ИЛ КАЛА, ХАЛЫК КАЛА...


Мәгълүм булганча. бу айда без Татарстанның автономияле республика булып төзелүенә 70 ел тулуны билгеләп утабез. Газета журналлар, гадәттә, мондый вакыйгалар уңаеннан, республика узган юл. ирешелгән уңышлар, ил байлыгына керткән өлеш турында җитәкчеләрнең чыгышын бастырып чыгара торган иде.
Без бу юлы башка алымны сайладык. СССР Югары Советы deny таты, күренекле драматургыбыз ТУФАН МИҢНУЛЛИН. редакция үтенече буенча, язучы МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ белән сөйләшеп, фикер алышып утырды. Укучыларыбыз игътибарына шул әңгәмәне такъдим итабез.
— Туфан әфәнде. сез айлар буена парламент эшендә катнашып, бүгенге сәясәтнең утын-суын кичкән кеше. СССР Халык депутатлары яныннан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз^
— Әйдә. .Марсель дус. без балай килешеп куйыйк Син — сорау мин җавап бирүче булып сөйләшмик. Илда нилар ашланган, СССР Югары Советында ни турында сүз барганын син миннән ким белмисең. Өстәвенә, син минем хөрмәт иткән язучыларның берсе. Бу сөйләшү интервью дип аталмыйча, ике язучының фикер алышуы булса, укучыларга да файдасы тияр. Әгәр дә мине «кабызып» җибәрү очен кирак икән, берәр мәкерле сорау әзерлә. Әмма ул сорауга синең үз җавабың да әзер торсын. Килештекме?
— Сез бит. Туфан әфәнде, «коеп куйган» язучы гына түгел, Халык депутаты да, шуңа күрә, тигез каланчадан торып кына сөйләшеп булмас... Үземне күптан борчып йоргән фикерне җиткерү өчен Салтыков-Щедрин сүзләреннән башлыйсы килә. «Гаеплене эзләү, нинди дә булса бер Ивашканы табып алып чиркәү манарасыннан ыргыту Россия дә гадәткә кергән...» — ди ул. Шулай... Без җитмеш ел буена йокымсыраган аңыбызны уятып, зур өметләр белән тагын югарыга төбәлдек. Ашыгабыз. Җәмгыятьнең бик күп тармакларында тиз генә үзгәрешләр булыр кебек. Гаеплене эзлаүгә, тәнкыйтьләргә остарып киттек. Парламент эшенә, халык депутатларына карата негатив фикерләр матбугат битләрендә дә гадәткә әйләнде. Мин дә, бу шаукымга кушылып, сезнең СССР Халык депутатларының 1 съездында ясаган чыгышыгыздан ризасыз калган идем. Үзебезнең республика турында берничә генә сүз әйтүгә, башка республикаларга күчеп, аларның да мәнфәгатен кайгыртырга тырышу, перестраховка, бөтен халыкның да пәйгамбәре бу лырга тырышу сизелгән иде чыгышыгызда.
— Син Салтыков-Шедриннан мисал китерәсең. Мин Фатих Кәримебезне ярдәмгә чакырам: «Үзең турында уйлама, илең турында уйла». — дигән ул. Әгәр дә үз халкыңның язмышы сине борчый икән, аңа ярдәм итәргә телисең икән, беркайчан да аны бү тәннәрдән аерып алып карарга кирәкми дип саныйм. Сталинның явызлыгы, валюнта- рнзм шаукымы, торгынлык еллары галәмәте бер татар халкына гына кагылмады. Ха лыкларны сортларга бүлеп бутадылар. Берәүләр аны ялгышлыктан дип атый. Мин мах сус эшләнгән җинаять, дим. Дуслык дип кычкырдык кычкыруын, ләкин бергә, бербереңне хөрмәт итеп яшәргә өйрәнмәдек. Киресенчә, дуслык дип шаулаганда күңелебез тулы ризасызлык иде. Уңны, сулны аермый башладык. Менә хәзер шушы буталчыклык тан бергәләп кенә чыга алабыз Әгәр Татарстан зуррак дәрәҗәгә лаек дип тәкрарласам, икенче берәүнең, ә ни өчен Татарстан гына, дип әйтүе ихтималмы? Ихтимал. Ул хаклы мы? Хаклы. Димәк Тукаебыз әйтмешли:
Тигез булды законда.
Татар. урыс, япон да,—
дигән хыялын тормышка ашыру өчен көрәшергә кирәктер.
— Сезнең сүзләрдә хаклык бар анысы Халыкларның сортларга бүленүе турында, ачынып, күптән инде әйтә килдегез. Ләкин. Туфан әфәнде, һәр регионның язмышын кайгырту очен үз депутаты бар бит. Бәлки кайбер автономияләр үз статусларын үзгәртергә теләмиләрдер, әзер түгелләрдер? Башка автономияләр белән чагыштырганда безнең үзебезгә генә хас шактый аерымлыклар бар Борынгыдан ук дәүләтле халык без Промышленность потенциалы, экономик һәм мәдәни яктан да мәгънәле саннар белән чагыштырып карасаң, кайбер союздаш республикаларны да узып китәбез түгелме?! Аннары татар халкының күпчелеге республикадан читтә яшәвен дә онытмыйк. Матди һәм рухи яктан ныгысак кына, без аларның кыерсытылган язмышын кайгырта алачакбыз. Эш атына әйләндерелгән татар, милли тыйнаклыкта йомылып калмасын дисәк, республиканың статусын күтәрү турында, тирәннән алып, нигезле итеп, зур форумда чыгасы иде.
