар безгә сөенеч урынына көенеч кенә китерде Берәүләрне аклап, безне игътибардан читтә калдырган карарлардан соң киләчәгебез өчен аеруча кайгыра башладык
Кырым татарларының әдәбият-сәнгать вәкилләре үз әсәрләрендә Кырым атамасын телгә алмаска тиеш иделәр Уйлап кына карагыз кеше үзенең туган җирен телгә алудан тыелсын әле* Кара диңгез, аның зиһеннәрне чуалтырлык матурлыгы Кырым дагы элекке шәһәр һәм авыл исемнәре Безгә аларны искә төшерергә дә ярамый иде Ташкентта кырым татарлары телендә китаплар басыла, газеталар чыга, әмма дөньяда бу телнең барлыгын ил халкына горурланып сөйләргә ярамый Үзбәкстанның партия һәм совет органнары исә КПСС ҮКына һәм Политбюрога гел ялган хәбәрләр җибәреп тордылар, хәлне шомартып, безнең тормышны матурайтып күрсәттеләр Ул мәгълүматларга караганда, кырым татарларының сөргендәге тормышы ал да гөл иде Бу чеп-чи ялган хәбәрләрнең нәрсәгә китереп чыгаруын -Ферганә вакыйгалары* бик ачык сөйли
1967 елның 5 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы безнең мәсьәләгә тагын бер үзгәреш кертте -Кырымда яшәүче татар милләте гражданнары турында» дип исемләнгән бу Указ. -Кырымда яшәгән татарлардан бигрәк тә җәмгы ять үсешенең яңа баскычында туган яшь буынын истә тотып, элекке гаепләү алып ташланырга тиеш*, дип белдерде Кырым татарлары бу Указны чирек гасыр (’I буе көтеп алдылар Бу Указда. Сталин дәверенең нахак гаепләвен алып ташлаудан тыш. тагын бер яңалык бар Анда • Элек Кырымда яшәгән татар халкы. СССРдагы башка милләт вәкилләре кебек үк. илнең теләсә кайсы тарафында яшәргә хокуклы* диелгән иде
Димәк, без туган якларыбызга да кайта алабыз' Моннан да зуррак шатлыкның булуы мөмкинме" Тик кызганычка каршы, без тиз арада әлеге сү;шәрнең гал-гади күз буяу икәнлегенә төшендек Указ, туган җирен төшендә күреп аптыраган халык өчен түгел, башкалар өчен чыгарылган икән Хөкүмәт җитәкчеләрен шәфкатьле итеп күрсәтер өчен Кырымның яңа җитәкчеләре безне туган җиргә якын да җибәрми, шул ук вакытта Үлбәкстандагы рәшидовчылар да безне үз ягыбызга озатырга теләми, кырым татарларының көченнән файдаланырга гына тырышалар иде Баксаң, әлеге Указ 1956 елгы карарны юкка чыгара алмый икән Киресенчә, монда кырым татарларына «ябыштырылган» төп гаеп түгел, бары тик җәза гына бетерелә
И Хрущев чорында кырым татарлары тормышында әллә ни үзгәрешләр булмады Дөрес. Ташкентта «Ленин байрагы> исемле газета чыгарырга рөхсәт иттеләр Китаплар бастыргаладык Әмма безгә «Кырым», «Кара диңгез» кебек атамаларны телгә алырга рөхсәт юк иде
Без 1956 елдан бирле Кырымга, туган җиребезгә кайтырга рөхсәт сорыйбыз КПСС ҮК Политбюросына җибәргән үтенечләребезгә ун меңнәрчә имза салынган Тик хатларыбыз җавапсыз кала бирде
Өлкә җитәкчеләре исә. ярымутрауның төп халкын кире кайтармау өчен. Кырымга читтән башкаларны оештырып-оештырып китереп урнаштыралар Соңыннан ■ Монда кеше күп. кырым татарларына урын юк'» — дияр өчен нигез ныгыталар
Шунысы да мәгълүм булсын илдә Төп Закон саналган СССР Конституциясеннән тыш күпсанлы указлар, инструкцияләр чыгару гадәте яши Халык Конституцияне генә белә, теге күрсәтмәләр киң халык массаларына җиткерелми, киресенчә аларны яшертен саклыйлар Мәсәлән. 1972 елның 9 ноябрендә Генераль прокурор үзе (!) Конституциягә каршы килә торган приказ бирә.
