Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЛАЛАР ӨЧЕН ШИГЫРЬЛӘР

Туган тел Ну ашап куяр идек — Мөгаен, туяр идек. «Туган телем — анам теле»,— Дияр әле балалар. Башка авылларга да — Әйе шул. аларга да «ТУган телем — балам теле».— Дияр микән аналар? Кояш дигән алманың Бирер идек калганын! Тирәкләргә Кояш алмасы җил кирәк «Их. җил чыксын иде дә Җәйге кояш яктырак — Янып тора ялтырап. Безне уятсын иде. Их. җил чыксын иде дә Безне уйнатсын иде. Уяна да иртәрәк. Уята ул иркәләп Их. җил чыксын иде дә Безне кузгатсын иде. Их. җил чыксын иде дә Безнең бөтенебезне. Безнең һәр көнебезне... Безгә сүз катсын иде! Шыбыр-шыбыр Шыбырдап, Җәйге кояш эссерәк. Кыздыра ул көчлерәк! Шыгыр-шыгыр Шыгырдап. Сөйләшкән булыр идек. Үзе шундый түгәрәк — Бара әнә тәгәрәп. Серләшкән булыр идек. Җилләнеп алыр идек. Сафланып калыр идек. Әй кызыл, ал да инде — Нәкъ кызыл алма инде! Җилсез булмый. Җил кирәк!» — Их, кояш — алма булса. Ул алма алда булса. Диеп уйлый Тал-тирәк.
Пешмәгән
Сатып алдым мин карбыз.
Тәмле микән? Карарбыз!
Турадым өйдә ваклап.
Ә эче... эче ап-ак.
Тукта, тукта, туктагыз — Пешмәгән бит бу карбыз...
Ә бит күпме сайладым?!
Бик-бик күпне сайладым.
Чирткәләгән дә идем,
Төрткәләгән дә идем,
Каккалаган да идем. Суккалаган да идем...
Менә бит нишләгәнмен — Үзем дә пешмәгәнмен!
Бу ни эш бу?
Кәефләр шәп булганда Чыксам әгәр урамга,
Көн буе уйнап йөрсәм, Кич белән генә керсәм.
Шул урамда — буранда. Карлар явып торганда,
Лычма су — оегым да, Лычма су — аягым да.
Юешләнә кулым да, Юешләнә борын да,
Чабуым да дымлана, Чалбарым да сулана,
Өйгә кайтып кергәчтен, Өйдәгеләр күргәчтен,
Күзләрем дә чылана — Әни бит... ачулана!
Очасым килә!
— Әтием, минем Очасым килә!
Ак болытларны Кочасым килә!
— Син инде, кызым, Очасың күптән.
Кайтып кермисең Болытлы күктән.
— Кошлар янында Тирбәнер идем, Канатларым юк Нигәдер минем.
— Канатларың бар. Кызым, синең дә.
Син аны үзең Сизмисең генә.
— Йолдызларга да Менәсем килә.
Анда ниләр бар — Беләсем килә.
— Гомер юлларың Әле бик озын — Йолдызларга да Очарсың, кызым!