— Ә син моны белмиләр дип уйлыйсыңмы7 Беләләр һәм ничек кенә беләләр әле Әмма элегрәк, белгән хәлдә дә. шул системаны сакларга кирәк иде Халыкларны бер берсеннән өстен яки ким кую идарә итү өчен җиңелрәк дип санаганнардыр. Империалистик дәүләтләрнең: «Бүлгәлә һәм хакимлек ит?» дигән сәясәтенең дәвамы иде ул. Бүгенге көндә мондый сәясәтнең һәлакәткә алып баруын, ниһаять, аңлый башладылар Ләкин барысын да кинәт үзгәртергә куркыб- рак торалар шикелле Чөнки, кабатлап әйтәм проблема бик нык буталган, чияләнеп беткән. Шул төенне чишәргә кыюлык җитенкерәми. Теория мәсьәләсе дә йомшак. Моны озакка сузарга ярамаган кебек, артык кабаланырга да ярамыйдыр. Түземлеге соңгы чигенә килеп җиткән халыкларны сугыштырмаска иде. Милли мәсьәләдә бүген иң җитди проблема — шул.
— Хокуклы дәүләт тозү. яңа законнар булдыру гаять катлаулы, җаваплы хезмәт икәнен әкренләп аңлый башладык. Халык парламент утырышларын телевизордан карап бара Чыгышлар буенча депутатларга үзенең монәсәбэтен белдерә Күз алдында көчле шәхесләр ачыла. Шунысын да әйтик: берәүләрне нинди акыл иясе! дип яратып кына өлгерәсең. икенче вакыт шактый каршылыклы чыгыш ясый да кичәге солтан бүген олтанга әйләнеп кала. Парламент — чын мәгънәсендә ойрәнү мәктәбе, барысын да китәргә була. Ләкин утырышларның экранга чыккан олеше - оскорма гына икән.
Сез Мәскәүдә чакта, мин телефоннан шалтыратып караган идем, гонге уникен че яртыда гына тота* алдым Аруыгыз тавышыгыздан ук сизелә иде ’Комиссия утырышыннан талашып» чыктым — дидегез. Менә шул бәхәсләрегезнең безгә кү ренмәгән кайнап торган учагы — комиссияләрнең "Кара өше* турында бераз мәгълү .мат бирсәгез иде
— Телевизор тәрәзәсеннән безнең эшнең бик азы гына күренә. Төп эшләр хә тер комитет, комиссия утырышларында хәл кылына. Бөтен законнарның да проектларын сессии утырышларына комитет, комиссияләр әзерли. Мин үзем — мәдәният, тел. традицияләр. тарихи мирасны саклау комиссиясендә. Безнең җитәкчебез — Чыңгыз Айтма тов. Без. мәсәлән, тел турындагы законның проектын әзерләдек. Экспертлар тәкъдим иткән берничә вариантны кире кагарга туры килде. Бәхәсләр вакыты вакыты белән бик нык кызды. Тел турында СССР күләмендәге закон кирәкми, диючеләр дә бар. Мин. кирәк диючеләр ягында булып, ни өчен кирәклеген исбатларга тырышып, әллә ничә талкыр чыктым. Соңгы берничә дистә ел эчендә милли телләргә ясалган һөҗүмнән закон нигезендә генә сакланып була, дидем. Милли һәм интернациональ бюрократлар, '■иновниклар кешелек законнарын аңларлык дәрәҗәдә түгелләр. Шуңа күрә без дәүләт тарафыннан чыгарылган махсус законга мохтаҗ, дидем
Аннан соң. бүтән комитет комиссияләр әзерләгән закон проектлары да безнең комиссия аша уза. Моңарчы закон чыгару процессында мәсьәләнең юридик ягы. социаль, политик, экономикага бәйле яклары тикшерелеп дә. әхлак ягы еш кына читтә кала бирә. Без шул якка игътибарны юнәлтәбез.
Инде дә килеп автономияләр проблемасы бар бит әле Закон проектларын кулга алган саен безнец хокукларның юк икәнен күрәбез Хакыбызны даулыйбыз. Мәсәлән, милек, җир турындагы безнең киләчәгебезне хәл итә торган закон проектларында ав тоиомияләр җирдән, судан мәхрүм ителгәннәр нде. Без. автономияләрдән сайланган депутатлар, моңа кискен каршы чыгып, бу гаделсезлекне төзәттергән идек. Сессия утырышында безгә каршы чыгучылар булды Тавыш биргәндә безнең вариант үтмәде. Шулай да матбугатта, тикшерү өчен, автономияле.ләрнен фикерләре шактый исәпкә алынган носхә басылды. Әмма яңадан Мәсквүгә комиссия утырышына килүга. «автоно мияле егетләр. еЙто закон проектыннан безне тагын сызып ташлаганнар, диләр Кү ресеңме. нинди каршылыклы көрәш бара һәм ул бнк кискен Журналның бу саны чык кан вакытта бәлки күп нәрсәләр хәл ителгән булыр. Әмма бүгенгә өмет зур түгел. Союздаш республикалар үз мәшәкатьләре белән мәшгуль. Безнең шрныбик үк ишетергә теләмиләр Әлеге д» баягы һәркем юрганны үзенә тарта
Без инде автономияле депутатларның группасын төзергә мәҗбүр булдык Мин ул группаның совет члены Без хәзер үз таләпләребезне шул группа исеменнән дә куячакбыз
Янә килеп. Югары Советта махсус оештырылган комиссияләр эшли. Мин — совет немецларының автономияле республикасын яңадан кайтару комиссиясендә. Ул да шактый катлаулы эш. Дересен әйтергә кирәк, үзләренең туган җирләреннән куылган Идел буе немецларын да. шулай ук кырым татарларын да үз җирләрендә кочак җәеп каршы алырга җыенмыйлар...
— Сезне без электән ук туры сүзле. уйлаганын көчле тавыш белән ярып сала торган шәхес дип белә идек. Законнарны гамәлгә ашырганда депутаттан кыюлык соралган бәхәс-киңәшмәләрдә йомылып калмавыгызга да ышанабыз. Чыңгыз Айтматов. Давид Күгелтдинов һәм милләтләр палатасындагы башка депутатлар каршында да абруегыз зур.