«СССР Генераль Прокуроры приказы № 54 9 ноябрь. 1972 ел Мәскәү
СССР Югары Советы Президиумының 1972 ел. 3 ноябрь указын басып чыгарырга ярамый дип игълан итәргә Приказның төгәл үтәлүен тикшереп торуны тәэмин итәргә »
Инде шуңа охшаш өстәмәләрнең нинди приказларга теркәлеп таратылуын да ачыклыйк Менә алар:
1955 елның 13 декабрь указы — не.чецлар һәм аларның гаиләләренә карата.
1956 елның 13 декабрь указы — грек, төрек, фарсы кешеләренә карата.
1956 елның 28 апрель указы — кырыл татарлары, балкарлар, көрдләр һәм хел- шидларга карата
Сталинчыл шушындый ысуллар белән эшләп ятучы чиновниклар бүгенге үзгәртеп коруларга да аяк чала Шунлыктан безгә иң әүвәл шул яшерен документларны фаш итәргә, аннары инде, җиң сызганып, яңача эшли башларга кирәк
Дөрес. Кырымдагы гаделсезлекләргә карата соңгы вакытта шактый ачыклыклар керә, әмма эшнең зур өлеше — алда әле Без бу эшкә. Кырымның акгвардиячеләрдән азат ителү тарихына ук кире кайтып, кырым татарларының ул көрәштәге каһарманлыкларына дөрес бәя биреп тотынырга тиеш.
Хәзер дә. безнең халыкны Кырымга кайтармас өчен, әллә нинди чаралар эзләп азапланалар Кырымга читтән бик күп кеше килгән дә. анда безгә урын калмаган, аяк басар җир дә юк. янәсе Андый тар урынга кырым татары ничек сыйсын?! Чынында исә бу сүзләр — мәсьәләне һаман суза килү өчен бер уйдырма гына 1987 елгы мәгълүматларга караганда, кырымның һәр квадрат километрына 93.6 кеше туры килә Экономистлар, демографлар. социологлар әйтүенчә, бу—-һич тә куркыныч сан түгел Мондый шартларда кеше рәхәтләнеп яши ала Кырымга якын гына булган Донецк өлкәсендә. мәсәлән, бер квадрат километрда 200 ләп кеше яши. Ферганә үзәнендә, ягъни кырым татарларының бүген яши торган урынында — 370
Шулай Безнең халыкка ябырылган бәладән котылу җиңелләрдән түгел Юлга аркылы төшәргә мең сәбәп табылып кына тора Иң азактан
— Кырым татарларының ярымутрауга кайтуын монда яшәүче башка халыклар — руслар, украинлылар өнәп бетерми бит.— дип тә куялар әле
Мин ышанам безнең халыкны тирәннән белгән бер генә адәми зат та аңа каршы сөйләмәс1 Кемдер безгә каршы әйтә икән, димәк, ул безне бөтенләй белми, өйрәнмәгән яки аны алдаганнар
Еллар безне акыллырак, зирәгрәк булырга өйрәтте Күпләр кырым татарлары язмышында коточкыч гаделсезлек хөкем сөргәнен яхшы аңлый Кемнең кем икәнлеге дә ачыклана бара Илебезнең әле бер. әле икенче ягында гаделсезлекләргә каршы хәрәкәтләр күтәрелеп-күтәрелеп ала Кырым татарлары, мисхет төрекләре, көрдләр гаделсезлекнең тиз арада бетереләчәгенә ышаналар Мәсьәләнең гадел чишелеше — моңарчы җәберсетелгәннәр өчен генә түгел, бөтен илнең халыкара абруен күтәреп күрсәтү өчен дә иң беренчел чара
СССР Югары Советындагы махсус комиссия, ниһаять, кырым татарларының хәлен Кырымда автономия булдырып кына төзәтергә мөмкин, дигән дөрес карарга килде Украина составында Кырым АССРы төзелергә тиеш, дип табылды Кырым татарлары бу гадел карарның тизрәк тормышка ашырылуын көтәләр Халкым белән бергә мин дә көтәм. мин дә ышанам
Кояш ТИМБИКОВА тәрҗемәсе