Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Мәрзия Фәйзуллинага 60 яшь
Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фән
зуллина (Тәрҗеманова) 1930 елның 11 июнендә Татарстан
АССРның Арча районы Шушмабаш авылында туган
1955 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен беренче
шигырьләр җыентыгы — «Салават купере- китабы басы лып
чыга 1956—1962 елларда балалар бакчасында эшләү чорында М
Фәйзүллинаның иҗаты бик нык активлаша, нә ниләр өчен бер-
бер артлы «Чәчәкләр сәгате-, -Ике көрәк «Зур дулкыннар- дигән
шигырь китаплары дөнья күр;, 1958—1964 елларда ул М
Горький исемендәге Мәскә-, Әдәбият институтында читтән
торып укый Шул еллард t үзәк нәшриятларда (Детгиз. «Малыш-
) аның «Цветочны, ■гасы -. «Стихи-. - Пропала кошка- исемле
өч китабы басылып чыга
1985 елны дөнья күргән «Сугыш юлларының тузаны
(Солдат хатлары) китабы Мәрзия Фәйзуллина поэзиясендә
бөтенләй яңа сәхифә анда сугыш һәм тыл чынбарлыгының төрле
күренешләре художестволы тасвирлана
Мансур Хәсәновка 60 яшь
Күренекле әдәбият галиме тәнкыйтьче һәм даүлат
эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов 1930 елның 25 июнен дә
Татарстан АССРның хәзерге Зәй районы Бигеш авылын да
крестьян гаиләсендә туган Җидееллык мәктәпне, анна ры
Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң. ул туган
ягында ике ел уку йорты мөдире булып эшли. Казан дәүләт
университетын кызыл диплом белән тәмамлагач аны
аспирантурада укырга калдыралар Аннан соң ул «Та тарстан
яшьләре- газетасының редакторы, университетта ассистент,
тарих-филология факультеты деканы урынбаса ры хезмәтендә
була 1961 елда М Хәсәнов КПССның Татар стан өлкә комитеты
аппаратына эшкә күчерелә 1971 елных маена кадәр лектор
аннары мәдәният бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире
урынбасары, фән һәм уку йортлары бү леге мөдире вазифаларын
башкара
1971 1983 елларда М Хәсәнов — Татарстан Министр лар
Советы Рәисе урынбасары хезмәтендә, ә 1984 елның ян варенда
Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп раслана
1966 елдан ул КПССның Татарстан өлкә комитеты члены һәм
күп мәртәбәләр Татарстан Югары Советы депутаты итеп сайланды 1961 елда М Хәсәнов
кандидат лык. ә 1971 елда докторлык диссертациясен яклый 1974 елда профессор исемен ала
М Хәсәнов әдәбият, татар иҗтимагый фнкере үсеше һәм мәдәнияте тарихына Караган фәнни-
теоретик хезмәтләр монографияләр һәм бүгенге әдәби хәрәкәтнең җитди мәсьәләләренә
багышланган тәнкыйть мәкаләләре авторы Язучы революционер. жәмә гать эшлеклесе Г.
Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә ул аеруча күп көч куйды, классик әдип
турында татар һәм рус телләрендә күләмле монографияләр язды Ул урта мәктәпләр өчен татар
әдәбияты буенча дәреслекләр тезү эшендә актив катна шып килә М X Хәсәнов икг мәртәбә
Хезмәт Кызыл Байрагы. Халыклар дуслыгы һәм Мактау орденнары белән бүләкләнгән
1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы
Татарстан Язучылар союзы идарәсе һлм -Казан утлары» журналы редакциясе юбиляр
ларны чын күңелдән котлый .4 ларга яңа иэцат уңышлары, озын гомер тели'