Рус шагыйре Дудин безнең әдипләрне күргәч. Хәсән Туфанны искә алып: • Саклагыз Туфанны.'* — дип әйтә торган булган. Бу хикмәтле сүзне сезгә карата да кулланырга буладыр дип уйлыйм.
— Шаярып, «салпы якка салам кыстырып» әйтсәң дә, бу сүзләрне мин җит ди кабул итәм. Мәсьәлә минем яки бүтән берәүнең шәхесендә генә түгел. Гомумән, кешенең кадерен белү безнең табигый халәтебез булырга тиеш. Чөнки һәрбер кеше — бу дөньяда бер генә. Әгәр дә инде теге яки бу шәхескә җаваплы эш тә ышанып тапшырганбыз икән, аны сакларга да, якларга да, иң әһәмнятлесе, аңа ышанырга кирәктер. Гел төрткәләп торсалар, күңел бик тиз сүрелә. Чынлап әйтәм. депутат эше бүген гаять авыр, үтә җаваплы. Физик һәм рухи көчне күп таләп итә. Мин үзем, шәхсән, ярдәмгә бик мохтаҗ. Эшлекле киңәшләргә мохтаҗ. Югары Совет сессияләренең утырышларында күтәрелгән мәсьәләләрне тикшергәндә әзерлек тә җитеп бетми. Ялгышуым да ихтимал. Шуңа күрә, ялгышымны эләктереп алып, мине талкыган чы шул ялгышны киләчәктә кабатламаслык киңәш бирсәләр, аларны игътибар белән тыңлап, рәхмәтле булыр идем.
— Депутат үзенең сайлаучыларына, халыкка таянып эш итә. Элекке елларда сай лаучылар уз депутатларына бары тик шәхси үтенеч белән генә мөрәҗәгать итәләр иде Ләкин бүгенге көндә җәмгыятьнең нигезен кузгатып, һәртөрле законнар чыгарганда сайлаучылар да дәуләти масштабта фикер йөртергә тиештер бит. Сезнең шундый тая нычыгыз бармы/
- Бу мәсьәләдә мин үзем синең фикереңне ишетәсем килә. Кемнәр ул безнең сайлаучыларыбыз?
- Сайлаучы дигәндә мин үзебезнең милләтне кул алдында тотам. Шулайдыр, ваграк мәсьәләләр белән күбрәк мөрәҗәгать итәләрдер. Ваграк дию дә дөрес ук булмас Һәммә кешенең дә әйбәт яшисе килә. Аяк киемең кысса, йолдызларга карап хозурлана алмыйсың. Тукай әйткән •Кая барабыз/* дигән сорауны кемнәр генә бирми хәзер/' Миһербанлык, шәфкатьлелек кебек асы i сыйфатлар әдәби төшенчәгә генә әйләнеп калды Без. Сталин чорыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр халыкны идеаллаштырып кил дек. Аерым алганда, бер кеше дә фәрештә түгел. бәс. шулай булгач, бергә тупланып, халык массасына әверелгәч кенә, нишләп идеалга әверелә соң әле ул/ Үз телен, тарихын, горурлыгын җуйган халык зур була алмый. Дәүләтле халыкларның гына киләчәге бар.' Чиксез киңлекләргә сибелгән, рухи изелгән газиз халкымны артык ярат канга күрә, вак мәшәкатьләреңнән арын да. як-ягыңа уйланып күз сал бер! Ил та бынында бүтән халыклар лаеклы урын яулаган чакта, син дә кыю фикереңне әйт. таләп ит. бичара! дип тупас эндәшәсе дә килә кайчагында. Мин аңлыйм: гел киләчәк белән алданып түгел. бүген дә рәтле итеп яшисе килә. Кая карама — хуҗасызлык, мең төрле каршылык тулып ята. Ярдәм сорап депутатка килүләре гаҗәп түгел. Шулай да...
— Әйе, шулай да...
Мине сигез район халкы сайлады. Миннән күп нәрсәне өмет итеп сайладылар. Язучының сүзе үтә, бәлки аны ишетерләр, утын эзләп интеккән, изаланган авыл халкын газлы итәрләр. юл юклыктан язын-көзен җәфа чиккән авыл халкын юллы итәрләр, дип өметләнделәр. Маңгай тирен түгеп эшләп алган акча сына сатып алырлык товар кайтартырлар авылга, дип сайладылар. Сайлаучыларның өметен акларга тырышам. Әллә ни эш кыра алмыйм — шунысы җанны көйдерә. Илнең хәле бигрәк мөшкел шул.
Ләкин мине депутат итеп сайлаучылар җиргә карап йөреп кенә күктәге йолдызларны оныткан халык түгел. Алар миннән халкыбыз язмышы, аның теле, мәдәнияте, киләчәге турында уйлавымны да таләп итәләр. Рәхмәт аларга. Әмма мин тагын да күбрәкне өмет итәм. Минем сайлаучылар гына түгел, бөтен бер халыкның — милли үзаңы нык үскән халыкның вәкиле буласы килә. Мин үзебезнең халыкка тел-теш тидерергә җыенмыйм. Тарихның сикәлтәле юлларында үзенең йөзен саклап калган халык ул.
Талантлы, тырыш халык. Әмма шулай да— «Нәрсәгә кирәк ул татар теле?» — дип аЙтүчеләребез азрак булсын иде. Бүгенге кендә халкыбызның биштән бере үз телен туган тел дип атамый. Нишләдек без. җәмәгать? дип уйланып алсак иде. Ваемсызлык- тан тизрәк арынасы иде!
— Милләтләр Советының председатель урынбасары итеп сезнең кандидатура тәкъдим ителгәч. соенеп куйган идек Дәрәҗәле урын. Президиум биеклегеннән торып, халыклар очен куп нәрсәләр эшләргә була. Бу постта сез үзегез үк күтәргән проблемаларны җиңелрәк хәл игәр идегез кебек Шушы сирәк килә торган форсаттан файда канмавыгызны мин аңлап бетермәдем.
— Мин үзем дә аңламый калдым. Беренчедән, бу минем очен көтелмәгән нәрсә булды. Ә без. авыл малайлары үзең беләсең, андый чакта югалыбрак калабыз. Гәрчә Өлкәннәр Советында чыгыш ясап, ике палата председательләренең урынбасарларын нан берәү автономияле республикадан булырга тиеш, дип үзем әйткән идем. Һәм менә шул мөмкинчелек тугач...
Беләсеңме, мондый вакытта эчке сиземләү хәрәкәткә килә. Минем дә шул коч миңа әйтеп куйды кебек: «Син саескан түгел, һәр ялтыраган нәрсәгә кинәт ташланма, үз кадереңне үзең бел».— диде. Һәм мин хәзер уйлап торам да дорес эшләдем дигән нәтиҗәгә киләм. Миңа, мактанып әйтә димә, зинһар, шуннан соң күпләрнең хөрмәте артты шикелле.
— Татарстанда 70 ел эчендә су астында һәм гигант заводлар астында калган үле җирләрне хисапласаң, йоз меңнәрчә гектар җыела. Димәк, без Европаның уртакул зурлыктагы бер дәүләте кадәр мәйданыбызны. Атлантида кебек, яшәүдән туктатканбыз. Моның экологии нәтиҗәләре торган саен безне каһәрләячәк әле
Язучыларның партия җыелышында •Камгэсэнергострой» турында борчулы фи керләр әйтелде Чынлап та. бу галәмәт зур тезелеш оешмасына туктаусыз эш фронты кирәк. Аның җитәкчеләренә олы күрсәткечләр, орден медальләр яулап алу кирәк Шушы оешма аркасында Алабуга гиганты. АЭС тезелә башлады Һәр олы тезелеш компаниячелеккә кайтып кала. »Доньяда иң зур!’ - дип күпме ачык авызлар мактанып йори. Заводлар тезелә тора, э кибетләрдә адәм баласына кирәкле әйберләр артамы/ Юк бит! КамАЗ һаман җәелә бара, уңдырышлы иген кырларына басып керә, авылларны сыта, туктарга исәбе дә юк. Әгәр •Камгэсэнергострой»га момкинлек бирсәң, гигант завод лар белән ул бетен республиканы капларга әзер Корьэндә әйтелгән кызыл балчыкка кадәр ашап баручы Әэҗүҗ Мәәҗуҗ мифик җанвар түгел, шушындый хәтәр заводлар булып чыга түгелме?! Гарип балалар тууга китергән, гарасатлы тотеннәре ургылып торган Түбән Каманың химия заводлары янында аударылган агачлар, рәхимсез актары лып ташланган җирләрне күргәч, мин моңа ачык тошендсм
Ә эшчеләргә барыбер, шундый бер анекдот бар иде бит әле кешеләрне җыеп. ир тэгәдән сезне тезеп куябыз да һәрбер унынчы кешене аса башлыйбыз, диләр. Бер каршылык юк •Бауны профсоюз бүлеп бирәме, әллә үзебез алып киликме! - - дип сорый, имеш, тыңлаучан кавем. АЭС мисалында күрдек без моны бер кило шикәр арттырып бирсәң, •льгота* хакына коне тоне үзенә кабер калырга да ризалар
Гигантомания дәүләт кочен, престижын арттыру очен генә икәненә, җирле халык мәнфәгатен кайгыртып эшләнмәгәненә инана барабыз. •Камгэсэнергострой»ның аппети тын туктатып, кешегә кирәкле тезелешләргә күчерүне депутатлар кичекмәстән кузгатырга тиеш. Сез. Туфан әфәнде. ТАССРның Югары Советы депутаты да идегез бит эле Сез. шушы катлаулы проблемалар тулып яткан чорда, яңа сайланган депутатларга, уз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәшләр бирер идегез/
— Синең бу сүзләреңә өстәп ни әйтим икән?
Республикабызның иң шәп болыннарын су бастырып, җир суларыбызны нефть белән пычраттык Басуларыбызны әче төтен өрдереп торучы занод гигантлар басты. Бу үзе бер куркыныч хәл булса, шуның бәрабәренә нәрсә алдьк дип тә сора син Шымытыр. Барысы да диярлек читкә китеп бара. Безгә пычрагы, га ы гына кала Торыр га өйләребез. йөрергә ютларыбыз, ягарга газыбыз җитми.
Безгә. депутатларга, хәбәрдарлык чорында . Камгасанергосгрой» кебек «ажда һа.ларның безнең җиребездә ни белән шөгыльләнгәннәрен тогәл белергә, һәрвакыт уяу булырга кирәк. Югыйсә, аларга торак йортлар төзү файдасыз, алар топ табыш ларын, һәм билгеле, дан премияләрне промышленность объектлары тозегои очен алалар.
Республика депутатлары республикага, район авыл Советы депутатлары район авылларныңтоп хуҗалары бу шиннар иде! Конституция тарафыннан бирелг..и властьны Тулысыңча файдалансыннар иде' Аның очен күп белергә, нык әзерләнергә, чын Мәгънәсендә фидакарь шәхес булырга кирәк
Гражданин булган кеше, шахес булган кеше вакытлы данга, яки тптнго кызыгып, үзенә үзе чокыр казымый инде ул.
— Балтик буе республикаларының югары культуралы депутататлары съезд һәм парламент эшенә тон бирә. Аларның дәүләт һәм партия җитәкчеләре дә революцион хәрәкәтнең алгы сызыгында. Аларның үз җире-суы. үз халкы турында кайгырт каннары һәр чыгышта сизелеп тора. Бездә исә һаман торгынлык... Союз статусын таләп итү турында сүз купса, йомып калдырырга тырышу -изелә Имеш, статус кына хәл итми, региональ үзисәпләүгә күчүдә бетен хикмәт. Инеш, союздаш республикаларның да проблемасы баштан ашкан. Шулай... Берәү чабатасын ямарга азаплана, икенче берәү хром итегенә шпорлар кую турында хыяллана — һәр икесенең дә уз проблемасы бар...
Республиканың җитмеш еллык яшәү дәверендә без кайчандыр татар укыту- чыларыннан сабак алган, сәнгать һәм дәүләт эшлеклеләребездән өйрәнгән Урта Азия республикаларыннан да артта калдык. Илгә фантастик суммалык миллиардлаган тонна нефть тапшырган Татарстан болай. икенче сортлы булып яшәргә тиеш идеме!! Бездә яшәүче күп кенә руслар (бу депутатлар арасында да шулаз) союздашлык статусы мәсьәләсенә сагаеп карый. Сүз бит югыйсә аерым бер татар милләте турында гына бармый, барыбызның да яшәеш шартларын яхшырту турында бара. Бу очракта инде рус халкының бөеклеген. киң күңеллелеген еш әйтелгән сүздә генә түгел, ә гамәлдә күрәсе килә.
Күрше Башкортстанда союздаш республика статусы мәсьәләсендә хәл итү очен махсус комиссия төзелү хәбәре безне дә ашыктырырга тиеш түгелме!! Республиканың Югары Советы сессиясендәге чыгышыгызда Сез. Туфан әфәнде, бу хакта кискен сүзегезне әйтә алмадыгыз...
— Әйе. әйтә алмадым шул. Күңелемдә енн биргән сорауларны йөртеп тэ. әйтергә җыенып та әйтә алмадым. Беләсеңме, сәбәбе нәрсәдә? Нигә әле бу Туфан Миңнуллин чәчри дә 1ыга. чәчри дә чыга, дип әйтүләреннән шикләндем. Ә шикләнергә сәбәпләр бар. анысын беләсең. Шул ук депутатлар арасында күпмесе милләт язмышы белән борчылып, тел. милли мәдәният, статус дип янып-коеп йөри? Татарстаннан сайланган СССР Югары Советы депутатлары арасыннан күпмесен шушы мәсьәләләр борчый? Бөтен милләт язмышы турында сөйләү һәм көрәшү дә берничә депутат өстенә генә өелгәч, көчкә килә башлый. Тыныч акыл белән сөйлисе, хакыңны даулыйсы урынга кычкырырга тотынасың. Әрнүгә чыдый алмаган кешеләр кычкыра бнт ул.
Бик дөрес, без шактый әкрен кыймылдыйбыз. Башкортстанда оешкан комиссия хакында сүз кузгаткач, бер җитәкче иптәшебез: «Ярыш оештырырга, бу Сабан туе түгел».— диде. Әлбәттә түгел, ярыш кирәкмидер, әмма дегет чиләге шикелле, арба артында селкенеп бару да безнең республикага килешми. Әнә тагын бер хәбәр укыдык: Башкортстанда киностудия төзү турында карар кабул ителгән. Без пичәмә еллар буена шул турыда сөйләп тә сүзләребез коры сүз генә булып кала бирә. Ул хакта дәшмә дегез. дип мине һәм башка язучыларны берәү дә гаепли алмыйдыр. Әкрен кыймылдыйбыз. Эшләгән эшләребез дә юк түгел. Яшьләр һәм сабыйлар өчен журналлар чыга башлады, тел турында закон проекты булдырылды. Тик бүген болар аз. Безгә күп нәрсәләрне тамырдан үзгәртергә кирәк. Моның өчен партия, совет, хуҗалык җитәкчеләреннән һәм барыбыздан да фидакарьлек, егетлек сорала. Милләтчелек өрәгеннән куркып күпме яшәргә мөмкин?! Милләтчелектән милли горурлык, милли үзаңны аера алмый интегәбез. Кемдер берәү: «Милләтчелек исе килә».— дигәнгә йөрәгебез алына. Кем белә: бәлки ул иптәштән шовинизм исе киләдер... Яшереи-батырын түгел бит. без — автономияле республикалар арасында үзенең экономик җегәре, мәдәни бай традицияләре белән аерылып торган республика. Безгә татар халкының читтә яшәүче дүрттән өч өлеше өмет белән карап тора. Күп республикалар да безгә карап эш йөртә. Шушы җаваплылыкны онытмаска иде дә бит...
Безнең җитәкчеләр союздаш республикалар дәрәҗәсенә экономик юл. ягъни региональ хуҗалык исәбе, үзфинанслау юлы белән ирешергә телиләр. Бу — үз-үзеңне алдау. Әгәр республиканың статусы политик юл белән тәгаенләнмәсә. өстәгеләр экономик исәп-хисаплар белән генә санашып тормый. «Сезгә анысы билгеләнмәгән!* ... дип элек ничек әйтсәләр, киләчәктә дә шулай диячәкләр. Безгә политик статустан башка юл юк. Калганнары вакытлыча юату гына...
— Илдә барган зур төзелешләрдәме, кырыс себер якларындамы — кайда гына булмасын, татар, беренчеләрдэн булып, хәтәр җирләргә омтыла. Көтелмәгән фаҗигалар булса да (Әйтик: Чернобыль. Әрмәнстандагы җир тетрәү һ. б.) безнең милләттәшләр, үз-үзен аямыйча, ярдәмгә ашыга. Боек Ватан сугышында безнең якташлар күрсәткән батырлыклар турында да маршал һәм генералларның лаек бәһасен беләбез. Революциягә кадәрге объектив тарихчыларның хезмәтләрендә, елъязмаларда да Россия дәүләтен ныгытуда безнең халык күрсәткән каһарманлык ачык чагыла.
Бу — шулай. Ә менә инде бүгенге көндә, тыныч тормышта киресенчә, безнең сорау теләкләр, матди һәм рухи ихтыяҗларга караган мәсьәләләр арткы планга күчә. Хәт-
го бу Югары Советка депутатлар сайлаганда да сизелде. Республика депутатларының милли составын карасаң, безнең файдага сейлзми. Без илдә. сан ягыннан, җиде миллионга якын дибез Башка влкәләрдән сайланган депутатлар арасында татарлар бармы?
— Депутатлар арасында татар милләтеннән булганнары 24 әү. Шуларның унече Татарстаннан 5 се Башкортстаннан. Икесе Ульяновск өлкәсеннән. Калганнары башка төбәкләрдән сайланганнар. Күпме бу, азмы? Әлбәттә, халык саны белән чагыштырып караганда бик аз. Дүрт миллион грузин халкының, мәсәлән. Югары Советта 70 депутаты бар.
Әгәр дә инде бу хәлне тирәннән, төрле яклап анализласаң, күңелсез нәтиҗәләр ясарга мөмкин Гаделсезлек, гаделсезлек, гаделсезлек... һәм ул гаделсезлек бер татар халкына гына кагылмый. Әлеге дә баягы милли политиканы өр-яңадан карап чыгарга кирәк безгә. Сипләп кенә булмый. Нигезеннән үк өр-яңадан, һәрбер халыкны, иң аз санлы милләтне дә күздән ычкындырмыйча карап чыгарга* Югыйсә, халыклар дуслыгы «ныгытыр» өчен безгә һәрвакытта да гаскәр кирәк булачак.
Хормәтле язучыбыз Миргазиян Юнысның «Казан утлары»нда (3 сан 1990ел) дөнья күргән «Телсезләнү: тамыры һәм җимешләре» исемле публицистик мәкаләсе тирән мәгь нале, һәрберебезне дә уйландырырлык язма. Аның үтә җитдилеген искә алып, бер урынын ачыклый төшәсе бар дип саныйм.
Минем Мәскәү радиосы аша чыгышымны уңай бәяләве өчен авторга рәхмәт. Ә инде «Руслар белән мәңге дуслык!» — дип «кычкыруыма» килгәндә, аны шаблон дип атавы белән килешә алмыйм. Мин зур мәдәниятле, тәрбияле халыкның баласы буларак, һәр халык белән, шул исәптән рус иптәшләр белән дә бары тик дустанә мөнәсәбәттә генә яшәү ягында. Ул мөнәсәбәт минем өчен шаблон лозунг түгел, ә яшәү нормасы. Әгәр дә кемнәрдер: «Татарлар белән дуслык мәңге яшәсен!» дип әйтмиләр икән, аңа мин үземне гаепле санамыйм. Димәк, ул сүзләрне әйтергә теләмәүчеләрнең рухи тәрбиясе, цивилизация дәрәҗәсе чамалы.
— Язучы Туфан Миңнуллин. белән депутат Туфан Миңнуллин арасында каршы лыклар чыкмыймы?
— Чыкмый димени. Марсель дус!? Без бит йөрәк белән уйлаучылар, дөньяны образлар аша күрәбез. Ә монда чыкылдап торган чынбарлык. Закон статьялары, пункт лар. параграфлар. Кайвакытта, нигә кешегә шул чаклы закон, законнар язмыйча да матур итеп, гөрләшеп яшәп була бит. дип уйлыйсың Ни дисәң дә. закон кешене аерым кысаларда тотар өчен чыгарыла. Кеше үзе чыгарган законнардан өстен булырга тиеш ләбаса. Юк шул. кеше - катлаулы җан иясе. Шуңа күрә, үзебезне үзебездән саклар өчен кануннар уйлыйбыз. Закон чыгару гына җитмәгән, кеше шул закон нигезендә бер сен-берсе төрмәгә яба. үлем җәзасына хөкем итә. Чынбарлык аяусыз. Яхшылык һәм явызлык янәшә атлый. Яхшылыкны явызлыктан саклар өчен законнар кирәк, статьялар, пунктлар, параграфлар кирәк. Иҗатка дигән көч шуңа сарыф ителә. Язасы килә. Гомер үтә. Тик мин үкенмим. Бүгенге эшем милләткә кирәгрәк дигән юаныч белән яшим. Чөнки, яшерен батырын түгел, милләт бүген үз улларының фидакарьлегенә аеруча мохтаҗ. Бәлки ялгышамдыр? Бәлкн бу үз үзеңне алдаудыр? Син — тормышыңны иҗатка, халыкка иҗатың белән хезмәт итүгә багышлаган кеше, үзең ничек уйлыйсың?
— Җитәкчелек итү зшенә. кеше нигездә, ике тармак буйлап үстерелә Беренчесе — партия линиясеннән, баскычтан баскычка күтәрелү билгеле бер лабиринт буйлап бара иде Икенчесе — технарьлар юлы Хәтерлибез бит кеше җанына кагылмый торган докладларда капрон гел барлыкка килде. Тимер чыңы әле дә колак тобендә яңгыравын җуймаган Җитмәсә, ул чиксез докладларга, башкаларны әйткән дә юк. рус үле дә аңламый торган чит сүзләр кереп тулды. Ялганны яшерү томаны кебек Җитәкчеләрдә, әнә шулай игеп, җылы кешелекле тел бетте. Ни хикмәтле телгә ия авыл агайларына ка дәр -яңа үрләр яулыйбыз* дип сойли башлады бит. Тел хасияте күп нәрсә турында свали... Нәтиҗәдә, табигатькә һәм кешегә карага рәхимсез, дан һәм план артыннан куучы, үз балаларының киләчәге турында уйлап та карамаучы технократии җитәкчеләр кавеме барлыкка килде Бу чирү кылган явызлыкларны тозәтергә бик күп еллар кирәк булачак
Япониядә, инженер техник хезмәткәрләрне әзерләгәндә, аларга әдәбият сәнгать бе леме дә укытыла икән Әдәбият сәнгатьнең матурлыгын тойган шәхес кеше җанын да аң лый белә, диләр акыллы японнар.
Ниһаять, без дә хәзер кешегә борыла башладык Россиядә әдәбият сәнгать әһел ләре дәүләт системасы белән гомер гомергә капма каршылыкта яшәгән дигән тар караш тан бүгенге киндә арыну бара. Ку рәбе < иҗат кешеләрен, галимнәрне дәүләт эшенә тарту башланды Бе шең республикада да. башка регионнарда да шулай. Шокер. донья җылына бара
— Күз тимәсен! — диик.
С,-1 берничә дистә ел буена тагар сәхнәсен тотып торган танылган драматур
гыбыз Илнең кайсы тарафына барып чыкма, иҗатыгызны яхшы беләләр. Язучы әдипләр арасында шундый суз йөри чИң шәп әсәр — әлегә язылмаган әсәр» — диләр. Иҗат кешесен әнә шундый матур хыял яшәтәдер. мөгаен. Ләкин мин сезнең бай иҗади хезмзтегез арасында, аерым бер урын алып торган, чын мәгънәсендә классик булып саналырга хаклы •Әлдермештән Әлмәндәр» исемле моңсу комедиягезне хәтергә төшерәсе килә. Әлдермеш карт — халкыбызның үлемсез рухы — моңландыра да. елмайта да. елата да торган гаҗәп милли образ. Сез ул әсәрегезне илле яшькә җиткәнче үк яздыгыз. Бу — бер яктан караганда, бзхет тз. икенче яктан караганда. бәхетсезлек тз түгелме/ Талзпчэн тамашачы бит сезнең һәрбер яңа әсәрегезгә шул пьеса биеклегеннзн карап бзя бирзчзк. Холкыгызны яхшы белгәнгә. минем иң шзп зсзрем язылды инде, дип әйтергә җыенмавыгызны да сизәм. Тулаем иҗатыгыздан аерым алып, знз шул зсзрегезгз соклану белдергзндз. хөрмзтле Әлдермешкә бармак яныйсыгыз килмиме/
— Безнең авылда бер малай беренче класста »А» хәрефен өйрәнеп кайткан да. хәзер кирәгең калмады инде, дип »Әлифба»сын янып торган мичкә аткан. Ни хи к мәттер, шул малай беренче класста бишме, алтымы ел утырган да. мәктәптән куып чыгарганнар—
Рәхмәт мактавыңа. Тик снн .Әлдермештән Әлмәндәр»не күккә чөеп, бүтәннәрен бе раз кимсеттең шикелле. Минем өчен алар барысы да кадерле, барысы да — минем күне- лемнең жимешләре.
Исәнлек-саулык булса, язарга әле исәп. Бәя бирү минем эш түгел. Мин бер нәрсәне ышандырып әйтә алам, ялганнарымның элеккеләре дә ихлас күңелдән язылган иде. языласылары да алла боерса, шулай булыр. Җае туры килгәндә әйтеп калыйм, элек яз ганнарымның берсе өчен дә бүген оялмыйм, чөнки кемгәдер ошарга тырышып язмадым, конъюнктура™ сатылмаска тырыштым.
— Ил узган тарих ботенләй башка яктан ачылгач, шаккатып калдык. Башка сыйдырырлык түгел. Коточкыч информация каршында акыл гамь көчсез кала. Элегрзк язылган бик күп әсәрләр дз шушы фонда тоныкланып китте шикелле. Безнең чор теориясе здзбият-сзнгатьтз ялган оптимизм рухын сугарырга тырышты. Борын-борын гыдан килгән әдәбиятның төбендә олы мәгънәдә трагедия ятканын беләбез югыйсә. Күз алдына китерик Сак белән Сок кавыштылар ди. Бу гаҗәеп бәетне гасырлар буена моң ланып укырлар иде микән/ Ромео белән Джульетта, бәхетле картлыкка җитсә, бу әсәр мәхәббәт символына әверелер иде микән/ Аларның каберенә әле дә дөньяның күп якла рыннан хатлар язалар Үзебезнең •Галиябануны алыйк: Хәлил белән Исмәгыйль килештеләр дә. Галиябану Хәлилгә кияүгә чыкты, ди...
Трагик әсәр кеше җанын йомшарта, шәфкать, мәрхәмәт уята. Ә тормышыбызда сындырылган күпме язмышлар Утызынчы елларга ук чигенмик, әле күптән түгел генә дә илгә игелек кылырга теләгән күпме талантлар харап ителгән. Сез әсәрләрегез дә тормышның ө^тә ятмаган киеренке хәлләрен оста тотып алгансыз икән. Ләкин... арттырып әйтсәк. Шекспирга бер адым кала дигәндә, курыккан шикелле тукталып, бәхетле азак белән тәмамлаган драмаларыгыз күбрәк...
— «Бәхетле финал» ул минем, әгәр шулай әйтергә яраса, эстетик принцибым. Тормыш болай да авыр, үз әсәрләребез белән кешегә ярдәм итәргә тиеш дип саныйм мин. Бәлки ул наив караштыр, әмма шулай. Фаҗигале, өметсез финаллы әсәрләрне укысам, яшисе килми башлый. Кешедә, киләчәктә яшәр өчен, өмет калды рырга кирәктер. Караңгыны караклар гына ярата. Кара син бүгенге фильмнарны: талаш, ызгыш, суеш, фәхишәлек. наркомания... Әлбәттә, тормышта барысы да бар. Әмма сафлык та бар дөньяда, мәрхәмәт тә бар. Дөньяны шул яшәтә. Өметегезне өзмәгез, кешеләр, дип әсәр ахырында әйтеп кую начармыни?! Мин бу фикеремне берәүгә дә көч ләп такмыйм, мин әйткән генә дөрес димим. Күңелем кушканны шулай язам. Торгын лык елларының басымы астында уңышсызрак тәмамлаган әсәрем »Дуслар җыелган җирдә». Анда миңа әйтәсе сүземне әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр. Ләкин аны бүген төзәтергә җыенмыйм. Ничек язылган, шулай калсын. Югыйсә әсәрләрендәге Сталин. Хрущев. Брежнев исемнәрен сызып ташлап, тәти булып калырга тырышу чылар күренә башлады.
— Дөнья кайный, ил кайный. Тетрәндергеч вакыйгалар булып ала. Без дистә ел буе менә-менә иртәгә атом сугышы чыгарга мөмкин дип. авыр шом астында яшә дек Шөкер, анысыннан котылып кына барабыз дигәндә, таш булып иңнәребезне тагын шом басты. Тормышыбызда бик күп билгесезлекләр Шушындый чакта язучыларның публицистикага тотынуы да аңлашыла. Ниләр булыр/ Ниләр кыла алырбыз/ дигән мең сораулы билгесезлек һәр язучының йөрәге аша уза. Мәскәүнең күз яшьләренә ышанмавын белсәк тә. барыбыз да өмет белән башкалага төбәлгәнбез. Сезнең зш даирәгез шунда, могтәбәр шәхесләр арасында, үзәктә. Сез без белмәгән бик куп яңалыклар чолганышында яшисез.
— Шу-ла-ай.. Катлаулы заманда яшибез, һәркем акыллы фикер әйтә. Ләкин төп
юнәлешне төгәл күрсәтүче, кызганычка каршы, юк. Бу — табигый. Чөнки без үзебезне табигатьтән өстен санап, табигать законнарына каршы барып, җиребезне. суыбызны, һааабызны пычраткан шикелле, кешелекнең үсеш законнары белән дә исәпләшмәдек ахры Идея коллары булдык сыман. Иң изге ният, иң якты хыял да. дөнья кануннарына таяимаса. утопия булып кына кала. Килер заман, без яшәгән елларга бәя бирүчеләр табылыр. Бәлки безгә шактый ук авыр сүзләр дә әйтерләр. Менә без синең белән синең өеңдә сөйләшеп утырабыз. Вакыт-вакыт икебез дә уйларыбызга чумып, дәшми калабыз. Мин. беләсеңме, нәрсә уйлап куйдым әле. Әгәр безнең сөйләшү ташка басылып калса, кайчандыр, кемнәрдер.бәлки укырлар. Бәлки безнең сөйләшүебездән көләр дә ул киләчәк кешесе. Бигрәк юк нәрсәләрне проблема итеп сөйләшкәннәр, дияр. Ләкин, нишләтәсең, без бит-шушы заман кешеләре. Заманның килеп җитмәгән яклары бездә дә чагыла. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга!» —дигән шагыйрь. Безгә, киләчәк алдында бик үк гаепле булып калмас өчен, җаныбызны вакламаска, намус, вөҗданыбызны саф килеш сакларга кирәк. Дөнья бизәкләренә артык алданмыйча, мәңгелек турында уйлансак, иманыбыздан язмабыздыр, кыйбланы югалтмабыздыр. Бүген адәм баласына иң кирәкле сыйфат — кыйблаңны югалтмау.
— Тормыш үзенекен итә. Нинди авыр чакларда да бәйрәмнәр барын онытмый халык. Менә без Идел-йорт дип йөрткән, туган республикабыз Татарстанның 70 еллык юбилеена җиттек. Җитмеш ел азмы ул. күпме ул/ Тарих өчен, әлбәттә, мизгел генә. Ләкин борылып карасаң, бер кеше гомеренә тиң шушы еллар эчендә нинди бай-катлаулы гомер кичкәнбез. Вакыйгалары белән гасырга тиң вакыт Без бу бәйрәмне, элеккечә, фанфара лар уйнатып, мактанчык саннардан фейерверклар чөеп кенә уздыра алмыйбыз. Җирем суым ни хәлдә, халкымның киләчәген ни көтә — энә шулай үткәннәрне, бүгенгене, киләчәкне уйлап, олы гамь белән яшибез без бу көннәрдә Кайда гына булмасын, йөз аклыгын саклаган, яуда да. тыныч хезмәттә дә сынатмаган, илгә бөек уллар биргән халкымның бәйрәм итәргә хакы бармы/ Бар'
Менә. Туфан абый, безнең әңгәмә тәмамланып килә. Әйтегез эле. безнең җитмеш яшькә җиткән республикабыз ерактан. Мэскәү биеклегеннән караганда ничегрәк күренә/
— Нинди генә биеклектән, кая гына китеп карасам да. Татарстанга мин аның газиз баласы булып, олы өмет, зур ышаныч, чиксез ихтирам белән карыйм һәм бүтән нлрнең дә Татарстаныма шулай карауларын таләп итәчәкмен. Ул аңа тарихы белән дә. бүгенгесе белән дә лаек. Шунысын да әйтеп куйыйм: Татарстанның 70 еллык бәйрәме дигәндә мин. ул тантана республикабызның географик чикләрендә геиә үтәр дип уйламыйм. Ул — татар халкының илебезнең төрле киңлекләренә таралып яшәгән җиде миллионлы халыкның бәйрәме.
Без язганда да. трибуналардан сөйләгәндә дә. шул халыкның баласы булуыбыз ны онытмаска, кылган эшләребез белән шул олы халык алдында имтихан тотарга бурычлы икәнебезне истән чыгармаска тиешбез. Ыгы зыгылар үтә дә китә, ил кала, ха лык кала...

Реклама